ВИТАМИНЛЫ ШИГЫРЬЛӘР ӨЧЕН
и әйтергә? Ничек әйтергә?..
Фатих Хөсни хаклы, язучыны
гомер буе шушы ике сорау борчып,
тынгысызлап тора. Инде балалар әдәбияты
өлкәсендә эшләүчеләргә килсәк, аларга әлеге
сорауларның икенчесе — «Ничек әйтергә?»
дигәне — бигрәк тә нык кагыла, бигрәк тә мөһим
булса кирәк.
Шәүкәт Галиев — менә шушы «мөһим- лекпне
аеруча тирән аңлаучы шагыйрьләрнең берсе.
Шуңа күрә аның балалар өчен язган шигырьләрен
Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да
яратып укыйлар. Авторның күптән түгел
Башкортстан китап нәшриятында чыккан
«Витаминлы хәрефләр» китабын башкорт
балалары шатланып каршы алды.
Шәүкәт Галиевнең балаларга әйтәсе сүзе күп. Ул
балалар белән ихлас күңелдән сөйләш* белә.
Әйтәсе килгән сүзен «ничек әйтергә» икәнен белә
Шигырьләр бит, балалар. Витамин
кебек алар. Күңелләрне үстерә,
Иәрәкләргә кач бирә.
Булса кайчак әчкелтем. Монысын белә һәр
кем — Хак сүз булмый тәчкелтем!
«Әчкелтем» булган хак сүзне витаминга
әйләндереп бирү — балалар әдәбиятының мөһим
бер үзенчәлеге. Шәүкәт Галиев шул үзенчәлекне
истә тота, үзенең шигырьләрен чынлап та
витаминлы хәрефләрдән, витаминлы сүзләрдән,
җөмләләрдән, витаминлы ритмнан, интонациядән
төзи. Ул балалар психологиясен, балалар күңелен
яхшы аңлый, тормыш күренешләренә балалар
күзлегеннән карый. Аның күпчелек шигырьләренә
уен элементларының хас булуы шуны раслап
тора.
Оча. оча. чебешләр оча!
Тилегәннәр куып җитә алмыйлар,
Ябалаклар алып китә алмыйлар.
Каргалар да азык итә алмыйлар.
Оча. оча. чебешләр оча! Чебешләрнең
эш хутта — Чебешләр оча самолетта!
Уенга, шуклыкка корылган бу шигырьне тыңлагач,
рәхәтләнеп бер келәсең, эстетик ләззәт шатлыгын
кичерәсең.
Н
Тавышлар... Безнең бу тормыш төрле- төрле
тавышлар гармониясеннән тора бит. Тавышка
карата балалар бигрәк тә сизгерләр. Үзләре дә
шауларга, йөгерергә, сикерергә яраталар.
Балалар дөньясын без шушы хәрәкәт, тавыш,
шау-шулардан башка күз алдына да китерә
алмыйбыз. Балалар тормышына хас әлеге
үзенчәлекләрне Шәүкәт һәр вакыт күз уңында
тота.
Яна бозлар ялтыр-елтыр,
Сына бозлар чалтыр-чолтыр.
Шагыйрь монда «ялтырап янган» бозларны
күрсәтеп кенә калмый, аларның тавышларын да
ишеттерә. Шатлыклы, музыкаль ритмнар аның
әсәрләренә аерым бер җанлылык өстәп тора
Шәүкәт Галиевнең тынгысыз геройлары
тормыштагы һәрбер нәрсә, һәрбер күренеш белән
кызыксыналар. Дөньяны танып- белергә омтылу
— аларның характерын билгели, һәрбер яңа көн
алар өчен нинди дә булса берәр яңалык алып
килә. Икенче төрле әйткәндә, галимнәр кебек үк,
алар дөнья серләрен ачучылар. Ә дөнья серләрен
ачучы кешеләрнең эзләнүләре гел генә
табышлардан тормый. Табышлар да, хаталар да
еш очрый.
Шагыйрь аларның эзләнүләрдән торган
тормышын идеаллаштырмый. Алар эзләнәләр,
хаталаналар, ниһаять, дөрес нәтиҗәгә киләләр.
Кулына беренче тапкыр борау тоткан малай да
(«Борау»), ашханәдән камыр алып кайтучы малай
да («Пәрәмәч»), кыяр, помидорларга түбәтәй
кидерүче малай да («Түбәтәйле кыярлар»),
салкын тимергә тел тидергән Биктимер дә
(«Биктимер белән тимер») — барсы да яхшы кү-
ңелле балалар. Ләкин алар әнә еш кына ялгыш
эшләр эшлиләр. Маҗаралы ситуацияләргә
эләгәләр. Бу маҗаралар, ахыр чиктә, аларнь,
тормышны танып-белергә, тормышны яратырга
өйрәтә.
Ш. Галиев шигырьләрендә төрле кош-
кортлар, хайваннар күп очрый. Авторның саф
күңелле нәни геройлары хайваннар белән яхшы
мөнәсәбәттә яшиләр.
Тиенкәйне тоттылар.
Калага озаттылар. Тар читлеккә
яптылар. „.Тиенкәй хәлен беләм,
Китәлмәсен дә күрәм. Жәлләп
чикләвек бирәм — Туктагач бер
кимерсен.
Дуслары барын белсен.— ләнүчән
бала күңелендә дөньяның һәрбер җан иясенә
карата теләктәшлек уяту, кайгысын уртаклашу,
шатлыгын бүлешү кебек кадерле сыйфатлар
тәрбияләүне автор үзенең изге бурычы итеп
саный. Тиен дә, мәче дә, төлке дә, бозау да, чебеш
тә, казлар да — балаларның дуслары.
Балалар язучысы өчен иҗат фантазиясенең роле
иксез-чиксез зур. Шәүкәт Галиев иҗаты тагын бер
тапкыр шул фикерне куәтли. Шагыйрьнең иҗат
фантазиясе кайсы чакта булмаганны да булган
дәрәҗәсенә күтәрә ала. Балаларның хыял
юнәлешен яхшы тоеп эш иткәндә, ышанмаслык
хәлгә дә ышанасың, ышану гына түгел, хәтта чын
күңелдән шатлык кичерәсең... Авторның «Тилгән
килгән шәһәргә» шигырен алыйк, мәсәлән. Тилгән
килеп, чын бәбкә урынына пластмасса бәбкәне
күтәреп алып оча. Тормышта була торган хәл
түгел бу. Шулай да без шагыйрьне, «ник юкны
яздың!» дип битәрли алмыйбыз. Баланың
канатлы хыялы шуны таләп итә: ничек тә булса
явыз тилгәннән дә үч алырга кирәк, алдарга кирәк
аны. һәм шагыйрь баланың теләген үти: тилгәнне
пластмасса бәбкә белән алдый...
Шагыйрь юморга бай канатлы фантазия белән
оста эш итә белә Шулай да кайсы чакта
фантазиянең чамасын да онытып куя. Бу
чамасызлык аны шул чак тормыш дөреслегеннән
читкә алып китә. «Мыеклы бозау» шигыренең
эчтәлеге кызыклы гына булса да, сурәтләнгән
вакыйга чынбарлыкка тап килми, монда ниндидер
аңлашылмаучылык килеп чыккан. Ә инде
«Космонавт булабыз дип» исемле шигьңэьдәге
геройлар кебек сандыкка бикләнеп яту да чаманы
онытып ташлауны күрсәтмиме икән?!. Сандыкка
бикләнеп ятуларның күңелсез хәлләргә алып
килгәне дә бар бит. Бәхеткә каршы, китапта
мондый характердагы кимчелекләр аз очрый.
Россия язучыларының IV съездында сөйләгән
докладында С. Михалков, совет балалар
әдәбиятының йөзен билгеләп: «Ул (балалар
әдәбияты) бүгенге яшь кешене иртәгәге зур
тормышка әзерли. Ул үз заманының җимеше», —
диде. Шуңа күрә дә партиябез, илебез алдында
торган катлаулы бурычлар балалар
әдәбиятыннан читтә кала алмый. Шәүкәт Галиев
— менә шушы җитди бурычларны тирән аңлап
иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе