СЫЗЫЛЫП КЫНА МОҢ ЧЫККАНДА...
Татар кыллы музыка сәнгате тарихыннан
атар кыллы музыка сәнгате тарихы, аерым алганда, сызгыч ярдәмендә уйнала торган музыка кораллары тарихы, моңарчы махсус рәвештә җентекләп тикшерелгәне юк'. Хәлбуки, сызгыч (кыяк) белән башкару ысулы дөньякүләм музыка культурасы үсешендә дә, һәр аерым халыкның музыка сәнгате үсешендә дә күренекле урын алып тора. Кылга сызгыч сыздыртып аваз чыгару ысулы безнең эраның VIII—IX йөзләрендә Азиядә барлыкка килә. Иң бөек культура каза-нышлары рәтенә кертелергә лаек булган бу ачыш, Б. Асафьев2 әйтүенчә, инструментчылыкны «кешелеклеләндерүвгә, аны кеше рухына якынайтуга ярдәм итә. Ә бу исә. үз чиратында, уен коралларында көй башкаруның музыка сәнгатендә мөстәкыйль төр буларак аерылып чыгуы өчен гаять мөһим этәргеч ясый. Кыллы (сызгычлы) музыка коралларының халык арасында таралуы инструменталь музыканы халык күңеленә якынайтуга җирлек әзерли; алар ялгыз башкаруга җайланган уен коралы булып җитешә. Җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә торып, җыр культурасының иң югары казанышларын үзләренә сеңдерә барганлыктан, сызгыч белән уйнала тор-ган инструментлар халык музыка сәнгатенең милли рухын һәм үзенчәлеген гаять дәрәҗәдә тирән чагылдыра. Шуңа күрә дә сызгыч белән башкарыла торган кыллы музыка сәнгатен өйрәнү халыкның музыкаль культурасы хакындагы мәгълүматыбызны баета, музыкаль культура үсешенең аерым этапларын күзалларга, халык музыкасының һәм башкаручылыгының үзгә йөзен, үзенчәлекле сыйфатларын ачыкларга ярдәм итә. Соңгысының исә теоретик яктан гына түгел, практик яктан да әһә-мияте бар
Бу мәкалә татар сызгычлы сәнгатенең башлангыч чорларын чамаларга, аның үсешендәге кайбер төп моментларны билгеләргә омтылу максатыннан чыгып язылды. Шунысын әйтергә кирәк, татар музыкасының элгәрге чорлары турында безгә килеп җиткән мәгълүматларның җитәрлек булмавы мәсьәләне шактый катлауландыра3.
Татар халкының уен кораллары һәм башкаручылык сәнгате тарихи яктан борынгы шәрык музыка культурасы белән тыгыз бәйләнгән. Төрки рсалыклар берничә мең еп белән исәпләнелә торган төрле тарихи чорларда Хорәзм, Иран, Гыйрак (Месопотамия). Кытай халыклары белән якыннан аралашып яшәгәннәр. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия. Көнчыгыш Европа халыклары арасында музыка кораллары алмашуга еш
1 Сүз сызгыч ярдәмендә уПналв торган кыллы музыка кораллары сәнгате хакында бара
’ Б Асафьев. Музыкальная форма как процесс. Икенче китап. Интонация. Мәскәү. 1947 ел. 13 бит
* Бу хакта кара М. Нигьмәтҗанов «Халык музыкасы» исемле мәкалә. «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» дигән китаптан Мәскәү. 1967 ел.
Т
-хына алар сәбәпче булган. Бу хәл кыллы музыка коралларының төрле төбәкләрдә ■киң таралуына ярдәм иткән '.
Бүгенге заман галимнәре уйлавынча, сызгычлы ысул белән аваз чыгару Урта Азиядә барлыкка килә. Кайбер тикшеренүчеләр төркиләрне көй башкаруның шушы ысулын ачуга турыдан-туры катнашы булган, аны практикада беренче булып куллана башлаган халыклар дип уйлыйлар. Мәсәлән, М. Р. Газимиһәлнең «Азия һәм Анато- лиядә сызгычлы инструментлар» дигән хезмәтендә шундый фикер алга сөрелә3. Урта ♦ гасырда яфәгән галимнәрнең хезмәтләрен һәм борынгы шәрык музыка коралларын тикшергәннән соң, ул сызгычлы ысул белән көй чыгару төрки телле уйгурларның музыкаль практикасыннан киткән дигән нәтиҗәгә килә. <
Чыннан да, кайбер тарихи язмаларны күздән кичерсәк, без борынгы төркиләрнең 2 музыкаль культурасында сызгыч белән авазлар чыгару ысулының тууы өчен кайбер = алшартлар булуын күрербез. Безнең эраның беренче мең еллыгының икенче ярты- sf сында Кытай чыганакларында хәбәр ителгәнчә, уйгурларның тормыш-көнкүрешендә 2 кыллы музыка кораллары киң кулланышта булган һәм алар «сузынкы, озын» көйләр- < ие «бүреләр төсле улап» җырларга яратканнар3. Менә шушы хәл. күрәсең, аларны g көйнең озын һәм салмак та, моңлы да яңгырашын тудырырлык яңа чаралар эзләүгә ж этәргән. Кыллы музыка коралларына борынгы төркиләр аеруча зур хөрмәт белән ка- Е раганнар. Европага Азия культурасы казанышларын алып килгән төркиләр сызгычлы музыка инструментларының Көнчыгыш Европа халыклары арасында таралуында зур ш роль уйнаганнар. Хосусан алганда, әлеге музыка коралларының көньяк славяннар и арасына үтеп керүен галимнәр Балкан ярымутравына төрки кабиләләр килүгә бәйле ф рәвештә аңлаталар. Ә көньяк славяннар сызгычлы яңа ысул белән аваз чыгаруны а Европа халыклары арасында беренчеләрдән булып үзләштергәннәр дип исәпләнелә 6 7. о Көнчыгыш дөньясын Көнбатыш белән бәйләүче үзәкнең икенче берсе Идел буе с була. Идел — Кама буенда оешкан Бөек Болгар дәүләте Европа һәм Азия континент- — лары арасындагы эре сәүдә һәм культура үзәге булып тора. Болгарлар үзләре акча и сугалар, Европада беренче булып корыч коюны үзләштерәләр, монда һөнәрчелек нык * үсеш ала, көнкүреш сәнгате югары дәрәҗәгә ирешә. Болгарлар Урта Азия, Иран һәм Q башка шәрык илләренең культура казанышлары белән яхшы таныш булалар. Ибн < Фадлан, мәсәлән, болгарларның тамбурга охшаш кыллы музыка инструментын телгә ч ала6. Сызгычлы музыка коралының Идел буена нәкъ менә болгар чорында, алар = белән бергә үтеп кергән булуы бик ихтимал.
Шунысын да әйтеп үтик, шәрык культурасының җимешләре болгарлар аша Көнчы- g гыш Европаның башка төбәкләренә дә тарала. Болгар дәүләте рус һәм Балтик буе илләре белән шактый тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә тора. Сызгычлы уен коралларына килгәндә исә, ул Көнчыгыш Европага, аерым алганда, славяннарга Балкан дәүләтләре аша гына түгел, Болгар иле аша да кергәндер дип уйларга нигез бар. Борынгы русларга болгар культурасының уңай йогынтысы булуын тикшеренүче галимнәр дә инкарь итми®.
Борынгы төркиләрнең төп уен коралы кобыз7 булган. «Чын терки инструменты»
‘ Фәнни тикшеренүчеләр раславынча. Квнчыгыш Азиядән Иранга. Месопотамиягә теркиләр аша күп кенә музыка кораллары, шул исәптән, кыллы инструментлап (мәсәлән, ятаган) үтеп кергән. Кара: Grove's Dictionary of music and musicians. VIII том. Лондон. 19M ел. 510 бит
3 M. R. Gazimihal. Asya ve Anadolu kaynaklarinda Iklig. Ankara, 1958, ел, 8—9 битләр Тагын W. Bachmann. Die Anfange dee Streichinstrumentenspiels. Лейпциг, 1964 ел, 54—70 битләр
• H. Я. Бичурин (Иакинф). Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии и древние времена. I том. Мәскәү — Ленинград. 1962 ел. 205. 216. 231 битләр
• Н. И. Привалов Гудок, древнерусский народный музыкальный инструмент, в связи со смычковыми инструментами других стран Санкт Петербург, 190» ел. 16 бит
s Frahn. Ihn Fozlan's und anderer Araber Berichte uber die Russen alterer Zelt. 1823 ел. 15 бит.
7 А. П Смирнов Волжские булгары Мәскәү. 1951 ел. Ф X Валеев Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья Пошкар-Ола. 1975 ел Идел-Кама якларында яшәүче фин-угор телле халык һәм кабиләләр сызгычлы музыка коралын Идел буе тяркиләрениән кабул иткән лип әйтергә мвмкни Инструментлык терки исем белән (мариларда — «ковыж». чувашларда — •купае») Йвртслүе Һәм формасының охшаш булуы шул хакта сойли
' Музыка белемендә бу борынгы атама тврлечә язылышта һәм әйтелештә (кобуз. кобыз. Кобае, кобза һ б> Йири Татарларда «кубыз» дип әйте.то Ләкин XIX— XX йвзләрдә бер Телле авргаины да кубыз дип йвртә башлаганнар һәм шул исем ана нык ябышып калган «Кубыз» ны ■куллану һәр очракта ветома рәвештә аңлатып торуны таләп иткәнгә күрә, без борынгы твркв сү>лекләрендәгечә — «кобыз» формасын алуны мәгъкуль санадык. — Авт искәрмәсе
кобызның ике тере — бармак белен чиертеп һем сызгыч белен сыздырып уйный торган төрләре кулланылган1. Башкаруның яңа ысулы — сызгычлы ысул барлыкка килсә дә, инструментның исеме үзгәрми һәм һәр ике уен коралы да озак вакытлар төркиләрдә бер үк исем белән йөри.
Кобыздан башка төркиләрнең «бучи» яки «кунхау» дип аталган арфага охшаш кыллы инструментлары булган. Аны татар гөсләсенең ерак бабасы дип тә әйтергә мөмкин.
Ике төрле кобызның бер үк исем белән аталып йөртелүе сызгыч барлыкка килгән чорда бер үк инструменттан төрлечә файдаланганнар, сызгыч белән сыздырып яисә чиертеп уйнаганнар дигән фикергә китерә. Корпусы белән лютняны хәтерләтүче ул инструментка бер яки ике (соңрак өч) кыл беркетелгән булган.
Күчмә төрки кабиләләр тормышында кыллы кобызның нинди урын алып торуы, ни дәрәҗәдә таралган булуы хакында угыз эпосы «Дэдэ Коркытнтән чыгып фикер йөртергә мөмкин. Унынчы йөзгә караган әсәр булса да, аңарда төркиләрнең элгәре- рәк чорлардагы яшәешләре дә чагылыш таба. Легендар җырчы һәм музыкант хакында бәян итүче ул әсәрдән алынган мәгълүматлар болгар-татарларның үткәненә дә якыннан кагыла. Монда аның безгә әнә шул ягы әһәмиятле8 9.
Коркыт хакындагы легендалардан кобыз профессиональ җырчы-музыкантларның төп уен коралы булып аңлашыла. Борында узан яки озан дип йөртелгән профессиональ җырчылар арасында кобызның киң таралган булуын академик В. А. Гордлев- ‘ ский да күрсәтеп үтә. Проф. М. Ф. Кепрюлюзадәнең «Төрек әдәбиятының әрмән әдәбиятына йогынтысы» дигән фактик материалга бай хезмәтенә таянып, ул «алгы Азия төркиләрендә генә түгел, башкаларында да Атилла чорында ук хәзерге ашык- ларны хәтерләтүче җырчылар булган, алар халык бәйрәмнәрендә һәм бәк сарайларында җырлый торган булганнар», дип яза 10.
Угыз эпосыннан күренүенчә, кобыз югары катлау кешеләре арасында да, халык көнкүрешендә дә күренекле урын тоткан. Тантаналы вакыйгалар, төрле йола бәйрәмнәре аннан башка үтмәгән; хәрби походта да ул күчмә сугышчының юлдашы булган 11. Мәҗүси төркиләрдә мәет янына кобыз куеп күмү йоласы булуы да билгеле. Коркыт турындагы эпоста, аны изге санап, кобызы белән бергә күмәләр. «Каберенә ко- бызны куйдылар... аның сагышлы авазларында Хөр-Хет исеме ишетелә иде»12, диелә риваятьтә. Монда бер сызгычлы инструмент хакында сүз бара дип уйлыйбыз. Текстта җырчының исеме аваз ияртемнәре ярдәмендә ясалганлыгы сизелә. Чыннан да, кылларга сызгыч белән кагылганда хырылдавыклы авазлар чыга һәм Хөр-Хет сүзенең яңгырашында сызгычлы уен коралына хас шушы үзенчәлек чагылыш таба.
Төрки телле халыкларның ислам диненә кадәрге гореф-гадәтләреннән хәбәр бирүче бу эпос безнең эраның беренче мең елы ахырларында инде төрки халыклар сызгычлы инструмент белән яхшы таныш булганнар дигән фикер тудыра. Казагыс- танда язып алынган легендаларда13, мәсәлән, Хөрхетнең бахшыларны кобызда уйнарга өйрәтүе хакында әйтелә. Ә казакъ бахшыларының уен коралы булып сызгычлы кобыз хезмәт иткәнлеге билгеле нәрсә14. Хөр-Хет сүзенә кире кайтып, шуны өстик: ул исем
8 Н. Vambery. Das Tiirkenvolk in seinen ethnologischen und ethnographischen Bezichungen. Лейпциг, 1885 ел. 192 бит. Бу урында шуны иска алып үтик урта гасырда Европада Фидель дип аталган инструментның шулай ук ике формасы — чиертеп һәм сыздырып уйный торган формалары булган. (Н. Исәнбәт кобызның бер төрен «кыл кубызы>. икенчесен «кул кубызы» дип атый. Татар халык мәкальләре. 111 том. Казан. 1967 ел. 569 бит (Редакция искәрмәсе )
’ Тарихтан мәгълүм кн. угызлар болгарларга кардәш һәм күрше кабиләләр булганнар, аралашып яшәгәннәр Алар арасындагы охшашлык антропологиядә дә. материаль һәм рухн культурада да. гореф гадәт һәм телдә дә чагыла. (Кара: С. Г Агаджанов. Огузские племена Средней Азии IX—XIII вв «Шәрык илләре һәм халыклары» исемле китаптан очерк X чыгарылыш, Мәскәү. 1971 ел: А X Халиков Татар халкының килеп чыгышы Казан. 1974 ел һ б.)
10 В А Гордлевский Сайланма әсәрләр. Ill том. Мәскәү. 1962 ел. 264 бит
* Угыз риваятьләренең берсендә, мәсәлән, бөек Казан бәк җырларга теләк белдереп, кобыз- сорап ала Кара В В Бартольд Книга моего деда Коркута. Мәскәү — Ленинград. 1962 ел. 94 —95. 113—114 битләр. Кобызда оста уйнаучы принц хакында икенче бер борынгы төрки чыганагында (X йөз) нскә алына р Pelliot La version ouigore de I'histoire des princes Kalyanamkara et Papamkara. T'oung Рао. Лейде. 1914 ел. XV том
‘ П. С. Спиридонов Один из вариантов легенды о Хор-Хуте Теркестан археология сөючеләр түгәрәге протоколлары XIII кисәк. Ташкент. 1909 ел. 19—20 битләр Унынчы йөздә Идел буе- Болгар дәүләтенә килгән гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан мәет янына, иң хаҗәт әйберләр белән> бергә, кыллы музыка инструменты күмү йоласы хакында сөйли.
• Ч Ч Вәлнханов. Әсәрләр Санкт-Петербург. 1904 ел. 29 бит
' А Жубанов Струны столетий Алма-Ата. 1958 ел, 6. 18 битләр.
түгеп, » кушамат. Заманы ечен гадатм булмаган яңа ысул—сызгыч белән уйнаганга, «ңырчыны шулай атаганнар.
Сызгыч белән уйнау угызларга яхшы таныш булса, болгарлар ечен дә ул ят нәрсә булмаган. Ченки, әйткәнебезчә, алар угыз кабиләләре белән аралашып яшәгәннәр һәм рухи тормышлары белән алардан аз аерылып торганнар.
Татарларда сызгычлы сәнгатьнең ничек үсүе мәсьәләсенә күчкәнче, бу төр инструментларда уйнауның ялгыз җырлауга бәйләнешен карал үтик. Риваятьләрдә сөй- ♦ ләнгәнчә, Коркыт легендар кобыэчы гына түгел, җырчы да булган. Ул чыгарган җыр- ' ларны узаннар, бахшылар, халык җырчылары отып алганнар. Алар да, Коркыт кебек үк, кобыэда уйнап җырлаганнар. Күп кенә борынгы гореф-гадәтләрне саклап калган Әстерхан һәм Оренбург нугайларының музыкаль традицияләрен өйрәнгән В. А. Мошков XIX йөз ахырында болай дип яза: «Табиллык һөнәреннән тыш, бакса күп очракта халык риваятьләрен һәм җырларын да яхшы белә. Җырларны алар туйларда һәм башка тантаналы очракларда башкаралар...» 1
Сызгычлы инструмент төрки җырчы-рапсодлар арасында популяр булса, чиертеп уйный торган кобыэ биюче-музыкантлар тарафыннан киң кулланыла. Бу очракта ул күбесенчә башка уен кораллары белән ансамбль тәшкил итә:. Сызгычлы кыл кобызы бию һәм күмәк күңел ачулар вакытында бик киң кулланылмый. Күренекле тюрколог Г. Вамбери дә, күчмә кабиләләр тормыш-көнкүрешендә кыр һәм кул ко- быэларының нинди урын тотуы хакындаәөйләгәндә. беренчесенең ролен җырга иярү белән чикли Бу аңлашыла да. Күмәк күңел ачу вакытында көчле һәм кискен ритм-лы көйләрне башкару өчен чиертеп уйный торган инструментлар кулайрак. Сызгычлы инструментта уйнаганда көйнең яңгырашы сизелерлек зәгыйфьләнә, ә аны көчәйтү башкару техникасын үстерү, инструментны камилләштерүгә бәйле. (Ә бу гасырлар буена сузыла торган процесс.) Әмма, аның каравы, сызгычлы уен коралы музыкаль авазларның озынлыгын арттыра, көйнең сузынкы һәм моңлы яңгыравына ирешергә мөмкинлек бирә. Төрки халыкларның җырлары бер тавышлы характерда булганлыктан, инструментта уйнаучы һәм җырчы көйне унисон башкаралар, ягъни инструмент авазлары җырчы тавышына тулысынча тәңгәл килә. Шуңа күрә инструменттагы кыллар саны аның яңгыраш куәтен арттыруда сизелерлек роль уйнамый. Төркиләрнең сызгычлы кобызы озак вакытлар ике кыллы булып кала. Солтан Бабур язмаларына караганда, гыҗеккә өченче кылны беренче булып XVI йөздә яшәгән музыкант Ме- хәммәт Уди куйган. Сызгычлы инструментларның күмәк уеннардагы ролен күтәрү аның тавышын көчәйтүгә һәм яңгыраш сыйфатларын яхшыртуга бәйләнгән Шушы юнәлештә тикшеренү алып барганда, кызык кына күренешкә тап булабыз. Казан татарлары көнкүрешендә кобызның тоткан урыны инде нык үзгәрә. Ул бию кәйләрен башкару өчен дә киң кулланыла башлый. XIV—XVI йөзләргә караган чыганаклар әнә шул хакта сөйли. Сызгыч белән һәм чиертеп уйнала торган инструментлар бу чорда инде төрле исемнәр белән йөртеләләр. Беренчесе элеккечә «кобыз» дип. икенчесе «тамбур» сүзеннән үзгәртелеп «думбра» дип атала15 16. Әлеге атамалар беренче тапкыр «Дәфтәре Чыңгыз-намевдә очрый (Казан, 1882, 40 бит). Икенче бер әдә би чыганак — «Түләк һәм Сусылу» легендасында да без шундый ук хәлне күрәбез. Легенданың без танышкан вариантында5 Түләк тарафыннан ясалган музыкаль «уенчык» турында сөйләнә. Кобыэ. думбра һәм кундөк* составындагы ансамбльне тәшкил итүче ул «уенчьжвта бию көйләре башкарыла Монда көйләрнең җырчы катна-шыннан башка, ялгыз гына башкарылуы да игътибарны җәлеп итә. «Түләк һәм Сусылу» легендасындагы мондый мәгълүматлар очраклы нәрсә түгел. Казан чоры татарлары көнкүрешендә бию көйләрен башкарган музыкаль ансамбльләр составында сызгычлы инструмент ныклы урын алып торган. Бу XVI йөздә билгесез рус авторы тарафыннан язылган «Казан тарихы» мәгълүматлары белән дә раслана. Аның авторы егерме еллар чамасы татарлар арасында яши, халыкның көнкүрешен, гореф- гадәтен яхшы белә. Бәйрәмнәрдә халыкның ничек күңел ачуы хакында язганда ур милли кыллы музыка коралларын да искә алып үтә. Казанлылар «...үзләренең гөсләләрендә һәм прегудницаларында уйнап... күңел ачалар... бииләр, тирә-юнь шаулап, гөрләп тора...» дип яза ул.
1 В. А Мошков Материалы для характеристики музыкального творчества инородцев Волжско- К а некого края Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре XII том. I чыгарылыш. 1894 ел, кереш сүз
* С Абдуллаева Әзербәйҗан халык музыка инструментлары Баку. 1972 ел. 4 бит
* Н. Vambery. Dae Turkenvolk... Лейпциг. 1885 ел. 192—193 битләр Бу фикер Туркестан һәм Алтайны «йрәнгәи башка галимнарнен 'материаллары белән дә раслана Мәсәлән. А Параев Алтай халык музыка кораллары Горно-Алтайск. 1963 ел
1 Татар сонет музыкасы тарихын укыту программасы (проект). Казан. 1966 ел. <4 бит
• И. I. Георги Описание всех обитающих в Российском государстве народов Санкт-Петербург. 1799 ел
• Татары Среднего Поволжья и Приуралья Моекаү. 1967 ел, 448 бит
• Фохретдпп уды Риза-эт-дии Асар Мамләкатемездә улан ислам галимнареаен в» мэшхар Кемсаларепед вә табаклары, тарих пил а лат па вафатлары. вэ башка әхвальләре хакында язы i мыш анта-тдыр Оренбург. т I. II касәа. 1901 ел. 66 бит. VIII кпсаө. «50 бит
ШАМИЛ МОНАСЫППОВ ф СЫЗЫЛЫП КЫНА МОЦ ЧЫККАНДА...
Текстны анализлаганда, «прегудницаиның сызгычлы инструментка туры килүе аңлашыла. Әлеге уен коралының динамик мөмкинлекләре бу чорда инде, димәк, шактый үсә, уен техникасы да камилләшә.
Кызганычка каршы, Казан чорында сызгычлы музыка коралларының кайсылары киңрәк кулланылуын, бу төр инструментның ни дәрәҗәдә үзгәреш кичерүен кистереп әйтүе кыен, һәрхәлдә, музыка коралларына заман куйган таләпләрнең үсә баруы аларны камилләштерүгә этәрми калмый. Казан шартларында ул чорда ук, кобыз бе- • лән бергә, аның куәтлерәк авазлы кардәше гыҗек та кулланылган булуы ихтимал.
Ул елларда татар кыллы музыка кораллары сәнгатенең торышына йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: бу төр инструментның бию көйләрен башкаруда кулланылуы, аваз-яңгыраш куәтенең артуы, башкарудагы яңа алымнар — болар барысы да инструменталь музыканың мөстәкыйль жанр булып бүленеп чыгу процессының көчәюе турында сөйлиләр, һәм әгәр без татар сйзгычлы музыка кораллары сәнгатенең формалашу тарихын шартлы рәвештә өч этапка: көйләрне инструментта җырчы белән бергә башкару, аның башка төр музыка кораллары белән бергә мөстәкыйль ансамбль сыйфатында аерылып чыгу юнәлешендә үсүе һәм башкаруның аерым төре буларак яши башлавы этапларына бүлеп карасак, Казанда инде икенче этапның гамәлгә керә башлавын күрәбез.
XVI йөзнең урталарыннан алып татар музыка сәнгате үсү өчен шартлар кыенлаша. Рус самодержаниесенең колониаль политикасы, Казан халкын авыл һәм бистәләргә күчерү, халык җырчы-музыкантларын эзәрлекләү, ислам диненең кысуы халык музыка сәнгатен торгынлык хәленә китерә. Казан татарларының музыкаль культурасы хакында бик аз мәгълүмат нигездә соңгы йөз илле елга, бигрәк тә XIX гасырның соңгы яртысына карый. XIX йөз чыганакларына килгәндә исә, тикшеренүчеләр аларда популяр Европа инструментларының кулланылуы турындагы мәгълүматларны гына очратканнар. Моның ничек аңлатырга соң? Кайбер тикшеренүчеләр борынгы татар музыка кораллары көнкүрештән ислам дине эзәрлекләве нәтиҗәсендә тулы- сынча кысрыклап чыгарылган дигән фикергә килделәр. Шушы концепция буенча әлеге чорда музыка инструментына яшәү мөмкинлеген бирә торган төп шарт — аның зәгыйфь, кечкенә яңгырашлы, чит кешеләрдән яшеренеп, посып уйнар өчен кулай булуы 2.
Шушы таләпкә җавап бирмәгән уен кораллары эзсез югалган инструментлар рәтендә карала. Барлык кыллы инструментлар, шул исәптән, кобыз, татар гөсләсе һ. б. әнә шундый уен кораллары исәбеннән саналып йөртелә. Аларның урынын зәгыйфь авазлы примитив уен кораллары — авыз кубызы, курай, камыш сыбызгы алган дип санала. «Татар халык мәкальләре» дигән хезмәтендә язучы һәм фольклорчы галим Н. Исәнбәт сызгычлы кобыз, саз, думбра, гыҗек кебек исемнәре халык авыз иҗатында гына калган уен кораллары мөселман руханиларының эзәрлекләве нәтиҗәсендә халыкның музыкаль практикасыннан күптән төшеп калуын күрсәтеп үтә. Кыл һәм кул кобызы урынын кечкенә тавышлы авыз кубызы алган, борынгы кыллы инструментның исеме дә шуңа күчерелгән дип саный ®.
Бу концепциянең йомшак ягы шунда ки, аның авторлары яңа инструментлар кул ланыла башлаган чорны борынгы кыллы уен кораллары югалган чордан аерып куялар. Иске музыка коралларының кулланылыштан кысрыклап чыгарылуын урта гасырдагы дини эзәрлекләүләр чорына, яңаларының таралуын капитализмның интенсив үс кәк
(XIX йез) һәм Идея буе мэ- селманиары көнкүрешенә Европа культурасының тәэсире көчәйгән чорга кайтарып кал-дыралар. Мәсәлән, хәзерге Татарстанда скрипка XIX йөздә тарала башлаган һәм ул кай- ♦ чандыр яшәештә булган кобыз урынын алган дип санала 17. Хәлбуки, И. Георгиның мәгълүм хезмәтендәJ кыл кобызы, думбра, күп кыллы гөслә кебек музыка коралларының әле XVIII йөзнең икенче яртысында көндәлек практи-када кулланылуы бик ачык әйтелә. Ләкин кайбер тикшеренүчеләр бу мәгълүматларны типик түгел, ниндидер гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарган очраклы күренеш диләр *. Безнеңчә, монда очраклылык ту- ♦ рында сөйләп булмый. XVIII х йөзде дә әле иске музыка ко- ° раллары шактый киң xyifna- с нылган. Шул ук вакытта алар- 3 га тагын да көррәк, ачыграк тавышлы скрипка килеп өстә- X лә. Менә шушы хәл югарыда ° әйтелгән концепциягә каршы килә, аңа тәнкыйть күзе белән карауны таләп итә. Шу- — ның белән бергә, элеккеге кайбер музыка кораллары фәкать дин-шәригать эзәрлек- ". ләве нәтиҗәсендә генә юкка чыккан дигән фикернең дә бәхәссез булмавы ачыклана -
Татарларда скрипка уйнау хакындагы без таба алган иң элгәрге мәгълүмат XVIII йезнең беренче яртысына һәм урталарына карый. Р. Фәхретдинов «Асар» исемле та- _ рихи китабында XVIII йөздә яшәгән ике танылган музыкант хакында сейләп үтә *. Алар икесе дә гади халык арасыннан чыкканнар, озак еллар буе скрипкада уйнап тамак туйдырганнар.
Музыкантларның беренчесе, Мөхәммәт ибне Гали (халык арасында Каэакай-Ахун, ягъни Казый акай Ахун — хөрмәтле, укымышлы зат) Сакмар суы буендагы Кандрау авылында туа. Туган елы билгеле түгел. Р. Фәхретдинов язганча, аның кабер ташындагы язуның кайсы елда туганлыгын күрсәткән өлеше сакланмаган. 1795 елны вафат булган. Таштагы язуга караганда, Мөхәммәт озын тормыш юлы кичә. Ул кече яшеннән үк алпавытка хезмәт итәргә мәҗбүр була. Скрипкада оста уйнарга ейрәнүе генә аңа крепостнойлык коллыгыннан котылырга мөмкинлек бирәМөхәммәтнең музыкантлык эшчәнлеге XVIII йэзнең беренче яртысында башлана. Бу музыкант хакында кайбер мәгълүматлар татар журналисты И. Рәминең «Әдәби сүзлегевндә дә бар *. Р Фәхретдиновның «Асаркында күрсәтелгән икенче музыкант, Заһид улы Ишмө-
17 Алаавыт бортында уткай маислесләрнеа берсендә ул гедаттәгеяә скрипкада убяап. кунак ларны тад ааддыра Куаслләре иечкәргәи морзалар хужакы Мехәмматкә шәхси арек бүләк
• Ьт белешмәвен кулъязма данәләреннән берсе Татарстан Язучылар союзында саклана
СЫЗЫЛЫП КЫНА МОЦ ЧЫККАНДА
Татар музыкантлары Рус художнигы И. М. Прянишников рвсеме. 1888 ел.
хәммөт, Бэлөбәй өязе Күбәк авылыннан чыга. Ул, Р. Фәхретдинов әйтүенчә, йөз яшькә җитеп, 1841 елны үлә1.
Монда шуны әйтеп үтик, музыкантларның икесе дә скрипка уйнарга мөселман авылында өйрәнә, инструмент белән авылдашлары аша таныша. Димәк, скрипка XVIII йөзнең беренче яртысында татарлар арасында инде таралган булган. Безнең фикеребезчә, бу музыка коралы татарларда XVII йөзнең икенче яртысы яисә ахырларына табан күренә башлый. Бу чор русларда инструменталь башкаручылыкның киң таралуы белән характерлы. Бу чорда руслар аша Идел буена Европа культурасы элементлары үтеп керә. Бу шулай ук рус һәм татар хезмәт иясе массаларының социаль изелүгә каршы көрәштә бер-берсенә якынайган, үзара бәйләнешләре көчәйгән чор.
Кыллы кобызга килгәндә исә, ул озак вакытлар скрипка белән параллель төстә кулланылган. Югарыда искә алынган И. Георги үз хезмәте өчен мәгълүматларны XVIII йөзнең җитмешенче елларында җыйган һәм беренче тапкыр 1776 елда бастырып чыгарган. Бу вакытта Россия монархы вак халыкларның тормыш-көнкүрешен өйрәнергә «рөхсәт иткән» була. Шул ук гасырның сиксәненче елларында татарларның кобызда уйнавын этнограф Милькович та күргән. Инструментны ул «ике кыллы, өсте капланып һәм корабка охшатып ясалган скрипка» дип атый. «Кылларга бармаклар белән чиертеп һәм сызгыч йөртеп уйныйлар»,— ди *,
Ике этнограф та кобызның сирәк кулланылуын һәм көнкүрештәге башка инстру- лы булуын билгеләп үтәләр3. Татарларның кыллы музыка кораллары арасында Милькович скрипка, кобыз һәм агач кысалы гөсләне атый. Үзеннән- үзе аңлашыла ки, кобызның сирәгрәк кулланылуы динамик һәм тембр мөмкинлекләре ягыннан аның скрипка белән ярыша алмавыннан килә *.
Сызгычлы музыка кораллары хакында халык авыз иҗатында шактый мәгълүматлар табарга мөмкин. Мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда, җыр сүзләрендә скрипканы кобыздан аерып торган сыйфатлар мактала. Скрипканың кыллары сеңердән булган, бу исә аның тавыш-яңгырашын арттырырга мөмкинлек биргән. «Ат кылыннан скрипка ясаганчы, шуны мичкә як та аш пешереп аша!» ди халык мәкале. Кыллы музыка инструментлары турындагы мәгълүматларны шагыйрь һәм галим Таҗетдин Ялчыгол әл Болга- риның (1768—1839) яңа табылган әсәрендә дә очратырга мөмкин. Поэзия турында трак-
1 Ишмехәммәтнең бала чагы һәм үсмер чоры туган авылында үтә Яшьләрнең кичәләре, авылдагы бәйрәмнәр анардан башка узмый, скрипка егетнең теп һөнәре булып әверелә Инде музыкант буларак танылгач, егерме ике яшендә авылдан чыгып китә һәм егерме ел чамасы илгизәр музыкант булып йөри.
’Милькович Быт и верования татар Симбирскьй губернии в 1783 году. Известия по Казанской епархий Казан, 1905 ел, 461—463 битләр
* Күрәсең, «сирәк кулланыла» дигән сүздән чыгып, кайбер тикшеренүчеләр аны онытылган уен кораллары исәбенә керткәннәрдер дә Сирәк кулланылу, әлбәттә, юкка чыгу днгән сүз түгел әле
• XVIII йөздә татарларда скрипка булуын башка чыганаклар да раслый. Мәсәләи каба: Татарча сүзлек Тезүчесе Хәлфин. II кисәк, Казан, 1785 ел, 654—655 битләр.
тет характерындагы бу әсәрнең табылуына әле берничә ел гына узды һәм андагы мәгълүматлар әлеге киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел '. Ул XVIII гасырдан торып халык кыллы музыка кораллары ханыңда мәгълүмат биргән һәм сурәтле иллюстрацияләр белән баетылган бердәнбер милли язма чыганак булса кирәк. Әсәрдә Ялчыгол дүрт төрле кыллы татар инструментын: 24 кыллы татар гөсләсен, скрипка, думбра һәм тәгәрмәчле лираны тасвирлый Скрипка хакында ул «Бу инструмент-ның сыйфатлары ребабка якын тора. Сеңердән яки ефәктән ясалган дүрт кылы ♦ бар... Бездә аны «эскрипкә» дип, ә кыллар өстеннән шудырып йөртә торган ко- • ралны «кыяк» дип атыйлар» (гарәпчәдән тәрҗемә) дип яза. Автор бу музыка коралының график рәсемен дә урнаштыра. Рәсемнән күренгәнчә, XVIII йөз скрипкасы Ев- < ропа үрнәгендә ясалган, кобыздан ул кылларының югары сыйфаты һәм корпусының ьс камиллеге, тавышының ачык һәм моңлылыгы, виртуоз мөмкинлекләренең зур булуы белән аерылып тора. Ә XVI йөздән соң әллә ни камилләштерелмәгән кобыз исә скрипкадан күп калыша. Шул рәвешчә, кобызның тәмам онытылып югалып калуына j яңа һәм камил музыка коралы скрипканың өстенлек алуы сәбәп булган дип ышанып < әйтә алабыз. Әмма шулай да кобыз, элгәрерәк яшәгән инструмент буларак, скрипка- 3 ның киң кулланылышка кереп китүе өчен җирлек хезмәтен үтәгән. Без халыкның * яраткан уен коралы скрипка сәнгатен бик борынгы заманнардан бирле килгән һәм, 5 XVI йөздә берникадәр тоткарлык кичерүгә карамастан, үсүдән туктамаган процесс- fjj ның, музыкаль традициянең табигый дәвам итүе күренеше дип карый алабыз Бу ' фактта шулай ук Россиянең көнчыгыш Европа һәм башка төбәкләрдә яшәүче халык- и
Мари ковыжлары. Ул бүгенге көнгз кадзр сакланып калган төрки кыллы музыка коралларының иң борынгысы.
' Ялчыгол әсәрем Сарман районында яшәүче М X Әгъяәмоаахан 1973 елны Казан уииәерсп- тетм Лобачгпскнй исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегемдә ил ләүче А. Фәтхиен табыц алган
ларга карата цивилизацияләш- ф терү роле* дә чагыла. а
Татар скрипка сәнгате О сызгычлы уен коралларында борынгыдан килгән башкару 3 традицияләрен бик табигый и рәвештә үзенә сеңдергән. Ха- = лык арасыннан чыккан оста- Q лар тарафыннан ачылган, га- < сырлар буе үзләштерелгән һем с; күнегелгән уен алымнары яңа — инструментка күчерелгән. Әнә шуңа күрә дә халык музы- Э кантлары югары уен техника-сына ия булганнар. Рус скрипкачысы И. А. Козлов, революциягә кадәрге татар музыкантлары уены белән танышкач, «Төньяк мөселманнарының халык музыкасы турында» дигән докладында түбәндәгеләрне яза: «Миңа мөселман халык музыкасын скрипкада башкаруда тыңларга туры килде... анда кей һәртөрле форшлаглар, трельләр. рул- ладалар һәм пассажлар белән күмелеп китә... боларга татарлар бнк хирыс халык. Шунысы кызык, халык му-зыкантлары, безнең Европа ар-тистлары кебек, көн саен бер- ничәшәр сәгать музыка белен
Борынгы татар музыка коралы — гөслә.
Бу нәфис музыка коралының төрле вариантлары Идел буе халыклары арасында киң таралган. Күбесенчә аңарда хатын-кызлар уйный.
шөгыльләнмиләр. Татар баш- каручыларының күбесе сәүдә эшендә эшли, хуҗалык белән яисә иң авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә. Ә шулай да, үзләренең халык җырларын башкарганда, аларның бармак техникасы шундый югары, көннәр буе гаммалар, күнегүләр һәм этюдлар белән шөгыльләнгән кешеләрнең дә һәрберсе андый дәрәҗәгә ирешә алмый... Скрипкада алар-
ның сул кулы гаҗәеп җитез эшли» *.
Әйткәнебезчә, скрипка
кыска гына бер чор эчендә халык күңеленә үтеп керә, аның иң яраткан музыка коралына әверелә 2.
XVIII һәм XIX гасырга ка
раган барлык чынанаклар да диярлек скрипканың татарларда универсаль музыка коралы булып әверелүе турында сөйли. Яңа инструмент үзләштерелү белән музыканың бу өлкәсендә сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә. Скрипка аккомпанемент
өчен яисә ансамбль белән генә түгел, ялгыз башкаруда да киң файдаланыла. Моны без, мәсәлән, Казан университеты тарафыннан оештырылган фольклор-этнография экспедицияләре материалларыннан да күрәбез. Казан арты авылларының берсендә
профессор К. Фукс берничә музыкантның «кулдан ясалган скрипкада уйнап, ирләрне биергә чакыруларын» күзәтә. «Немец һәм француз бию көйләрен ишетеп, казачокка биюләрен күреп гаҗәпкә калдым», дип яза ул3. XIX йөздә татарларның көн
күрешен өйрәнгән П. Шино һәм М. Лаптев та татарларның скрипка уйнал казачок, камаринская кебек җегәрле көйләргә биергә яратулары хакында сөйлиләр4.
Борынгы татар кобызының ансамбль составында бию көйләре башкару өчен кул
ланылуын без инде беләбез. Ә скрипка исә төрле күңел ачулар вакытында төп уен коралы булып әверелә. Бию көйләре гадәттә аңарда ялгыз башкарылган. «Урал мөселманнарының музыка һәм җырлары» дигән хезмәтендә С. Г. Рыбаков, «татарлар гадәттә скрипкада уйнап бииләр», дип турыдан-туры күрсәтеп үтә5.
Шул рәвешчә, скрипканы үзләштерү татар кыллы музыка сәнгатендә яңа сәхифә ача. Инструменталь музыка бу этапта мөстәкыйль башкару төре буларак яшәүгә тулы хокук ала. Көйләрне скрипкада ялгыз башкару гадәткә керә, кыллы музыка сәнгатенең бер өлкәсе буларак үсә башлый. XVIII йөздә үк Казакай-Ахун, Заһид улы Иш- мөхәммәт кебек халык музыкантларының күтәрелеп чыгуы әнә шул хакта сөйли дә.
Скрипкада халык көйләрен ялгыз башкаруның татар музыка практикасында киң таралыш алуы милли инструменталь музыканың башлангыч жанрларын үстерү, халык массаларының рухи дөньясын инструменталь музыка әсәрләрен кабул итүгә хәзерләүдә гаять зур роль уйный. Татар кыллы музыка культурасы алга табан профессиональ скрипка сәнгатен булдыру һәм скрипка өчен милли музыка әсәрләре тудыру юнәлешендә үсә. Бу тема исә махсус тикшеренүне таләп итә.