Д ХАЛЫК ИҖАТЫННАН
Көрдләр—Төркия. Ирац. Ирак, Сүрия дәүләтләре территориясендә
яшәүче халык. Телләре буенча алар иран группасына керәләр.
Көрд халкының авыз иҗаты белән галимнәр күптәннән кызыксыналар.
Советлар Союзында көрдләр Урта Азиядә һәм Закавказьеда яшиләр.
Алар турында китаплар рус. француз, немец, инглиз тел ләрендә дөньяның
бик күп дәүләтләрендә басылып чыга тора
Ленинград галиме М. Руденко берничә елдан бирле җыеп килгән 'иундый
үрнәкләр 1970 елда *Наука» нәшриятында аерым китап булып басылып та
чыкты. Журналыбыз укучыларына шуннан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез
Шунысы кызыклы, көрд халык иҗатында Идел буе татарларының авыз
иҗаты белән бик күп уртаклыклар бар.
ҺӘРКЕМГӘ ҮЗ АЗЫГЫ
ч дус бергәләп сәфәргә чыкканнар. Бер авылга кунарга кергәннәр. Кунарга
керткән йорт хуҗасы күрә: өч егет — һәрберсе матур, әдәп белән генә
сөйләшәләр, сокланып туймаслык.
«Тукта әле, мин боларны сынап карыйм,— дип уйлый йорт хуҗасы, —
болар, чыннан да, шулай әйбәт егетләрме икән, әллә тыштан гына шулай
күренәләрме?»
Егетләрнең берсе ишегалдына чыгып киткәч, хуҗа сорый:
— Бу иптәшең ниндирәк егет? — ди.
Өйдә калган ике егет:
— Ә, ул — ахмак, ишәк,— диләр.
Егет бераздан өйгә керә. Хәзер тегеләре чыгып китә. Хуҗа йортта калган
егеттән:
— Иптәшләрең ниндирәк егетләр? — дип сорый.
— Теге, кара бүрек кигәне — этнең үзе!
— Ә икенчесе?
— Хайван!
Кичке аш янында хуҗа кеше болай эшли: ахмак, ишәк дип аталганының
алдына арпа, хайван дип аталганының алдына бер кочак печән, эт дип
аталганының алдына сөякләр һәм сынык-санак китереп куя. Егетләр аптырашып
бер-берсенә карашалар һәм хуҗага сораулы караш ташлыйлар.
— Нигә аптырыйсыз? — ди хуҗа кеше. Сез үзегез бит әйттегез: беребез —
ишәк, икенчебез — хайван, өченчебез — эт дидегез. Менә мин һәркемнең алдына
үз азыгын куйдым...
ИКЕ МУЛЛА
Бер мулланың ике хатыны бар икән, ә икенче мулланың — берәү генә. Ике
хатынлы мулла һәр вакытта да манарага менәргә иртүк килеп җитә, бер
хатынлысы соңга кала икән: күпме генә тырышмасын, теге мулладан иртә килә
алмый.
Бервакыт ул ике Хатынлы муллага әйткән:
— Син оҗмахлы булырсың инде, — дигән. — Күпме генә тырышсам да,
синең артыңнан җитә алмыйм.
— Әй, бичара, синең бит хатының берәү генә. Ул хатын синең киемнәреңне
табып китергәнче, ашарга әзерләгәнче көнең узып бетәр. Ә минем нәрсә! Берсе
оекбашлар тотып килә, икенчесе кәвеш
Ө
ләрне, берсе ашарга әзерли, икенчесе чалманы чорный. Менә шуңа күрә иртә
к иләм мин.
Теге мулла да, уйлап-уйлап йөргән дә, икенче хатын альт кайткан. Бер көнне
кич өенә кайтып керсә, күрә — ике хатын сугышалар.
— Муллаңның башына төкерим, — ди берсе.
— Ә мин сакалына төкерим, — ди икенчесе...
Төн җитә, тегеләр һаман талашалар. Мулла тора, мәчеткә килә һәм манарага
менеп китә. Менсә — берәү дә юк. Бераздан күрә — теге мулла килә.
— Я ничек? — ди тәҗрибәле мулла, — ике хатынлы кеше һәрвакыт иртә тора
дип әйтмәдемме мин сиңа?
— Һәй, дөмеккере! — дигән тегесе,— синең өеңдәге янгын минем өйгә дә
күчте хәзер...
АКЫЛЛЫ ТАЗ
Патша бер көнне үзенең вәзиренә әйтә:
— Менә сиңа табышмак, — ди, — кырык көн узганда җавабын тапмасаң,
башың белән саубуллашасың. Миңа әйтеп бир: үзе ризык— ә ашарга ярамый, ул
нәрсә? Үзе ат, ләкин ат дип саналмый. Үзе кеше, ләкин кеше түгел — ул кем?
Вәзир көннәр буе кара кайгыда яши, җавап таба алмый. Санап карый —
нибары ун көн гомере калган.
Бервакыт ул юлдан бара, күрә: юл буенда Таз утыра. Вәзир Таздан җирәнеп
читкә төкерә дә китеп бара. Ләкин Таз аны туктата.
— Тукта, кая ашыгасың? — ди аңа Таз. — Әллә син үзеңне миннән
акыллырак дип исәплисеңме? Син бит патшаның табышмагына җавап таба
алмыйча йөрисең. Ә үзеңнең ун көн гомерең калган.
— Кара әле, Таз,— дип ялвара башлаган вәзир.— Син ул табышмакка җавап
таба алмассыңмы?
— Ә монда җавап эзләп торасы да юк, — дигән Таз. — Менә тыңла: үзе
ашамлык, ә ашарга ярамый, ул — күләгәдә үскән кыяр. Кояш күрмәгәч, ул ачы
булып өлгергән. Ат дип саналмаган ат шул: хуҗасы иярдән егылып төшкән
очракта туктамыйча китеп барса, хуҗасын көтеп тормаса — ул ат ат түгел. Үзе
кеше, ләкин кеше түгел — хатыны өенә күчеп килгән, йортка кергән кеше.
Вәзир шатланып патша янына йөгергән. Ләкин патша бу табышмакны кем
чишкәне белән кызыксынган һәм Тазны сараена китерткән. Патша Тазны үзе дә
сынап карамакчы булган.
Таз сарайга килеп керүгә патша аны күреп сакалын учлаган. Таз җавап
урынына кулын үзенең чигәсенә куйган. Патша көлеп җибәргән һәм сораган:
— Таз, әйт әле, нигә син кулыңны чигәңә куйдың?
— Ә син, патша, нигә сакалыңны учладың? Син бит болан дип әйтмәкче
идең: ♦Карасана, дөньяда мондый шөкәтсез адәм дә була икән!» Ә мин чигәмә
кулымны куеп сиңа болай җавап бирдем: «Кешенең акылы сакалында түгел,
башында».
Патша аңа үзенең кызын биргән.
ЯВЫЗ ХАТЫН
Әхмәтхан исемле бер кеше булган. Хатыны бик явыз икән. Бервакыт кешеләр
аңа әйткәннәр:
— Әхмәтхан, син үзең юньле генә кеше, ә хатының нинди явыз. Бөтен кеше
белән талаша, йортына күрше-күләнне кертми, сиңа оят түгелме?
Бервакыт Әхмәтхан үзенең хатынын кырга алып бара. Зур чокыр янына
килеп туктыйлар. Әхмәтхан хатынына әйтә:
— Мин, ди, узган ел монда бодай күмеп куйган идем, карап кара әле,
калмадымы икән?
Хатыны чокырга иелүгә ире аны шунда төртеп төшерә. Үзе өенә кайтып
китә. Ләкин төнлә йокыга китә алмый, вөҗданы газаплый. ♦Ничә әйтсәң дә еллар
буе йортка хезмәт күрсәткән кеше бит ул,— дип уйлый Әхмәтхан,— ичмаса,
ашарына илтеп бирим».
Иртән торуга ашамлык әйберләр ала да чокыр янына килә. Бауга бәйләп
ашамлык әйберләрне төшерә дә бауны ала башлый. ♦Әһә, хатын чыга икән», дип
уйлый. Тартып чыгарса — зур буар елан. Куркып кире ташлыйм дигәндә генә
елан телгә килә:
— Зинһар өчен ташлама! — ди. — Кичә монда бер явыз хатын төште, — ди.
— Мине үзең белән ал. кайчан да булса файдам тияр.
Әхмәтхан аны өенә алып кайта. Бервакыт елан моңа болай ди:
— Мин патша кызының муенына чорналырмын. Берәү дә аңа ярдәм итә
алмас. Патша шунда: »Минем кызымны кем азат итә ала?» дип сорар. Шунда син
килеп кызның муеныннан мине алырсың. Патша сиңа күп алтын бирер. Менә
синең яхшылыгыңны мин шулай түләрмен.
Әхмәтхан риза була.
Патша кызының ятагына үтеп керә елан һәм аның муенына чорнала. Патша
үз мәмләкәтендәге барлык акыл ияләрен, сихерчеләрне чакырып карый — берәү
дә ярдәм итә алмый. Аннары шәһәр буенча хәбәр сала:
— Кем дә кем патша кызын еланнан коткарса, патша аңа бу кызны
хатынлыкка бирә.
— Мин булдыра алам моны, — ди Әхмәтхан.
Аны сарайга алып киләләр. Кызның ятагына алып керәләр. Еланның
Әхмәтханны күрүе була, кызны ычкындыруы була. Саубуллашканда елан әйтә:
— Икенче мәртәбә мин берәр кызның муенына чорналсам, якын киләсе
булма, — ди. — Якын килсәң, үзеңне буып үтерермен.
Әхмәтхан патша кызына өйләнә. Җиде көн, җиде төн туй итәләр. Алар
бәхет эчендә яши бирсеннәр. Әйдәгез, елан ниләр эшләп йөргәнен күзәтик әле.
Елан күрше мәмләкәттәге патша кызының ятагына үтеп керә һәм кызның
муенына чорнала. Ярдәмгә ташланалар, ләкин берәү дә бер эш чыгара алмый.
Шул вакыт хезмәтчеләрнең берсе әйтә:
— Моны, ди, күрше мәмләкәттәге Әхмәтхан гына булдыра ала.
Әхмәтханны алмага җибәрәләр. Әхмәтхан уйга кала. ♦Нишләргә? — ди
ул. Бармасаң — патша үч алыр, барсаң — елан буып үтерер».
Шулай да барырга була. Кызның ятагына керсә, күрә: елан кызны буып
азаплый. Әхмәтханны күрүгә елан аңа ташлана. Ләкин Әхмәтхан аңа әйтә:
♦Мин, ди, кызны коткарам дип килмәдем, сине кисәтергә дип кенә килдем:
минем хатын теге чокырдан чыккан, дөнья бетереп сине эзләп йөри, тапсам
бетерәм, ди икән».
Моны ишетүгә еланны син күр дә, мин күр.
Менә шуннан соң ♦хатыныңа баш була алмыйсың» дип, ирләргә сүз
әйтмәгез инде. Хатының явыз булса — аңа әмәл юк...