Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ

Вакытлы матбугат битләрендә Галимҗан Ибраһимовның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1910 елда күренә башлый. «Күренә башлый» дип кенә әйтү, мөгаен, бик үк дөрес тә булмас. Чөнки әдәби тәнкыйть мәйданына ул кыяр-кыймас атлап йөргән тәҗрибәсез кеше булып түгел, иҗат көче ташып торган гайрәтле ир, зур талант буларак килеп керә һәм беренче хезмәтләре белән үк Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек замандашлары сафына кушыла.
Әмма шул кадәресен дә истән чыгарырга ярамый, әдәби тәнкыйтьнең төп бурычларын, аерым алганда, әдәбиятның заман тормышына һәм иҗтимагый процесска мөнәсәбәтен аңлау мәсьәләсендә Г Ибраһимов зур һәм катлаулы үсеш юлы үтә. Әлеге әһәмиятле мәсьәләгә ме'нэсэбэтен ул тәнкыйть эшчәнлегенең беренче адымнарында ук белдереп чыга. Бу яктан аның «Рус мөхәррирләреннән мәшһүр инти- катчы В Г. Белинский җәнаблары хакында» дип исемләнгән мәкаләсе аеруча характерлы. М. Хәсәнов бик дөрес билгеләп үткәнчә: «Г. Ибраһимовның әдәбият мәйданына аяк баскан елларында ук язган мәкаләләренең берсе бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский иҗатына багышланган булуы бер дә очраклы хәл түгел. Моның белән ул үзенең иҗат юнәлешен билгели»
Билгеле булганча, «Әдәби хыяллар» дип исемләнгән тәүге мәкаләсендә В Г Белинский, әдәбият җәмгыять тормышының асылын чагылдырырга тиеш, дигән эстетик таләпне күтәреп чыга. Шуннан соңгы иҗат эшчәнлегендә күпме генә үзгәрешләр кичермәсен, ул шул фикеренә һәрчак турылыклы булып кала. Татар тәнкыйтендә Белинский принципларын күтәреп чыккан Г, Ибраһимовка бу факт аеруча әһәмиятле булып күренә, һәм ул үзе дә, әдәби-эстетик карашлары нинди генә каршылыкларга очраса да, әдәбиятның шул ягына игътибарын киметми. Әдәби әсәрләрне ул чынбарлыктагы тормыш вакыйгалары белән бәйләп карарга тырыша.
К. Бәкернең «Җанлы курчаклар» әсәре уңае белән 1912 елда язылган рецензиясендә тәнкыйтьче реалистик әдәбиятның капиталистик җәмгыятьтәге барлык контрастларны кискен фаш итеп чыгарга тиешлегенә басым ясый. Капиталистик чынбарлыкка хас һәм аның нигезен тәшкил иткән тигезсезлекләрнең асылы нидән гыйбарәт'. Аны әнә шундый характердагы сораулар борчый. «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә Г. Ибраһимов экономик һәм политик тигезсезлекләрнең соңгы чиккә җитүен, халык массаларының яшәү «шартлары һаман да кыенлаша» баруын «хәзерге капиталның бер кулга җыелумы белән аңлата Сүз уңаеннан шуны да искә алып үтәргә кирәк, «Йолдыз», «Вакыт кебек газеталарның шул елларда чыккан саннарын актарганда, Казан һәм Оренбург губерналарында үтерү, талау, мораль таркалу һәм фахишәлек фактлары турындагы хәбәрләр өзлексез очрап тора. Боларның һәркайсы капиталистик чынбарлык тудырган күренешләр булуы берәүгә дә сер түгел. Ләкин «Дин вә мәгыйшәт» кебек матбугат органнары аларны диннән читләшү һәм шәригатьне ихтирам итмәү белән бәйләп аңлатырга тырышсалар, буржуаз милләтчеләр исе. шул фактларга таянып, татар һәм рус хезмәт ияләре арасында ныгып барган бердәмлек һем туганлык хисләрен какшатырга маташалар. Менә шул чорда Г Ибраһимов «Дөньяга кызганыч фахишәлекне тудыруда нә татарлык, нә руслык гаепле — ул тормышның хәзергечә капитал вә милеккә корылган булуыннан килгән бер һәлакәттер»,— дип чыга.
■ Г Ибраһимовның «Әдәбият мәсьәләләре» иә сүз башы Кахаи. I960 ел. 10 бит
ф ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 12Л
ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ
Г. Ибраһимоа үзенең тәнкыйть хезмәтләрендә әдәбиятның тормышка мөнәсәбәте, иҗтимагый тормыштагы роле һәм идөялелеге кебек мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирә. Аның фикеренчә, әдәбият, бигрәк тә романнар, кызык өчен, укып, көлеп тә ахырында ташлар өчен генә язылмый һәм язылмаска тиешле. Анда мөхәррирнең әйтергә теләгән бер... күренеше, халык 1һәр көн күреп, сөйләп тә сизми кичкән мөһим вә хас бер мәгънә була»1. Игътибар итегез, җөмләнең башында ук «әдәбият» диюгә тәнкыйтьче «бигрәк тә романнар» дип конкретлаштыруны кирәк саный. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Менә шушы кечкенә генә детальдә Г. Иб- раһимов эстетикасының эзләнүләр чорына хас булган һәм аның Октябрьга кадәрге тәнкыйть эшчәнлеген (бигрәк тә Г. Тукай иҗаты уңае белән әйтелгән тәнкыйть фикерләрен) дөрес бәяләүдә шактый кыенлыклар тудырган каршылыкларның иң зу- рысы чагылып китә дә инде. Әле генә әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый бурычларын беренче планга куйган, «әсәрләр күк әмере белән язылмый. Алар эчендә яшәгән мохитларының табигый ихтыяҗына җавап буларак, шуны кирәксенә башлау тәэсире белән туалар»-’,— дип язган тәнкыйтьченең шигырьләргә идеалистик эстетика таләпләреннән чыгып якын килүе шактый сәер һәм гаҗәп күренеш булып тоела, Ләкин, шуңарга да карамастан, тәнкыйтьчене эклектизмда яисә принципсызлык- та гаепләү хата булыр иде. Әлеге каршылыклар, беренчедән, эзләнүләр җимеше булып, тәнкыйтьченең Көнбатыш Европа һәм рус эстетикларына иярүе белән аңлатыла иде. Икенчедән, әдәбият төшенчәсенә беренче чиратта проза әсәрләрен генә кертеп, ул шигырьне бу төшенчәдән күпмедер дәрәҗәдә югарырак торган жанр итеп карый.
Г. Ибраһимовның әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә 1915 нче елларга кадәр үзен сиздереп килгән каршылыклар татар әдәби-эстетик фикеренең үсеше процессында туган каршылыкларның бер чагылышы иде. Г. Халит «Халыкчан һәм 1тормышчан сәнгать өчен» исемле мәкаләсендә3 XX йөз башы татар әдә- би-эстетик фикерендә туры мәгънәсендә реализмга юнәлеш, реализм белән романтизмның якынлыгын табарга теләү һәм фәкать милли романтизмны гына өстен итәргә тырышу кебек тенденцияләр яшәвен күрсәтә. Г. Ибраһимовның башлангыч чор иҗатындагы тәнкыйть принциплары исә, барыннан да бигрәк, бу юнәлешләрнең икенчесенә якын тора. Аның күпчелек тәнкыйть мәкаләләрендә без романтик идеал белән реаль чынбарлык арасында барган тартышуның ачык мисалын күрәбез. Шулай да бу конфликт ничек хәл ителде соң? Сүз дә юк, әдәбият белгече буларак. Г. И 6- раһимов өзлексез үсә бара, аның тәнкыйть мәкаләләрендә һәм рецензияләрендә революцион-демократик карашлар өстенлек итә, тәнкыйтьче турыдан-туры әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышына мөнәсәбәте һәм иҗтимагый роле кебек проблемаларны да күтәреп чыга башлый. Әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын социаль мәсьәләләргә юнәлдереп, ул «Мөхәррир... үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдына ачып салып, халыкны шул хакта уйларга, авыр язмышларын җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга, һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен! Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктададыр» *,— дип яза.
1914—1916 нчы елларда язылган күпчелек мәкаләләрендә инде Г. Ибраһимоә әдәби әсәрләрнең иҗтимагый кыйммәтен аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлегеннән чыгып аңлата башлый. Аның фикеренчә, әдәбият һем сәнгать чынбарлыкны ничек бар шул хәлендә чагылдыручы гади көзге генә түгел, ә бәлки азатлык һәм прогрессив идеяләр өчен көрәш мәйданы да булып тора. Бу елларда ул тегә яки бу язучы үз әсәрләрендә нинди генә вакыйгаларны тасвир итмәсен, аның иҗатында дөньяга карашы тәэсирендә формалашкан бер төп юнәлеш һәм иҗтимагый- политик максат булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килә, һәм мондый нәтиҗәгә килүе очраклы хәл дә түгел. Тәнкыйтьче әдәбият һәм сәнгатьнең асылын аңлауда ышанычлы позициягә баса. «Реальный әсәрләр генә түгел, иң мөхаль хыяллар да башка фәкать тышкы дөньяның тәэсире белән генә киләләр, — ди ул. — Сәнаигъ табигать вә хәятның туп-туры үзеннән мөтәэсир булырга да шуны махсус таланты белән кәгазь»
1 «Полдыз» газетасы. 1912 ел, 865 сан.
’ «Ак» журналы. 1913 ел. 23 сан
• «Казан утлары» журналы. 1971 ел. 12 сан. 159 бит
4 «Тормыш» газетасы. 1915 ел. 195 сан.
гэ төшерергә тиешле»'. Бу юллар инде тәнкыйтьченең эстетик карашлары реализмга таба борылуы турында гына түгел, үзенең бөтен энергиясен тормышчан һәм реалистик әдәбият өчен көрәшкә багышлавы турында да сөйли.
Әдәби тәнкыйть өчен зур әһәмияте булган гүзәллек категориясен аңлауга да ф Г Ибраһимов нигездә материалистик эстетика кысаларыннан чыгып якын килә. Әдәбият һәм сәнгатьтәге гүзәллек төшенчәсе тормыштагы гүзәллек белән турыдан- ы туры бәйләнештә һәм элемтәдә булса да. алар арасына тигезлек билгесе куеп бул- g мый. Гүзәллек категориясенең шушы үзенчәлегенә аеруча җитди игътибар биреп < килгән татар тәнкыйтьчеләренең берсе Г. Ибраһимов була. Тормыштагы гүзәллек — сәнгатьтә инде сыйфат ягыннан бөтенләй яңа формада чагыла. Язучы һәм шагыйрь > әдәби әсәрдә чынбарлыкны ничек бар шулай тасвирлап барырга тиеш түгелләр, ******* †††††††“ Коры акыл сатудан, үгет-нәсихәттән торган дидактик шигырьләр белән килешә алмыйча, ул болай дип яза: шагыйрьдән «киңәш, рәһбәрлек көтелми, бәлки авызын- £ нан хәсән, җәмал коелуы теләнәдер. Ул безгә назик вә мөәссир хисләр, гали моң. 5 матур ләүхәләр түксен! Безгә гади күренгән нәрсәләрне бөтенләй башкача итеп күз алдыбызга салсын»2. Монда сүз күк галәмендәге хыялый матурлык турында түгел, ә бәлки, тәнкыйтьче үзе искәртеп киткәнчә, «безгә гади күренгән нәрсәләренең матурлыгы, реаль чынбарлык турында бара. Шуңа күрә тәнкыйтьченең талант һәм сән- = гатьчәлек, әдәбият һәм сәнгатьнең спецификасы мәсьәләләрен күтәреп чыгуын иде- — •алистик «сәнгать — сәнгать өчен» теориясенә авышу дип аңларга ярамый. Аның әдәби иҗат эшенең әлеге якларына аеруча әһәмият бирүе бик аңлашыла. Шул ук 5 вакытта Г. Ибраһимов. әдәбият һәм сәнгатьтәге гүзәллек белән мавыгып кител, тор- “ мыш матурлыгын икенче планда калдырды дип санау һич кенә дә дөрес булмас u иде. Мисал өчен Ф Әмирханның «Хәят» повестена багышланган рецензиясенә тук- ф талып үтик. «Фатих әфәнде, — дип яза тәнкыйтьче, — сәнгать вә каләм йөртергә осталык илә, табигый агымны, каләмнең табигый барышын күмеп ташлый, ягъни сәнгать табигатьне җиңә. Бу исә реальныйлыкны дәгъва иткән әдипкә мактаулы сыйфат түгел»
Шулай итеп. Г. Ибраһимов фикеренчә, әдәбият һәм сәнгатьтәге гүзәллекнең кыйммәте, беренче чиратта, аның тормыш дөреслегенә якынлыгы белән билгеләнә. Нинди генә әсәр язмасыннар, шагыйрь һәм язучы тормышка һәм реаль чынбарлыкка үзләренең эстетик идеаллары һәм гүзәллекне аңлау критерийларыннан чыгыл мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр, һәм. ниһаять, ул чын гүзәллекне тормышның үзеннән эзләргә кирәк дигән карашка килә. Бу мәсьәләне аңлауда Г. Ибраһимов бөек рус тәнкыйтьчесе Н. Г Чернышевскийның «Чын гүзәллек — тормыш үзе» дигән концепциясенә бик тә якын тора.
Г. Ибраһимовның реализм өчен көрәшнең алгы сафында барырлык тәнкыйтьче булып җитлегүен аның әдәби типлар һәм типиклык турындагы карашлары да бик ачык раслый. Бу яктан әдипнең «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән» дип исемләнгән мәкаләсе аеруча игътибарга лаек *. Тәнкыйтьченең типиклыкны аңлатуында В. Г. Белинский хезмәтләренең тәэсире сизелеп тора.
XX йөз башыннан татар әдәбияты һәм сәнгате үсешендә кискен борылыш һәм яңарыш чоры башлана Мондый шартларда татар тәнкыйте һәм әдәби-эстетик фикере дә уз кабыгына гына төренеп, милли рамкалар белән генә чикләнеп кала алмый иде Әдәби җәмәгатьчелек һәм тәнкыйть алдына дөнья әдәбиятының идея-эс- тстик байлыгын һәм прогрессив традицияләрен тирәнтен үзләштерү бурычы килеп баса. Ләкин бу мәсьәлә җиңел генә хәл ителми. Ул дәвердә кайбер тәнкыйтьчеләр Көнчыгыш (шәрык) һәм Көнбатыш (гареп) әдәбиятларын бер берсенә каршы куеп, аларның я берсен, я икенчесен генә кабул итәргә момкин дигән фикерне алга сөрәләр. Шулай да Шәрыкны Гарепкә каршы кую тенденциясе әллә ни зур яңгыраш
' «Поллы»» газетасы. 1914 ел. 1158 сан.
††††††† «Йолды»». 1411 ел. 644 сан
’ «Полям»». 1911 ел. 757 сан
•Л Әхчәду I (ннның шушы санда басылган шсгмлс м»ьаләсен карагы»
«Галимҗан Ибраһимов һәм татар драматургиясе»
ала алмый. Дөнья әдәбияты классикларының һәм бигрәк тә рус реалистик әдәбиятының алдынгы традицияләрен һәм әдәби-эстетик фикерләрен кабул итүгә зур әһәмият биргән Г. Ибраһимов мәкаләләре безгә шул хакта сөйли. «Киләчәк көнебезнең яктыруы өчен Гареп әдәбияты белән файдалануыбыз никадәрле лязим булса, шул нисбәттә үк, безгә Шәрыкның үткәне белән дә танышырга. Шәрык даһилары-ның хикмәт вә шигырьләре белән дә азыкланырга тиеш, — дип яза ул. —... Гомер, Данте, Шекспир кебек Гареп классиклары илә янәшә утыртып, алларына бердәй тезләнергә фарыз булган Шәрык даһиларын хәтергә ала башларга вакыттыр дип уйлыйм... Татар йөрәгенә «Илиада»лар, «Илаһи комедия»ләр белән бергә гарәпнең Мәгарри, Фирдәүсинең «Шаһнамә»ләре, Сәгъди белән Фозулиның «Гөлстан» вә «Ләйлә-Мәҗнүн»нәре кереп утырырга, шуңа күрә боларны тәрҗемә вә нашер кый- лырга... бик тиешледер» 1 Дөнья әдәбиятыннан зур мәгълүматлы әдип буларак, Г. Ибраһимов Шәрык һәм Гареп әдәбиятларын бер-берсенә каршы куюдан ерак тора. Ул татар әдәбиятының үсеше өчен боларның һәр икесен дә өйрәнергә һәм уңай якларын үзләштерергә кирәк дип саный. Рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары аны үзләренең дөньяви һәм реалистик традицияләре белән кызыксындырса, Көнчыгыш поэзиясенең классик үрнәкләрендә тәнкыйтьче кешенең зурлыгына, гүзәллегенә дан җырлауны күрә. Шәрык һәм Гареп әдәбиятлары чынбарлыкка мөнәсәбәтләре, фәлсәфи эчтәлекләре һәм сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләре белән бер-берсеннән нык аерылалар, билгеле. Ләкин шул ук вакытта алар бер-берсен тулыландырып та киләләр, дөнья әдәбияты дигән уртак төшенчәне тәшкил итәләр. Ибраһимов Октябрь революциясенә кадәрге чорда ук дөнья әдәбиятын, менә шул рәвешчә, бер бөтен итеп кабул итә. Аның, татар тәнкыйтендә беренчеләрдән булып, «дөнья әдәбияты» терминын куллануын да билгеләп үтәргә кирәк. (Сүз терминны стихияле төстә генә түгел, ә аңлы рәвештә һәм үз урынында куллану турында бара.) «Безгә гакыл вә фикеребезне гомум бәни адәм офыгына таба юнәлдерергә..,— дип яза ул,— кыска- ча әйткәндә, татар әдәбиятыннан үтеп, бөтен дөнья әдәбиятының (курсив безнеке — Р. М.) тарихи агымнары белән дә танышырга лязим булача껇‡‡‡‡‡‡ §§§§§§§. Болар татар әдәбиятының үсеше өчен дөнья әдәбияты казанышларын өйрәнүнең нинди әһәмияткә ия булуын тирән аңлап әйтелгән, Шәрык һәм Гареп әдәбиятларын бер-берсенә каршы кую кебек зарарлы тенденцияләрдән югары торып әйтелгән сүзләр була.
Гомумән, дөнья әдәбиятын өйрәнү мәсьәләсе гамәлгә куелганда, барыннан да элек, милли әдәбиятның офыкларын киңәйтү бурычы күздә тотыла. Ләкин XX йөз башында рус әдәбиятына мөнәсәбәттә мәсьәләнең бу ягы икенче пландарак кала. Тәнкыйть рус әдәбиятын — тормышчанлык һәм халыкчанлык юлыннан үсеп килүче әдәбият һәм милли сәнгать өчен олы бер мәктәп итеп кабул итә. Прогрессив карашлы тәнкыйтьчеләр татар әдәбиятында реализм формалашуны, материалистик эстетика принципларының ныгуын рус әдәбиятын өйрәнү һәм рус революцион-де- мократик фикерләрен кабул итү белән бәйләп аңлаталар.
Рус әдәбияты дигәндә, Г. Ибраһимовның иң элек Пушкин, Гоголь, Тургенев, Лермонтов, Горький, Андреев кебек әдип һәм шагыйрьләрне күз алдында тотуы бер дә очраклы хәл түгел. Рус реалистик әдәбияты классикларына «ихтирам казандыр- ган нәрсә — фәлсәфә сату, ул кирәк-бу кирәк дип язу булмыйча, хакыйкый мәгънәсе илә язылган роман, ^икәя, драм, шигырьләр идеге дә мәгълүм бит. Нигә без шул хәлне күрмибез?»******** — дигән сорау куя тәнкыйтьче. Бу—татар әдәбиятының да, рус әдәбияты кебек үк, реализм һәм халыкчанлык юлыннан үсәргә тиешлеген яклап чыгу иде.
Г. Ибраһимов «Яңа әдәбият хакындагы тәнкыйтьләр мөнәсәбәте илә» дип исемләнгән мәкаләсендә әлеге мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайта, рус әдәбиятының үз эчендә берничә юнәлеш булуын искәртеп үтә. Менә шуңа күрә рус әдәбиятына мөнәсәбәт аңарга сукырларча табынуга кайтып калмаска, ә бәлки аңлы һәм планлы рәвештә өйрәнү һәм кабул итүдән гыйбарәт булырга тиеш, дип саный тәнкыйтьче.
Ибраһимовның «Каһарман шагыйрь» исемле мәкаләсе башка әдәбиятларга әлеге таләптән чыгып якын килүнең характерлы мисалы булып тора. Сүз анда, билгеле
‡‡‡‡‡‡‡ Г Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960 ел. 101—102 битләр.
’ Шунда ук. 100—101 битләр.
******** Шунда ук, 35 бит.
1 Г Ибраһнмоп Кара маяклар якн ак әдәбиятлар Казан. 1924 ел. 94 бнт
булганча, украин халкының мәшһүр шагыйре Тарас Григорьевич Шевченко турында бара. «Мин аны каһарман, дим. Шагыйрь генә димим— Ул — хөррият каһарманы», дип яза Г. Ибраһимов. Күрәсез, әдип Шевченконы, барыннан да элек, хөррият каһарманы. патша самодержавиесе тарафыннан изелгән һәм кимсетелгән халыкның ф тарихи идеалларын җырлаучы буларак күтәрә, һәм бу очраклы хәл түгел. Тәнкыйть- _ че каһарман шагыйрьнең һәм бөтен -Украина халкының язмышында татар халкының _ тормыш шартларына зур якынлык күрә. «Ятимнәр бер-берен тиз аңлыйлар,— дип дә- = вам итә ул. — Шеөченконың халкы белән безнең татарның язмышында күп уртак < нәрсә бар. Шевченконың йөрәгендә кайнаган, әле бу көндәге малорус мөтәфәккир- = ләренең җанын әрнеткән күп дәрт вә хәсрәтләр бездә, безнең татарда да бар...» > Менә шундый охшашлыклардан чыгып, ул Т. Г. Шевченко иҗатын өйрәнүнең татар н әдәбияты өчен зур әһәмияткә ия булуын раслый.
Бу елларда, рус һәм башка халыклар әдәбияты һәм аларның эстетик фикерләрен = өйрәнүдән чыгып, әдәбият алдында гына түгел, әдәби тәнкыйть алдында да конкрет, “ яңа бурычлар куела. Г. Ибраһимовның югарыда искә алынган «Рус мөхәррирләрен- < яән мәшһүр интикатчы В. Г. Белинский җәнаблары хакында» дигән мәкаләсе — шуның - матур бер үрнәге. Гомумән, ул рус әдәбиятын үзләштерүнең милли әдәбият һәм ь культураның үсеше, иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик фикерләрнең формалашуы — өчен котылгысыз бер шарт булуын тирән аңлый, әдәбият һәм сәнгать алдында тор- х ган практик мәсьәләләрне рус әдәбиятының реалистик традицияләренә таянып хәл итүне яклап чыга. Шул мәсьәләгә тукталып, тәнкыйтьче Бөек Октябрь революция- J сеннән соңгы хезмәтләренең берсендә болай дип яза: «Бу мәдәният (рус культура- П сы—Р. М.) бик күп яктан безгә остаз була килде. Безнең яңаруыбыз, безнең әдә- ь- биятыбыз, безнең гыйлемнәребез, безнең революция хәрәкәтләребез һәммәсе бу ф рус мәдәниятенең бик нык тәэсире һәм мөгаллимлеге астында үстеләр. Икътисади, сәяси яктан без бөтенләй диярлек береккәнбез» '.
Дөнья әдәбиятын өйрәнү мәсьәләсе, билгеле булганча, тәрҗемә эшен активлаштырудан башка карала алмый. Менә шул хакыйкатьне тирәнтен аңлап, Г. Ибраһимов татар әдәбиятында тәрҗемә эшенең торышына даими төстә игътибарын юнәлтеп килә. Ул 1910 елда ук «Йолдызпда «Тәрҗемә һәм аның шартлары» исемле мәкалә белән чыга, әдәби тәрҗемәләрнең татар әдәбиятының үсеше өчен никадәр зарур булуын күрсәтә һәм, әдәби тәнкыйтебездә беренчеләрдән булып, тәрҗемәчеләр алдында конкрет бурычлар һәм таләпләр куя. Мәкаләнең заманы өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын әйтеп тормастан, сүз уңаеннан шуны гына билгеләп үтәргә кирәк, Г. Ибраһимовның тәрҗемәләр алдында куелган югары таләпләре әле бүген дә үзләренең актуальлекләрен югалтмаган.
1914 елда С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә Г. Гейненың «Әльмансур»ы басылып чыга. Шул уңай белән вакытлы матбугат битләрендә тәрҗемә принциплары турында җитди һәм файдалы бәхәс башланып китә. С. Сүнчәләй, әсәрне «миллиләштерәм» дип, урыны-урыны белән оригиналга үзгәрешләр кертә, төрле характердагы төгәлсезлекләр җибәрә. Берәүләр моны тәрҗемәченең кыюлыгы һәм уңышы итеп күрсәтергә тырыша (мәсәлән. 3. Кадыйри мәкаләсе. «Тормыш» газетасы. 1914 ел, 22—23 саннар), икенчеләре исә, шуннан чыгып, әлеге тәрҗемәнең әһәмиятен бөтенләй юкка чыгарырга тырышалар (мәсәлән, Ф Сәйфи-Каэанлы, «Аң» журналы, 1914 ел, 5 сан.) Менә шундый шартларда мәсьәләгә Г Ибраһимов ачыклык кертә. Тәрҗемәче, барыннан да элек, оригиналга тугры булып калырга тиеш. Авторның, «миллиләштерәм» дип, төрлечә үзгәртүләрен тәнкыйтьче гафу итәргә мөмкин булмаган зур хата дип саный. Ләкин шуның белән бергә. Ф. Сәйфи-Казанлыдан аермалы буларак, ул тәрҗемәчегә артык кискен бәрелүне дә кирәк дип тапмый. Монда Г Ибраһимовның тәнкыйтьче буларак үзенчәлекле бер сыйфаты ачылып китә, ул башлап язучыларга мөнәсәбәттә таләпчәнлек белән теләктәшлекнең органик бөтенлегенә омтыла.
С. Сүнчәләйнең өметле яшь шагыйрь булуын истә тотып, Г. Ибраһимов «Эльмане ур» тәрҗемәсенең (әсәр турыдан-туры немец телендәге оригиналыннан тәрҗемә ителгән) кичерергә мөмкин булмаган кимчелекләрен күрсәтү белән бергә, тәрҗемәченең уңышларын күрсәтүгә дә күп урын бирә һәм аңа тәрҗемә өлкәсендә
зур өметләр баглый. Тәнкыйтьченең ул өметләре тулысынча акланды дияргә була. Татар укучылары Пушкин һәм Лермонтовның күп кенә әсәрләрен беренче тапкыр С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә укыйлар, безгә шулай ук аның Байронның «Шильон тоткыны» һәм А. М. Горькийның «Тормыш төбендә» әсәрләрен тәрҗемә итүе билгеле.
Г. Ибраһимовның тәнкыйть мирасы үзенең гаять киң колачлы булуы белән аерылып тора. Аның иҗатында әдәбият мәсьәләләре белән бер үк дәрәҗәдә милли театр, рәсем һәм музыка сәнгате, әдәби тел һәм вакытлы матбугат алдында торган проблемалар да күтәрелә. Әдипнең бу җитди хезмәтләре әле яңадан кайтып-кай- тып өйрәнелергә лаек мирас булып тора.
Тәнкыйтьченең иҗат колачы турында сүз чыккан икән, аның даими төстә басылып килгән, еллык әдәбият һәм матбугатны анализлауга багышланган хезмәтләрен искә алмый үтү мөмкин түгел (Г. Ибраһимов башлаган бу матур традиция — әдәби ел йомгаклары ясау — әдәбиятыбызда бүген дә дәвам итә). Г. Ибраһимовның әдәби ел йомгаклары — татар әдәбиятының үзенчәлекле елъязмасын хәтерләтәләр. Алар белән эзлекле рәвештә танышып чыгу XX йөз башы татар әдәбиятының куп кенә үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә, танылган язучы һәм шагыйрьләребезнең иҗат эволюцияләрен күз алдына китереп бастыра. Тәнкыйтьче ул мәкаләләрендә язучы һәм шагыйрьләрнең уңышын күреп чын күңелдән куана, ә җитешмәгән яклары өчен тирән борчуга төшә. Мәсәлән, М. Гафури иҗатының кара реакция елларында сүлпәнләнеп китүе 1911 елга йомгак ясаганда аны уйга калдыра. Критик реализм методын үзләштерә барып, бераздан М. Гафури укучыларны яңадан үзенең уңышлы әсәрләре белән куандыра башлый. Билгеле, бу күренеш тә тәнкыйтьче игътибарын читләп узмый. 1913 елга йомгак рәвешендә язылган «Матбугат вә әдәбиятыбызның барышы» дип исемләнгән мәкаләдә ул моңа үзенең куануын белдереп уза.
Г. Ибраһимов әдәбиятка килүче һәр яңа авторны үзенең тәнкыйть иләге аша уздыра тора. Әдәбиятның киләчәге яшьләр кулында булуны тирәнтен аңлап, ул яшь әдипләр, журналистлар иҗатына, бер яктан, югары таләпләр белән килсә, икенче яктан, аларга мөнәсәбәттә бик сак һәм яхшы теләктә булырга омтыла. Шул уңайдан 1915 елда «Йолдыз» газетасында басылган «Яңа әсәрләр, яңа имзалар һәм яшь куәтләр» мәкаләсе аеруча гыйбрәтле. Бу мәкаләдә, Ш. Камал һәм С. Сүнчәләй иҗатына ясалган принципиаль һәм объектив анализ белән бергә, тәнкыйтьче ике яшь журналист Г. Баймбәтов һәм И. Биккуловлар иҗатына туктала. Г. Ибраһимовка бигрәк тә Гыйлемдар Баймбәтовның киләчәге өметле тоела һәм ул аны «оригиналь каләме булган авыл журналисты» дип атый.
Г. Ибраһимовның әдәби тәнкыйть эшчәнлеге замандашлары тарафыннан да югары бәяләнә. Таләпчән замандашлары арасында аны «әдәбиятыбызның бердәнбер тәнкыйтьчесе» дип санаучылар була. Аның туры сүзле, принципиаль шәхес, тирән анализ остасы булуы матбугат битләрендә кабат-кабат билгеләнелеп үтелә. Аңарга хәтта, язучылыгын ташлап, бары тик тәнкыйть эшчәнлеге белән генә шөгыльләнергә киңәш итүчеләр дә була. Бәхәссез ки, болар һәркайсы — Г. Ибраһимовның әдәби тәнкыйтебез тарихында кабатланмас бер урын тотуы турында сөйли торган фактлар
Г. Ибраһимовның Бөек Октябрьга кадәрге актив тәнкыйть эшчәнлеге нибарысы алты ел вакытны үз эченә ала. Ләкин тәнкыйтьченең эше еллар белән генә үлчәнми, аның иҗаты үзенең колачы, иҗтимагый активлыгы һәм фикер тирәнлеге белән хәйран калдыра.
XX йөз башы татар әдәбияты өчен зур әһәмияткә ия булып та, Г. Ибраһимов тәнкыйтендә ачык чагылмый калган мәсьәләләр, мөгаен, юктыр. Чөнки < ул бөтен бер әдәбият язмышы өчен үзен җаваплы хис иткән олы җанлы, югары зәвыклы принципиаль тәнкыйтьче була. Менә шуңа күрә аның тәнкыйте конкрет заман рамкалары белән генә чикләнми, Г. Ибраһимов яклаган әдәби-эстетик карашларның төп өлеше бүген дә үзләренең әһәмиятен һәм актуальлеген югалтмый, аның мирасы, әдәби тәнкыйтебезнең үзәк тамыры буларак, һаман да яшәвендә дәвам итә. Биредә сүз Г, Ибраһимовның татар әдәби тәнкыйте формалашу чорындагы, Бөек Октябрь революциясенә кадәрге эшчәнлеге турында гына барды. Әлбәттә, революция Г. Ибраһимов алдында, язучы буларак кына түгел, тәнкыйтьче буларак та гаять зур мөмкинлекләр тудырды һәм ул татар совет әдәби тәнкыйтен башлап җибәрүче тәнкыйтьчеләрнең беренчесе иде.