Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ БӨЕКЛЕГЕ


өнья әдәбияты тарихы бик күп мәшһүр исемнәрне, гаҗәп көчле талантларны белә. Аларның беришеләре даннарын аерым әсәрләре белән мәңгеләштергән, классик язучы булып танылган, икенчеләре сүз сәнгате үсешенең нинди дә булса бер этабында тирән эз калдырган, әдәби юнәлешне билгеләгән. Бар өченче төрлеләре: болары — бөек талант көчләре һәм күпкырлы иҗатлары белән үз халкының рухи үсешендә зур сикереш ясаган, аның сәнгатьчә фикерләү дөньясын ачкан, милли әдәбиятның эстетик принципларын нигезләгән шәхесләр. Бөек рус әдәбиятында Пушкин һәм Горький, украин әдәбиятында Тарас Шевченко, полякларда Адам Мицкевич, венгрларда Шандор Петефи, латыш әдәбиятында Ян Райнис — әнә шундыйлар.
Татар әдәбиятында мондый тарихи рольне Г. Тукай белән Г. Ибраһимов башкарды.
Галимҗан Ибраһимов — XX гасыр башындагы бөек иҗтимагый хәрәкәтләр, пролетар революциясе һәм социализм төзелеше тудырган, татар халкының милли-рухи яңарыш дәвере үстергән, коммиунистлар партиясе чыныктырган олы шәхесләрнең берсе.
Күренекле рус совет язучысы Л. Соболев аны татар әдәбиятының титаны дип атаган иде. Чыннан да, аның иҗат эшчәнлегенең төп юнәлешләрен санап кына чыгу да күз алдына әдипнең титаник' образын китереп бастыра: халкыбызның иҗтимагый фикер үсеше һәм революцион хәрәкәт тарихында тирән эз калдырган олы акыл иясе, революционер һәм дәүләт эшлеклесе; татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта социалистик реализмга нигез салган, күп милләтле совет сәнгатенең үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр язучы, сүз остасы; күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече, әдәби-мәдәни хәрәкәтне оештыручы һәм әйдәп баручы, яшь талантларга остаз; Октябрьга кадәрге демократик татар матбугатында һәм совет журналистикасында онытылмаслык урын алган ялкынлы публицист һәм журналист; тирән эрудицияле, киң колачлы галим-филолог, тарихчы, ориенталист; ниһаять, мәгариф өлкәсендәге гыйльми хезмәтләре һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән күпләрне сокландырган гедагог — боларның һәркайсы махсус талант һәм хәзерлек, иҗат көчеңне тулысынча шуңарга гына сарыф итүне сорый торган өлкәләрдер. Ә менә Галимҗан Ибраһимов- ның бөек таланты шуларның барысын да колачлый, аның иҗаты шул тармакларның бөтенесен бергә җыйный алган. Ул әлеге өлкәләрнең һәркайсында яңа сүз әйтеп кенә калмый, аларның күбесендә юл яручы, башлап йөрүче, нигез салучы була. Талантының һәм фәнни-иҗат эшчәнлегенең характеры белән ул чын мәгьнәсендә энциклопедист кеше иде.
Г. Ибраһимов үз халкының гомум Россия күләмендә җәелгән революцион-азатлык хәрәкәте аша яңа тормышка, социализмга тарихи күчешен, бу күчешнең зарури
Д
булуын революцион һәм иҗтимагый эшчәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗатында, гүэәл әсәрләрендә гаять тулы һәм тирән итеп, бетен катлаулыгы белән чагылдырды.
Еллар саны белән санасаң, Г. Ибраһимов озак яшәмәде. Ләкин тарихи шәхесләрнең роле гомер озынлыгы белән түгел, ә бәлки эшләгән эшләренең олылыгы, тарихта, ф халык күңелендә калдырган эзенең тирәнлеге белән үлчәнә.
Шәхеснең зур, тарихи булуы өчен бер талант көче генә җитми, В. Г. Белинский ы әйтмешли, ул яшәгән чорының бөеклеге, халкының рухи көченең зурлыгы да кирәк, g Бу яктан караганда, Ибраһимов бәхетле шәхес була. Аның тормышы бай иҗтимагый- политик вакыйгалар, кешелек тарихындагы бөек алмашынулар чорына туры килә. — Ул үз гомерендә өч революция кичерә, шуларның идеяләре белән рухлана, ә соңгы- > сының социалистик революциянең ышанычлы солдаты, актив көрәшчесе була. Әдип н ■социализм төзелешендә актив катнаша, илдә барган бөек үзгәрешләрнең эчендә зГ «айный. Татар совет культурасының кайсы гына тармагын алып карасаң да. анда 5 Г. Ибраһимов талантының җуелмас эзләрен, коммунист әдипнең көчле йогынтысын 5 күрәсең.
Г. Ибраһимов үткән юл — татар халкының XX гасыр башларыннан алып, утызынчы ■- еллар ахырына кадәр, ягьни илдә революция булып, социализм җиңүенә тикле 3 булган рухи үсеш юлы. Әдипнең тормышы һәм иҗаты халыкның революцион керәш “ тарихы, яңа тормыш төэу. социалистик культура формалашуы белән аерылгысыз S бәйләнгән.
Г. Ибраһимовның культура тарихындагы роле турында сүз барганда, барыннан да элек, аның матур әдәбият өлкәсендә тоткан урыны аеруча зур һәм үзенчәлекле булуын әйтергә кирәк. Әдипнең иҗат эволюциясе һәм татар әдәбиятында тоткан урыны турында фәнни хезмәтләр язылган, аның иҗаты шактый җентекле тикшерелгән дияргә була, һәм һаман да тикшерелеп тора, киләчәктә дә шулай булыр. Ченки зур талантлар, классик язучылар, бай иҗатлар турында һәр чор. һәр буын үз сүзен әйтә, аңарга карата үзенең мөнәсәбәтен билгели. Мондый тарихи шәхесләр рәтенә керү үзе генә дә язучының олылыгын, үлемсезлеген күрсәтә. Г. Ибраһимов — әнә шундый затлардан.
Әмма һәр яңа буын нәрсә генә әйтмәсен, безнең карашыбызча, классик язучыларга мөнәсәбәттә үзгәрми торган, тарих тәҗрибәсе белән расланган тотрыклы бәяләр бар. Мондый тарихи бәягә Г Ибраһимов та лаек Ул нидән гыйбарәт соң? Иң злек шул кадәресен басым ясап әйтергә кирәк. Г. Тукай белән бергә, ул бездә яңа, Европа тибындагы әдәбиятның нигезен салучы була. Хәзерге заман укучыларына — татар прозасының камиллеген, фикер куәтен һәм эстетик матурлыгын К. Нәҗми, А. Шамов. Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хосни, Г. Әпсәләмов. И. Гази, Ә. Еники, А. Расих һәм Г. Ахунов әсәрләре аркылы ачкан буынга — әдипнең новаторлыгын, татар әдәбиятына керткән яңалыгын билгеләү җиңел түгел, әлбәттә. Чонки. бик табигый ки. Ибраһимов иҗатының күп кенә үзенчәлекләре, әдәби традиция буларак, әлеге язучылар иҗатына «үчкән, бүгенге әдәбиятның аерылмас сыйфатына әверелгән. Ерактан башланган олы елгага юлда яңадан-яңа кечерәк елгалар кушылгач, төп елганың суын аерып алу мөмкин булмый башлый. Шуның шикелле, хәзерге татар әдәбиятында, хосусан, прозада Г. Ибраһимовтан килә торган хасиятләрне аерыл күрсәтү дә җиңел түгел. Аның иҗаты — хәзерге татар әдәбияты дәрьясының өстәге дулкыны түгел, бәлки топ агышы, нигез юлы.
Г. Ибраһимов милли сүз сәнгатенә зур сыйфат үзгәрешләре кертте. Татар прозасы, сүз сәнгате буларак, үзенең куәтен, эстетик матурлыгын һәм эмоциональ мөмкинлекләрен Г. Ибраһимов. Ф. Әмирхан. Ш. Камал әсәрләрендә ачты. Ибраһимов безнең прозабызның идея эчтәлеген һем тематикасын, социаль колачын киңәйтте, аңа гражданлык сулышы өрде, революцион рух һәм дерт кертте музыкальлек өстәде, аны романтик пафос белән сугарды, яңа сурәтләү чаралары белен баетты. Ибраһимов керткән бу үзгәрешләр соңыннан милли әдәбиятның аерылмас сыйфаты булып китте.
Әдип үзенең әсәрләрендә тормышның тирән катламнарын күтәрде, татар халкының иҗтимагый үсешендәге әһәмиятле этапларны чагылдырды.
Мәгълүм булганча, татар әдәбияты, бөек рус әдәбиятының прогрессив казаныш- ларыннан иҗади файдаланып, революциягә кадәр критик реализм этабын үтеп өлгерә, XX йөз башында Россиянең алга киткән башка милли әдәбиятлары (украин, белорус, әрмән, әзербәйҗан) рәтенә баса. Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов һәм Ш. Камаллар белән бергә. Г. Ибраһимов XX йөз башы татар әдәбиятының демократик, магистраль юнәлешен билгели, үзенең иҗаты белән революциягә кадәрге демократик әдәбиятны яңа, совет әдәбияты белән бәйләүче, аңа нигез салучы да була. Аның иҗатында Октябрьга кадәрге милли әдәбиятның югары казанышлары, прогрессив традицияләре белән яңа, социалистик сәнгатьнең новаторлыгы бергә кушыла. Капитализмнан социализмга күчеш процессында татар милләтенең прогрессив көчләре үзләренең калку чагылышын Ибраһимов әсәрләрендә таба. Аның әсәрләре уз халкының политик, социаль һәм рухи үсеше юлындагы әдәби маяклары булалар. Безнең әдәбиятта социалистик реализмның формалашуы һәм үсүе барыннан да бигрәк Ибраһимов иҗаты белән бәйле. Аның әсәрләрендә һәм фәнни хезмәтләрендә татар культурасы марксистик-ленинчыл нигездә үзенең милли үзенчәлеген раслый, шулар йөзендә ул элекке тарлыктан, милли чикләнгәнлектән киң дөньяга чыга, бөтенсоюз тәҗрибәсе югарылыгына күтәрелә.
Мөгаен, Тукайдан башка бер генә язучы, бер генә фикер иясе дә милли әдәбиятыбыз һәм культурабыз үсешенә Ибраһимов кебек көчле йогынты ясый алмагандыр. Ул — татар дөньясында пролетар революциясе тудырган, социализм үстергән һәм чыныктырган беренче һәм иң зур талант.
Алай гына да түгел. Күренекле төркмән язучысы Б. Кербабаев бик дөрес билгеләп үткәнчә, совет властеның беренче елларында татар әдәбияты, илебезнең башка төрки әдәбиятлары белән чагыштырганда, нык үскән, алга киткән әдәбиятлардан санала иде. Шул әдәбиятның алгы сафында Г. Ибраһимов барды. Революционер язучының иҗат тәҗрибәсе башка күп кенә тугандаш әдәбиятлар өчен принципиаль әһәмияткә ия була. Шуңа күрә Ибраһимовның роле милли әдәбият рамкаларында гына калмый, илебезнең башка тугандаш әдәбиятларына да күчә. Октябрьга кадәрге чорда ул, Г. Тукай белән бергә, татар әдәбиятын гомум Россия киңлекләренә алып чыкса, совет чорында күп милләтле совет әдәбиятының нигез ташын салышучыларның берсе булып таныла.
Г. Ибраһимов әдәбият мәйданына XX йөз башында — татар халкы гомум Россия күләмендәге революцион-азатлык хәрәкәтенә ныклап тартылган, хезмәт ияләре социаль һәм милли азатлык өчен актив көрәшкә күтәрелгән бер чорда — килеп керә. Бу вакытта татар телендә вакытлы матбугат, милли театр һәм сәнгатьнең башка төрләрен үстерү өчен кирәкле мөмкинлекләр яулап алынган була. Нәкъ шушы чорда татар милли әдәби теле формалашып җитә. Шулай ук милли әдәбиятның интенсив үсү процессы башлана, анда капма-каршы идея-эстетик принципларның аерымлануы һәм үзара көрәше, төрле жанрларның барлыкка килүе һәм чарлануы, критик реализмның формалашу процессы бара. Г. Ибраһимов әнә шул катлаулы һәм каршылыклы әдәби-эстетик хәрәкәтнең үзәгендә кайный, аның күренекле вәкиле, әйдәп баручысы була.
Әдәбият, культура үсешендә олы шәхесләр тиктомалга барлыкка килми, зур күренешләр буш урында туа алмый. Г. Тукай белән Г. Ибраһимов артында татар әдәбиятының берничә йөз еллык зур тарихы тора. Ибраһимов милли әдәбиятның — Кол Гали. Мөхәммәдьяр, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Насыйри кебек олы вәкилләре булган әдәбиятның — бай, прогрессив казанышларына таянды. Язучының әдәби иҗат чыганаклары шулай ук, милли әдәбиятның күп гасырлык алдынгы традицияләре белән беррәттән, бөек рус һәм көнбатыш Европа әдәбиятына, көнчыгышның гуманистик поэзиясенә һәм философиясенә барып тоташа.
Г. Ибраһимовның татар әдәбияты, милли культура үсеше каршындагы тагын бер 3УР. тарихи хезмәте шунда, ул Бөек Октябрь революциясеннән соң партия җитәкчелегендә әдәби хәрәкәтне оештыручы, өлкән буын татар язучыларының күбесенә совет платформасына, марксизм-ленинизм идеологиясенә күчүдә ярдәм итүче, милли
әдәбиятка принципиаль идея-эстетик үзгәрешләр кертүче була. Ул үзгәрешләрнең асылына тукталуның хаҗәте юк: бу мәсьәлә әдәбият галимнәре тарафыннан, бигрәк тә Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти. Г Гали, Г. Халит, X. Госман хезмәтләрендә нык тикшерелгән.
Г. Ибраһимов иҗаты — чорның төп, әһәмиятле проблемаларын чагылдыруы белән ф зур һәм үзенчәлекле. Ул үзенең әсәрләрендә татар тормышының төрле якларын _ сурәтләде, төрле социаль катлауларның типик образлар галереясен тудырды Әдип и иҗат иткән бик күп образлар, атап әйткәндә. Салих («Яз башы») һәм Шаһи карт g («Карт ялчы»), Зыя белән Җәләш мулла («Яшь йөрәкләр»), Батырхан («Яңа кешеләр») һәм Солтан («Кызыл чәчәкләр хикәясе»), атка гашыйк авыл малае Закир һәм башкорт - Әлемгол («Алмачуар»), Карлыгач-Сылу белән Биремҗан аксакал («Казакъ кызы»), > Гайшә белән Җиһанша бабай («Тирән тамырлар»), Гөлбану һәм әрем телле Сабира *• («Татар хатыны ниләр күрми»), Давыт Урманов белән Габдулла («Безнең көннәр») - татар әдәбиятындагы классик образлар рәтеннән урын алдылар Ул иҗат иткән ? образларда татар халкының, аның милли характерының күп кенә әһәмиятле сыйфат- 3 лары гәүдәләнеш тапты.
Әдипнең художниклык таланты киң колачлы һем күпкырлы булуы, тормыш — күренешләренең асылына һәм кеше күңеленә тирән үтеп керү көче, социаль яктан үткенлеге белән аерылып тора. Г. Ибраһимов бай иҗат хыялын тормыш агышы белән — яраклаштыра, органик төстә куша белә. Хыял канатлары ничаклы гына көчле булма- — сын, язучы реаль тормыштан аерылмый, тормышчан һәм реалист художник булып кала i Ибраһимовның художниклык талантына шулай ук эзлекле төстә тарихилык прин- i цибын саклау, җәмгыятьнең иҗтимагый үсеш законнарын тирән аңлау, заман тор-мышы күренешләрен үткәннең законлы дәвамы итеп карау һәм тарихи перспекти вада күрә белү кебек әһәмиятле сыйфатлар хас ♦
Ниһаять, Ибраһимов таланты гади фактларга тирән, фәлсәфи мәгънә сала белү, психологик драматизмны нечкә лиризм белән бергә кушу, катлаулы һәм күптөрле хисләр гаммасын бирү осталыгы белән аерылып тора.
Тагын шуны күрсәтеп үтәргә кирәк. Г. Ибраһимовның художник буларак үзенчәлеге, новаторлыгы әдәбиятка мул итеп авыл тормышын кертүдә җиргә, крестьян хезмәтенә дан җырлауда да чагылды. Авыл тормышы әдип өчен илһам чыганагы булды, бөтен иҗат гомере буена аның иҗат хыялын сугарып торды Әдип ул тормышны аеруча яратып, ихлас күңелдән, бөтен нечкәлекләре һәм колориты белән сурәтләде. татар, башкорт һәм казакъ авылының бай этнографик картиналарын тудырды. Авыл халкының хезмәте һәм көнкүреше, ашау-эчүе. кием-салымы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре (печән өмәләре һәм сабан туйлары, кыз алышу-килен төшерү йолалары һ. б.) аның әсәрләрендә классик гәүдәләнеш тапты. Ибраһимов әсәрләреннән тазар халкының, шулай ук башкорт һәм казакъларның тормыш көнкүрешен өйрәнергә мөмкин. Бу — шулай ук олы, классик язучыларның гына иҗатына хас бер сыйфат.
Г. Ибраһимов татар прозасының сәнгатьчә сурәтләү мөмкинлекләрен бик нык баетты. Үз әсәрләрендә ул автор хикәяләвен дә. геройларның сөйдем характеристикасын да. күңел монологын да бик оста итеп эшкә җигә алды. Аның әсәрләренә вакыйгаларның киеренкелеге, психологик драматиклык һәм характерлар контрастлыгы хас.
Г. Ибраһимовның шулай ук пейзаж остасы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Аның әсәрләрендә табигать күренешләренең бик күп төрләрен — бер караганда, драматик моментларын (күк күкрәүле яшенле яңгырларны, кышкы бураннарны җилле-дааыллы чакларны), ә икенче караганда, элегик, тыныч вакытларны — очратырга мөмкин
Г. Ибраһимов геройның рухи халәтен, аеруча аның хисләр киеренкелеген пейзаж фонында «урсагерга арата. Аның асарлоренда шулай уа паДаажныч с—аопаа «.гт» да кулланылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Г Ибраһимов стиле — тирән эмоциональ, тыгыз һәм пластик стиль- Моңа ул автор Ьа« персонажлар сойлажонен югары .«спр.сс.а .опусы Sana. >«деш сүыюрсе. кабатлауларга антито.апарга, жа.афора Ье» «алыштыруларга <■ м.раҗага,, птү юлы белән ирешә
Г. Ибраһимов, сүз остасы буларак, әдәби тел белели бик сак эш итә. Үзенең бер мәкаләсендә уп: «Телдә халыкның рухы, аның кайгы һм шатлыгы, фикер ае хисләре тупланган. Ул бөек хәзинә». - дип язган иде Иҗат практикасында әдип әнә шул .беек
хәзинәдән» оста файдаланып кына калмады, әдәби телне үзе дә осталарча эшкәртте һәм баетты, аңа яңа матурлык, үткенлек һәм нәфислек өстәде. Ибраһимов сүзләрнең мәгънә төсмерләрен арттырды, аларның эмоциональ-экспрессив мөмкинлекләрен көчәйтте, диалогларның төрле формаларын кертте. Ул татар теленең моңарчы файдаланылмаган мөмкинлекләрен хәрәкәткә китерде, аның сәнгатьчә фикерләү куәтен, кеше кичерешләрен тасвирлау байлыгын арттырды. Әдәби телгә мул рәвештә сөйләм теле элементларын кертеп, Г. Ибраһимов аны тагын да баетты, халыкка якынайтты. Аның әсәрләрендә татар теленең барлык җирле сөйләшләре бергә кушылды, гомуми максатка хезмәткә җигелде. Кыскасы. Г. Ибраһимов милли проза формалашуга гаять зур өлеш кертте, татар әдәби теленең үсешенә тирән эз салды. Әгәр ул куп кенә татар совет язучыларының, сәнгать кешеләренең остазы булу дәрәҗәсенә ирешкән икән, бу Ибраһимовның милли прозадагы зур тарихи урыны белән бәйләнгән.
Ибраһимовның тагын бер зур, тарихи роле шунда ки, ул безнең әдәбиятның интернациональ офыкларын киңәйтте. Әле революциягә кадәрге чорда ук ул төрле милләтләрнең күренекле язучылары, алдынгы фикер ияләре сафында булды. Ул татар әдәбиятын бөек рус әдәбиятының туганы, дөнья күләмендәге әдәби процессның бер өлеше итеп санады, бездәге әдәби хәрәкәтне А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, И. С. Тургенев. Л. Н. Толстой һәм А. М. Горькийларның, шулай ук Гомер, Данте, Шекспир, Шиллер, Гете, Байрон кебек көнбатыш әдәбияты классикларының әдәби-эстетик казанышлары белән сугарырга, баетырга чакырды. «Безгә... фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга мөмкин түгел, — дип язды ул. — Безгә гакыл вә фикеребезне гомум бәни адәм офыгына таба юнәлдерергә ...татар әдәбиятыннан үтеп, бөтен дөнья әдәбиятының, тарихи адымнары белән дә танышырга лязим булачак»'.
Г. Ибраһимов татар әдәбиятының интернациональ багланышларын көнбатыш әдәбияты белән генә чикләми, бу орбитага ул көнчыгыш классик поэзиясен һәм философиясен дә кертә: «Киләчәк.көнебезнең яктыруы өчен Гареп әдәбияты белән файдалануыбыз никадәрле лязим булса, шул нисбәттә үк, безгә Шәрыкның үткәне белән дә танышырга. Шәрык даһиларының хикмәт вә шигырьләре белән дә азыкланырга тиештер. ...Гомер, Данте, Шекспир кебек Гареп классиклары илә янәшә утырып, алларына бердәй тезләнергә фарыз булган Шәрык даһиларын хәтергә ала башларга вакыттыр дип уйлыйм. Мәдрәсә көрсиләренә, аннан бөтен татар йөрәгенә «Илиада»- лар, «Илаһи комедияпләр белән бергә үк гарәпнең Мәгарри, Фирдәүсинең «Шаһна- мәләре», Сәгъди белән Фозулиның «Гөлстан» вә «Ләйлә-Мәҗнунмнәре кереп утырырга тиешледер» 2.
Г. Ибраһимов иҗатының интернациональ характеры аның әдәби әсәрләрендә дә чагылды. Ул, мәсәлән, «Безнең көннәр» романына башкорт тормышыннан «Башкорт кызы Гөлбикә» дигән гүзәл парча кертте, «Казакъ кызы» исемле мәшһүр романын казакъ халкының тормышын, киләчәк язмышын күрсәтүгә багышлады. Әдип иҗатының интернациональ характерын билгели торган иң әһәмиятле сыйфат, әлбәттә, үз халкының хәзерге тормышын, үткәнен һәм киләчәген тар милли рамкаларда түгел, бәлки интернациональ принципларда торып сурәтләвендә чагыла. Нәкъ менә шуның өчен Г. Ибраһимов әсәрләре бер татарлар арасында гына түгел, бөтенсоюз укучысының да мәхәббәтен казанды, русча тәрҗемәләре аша дөнья аренасына чыкты.
Г. Тукай һәм Ф. Әмирханнар белән бергә, Г. Ибраһимов татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы булды.
Бездә әдәби тәнкыйть XIX йөз башларында ук туса да, иҗат эшенең мөстәкыйль тармагы, әдәби хәрәкәтнең аерылгысыз бер компоненты буларак, ул 1905 ел революциясеннән соң, вакытлы татар матбугаты барлыкка килгәч кенә формалашып җитте. Дөрес, башка милли әдәбиятлардагы тәнкыйть белән чагыштырганда, Октябрь революциясенә кадәр үк инде ул шактый күп әдәби-эстетик казанышлар яулап һәм тәҗрибә туплап өлгергән иде. Аның Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Г. Кәрам, Г. Рәхим кебек танылган тәнкыйтьчеләре бар иде. Тәнкыйть өлкәсендә шулай ук Г. Тукай, Ф. Әмирхан,
«Тормыш» газетасы. 1915 ел. 27 ноябрь.
’ Шунда ук.
Г Камал, С. Рәмиев, Ш. Камал, Г. Колэхметов, Н. Думави кебек язучылар үзләре дә актив эшләделәр. Г Ибраһимов исә бездәге демократик тәнкыйтьнең башында торды, аңа тон бирүче, әйдәп баручы булды, һәм бу җаваплы вазифаны үтәгәндә ул. барын
нан да бигрәк, рус революцион-демократик тәнкыйтенең идея-эстетик казанышларына таянды. Аның тәүге мәкаләләренең берсе В. Г. Белинский иҗатына багышлангач булуы
һич тә очраклы хәл түгел. Ибраһимов бу мәкаләдә бөек рус тәнкыйтьчесенең әдәби-
эстетик принципларын татар әдәбиятына һәм татар тәнкыйтенә нигез итеп алу кирәк- _ леген әйтеп чыкты. Үзенең әдәби-тәнкыйть практикасында әле революциягә кадәр үк Белинский принципларын тормышка ашырырга тырышты, әдәбият һәм сәнгать үсе- — шенә кагылышлы күп кенә идея-эстетик проблемаларны Белинский аңлатканча хәл £ итте. Аның хезмәтләрендә кузгатылган мәсьәләләрнең кайберләрен искә төшереп _ үтик: әдәбият һәм сәнгатьнең спецификасы, аларның тормышка мөнәсәбәте; сәнгатьнең барлыкка килүе һәм үсеш этаплары; талант һәм аның җәмгыять үсеше белән бәй- 3 ләнеше, язучының дөньяга карашы; реализм һәм халыкчанлык; типиклык; милли g әдәбиятның бөек рус һәм көнбатыш Европа әдәбиятларына эстетик мөнәсәбәте һ. б. < Ибраһимовның тәнкыйть мәкаләләрендә шулай ук татар әдәбиятының гомуми хәле. 2 төрле әдәби жанрларның формалашуы һәм үсеше, теге яки бу язучының әдәби про- £ цесста тоткан урыны, татар матбугатының барышы, милли театр мәсьәләләре зур — урын алып тора. Башкача әйткәндә, ул әдәбият теориясе һәм эстетиканың нигез — проблемаларын күтәреп чыга. Ибраһимов татар әдәбиятының үсеше турында еллык күзәтүләр язуны практикага кертә һәм ул бу җаваплы эшне революциягә кадәр дә. совет чорында да даими рәвештә алып бара.
Шуның белән бергә, Г. Ибраһимовның Октябрьга кадәрге тәнкыйть эшчәнлегенең ~
шактый катлаулы, хәтта каршылыклы булуын да онытмаска кирәк. 1913 елда Орен- ф
бургта чыккан «Татар шагыйрьләре» исемле китабында, мәсәлән, Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәттә хата фикерләр уздыра. Әмма шунысы бар. Ибраһимов, тәнкыйтьче
буларак, бер урында тукталып калмый, аның эстетик карашлары зур үсеш, үзгәреш кичерә. Революциягә якынайган саен, аның тәнкыйть эшчәнлегендә, әдәби иҗатындагы кебек үк, революцион-демократик принциплар өстенлек ала. мәкаләләрендә әдәбият һәм сәнгатьнең үсеш перспективаларын турыдан-туры иҗтимагый көрәш мәсьәләләре белән бәйләп карый, әдәби әсәрләрне анализлаганда политик мәсьәләләр күтәрә, революцион нәтиҗәләр ясый. Ибраһимов демократик әдәбият вәкилләренең игътиба
рын өлгереп җиткән социаль мәсьәләләргә юнәлтә: «Мөхәррир... үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдында ачып салып, халыкны шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга, һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен! Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр. (Курсив безнеке.—М. X.)»1.
Яңа революцион күтәрелеш чорында язылган бу мәкаләнең цензура иләге аша үтүен һәм авторның эзоп теле кулланырга мәҗбүр булуын искә алсак, тәнкыйтьченең монда нинди чаралар күрергә чакыруы җиңел аңлашылыр.
Октябрьга кадәрге демократик татар тәнкыйте һәм эстетик фикер үсеше үзенең югары ноктасына Ибраһимовның тәнкыйть эшчәнлегендә ирешә, һәм аның аркылы ул марксистик тәнкыйтькә килеп тоташа. Чөнки ул революциядән соң татар тәнкыйтен чын фәнни нигезгә куючы, тәнкыйть өлкәсенә марксистик-ленинчыл методологияне кертүче була. Без татар әдәбиятында марксистик тәнкыйтьнең формалашуын бик хаклы рәвештә Ибраһимовның тәнкыйть эшчәнлегс белән бәйләп карыйбыз.
Аның совет чоры тәнкыйть мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә марксистик эстетиканың күп кенә әһәмиятле проблемалары кузгатыла (яңа тормыш төзүдә әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле; әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәбиятның сыйнфый-
лыгы; әдәби-иҗат практикасында язучының дөньяга карашының, иҗтимагый позициянең әһәмияте; әдәби осталык мәсьәләләре һ. б.). Әдип үзенең хезмәтләрендә яңа әдәбиятның идея юнәлеше белән бергә, форма, тел-стиль. иҗат методы мәсьәләләренә зур игътибар бирә Ләкин бу өлкәдә һичбер төрле схемалар тәкъдим итми. «Марксизм
1 «Тормыш* газетасы. 1915 ел. ЗТ февраль.
8 «К У • J* 3.
алдан хәзерләнгән формалар бирми», v дип язды ул. Совет әдәбиятының иҗат методы, буржуаз советологлар язганча, кемнәрдер тарафыннан уйлап чыгарылган һәм иҗат практикасында декрет белән кертелгән догма түгел, ә бәлки егерменче еллардагы җанлы әдәби процессның бөтен барышы белән барлыкка китерелгән әдәби- эстетик казаныш була. Моның шулай икәнлеге татар совет әдәбиятының һәм тәнкыйтенең иң күренекле вәкиле Г. Ибраһимовның әдәби-иҗат һәм тәнкыйть практикасы, бу өлкәдәге эстетик эзләнүләре белән тулысынча раслана.
Октябрьга кадәр татар телендә әдәбият теориясе һәм методикасы буенча кайбер хезмәтләр басылып чыкса да (Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди һ. б. китаплары), бездә әдәбият белеме, фән буларак, совет чорында гына формалашып җитте. Ул тулысынча Октябрь җимеше итеп каралырга тиеш. Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Г. Нигъ- мәти, Г. Гали аның нигез ташларын салучылар һәм бинасын коручылар булдылар. Бу өлкәдә Ибраһимовның «Пролетар әдәбияты турында» (1924), «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924) исемле хезмәтләренең, аерым мәкаләләренең әһәмияте аеруча зур булуын әйтергә кирәк.
Әдәбиятның узганын өйрәнми торып, аның хәзерге хәлен билгеләү, киләчәге турында фикер йөртү, әлбәттә, мөмкин түгел. Татар әдәбиятының күп гасырлык бай тарихын системалы рәвештә фәнни нигездә тикшерү шулай ук Октябрьдан соң гына киң колач алды, һәм бу совет әдәбиятының уңышлы үсеше, аның халык рухи культурасындагы бай традицияләр белән азыклануы өчен бик кирәкле факторларның берсе иде. Марксистик методология нигезендә бу эшкә башлап тотынучы шулай ук Г. Ибраһимов булды. Ул үзенең «Иҗтимагый-әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» (1922), «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» (1922), «Татарның соңгы тарихында өч дәвер (эпоха)» (1922), «Революция һәм әдәбият тарихларын эшләү юллары» (1922), «Татар әдәбиятын өйрәнү юлында» (1923) исемле һәм башка мәкаләләрендә әдәбият тарихына идеалистик карашларны тәнкыйтьли, алар урынына фәнни, материалистик принциплар урнаштыра. Әдәбият тарихын, аның дәверләрен. буржуаз галимнәр шикелле, аерым шәхесләр, әдәби талантлар тирәсенә кормыйча, ул әдәби күренешләргә ныклы нигез итеп революцион-азатлык хәрәкәте тарихын, халык тормышындагы социаль-экономик үзгәрешләрне ала. «Әдәбиятлар.— дип яза Ибраһимов, — фәлсәфәләр, гыйльми ысуллар, диннәр, әхлаклар, кыскасы, бөтен идеология хәрәкәтенең һичбере күктән яумаган кебек, нинди дә булса бер даһиның тик үз башыннан уйлап чыгаруы белән дөньяга килмиләр. Боларның фикерләре, рухлары, мөндәриҗәләре — һәммәсе тарихның мәгълүм дәверендәге мәгълүм бер матди, иҗтимагый катлаулар туфрагында үсеп чыга торган чәчәкләр генәдер»1.
Әдәбият тарихының тикшерү объекты итеп ул татар халкының үз туфрагында, үзе тарафыннан тудырылган әдәби җимешләрне алу тиешлеген куйды, һәм шушы принциптан чыгып, татар әдәбияты тарихының эчтәлеген барлады, аның феодализм чорыннан алып Октябрьга кадәр үткән юлын күрсәтте, төп этапларын билгеләде, һәм, әйтергә кирәк, егерменче елларда әдәбият тарихын тикшерү өлкәсендә ул зур эш башкарды. Ибраһимов сызган юлдан барып, әдәби күренешләр, әдәби ядкарьләр социаль-тарихи җирлектә, хальж тормышына, үз чорының иҗтимагый вакыйгаларына бәйләнешле рәвештә өйрәнелә башлады, бик күп материал тупланды. Бу өлкәдә әдәбият тарихчыларыннан Г. Сәгъди, Г. Рәхим, Г. Газиз. Җ. Вәлидиләр зур эш башкардылар.
Әмма әдәбият тарихы фәне җиңел генә формалашмады. Бу өлкәдә марксистик методологиянең урнашуына, бердән, татар филологиясендә әле революциягә кадәрге чордан ук ияреп килгән пантюркизм, буржуаз-милләтчелек карашлары комачауласа, икенчедән, егерменче елларда әдәбият һәм гомумән культурада киң таралган вульгар-социологизм шаукымы үзенең тискәре йогынтысын ясамый калмады. Боларның беренчесенә Г. Ибраһимов кискен отпор бирсә, үзенең хезмәтләрендә пантюркизм калдыкларын, буржуаз-милләтчелек карашларын эзлекле рәвештә кире какса, аларның икенчесе — ул елларда гомумән совет әдәбият белемендә шактый киң таралган бу чир — Г. Ибраһимовка да йокмый калмады. Табигый, язучының әдәбият тарихына багышланган хезмәтләре турында сүз барганда, без аның йомшак
' «Безнең юл» журналы. 1922 ел. 1 сап, 31 бпт.
якларын читләтеп үтә алмыйбыз. Чөнки татар әдәбият белеме формалашуына Ибра- һимовның, әдәбият галиме буларак, көчле яклары гына түгел, кимчелекләре дә тәэсир итте, үзенең эзен, калдырды.
Әдәби мираска мөнәсәбәттә Ибраһимовның йомшак ягы шунда, ул революциягә кадәрге әдәби әсәрләрнең эстетик кыйммәтенә бәя биреп җиткерми, аларның кирәклеген үткәнне танып-белү ягыннан булган әһәмиятләренә генә кайтарып калдыра. Бу вакытта В. И. Ленинның һәрбер милли культурада ике культура барлыгы турын- - дагы өйрәтмәләре әдәбият фәнендә тулысынча урнашып җитмәгән иде әле. Шуның нәтиҗәсе буларак, үткән дәверләрдә иҗат ителгән барлык әсәрләрнең та- = рихи кыйммәтләре бертигез дип танылды. Ибраһимов хезмәтләрендә һәм гомумән > татар әдәбият белемендә, шулай ук әдәбият үсешендә буыннан-буынга күчә бару t- кайсы дәвердә иҗат ителгән булуларына карамастан, классик әсәрләрдә чагылган — гомумкешелек идеяләренең әһәмияте кебек кайбер мәсьәләләргә игътибар җитмәде. = Бу, әлбәттә, яңа совет әдәбиятын төзүдә әдәби мирасның ролен, әһәмиятен тарай- § туга китерә иде. <
Әдәбият тарихының конкрет эчтәлеген һәм хронологик чикләрен билгеләү 2 мәсьәләсенә килгәндә исә, Г. Ибраһимов аңы Казан ханлыгы чорыннан башлады, ft аңа кадәрге этаплар турында сөйләү өчен әдәби ядкарьләр юк дип санады. Дөрес, — алар табылган очракта галим әдәбият тарихының чикләрен киңәйтү мөмкинлеген — инкарь итмәде. Ибраһимовтан соңгы тикшеренүләр татар әдәбияты тарихының Болгар 2 дәүләте чорында язылган «Йосыф-Зөләйха» поэмасыннан башлануын расладылар. <
Г. Ибраһимовның тел белеме, педагогика һәм методика өлкәсендәге хезмәтләре Ч дә зур. Ул татар әдәби теленең үсешенә, аның саф һәм халыкчан булуына әдәби әсәрләре белән генә түгел, бу өлкәдәге гыйльми хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге ф белән дә зур өлеш кертте. Ул телнең эчке закончалыкларын тикшерде, терминология принципларын нигезләде, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасына нигез салды. Профессор АЛ. Корбангалиев аны бик хаклы рәвештә «бөек методист» дип атады '.
Г. Ибраһимовның социалистик культура төзелешенә караган кайбер теоретик мәсьәләләрне эшләвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул. В. И. Ленин хезмәтләре, партия документлары нигезендә, егерменче еллардагы культура төзелешенең фактик тәҗрибәсенә таянып, социализм һәм милли культура, социалистик культурада милли һәм интернациональ сыйфатларның үзара мөнәсәбәте, милли культураның характеры һәм үсеш перспективасы кебек теоретик мәсьәләләрне күтәрде, культура төзеле-шендә партия политикасын бозуларга, милли нигилизмга кискен каршы чыкты, бу мәсьәләләрдә марксистик карашларның урнашуына ярдәм итте.
Ниһаять, Ибраһимовның татар совет әдәбияты каршындагы зур хезмбте тагын яшь талантларны тәрбияләп үстерүдә, аларга марксистик-ленинчыл эстетиканы үзләштерергә ярдәм итүдә күренә.
«Безнең әдәбиятыбызда, матбугатыбызда, сәхнәбездә яңа көчләр бер-бер артлы туа торалар... Мин ун еллар буенча мәдәни-әдөби дөньябызга чыккан яшь көчләрне, яңа исемнәрне артык дикъкать белән күзәтә киләм» — дип язды ул 1920 елда. Октябрьдан соң әдәбият мәйданына килгән татар язучыларының күбесе аны үзенең әдәби остазы, зур сәнгатькә юл күрсәтүче итеп санады. Аның иҗади ярдәме белән әдәбият мәйданына X. Туфан һәм Г. Нигъмәти. С. Кудаш һәм Ш. Бабич, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылар Б. Майлин һәм Н. Манаев, үзбәк әдибе М. Шир- мөхәммөтов. чиркас Ә. Хатков, адыгей Т. Керашев кебек шагыйрьләр, әдипләр һәм журналистлар күтәрелеп чыкты, һ. Такташның зур шагыйрь, социализм чорының ялкынлы трибуны булып формалашуына аның йогынтысы зур булды. Әдипнең Ф. Бурнаш поэмалары турында әйткән фикерләре. К Нәҗмигә һәм Г Кутуйга биргән киңәшләре әлеге язучыларның идея-эстетик формалашуында гына түгел, гомумән, татар әдәбиятының реализм һәм халыкчанлык юлыннан үсешендә, әдәби хәрәкәттә формализмга каршы көрәштә гаять зур роль уйнадылар.
Г. Ибраһимовның яшь талантлар белән эшләү өлкәсендәге тәҗрибәсе әдәбият мәйданына һәм сәнгатькә бертуктаусыз яшь көчләр килеп торган хәзерге көндә
1 «Галимҗан Ибраһичоа» нссылс ызкаләлор җыентыгы. Казан. 1928 ел. 166 бит
’ «Эшче» газетасы. 1920 ел. 20 октябрь
аеруча зур игътибарга лаек. КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында» күптән түгел кабул ителгән карары яшь иҗат көчләре белән эзлекле һәм нәтиҗәле эшләүнең нихәтле актуаль һәм перспективалы булуын тагын бер кат раслый. Яшь талантлар турында даими кайгыртуы, игътибарлы, принципиаль һәм түземле булуы, яшьләр иҗатындагы уңай яралгыларны вакытында күреп алып үстергән кебек, кимчелекләрне принципиаль һәм иптәшләрчә тәнкыйтьләве, аларга юнәлеш бирә белүе белән Г. Ибраһимов бүгенге язучыларның күбесенә үрнәк була ала.
Шулай итеп, әдипнең зурлыгы әдәби әсәрләрендә һәм фәнни хезмәтләрендә генә түгел, бәлки әдәби варислары иҗатында, ул нигезләгән әдәби мәктәпнең, бүгенге әдәби хәрәкәтнең олылыгында да чагыла.
Г. Ибраһимов күренекле тарих галиме, ориенталист, марксизм-ленинизмны ялкынлы пропагандалаучы иде. Ул бу өлкәдәге эшчәнлеген революциягә кадәр үк башлап, татар тарихына караган куп кенә мәкаләләрен бастырса да, тарихчы галим буларак Октябрьдан соң формалашты.
Г. Ибраһимов, союз күләмендә беренчеләрдән булып, Бөек Октябрь революциясе тарихын язуны башлап җибәрде. Аның 1920—1922 елларда басылып чыккан «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы», «Сарайларга сугыш, фәкыйрь өйләргә туганлык» кебек хезмәтләрендә кешелек җәмгыяте үсешендә сыйныфлар һәм сыйнфый көрәшнең тоткан урыны, 1789 һәм 1848 елгы буржуаз революцияләр, Париж коммунасы, пролетариат диктатурасы, Октябрь революциясен хәзерләү һәм гамәлгә ашыру, аның дөньякүләм әһәмияте, халыкара революцион процесска йогынтысы һ. б. әһәмиятле мәсьәләләр тикшерелә. Бу хезмәтләрдә шулай ук Советларның роленә зур урын бирелә. Алар әдипнең гомуми тарих, Россиядә революцион-азатлык хәрәкәте, большевизм тарихы буенча тирән белемле һәм киң эрудицияле булуын күрсәтәләр.
Шунысы аеруча әһәмиятле, Ибраһимов аларда Октябрь революциясе. Коммунистлар партиясе тарихын меньшевистик, троцкистик бозуларга каршы чыга, революциядә В. И. Ленинның даһи юлбашчылык ролен күрсәтә. Бөек Октябрьның халыкара әһәмияте турында сөйләгәндә, автор аның бигрәк тә көнчыгышка йогынтысына киң туктала, Кытайда, һиндстанда, Төркиядә һәм Иранда, Африка илләрендә революцион-азатлык көрәшенә бөек Октябрьның хәлиткеч тәэсир итүен күрсәтә. Шул ук вакытта автор ул илләрдә киң җәелгән милли-азатлык хәрәкәтенең революцион көрәш юлында әле беренче этап кына булуын да искәртә, хезмәт ияләренә чын азатлыкның сыйнфый көрәш нәтиҗәсендә генә киләчәген әйтә. Ул көнчыгыш халыкларының милли азатлык хәрәкәтен Европадагы сыйнфый көрәш, халыкара эшчеләр хәрәкәтеннән аерып карау омтылышларына кискен каршы чыга.
Революцион хәрәкәт тарихын марксистик-ленинчыл методология нигезендә өйрәнү эшен башлап җибәрүдә Г. Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) исемле зур фәнни хезмәте аеруча әһәмиятле роль уйный. Бу хезмәттә Татарстандагы революцион-азатлык көрәшенең ерак тамырлары, тарихи һәм экономик сәбәпләре, политик шартлары тирән яктыртыла, революция алдыннан булган социаль-экономик хәл, революциягә хәзерлекнең идеологии аспектлары бай тарихи чыганаклар, матбугат һәм архив материаллары нигезендә тикшерелә. Г. Ибра-һимов, тарихчылардан беренче булып, татар пролетариатының формалашуын, аның ил күләмендәге революцион хәрәкәтенә кушылуын, беренче татар большевиклары X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов һ. б. эшчәнлеген тикшерә, вак буржуаз партияләргә, татар буржуазиясенең политик оешмаларына марксистик бәя бирә. Китапның шактый өлешен 1905 ел революциясе чорында барлыкка килгән вакытлы татар матбугатын тикшерү, газета-журналларның идея-политик йөзен билгеләү, татар телендәге беренче большевистик газета «Урал»ны һәм татар большевикларының листовка һәм прокламацияләрен анализлау кебек мәсьәләләр алып тора. Кыскасы, бу хезмәттә Беренче рус революциясенә бәйләнешле куп кенә социаль-экономик, политик һәм идеологик проблемалар тикшерелә, марксистик күзлектән карап, фәнни хәл ителә. Әйтергә ки-
рак, аның республикада тарих фэне үсеше өчен әһәмияте зур була, ул шулай ук «Правда», «Известия» газеталарында, үзәк журналларда югары бәя ала.
Г. Ибраһимов шулай ук республикада дәүләт төзелеше проблемаларын тикшерүне башлап җибәрде, Татарстан АССР төзелү тарихының марксистик концепциясен . бирде, буржуаз милләтчелек, эсер-меньшевистлык уйдырмаларын фаш итте, бу мәсьәләдә дә В. И. Ленин хезмәтләренең методологик әһәмиятен күрсәтте.
Г. Ибраһимовның 90 еллык юбилее уңае белән язылган бу мәкаләдә аның тарих - <Ьәне өлкәсендәге барлык хезмәтләренә тукталып булмый. Тарихчы буларак, аны ' махсус тикшерергә кирәк. Йомгак ясал, бары шуны әйтергә кирәк: галимнең Татар- £ <тан тарихы буенча, аеруча революцион хәрәкәт тарихына караган хезмәтләре тарих £ фәнендә бүген дә зур казаныш булып кала, алар фактик материалга байлыклары р ягыннан да, фәнни нәтиҗәләренең объективлыгы һәм дөреслеге җәһәтеннән дә. автор позициясенең партиялелеге белән дә бүген дә үзләренең әһәмиятләрен югалт- 3 мыйлар, Татарстан тарихын тикшерүчеләр аларны читләтеп үтә алмый.
Г. Ибраһимовның тарихи әһәмияткә ия тагын бер зур хезмәте — марксизм-ле- 7 <нинизм теориясен, фәнни социализмны пропагандалавы. Ул Казанда Татар комму- 2 ■нистлар университетыңда, өлкә партия-совет мәктәбендә, төрле хәрби курсларда £ марксизм-ленинизм, РКП(б) тарихы, революцион хәрәкәт тарихы буенча лекцияләр = укый, алар гына да түгел, бу хакта матбугатта күл санлы мәкаләләр бастыра, китап- _ лар чыгару чарасын күрә, редакцион коллегияләргә җитәкчелек итә һ. б. Әле «Чулпан» газетасында эшләгән чагында ук ул совет хөкүмәтенең беренче декретларын 7 татарчага тәрҗемә итеп чьн-ара, Октябрь революциясе һәм фәнни социализм, совет ? властеның милли политикасы турында брошюралар бастырып фронтка җибәрә. Ул — 2 төрки телләрдә марксизм-ленинизм, партия тарихы, революцион хәрәкәт буенча ки- - таплар бастыру эшенә нигез салучыларның берсе.
Г. Ибраһимов Октябрьның беренче көннәреннән үк В. И. Ленин әсәрләрен, аның революцион эшчәнлеген татар халкы арасында пропагандалауга кереште. Бөек юлбашчы идеяләрен туган халкына җиткерүне, хезмәт ияләрен марксизм-ленинизм рухында тәрбияләүне ул үзенең изге бурычы итеп санады, һәм бу өлкәдә зур дәрт белән, аеруча илһамланып эшләде
В. И. Ленин эшчәнлегенең төрле аспектларына, юлбашчының теоретик хезмәтләренә, шулай ук аның бөек шәхси сыйфатларын ачуга Г. Ибраһимовның алты зур мәкаләсе багышланган. Алар 1920—1924 елларда татар вакытлы матбугатында, төрле җыентыкларда басылганнар. Бу оригиналь мәкаләләр. В. И. Ленинның тәгълиматын һәм революцион эшчәнлеген яктырту белән бергә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә бөек юлбашчы обраэын тудыруга лаеклы өлеш тә булып торалар. Аларны бик хаклы рәвештә татар әдәбиятында лениниананың башлангычы дип санарга мөмкин.
Г. Ибраһимов — шулай ук бөек юлбашчының теоретик мирасын татар теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эшен башлап җибәргән кеше. Ул Татарстан партия өлкә комитеты тарафыннан В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү өчен төзелгән махсус комиссиянең председателе була. Әгәр дә без, илебез халыклары арасында беренче- ләрдән булып, В. И. Ленин әсәрләренең җыелмасын (IV басма, 45 том) татарчага тәрҗемә итү һөм бастырып чыгару эшен төгәлләгәнбез икән, монда Г Ибраһимовның хезмәте гаять зур. Чөнки ул бу зур эшкә нигез сала, әле егерменче еллар башында ук аның перспектив планын төзи, квалификацияле тәрҗемәчеләр хәзерләү чараларын күрә.
Г. Ибраһимов — зур талант иясе, иҗат кешесе генә түгел, үзендә галимлек Һәм художниклык сыйфатларын революционер йөрәге белән бергә кушкан язучы-көрешче дә. Ул Һәр вакыт дөрләп Һәм балкып янды. Үзенең табигате белән үк ул көрәш өчен, янар өчен туган иде Кирәк чагында, революция таләп иткәндә, ул язучылык каләмен революцион көрәш коралына яки дошман тылында разведчик вазифасына алмаштырды.
Зур язучы һәм галим булуын исәпләмәгәндә дә, ул — үзенең революцион эш-
чәнлеге белән генә дә тарихыбызда күренекле урынны алырлык шәхес. Ул — киң халык массаларының революцион аңын үстерүдәге зур роле, Октябрь революциясен тормышка ашыруда, совет властеның беренче елларында милли дәүләт төзелешендә һ. б. тарихи эшләрдә актив катнашуы белән татар халкының күренекле революционерлары X. Ямашев, М. Вахитов, К. Якупов һ. б. белән янәшә торырлык шәхес. Аның революцион хәрәкәт, совет властен урнаштыру, буржуаз-милләтчеләргә каршы көрәш, татар халкының автономияле республикасын төзү һ. б. өлкәдәге хезмәтләре гаять зур.
Г. Ибраһимов әле шәкерт чагында ук иске татар мәдрәсәләрендәге тәртипләргә каршы чыга, аларның заман таләпләреннән артта калуын күрсәтә. Ул Киевтә мөселман студентларының яшерен оешмасында катнаша, патша властьлары тарафыннан төрмәгә ябыла, берничә ел охранка күзәтүе астында яши. Кыскасы, Октябрьга кадәрге чорда Ибраһимовның революционерлык таланты катлаулы үсеш юлы үтә. Моның социаль-тарихи сәбәпләре бар. Хәзер аларга тукталуның кирәге юктыр. Алар әдипнең тормыш юлына, революцион эшчәнлегенә багышланган махсус хезмәтләрдә тикшерелә. Әмма революционер буларак Г. Ибраһимовның зурлыгы да шунда, ул, вак буржуаз революционерлык этабын үтеп һәм милли чикләнгәнлекне җиңеп, катлаулы һәм каршылыклы революцион көрәш сукмаклары аша, эсерлар сазлыгын ерып чыгып, марксизм-ленинизмга, большевиклар партиясенә килде. Аның революционерлык таланты тулысынча Бөек Октябрьдан соң ачылды, шул чордан әдипнең политик биографиясендә яңа этап башланды.
Ибраһимовның революционер буларак җитлеккәнлеге һәм политик сизгерлеге барыннан да элек 1918 елның январенда Учредительное собраниега мөнәсәбәтендә күренде. Ул аның политик асылын тиз аңлады. Мөселман делегатлары, аерым бер фракция төзеп, учредилкага өметләр баглаган бер чакта. Ибраһимов большевик делегатлар белән бергә аны ташлап чыкты, революционер дусты М. Вахитов белән бергә В. И. Ленин җитәкчелегендә үзәк дәүләт аппаратында эшләде, советларның III һәм IV Бөтенроссия съездларында катнашты, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына әгъза булып сайланды. Нинди җаваплы чор һәм нинди зур вазифалар! Болар- ның һәммәсе бер кеше башыннан кичкән бит!
Бу катлаулы чорда Ибраһимовның революцион көрәш юлын В. И. Ленин идеяләре яктыртып тора. Аңа ВЦИК утырышларында катнашу, бөек юлбашчының чыгышларын тыңлау насыйп була. Г. Ибраһимов, татар язучыларыннан беренче булып, В. И. Ленин белән очрашып сөйләшү, киңәшләшү бәхетенә ирешкән кеше.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты утырышында Брест тынычлык договоры каралган вакытта ул икеләнүсез В. И. Ленин тәкъдимен яклап чыга. Болар—Г. Ибраһимов революцион эшчәнлегенең әһәмиятле этаплары, иң калку моментлары гына. Аның бу өлкәдәге хезмәтләре партия тарафыннан шул вакытта ук тиешле бәя ала. Мәгълүм булганча, большевиклар партиясенә ул официаль рәвештә 1920 елның декабрендә кабул ителде. Әмма актив революцион эшчәнлеген һәм марксизм-лени- низмны пропагандалаудагы хезмәтләрен искә алып, аның партия стажы 1917 елның 15 апреленнән саналды. Социалистик революциягә, большевиклар партиясенә вак буржуаз революционлыгы аша килгән революционер өчен бу зур бәя иде.
Г. Ибраһимовның совет чорындагы иҗтимагый-политик эшчәнлеге гаять бай, күпкырлы һәм нәтиҗәле.
Беренчедән, ул татар буржуаз матбугатын җимерүдә, совет милли матбугатын нигезләүдә зур роль уйный. Мәгълүм булганча, татар буржуаз матбугаты революциягә кадәр нык үскән, материаль базасы шактый көчле булган милли матбугатларның берсе иде. Октябрь революциясе булгач, ул совет властена, большевиклар партиясенең милли политикасына һәм татар милләтенең революцион көчләренә каршы ачык- тан-ачык көрәш җәелдерде. Шуңа күрә аны җимерү, тамырларын өзү кирәк иде. Бу бурычны үтәү башлыча М. Вахитов белән Г. Ибраһимов, алар җитәкләгән Үзәк Мөселман Комиссариаты өстене төште. Менә шуңа күрә дә татар буржуаз милләтчеләре М. Вахитовны һәм Г. Ибраһимовны аеруча дошман күрделәр.
Икенчедән, бу шул ук вакытта яңа совет матбугаты өчен җирлек хәзерләү дә иде. Ә аны төзүдә Ибраһимовның роле шулай ук кечкенә түгел.
Г. Ибраһимов — татар телендәге беренче совет газетасы «Чулпаняның оештыручысы һәм фактик редакторы. Бу газета татар матбугаты тарихында тиешенчә тикше-
релмәгән әле. Хәлбуки, аның революция каршында һәм милли телләрдә совет матбугаты формалашуда роле гаять зур. Совет хөкүмәтенең беренче декретлары әнә шунда турыдан-туры Ибраһимов тәрҗемәсендә басылалар һәм Россиянең төрки халыклары арасында таралалар. ф
Башка кайбер татар газеталарының да башлангыч адымнары Ибраһимов исеме _ белән бәйләнгән. Ул—Октябрьдан соң барлыкка килгән татар педагогика журналын — нигезләүче һәм аның редакторы, әдәби-политик журнал «Безнең юл»ның оештыру- = чысы һәм редакторы. Г. Ибраһимов тагын «Коммунистический путь» журналы һәм < «Татарстан» газетасының эшендә актив катнаша. Татар телендә партия-совет мат- Е бугаты әле яңа гына оешып килгән бервакытта аның шикелле зур язучының һәм авто- >- ритетлы журналистның актив эшләве башка өлкән буын татар язучыларына һәм жур- н налистларына бәрәкәтле йогынты ясый, демократик иҗат көчләрен партия матбугаты ~ тирәсенә туплауга, аларның талантын һәм бай иҗат тәҗрибәсен социалистик культура = төзү эшендә файдалануга хезмәт итә. §
Өченчедән, Г. Ибраһимов — татар совет мәгарифенә нигез салучыларның берсе. 5 Әле Үзәк Мөселман Комиссариатында эшләгәндә үк ул бу әһәмиятле идеологии ко- ралны буржуазия кулыннан тартып алып, совет власте органнарына бирүгә күл 3 көч куйды. Ул мөселман укытучыларын совет власте платформасына күчерүдә гаять = зур эш башкарды. Аның Бөтенроссия мөселман укытучыларының 1918 елның маенда х Казанда үткәрелгән III съездының политик платформасын билгеләүдәге тарихи роле, 1924 елның февралендә Мәскәүдә үткәрелгән татар-башкорт мәгариф эшчеләренең 5 съездындагы актив эшчәнлеге һ. б. татар мәгарифе һәм педагогика фәне үсеше тари- ~ хына алтын хәрефләр белән язылырга лаек. *-
Ә Г. Ибраһимовның Гыйльми үзәктәге эшчәнлеге тагын да зуррак хөрмәткә лаек, ф Бу әһәмиятле дәүләт органы эшендәге иң бай, иң нәтиҗәле чор нәкъ менә ул эшләгән елларга туры килә. Ибраһимовның зур галим, гыйльми-тикшеренү һәм культура эшләрен оста оештыручы булуы да тулысынча нәкъ әнә шунда күренде.
Гыйльми үзәк партия органнары җитәкчелегендә республикада гыйльми-педаго- гик, әдәбият-сәнгать фронтында киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә, Татарстан мәктәпләре өчен стабиль программалар төзүне оештыра, марксистик дәреслекләр һәм кулланмалар бастырып чыгаруны юлга сала, татар телен гыйльми эшкәртү чараларын күрә. Шулай ук туган якны һәм культура тарихын өйрәнү, табигать һәм сәнгать ядкарьләрен саклау буенча эш башкара.
Г. Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда Гыйльми үзәк чын-чынлал фән учагына әверелә, фәнни җәмәгатьчелек каршында авторитет һәм популярлык казана. Республикада тарих, тел һәм әдәбият буенча гыйльми-тикшеренү эшләрен җайга салуда, фән, әдәбият, культура һәм сәнгать көчләрен берләштерүдә бу оешманың роле зур була. Татарстанда гуманитар фәннәр үсеше үзенең башлангычын шушы оешмадан ала. Гыйльми үзәк татарлар арасында иҗтимагый фикер үсеше һәм революция хәрәкәтләре тарихын өйрәнү буенча нәтиҗәле эш башкара. Ибраһимовның тагын бер зур хезмәте бу оешма эшенә күренекле рус галимнәрен тартуда. Мәскәүнең һәм Ленинградның күп кенә фәнни учреждениеләре белән багланыш урнаштыруда. М. Павлович, А. Самойлович. В. Добрянский, Н. Фирсов, И. Бороздин, П. Коган шикелле тарихчылар, әдәбият белгечләре аның белән ныклы элемтәдә тордылар, совет властеның беренче елларында Татарстанда фән эшләрен оештыруга, татарлардан гыйльми кадрлар хәзерләүгә зур өлеш керттеләр
Әдипнең совет чорында культура өлкәсендәге эшчәнлегенең һәр тармагы махсус тикшерүгә лаек. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: Ибраһимов үзенең иҗ- тимагый-политик һәм оештыру эшчәнлеге белән дә татар совет культурасы үсешенә зур өлеш кертте, аны һәрьяклап баетты һәм югары күтәрде, һәм, әйтергә кирәк, аның белән бергә ул үзе дә югары күтәрелде, фән, культура һәм җәмәгать эшлек- лесе буларак, бер Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә танылды. Ул культура өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә революционер иде.
Г. Ибраһимовның әдәби иҗатын, фәнни һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеген ул калдырган бай әдәби мирасны туплау, фәнни тикшерү, халыкка җиткерү буенча зур
эш башкарылды. Хәзер бу өлкәдә алда торган әһәмиятле бурычларның берсе — аның 8 томлык әсәрләр җыентыгын әзерләп бетерү һәм бастырып чыгаруны төгәлләү.
Бу басма беренче тапкыр әдипнең югарыда сөйләнгән әтрафлы эшчәнлеген бөтен тулылыгы, тирәнлеге һәм масштаблылыгы белән күз алдына китереп бастырачак, бөек әдипкә лаеклы һәйкәл булачак. Ә бит әдипнең эшләгән эшләренә бәя биргәндә партия һәм совет дәүләте аның нәкъ әнә шул сыйфатына басым ясаган иде. Бөтен- россия Үзәк Башкарма Комитетының аңа Хезмәт Герое исеме бирү турындагы карарында (1932 ел) болай диелә:
«Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы, Сезнең татар хезмәт ияләренең социаль-культура өлкәсендәге бик күренекле һәм аеруча файдалы хезмәтләрегезне — татар матур әдәбияты классик әсәрләрен тудыру, татарлар арасында сыйнфый көрәш һәм революцион хәрәкәтне өйрәнү буенча хезмәтләрегезне, шулай ук актив җәмәгать эшчәнлегегезне искә алып. Сезгә Хезмәт Герое исеме бирә»1.
Г. Ибраһимов иҗатына күп милләтле совет әдәбиятының күренекле вәкилләре югары бәя бирделәр. Совет әдәбиятына нигез салучы, милли әдәбиятлар үсешен зур. кызыксыну белән күзәтеп барган бөек А. М. Горький Ибраһимовны күп милләтле совет әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән олы художниклар рәтенә куйды2. Әдипнең бай һәм тиңдәшсез иҗат хәзинәсе хаксызга читкә этәрелгән бервакытта А. А. Фадеев аны һич икеләнмичә яклады, бөтен союз трибунасыннан торып, Ибраһимовның тиңдәшсез стилист һәм сүз художнигы булуын, әдәби осталыкка аннан өйрәнергә кирәклеген әйтеп чыкты 3. Күренекле француз язучысы, коммунист Л. Арагон татар әдәбиятында роман жанрының формалашуында Ибраһимов әсәрләренең роле гаять зур булуын билгеләп үтте † ‡.
Г. Ибраһимов иҗаты бигрәк тә илебезнең төрки халыкларына яхшы таныш. Чөнки бу әдәбиятларга аның әдәби йогынтысы аеруча бәрәкәтле, тирән һәм нәтиҗәле булды. Башкорт халык шагыйре С. Кудаш, мәсәлән, аны үзенең турыдан-туры остазы дип атады. Аның фикеренчә, башкорт совет әдәбиятының өлкән буын вәкилләреннән байтагы әдәбиятка турыдан-туры Ибраһимовтан сабак укып яки аның классик әсәрләреннән өйрәнеп килделәр 5.
пГалимҗан Ибраһимовны казакълар үз язучылары — казакъ язучысы итеп исәплиләр,— дип язды академик С. Муканов.— Безнең халык тормышын шулай яратып язганы өчен казакълар Ибраһимовка һәр вакыт хөрмәт белән карарлар... Галимҗан Ибраһимов исеме безнең күп милләтле социалистик культурабыз тарихына мәңгелеккә керде» °.
Ибраһимов әдәби традицияләренең үзбәк язучысы А. Кадыйри, таҗик әдәбияты классигы С. Айни иҗатында, кыргыз әдибе А. Токомбаев әсәрләрендә дәвам итүен билгеләп үтәргә кирәк. «Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» романнары минем әдәби университетым булдылар. Әдәбият дөньясына аяк басуым белән мин өлкән буын татар әдипләренә бурычлымын»7.— дип язды күренекле төрекмән язучысы Б. Кербабаев.
Ибраһимов иҗатына шулай ук Ч. Айтматов югары бәя бирде, аның йөзендә татар прозасының күп милләтле совет әдәбиятына зур өлеш кертүен әйтте8.
«Зур татар прозаигы, романист Г. Ибраһимовның әсәрләре республикабыздагы киң катлау укучылар арасында зур уңыш казанды. Күпләр хәтта аны өзербәйҗан язучысы итеп саныйлар иде»9,— дип язды атаклы өзербәйҗан әдибе Мәһди Хөсәен.
Ибраһимовның олылыгын күрсәткән, тарихи ролен раслаган фикерләрне дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Алар татар язучысының иҗаты күп милләтле совет әдәбиятында үзенә лаек урын алуы турында сөйли. Әле Г. Ибраһимов үзе исән чакта ук Дәүләт сәнгать фәннәре академиясе президенты профессор П. С. Коган:
«Ул әһәмияте үз иле чикләреннән еракка китә торган художникларның берсе. Ул>
1