СОРЫ ПЛИТӘЛӘРДӘ АЛ КАН ТАПЛАРЫ
ыйгачлатып яуган җепшек кар тәрәзә пыялаларына сылана. Тәгәрмәчләр сыек измәгә әйләнгән балчыкны як-якка чәчрәтәләр. Вакыт әле бик иртә булуга да карамастан, каршыга килүче машиналарның күбесе өстәмә фараларын кабызганнар. Урамның ике ягы буйлап бер-берләренә тыгыз кысылып утырган коңгырт-сары төстәге биек йортлар тезелеп киткән. Без әйтерсең лә караңгы, тирән тарлавык төбеннән барабыз.
— һава шартларына килгәндә, Берлин өчен гадәти күренеш, — ди мине озатып йөрүче юлдашым, Германия Демократик Республикасындагы совет илчелеге вәкиле Юрий Анатольевич Бармичев.— Көзме ул, кышмы, язмы — һаман шул ук җепшек кар, пычрак һәм... ысланган стеналар. Безнең Россиядә бит бөтенләй башка...
Безнең машина Көнбатыш Берлинның Альт-Моабит урамы буйлап чаба. Уң якта биек кирпеч стена сузылган. Ишек алдындагы зур тәбәнәк бинаның тәрәзәләрендә тимер рәшәткәләр күренә. Бу — Эрнст Тельман, Эрнст Буш һәм башка күренекле антифашистлар газап чиккән каһәрле Моабит төрмәсе. Аннан ерак түгел тагын бер төрмә. Монысы да Моабит төрмәсе дип атала Бусында хәрби тоткыннар утырган. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре үлем көткән бу төрмә хәзер инде җимерелгән.
Тагын берничә квартал узуга, элекке Плетцензее төрмәсе урнашкан бинага килеп җитәбез. Өстән чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган һәм тирән тынлыкка чумган кирпеч стена янында безне дистә ярымлап машина һәм бер төркем кешеләр каршы ала. Аларның күбесенең кулларында канәфер һәм ләлә чәчәкләре бәйләмнәр^. Мине шакмаклы пальтосының якасын күтәргән уртача буйлы, базык кына гәүдәле бер кеше белән таныштырдылар. Ул — Германия-Совет дуслыгы җәмгыятенең Көнбатыш Берлин бүлеге председателе Рольф Элиас икән. Үз нәүбәтендә ул мине җәмгыятьнең совет шагыйрен искә алырга килгән актив членнары белән таныштырды. Бирегә шулай ук элек фашист төрмәләрендә һәм концлагерьларда утырган кешеләр дә килгән иде. Нацистлар тарафыннан эзәрлекләнгән антифашистларның Көнбатыш Берлин берләшмәсе председателе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Курт Майнхольд миңа пөхтә итеп басылган калын гына бер китап сузды. Аның соры киндердән эшләнгән тышлыгына кара хәрефләр белән «Фашистлар төрмәсе Плетцензее корбаннарының истәлек китабы» дип язылган иде. Бу китапта гитлерчы палачларның җинаятьләре ту-рындагы документлар урнаштырылган һәм әлеге төрмәдә җәзалап үтерелгән тоткыннарның исемнәре саналган. Алар барысы мең сигез йөз кешедән артык булган.
— 1944 елның җәендә һәм көзендә биредә Гитлерга каршы заговорда катнашкан югары чиндагы офицерлар җәзалап үтерелгән, — дип аңлата Курт Майнхольд. — Ләкин Көнбатыш Берлинның рәсми властьлары бүген әнә шулар турында гына сөйләүне кулайрак күрәләр. Ә без фашизмга каршы көрәштә корбан булганнарның һәркайсын олылап искә алуны үзебезнең изге бурычыбыз итеп саныйбыз. Менә бу китапта сез чех патриоты Юлиус Фучик, батырлыгы алдында без барыбыз да тирән ихтирам белән баш ия торган сезнең милли героегыз Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәрен очратырсыз.
Плетцензее төрмәсе янында без Көнбатыш Берлин газеталары хәбәрчеләрен дә күрәбез. Аларның берсе. Көнбатыш Берлин Социалистик Бердәм партиясе органы «Ди Вархайт» газетасының культура бүлеге мөдире Эберхард Шмидт миннән кыска гына интервью ала.
Тантаналы церемонияне башларга хәзерлек барган арада Рольф Элиас миңа 1966 елның февралендә, Муса Җәлилнең тууына алтмыш ел тулу көннәрендә, ул җәзалап үтерелгән урынга үзләренең беренче тапкыр чәчәк бәйләмнәре куюлары турында сөйли.
— Ул вакытта хәл ифрат киеренке иде. Көнбатыш Берлинны ул чакта юкка гына фронт шәһәре дип атамадылар. Реакцион газеталар советка каршы пропаганданы киң колач белән җәелдерделәр. Шуңа да карамастан, Германия-Совет дуслыгы җәмгыятенең актив членнары һәм көрәшче-антифашистлар Җәлилгә багышланган митингка
К
җыелдылар. Безнең җәмгыять клубының җитәкчесе фрау Шипански, Кенбатыш Берлин территориясендә беренче тапкыр буларак, совет шагыйре Муса Җәлил турында речь белән чыкты. Митинг эур күтәренкелек белән үтте. Ләкин анда катнашучылар өйләренә таралышуга, бирегә полицейскийлар килеп җитте һәм алар шагыйрьнең исеме язылган тасмаларны кисеп ташладылар. Күрәсең, властьлар Плетцензее тирәсенә күлләп килүче кешеләрнең тагын бер яңа исемне белүләрен теләмәгәннәрдер.
— Шуннан бирле,— дип дәвам итә Рольф Элиас,— Көнбатыш Берлинның прогрессив җәмәгатьчелеге вәкилләре герой-шагыйрьне һәр ел саен зурлап искә алалар.
Германия-Совет дуслыгы җәмгыятенең Көнбатыш Берлин бүлеге тарафыннан чыгарыла торган «ДСФ Дморнал» журналы баш редакторы Франц Румпның Муса Җәлилнең алтмыш еллыгы көнендә ясаган чыгышы Рольф Элиасның хәтеренә аеруча нык сеңеп калган. Франц Румп шагыйрьнең үз Ватанының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен генә түгел, немец халкының якты киләчәге өчен дә көрәшеп корбан булуы турында сөйләгән. Муса Җәлил, дигән ул, җиргә нацизм алып килгән коточкыч дәһшәтләр яңадан беркайчан да кабатланмасын өчен һәлак булды.
Германия-Совет дуслыгы җәмгыяте членнары, шагыйрьнең һәлак булуына утыз ел тулу көнен билгеләп үткәндә, ул җәзалап үтерелгән урынга чәчәк бәйләмнәре салуда да актив катнашканнар. Ул чакта Көнбатыш Берлинга шагыйрьнең тормыш илтеше Әминә Җәлилова һәм кызы Чулпан да килгән. Җәмгыятьнең кино залында «Моабит дәфтәре» исемле совет нәфис фильмы күрсәтелгән.
Тантаналы церемония нәкъ сәгать унбердә башланды. Менә без «1933—1945 еллардагы Гитлер диктатурасы корбаннарына» дигән сүзләр язылган таш стеналар буеннан, элеккеге концлагерьларның һәркайсыннан берәр уч туфрак китерел салынган зур гына таш урна яныннан үтәбез. Ә ул туфрак бер гаепсез кешеләр каны белән сугарылган, яртылаш янып көлгә әйләнгән чәч бөртекләре белән аралашкан.
Җәзалау бүлмәсе — караңгы һәм салкын. Монда бөтен нәрсә 1944 елның август көнендәгечә—Муса Җәлил группасындагы унбер герой үлемне батырларча каршылаган көндәгечә калган. Идәнгә җәелгән соры таш плитәләр әле дә шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең ал кан тапларын үзләрендә саклыйлар кебек.
Шагыйрь җәзалап үтерелгән урынга совет Язучылары союзы исеменнән чәчәк бәйләмнәре куйганнан соң, монда җыелган кешеләргә мин Муса Җәлилнең тормышы һәм героик үлеме, аның поэзиясенең интернациональ Ьһәмияте турында сөйләдем.