ЗИРӘКЛЕК ҺӘМ КАМИЛЛЕКГАДИЛЕГЕ
әнгать әсәрләренә карата иң актыккы хәлемне вакыт әйтә дигән сүзне күп ишеткәнебез бар. Әлбәттә, хак сүз. Әмма туганда ук камиллеге белән Һичнинди бәхәс уятмаслык булып туган, берьюлы һәм бик табигый рәвештә халык күңеленә, аңына кереп урнашып, шул халыкның милли рухын тирән чагылдырган, һәм шуңа күрә, һәрчак үзенең иң тәүге, иң беренчел мәгънәсендә кабул ителә торган сәнгать күренешләре була. Татар рәсем ^сәнгатенең иң күренекле вәкилләреннән берсе Бакый Урманче иҗат иткән әсәрләрнең дә байтагы әнә шундый.
Аның иҗат җимешләре замандашларыбызның рухи культурасында ныклы урын били, бүгенге сәнгатебез ирешкән биеклекләрнең берсен тәшкил итә. Рәссамның иҗаты халык сәнгате чишмәсеннән туенып тора, тамырлары белән халык иҗатына барып тоташа. Бакый Урманче иҗатында хезмәт халкының матурлыкка, тормыш хакыйкатенә омтылышы күркәм чагылыш таба. Әнә шуңа күрә дә рәссам иҗат иткән әсәрләр, ул тудырган образлар деньясы хезмәт кешесе өчен якын да, аңлаешлы да. һәр әсәре белән ул реализмның беек формуласын—сәнгатьнең бердәнбер һәм мәңгелек чыганагы чынбарлык икәнлеген раслый.
Рәссам иҗатының тормышчанлык куәтен, социаль һәм рухи оптимизмын әнә шул билгели.
Бакый ага Урманчега сиксән яшь тулды. Шуның алтмыш елы диярлек сәнгатькә багышланган Үзенең бәхетен һәм яшәү мәгънәсен рәссам өзлексез хезмәттә күре Эшсез үткән көнне ул әрәм үткән кен дип исәпли һәр иртәне Бакый ага үзенең остаханәсендә каршылый — дистәләрчә ел элек тә һәм хәзер дә бу шулай. Чын яшьләрчә дәрт-дәрман белен эшли Казан рәссамнарының аксакалы; уй-ниятләре бетәсе түгел аның, хис-тойгылары ташып тора, күңел күзе еракны күрә.
Бакый ага Урманченың сәнгать колачы гаять киң. Сынлы сәнгать тәрләре арасында ул эшләмәгән өлкә юктыр да |Рәсем һәм гравюралар ясау, әдәби әсәрләрне иллюстрацияләү, акварель, сынлы һәм монументаль нәкыш, керамика, деморатив- кенкүреш сәнгате, скульптура, театр өчен декорацияләр — боларның һәрберсендә рәссам үз сүзен әйтә алды. Жанр төрлелеге ягыннан караганда да аның иҗаты күпкырлы.) Әсәрләре арасында без нәни пейзаж яисә тын табигать, портрет, күп фигуралы тематик һәм тарихи композицияләр, нәни скульптур сыннар, монументаль һәйкәлләр очратабыз.
Б И. Урманченың остаханәсендә кеше әзелми дип әйтерлек. Бирегә завод- фабрика эшчеләре һәм балыкчылар да. галим һәм әдипләр дә. хәрбиләр, инженер- җитте. Инде без бүген татар сынлы сәнгать культурасының шактый бай традицияләре турында сөйли алабыз. Бакый Урманче исә бүген дә — рәссамнарыбызның алгы сафында. Иҗатының күркәм җимешләре белән генә түгел, тәрбияви-педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге, сәнгать тәнкыйте өлкәсендәге чыгышлары белән дә ул сәнгать культурасын үстерүгә ярдәм итә. Сәнгатькә яңа юллар ярып килүче һәр уңай күренешне, үзенчәлекле талантка ия булган яшь көчләрне ул канат астына ала, сән- гатькяр яшьләргә ярдәм кулын суза. Рәссам үзе дә мәңге яшь булу серләрен белә. Әсәрләреннән дә шундый ук саф хисләр, яшьлек эчкерсезлеге сирпелеп тора. Тормышта, кешеләргә мөнәсәбәтендә ул бик гади; хезмәтләрендә дә фикер ачыклыгыннан, образларының тормышчанлыгыннан килә торган гадилекне тоясың. Зирәклек һәм камиллек гадилеге бу.
Бакый Урманченың тормыш һәм иҗат юлы хезмәт иясе арасыннан чыккан өлкән буын совет художникларының күбесенекенә охшаш. Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 февралендә хәзерге Буа районы, Күл-Черкене авылында мөгаллим гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч белемне алганнан соң, ул 1913 елда Казандагы сәнгать мәктәбенә укырга керергә омтылыш ясый. Әмма патша Россиясе шарт- гарында татар балалары өчен андый мәктәпләрнең ишекләре ябык була. Революциягә кадәр Урманче Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Бөек Октябрь революциясе генә аның хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 1919 елда ул Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бу чорда әлеге мәктәп Ирекле сәнгать оста- ханәсе (мастерское) исемендә йөртелә. Яшь Бакый монда атаклы Казан художнигы Н. И. Фешинның шәкерте В. К. Тимофеевта һәм скульптор Г. В. Козловта укый.
1920 елда ул республика Хәрби революцион советы Политидарәсенең хезмәткәре сыйфатында Мәскәүгә торырга күчә һәм анда Югары сәнгать-техник остаханәсенә (ВХУТЕМАС) укырга җибәрелә, берьюлы ике факультетта — нәкыш һәм скульптура факультетларында укый. Уку йортын 1926 елда тәмам итеп, Б. Урманче Казанга кайта һәм мөстәкыйль иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә. Бер үк вакытта ул, татарлар
лар, студентлар да килә. Рәссам өчен алар натура ияләре генә түгел, ә барыннан да элек — останың ' замандашлары. Алар рәссамны үз заманының вәкилләре, чынбарлык-ны үзгәртеп кору эшендә уртак фикер, уртак омтылыш кешеләре буларак җәлеп итә. Урманче иҗатының күзгә ачык күренеп торган үзенчәлеге — образларның психологик тирәнлеге әнә шуннан да килә.
Бакый Урманче татарлардан беренче буларак рәсем сәнгате буенча югары белем алу бәхетенә ирешә. |Милли профессиональ сынлы сәнгать, нәкыш, графика һәм скульптура аның иҗаты белән тәпи басып китә, һәм без аны татар профессиональ сурәт сәнгатенә нигез салучыларның берсе һәм беренчесе дип хаклы рәвештә әйтә ала-
Совет власте елларында Татарстанда зур һәм талантлы художниклар коллективы үсеп
арасыннан беренче булып, Казан сәнгать техникумында мөгаллимлек итә. Яшь рәссам техникум каршында керамика остаханәсе оештыра.
1933 елдан 1941 елгача Б. Урманче Мәскәүдә эшли. 1934 елда ул берничә әсәре белән Яшь рәссамнарның беренче бөтенсоюз күргәзмәсендә катнаша һәм сәнгать белгечләренең игътибарын җәлеп итә. аның рәсемнәренең фоторепродукция- ж ларе үзәктәге вакытлы матбугат битләрендә күренә. 1937 елда Урманче СССР _ Художниклар союзына кабул ителә. Рәссамның күпкырлы таланты 1937—1941 елларда — Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсен төзу-биэәү эшләрендә бигрәк тә күркәм 5 ачыла. Монда ул Башкортстан, Карел-фин ССРы, «Авыл хуҗалыгын механикалаш- J тыру», «Терлекчелек» павильоннарын бизәүдә катнаша. u
1941 елның җәендә рәссамны атаклы казакъ мәгърифәтчесе һәм шагыйре Абай- ы ның тууына йөз ел тулуга багышланган юбилейга хәзерлек уңае белән Алма-Атага § чакыралар. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен ул әнә шулай юлда ишетә... Бакый = Урманчега бу сәфәреннән тиз генә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Совет чорында < беренче адымнарын атлаган һәм тәҗрибәле рәссамның иҗади ярдәменә мохтаҗ g булган Казагыстан, Урта Азия республикаларының сынлы сәнгатендә аны бик күп 9 җитди эшләр көтеп тора. 1957 елга кадәр Б. Урманче Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә эшли. Үзе дә даими иҗат итә, сәләтле яшьләрне укыту-тәрбияләүгә е- дә күп көч түгә, озак еллар Ташкент театр-сәнгать институты нәкыш һәм скульптура п факультетларының өлкән курсларында дәресләр бирә 1957 елда татар әдәбияты = һәм сәнгате декадасында кайнашу өчен ул Казанга чакырыла һәм бер елдан соң туган ягына бөтенләйгә кайта.
Бакый аганың сынлы сәнгать, графика, скульптура, монументаль композицияләр өлкәсендәге хезмәтләре совет тамашачысына бик таныш. Бөтенсоюз, Бөтенроссия, республика сәнгать күргәзмәләрендә, чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә 3 Б. Урманче әсәрләре даими рәвештә күрсәтелеп килә Рәссамның иҗат җимешләре “ илебезнең егерме музеенда саклана. Алар төрле җәмәгать биналары интерьерларын, о урам һәм мәйданнарны да бизи.
Сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәтләре өчен Б И Урманчега 1960 елда С Татарстанның халык рәссамы, ә 1972 елда РСФСРның атказанган художнигы исем- - нәре бирелде. 1967 елда ул республикабызның Г. Тукай исемендәге‘дәүләт премия- э сәнә лаек булды.
Рәссамның иҗат үзенчәлеге иң элек график рәсемнәрдә сиземләнә башлый Б. Урманче эшчәнлегенең бик киң өлкәсе бу. Рәсемнәрдә ул тормыштан алган тәэсирләрен терки, әдәби әсәрләрнең образларын сурәткә ала. иллюстрацияләр ясый. Мәсәлән, Г. Тукай, Дәрдмәнд шигырьләренә иҗат ителгән рәсемнәре аеруча зур әһәмияткә ия. Рәссам иҗатының милли үзенчәлеге аның графикасында аеруча күркәм чагылыш таба. Әйтик, рәссам үзе «Татар орнаменты» темасына фантазияләр дип атаган рәсемнәрдә үсемлек дөньясының күп төрле формалары милли орнаментның тотрыклы элементлары аша чагыла. Табигать поэзиясе аларда гаҗәеп нечкә гәүдәләнә
Егерменче елларда башкарылган «Сепаратор янындагы хатын», «Бикбулатов портреты», «Кичүдә» һ. б. рәсемнәрдә үк Урманченың үзенчәлекле нәкышчелек таланты да ачык төсмерләнә Шуннан соңгы еллар эчендә ул киндердә һәм агачта, гипста һәм мәрмәрдә замандашларының йөзләрчә портретларын гәүдәләндереп киң колачлы художник булып таныла. Бу галереяда без эшчеләр һәм колхозчыларны да, Боек Ватан сугышы батырларын да. әдәбият сәнгать, фән эшлеклеләрен дә очра-табыз.
Рәссам Бакый Урманче. әйткәнебезчә, сюжетлы композицияләр остасы да Бо- ларда ул туган җиребезнең гүзәллеген, хезмәт кешесенең күркәм рухи сыйфатларын тасвирлый. Ватаныбызның үткәне, тарихи-революцион сәхифәләренә мөрәҗәгать итә. Соңгылары арасында хәтергә уелып кала торган әсәрләрдән, мәсәлән, «Салават Юлаев Белорет заводында чыгыш ясый», «Ибн Фадланның Болгарга килүе» дип аталган, шулай ук Е. Пугачев, казакъ халкының милли азатлык каһарманы Амангельды Иманоока багышланган картиналарны атарга була.
«Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» поэмасына иллюстрация.
Б. Урманченың монументаль хезмәтләре дә шактый. Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә, Балхаш металлургия комбинаты культура сараена һ. б. куелган әсәрләре, Абай Кунанбаев, Рудаки, Әбугалисина һәйкәлләре өчен әзерләгән проектлары әнә шундыйлардан.
Беренче татар марксисты X. Ямашев, татар әдипләре һәм сәнгать эшлеклеләре Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Дәрдмәнд, Ш. Бабич. Г. Кариев, М. Җәлил, Н. Исәнбәт, Н. Җиһанов, мәгърифәтче галимнәр Ш. Мәрҗани, К. Насыйри- ның скульптур портретлары сериясе рәссамның иң зур иҗат казанышларыннан саналырга тиеш. Ә «Кол Гали», «Язгы моңнар», «Сагыш» кебек аллегорик скульптуралары исә художникның тирән фәлсәфи гомумиләштерүләр биеклегенә күтәрелүе хакында сөйли.
Бакый Урманченың үзенчәлекле иҗат йөзен, аңа хас тасвирлау рәвешен, әсәрләренең үзгә хасиятен ачыграк күзаллау өчен хезмәтләренең берничәсен генә булса да якыннан тикшереп карыйк.
«Сепаратор янындагы хатын» картинасы рәссамның беренче чор иҗатындагы иң яхшы хезмәтләреннән саналырга хаклы. Беренче карашка бик садә һәм гадәти күренеш: хуҗа хатын үз өендә көндәлек эшләрен башкара. Әнә ул эшеннән тукталып, бер мизгелгә генә безгә әйләнеп караган һәм шул мизгел бик күпне сыйдырган. Без монда гади крестьян хатын-кызының бөтен тормыш юлын күз алдына бастыра алабыз, аның сабыр һәм нык ихтыярга ия булуын, характер бөтенлеген тоябыз. Ул, мөгаен, теләсә нинди эшне дә җай белән, җитез һәм җиңел башкара, өен пөхтә тота торгандыр. Кыенлыклар да аны тиз генә өркетә алмыйдыр. Йөзгә бик үк чибәр түгел түгелен, әмма караган саен без аңарда кабатланмас күркәм сыйфатлар табабыз, аңа ышанабыз, якын күрәбез. Рәсемдәге калку итеп тасвирланган көнкүреш детальләре, милли кием-салым, савыт-саба шушы тәэсирләребезне тагын да көчәйтә төшә. Художникның нечкә күңеле көндәлек тормыш күренешендә шигърият нурын тотып алган. Урманченың рәссамлык үзенчәлекләреннән берсе нәкъ менә шунда чагыла да инде. Ул чын мәгънәсендә милли художник. Татар халкына хас фикер сөреше, аның дөньяны тою һәм хисләрне белдерү рәвеше, милли характер калыбын ул гаять нечкә сизә, чынбарлыкны тотрыклы милли характер яссылыгы аша күрә һәм сурәтли белә. Шул ук вакытта, Б. Урманче әсәрләрендәге миллилек татарлар өчен электән үк гадәти булган, күнегелгән төс-буяулар, традицион психологик сыйфатларны, поэтиканы, көнкүреш һәм кием-салымны сурәтләү белән генә чикләнми; әсәрләрендә ул бүгенге көнгә хас күренешләрне, миллилекнең үсеш динамикасын да күрсәтә белә.
Казагыстанда, Үэбәкстанда, Башкортстанда озак вакытлар эшләү дәверендә Б. Урманче ул республикаларның да тарихи үсеше һәм культуралары үзенчәлекләрен яхшы үзләштерә, һәм рәссамның хезмәтләрендә без казакъ, үзбәк, башкортларга хас характер үзенчәлекләренең дә төгәл чагылышын күрәбез. Ул халыклар Б. И. Ур- манчены үз рәссамнары дип саныйлар икән, бу һич тә очраклы хәл түгел
Сөнгатьтә интернациональлек биеклекләренә юл миллилек аша үтә. Татар рәссамына хас иҗат индивидуальлеге аша Б. Урманче совет сынлы сәнгате осталары лән оста күңелендә ул якларның табигате һәм кешеләре белән очрашудан калган якты бер хис яшәвем тоймый мөмкин түгел. Картинада без күреп гадәтләнгән сюжет юк, әсәрдә ул кирәкми дә, чөнки автор Башкортстан җире хакында тулаем бер эмоциональ төшенчә бирергә тели. Рәссам, үз максатына яраштырып, тауларны да, агач һәм чәчәкләрне до стилизацияли, атлар да, ат өстендәге җайдаклар да, казлар да — һәммә нәрсә монда символ дәрә-җәсенә җиткерелеп гому- миләштерелгән. һәм шуңа да карамастан, картина шушы җир, шушы төбәккә карата реаль кешенең хис- кичерешен чагылдыра.
«Ибн Фадланның Болгарга килүе» исемле композиция дә сызыклар һәм төсләр гармониясенә корылган. Автор ерак калган тарихи эпохага мөрә-җәгать итә. Әсәр Багдад хәлифәсе Моктад ир тарафыннан җибәрелгән зур
арасында лаеклы урын алды.
Кырыгынчы-илленче елларда һәм бигрәк тә аннан соңрак чорда рәссам халыкның сәнгатьчә фикер йөртү ысулы-рәвешен һаман тирәнрәк үзләштерә бара. Моңа ышану өчен Урманченың Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән хирург А. Н. Сызганов, артистка Шара Жандарбекова портретларын, алтмышынчы-җитме- шенче елларда язылган «Урал тау эргәсендә», «Ибн Фадланның Болгарга килүе» картиналарын һәм күп кенә скульптур портретларны хәтергә төшерү дә җитәр иде.
Боларның һәрберсенең нигезендә рәссамның җитди уйлану-эзләнүләре. гыйльми тикшеренүләре ята. Б. Урманче күптәннән һәм даими рәвештә фәнни ориенталистика белән шөгыльләнә, тарихны өйрәнә. Гыйльми эзләнүләре рәссамның иҗатын яңа сыйфат баскычына күтәрде дип әйтергә мөмкин. Тарих, этнография, архитектура, әдәбият, тел белеме өлкәләрендә дистәләрчә еллар буена туплаган белем хәзинәсе аңа иҗатта гыйльми төгәллеккә ирешергә, әсәрләренең ышандыру көчен арттырырга мөмкинлек бирәләр.
Җитмешенче елларда төгәлләнгән ике картинага тукталып үтик. «Урал тау эргәсендә» дигән картина рәссамның Башкортстан җирендә алган тәэсирләрен үзенә сыйдырган. Аңа карау бе
Урал тау эрглсендз.
АНАТОЛИЯ НОВИЦКИ П ф ЗИРӘКЛЕК ҺӘМ КАМИЛЛЕК ГАДИЛЕГЕ
илчелекнең 921—922 елны Идел буе Болгар иленә килүе турында сөйли. Шул илчелекнең секретаре Ибн Фадлан калдырган бай сәяхәтнамәгә таянып, рәссам илчелекне хан җәйләвендә ничек каршы алуларын тасвирлый. Әсәрнең объектив эчтәлеге исә аның сюжетыннан күпкә киңрәк. Рәссам анда ерак чорның рухын, җанлы сулышын күз алдына бастырырга омтыла.
Бакый ага Урманче иҗаты хакында сөйләгәндә, игътибардан читтә калдырып булмый торган бер тема бар. Ул — В. И. Ленин темасы. Те-левидениедән ясаган бер чыгышында бу хакта рәссам бо- лай дигән иде:
«Казанда яшәүче сурәт остасы, миңа калса, Ленин темасын читләтеп уза алмый. Ул фикере, дөньяга карашы белән нәкъ менә шушы җирдә формалашкан бит, яшьлегендәге иң мөһим карарын шушында кабул иткән, үз юлын сайлаган. Ильичның укыдым. Аңа фикер иясе һәм ихтирам, хөрмәт һәм, шуның бе- әнә шуларны чагылдырырга тырыштым...»
Таланты һәм осталыгы тәмам камилләшеп җиткәннән соң гына теге яки бу рәссам юлбашчыбыз образын, аның җанлы сурәтен тудыру эшен гамәлгә ашыруга керешергә җөрьәт итә ала. Сәнгать ленинианасын тәшкил иткән нәкыш, графика, скульптура әсәрләре арасында чын сәнгать дәрәҗәсендә торганнары аз түгел. Художникны монда үзеннән алда тудырылган әнә шул сәнгать хәзинәсе үрнәкләренә ияреп китү, башкалар тапканның йогынтысына бирелеп, элекке табышларны кабатлау юлына басу куркынычы сагалый. Шуңа күрә дә Ленин темасы рәссамның идея һәм сәнгать осталыгы ягыннан өлгергәнлек дәрәҗәсен, үзенчә һәм тирән фикер йөртә алу сәләтен күрсәтә дә.
Б. И. Урманченың юлбашчыбызга багышланган әсәрләре аның нәкъ әнә шундый сыйфатларга ия булган оста икәнлеген исбат итә. Әлбәттә, бу уңышларына ул озак еллар аша, гаять зур хезмәт түгеп килде. 1964 елда рәссам В. И. Ленинның скульптур портретын тәмамлый. Ә тагын ун елдан соң аның кискече астында яшь студент Володя Ульянов скульптурасы туа.
| Юлбашчының мраморга уелган бюсты таң калдыра. Шәхеснең эчке тормышын, рухи куәтен гәүдәләндерү осталыгы ягыннан рәссам монда үзенең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелә. Бакый Урманче трактовкасындагы Ленин образы юлбашчының гаять зур ихтыяр көчен, даһи акылын, бетмәс-төкәнмәс оптимизмын, аның күңел җылысын калку гәүдәләндерә. Мәскәүдә укыган елларында Бакый ага үзе дә Ленинны күрү бәхетенә ирешкән. Юлбашчының тере чалымнары шул чакта ук аның хәтеренә гомер-леккә уелып калган. Бу бюст хәзер Татарстан сынлы сәнгать музеенда саклана.
В. И. Ленинның яшьлек чорын сурәтләгән әсәрен Урманче бөтенләй башка психологик нигезгә кора. Ун елга диярлек сузылган эзләнү чорында, мөгаен, скульптура
В И. Ленин портреты.
әсәрләрен, аның хакындагы истәлекләрне мин күп юлбашчы буларак та, шәхес буларак та гаять зур лән бергә, чын мәхәббәт хисе тойдым. Портретта
сынын бетен итеп бирү фикере генә үзгәрешсез калгандыр. Ә гәүдә торышы, йөз борылышы, башка детальләр кет-кат үзгәртелә. Композицион вариантлар арасында уңышлылары да булмый түгел, әмма нидер җитми, күңеле белән рәссам төгәл табылып җитмәгән билге-сызыклар барлыгын сизә, һәм ул, инде ничәнче тапкыр, документларны. истәлекләрне күздән кичерә, тарихи хезмәтләрне укый, фоторәсемнәрне өйрәнә. Ниһаять, Казанда яшәгән чорда Володя Ульяновның рухи халәте, фикер юнә-лешенә тәгаен төшенеп җиткәч кенә, ул элекке вариантларда нәрсә җитенкерәмәвен күрә.
Яшь Ильич образын гәүдәләндергәндә художниклар кайчак, үзләре дә сизмәстән мәгънә акцентларын үзгәртеп җибәрәләр. Ильичның соңгырак чордагы билге-чалым- нары мондый очракта аның яшьлек чорына күчерелеп куела. Бу. әлбәттә, чынбарлыктагы дөреслеккә хилафлык китерә. Б. Урманче Володя Ульяновның нәкъ менә шул чордагы эчке халәтен аңларга тырышып, озак еллар эзләнә дә. Ә шуңа ирешү белән образның оригиналь, төгәл һәм ышандыргыч пластик чишелешен таба.
Володя Ульянов яр читендәге тәбәнәк кенә эскәмиядә утырып тора. Ул яшьләрчә түгәрәк йөзле, җиңел гәүдәле. Аның характеры үсештә бирелә. Гәүдә пластикасындагы һәр яңа борылыш образның нинди дә булса сыйфатын ача.
Бакый Урманченың Ленин темасына караган әсәрләре янына Мария Александровна Ульянованың Кокушкино авылындагы мәктәп каршына куелган монументаль портретын да өстәргә кирәк. Аның якты елмаю белән балкыган йөзендә без ана хиблә- ренең олылыгын, авыр сынауларга да бирешми торган рухи ныклыкны тоябыз. Күп борчу-кайгылар эзен саклаган бу йөз күзгә бәрелеп тормый торган матурлыгы белән соклану хисе уята.
Илленче еллардан башлап Бакый ага Урманче иҗатында скульптура һаман зуррак урын ала бара. Бу һич тә очраклы хәл түгел.(Скульптурада төп сурәтләү чаралары — хәрәкәт пластикасы, күләмне, кисәк һәм бөтен арасындагы нисбәтне тою. Шулар аша бөтенне җанлы итеп күз алдына бастыру, аның динамикасын, эчке яшәешен бирү таләп ителә. Скульптурада гәүдөләндерелгән образ үзе белән тирән идея, сим еол дәрәҗәсендәге дип әйтерлек югарылыкка күтәрелгән мәгънә алып килергә, үзенә бер төрле романтик күтәренкелеккә ия булырга тиеш. Башкача әйтсәк, потенциаль мөмкинлекләре ягыннан караганда, скульптура — тагын да фәлсәфирәк сәнгать төре.
Б. И. Урманченың осталыгы үсеп, иҗаты чын фикри җитлегү чорына кергәч, чынбарлыкны нәкыш чаралары белән генә тасвирлау аны канәгатьләндереп җиткерми башлый. Ул күңелендәге идеяне пластикада гәүдәләндерүгә ихтыяҗ сизә. Урманче шәһәребез скульпторлары арасында беренче булып яңа материал — мәрмәр куллана башлый. Казанда яшәгән егерме елга якын вакыт эчендә рәссам берничә дистә скульптура әсәре иҗат итә. Аларның күпчелек өлеше татар мәдәниятенең олуг вәкилләрен. җәмәгать һәм фән эшлеклеләрен гәүдәләндергән цикллардан тора. Татар халкының алдынгы улларына багышланган портрет сериясендә Бакый Урманче үз заман-дашлары образларына да. тарихи шәхесләргә дә мөрәҗәгать итә. Халыкның иң изге сыйфатларын үзләренә туплаган, тугрылык һәм фидакарьлек үрнәге булып хезмәт итәрлек шәхесләрнең образларын тудыруны скульптор үзе милли сәнгать алдындагы бурычларның берсе дип карый. Бер мәкаләдә аның бу өлкәдәге барлык эшләре турында сөйләү мөмкин түгел. Без монда аларның икесенә генә тукталып үтәбез.
Рәссам кечкенә яшеннән үк Тукай шигъриятенә гашыйк була. Бөек татар шагыйренең портретын тудыру хакында ул иҗатының башлангыч чорында ук хыяллана. Илленче еллар уртасында Тукай образын гәүдәләндерү фикере өлгереп җитә һәм Самарканд шәһәрендә ул шагыйрьнең бюстын ясауга керешә. Соңрак, Ташкент сәнгать институтында дәрес биргән елларда да бу эшен туктатмый һәм портретны гипста төгәлли. Әмма Казанга кайткач та әле рәссам образ өстендә эшләвен дәвам иттерә һәм бары тик 1959 елда гына аны мәрмәргә күчереп тәмам итә.
Тукай портретының композициясендә үк тирән фикер салынган Шагыйрьнең иңбашлары, баш һәм куллары бер бетен мәрмәр кисәгеннән үсеп чыга һәм әдип белән аны тудырган халык арасында өзелмәс бердәмлекне символлаштыра. Тукай аз гына иелә төшеп, кулларын кукрәгенә кушырган да. терсәкләренә таянган килеш, тирән
АНАТОЛИИ НОВИЦКИП ф ЗИРӘКЛЕК ҺӘМ КАМИЛЛЕК ГАДИЛЕГЕ
уйга тапган. Портрет композициясендәге мондый торгынлык тыштан караганда аны катып калганлыкка, статизмга дучар итә сыман, әмма чынлыкта скульптор об-разның эчке киеренкелеген бирә алган. Без портретта Тукайның фикер хәрәкәтен тоябыз кебек. Рәссам моңа урынлы кулланылган пластик чаралар ярдәмендә ирешә. Карашы белән шагыйрь каядыр еракка төбәлгән, ирене тирәсендәге кайгылы сызык аның кыю йөзенә хәсрәт билгесе салган. Шуларның барысы артында образның барлык сыйфатларын бер бөтен итеп берләштергән сыгылмас ихтыяр көче сизелеп тора. Урманче тарафыннан тудырылган бу образда республика җәмәгатьчелеге һәм тамашачыларның киң даирәсе үзләренең сөекле шагыйрен таныды.
Герой-шагыйребез Муса Җәлил бюстын эшләргә карар иткәч тә, Бакый ага озак вакытлар аның образын күңелендә иркәләп йөртә. М. Җәлил белән ул сугышка кадәр Мәскәүдә эшләгән елларда ук таныш була. 1939 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган чорда. Җәлил белән алар бергә хезмәттәшлек итәләр. Рәссам ул очрашуларны кадерле истәлек итеп саклый. Җәлилнең скульптур портретында «Моабит дәфтәре» шигырьләренең авторы, баһадир йөрәкле көрәшче образы белән әнә шул, сугышка чаклы якын таныш, тыйнак, сөйкемле иптәш булган кеше икесе бергә кушылган, табигый бердәмлек хасил иткән. Скульптор Муса Җәлил батырлыгының нинди дә булса гадәттән тыш сыйфатлардан бигрәк, аның рухи көченнән, кешелеклегеннән килүен күрсәтергә омтыла. Кайбер художникларның әсәрләрендә патриот-шагыйрь гаять экспрессив төстә, тумыштан үк искиткеч зур кодрәт иясе итеп сурәтләнде. Урманченың Җәлиле исә икенчерәк. Ул тудырган образ натура ягыннан тирәнлеге һәм бөтенлеге өстенә күңел йомшаклыгы, инсафлылык белән дә аерылып тора. Образ трактовкасына теманың героик яңгырашыннан бигрәк лирик һәм эпик поэзия рухы хас. Мондый трактовка шагыйрь образының асылын төгәл чагылдыра.
Татар культурасы вәкилләренең иң яхшы портретларында Бакый Урманче кешенең кешелек бурычы, чынбарлыктагы урыны, тугрылык һәм илгә мәхәббәт кебек яшәешнең төп мәсьәләләрен куя. Әмма шуннан соңгы уйлану һәм эзләнүләре аны художникның дөньяга фәлсәфи мөнәсәбәтен чагылдыра торган гомум-аллегорик образлар тудыруга этәрә. Мондый характердагы иң яхшы әсәрләренә мисал итеп, «Язгы моңнар» һәм <>Сагыш»ны китерергә кирәк. | Агачтан ясалган бу ике сын скульптур диптих тәшкил итә. Ясый башлаган вакытта ук бер бетен итеп уйланылган ул сыннар образлылык ягыннан бер-берсенә каршы торалар, һәм шул ук вакытта, фикер җәһәтеннән бер-берсен тулыландыралар да. Аларда кеше гомеренең диалектикасы чагыла. Беренчесе гомер юлының башын, икенчесе аның йомгагын, котылгысыз рәвештә гомер ахыры якынлашып килгән чагын символлаштыра. Кешенең яшьлек чорын скульптор сылу кыз сынына тиңли, шул образ аша гәүдәләндерә. Әнә ул яшьлек бәхетенә күмелеп болында утыра. Җиңел гәүдәсендә тормыш һәм яшәү шатлыгы. Өмет һәм ышаныч та, алда торган бәхетле көннәрен сизеп куану да — һәммәсе бер якты образ, яшьлек образы булып береккән. Бу образ Урманченың пластикадагы иң зур казанышларыннан берсе. Кызның күңелендәге гармония статуяның пластик камиллегендә ачыла. Монда барысы да берьюлы әйтелгән, тамашачыга зиһен җыеп, уйланып,
Г. Тукай портреты.
яшерен мәгънә эзләп торырга кирәкми. Образда гәүдәләнгән сафлык, бәхет дөньясы аңа болай да якын, аңлаешлы. Автор әсәре белән тормышка мәдхия җырлый.
«Сагыш» исә образ корылышы белән бик нык аерылып тора. Ул — уйлану, фикер итү дә, сагыну һәм сагыш та, ул — газаплы да, татлы да тормыш моңы— Сырышып үскән юан груша агачының мугыллары арасыннан рәссам озын гомер юлы кичкән аксакал картның кырыс һәм мәһабәт йөзен калкытып чыгарган. Бу йөздә картлык нуры уйный, сүнү-сулу зәхмәте әйтерсең аңа кагылмаган да. Эре төерләр белән капланган киң маңгае, кысынкы иреннәр, уелып килгән йөз чалымнары аның зирәк акы-лы, көчле ихтыяры хакында сөйлиләр. Аксакалның тирән күз карашында үткән гомер шәүләсе чагылган. Кичергән кайгылар, югалтулар ачысы, татлы хатирәләр һәм тагын тел белән әйтеп бетереп булмый торган күп төрле хис-тойгылар барысы бергә... Шулай да үткен әле аның күзләре. Башкалар күрмәгәнне күрә, яшәешнең иң яшерен серләренә үтеп керә төсле алар. Карт вакытның үзенә башка тыгыз һәм югары бер үлчәнешендә яши. Үлем котылгысыз булса да, ул аның акыл һәм тәҗрибәсен юкка чыгара алмый. Тормыш мәңгелек, аның бер чаткысы гомер дә бакый. «Са- гыш»та Урманче иҗатына хас төп сыйфатлар тыгыз итеп үрелгән. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Дәрдмәнд һәм башка образлардагы фикер киеренкелеге, кеше рухының балкышлары монда символик, гомуми фәлсәфи яңгыраш алган.
Бакый Урманченың нәни сыннар өлкәсендәге иҗаты да өйрәнелүгә лаек. Нәкышендәме. график әсәрләрендәме, һәр нәрсәдә диярлек декоратив башлангыч үзен нык сиздерә. Ә аның остаханәсеннән чыккан декоратив һәм көнкүреш сәнгате әйберләре күңелне иркәләп, көндәлек тормышка ямь биреп торалар.
Урманда тапкан агач тамыры, ботак-санак иҗат остасы өчен нәни скульптура материалы булып хезмәт итә. Ул еш кына агач кисәгенә табигать үзе «салып калдырган» образны файдалана, берничә җиңелчә хәрәкәт белән аны кыргыйлык әсирлегеннән «азат итә» белә. Шаян шүрәлеләр, мәкерле су ияләре, иҗади илһам билгесе — канатлы толпарлар, халык әкиятләренең башка геройлары кинәт «терелеп» безнең арада яши башлыйлар.
Бакый аганың яңа гына тәмам иткән, яисә әле бүген язылып яткан әсәрләре дә аз түгел. Аларга аксакал рәссамның гомер буе җыйган бай акыл тәҗрибәсе, күңел җылысы түгелгән... «Хатирәләр» дип аталган картиналар сериясе нәкъ әнә шундый тәэсир калдыра. Автор боларда үзенең еракта калган бала чак көннәренә әйләнеп кайта, авылның күп төрле тәс-бизөкләр белән тулы сабан туйларын, ямьле печән өсләрен. көнкүреш күренешләрен үзенә бер төрле шигъри моң белән сурәтли.
Рәссам монда тормышны хәрәкәткә китерүче, яшәешкә ямь. мәгънә бирүче гади һәм мәңгеЛек хакыйкатьләрне раслый. Чын гүзәллек хезмәттә, хезмәте белән туган җирне бизәүче кешедә! — ди ул.
Б. Урманченың соңгы елларда башкарган хезмәтләреннән Кырлайдагы Г. Тукай мемориаль комплексы. Сөембикә портреты, Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышына багышланган композиция һәм башка әсәрләре барысы да әнә шундый югары гуманизм белән сугарылганнар.
Бакый ага Урманче иҗаты замандашларына тирән фикерләр, якты хисләр алып килә. Аның әсәрләре халкыбызның рухи тормышын баета, күп милләтле совет сәнгатенә яңа төс-мәгънәләр өсти. Рәссамның бөтен тормыш юлы — илгә, халыкка тугрылыклы хезмәт итүнең матур бер үрнәге.