Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Чияле тау итәгендә
Чияле тау итәгенә вышка килде, — Кунак түгел, бәйрәм түгел, эшкә килде.
Керосинга кинәнмәгән авыл чите
Электрлар яктысында балкып китте.
Мотор герли, ыгы-зыгы, металл чыңлый,
Металл чыңын сәерсенеп Тимәш тыңлый.
Ничегрәк бораулыйк дип киңәш сора — Мал караган, иген иккән Тимәш тора.
Буровойда дөбер-шатыр иртән-кичен, Каты катлам сынап карый корыч көчен.
Башны, күзне чеметтереп кисә-кисә,
Чияле тау түбәсеннән җилләр исә.
Ай моңая алка тагып, җилдә өшеп,
Чияле тау түбәсенә чалкан төшеп.
Каты ташны теше белән тишә-тишә,
Җир астына борау төшә, сорау төшә:
Бәхет тулып нефть күле көтә микән,
Юкны эзләп вакыт кына үтә микән?
Чияле тау итәгендә вышка тора,
Яз да тора, көз дә тора, кыш та тора,
Көн дә тора, кич тә тора, эштә тора, «Булыр!» дигән ныклы өмет истә тора.
Геолог та чат әүлия түгел сезгә,
Усал йөзләр өметле дә, өметсез дә.
Катламнарның бар яманы, бар яхшысы...
Буровойга көмеш коя ай яктысы.
Бәхет булып безнең алга бер киләсе Качып яткан өрак еллар хәзинәсе!
Вахта китә көнне кичкә авыштырып, Төркем-төркем берсен-берсе алыштырып.
Кояш чыга тау башларын таңга манып, Вахта килә яңа дәрткә дәрман алып.
«Булмый калмас! Чыгар!» дигән өметләр нык, Сугыштан да үлми кайткан егетләр нык.
Тешен кысып, көн-төн эшли тимер батыр, Вахта киле, вахта китә дөбер-шатыр.
Мотор эшли, куллар җитез, корал көчле, Буровойда җәен-кышын урак өсте.
Чыгыр сыкрый, тимер чыңлый, ирләр өлгер, Шәмнәр менә, шәмнәр төшә дөбер-дөбер.
Ыргак белән тотып алып шәмне кыстыр!
Киндер пинжәк, киндер чалбар чыштыр-кыштыр!
Измә килә, торба килә, әйдә, өлгер, Әйдә, йөгер бушатырга, түзем сеңер!
Шаярталар вахтачылар ашап туйгач:
— Тот көрәкне, галиҗәнаб эшче класс!
— Кара әле безнең борау тешен татып, Борынын сузып бронтазавр йөргән вакыт!
— Уян әле, нефть җене, нефть күле, Ничә миллион ел йоклаган диңгез төбе!
— Эшкә җигел, качып ятма аста һаман, Яры канат-аждаһалар очкан заман!
Девон картның маңгай сыры катлам-катлам, Кинәт кенә котны алып атты фонтан.
Миллион еллар туфрак басып яткан өчен, Бәрде фонтан күккә чөеп кыргый көчен —
Йөз ел үскән карт өянкеләрдән биек, Җир астыннан сикереп чыккан дию кебек,
Дулап чапкан кара айгыр ялы кебек, Күккә ашты безнең илләр даны кебек.
Атты фонтан чиксез муллык һәм дәрт белән, Сәгатенә тугыз тонна гайрәт белән.
Бу хәлләрне язгы җилләр, җәйге җилләр Еракларга алып китеп мактап сөйләр.
Сөенделәр вахтачылар хәйран булып, Нефть белән битне юып, кулны юып,
Көлә-көлә, берсен-берсе этә-төртә, Шешәләргә тутырдылар истәлеккә.
Кая әле торба белән җыю чанга, Тутырдылар графинга, стаканга.
Берсен-берсе котладылар шашып китеп, Аркаларны какты куллар шап-шоп итеп.
Авыл карый бу мәхшәргә хәйран калып, Чишмә буе сукмагына тулды халык.
Кызлар килде вәкарь белән вак-вак атлап, Әби-чәби — яулык белән авыз каплап.
Кымырҗытты егетләрнең кайнар канын, Шушыннан бит — геройлыкка ике адым.
Картлар килде сакалларын сузып алга:
— Коммунарга бирә ходай, бәрәкалла!
Газет язды, радиолар хәбәр итте, Эфир тулы шау-шу китте, хәбәр китте:
«Бәрәңге һәм бодай җире Татарстан Нефть табыл, иң алдынгы сафка чыккан».
Болын тулы челтәр-челтәр манаралар, Үрләр буйлап, сыртлар буйлап бара алар,
Асфальт белән, тимер белән билен буып, Туган җирнең малы булып, даны булып.
Анда-санда уенчыктай сиртмә тора, Әле башын, әле түшен селкә тора.
Өскә менә, түбән төшә корыч сиртмә, Талпына да, Девон картның кылын чиртә:
«Әлли-бәлли, әлли-бәлли, Девон батыр, Илләр буйлап даның йөри чирек гасыр...»
Күренмичә дөнья малы ага тып-тын, Уйсуларда уҗым үсә дулкын-дулкын.
Зур юл узган кәрван көбек арып йоклар Чияле тау түбәсендә ак болытлар.
Юлаучыга чуклы башын иячәкләр Чияле тау итәгендә ак чәчәкләр.
1975—76.
Тау битендә
Мин утырам тау битендә, зур соры таш өстендә.
Бу җирдә дүрт яктан җилләр исә иртә дә, кичен дә.
Үткән еллар, киткән дуслар хәтердә, исемдә.
Кылганнар чайкала, хыяллар чайпала сөзәк тау битендә.
... Кыя башларына орынып-орынып ак болытлар йөзгән илдә, Кыядан-кыяга сикереп, җитез тау тәкәләре йөргән җирдә, Сикереп-сикереп чишмәләр аккан,
Кара бөркетләр канат каккан
Кыялар сыртында ачык җилдә
Батыр йөрәкле, туры сүзле, кыю дустым гомер итә иде.
Таулар-ташлар кичеп, мин сәламнәр алып килгәнне зарыгып көтә иде.
Уйлар уйлап, җырлар җырлап, айлы кичләребез үтә иде...
Күмчкүк урманнар артында, бормалы сукмаклар чатында, Кыйшайган агач өйдә
Дәртле дустым тора иде кәккүк тавышларына сөенә-сөенә.
Җилләр исә иде урманнарның яшел чәчен тарап, ,
Нигә без аерылыштык, нигә иртә саубуллаштык саргылт басуларга
карап?!
Ап-ак, зәңгәрсу боз таулары артында.
Төтенле, тире чатырда,
Кар өстендә туган, боз өстендә үскән,
Төньяк балкышы астында кар чүлләре кичкән
Бик акыллы дустым тора иде,
Ап-ак дала буйлап, дәртле җырын җырлап,
Болан көтүләре куа иде.
Сагынып күрешмәгәнгә күп еллар үткән.
Хәзер ул дустым буран үкергән төннәрдә
Ниләр уйлый икән? .
Җылы диңгезләр артында, хөрмә ботагыннан ясаган чатырда
Кара бөдрә чәчле, арыслан йөрәкле, ирек сөяр дустым тора иде.
Мин кошлардай канат кагып,
Балыктай дулкын ярып,
Шул дустымның хәлен белергә килә идем.
Серләшеп сүзләр бетми таңнар ата иде...
Хәзер ул дустым, акыллы күзләрен йомып,
Кайнар ком астында ята инде...
Мин озын гомерле булдым.
Шул дусларымны сагынып уйлар уйлыйм һаман.
Кадерле истәлекләремне алларга манам, гөлләргә манам.
Ак сарыклар көтүедәй, болытлар күченә, болытлар күченә.
Мин утырам тау битендә соры таш өстендә.
Бу җирдә хуш исле җилләр исә иртә дә, кичен дә.
Үткән еллар, әйбәт дуслар хәтердә, исемдә.
Кылганнар чайкала, хыяллар чайпала сөзәк тау битендә.
Әхмәт абый
Яратты ул күңелләрне Ераклардан уратуны, Үлемнәрне, җиңүләрне, Вавилонны, Урартуны.
Хыялында йөргәндер ул Ганнибаллар үткән җирдә, Сугышларга кергәндер ул Спартаклар белән бергә.
Рим дисен, Мисыр дисен, Авыз суы кибә иде, Аргиштиен, Озирисен, Рамзесын сибә иде.
Шумер-Акат... фәлән диеп, Авыз суы корый иде, Усал карап, күзлек киеп, Шуны бездән сорый иде...
Әхмәт абый дөнья куйган. Бик ямансу булып калды. Күңелләрдә чыңлап торган
Илләр янды, еллар янды.
Бер сүз
Әйтәләр миңа, Сөйлиләр бер сүз:
— Асыл егет син, Зифа буең төз. Ярлылыкка түз, Ялгызлыкка түз, Көрәш-дулкында Колач салып йөз!
Иртә һәм көндез Әйтәләр бер сүз:
— Син гайрәтле йөз, Син очкынлы күз, Сиңа сокланып Җилкенәбез без, Эзлә син бер юл, Сөйлә син бер сүз!
Мин үзем денсез, Мин үзем юньсез. Әйтәләр миңа, Әйтәләр бер сүз:
— Берәүләр сөмсез, Берәүләр өнсез, Эзлә син бер сүз, Сөйлә син бер сүз!
турында баллада
Әйтәләр миңа, Тукыйлар бер сүз:
— Шауласын дөнья, Кайнасын диңгез, Түшең белән йөз, Тешең белән өз, Ялган эшне сөз, Ялган сүзне сөз!
Әйтәләр миңа, Сөйлиләр бер сүз:
— Син булмасаң, без Колаксыз-күзсез, Кояшлы көнсез, Йолдызлы төнсез, Нишләп торасың Хыялсыз-нисез!
Үтте ничә җәй, Үтте ничә көз... Тоныкланды күз. Боекланды йөз, Мин һаман телсез, Мин торам өнсез. Мин эзлим бер сүз, Табалмыйм бер сүз.
Юмор
Берәүләрдә көлке гадәт, сәер холык Күңелләргә сеңеп кала кызык булып, Мәзәк була йөзендә дә, сөйләүдә дә, Кызык кеше кызык була биләүдә дә.
Чытык чырай кибәк чәйни кетер-кетер, Мыек бора аек акыл, зирәк фикер. Бер елмаю ун ялганны сугып ега, Елтыраган кысык күздә зиһен була.
Кайгыдан да, шатлыктан да көлә белгән, Үлгәндә дә көлә-көлә үлә белгән — Кешеләрдә барлык тойгылардан өстен! Яратам мин янып торган юмор хисен.
Бу көрәштә без җиңәсе, без көләсе, Дөнья күргән хөр акыллар тәҗрибәсе — Ышанмыйча, табынмыйча юкка-барга, Көр күңелле Намус көлә текә ярда.
Күчә болыт, ага сулар, үсә үлән, Якалашып мәкер белән, хәйлә белән, Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер, Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер.