Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җалита... Җалита...


Җирле халык Ялтаны «Җалита» дип йөртә.
Утызынчы еллар азагында биредә Галимҗан Ибраһимов дәваланган.
Диңгезнең мәңгелек зарларын Бүгенгә сөйләгән шикелле, Дулкыннар капшана ярларда— Кемнедер эзлиләр...
Тик кемне?..
Килгән дә, киткән дә күп булган — Кайсы соң аларга яр икән? Тик бер сүз тәкърарлый дулкыннар;
— Җалита...
— Җалита...
— Җалита...
нашир түгел, Сез үзегезне шул зур коллективның бер әгъзасы итеп карарга тиешлесез. Шулай каралса, бер урында алар, бер урында Сез уступкага барырга туры килер. Сез аларны үз кешегез, бу тәрҗемә эшләрен үз эшегез итеп уйласагыз, гонорарның бер тип әсәрләрдә артыграк, икенчедә кимрәк булу моментлары — эшне
Мин сезнең сүзләрне аңламыйм — Туганмын еракта, Иделдә.
Бәлки бу ваемсыз халәттә Инәлеп сүз катмас идем дә, Мин эзлим Галимҗан абыйны — Кайчандыр ул монда ял иткән... Туктаусыз сулкылдый дулкыннар:
— Җалита...
— Җалита...
— Җалита...
Ул — Ленин гаскәре солдаты — Давыллар тын торган арада Бер шифа табыйм, дип, килгәндер, Көрәшләр калдырган ярага.
Нигә соң әйтмисез, дулкыннар, Шул хакта бер генә хәбәр дә...
Юнаннар XXXII хыялы тудырган Нихәтле исем бар мәрмәрдә! Бәлки ул мифларның хикмәте Тарихка сабакка ярыйдыр, — Тик алар яшәеш серләрен Безнеңчә сөйләми барыбер.
Галимҗан абыйга кирәккән
Яңа уй һәм хыял!.. Заманча!.. — Яңа чор тудырган батырлар Иң гүзәл дастанга салганча.
Дәверләр өстендә калыккан Өр-яңа Антейлар, Алыплар. Без шулар җырына кушылыйк, Җалита...
Җалита...
Җалита...