Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ БЕЗГӘ ДӘ КАДЕРЛЕ


рта Азия кешеләре элек-электән тугандаш татар халкы белән якыннан аралашып. Тукайча әйткәндә, «тел, лөгать. гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр. Алар арасындагы кардәшлек җепләре Төркестан җирләре Россиягә кушылганнан соң тагын да ныгый төшә. Бу вакытта үзбәк, казакъ һәм башка халыклар арасына прогрессив идеяләр белән сугарылган рус әдәбияты үтеп керә башлый, татар әдәбиятының йогынтысы көчәя. Күренекле татар әдипләренең Казан матбугатларында басылган китапларын үзбәкләр, казакълар, каракалпаклар һәм башка терки халыклар кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Габдулла Тукайның куп санлы шигырьләре, Фатих Әмирханның чәчмә әсәрләре киң тарала. Соңга таба боларга Галимҗан Ибраһимовның хикәяләре, романнары өстәлә
Октябрь революциясенә кадәрге елларда ук инде үзбәк һәм казакъның талантлы яшь шагыйрьләре, язучылары татар әдипләренең яңа әсәрләрен, публицистик язмаларын яратып укыйлар. Г. Ибраһимовның «Карак мулла», «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» кебек хикәяләре укучылар арасында популяр була. Психологик планда язылган «Яшь йөрәкләр» романындагы геройларның язмышы күпләрне уйландыра. Урта Азия халыкларының яшь талантлары аның иҗтимагый-полиуик темаларга язылган мәкаләләрен, яңа әдәби әсәрләргә рецензияләрен укыйлар, күренекле әдипнең әдәбият тарихына кагылышлы фикерләре белән кызыксынып торалар.
Бу чорда Галимҗан Ибраһимов Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә педагог һәм тәрбияче буларак та зур эш алып бара.
«Галия»дә ул укыган лекцияләр өдөби-иҗтимагый мәсьәләләрне бөтен тирәнлеге белән кую, тормышка бәйләнештә каралуы белән кызыктырган. Галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимов төрле милли әдәбиятларның үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсен баетулары турында сөйли. Яшьләрне әдәбият тарихын, көнбатыш һәм көнчыгыш каләм осталарының бай мирасын өйрәнергә, рус прогрессив әдәбиятының традицияләрен үзләштерергә өнди.
Мәдрәсә шәкертләре арасында казакъ һәм үзбәкнең яшь язучылары, шагыйрьләре Мирмөхсин Шермехөммәдоа, Лотфулла Галими, Бәймбет Майлин һәм башкалар булган. Остазлары аларның эшчәнлегенә юнәлеш бирел, бу өметле яшьлөрие үзбәк, казакъ әдәбиятларын үстерүгә өлеш кертерлек шәхесләр итеп тәрбияләргә омтылган. Бу юлда Г. Ибраһимов салган эзләр тарих тузанына күмелерлек түгел.
Галимҗан Ибраһимов чәчкән орлык уңдырышлы туфракка төшә. Аның йогынтысы астында үскен яшь язучылар зур күләмле беренче әсәрләрен язалар. Узбек- станда яңа реалистик проза, публицистика һәм драматургия формалаша. Хәмзе үзенең «Милли романмын яза. Абдулла Кадыйри «Бәхетсез кияү», Мирмөхсин Шермохөммәдов «Баласыз Ачилдибай», «Карт Төркестан XX гасырда», «Зиндан» (1916—1917) кебек әсәрләрен иҗат итәләр. Болардә Г. Ибраһимов йогынтысы ачык күренә.
У
Татар әдәбиятының, аерым алганда, Г. Ибраһимовның үзбәк язучыларына йогынтысы Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң тагын да көчәя. Тәнкыйть шуны ачыклый: «Безнең көннәр», «Казакъ кызы» әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгалар Төр- кестан якларындагы конкрет-гарихи шартларга бик туры килә Алай гына да түгел, әлеге вакыйгалар шушындагы тормышның социаль бәрелешләр кайнап торган урыныннан алынган шикелле. Персонажларның теле дә үзбәк укучыларына бик аңлаешлы. Геройлар хәрәкәт иткән мөхит, аларның гадәт-йолалары да Үзбәкстан кешеләренә якын. Әсәрдә күтәрелгән социаль проблемалар исә нәкъ менә алар хәл итәргә тиешле мәсьәләләр сыман. Менә шуңа күрә дә Г. Ибраһимовның бу әсәрләре безнең як укучылары арасында киң тарала, үзбәк язучылары даирәсендә зур кызыксыну белән укыла.
Үзбәкстанда реалистик проза жанрына нигез салучы Абдулла Кадыйри, Галимҗан Ибраһимов иҗатына югары бәя биреп, «Безнең көннәр» романында сурәтләнгән тарихи вакыйгаларның үзбәк халкы тормышына да хас һәм характерлы булуын билгели.
Урта Азиядә әдипнең хикәяләре һәм романнары гына түгел, галим сыйфатында башкарган хезмәтләре—татар халкының революцион көрәш сәхифәләренә багышланган мәкаләләре дә киң тарала Ә язучылар аның әдәбият теориясе буенча хезмәтләрен өйрәнәләр.
Революциядән соң Г. Ибраһимов безнең үзбәк язучылары белән аралашып, хат алышып тора. Ул Үзбәкстанга барырга, республиканың тормышын үз күзләре белән күрергә дә бик теләгән. Профессор Булат Салиев, башка үзбәк язучылары аны Ташкентка чакырып хатлар язалар, очрашкан чакларда кунак булып килергә өндиләр.
Күренекле татар әдибенең хикәяләре һәм романнары Мирмөхсин Шермөхәммә- дов белән Абдулла Кадыйри иҗатына аеруча шифалы йогынты ясый. Кадыйриның 1925 елда язылган «Үткән көннәр» романында Урта Азия халыкларының бүлгәләнгән булуы, алар арасында XIX йөзнең кырыгынчы елларында барган сугышлар сурәтләнә. Тарихи фонны гәүдәләндерүдә автор Г. Ибраһимовтан өйрәнә, аңа хас алымнар белән эш итә. Төп геройлар — Атабәк һәм Көмешнең мәхәббәте тарихи вакыйгаларга бәйләп сурәтләнә. Алар — бер-берен яраткан ике яшь йөрәк — үз бәхетләре һәм халык бәхете өчен көрәшкә күтәреләләр. «Менбәрдәге чаян» әсәрендә үзбәк язучысы ханлык тәртипләрен тәнкыйть итә, гаделсезлеккә каршы чыга. Әсәрнең баш геройлары гаделсезлектән котылу юлын ак патша карамагындагы Ташкентка китүдә күрәләр. Төп хикмәт аларның кая китүендә түгел, бәлки гаделсезлекне аңлап, аңа каршы чыгуларында һәм бу гаделсезлектән чыгу юлын эзләүләрендә. Әсәрнең «Казакъ кызы» романы белән аваздаш булуы да геройларның шушы сыйфаты белән билге-ләнә ала. Мөселман хатын-кызлары хөрлек һәм тигез хокук даулап көрәшкә күтәрелә. Мондый образ ул чор үзбәк әдәбиятында җитди һәм кыю адым була. Андый иҗади кыюлыкны үзбәк әдибенә Г. Ибраһимов үрнәге бирә.
Билгеле булганча, Кадыйри егерме бишенче елларда Мәскәүдә укый. Аның белән бергә Үзбәкстан китап нәшриятында эшләгән тәрҗемәче һәм журналист Сәхәват Шәфигуллинның истәлекләренә таянып, шуны әйтә алабыз: Кадыйри татар язучысы Кәрим Тинчурин белән бергә Мәскәү китапханәләрендә рус классик әдәбиятын өйрәнә. Көнбатыш Европа әдипләрен һәм татар язучыларын укый. Галимҗан Ибра- һимовны ул иң яраткан язучысы итеп һәм остаз дип саный.
Шагыйрь Алтай 1976 елда «Шәрыкъ йолдызы» журналында «Иҗат — үлемсез» дигән истәлек-мәкалә бастырды. Аның әйтүенчә, А. Кадыйриның бик яратып укыган китапларыннан берсе «Безнең көннәр» романы булган. Үзенең тарихи романына «Үткән көннәр» дигән исем бирүен дә уйласак, күп нәрсә ачыклана.
Шул чордан башлап, Үзбәкстанда Г. Ибраһимов иҗаты белән кызыксыну елдан- ел көчәя бара. Егерменче еллар ахырында әдипнең юбилее үткәрелә. Шул уңай белән республикада аның әсәрләре үзбәкчәгә тәрҗемә итеп басыла. Вакытлы матбугатта Г. Ибраһимовның тормышы һәм иҗат юлы турында мәкаләләр чыга. Шун
дыйлардан Ш. Сөләйманның «Егерме еллык әдәби хезмәтләр» («Мәгариф аә укытучы» журналында), 3. Бәширинең «Галимҗан Ибраһимов юбилее» дигән мәкаләсе («Кызыл Үзбәкстан» газетасы, 1927 ел, декабрь) игътибарга лаек. «Киләсе елда күренекле татар язучысы Г. Ибраһимовның егерме еллык юбилее булачак,— дип яза Шакир Селәймаи.— Бу талантлы әдип халык арасында киң танылган. Без аның юбилеен түземсезлек белән көтәбез».
Галимҗан Ибраһимовның куп кырлы, тирән мәгънәле, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан кабатланмаслык иҗаты белән кызыксыну безнең көннәрдә тагын да көчәйде. Соңгы елларда гына үзбәк телендә аның «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» һәм башка әсәрләре басылып чыкты.
Язучының 70 һәм 80 еллык юбилейларын, тугандаш Татарстан халкы белән бергә, бөтен Урта Азия хезмәт ияләре, шул исәптән безнең Үзбәкстан җәмәгатьчелеге дә бик зурлап үткәрде. Бәйрәм уңае белән, Урта Азия һәм Казагыстан матбугаты битләрендә Мохтар Ауэзое, Сабит Моканов, Берди Кербабаев, Гафур Голәм, Иззат Солтанов кебек күренекле әдипләрнең мәкаләләре басылды. Алар барысы да Галимҗан Ибраһимов иҗатының үзбәк, казакъ, төркмән әдәбиятларына йогынтысын раслыйлар, тормышның тирән агымнарын сурәтләгән бу иҗатка югары бәя бирәләр.
Әдипнең 90 еллык бәйрәме дә безнең борынгы үзбәк җирендә, гомумән, бөтен Урта Азиядә милли әдәбиятларның туганлык бәйрәме итеп үткәрелә. Галимҗан Ибраһимов исеме барыбызга да кадерле.
ШЕРАЛИ ТУРДЫЕВ филология фәннәре кандидаты.