ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ДӘВАЛАУ
Юмореска
л көнне күңелем көр, авызым ерык иде. Иске тимер-томырга китәргә
ажгырып торган экскаватор белән планны 132 процентка үтәдем. Башка
көннәрне траншея казыганда ул тимер үләтнең шөрепләре коелып теңкәмә
тия иде. Вахта машинасын көтеп юрган арада, «Алсу таң» с овхозы басуында яңа
гына өлгереп килгән борчак кузагы да состым. Вахта машинасына утыргач,
корсагымны сыйпый-сыйпый, яшел витамин умырдым әле дип, иптәшләр
алдында шапырынып алырга да өлгердем.
Автовокзалга кайтып җитүгә, тотынды эч авыртырга, тотынды, мин сиңа
әйтим, әйтерсең лә эчәкләремнән аркан ишәләр! Шофер минем хәлне шунда ук
сизеп алды
— Хәлең мөшкел, ахры, дус кеше, әйдә, больниска илтим үзеңне.
Больнис, имеш! Анда эләксәң, өч көн буе анализ алалар, дүрт көн буе диагноз
куялар, биш көн буе укол кадыйлар... Шунда барып керсәм, төп башына утырып
калам ич мин. Конторга яңа техника кайтырга тора. Үзе юкның күзе юк, диләр.
Зарифуллин җимерек техника белән дә рекорд куя дип, яңа экскаваторны башка
берәүгә бирәчәкләр. Анысын көт тә тор.
— Мин үзем дә дәвалана беләм, — дигәч, шофер мине өемә генә китерде.
Ишектән керү белән, дарулар тартмасыннан шешәләр алып өстәлгә тездем.
Иң элек стаканга касторка агыздым, аның өстенә балык мае. Стакан тулсын дип
көнбагыш мае да өстәдем. Чырайны сыта-сыта, стаканны көч-хәл белән
бушаттым. Аннары, эчне уа-уа бөтерелә торгач,
У
баҗай өчен саклап тоткан аракыга чират җитте. Эзләп-эзләп тә кызыл борыч таба
алмагач, ике кашык кара борыч салып болгаттым да ялт бер рюмканы! Уздр әле
дип, кушеткага сузылдым.
Менә узды да! Борчак микробларын аяктан егарга ике йөз грамм да җитә икән
ич! Шатлыктан көлеп җибәрүем булды, тотынды бит эч янарга! Борчакларга
бензин сибеп ут төрткәннәр диярсең. Чәбәләнәм, урынымнан һич кузгала
алмыйм. Аптырагач:
— Су, су, су! — дип акырдым.
Котлары алынган күрше хатыннары бүлмәмә кереп тулды. Әмма миңа бер
чүмеч су бирергә ник берсенең башына килсенче! Томана чәрелдекләрнең бар
белгәне «ашыгыч ярдәм» дә «больница».
...Хәзер сәламәтлегем корычтай. Теземә куеп ломны бөгәрлек хәлдә.
Шунысына мең шөкер, хируруглар эчне ярмадылар. Тик менә боль- нистан
чыкканда, баш врачның кулын кысып, рәхмәт әйтергә дип кабинетына кергәч,
бәлагә тап булдым. Палатада ятканда көйләп-чөйләп сөйләшә торган баш врач
кашларын сындырып, минем каерыны салдыра башлады:
— Үз-үзеңне дәвалау җинаять! Туп-туры безгә килсәң, өч сәгатьтә дәвалый
идек без сине. Җәй уртасында экскаваторчы унөч көн буе больницада аунап
ятсын әле! Начальнигың булсам, мин сине судка бирер идем, әйе, әйе, судка!
Чәчләрем үрә торды, коелып төштем. Кая бу кансыз бәндәгә рәхмәт әйтү,
алдыма-артыма карамыйча, тизрәк кабинеттан чыгып тайдым. Әйе,
Зарифуллинны майлы ботка көтми икән! Эш зурга киткәнче, аңлатма язуы язып,
контор башлыгының өстәленә илтеп салырга кирәк дигән карарга килдем.
Өйгә кайту белән ашыга-ашыга шуны әвәли башладым. Ни җитте шулай итеп
язасы килми, язмышымны хәл итәчәк язу бит бу! Аны укыгач, башлыкның күзе
яшьләнерлек булсын. Аңлатмада үземне бер гөнаһсыз бәндә итеп күрсәттем.
Медицинаның белем бакчасыннан бер җимеш тә өзеп капмаганга күрә шулай
ялгышуымны әйттем. Сәламәтлегемә зыян килмәде, иске экскаваторда да
теттереп эшли алам, дидем. Хискә бирелеп яза торгач, талмутым шактый озынга
сузылды. Ә безнең башлык сүз боткасын яратмый. Аңлатманы мәгънәле, кыска
итеп, телеграф теле белән язарга куша. Кат-кат кыскарта торгач, ул менә болай
килеп чыкты: «Контор башлыгына. «Тәмәке зарарлы», «Аракы зарарлы» дип
язылган плакатларны еш очратканым бар. Әмма «Үз-үзеңне дәвалама!» дигәне
күземә чалынмады. Хатыным больниста хисапчы булып эшли. Стажы тугыз ел.
Ул да бу хакта миңа бернинди кисәтү ясамады. Иптәшләр суды хатынга 15 сум
штраф салсын».
Судан коры чыгар өчен хатынга әнә шулай юри каты бәрелдем. Кулдан
экскаваторны тартып алмасалар, хатынга нейлон тиресеннән теккән тун алып
бирәчәкмен.
Ярар, кузгалыйм. Башлыкның кәефе шәп булса гына күзенә күре- нәм. Хөрти
булса, аңлатманы секретарьга гына калдырам. Конторга җитү белән, урамдагы
эскәмиягә утырдым. Берәрсе чыкса, «Башлыкның кәефе ничек?» дип сорарга
исәп. Күп тә үтмәде, башлык үзе килеп чыкты. Ул, мине күрүгә, теш арасыннан
гына:
— Зарифуллин, сезгә карата приказ язылган анда, — диде дә ашыгып китеп
тә барды. Башлыкның бу сүзе минем колагыма: «Сиңа хөкем карары чыгарылган
инде», — дип ишетелде. Конторга кердем дә приказ тактасы янына килдем...
«Зарифуллинга яңа экскаватор бирергә» дигән сүзләрне калтырана-калтырана
укый башладым.