Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНЛЫК ҺӘМ ГҮЗӘЛЛЕК ГАРМОНИЯСЕ


Г Ибраһимовның эстетик карашлары үсешен күзәтү тәҗрибәсеннән
алимҗан Ибраһимов, тормышта да, сәнгатьтә дә чынлык һәм гүзәллек гармониясен эзләп, гаять дәрәҗәдә катлаулы, каршылыклы юл узган художниклардан. Ләкин ул тик социалистик революциядән соң гына үз «олының якты офыкларын күреп иҗат итү югарылыгына күтәрелә Аңа кадәр үтелгән юлның сикәлтәләре һәм борылышлары күп була. Язучы теләгән чынлык һәм гүзәллек гармониясе тиз генә, җиңел генә табылмый, аның серләре кинәт кенә ачылмый.
Кешене изгән тәртипләр белен килешергә теләмәгәне һәм ирек даулаганы өчен, Зәки шәкертне мәдрәсәдән куалар. Гөлбану, каенана йортындагы изү-мәсхәрөләргә чыдый алмыйча, ирләр киеменә киенеп, читкә чыгып китә һәм шул юл белән ирек табарга тели. «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907) һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1910) кебек беренче хикәяләрендәге әнә шундый гыйсъянчы геройларда ук инде Ибраһимов иҗаты аша үтәчәк төп тенденциянең характерлы яралгыларын күрергә мөмкин. Яралгылар дигәндә, без әдәби геройның үзен әйләндереп алган чынбарлыкка кискен протест белдерүен, үз шәхесенә ирек даулавын, шуның белән гадәти кешеләрдән аерылып торуын һәм күп очракта гадәттән тыш хәлләр, гамәлләр кылуын күздә тотабыз. Язучы иҗатының үзенчәлекле сыйфаты булып әвереләчәк романтик башлангыч нәкъ шушы моментларда күренә дә инде Шулай итеп, Г. Ибра-һимов иҗат методының, аның чынбарлыкка сәнгатьчә мөнәсәбәтенең һәм эстетик идеалының романтик юнәлешен, барыннан да элек, аның әдәби герое билгели. Тора- бара бу герой чынбарлыкның киңрәк мәйданына чыгып, үзенең киеренке эчке дөньясын һәм каршылыклы идеалларын тулырак ачу югарылыгына күтәрелә.
«Диңгездә» (1911) хикәясенең герое («Мин»), җир өстендәге мәгънәсез, ямьсез, күңелсез тормыштан туеп, диңгез эченә кереп китә һәм табигатьнең мәһабәт, дәһшәтле стихиясендә үз рухына якын матурлык эзли. Ләкин җир тормышын ләгънәтләп, әллә кайда башка бер ләззәт, рәхәтлек һәм гүзәллек эзләгән герой яңадан үзе ташлап киткән чынбарлыкка өйләнеп кайтырга мәҗбүр була. «Ярга якынлашып, андагы •поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод
Г
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
морҗаларын күрү белән җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнуле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар... Ләкин башка чара юк»,— ди ул.
Димәк, ул герой кеше шәхесен җәберләгән, аның рухын кыскан чынбарлыктан югары торган матурлык идеалын эзли һәм корым-төтеннәр белән агуланган көндәлек тормыштан табигать дөньясының өстен булуын расларга тели. Бу инде—табигатьне идеаллаштыру, табигать культы дигән сүз. Әмма Ибраһимов герое моның белән генә чикләнми әле. «Сөю — сәгадәт» (1911) хикәясенең герое картлык көннәрендә яшьлек мәхәббәтен сагына. Ибраһимов иҗатында тагын бер культ—кешеләр рухын сафландырырга, аларның рухи иреген, гүзәллеген сынландырырга тиешле мәхәббәт культы чәчәк ата. Мәгълүм ки, табигатьне һәм мәхәббәтне идеаллаштыру — традицион романтизм әдәбиятының үзәген биләгән тенденцияләрдән. Гадәттә ул идеал чынбарлыктагы вак теләкләргә һәм туң күңелләргә каршы куела, ирек даулаган шәхеснең рухи бәйсезлеген күрсәтә. Ибраһимов иҗатында да бу нәкъ шулай.
1910 елларда ук инде Ибраһимов үзенең мәкаләләрендә кайбер эстетик концепцияләрен шактый ачык билгеләде. «Әдәбият мәсьәләләре» дигән мәкаләсендәге кайбер фикерләре, мәсәлән, бу яктан аеруча характерлы. Шагыйрь,— диде ул,— «безгә назик вә мөәссир 1 хисләр, гали2 моң, матур ләүхәләр3 түксен! Безгә гади күренгән нәрсәләрне бөтенләй башка итеп күз алдыбызга салсын. Шуның өчен дә истигъдатлары икърар кыйлынган4 олуг шагыйрьләрнең хакыйкый шигырьләрендә табигатьнең моң, мөәссир вә матур манзаралары5, үзенең хиссияте шәхсиясе6, әү- лахы руханиясе7 мөһим урын тоталар... Табигать белән сугышыр хәл юк. Кеше үзе шагыйрь була алмый, аны табигать ясыйдыр».
Бу фикерләр башлыча натурализмга һәм дидактизмга, ягъни тормыш койрыгында сөйрәлеп барган һәм коры сүз белән үгет саткан шагыйрьләргә төбәлеп әйтелсәләр дә. шул ук чакта аларда инде романтизм эстетикасының яралгылары да шактый ачык сизелә. Чынлыкка каршы куелган яки аннан югары торган гүзәллек идеалына һәм әдәби талантның табигый-тума сыйфатларына басым ясау нәкъ шул хакта сөйли.
«Яшь йөрәкләр» романы (1912) — язучының романтик ашкыну һәм эзләнүләренең иң югары ноктасын күрсәткән әсәр. Үзләре яшәгән тормыш шартлары, гореф-гадәтләр белән тирән конфликтка кергән Зыя һәм МәрьяМ мәхәббәт ләззәтенең һәм газабының корбаннары булып гәүдәләнәләр. Алар, барыннан да элек, мәхәббәт иреге аша шәхси бәхеткә ирешү турында хыялланалар. Ләкин, бу теләкләргә каршы килгән көчләрне һәм шартларны җиңәрлек сәләтләре булмаганлыктан, Зыялар, Мәрьямнәр котылгысыз һәлакәткә баралар. Бу да — романтик геройның бик характерлы сыйфаты, үзенең һәлакәте, фаҗигасе белән дә ул үзе кире каккан чынбарлыктан югары торуын, килешә алмавын әйтергә тели.
«Яшь йөрәкләр» романында табигать һәм мәхәббәт культларына тагын сәнгать культы өстәлә. Бигрәк тә Зыя образында мәхәббәт, сәнгать һәм табигать культлары җирлегендә туган романтик психологизм да шактый тулы гәүдәләнә. Бу психологизм геройларның кызганыч хәлен көчәйткән сентиментализм һәм мелодраматизм белән сугарылган. Язучы фикеренчә, шәхеснең иреге һәм рухи гармониясе — кешене изүче чынбарлыкка капма-каршы булган табигый тормышта мәхәббәт һәм сәнгать культы- ның чәчәк атуы белән бәйле. Бу, әлбәттә, традицион романтизмга хас идеалистик караш, иллюзия иде.
«Яшь йөрәкләринең үзәгенә, чорның иҗтимагый мәсьәләләреннән бигрәк, кеше характерларының бик индивидуаль-психологик төсмерләре, аларның мораль-этик контрастлары куелган. Шуңа күрә дә аның татар прозасында беренче психологик роман дип аталуы хаклы иде. Әмма шул ук вакытта бу психологизм Көнчыгышның традицион романтизмына хас хирыс экстазы белән дә тирәннән сугарылган. Мәгълүм ки, Урта гасыр Көнчыгыш классик әдәбиятында чәчәк аткан хирыс психологизмының нигезендә мәхәббәт культы ята. «Яшь йөрәкләр» романы шул традицияне яңарта- Ләкин монда хирыс психологизмы мәхәббәт белән генә чикләнми. Җәләш мулла,. §
§ а зи к вә мөәссир — гүзәл һәм тәэсирле. ’ Гали— бөек ’ Ләүхә — күренеш, картина • Истигъдатлары икърар к ы П л ы н г а н — талантлары танылган. 1 Манзара— күренеш, картина. • Хиссияте ш әх сия — шәхес кичерешләре, хисләре. ' Ә ү л а- хы рухания— рухи күренешләр, хәлләр.
■ Г Ибраһиме» Татар шагыйрьләре. Оренбург. 1913 ел. 23—23 битләш ’Шәүкәтле һәм галәбәле — куәтле һәч «стен
* Г Пбрдһимоп Татар шагыЛрьләрс, 26 бит.
Свбир һ. б. шундый геройлар психологиясен биләгән хирыс һәм теләк-дәртләр бөтенләй икенче. Ибраһимов хирыс психологизмының төсмерләрен баета һәм аларны индивидуаль характерларның капма-каршы рухи билгеләре, итеп тасвирлый.
Язучы иҗатының башыннан ук романтик характер аңа чит чынбарлыкка кискен ф каршы куеп сурәтләнә. Бу алым «Яшь йөрәкләридә дә мул кулланыла. Зыя белән _ Мәрьям нинди генә югары хыяллар дөньясында йөзмәсеннәр, алар көндәлек тор- — мышның гадәти хәлләреннән һич тә читтә тормыйлар. Киресенчә, алар шул хәлләр g эчендә, аларның авырлыгын һәм каршылыгын җиңеп, үзләренең югары, изге теләкләренә ирешергә омтылалар. Ләкин бу төр романтик геройларның хыяллары, идеаллары чынбарлык белән көрәштә җимерелә, җиңеләләр. Кайбер белгечләр моны «Яшь йөрәкләр» романында романтизм белән реализмның каршылыгы, бәрелеше дип аңлаталар. Ләкин асылда без монда һич тә романтизм белән реализмның каршылыгын түгел, ә романтик геройларның чынбарлык белән якын мөнәсәбәттә булуларын гына күрәбез. «Шагыйрь халкы,— әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса,— бу җирдәге вак, гади тормыш илә канәгатьләнә алмый,— дип язды Ибраһимов шул ук 1912 елда.— Аның хыялы әллә кая, ерак, югары һәм хыялый галәмгә алып китә, ләкин хакыйкатьтә китә алмый, һаман шул үзе сөймәгән, нәфрәтләнгән вак, түбән тормыш эчендә яшәргә мәҗбүр була. Шуннан туа — аның изтирабы, бу тормыштан зарланулары, ачы әрнүләре»1. Димәк, романтизм да, романтик геройлар да гел күктә яшәмиләр, ә хакыйкатьне җирдән эзлиләр. Ибраһимов чынбарлык белән тыгыз бәйләнештә иҗат иткән романтикларның берсе иде.
Иҗади үсү процессында Ибраһимовның эстетик карашлары теоретик яктан да формалаша барды. Шул хакта сөйли торган әсәрләрнең иң характерлысы — «Татар шагыйрьләре» (1912—1913). С. Рәмиев, Дәрдмәнд һәм Г. Тукай иҗатларын күзәтүгә багышланган ул очеркларда Ибраһимовның романтик концепцияләре ярылып ята. Аларда автор, нәкъ романтикларга хас булганча, әдипнең, шагыйрьнең табигый талантын, үтә индивидуальлеген һәм интуиция, хис-тойгы колы булырга тиешлеген яклый. Әдип, шул позициядән торып, художникның үтә сизгер, сәнгатькә хас нечкә сыйфатларга ия булырга тиешлегенә басым ясаган икән, бу бит гомумән әдәбият алдына куела торган таләпләрне дә яклау дигән сүз. «Татар шагыйрьләре»ндә генә түгел, аңа кадәр үк инде Ибраһимов татар әдәбиятында сәнгатьлелек ягыннан түбән, тормышның төп-төгәл, әмма зәгыйфь копиясе, шәүләсе булган әсәрләрне тәнкыйть итеп чыккан иде. Димәк, ул татар әдәбиятының художество дәрәҗәсен күтәрү өчен Г. Тукай, Ф. Әмирхан һ. б. алып барган көрәшкә кушыла. Әмма шуның белән бергә, «Татар шагыйрьләре»ндә сүзне Рәмиевтән һәм Дәрдмәндтән башлап, аннан соң гына Тукайны тәнкыйтьләргә керешүеннән үк Ибраһимовның үтә романтик һәм субъектив карашлардан чыгып эш итүе күренеп тора.
Ибраһимовның, Рәмиев белән Дәрдмәндне беренче планга куеп та, әле 1910 елда гына үзе «хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һөм галәбәле3 рольне уйнаучы» дип бәяләгән Тукайны алардан артка куюы очраклы хәл булмады. Дәрдмәнд белән Рәмиев поэзиясендә, аларның лирик геройларында ул гаять көчле, кискен гәүдәләнгән субъективизмны, үзләренә генә хас, башкаларда табылмас шәхси башлан-гычларны күрде, һәм, әйтергә кирәк, татар әдәбият белемендә беренче мәртәбә дияргә мөмкин, Рәмиев һәм Дәрдмәнд иҗатларындагы романтизмның кайбер үзенчәлекләрен Ибраһимов шактый төгәл итеп билгели алды. Мәсәлән, Рәмиеоне ул: «Чын мәгънәсе белән — дөньяның бөтен гадәт, әдәп вә низам дип йөртә торган нәрсәләренең һәммәсеннән аша сикергән, дөньяда хөррияте шәхсияне ниһаясеэ югары вә мөкаддәс урынга куеп, үз хисе вә үз уена башка булган һичбер нәрсә илә хисаплашмый торган адәмнәрдән бередер» ’.— дип санады.
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА
Лакин Тукайга мөнәсәбәтендә инде Ибраһимов үзенең романтик тенденциозлыгыннан югары күтәрелә, бу шагыйрьгә карата объектив бәясен, анализын бирә алмады; алай гына да түгел, аның заман чынлыгы һәм халык тормышы белән аерылмаслык бәйләнгән реализмына кимсетүле бәя бирде. Халык кичергәнне, халык уйлаганны үз иҗатында чагылдыруын шагыйрьнең индивидуаль йөзе, үз шәхси дөньясы булмауга дәлил итәргә тырышып. Ибраһимов бу очракта әдәбияттагы халыкчанлык һәм тормышчанлык мәсьәләсенә бик субъектив ноктадан якын килде, «шагыйрь һәм халык» проблемасын дөрес хәл итмәде Ә «Татар шагыйрьләре» басылып чыккан вакытларда, бигрәк тә Тукай үлгәннән соң, аның мирасын бәяләү тирәсендә кереш кызып киткәч, «шагыйрь һәм халык» проблемасы татар әдәбиятының һәм тәнкыйтенең үзегенә куелды. Россиядә көчәя башлаган яңа революцион хәрәкәтләр тәэсирендә бу проблема тагын да кискенләшеп китте. Тукай реализмы һәм халыкчанлы- гы тирәсендә куерып киткән бәхәсләр әнә шул яңа революцион көрәш таләбе һем аның әдәбият алдына куйган яңа бурычлары белән һичшиксез бәйләнгән иде.
1912—1913 еллар тирәсендә Ибраһимовның сәнгатькә карашларында шактый гыйбрәтле үзгәрешләр барлыкка килә. Чөнки ул яңа революцион шартларны бик якыннан аңларга омтылган һәм шул сәбәпле үз иҗатында, эстетик карашларында сизелерлек үзгәрешләр кичергән язучы гына түгел, ә актив көрәш юлына баса башлаган революцион идеолог сыйфатында да эшчәнлек күрсәтә башлаган иде инде. Ирек даулаган шәхес һәм явыз чынбарлык, сәнгать һәм халык мәсьәләләрен аңлауда да аның беренче романтик карашларыннан аермалы төсмерләр, тенденцияләр күренде. Дөрес, моңа кадәр ук инде Ибраһимов язучының тормыш һәм халык белән бәйләнеше турында фикер йөрткән иде. Моны Тукай поэзиясенә, халык иҗатына һәм Белинский истәлегенә багышланган һ. б. мәкаләләрендә очратырга мөмкин. Ул, мәсәлән, Л. Толстойның сынлы сәнгатьтә дә «фәкыйрь вә ач булган авыл крестьяннарының аяныч хәлен», «авыл крестьяннарының ярым-ялангач балаларының елашып торулары кеби аяныч маназараларны рәсем белән күрсәтергә»1 чакыруына игътибар итә; халык иҗатын югары бәяли;2 Белинскийның «яңа милли һәм реальный булган әдәбиятны» яклавын3, «әдәбияттан тормышның һәр ягын мөкәммәл тугры вә тулы тасвир кыйлуын таләп итүен» хуплап чыга. Мондый фикерләрне бер ноктага җыеп карасак, алар Ибраһимовның әдәбиятта тормышчанлык һәм халыкчанлык өстенлек итәргә тиешлегенә ышанган әдип булуын расларлар. Әмма әдәбиятта тор- мышчанлыкны һәм халыкчанлыкны яклау — ул әле реализм да, романтизм да түгел, ә язучының идея позициясе генә. Реалист та, романтик та әнә шул позициядән торып, тормышка, халыкка төрле-төрле эстетик мөнәсәбәт күрсәтергә, сәнгатьчә ма-турлык идеалын аңларга мөмкиннәр. Демократик әдәбият принципларын үстергән язучы буларак, Ибраһимов, әлбәттә, сәнгатьтә тормышчанлыкны һәм халыкчанлыкны яклап чыга.
«Яшь йөрәкләр»дә һәм «Татар шагыйрьләречндә алга сөрелгән берьяклы романтик концепцияләреннән Ибраһимов тиз арада югары күтәрелә барды. Әдәбиятның тормышчанлыгын һәм халыкчанлыгын аңлауда да төгәлрәк фикерләр белән чыкты. Аның 1913 елгы бер мәкаләсендә мондый сүзләр бар: «... Халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, аның авыр хәятына бер нур, бер җиңеллек бирүне үзенә вазифа итеп алган булучылыгы белән рус әдәбиятының бөтен дөньяда мөмтаз вә мөстәсәм4 урын тотканлыгы мәйдандадыр. Рус — әдәбиятыннан үз кайгысына бер җиңеллек көтә... Аның һәр әдибе иң элек үзен халыкның угылы итеп хис кыла, язу дигән сүздән рус хәятының авыр яраларына шифа эзләү дигән мәгънәне аңлый» 5.
Шул рәвешчә, әдәбиятның тормышчанлыгына һәм халыкчанлыгына бөек үрнәкне рус классикасында күреп, Ибраһимов сәнгатьнең, художникның беренче нәүбәттә халыкка хезмәт итәргә, аңа якын торырга тиешлеген яклый, һәм шундый ышанычын ул үзенең иҗат практикасында да тормышка ашыра башлый. «Карт ялчы» (1912) һәм «Көтүчеләр» (1913) кебек хикәяләрендә, аның иҗатында беренче мәртә-
' Г Ибраһимов Әдәбият мәсьәләләре. I960 ел. 29 бит.
’ Шунда ук. 42 би:
• Шунда ук. 55 бит
• М_е ы т а з «ә м эстәсәм — аеруча күренекле, югары.
• «Йолдыз» газетасы. 1913 ел. 17 март.
бэ дияргә мөмкин, гади кеше, хезмәт халкы образлары алгы планга куеп сурәтләнә, •дип явыз чынбарлык һәм җәберләнгән кеше арасындагы мөнәсәбәт һәм каршылыкның иҗтимагый мотивларына игътибарын көчәйтә төшә. Әлбәттә, язучы бу әсәрләрендә дә чынбарлыкка романтик мөнәсәбәтеннән баш тартмый. Бер очракта аның ф. әдәби герое кызганыч, мескен ялчы, көтүче карт булып, ә икенче очракта кешене _ шундый хәлгә төшергән чынбарлыкка нәфрәт белдергән, әмма үзенең ялгыз про- — тестыннан һәм бунтыннан югары күтәрелмәгән яшь герой рәвешендә сурәтләнә. Соң- § гысына мөнәсәбәттә авторның романтизмга хас риторик схема беләнрәк эш итүе дә күзгә бәрелә. Әмма ничек кенә булмасын, Ибраһимов үзенең теоретик караш- = ларын сәнгатьчә реальләштерү, конкрет сурәтләргә әверелдерү юлында тагын бер ~ кыю адым ясый. t-
Чынлык һәм гүзәллек гармониясен эзләү, аның сәнгатьчә кыяфәтен, образын zr күз алдына бастыру, әлбәттә, җиңел булмады. Шулай да халык белән турыдан-туры = бәйләнгән идеалдан башка ул гармониянең тулы сынын һәм матурлыгын тудыру 5 мөмкин түгеллеген төшенү котылгысыз иде. «Табигать балалары» (1914) хикәясе— < Ибраһимов иҗатында чынлык һәм гүзәллек гармониясен гади халык арасында табуның Октябрьга кадәр күренгән иң югары бер үрнәге. Бу әсәрдә ро- ft мантик эстетика халык темасын, халык образын чагылдыру, шул юнәлештә чынлык - һәм гүзәллек эзләү ноктасыннан гаять үзенчәлекле булып гәүдәләнә.
Нидән гыйбарәт иде соң ул? Әсәр юкка гына «Табигать балалары» дип аталма- «г ган. Бу исемдә хикәянең сәнгатьчә төп мәгънәсе чагыла. Чыннан да. әсәрдән гади С кешеләрнең табигать кочагында хезмәт һәм мәхәббәт белән рухланып яшәү шигь- рияте беркелеп тора. Аларның физик һәм рухи тормышында язучы чынлык һәм гү- - зәллек идеалын таба. Әлбәттә, монда крестьян психологиясеннән бик нечкә итеп ф- тотып алынган реаль детальләр белән бергә, бу тормышның идиллиясен, андагы хезмәт һәм мәхәббәтне идеаллаштыру, аны һәртөрле авырлыклардан, җәфа-газаплар- дан, каршылык-фаҗигаләрдән арындырып тасвирлау да күзгә нык ташлана. «Карт ялчы» белән чагыштырганда, «Табигать балалары»на идиллик романтика пафосы характерлырак. Шуңа да карамастан, бу хикәя гади кешене, аның хезмәт поэзиясен алгы планга куеп сурәтләве белән һәм шул гади кешенең сөйләмен гаять җанлы итеп бирүе белән аерылып торган оригиналь әсәрләрдән булды. Анда татар прозасындагы романтик стильнең крестьян теле белән хикәяләнгән яңа бер төсмере тәмам ачылып китте. Ибраһимовның шул рухтагы хикәяләү манерасы—стилизациясе егерменче еллар татар прозасында шактый киң кулланыш тапты.
Әйткәнебезчә, Ибраһимовның эстетик карашларында «художник, сәнгать һәм халык» проблемасы үзәк мәсьәләләрнең берсенә әйләнә бара. Аның иҗатын үтәдән- үтә сугарган чынлык һәм гүзәллек идеалы да шул проблема яктылыгында карала башлый. Әдипнең эстетик карашларындагы үзгәрешләрнең бик әһәмиятле билгеләрен, мәсәлән, «Каһарман шагыйрь» (февраль. 1914) һәм «Талант трагедиясе» (апрель, 1914) мәкаләләрендә табарга мөмкин. Беренчесе бөек украин шагыйре Т Шевченко истәлегенә багышланган һәм анда «шагыйрь һәм халык» темасы гаять конкрет ачылган.
«Ул — хөррият каһарманы. Болардан бигрәк ул—мәхкүм 1 бер халыкның киң. якты бер дөньяга чыгу юлындагы тарихи идеалының тәмсале моҗәссәме ; ул — малорус халкының бөтен иҗтимагый әмәлләренең3 символы,— ди Ибраһимов...— Ул, безнең кебек мәхкүм бер халык эченнән чыгып, үзен һәм сүзен шул халык кайгысын ачык вә ачы рәвештә ифадә итү ** ††, шулай итеп, яңа җиңеллеккә юл ачу хакында корбан итте» '.
Моның белән Ибраһимов украин шагыйре Т. Шевченко үрнәгендә «көрәшче шагыйрь нидән гыйбарәт?» дигән сорауга җавап бирергә теләде.
' М ә м к ү м — хоксм ителгән ’ Т ә м с а л с моҗәссәме — гәүдәләнү мисалы
• <> м >> л л а р е и гҗ теләк «метләреиек • Ифаав и т ү — яклату
†† Г. Ибрпһн.моп Әдәбият мәсьәләләре. М—69 битләр.
«Талант трагедиясе» Тукай истәлегенә багышланган иде. Тулаем Тукайга мөнәсәбәтендә Ибраһимов «Татар шагыйрьләреаннән килә торган субъектив тенденциозлыгыннан югары кутәрелмәсә дә, художник талантының һәм язмышының зур чынбарлык, иҗтимагый тормыш белән бәйләнгән булуына басым ясап сөйләве авторның моңа кадәр табигый-тума талантны, интуицияне, хис-тойгы колы булуны яклау кебек романтик караштан күпмедер читләшә барганлыгын да күрсәтә иде. Талант «күктән яумый», ул—«җир җимеше, тормыш җимеше», ди әдип. Шагыйрьләрнең, талантларның «тишеп чыгуы, үсүе, зураюы, асыл гөл шәкеленә кереп, матур чәчәкләр бирә алуы өчен дә монасиб 1 хәят, монасиб мохит лязем», «реальный әсәрләр генә түгел, иң мөхали2 хыяллар да башка фәкать тышкы дөнья тәэсире белән генә киләләр» кебек фикерләрдә талантның, сәнгатьнең иҗтимагый тормыш, тарихи чынбарлык таләбе, ихтыяҗы белән бәйләнеше раслана. Җыеп кына әйткәндә, Ибраһимовның искә алынган буйке мәкаләсендәге төп акцент художникның, язучының заманга һәм халыкка якын торырга, азатлык өчен көрәшче булырга тиешлегенә ясала.
Беренче империалистик сугыш еллары Ибраһимовның шундый рухта борынлый башлаган яңа карашларын һич тә тоткарлый, какшата алмады, ә киресенчә, аның шул юнәлештәге ышаныч һәм эзләнүләрен тагын да тизләтеп, кискенләштереп һәм тирәнәйтеп җибәрде. Бөтендөнья сугышы дәһшәтләрен, шул сәбәпле кешелек цивилизациясе, культурасы һәм сәнгать өстенә килгән куркынычны күз алдында тотып язылган «Сәнаигы нәфисә альбомыпна кереш сүзендә Ибраһимов «сәнгать һәм халык» мәсьәләсенә «сәнгать һәм кешелек язмышы» ноктасыннан караш ташлады. Моңа кадәр әйтелгән фикерләрен тагын да ачыклый төшеп, ул болай ди: «Сәнгатькярнең — теләсә шагыйрь вә әдип булсын, теләсә рәссам ва композитор булсын—халыкка мөнәсәбәтенең, халыкның аны үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере — иштә шул ике йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигый вә ачык рәвештә тәҗәссем итүендә, сүз беләнме, рәсем беләнме шуның гәүдәләнә алуында, тагы ачыграк әйткәндә, сәнгатькярнең йөрәгеннән халык йөрәгенә тугрыдан- тугры юл салынуыңдадыр» 3.
Күренеп тора, язучының бу карашларында «сәнгать, художник һәм халык» проблемасын демократик рухта аңлау шактый ачык һәм төз итеп формалаштырылган иде. « .. Мәрхүмнең дәфтәреннән» дигән әсәрендә шундый карашларның җанлы әдәби гәүдәләнеше бирелде. Аның герое сугыш чынбарлыгы, гади кеше язмышы һәм шул шартларда художник, язучы позициясе кебек катлаулы мәсьәләләргә бәйле настрое- ниеләрне кичерә, хәтта шул мәсьәләләрне хәл итү газабына дучар була. «™ Мәрхүмнең дәфтәреннән» героен язучының үз образыннан, аның уй-кичерешләреннән читтә калдырып бәяләү кыен. Бу әсәрне автор монологы дип атарга да мөмкин булыр иде. Үтелгән иҗат юлына караш, бүгенге чынбарлыкка мөнәсәбәт һәм шунда язучының, әдәбиятның ролен билгеләү — болар һәммәсе Ибраһимовның шул вакытларда күтәргән фикерләренең дәвамы иде.
«Мин хәят эзләдем, хәятта мин мәгънә эзләдем, хәятның барлык рәхәтләрен фида кыйлдырырлык мәртәбәдә изге була алырлык бер идеал эзләдем.
Моны кем эзләмәгәндер, ләкин табучы булганмы?» — кебек сораудан соң герой чынбарлык контрастларын күз алдыннан кичерә һәм куелган сорауга шунда ук җавап та таба: хикәя героена сукбай әйткән сүзләр сәнгать иң гади кешеләргә якын булырга, аларга хезмәт итәргә тиеш дигән хакыйкатьне раслыйлар. Шулай да Октябрьга кадәр Ибраһимов, бу хакыйкатьне раслаганда, сәнгатькә, аның җәмгыятьтәге роленә романтикларча идеаллаштырып каравыннан тәмам арына алмады әле. Аның «Сәнаигы нәфисә альбомыпна язган мәкаләсендә сәнгать белән тормыш арасындагы бәйләнешкә караган күпме генә тарихи-реалистик фикерләр булмасын, мәкаләнең үзәгеннән үткән пафос идеалистик концепцияләрдән дә азат булмады. Болар арасында сәнгатьне тышкы максатлардан башка, тик эчке теләкләр буенча туа торган, ягъни интуитив бер күренеш дип санау, милләт язмышын сәнгатьнең ниндидер серле көче белән хәл итү мөмкинлегенә ышану һәм, ниһаять, сәнгатьне яңа заманның дине дип идеаллаштыру рәвешендәге фикерләргә басым ясалды, һәм болар, әлбәттә, романтик идеализм ягыннан килә торган фикерләр иде.
Монасиб — лаек, кирәкле 9 Мөхали — булмый торган.
’ Сәнаигы нәфисә альбомы. Казан. 1915 ел. 13—14 битләр.
Сөйләгәннәрне бер ноктагарак җыеп караганда. Ибраһимовның әдәби иҗаты һәм эстетик карашлары үсеше кайдан кая табан барды? —дигән сорау кую табигый булачак. һичшиксез, ул татар әдәбиятының демократик, халыкчан принципларын яклап, аның реализмга тирән теләктәшлек белән сугарылган прогрессив-романтик юнәлешен А үстерде. Әдәбиятның, сәнгатьнең тормышчан һәм халыкчан булырга тиешлеген аңлавы көчәйгән саен, язучы үзенең иҗаты белән дә реализмга якыная барды. Ләкин бу 5 якынаюны ул романтизм традицияләреннән баш тарту дип түге뇇 §§ ә романтизм белән о реализм эстетикасының нык керешүе, синтезлаша баруы дип аңлады. Бу юнәлешне без татар әдәбиятында романтик реализмның барлыкка килүе дип бәяләгән идек.
Романтик реализм безнең әдәбиятта нигездә унынчы еллардан башлап үзен ачыграк сиздерде. Без Тукай, Гафури һәм Ибраһимов иҗатларында яңа революцион күтәрелеш тәэсирендә барлыкка килгән тенденцияләрне күздә тотабыз 1 Ибраһимов иҗатында гына түгел, гомумән татар прозасында беренче тарихи-социаль роман саналган «Безнең көннәр» шундый реализмның күренекле бер үрнәге булды. Мәгълүм ки, бу әсәрнең беренче варианты 1914 елда ук язылса да, цензура тоткарлау сәбәпле, басылып чыкмый кала. Ул тик 1920 елда гына дөнья күрә. 1914 елда X. Кәримгә хатында Ибраһимов бу романын «Хәят дулкыннары» атлы трилогиясенең беренче кисәге дип атый. «Яшь йөрәкләр»дән соң байтак гыйбрәтләр булды, хәзерге романым «Безнең көннәр»дә байтак яңа кешеләр чыгар кебек» ®,— ди ул. Чыннан да, язучы шушы ике романы арасындагы бик кыска бервакыт эчендә киеренке идея-эстетик эзләнүләр аша үтте. Әдәбияттагы чынлык һәм гүзәллек идеалының тарихи барыш һәм халык белән бәйләнешен аңлау юлында бик гыйбрәтле сынаулар кичерде. Социалистик революция процессында инде аның революцион-гражданлык активлыгы һәм эшчән- леге киң колач алуы идея-эстетик эзләнү һәм сынауларын һич булмаганча тизләтте, ачыклады. Шуңа күрә дә. «Безнең көннәр» романын бастырганда, авторның 1914 еллардагы позициясен яңадан карамыйча калуы мөмкин түгел иде. Без бу романны язучының 1914 —1920 еллар арасындагы иҗат үсешенең, идея-эстетик эволюциясенең нәтиҗәсе, көзгесе дип саныйбыз. Ул әсәр Ибраһимов иҗатының ике чорын бер-бер- се белән бәйләп тора, һәм анда шул бәйләнешнең традицион ягы да, новаторлык сыйфатлары да шактый тулы чагыла.
«Безнең көннәринең яңалыгы — 1905 — 1907 елларда Россияне тетрәткән халык хәрәкәтләренең татар җәмгыятенә, бигрәк тә милли интеллигенциянең төрле катлауларына ясаган тәэсирен күрсәтүдән гыйбарәт. Татар прозасында беренче мәртәбә киң колач белән милли интеллигенция типларының галереясө тудырыла. Революция барышында алар арасыннан гаять чуар, каршылыклы һәм хәтта бер-берсенә капма-каршы идеяләрне яклаучылар чыга. Революцион чынбарлыкка һәм иҗтимагый-сыйнфый җирлекләренә нисбәтән, алар төрле юнәлештә китеп, төрле үзгәрешләр кичерәләр. Халыкның самодержавиегә каршы көрәше кызган көннәрдә революционер булып күренгән яки шул көрәшкә теләктәшлек иткән кайберәүләр, реакция һөҗүм башлагач, үзләренең элекке тыныч почмакларына кайтып посалар, ә икенчеләре исә, авыр шартлардан өрекмичә, яңа көрәшләргә хәзерләнергә, киләчәккә ышанып яшәргә һәм шуның өчен эшләргә ант итәләр. Соңгылары арасында большевик Зариф Булатов та бар. Димәк, романның төп сюжет линиясе тарихи чынбарлык белән нык бәйле реалистик юнәлештә алынган һәм шушы моментта Ибраһимов иҗатында беренче тапкыр социаль детерминизмның алгы планга чыгуы күренә дә. (Аның асыл мәгънәсе — әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларның үзара мөнәсәбәтен, кыланышларын иҗтимагый чынбарлык закончалыклары яктылыгында тасвирлау дигән сүз.) Шул момент реалистик әдәбиятның нигезендә ята, һәм ул безнең егерменче йөз башындагы романтизмга да йогынты ясый. Романтизм белән реализмның бер-берсенә якынаюында, синтезында социаль детерминизм, бәлки, иң әһәмиятле эстетик күрнешләрнең берсе итеп каралырга тиештер.
Әмма «Безнең көннәринең 1920 елгы вариантында романтизм да үзенең позициясен нык саклый. Геройларның интим хирысларына, мәхәббәт мөнәсәбәтләренә, характерларның һәм кичерешләрнең субъектиә-эмоциональ кискенлегенә күбрәк игътибар
1 Бу хакта карагыз Г. Халит. Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән Казан. 1975 ел. 190—192. 302-Л». ИО-352 битләр
§§ Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. 80 бит
ГАЛИМҖАН ИВРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА
бирү — бусы Ибраһимов иҗатындагы романтик традицияләрнең дәвам итүе. Халык хәрәкәтләреннән бигрәк, шәкертләр һәм интеллигенция дөньясындагы вакыйга-хәл- ләрнең алгы планга куелуы да романтик пафосның бер чыганагы булып тора дияргә мөмкин. Эшчеләр хәрәкәтеннән ерак торган Давыт Урманов кебек революцион демократия вәкилләренең идеалларына авторның теләктәшлеге аның элекке романтик настроениеләреннән шулай ук аерылгысыз. Тулаем алганда, «Безнең көннәр» романы Ибраһимов иҗатында реализм һәм романтизм синтезының үсә баруын раслады.
Социалистик революция булу белән, Ибраһимовның идея-эстетик карашларында, әйткәнебезчә, тирән үзгәреш, кискен борылыш барлыкка килә. Яңа чынбарлыкның гүзәллеген, яңа идеалларның бөеклеген гәүдәләндергән беренче әсәр — «Яңа кешеләр» (1920) драмасы языла. Тарихны үзгәртүче революцион-сыйнфый көрәш пафосы һәм ул көрәшне әйдәүче халык вәкилләре сәхнәгә чыга. Үзләренең шартлы-романтик атрибутларын әле ташламаган гади кешеләрнең тарихи-революцион ташкын эчендә заман геройларына әверелүләре әсәрнең үзәген били. Туры, саф мәгънәсендә драма булудан бигрәк, «Яңа кешеләр» чорның революцион-драматик хәлләрен эпиклык белән җанландырган әсәр иде. Анда революция дошманнары белән көрәштә халык кичергән зур тарихи вакыйгалар төп драматик ситуацияне тәшкил итә. Шулар эчендә геройларның сыйнфый-иҗтимагый, шәхси һәм семья мөнәсәбәтләре ачыла. Элек тормыш төбенә ташланган гади кеше тарих сәхнәсенә чыга: Батырхан кебекләр халыкны җитәкләүче булып күтәреләләр. «Яңа кешеләридә кырыс тормыш чынлыгы һәм шунда чыныга, җиңә барган матур теләкләр гармониясен әдип, барыннан да элек, әнә шул Батырхан аша күз алдына бастыра. Бу герой революция романтикасының кайнар пафосы һәм югары идеаллары белән сугарылган. Дөрес, ул тради- цион-романтик геройларга хас уникальлеге, сирәк очрый торган үткәне һәм тирә- ягындагы геройлардан күп калку итеп сурәтләнүе белән аерылып тора. Әмма ул инде чынбарлыкка каршы герой түгел, ә тарихның үзеннән тамырланып, үсеп чыккан революцион-романтик герой иде. Бу геройны зур тормыш җирлегеннән аерып алу һич мөмкин түгел. Аңарда чынлык белән гүзәллек гармониясе үзенең беренче реаль гәүдәләнешен тапты.
1921 елда «Кызыл чәчәкләр хикәясе» языла. Мондагы Солтан образы — шулай ук Батырханнар токымыннан. Ул да, тормыш төбеннән күтәрелеп, тарихның киң революцион юлына чыга һәм үзен халык бәхете өчен көрәшкә багышлый. Солтан да үз тирәсендәге башка геройлардан калку итеп һәм гармоник характерга ия итеп күрсәтелә. Ул «Табигать балалары»ндагы Хафиз язмышын дәвам иттергән шикелле. Хафиз әле крестьян көнкүрешендә һәм үзенең интим-шәхси дөньясында гына гәүдәләнсә. Солтан инде зур иҗтимагый вакыйгаларда чыныгып, үзен халык бәхете өчен җаваплы санаган көрәшче, оптимист герой югарылыгына күтәрелә. Аның алдында революциянең тыныч шартларындагы чынлык һәм гүзәллек гармониясе балкып тора.
«Кызыл чәчәкләр»дә дә элекке геройлар яңадан туалар, әмма үзләренең шартлы романтик билгеләрен бөтенләй ташлап та бетермиләр әле. Шулай да яңа романтик билгеләр искеләреннән күп көчле һәм бай инде: алар революцион героизм, батырлык ореолына куелганнар, аларны шул идеал яктырта һәм рухландыра. «Яңа ке- шеләр»дәге шикелле үк, бу әсәрендә дә язучы чынлык һәм гүзәллек гармониясенең асыл сыйфаты итеп әнә шул революцион героизм романтикасын саный. «Кызыл чәчәкләр хикәясепндәге социаль детерминизм шулай ук революцион-сыйнфый көрәш законнарына нигезләнгән. Андагы геройлар революциягә мөнәсәбәттә үзләренең иҗтимагый һәм шәхси кыйблаларын табалар. Әмма шуның белән бергә, геройлар язмышын билгеләүдә Ибраһимов вульгар социологизм йогынтысыннан да бөтенләй үк әле азат түгөл иде. Геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм аларның язмышлары күбесенчә сыйнфый чыгышларына карап билгеләнә. Мондый нәрсә, әлбәттә, тормыш законнарын һәм кешеләр язмышын тар итеп бер яссылыкта аңлауга китерә һәм совет әдәбиятындагы реализмга хас социаль детерминизмны ялангачландыра иде. Ләкин бу мәсьәләнең икенче ягын да истән чыгармаска кирәк. Әдипнең геройлар
язмышын капма-каршы юнәлешләрдә хәл итүендә романтизм поэтикасының да роле бар иде, әлбәттә. Романтик поэтикада аеруча яратып кулланылган үтә кискен һәм гадәттән тыш антитеза һәм трагизм күренешләре белән мавыгу Ибраһимовны, мәсәлән. «Адәмнәр» (1923) хикәясендә ачлык елларының фаҗигале һәм вәхши хәлләрен ча- ф мадан тыш куертып тасвирлаган натурализмга да китерде.
һичшиксез, Ибраһимовның бигрәк тә егерменче еллар башындагы әдәби эш- ш чәйлегендә интенсив, киеренке, вакыты-вакыты белән хәтта каршылыклы эстетик эз- = ләнүләр дә урын ала. Аның эзләнүләрендәге төп момент башлыча иске һәм яңа ге- ройлар арасындагы бәйләнешне, күчемлелекне, традиция һәм новаторлыкны ничек = аңлауга һәм нинди стильдә күрсәтүгә кайтып кала. Иске һәм яңа темаларга, иске >■ һәм яңа геройларга сәнгатьчә мөнәсәбәтне, эстетик идеал юнәлешен билгеләү гел н туры сызыктан гына бармады, әлбәттә. Аның борылмалары, сикереш һәм чигенеш- х ләре, отыш һәм оттырышлары теге яки бу рәвештә аралашып килде. «Безнең көн- = нәрянең беренче редакциясе белән, әйтик, «Казакъ кызы» арасындагы 3—4 ел эчен- 2 дә генә дә Ибраһимов кызыклы һәм гыйбрәтле эзләнүләр, тәҗрибәләр белән тулы 5 юл үтте. Мәсәлән, «Кызыл чәчәкләр хикәясе»ннән соң ул «Алмачуарида үзенең те- масы, геройлары һәм стиле белән «Табигать балаларыиндагы шикелле эмоциональ 2 һәм үтә күренүчән романтикага бай шигъри стилен кабатлады
Ниһаять, 1923 елда «Казакъ кызы» басылды. Шул ук елда дөньяга чыккан х «Адәмнәр» белән чагыштырганда, бу ике әсәр арасында искиткеч аерма барлыгы турында сөйләп торасы да юк. «Казакъ кызы» — элекке татар прозасында тиңе бул- 5 маган сәнгатьчә матурлык югарылыгында иҗат ителгән шедевр иде. Анда үткән за- Ч ман темасын һәм геройларын сурәтләүче традицион-классик стиль яңа иҗтимагый L- пафос алды. Бу әсәр Ибраһимовның алдынгы совет язучысына хас тарихят-иҗтимагый ф сизгерлеге гаять тирән идея-эстетик катламнарга үтеп керә алырлык сәләткә, новаторлыкка ия булуы турында сөйли. Әсәрдә иске казакъ далаларындагы кабиләчелек мөнәсәбәтләре белән пәрдәләнгән иҗтимагый-сыйнфый каршылыклар панорамасы тудырыла, шуның фонында иске һәм яңа кешеләрнең эчке дөньясы, казакъ халкының гореф-гадәтләре һәм мәхәббәт романтикасының драмасы киң колач белән, әмма искиткеч җыйнак, лаконик итеп сурәтләнә. Арсланбай, Карлыгач-Сылу һәм УЦолкынбайлар — патриархаль далага яңа рух кертәчәк һәм кешегә ирек яулал алачак яшь буынның беренче карлыгачлары. Үткәнгә яңача караш җирлегендә тагын да көчәйгән реализм һәм традицион мәхәббәт романтикасы «Казакъ кызыоида дала фольклоры, аерата дастан кебек халык эпосы колориты белән сугарылды һәм нәтиҗәдә оригиналь стиль синтезы барлыкка килде. Әйтергә мөмкин ки, бу роман Ибраһимовның эпик-лирик стиле үсешен һәм аның традицион сыйфатлары тулысын- ча өлгереп җитүен күрсәткән югары үрнәкләреннән берсе иде.
Революция башында ук Ибраһимов үзен электә бик борчыган күп кенә әһәми ятле сорауларга ачык җавап тапты. Болар арасында, әлбәттә, культура, сәнгать, әдәбият мәсьәләләре зур урын тота. Шулардай иң беренчесе — кешелек җәмгыятендәге әнә шундый рухи-идеологик күренешләрнең барлыкка килү сәбәбе, алар- ны тудырган көч, ихтыяҗ нидән гыйбарәт икәнлеген яңача аңлау иде. һәм язучы нык материалистик позициягә басып фикер йөртә башлады.
Дөрес, егерменче бллар дәвамында вульгар социологизм алга сөргән догматик схемалардан Ибраһимов читтә кала алмады. Идеологии өскормаларны экономик базисның турыдан-туры һәм берьяклы чагылышы итеп күз алдына китерү аның та- рихи-публицистик әсәрләрендә дә урын алды. Әмма сәнгатькә һәм әдәбиятка мөнәсәбәттә ул, художник буларак, вульгар социологизм рецептларыннан югары торды, аның ясалма доктриналарын кабул итмәде. Ибраһимовның, мәсәлән, совет әдәбиятыма хас яңа иҗат методын һәм стильләрне аңлау юнәлешендәге беренче фикерләре үк гаять кызыклы һәм гыйбрәтле иде Аларда А. М. Горький һәм А. В. Луначарский кебек боек әдип һәм күренекле теоретик-марксист яклаган эстетик концепцияләргә аваздашлык шактый көчле сизелә.
Социалистик реализмның нигезен салган художник буларак. Горький яшь совет
әдәбиятының иҗат методында һәм стильләрендә реализм белән бергә яңа революцион романтизм да урын алырга тиешлеген яклады. Яңа сәнгатьтә гегемонлык роленә дәгъва белдергән пролеткультчыларның җирдән аерылган космик романтикасын кире какты. Луначарский да шул ук рухтагы карашлар белән чыкты. Мәсәлән, аның 1921 ел азагында Пролеткультның 2 нче Бөтенроссия съездында сөйләгән сүзләре аеруча игътибарга лаек. Безгә романтика1 белән реализмның ниндидер эрет-мәсе, кушылмасы кирәк. Безгә гаять тирән дөреслек һәм тойгының гаять бөек куәте кирәк, ди ул. Яңа сәнгать, массаларга исәп тотканлыктан, монументальлеккә омтылачак. Шул ук вакытта мондый сәнгать нигезендә һәркемгә аңлаешлы гадилек һәм ачыклык ятарга тиеш. Ә моңа тик реализм аша гына ирешеп була. Пролетариат кулындагы реализм монументаль дә, эмоциональ дә булачак, чөнки пролетариат — тормышны яңабаштан кору дәрте, идеалы белән яшәүче сыйныф. Ниһаять, пролетариат сәнгатендә реализмның монументаль һәм эмоциональ идеалы өстенлек итәргә тиеш 2.
Күрәсез, егерменче еллар башында ук инде совет әдәбиятына лаек иҗат методын иске реализмнан яки романтизмнан принципиаль аермасы булган, ягъни революцион чынбарлык һәм революцион идеаллар белән органик бәйләнгән яңа метод итеп аңларга кирәклек хакында сүз барган. Шуңа күрә реализм белән романтизм мөнәсәбәтен һәм синтезын ничек аңлау мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелырга тиеш иде. Аның тирәсендә төрле фикерләр кузгала һәм бәхәсләр кыза башлый. Бу очракларда да Ибраһимов, беренчеләрдән дип әйтергә мөмкин, үзенең фикерләрен әйтеп чыга. Яшь татар совет әдәбиятының революцион чынбарлык белән бәйләнешендә ул, барыннан да элек, реализмны күрә һәм шуның белән бергә үк анда романтизм барлыгына да игътибар итә. Аның «Реаль туфрак, романтизм хыялы»3 дигән формуласының да мәгънәсен яңа чынбарлыкны, революция көрәшчеләрен калку итеп, югары пафос белән гәүдәләндерү дип аңларга кирәк.
Егерменче еллар башындагы җанлы әдәби хәрәкәттә әле төрле әдәби юнәлеш һәм агымнар үзләренә урын даулый һәм аларның беришесе, реализмга чит позициядә торып, шактый зур активлык күрсәтә иде. Менә шундый шартларда Ибраһимов реализм — совет әдәбиятының төп юнәлеше, әйдәүче методы, ә романтизм — аның аерылмас юлдашы дип чыга. Аның бу карашы, беренчедән, яңа иҗтимагый шартларда сәнгатьнең халык һәм чынбарлык белән бәйләнешен тагын да тирәнрәк итеп аңлавыннан, ә икенчедән, революциягә кадәрге әдәби традицияләрнең нигездә реализм җирлегендә үсүен төшенүеннән килә иде.
Яңа әдәбиятның төп идея-эстетик юнәлешен билгеләү белән бергә, Ибраһимов әдәби мираска мөнәсәбәт һәм традиция мәсьәләләренә карата да, беренче буларак, күп кенә әһәмиятле фикерләр әйтергә өлгерде. Аның реализм һәм романтизм турындагы карашларын мираска, традициягә мөнәсәбәт ноктасыннан тагын да тулыландыру өчен, без бу очракта Ш. Бабич иҗатына һәм М. Фәйзинең «Галиябану» драмасына багышланган мәкаләләрен генә искә алуны кирәк саныйбыз (1922 елда язылганнар). Бу язучыларның икесе дә татар әдәбиятында романтизм вәкилләре буларак урын алдылар. Бабич турында сөйләгәндә, аның иҗат методын конкрет атамаса да, Ибраһимов бу шагыйрьнең иҗаты нинди юнәлештә булуын искәртерлек тәгъбирләр куллана: «Ул йөрәк дулкыннарын тасвирда Новалис. Фозули, Байроннарны хәтергә китерерлек дәрәҗәләргә менеп, сөю, сөелү, табигать, шәхси хәсрәт тасвирларында әдәбиятыбызда тиңе булмаган җәүһәрләр биргән шикелле, иҗтимагый фаҗигаләрне, хезмәт кайгыларын тасвирда да Некрасов, Верхарн, Демьян Бедныйлар белән янәшә куярлык ачы каһәрләр, агулы көлкеләр чәчеп ташлыйдыр».
Бабичны, бер яктан, атаклы романтиклар, ә икенче яктан, реалистлар белән тиңләштергән бу кыска гына өзектән шул аңлашыла: Бабич нигездә романтик булган, ләкин реализмнан да читтә тормаган икән.
Инде «Галиябанувга килгәндә, Ибраһимов аны туры һәм тулы мәгънәсендә «саф реализм» үрнәге дип бәяли. «Беренче мәртәбә диярлек, — ди ул, — саф булганча,
' А В Луначарский чыгышында романтика һәм идеализм атамалары романтизм мәгънәсендә дә кулланыла — Г. X.
’ Карагыз «Вопросы литературы» журналы 1976 ел, 10 сан. 209 бит.
• Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре 146 бит
үзләренең уен-көлкеләре. җырлары, музыкалары, гыйшыклары, интригалары, бәетләре. көрәшләре белән крестьян егетләре, крестьян кызлары бу әсәр аркылы безнең театр сәхнәсенә килеп керәләр» *. Әнә шундый моментларны истә тотып, Ибраһимое «Галиябанунда «саф реализм нигезендә сыйнфый каршылыкларны табигый әдәби рә- ф вештә ачып бирүе кебек хасиятләрне»2 күрә. Хәзерге әдәбият фәне ирешкән теоре- _ тик югарылыктан караганда, мондый характеристикада берьяклы караш ярылып ята ш дияргә мөмкин булыр иде. Чыннан да. Ибраһимов «Галиябануяның традицион ро- = мантизм моделе белән эшләнгән мелодрама булуына бөтенләй игътибар итмәгән. < Ләкин китерелгән өзекләр әдипнең реализм концепциясен ничек аңлавына тагын ~ бер характерлы мисал була ала. Монда ул, барыннан да элек, «Галиябанумның тор- > мышчан һәм халыкчан эчтәлегенә игътибар итеп, аңа социаль детерминизмның чагы- н лышы булган сыйнфый интригалар килеп керүен һәм гадәттә традицион романтизм- — га хас риторикадан, купшылыктан шактый азат булуын әһәмиятле саный. Әнә шул £ моментларны истә тотып, бу драмада «саф реализм» өстенлек итүен раслый, һич- g шиксез, «Галиябану» драмасының реалистик яңгырашы ни өчен көчле булуын Ибра- < һимов дөрес билгеләгән.
Мәгълүм ки, әдәбият тарихында күренгән иҗат методлары кинеттән генә мәй- = данга чыгып, бер-берсен алмаштырып яки инкяр итеп кенә үзләренә урын яуламаганнар. Чынлыкта исә алар бер-берсенең тәҗрибәсен уртаклашып, кабул итеп һәм g кире кагып, билгеле тарихи шартлар туу нәтиҗәсендә генә өстенлек алганнар. Димәк, нинди генә даһи художник та, тарияи-иҗтимагый сәбәпләр таләбеннән һәм ул * азыкланган сәнгатьнең билгеле күләмдә җитлегүеннән башка, яңа эстетик ихтыяҗ- ж ларга җавап бирә торган новаторлыкка ирешә алмый. Шул рәвешчә, художникның сәнгатьтәге яңалыкны тудыруы өчен, бер яктан, тарихи шартларның өлгерүе һәм, икенчедән, аның үткәндәге һәм үз чорындагы югары сәнгать казанышларын, ягъни традицияләрнең алдынгы өлешен үзләштерүе кирәк. Бу әйтелгәннәр хәзерге әдәби-ят белемендә бик гади хакыйкатьләрдән санала. Ләкин үткәнгә әйләнеп карасак, мондый хакыйкатьне кабул иту-итмәү тирәсендә шактый кискен көрәш барганын күрербез. Мәсәлән, социалистик революция алдыннан һәм беркадәр вакыт аннан соң да әле футуристлар, имажинистлар, пролеткультчылар һ. б. нәкъ шул хакыйкатьне аңларга теләмәделәр. Бу шаукым татар әдәбиятына да кагылып үтте. Егерменче елларда бик активлык күрсәткән вульгар социологизм тарафдарлары да ул авырудан котыла алмадылар, хәтта котылу максатын куймадылар да. Әнә шундый шартларда Ибраһимое «Пролетариат әдәбияты турында» (1924) дигән хезмәтен чыгарды, һәм ул анда әдәби мираска мөнәсәбәт һәм яңа әдәбиятның үзенчәлеге кебек гаять актуаль мәсьәләләрне яктыртты.
Үткәндәге милли культура һәм әдәбият мирасын бәяләүдә билгеле социологик схема белән эш итеп, аны естен сыйныфларга хезмәт иткән идеологии корал дип кенә караса да, Ибраһимов яңа сәнгать төзүдә мирасның роле зур булуын бик ачьж аңлый һәм аны ныклап өйрәнү кирәклеген күтәрә. Аны аерата кызыксындырган актуаль мәсьәлә, әлбәттә, яңа культураның, совет әдәбиятының төп сыйфатларын ачып бирү иде. «Әгәр барын җыеп әйтсәк. — диде ул, — пролетариат әдәбиятына төп нигез булган, аны башка әдәбиятлардан аерган моментларның башлычалары; динамика, көрәш, сыйныфчылык, коллективизм, хезмәт һәм интернационализм кебек берничә мәгълүм нәрсәгә кайтып каладыр ки. боларның һәрбере әдәбият өчен генә ясалган хасиятләр түгел, бәлки пролетариатның сәясәтендә, хәрәкәтендә, фәлсәфәсендә. бөтен идеологиясендә уртак булган нигез ташларыдыр»
Шулай итеп, Ибраһимов совет әдәбиятының нигезендә ятарга тиешле идея принципларын бик дөрес билгели һәм ул принципларны сәнгать дөньясында гәүдәләндерү һичбер вакыт нормага салынмаячагын, ягъни «алдан калыплар ясал биреп, шулар буенча гына эшләтү бездә булмаячагын», ә формалар заманына, максатына карап, алмашынып торачакларын ‘ басым ясап әйтә.
1 Г Ибраһимов Әдәбият мәсьәләләре 141—142 битләр
• Шунда ук. 142 бит
• Шунда ук. 177 бит
' Шунда >к, 179 бит
Сәнгатьчә һәм эстетик кыюлыгы исә аның әдәби иҗат практикасында гаять җанлы һәм тулы булып гәүдәләнеп калды. «Казакъ кызыиннан соң бу нәрсә аның «Тирән тамырлар» (1926—1928) повестенда*** тагын бер тапкыр ачылып китте. Бу әсәре белән язучы совет әдәбиятының идея-эстетик принциплары ничек булырга, ничек реальләштерелергә тиешлегенә җавап бирде. Зур тарихи чынлык һәм көрәш каршылыклары эчендә чыныга торган герой проблемасын, тагын да конкретрак алсак, көрәшче коммунист образларын Ибраһимов тулысынча реалистик җирлектә хәл итте. Фәхри белән Садыйк — шуның үрнәкләре. Алар — шул ук Батырхан һәм Солтаннар токымыннан килә торган һәм тарих тудырган идеаль геройлар. Язучы аларның характерында иҗтимагый һәм шәхси гармонияләрен күрсәтүгә ирешә, нәкъ шушы моментта аның яңа реализмга кирәкле романтик калкыту, гомумиләштерү поэтикасы ярдәмгә килә. Әмма үзләренең гармонияләрен ул геройлар тормыш көндәлеге аша, аның ыгы-зыгысы эчендә һәм интим-семья мөнәсәбәтләрендә гәүдәлән-дерәләр. Гаять кискен һәм хәтта маҗаралы итеп корылган сюжегг калейдоскобына күп төрле геройлар эләгә. Аларның үзара мөнәсәбәт һәм кыланышлары чынбарлыкның каршылыкка, конфликтка бай платформаларына чыгарыла. Ибраһимов осталыгының беренче сере шунда: ул тормышчан чынлыкны һәм сәнгатьчә гүзәллекне бер бөтен итүнең, гармониягә кертүнең төп чыганакларын, төп нокталарын таба белә. «Тирән тамырлар»ның сюжет, композиция һәм гомумән архитектоникасында алдан көтелмәгән һәм гадәттәгедән бик аермалы элементлар күпме генә булмасын, әмма алар я алай, я болай тарихи чынлык логикасына килеп керәләр һәм шунда, бер фо-куста, әсәрдә күрсәтелгән чорның тере геройлар галереясен тудыралар. Әнә шундый зур чынлык иллюзиясенә ирешүдә Ибраһимовның художниклык осталыгы күренә дә иде. Тормыш закончалыкларының логикасын бозмаган сәнгатьчә иллюзия «Тирән тамырлар»ның реалистик эчтәлеген көчәйтә һәм үткенләштерә. Ниһаять, әдип катлаулы яңа чынбарлыкны тасвирлауның оригиналь әдәби формасын таба. Нәкъ үзе әйткән теоретик положениене, ягъни совет әдәбиятында һәр әсәр тормыш материалының, эчтәлекнең үзенчәлегенә туры килә торган формаларны ирекле кулланып язылырга тиеш, дигән фикерне исбат итә. Кыскача гына әйткәндә, «Тирән тамырлар» — яңа чынбарлыкны һәм аның кешеләрен зур тарихилык принцибы белән яктырткан әсәр булды. Бу принцип исә — социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларыннан берсе.
Иҗатында социалистик реализм принциплары ныгый һәм үсә барган саен, Ибраһимов үткәндәге мирасының традицияләрен яңача аңлап һәм бәяләп, аларны дәвам иттерүгә дә өзлексез игътибар бирә килде. Шуның бер матур үрнәге булып, 1929 елда «Татар хатыны ниләр күрми» повесте басылды. Бу әсәрнең беренче варианты сәнгатьлелек ягыннан бик зәгыйфь эшләнгән иде. Әлбәттә, 20 елдан соң кабат иҗат ителгән яңа вариантта элекке тема һәм геройлар искесе белән чагыштыр-маслык дәрәҗәдә үзгәрделәр, дөресрәге, өр-яңа повесть барлыкка килде. Хәтта күпмедер күләмдә язучы биредә үзенең беренче романтик традицияләре белән теге я бу төстә бәхәскә дә кергән шикелле. Шуның нәтиҗәсендә Гөлбану образында, элекке бунтарь героиняга капма-каршы буларак, патриархаль крестьян деспотизмы, башбаштаклыгы, томаналыгы һәм кыргыйлыгының ихтыярсыз корбаны булган татар хатыны сурәтләнә. Бу очракта Ибраһимов, барыннан да бигрәк, критик реализм традицияләренә таяна һәм кеше язмышының трагик сәбәпләрен, чыганакларын иҗтимагый яктан сәнгатьле мотивировкалаштыру нечкәлеге белән ачуга ирешә. Гөлбану ни өчен һәлак була? Чөнки ул иске крестьян тормышындагы кыргый гореф-гадәтләрнең газабын һәм кешелексез мөнәсәбәтләрнең авырлыгын күтәрә алмый, шулердан котылу өчен, шуларга нәфрәт белдереп, үзен-үзе һәлак итә. Алай гына да түгел, ул килен булып төшкәч, электә бай һәм данлы булган Шибай картның хуҗалыгы да, токымы да таркалуга бара. Димәк, Гөлбану драмасы — ул яшәгән шартларның коггылгысыз фаҗигагә дучарлыгыннан килә торган хәл дә икән. Нәкъ шушы моментта герой язмышының иң әһәмиятле реалистик чыганагы һәм мотивировкәсы ята да инде. «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә язучы хәлле татар крестьяннарының гадәти көнкүрешен һәм шундагы гади кешеләрнең драмасын күрсәтү аша авылдагы
*** Г Ибраһимов үзе бу әсәрен «хикәя» дип атый. Ул вакытларда бу атама «повесть» мәгънәсендә дә кулланылды — Г. X.
Г. Ибраһниов. Әдәбпнт мәсьалалоре 219 бит.
Г Ибраһимов Әдәбият мәсьәләләре. 222 бит.
1 Шунда ук. 102 бит
патриархаль-феодаль мөнәсәбәтләрнең җимерелүе, таркалуы шикелле стихиянең зур иҗтимагый мәгънәсен ачуга ирешә. Бу — Ибраһимов реализмының гаять көчле ягы. Гөлбану образы, аерым алгднда, үзе күпме генә кызганыч һәм мелодраматик булмасын, әмма аны әйләндереп алган шартларны һәм кешеләр мөнәсәбәтен сурәт- ▲ ләүдәге кырыслык повесть стиленең төп реалистик пафосын билгели. Шулай ук традицион мәхәббәт темасының, ягъни гадәттә романтик линияне тәшкил иткән тема- 5 ның, аерым алынмавы да шул кырыслыкны көчәйтә. Сайланган реалистик стиль бе- g лән бу очракта инде ул тема, бәлки, сыеша да алмас иде. Мәхәббәт линиясе роман- тик әдәбиятта, һәм Ибраһимовның шул рухтагы әсәрләрендә дә, гадәттә явыз чын- = барлык белән конфликтка, каршылыкка кергән геройларның рухи хәлен, психоло- л гиэмын күрсәтү өчен җайлы һәм кирәкле иде. «Татар хатыны ниләр күрми»дә Ибра- *■* һимов бу юл белән бармый, чөнки реалистик куелыш моңа мохтаҗ түгел. Әмма, шу — ның белән бергә, явызлыкка каршы торган гүзәллек идеалы алып та ташланмый Ул = идеал башлыча Гөлбану рухи дөньясында гәүдәләнә. Аның матур, тигез мәхәббәт 5 аша бәхетле тормыш төзү теләге — әнә шул гүзәллек идеалы инде.
Ибраһимов — язучының чынбарлыкка сәнгатьчә мөнәсәбәте, эстетик идеалы ни- чек булырга тиешлегенә бөтен иҗаты буенча конкрет җавап табуны максат итеп килгән әдәби сүз осталарының берсе. «Мин натурализмга каршы, — диде ул. — Тор- = мыш кисәкләрен шул көенчә, фотографияләп, дөньяга ташлау юлы белән төзелгән ~ әсәрләрнең кыйммәте юк. Минемчә, әдәби әсәрләр тормышның каты көрәшле, күп 2 катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын иҗат механизмы аркылы, җан- 5 лы сурәтләрдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына социалистик J реализмга ирешеп булачак-.»1 “
Чыннан да, Ибраһимовның бигрәк тә социалистик революциядән соңгы иҗат ф юлы — әнә шундый максатка ирешү өчен кирәкле тырышлыкның һәм сәнгатьчә осталык югарылыгына күтәрелә баруның күркәм үрнәге. Тормышның иҗтимагый тирәнлегенә һәм каршылыклары эченә керү бурычын совет язучысы сыйнфый-партия- ле караш позициясеннән торып кына башкара алачагын ул бик тиз аңлады һәм революциядән соңгы беренче әсәрләрендә үк әнә шундый позициядән чыгып иҗат итә башлады. Ибраһимов совет әдәбиятының партиялелек принцибын догма итеп түгел, ә тормышның, тарихи барышның үз эченнән һәм шул тормышны төзүчеләр эшчәнлегеннән үсеп чыккан җанлы, реаль нәрсә итеп, чынлыкка әверелгән идеал итеп күрде, һәм шуны үз иҗат практикасында тулылыгы белән күрсәтергә теләде, әдәби көчләрне дә шуңа өндәде. Кабаттан «Безнең көннәр» трилогиясенә әйләнеп кайтып, әсәрне яңабаштан эшләргә тотынуы да. иң әүвәл, социалистик реализмның партиялелек принцибы яктылыгында халыкның һәм аның юлбашчыларының үткәндәге зур көрәш тарихын җанландыру теләгенә бәйле иде. Бу әсәрдә егерменче йөз башындагы революцион хәрәкәтләрнең киң картиналары һәм актив көрәш мәйданына баскан большевик образлары ачылды. «Безнең көннәринең беренче басмасы белән чагыштырганда, икенче басманың иң зур аермасы әнә шул моментларда күзгә бәрелә. Большевик Зариф Булатов һәм аның фикердәшләре тарихи вакыйгалар ның үзәгендә баралар. Башка геройларның да рольләре үзгәрә, аларның язмышлары да тарихи революцион вакыйгалар яктылыгында яңа төсмер, икенче юнәлеш һәм бәя ала. Тарихилык һәм партиялелек принципларының ачыклыгы роман герой лары арасындагы мөнәсәбәтләр, шәхси-интим кыланышлар атмосферасын да нык үзгәртә. Элекке романтик мавыгулар, хирыслар да чамага керәләр һәм икенчерәк планда калалар. Чынлык һәм гүзәллек гармониясенең дә төп пафосы инде төрле геройларның революцион көрәш һәм реакция шартларында күрсәткән сыйнфый-попи- тик һәм идея-мораль кыяфәтләрен реалистик гәүдәләндерүдә чагыла.
Чынбарлыкны һәм кешеләр, сыйныфлар арасындагы һәртөрле мөнәсәбәтләрне кискен каршылык, рәхимсез бәрелеш һәм фаҗигаләрдән арындырып, шомартып сурәтләүне Ибраһимов социалистик реализмга чит тенденция һәм әдәби иҗат эшен арзанлы, җиңел һөнәргә әйләндерү дип санады. 1932 елда ул бер төркем яшь әдипләргә киңәш рәвешендә язылган хат-мәкаләсендә болай ди «Беләсез: партия бик зур корбаннар бирде, безнең һәммә фронтларыбыз, һәммә җиңүләребез күп кыйм
мәтле корбаннар аркылы алынды... Әдәбият боларны яшереп калдырсынмыни?.. Киресенчә, бу корбаннар, бу газаплар, бу үлемнәр яшь буынны ялкынландыра торган рәвештә кискен тасвирларда күрсәтелергә тиеш» †††.
Галимҗан Ибраһимов чынлык һәм гүзәллек гармониясенең бөек гәүдәләнешен социалистик җәмгыятьтә һәм аны төзүчеләр эшчәнлегендә күрде. Әнә шул гармонияне совет язучысы уз эстетик идеалының үзәгенә куеп, чынлыкны, хакыйкатьне халык белән партия карашыннан чыгып сурәтләргә чакырды.