Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ИДАРӘСЕ ПЛЕНУМЫ
Узган елның 15—16 декабрендә әдип-
ләрнең Мәскәүдәге Үзәк йортында РСФСР
Язучылар союзы идарәсенең чираттагы
пленумы булды. Пленум «Россия әдәбияты
тынычлык, халыкара киеренкелекне йомшарту
өчен көрәштә» дигән мәсьәләне карады.
Доклад белән РСФСР Язучылар союзы
идарәсенең председателе С. В Михалков
чыкты.
Пленум эшендә Татарстан язучыларын-
нан С Хәким, А. Расих, 3. Нури, Г Ахунов, Ә.
Маликов, М. Шабаев, Р Фәнзул- линнар
катнашты.
КАЗАНДА ЧИТ ИЛ ЯЗУЧЫЛАРЫ
Казанда Монголия, ГДР, Венгрия, Че-
хословакия, Төркия, Финляндия, Швеция һәм
Норвегиядән башкалабыз Мәскәүгә совет
әдәбиятын чит телләргә тәржемә итүчеләрнең
IV халыкара очрашуына килгән бер төркем
язучылар булып китте
Казанның Актерлар йортында алар рес-
публика язучылары белән очраштылар Ку-
наклар алдында Татарстан Язучылар союзы
идарәсенең председателе Г Ахунов, Татарстан
китап нәшриятының баш редакторы М
Шабаев, әдәбият галимнәре Ә Кәримуллаң һәм
Р Мостафнн, шагыйрь Р Фәйзуллии чыгыш
ясады
Чит ил язучылары шулай ук шәһәрнең
музейларында. истәлекле урыннарында
булдылар. М Җәлил исемендәге татар дәүләт
опера һәм балет театрында Ә Ба- кировпың «Су
анасы» балетын карадылар
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ
ҖЫЕЛЫШЛАРЫ
КПСС Үзәк Комитетының «Ижат яшьләре
белән эшләү турында»гы карарын республика
язучылары хуплап каршы алды лар. Узган ел
ахырында әлеге карар уңае белән республика
Язучылар союзы һәм Татарстан китап
нәшриятының берләштерелгән партия
жыелышы уздырылды Язучылар союзы
идарәсенең председателе Г Ахунов Үзәк
Комитет карары яктылыгында Язучылар
союзы алдында торган бурычлар турында
сөйладе Доклад буенча фикер алышуларда Ш
Маннур. 3 Нури, М Шабаен. \ Сарьян. М
Зарецкий. Ә Махмудов һәм башка язучылар
катнашты. Тикшерелгән мәсьәлә буенча кон-
крет карар кабул ителде
Татарстан Язучылар союзы партия оеш-
масының декабрь аенда уздырылган ачык
җыелышында КПСС Үзәк Комитетының
Октябрь (1976 ел) пленумы карарлары
яктылыгында республика язучыларының
бурычлары турындагы мәсьәлә каралды.
Доклад белән «Казан утлары» журналының
баш редакторы 3. Нури чыкты Фикер
алышуларда С. Хәким. Г Минский. Н. Дәүлп,
Г. Ахунов һәм Б. Камаловлар- катнашты.
ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ
ТЕАТРЫНА —70 ЕЛ
Халкыбызның даны һәм горурлыгы бу л-
ган иҗат коллективының олы бәйрәмен
республикабыз хезмәт ияләре гаять тантаналы
шартларда билгеләп үттеләр
Театрның 70 еллыгына багышланган
тантаналы кичә Академия театрында узган
елның 22 декабрендә үткәрелде Тантанада.
республиканың хезмәт ияләреннән тыш,
Казагьктаи. Үзбәкстан, Әэербәйжа» ССРдаи,
Башкортстан, Чувашстан АССР- дан.
Оренбург. Чмләбе өлкәләреннән килгән
кунаклар да катнашты.
Тантаналы кичәне кыскача кереш сүз белән
КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре А.
Г. Кадыйрова ачты КПСС өлкә комтгтеты
секретаре М. Ф Вәлнев театр коллективына
КПСС өлкә комитеты. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумы һәм
Татарстан АССР Министрлар Советының
котлавын тапшырды Татарстан АССР культура
министры И II Алиев театрның 70 еллык ижат
юлы турында сөйләде
Республиканың сәнгать оешмалары,
культура учреждениеләре, промышленность
предприятиеләре вәкилләре һәм авыл xv-
жалыгы эшчәннәре, шулай ук илебезнең төрле
төбәкләреннән килгән кунаклар театрны данлы
бәйрәме белән кайнар котладылар.
Казанның Актерлар йортында Академия
театрының 70 еллыгына багышланган ике
көнлек фәнни конференция эшләде СССР
Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих
институты һәм Бөтенроссия театр җәм-
гыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан
оештырылган конференциядә. Казан галим-
нәре белән бергә. Ленинград, Уфа, Чабак- сар
һәм башка шәһәрләрдән килгән театр
белгечләре катнашты. Алар татар театрының
данлы тарихы һәм бүгенге казанышлары.
тугандаш театрларның үзара бәйләнеше. бер-
берләренә йогынты ясаулары хакында
сөйләделәр.
В И Ленин исемендәге республика ки-
тапханәсендә Татар дәүләт академия теат-
рының 70 еллыгына багышланган күргәзмә
ачылды. Күргәзмәгә С. Гыйззәтуллина-
Волжская. Ф. Ильская, X. Сәлнмҗанов. К.
Шамил һәм башка артистларның истәлекләре.
«Сәйяр». «Нур» труппаларының эшен
яктырткан документлар, театр коллективының
бүгенге уңышлары турында сөйләүче газета
һәм журнал мәкаләләре куелган иде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумының 1976 ел. 21 декабрь
Указы нигезендә. Г Камал исемендәге татар
дәүләт академия театры артистлары Габдулла
Нигъмәтҗан улы Фәтхуллин белән Наилә Хә-
ким кызы Гәрәевага Татарстан А С С Р н ы ң
халык артисты. Рауза Дәүләт кызы
Әхмеровага. Барый Әшрәп улы Әшрәповка һәм
Хәлим Бәдрм улы Җ ә л ә л о fl- ка Татарстан
АССРның атказанган артисты дигән мактаулы
исемнәр бирелде.
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре
өчен шул ук театрның баянисты Рәис Шаһ им
әрдән улы Сафиуллин га. труппа мөдире Бикә
Шакир кызы Шакиров ага Татарстан АССРның
атказанган культура работнигы дигән
мактаулы исемнәр бирелде
АРТИСТКАНЫ ХӨРМӘТЛӘҮ
Г Камал исемемдәге татар дәүләт академия
театрында РСФСРның һәм ТАССР- ның халык
артисткасы Галия Булатовага 70 яшь тулуга
багышланган юбилей кичәсе булды. Язучы Ф
Хөсни артистканың тормыш һәм иҗат юлы
турында сөйләде.
Юбилярны ТАССР Культура министр-
лыгы. культура работниклары профсоюзы өлкә
комитеты. Бөтенроссия театр җәмгыятенең
Татарстан бүлеге һәм башка оешмалар
вәкилләре кайнар котлады.
ЮБИЛЕЙ КҮРГӘЗМӘСЕ
Татарстан АССРның халык художнигы М.
Сутюшевка 70 яшь тулды Шул уңай белән
Казанның Актерлар йортында аның
әсәрләреннән торган күргәзмә ачылды.
Күргәзмәгә танылган рәссамның төрле елларда
ижат иткән картиналары, сәхнә әсәрләренә
эшләгән декорацияләрнең эскизлары куелган
иде.
ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
Г Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры тамашачыларга Д. Вәлиев- нең
«Язмышың хәл ителгәндә..» дигән драмасы
буенча эшләнгән яңа спектакль күрсәтә
башлады Анда сүз кешенең әхлак йөзе,
партияле намусы турында бара. Әсәрне сәхнәгә
режиссер Р Хаҗиәхметов куйган,
декорацияләрне Татарстан АССР- нын халык
художнигы М. Сутюшев ясаган.
ФИЛЬМ-СПЕКТАКЛЬ
Казан телевидение студиясе Г Камал
исемендәге татар дәүләт академия театрының
«Ир-егетләр» исемле спектаклен кино
тасмасына алды Рольләрне СсСР- ның халык
артисты Ф. Халитов. РСФСРның халык
артисты Г Шамуков. Татарстан АССРның
халык артистлары Г Камалова һәм Д Ильясов,
артистлардан Д. Нуруллина. И Валиев башкара
Спектакльнең монтажын телевидение
режиссеры Ә. Зарипов ясаган, операторы — В
Щеглов.
ТАТАРСТАН КИТАП
ПАЛАТАСЫНА —50 ЕЛ
22 декабрьда КПСС өлкә комитетының
политик мәгариф йортында Татарстан китап
палатасының 50 еллыгына багышланган
конференция булды. Конференция эшендә
катнашучылар китап палатасы директоры Ә
Хисамованың «Татарстан АССР китап
палатасына 50 ел», тарих фәннәре докторы,
профессор Р Таһиров- ның «Татар
библиографиясе үсешенең төп этаплары». В И.
Ленин исемендәге республика китапханәсенең
бүлек мөдире Ф Гафурованың «Матбугат
елъязмасы»н- да ннформация-эзләнү
системасы», культура институтының өлкән
укытучысы Н. Гыйззәтуллинаның
«Универсаль китапханәләрнең каталогларында
милли культураның чагылуы» дигән темаларга
докладларын тыңладылар Докладлар буенча
фикер алышу үткәрелде.
ГОРЬКИЙГА БАГЫШЛАП
Узган ел ахырында СССР Фәннәр ака-
демиясенең Казан филиалында бөек пролетар
язучысы А. М. Горькийга багыш лднган 19нчы
фәнни конференция булып узды Конференция
эшендә Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият
һәм тарих институтының гыйльми
хезмәткәрләре, культура һәм фән эшлеклеләре.
М Горький һәм ТАССР Дәүләт музейлары
работниклары. Илебезнең зур шәһәрләреннән,
тугандаш республикалардан килгән кунаклар
катнашты.
Филология фәннәре докторы, профессор Б
Бяликнын «КПССның XXV съезды карарлары
һәм А. М. Горький мирасын өйрәнү
өлкәсендәге бурычлар», филология фәннәре
кандидаты Б. Пнрадовның «А. М Горький һәм
грузин әдәбияты», филология фәннәре
кандидаты Г Мөхәм мәдованың «А. М.
Горький һәм татар әдәбияты». Казандагы
Горький музееның ди ректор урынбасары II
Турның «А. М. Горь кийның Казан
профессоры В Н Тернов скинга хатлары» дигән
докладлары тын даучыларда аеруча зур
кызыксыну уятты
ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫНЫҢ
VII СЪЕЗДЫ
Декабрь ахырында Татарстан Журна
листлар союзының VII съезды булды
Отчет чорында Татарстан Журналист лар
союзы идарәсенең эше, КПССның XXV съезды
һәм КПСС Үзәк Комитеты ның октябрь (1976
ел) Пленумы карарла ры яктылыгымда
республика журналист ларының бурычлары
турында доклад белән Татарстан
Журналистлар союзы идарәсенең председателе
Ш X Хамматовчык ты Фикер алышуларда унга
якын кеше катнашты Съезд тикшерелгән
мәсьәләләр буенча резолюция кабул итте Ул
шулай ук Журналистлар союзы идарәсен. реви
зия комиссиясен һәм СССР Журналистлар
союзының март башыңда уздырылачак IV
съездына 6 делегат сайлады
Оештыру пленумында идарә бюросына Ф
II Әгъзамон», Ш М Вәлиен. Р К Зәкие». Е. А
Лисин, Ф Г Надыйров. А Ф Хәсәнопа, Г Н
Шәрәфетдиновлар кертелде Союз идарәсенең
председателе итеп III X Хамматов. җаваплы
секретарь итеп В II Михайлов сайланды
Татарстан язучылары исеменнән съездда
Гариф Ахунов чыгыш ясады
КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ
Татарстанда чыга торган китапларның
худвжество оформлениесея һәм полнгра фин
ягыннан эшләнешен тагын да яхшырту.
художниклар, офорыительләр һәм по-
лиграфистлар арасында иҗади ярышны киң
җәелдерү максатында үткәрелә торган кон
курска һәр елмын азагында йомгак ясала
Күптән түгел конкурс комиссиясенең йом
гаклау утырышы булды Жюри 1976 елда
чыккан китаплар арасыпда «Без туган бер
җепкә бергә теркәлеп» (Г. Тукай) дигән
китапны ик яхшы днп тапты Бу китап I дәрәҗә
диплом һәм 150 сум күләмендә премия белән
билгеләп үтелде «Идел — туганлык елгасы»
һәм «Җырларым» исемле китапларга П дәрәҗә
диплом һәм 100 әр сум акчалата премия
бирелде Абдулла Алишның «Нечкәбнл»,
Мәхмүт Ннгъ- мәтҗановның «Татар халык
җырлары», Равил Фәйзуллннның
«Шигырьләр» дигән китаплары 111 дәрәҗә
диплом һәм һәр- кайсы 50 шар сум акчалата
премия белән бүләкләнде.
Болардан тыш. «Татарстан шәһәрләре
буйлап» (яхшы оформлениесе өчен) һәм
«Кызыклы зоология» (полиграфия ягыннан
яхшы эшләнгән булуы өчен) дигән китаплар
кызыксындыру дипломнары белән билгеләп
үтелделәр
КОТЛЫЙБЫЗ
РСФСР Министрлар Советының әдәбият,
сәнгать һәм архитектура өлкәсендә 1976 ел
өчен РСФСР Дәүләт премияләре бирү
турындагы карары нигезендә сыйлы сәнгать
өлкәсендә И Репин исемендәге премия «Чаллы
чибәрләре» һәм «Алдынгы терлекчеләр-
көтүчеләр Н Җнһаншин. Ш. һәм Г
Шәкүровлар» дигән картиналары өчен
республикабызның танылган рәссамы. СССР
Художество академиясенең член-
корреспонденты Харис Якуповка бирелде.
Совет матбугатын үстерү өлкәсендәге
хезмәтләре өчен «Татарстан коммунисты»
журналының бүлек мөдире Сәлах Хәмзә улы
Хафизовка РСФСР ның атказанган культура
работнигы дигән мактаулы исем бирелде
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
әлмет БҮЛЕГЕНДӘ
Язучылар һәм журналистлар «Татнефть»
берләшмәсенең генераль директоры, СССР
Верховный Советы депутаты Әгъзам Вәли
ханов белән очраштылар Ул аларга унынчы
бишьеллыкта нефтьчеләр алдында торган
бурычлар турында сөйләде, тыңлаучыларны
кызыксындырган күп төрле сорауларга
җаваплар бирде
Әлмәгтәге 1 иче номерлы татар урта
мәктәбендә поэзия кичәсе булып узды Әдәби
түгәрәк членнары инициативасы белән
оештырылган бу кичәдә шагыйрьләр С Сө-
лэнманова, К Булатова һәм яшь прозаик Ф
Гыйльметдинов катнашты Алар үзләренең яңа
әсәрләрен укыдылар. тенә юл салучы бораулау
осталарының фидакарь хезмәтен күрсәтүгә
багышланган. Әсәрне сәхнәгә Татарстанның
халык артисткасы Зәкия Туишева куйды.
Әлмәт шәһәренең 17 нче номерлы урта
мәктәбендә «Кызыклы < очрашулар клубы»
эшләп килә Унынчы класс укучылары төрле
һөнәр ияләре — танылган нефтьчеләр,
төзүчеләр, галимнәр, врачлар һ. б. белән
әңгәмәләр уздыралар. Өлкән класс укучылары
ноябрь аенда кунакка шагыйрә Са- жидә
Сөләйманованы чакырды. Ул татар поэзиясе
һәм әдәби ижат процессы турында сөйләде,
яңа шигырьләрен укыды, укучыларның
сорауларына жаваплар бирде.
Ноябрь аенда Әлмәт татар дәүләт драма
театры Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе, драматург Юныс Әмннов- ның
«Сөймим дисәң дә» исемле әсәрен та-
машачыга күрсәтте. Спектакль девон неф-
Фоат Садриев нефть якларындагы район
газетасында эшли. Узган ел аның беренче
пьесасы Татарстан азучыларының Әлмәт
бүлегендә тикшерелеп, авторга әсәр өстендә
эшләргә киңәш бирелгән иде. Пьеса шактый
камилләшкәннән соң, Әлмәт татар дәүләт
драма театры аны үз репертуарына кертте
Күптән түгел «Их, сез, егетләр» исемле шул
спектакльнең премьерасы булды Фикер
алышуда катнашкан язучылардан Юныс
Әминов, Сажидә Сөләйманова, Рафаил
Төхфәтуллин һәм театр артистлары
спектакльне уңай яктан бәяләделәр, шулай ук
аерым кимчелекләрен дә күрсәттеләр.
Спектакльнең художество житәкчесе —
театрның баш режиссеры, Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе Гали Хөсәе-
нов, режиссеры — артист Рөстәм Абдуллаев.