Язучыларга хатлар
20 март. 1962 ел. Казан.
Шамил,
син яхшы төзәткәнсең, әсәрII җыйнакланган, әйбәтләнгән. Молодец дип мактарлык булган. Мин кайбер кабатланган урыннарын табып бераз кыскарткаладым. әлбәттә, бозмаска тырыштым.
Синдә йомшак юмор бар, табигый итеп тасвирлый белү осталыгы бар. Әсәреңдә тамчы да ясалмалык сизелми, бу — зур уңыш. Киләчәктә дә агач аякка (ходулига) күтәрелмичә табигый язарга тырыш, Лобанов җанлы кеше, ике мастерга гьтна үзенчәлек җитеп бетми.
Хәзер ахыры турында. Мин сиңа Мәскәүгә баруны төшерикме әллә дип әйткән идем шикелле? Син калдыргансың. Калдырып шәп итмәгәнсең. Ул җирдә эч пошыр- гыч шалтыравык сүзләр күп. Н. С. X.2 ны кунакка дәшүнең дә хәзер әһәмияте юк, вакыт узган, ул да килмәгән. Кыскасы, мин ул главаны аллаһ әкбәр! Озатып калу белән тәмам була.
Минем бу хатымда күңел хакы өчен генә әйтелгән юмалау сүзе юк. Чын күңелдән мактадым, юкса, мин дәшми генә калыр идем.
Сәлам белән: Ибраһим Гази. ф
Чираттагы номерларның берсенә керер дип өмет итем. _
7 декабрь. 1962 ел. Казан.
Шамил,
мин сиңа күптәннән хат язып җибәрергә җыенып йөрим, һаман кул тими. Ниләр < бетереп ятасың? Берәр яңа нәрсә язмыйсыңмы? Хикәяң юкмы?
Хат язуның төп сәбәбе: синең хикәяң (дөресрәге, озын хикәяң) турында — «Чаянпда 3 бик урынсыз, һич дөрес булмаган карикатура чыкты, үзләренчә, алар файдалы эш эшләдек дип уйлыйлардыр. Ләкин яшь авторның беренче зур әсәре турында шулай күсәк күтәреп чыгу бер генә яктан да дәрес түгел. Без монда «чаяничы- ларга әйттек, ләкин бит инде эш узган. Ул карикатурага карап, син борыныңны салма, синең ул хикәяң нефть темасына язылган әйберләр арасында берсенекеннән дә начар түгел, хәтта, киресенчә! Чын реализмга нигезләп, бик табигый телдә язылган. Укуы да алар әйткәнчә күңелсез түгел. Мин моны синең күңелеңне табар өчен генә
Әгәр язган хикәяң булса, журналга җибәр. Язганы булмаса, яз.
Казанда хәлләр искече, әллә ни алга сикергән җиребез юк. Гадәттәгечә, кылтый- мылтый гына барабыз. Үзгәртеп атмасалар, февральдә Татарстан яэучыларыиың съезды булыр дип кетебез. РСФСРныкы майларда булыр дип кетелә.
Сәлам белән; Ибраһим Гази.
14 август. 1968 ел Казан.
Шамил!
Син теге вакытта кереп чыктың да шуннан соң тавышың-тының бетте. Нишләп ятасың? Мин радиодан синең очеркны ишеткән идем — бик ошаттым. Шуны шул хәлендәме, бераз тагын ит-май кундырыпмы, 50 еллыкка чыгарырга кирәк. 50 еллыкка тагын ниләр язасың? Пьесаң өлгереп җитәме? Давай, яшь чакта вакытны әрәм итмә. Эшләргә! Эшләргә! Синең хәзер нәкъ елгереп җиткән чагың...
Яратып:
Ибраһим абыең.
II Сүз Шамил Бикчурннныц «Кайнар чишмә» исемле документаль повесте хакында бара. Уя «Сонет ал->бии1м» журналының 1962 елгы S санында басыла
’ Н. С. X,— Никита Сергеевич Хрущев.
• «Чаан» журналының 1962 елгы 15 санында Э. Гельмснын «Тәмугта» даган карикатурасы турында 10 «к У » М J.
әйтмим.
145
17 март, 1970 ел. Казан.
Шамил,
хатыңны алдым, үпкәләреңне кабул итмим. Гомумәм, үпкәләү ирләр эше түгел.
Үпкәләү кешене кечерәйтә, авызың тулы кан булса да төкермә, сиздермә...
Син әйтәсең, көз көне иҗат йортына барыр идем, дисең. Анысын ачык итеп әйт, югыйсә, ул һавадагы торнага әйләнә.
Сентябрь? Октябрь?
Вакытын әйтел, райком белән килештереп, соңыннан «бара алмыймяга урын калмаслык итеп, (Лерон Хәмидуллинга) литфондка яз, бик тиз яз, соңга каласың. Мин аңа әйтеп куйдым. Әлегә урыннар бар.
Романны 1 төн утырып булса да эшлә!
Уңышлар теләп: Ибраһим абыең!
22 октябрь. 1970 ел. Казан.
Шамил!
Көз көне сөйләшкән идек, син, романым әзергә якын, дигән идең. Романың ни хәлдә? Редакциядән китеп, роман өстендә генә утырырга ниятләмисеңме?
Аннары син язучымы, әллә редактормы?
Сузма, романга утыр, хәзерлә, бир.
Романга утырсаң, акчалата ярдәм итәрбез.
Ибраһим абыең.
4 ноябрь, 1970 ел. Казан.
Шамил,
мин Юрий Николаевич1 дигәне белән сөйләштем, сине гаҗәп тә әйбәт язучы дип мактадым, синең эшең хакында сөйләдем, язып бетерергә ирек бирүләрен үтендем. Ул гел «ладно», «ладно» дип торды, ягъни ризалык белдерде.
Гайшә ханымга сәлам.
Балаларга да сәлам!
Ибраһим Гази.
14 май, 1968 ел. Казан.
Саҗидәсе,
мин бик каты эш кешесенә әйләнеп барам, вакытында җавап бирә алмадым, үпкәләмә инде.
Үткән бәйрәм белән дә. киләчәк бәйрәмнәрнең дә кайберләре белән алдан ук котлап куям.
Мин начальник3 булсам да, үземне һич начальник итеп сизмим һәм начальник була да белмим, булырга (була белергә) тырышмыйм да. Кирәк дип тапкан эшләрне эшлим — бары шул.
Аннары колагыңа гына әйтә алам: мин көн үткәч өстәлдә тотып карарлык бер «эш» күрергә өйрәнгән. Хәзер исә мин үземнең эшемне тотып та, иснәп тә, ялап та (әчеме-төчеме), күз белән карап та күрә алмыйм. Шушы минем күңелне гел кимереп, җанны кыйнап тора: көн үтте, ө синең күзгә күренерлек эшең юк! Аннары безнең авылда болай дип әйтәләр: кояш чыга да бата, ө гомер артмый.
Зарлануга охшаган бу «фәлсәфәдән» соң, чәчәкләрең үсәме? Минем чәчәкләр гөрләп үсә, озакламый бакча тулы гөл булачак.
Картыңа миннән сәлам.
Ихтирам белән: Ибраһим абыең.
Кул астында яхшы конверт булмады.
1968 ел. Казан.
Саҗидә, Әдип I
Икегезгә дә бик күп сәлам. Балалар үсәме инде: үзегезне тотып кыйнарлык булдылармы? Ни эшләр бетереп ятасыз? Шагыйрь җаны түзмидер, ни дә булса ф язасыздыр? Әдип ерак җирләрне гизеп кайтты, журнал өчен берәр нәрсә хәзер- _ лиме? Мәсәлән, для начала, юл язмалары? Ә Саҗидәкәй үзе быел безне нәрсә ? язып куандырачак? Аккош күленә килгәч сөйләгән планнары тормышка ашып £ бетәме? Әллә бүтән берәр нәрсә язамы? ш
Тагын көз, кар, тайгак, грипп, тамак төпләре кытыклана, тагын җиде ай көтәргә 2 кирәк, яшел яфракны күрергә зар вә интизар булып бетәргә туры килә, ярый әле > тәрәзә төбендә гөлләр бар, шуларга карап алам. R
Сәлам белән: Ибраһим Гази.
Р. S. Сезнең китап кибетендә «Детская энциклопедия»нең сәнгатькә (искусством) I багышланган саны (10 булса кирәк) юкмы икән?III IV
ш
S К
14 ноябрь. 1968 ел. Казан. -
Итагатьсез Саҗидә!
Ике хатыгызны да алдым. Шигырь турында бәхәскә дә кермәкче идем дә. й шагыйрьләрнең көе скрипка көе кебек, я үпкәләтеп куярмын дип, ул көфер уемнан * кайттым. Җибәргән шигырьләрегезне түкми-чәчми Арсланга2 кертеп тапшырдым. __
Ритм мәсьәләсенә килгәндә, һәр чатанның үз ритмы булган кебек, һәр шагыйрь- _ нең үз ритмы... Шул хәтлесе кызык: шигырьне мактасам, бу кеше шигырьне аңла- л мый димиләр, тәнкыйтьләсәм — аңламый диләр. Димәк, аңлаучы исемен күтәрү өчен, шагыйрьләрне мактарга кирәк! ю
Сез бик тырышып яклаган Әнвәр Давыдовның беренче поэмасын мин җыелыш- = ларда мактап чыккан кеше. Димәк, мин шигырьне аңлыйм икән! Робертның3 ул шигырен аңлау өчен, кытайча, һич югында, кырмыска телен белергә кирәктер.
Чөнки ул, форма белән чамадан тыш мавыгып китеп, гап-гади генә нәрсәне — җөмлә аңлашылуы кирәклеген оныткан. Робертның «Таш аргамагыьн менә яраттым. Гомумән, Робертның шигырьләре миңа ошыйлар — талантлы егет.
Димәк, мин шигырьне аңлыйм булып чыга түгелме соң?
Тәнкыйтьләсәм, тагын аңламыйм булып чыгачак!
Әдипкә сәлам. «Сахалины» газетада чыга башлады.
Сәлам белән: Ибраһим Гази.
5 май. 1970 ел. Казан.
Саҗидә, сәламәтмесез!
Карт кешене бөтенләй онытып ташламаганыгыз өчен рәхмәт.
Җибәргән шигырьләрегезне укып чыктым (байтактан), язмый торуның сәбәбе: үзем Әлмәт ягына ниятләп торган идем, авырып киттем, бара алмыйм.
Аңлый алуым ни дәрәҗәдәдер, мин шигырьләрнең бик күбесенә «әйбәт», «матур», «матур гына», «мәгънәле шигырь» дип язгалап куйдым. «Табигый матурлык җитми», «аңашып бетми», «мәгънәсен аңлап булмый, сизенеп кенә була» дип язганнарым да бар. «Иртән» дигән шигырьгә «строфалар рассыпаются, җилем юк» дип язып куйганмын; «Фәридәпгә «артык сузылган» дип резолюция салганмын. «Бергә чакта каен утын яктык» дигән шигырьгә, мәсәлән, «матур» дип куйганмын.
• Бу хатныц датвсы билгесез Эчтәлеген» караганда, ул 1968 елнык мәендә язылган булырга тиеш ' г
IV Арслан - күренекле шагыйрь Нури Арсланов, ул елларда «Казан утлары» журиалынык поник бүлеге молире булып вшли
Шагыйрь Роберт Әхмәтҗаиов. аныц «Свгать суга» дигән шигыре турында сүэ бара
«Матур» сүзена мин «мәгънәсе бар, шигъри эшләнеше яхшы» дигән мәгънә салам. «Этюдпка, «Кезләр якты быелига, «Чишмә», «Ай кашы», «Уфа минем яшьлегем», «Улыма», аннары тагын берничә «...» өч төрткеле шигырьгә (исемсез шигырьгә— ред.) менә шулай «матур» дип куйганмын.
Теләсәгез, бер очрашканда җыентыкны күрсәтермен, анда бүтән язулар да бар.
Әгәр мине укып чыгып, шундый тамгалар салып чыксалар, мин бик куаныр идем.
Кыскасы, лирикага Сездә осталык бар, интимныйрак лирикага дип тә өстәргә була.
Исәнлек-саулык теләп: Ибраһим абыегыз.
Әдипкә дә сәлам әйтегез.
Р. S. Миннән алып киткән гөлләргә сәлам.
И. Г.
Беренче китап
Ананың беренче баласы, өй кыегындагы беренче сыерчык, күктә сайраган беренче тургай күңелгә бик якын була. Язучының икенче китабы да чыга, икенчесе, бәлки, беренчесеннән яхшырак та була торгандыр, ләкин язучы күңеле өчен барыбер беренчесе кебек үк газиз булмый.
Башлап язучы Мөдәррис Хөсәенов иптәш үзенең «Борылыш» исемле V беренче хикәяләр җыентыгын бастырып чыгарды. Аның хикәяләрендәге кешеләр безнең барыбызга да таныш: без аларны күреп, я ишетеп беләбез. Колхоз тәртәсенә керергә теләмичә, шәһәр урамнарында «озын акча» артыннан куып йөрүче «ала канат», «адашкан каз» Габдрахман, колхоз өчен резервлар табарга яратучы һәм шуның өчен «син үзең бик зур резерв» дигән мактау сүзләре ишеткән Мәгъсүм агай, берсе дүшәмбегә, берсе чәршәмбегә карап яшәүче ике кода — Сәмигулла белән Сәхип карт, кыек күңелле һәм туры күңелле ике күрше Хөршидә белән Мәрьям — мондый кешеләрнең тормышта барлыгын без гомумән алганда белә идек, менә хәзер анарның конкрет йөзләрен дә күрдек. Берсе өчен куандык, икенчеләре өчен көендек.
Ә Хөсәенов, үзенең геройлары белән бергә яшәү сәбәпле, кешеләрнең уң ягын да. сул ягын да бик белеп яза. Ул аларны әле бу якка, әле теге якка әйләндереп, төрле яклары белән укучыга күрсәтә. Менә карагыз әле сез Әсәдулла агайны, ди ул безгә, илле сумлык облигациясенә биш мең отты да саклык кассасына салырга куркып йөри. Янәсе, кем белә бит аны саклык кассасы мөдире Шәйморатовны! Акчаны алуын алыр да, соңыннан бирмәсә нишләрсең? Юк инде, кесәдә ятканы хәерле! Без Әсәдулла агайның юкка өркеп йөрүләреннән көләбез. Ә менә әөторота шоферы Рәис бөтенләй икенче калыпка калыпланган кеше. Машинасына ялгыш килеп эләккән ят чемоданның хуҗасын табарга тырышып, җан талашып эзләп йөри ул.
Хикәя укылсын өчен, аның сюжеты кызык булырга тиеш дип баручыаер юк түгел. Хөсәеновның хикәяләрендә кызыклы сюжет бөтенләй юк, ә хикәяләрен ялыкмыйча укып була, чөнки без андагы кешеләрнең үзләре белән мавыгып китәбез. Гади сюжет, гади вакыйгалар, гади кешеләр, ә шулай да кызык! Шул ук вакыгте бик мавыктыргыч сюжетлы хикәяләрне дә ахырына хәтле укыйсы килмәгән чаклар була. Димәк, эш кызыктыргыч сюжетта гына түгел икән, ә хикәяләрдәге кешеләрдә икән.
Язучыны беренче китабы, беренче уңышы белән котлап, алда иптәш Хөсәенов кешеләрнең характерындагы төрле үзенчәлекләргә күбрәк игътибар итсен иде диясе