ОНЫТЫЛМАС КЕШЕМ
ормышта кемнәр белән генә очрашырга туры килми! Аларның кайберләре аерылып китү белән онытыла, сөйләгән сүзләре дә, килеш-килбәтләре, хәтта исемнәре дә хәтердә калмый. Ә икенче берәүләре исә күңелгә гомер буена онытылмаслык булып кереп урнаша. Муса Җәлил дә нәкъ әнә шундый кешеләрнең берсе иде.
1924—1926 елларда мин Мәскәүдә. СССР халыклары үзәк нәшриятының удмурт секциясендә корректор булып эшләдем. Татар секциясе безнеке белән янәшә урнашкан иде. Шунлыктан без. һәр ике секциянең хезмәткәрләре, үзара якыннан аралашып яшәдек. Соңыннан күренекле язучылар булып киткән Хәсән Туфан һәм Габдрахман Әпсөләмов миңа шул вакыттан ук таныш. Ә Муса Җәлил белән без Үзәк нәшрият каршындагы бер үк комсомол оешмасында член булып тордык.
1920 елда мин Мәскәү дәүләт университетына этнология факультетының әдәбият бүлегенә укырга кердем. Шунда укыганда 1927 елның козендә университетта Муса Җәлил белән без кабат очраштык. Ул да шул ук бүлеккә укырга кергән булып чыкты. Уку белән беррәттән пионерлар очен татарча чыгарыла торган «Октябрь баласы» журналында редактор булып эшләвен дә дәвам иттерде. Ләкин безгә еш очра-шырга туры килмәде, ә төрле курстагылар өчен уртак лекцияләр укылмый иде.
1928 елның июлендә миңа университетның Кара диңгез буендагы Балаклавский ял йортына путевка бирделәр. Безне, кырыклап кешене, зур гына бер бүлмәгә ур-
Т
яаштырдылар. Минем койкам Муса һәм аның дусты, тарих факультеты студенты (фамилиясе хәтеремдә калмаган) койкалары белән рәттән туры килде.
Шулай бервакыт иртәнге аштан соң:
— Беләсеңме, Муса, минем бит беркайчан да татар авылында булганым юк,— дидем мин.— Әйдә, барып кайтабыз.
Муса, тарихчы дусты ^елән киңәшкәннән соң, без өчәүләп ял йортыннан әллә ни ерак булмаган авылга юл тоттык. Башта тар гына сукмак буйлап биек тауга күтәрелдек. Каршыбызда зәңгәрсу томан эченә күмелеп утырган авыл һәм ямь-яшел бакчалар пәйда булды. Арырак тагын тау тезмәләре сузылып киткән иде. Без, боларның һәммәсен тизрәк якыннанрак күрергә теләп, адымнарыбызны кызулатканнан-кызулат- тык. Төшке ашка да кайтып өлгерергә кирәк бит әле!
Татар дуслар үз телләрендә сөйләшәләр. Әңгәмәгә бик-бик кушылырга теләсәм дә, татарча белмәвем миңа бу теләгемә ирешергә ирек бирми. Шунда мин сүз арасында гына шаяру катыш әйтеп куйдым:
— Муса, өйрәт әле мине үзегезчә сөйләшергә. Әгәр теләсәң, мин сине удмуртчага өйрәтермен.
Муса елмаеп җавап кайтарды: «Ярый, иптәш Аркаш, ярый. Син дә шагыйрь, мин дә. Менә мин сиңа хәзер татарча бер җыр язып бирәм. Әгәр шундый йөз җыр ятласаң, безнеңчә сөйләшергә өйрәнүеңне үзең дә сизми калырсың*.
Барган җиреннән туктап ул миңа татарча бер җыр әйтеп яздырды. Кызганычка каршы, ул җыр язылган куен дәфтәрем сакланмаган. Ул чакта ничек откан булсам, хәзер мин аны нәкъ шулай күчереп язам. Менә ул җыр:
Зюграй, зюграй зиляк зиям,
Зангар талинкалярга.
Исән булсак, без кайтырбыз Кузгы ярминкалярга.
Муса җырлап күрсәткән көйгә ияреп, бу юлларны мин ничәмә-ничә тапкырлар кабатлаганмындыр, анысын хәзер инде ачык кына әйтә алмыйм. Әмма ул җыр күңелемә шул кадәр кереп калган, аннан бирле кырык елдан артык вакыт узгач та, мин аны һаман хәтеремдә саклыйм. Ул җырның сүзләрен татар дуслар өйрәткәнчә дөрес әйтергә күпме генә тырышып карасам да, моңа барыбер ирешә алмадым. Җырда сүзнең ни турыда барганлыгы тыңлаучыларга аңлашылса, миңа шунысы бик җиткән, дип үз-үземне тынычландырдым.
Үзара гәпләшеп бара торгач, тәбәнәк кенә таш койма белән өйләндереп алынган бер йорт янына килеп туктадык.
Ишегалдында җәйге мич яна. Аның тирәсендә урта яшьләрдәге ханым аш-су әзерләп йөри. Муса исәнлек-саулык сорашты да ир-ат белән сөйләшә башлады. Күп тә үтмәде, безне төрле яктан авыл кешеләре сырып алды. Хуҗа безне әллә ни зур булмаган ике катлы йортка алып кереп китте...
Юлда Муса безгә Кырым турында, аның халкы, бай тарихы турында дәртләнеп, илһамланып сөйләп кайтты. Гомумән, ул беркайчан да үз эченә бикләнүне, нинди генә хәлгә юлыкса да, зарлану һәм төшенкелеккә бирелүне белми иде.
Шундый бер вакыйга искә төшә.
Зур гына катерга төялеп, Ялтага экскурсиягә киттек. Югыйсә, диңгез өсте тып- тын: дулкын дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Ләкин безне нишләптер бик нык айкый. Экскурсантларның күбесе, күңелләре болганып, катер төбенә сузылып ук яттылар. Бу озын сәяхәтне берничә генә кеше җиңел уздырды. Аларның берсе, әлбәттә, Муса иде. Безне үртәп, ул һаман шаярудан туктамады:
— Их, сез куян йөрәкләр! Ныграк булыгыз, бирешмәгез!
Әйе, шул чакта ул инде аның: «Ныграк булыгыз, бирешмәгез!» дип әйтергә тулы мораль хокукы булган. Бу сүзенә ул үзе дә соңгы сулышынача тугры булып калды.
Сүз ахырында тагын шуны әйтеп үтәсем килә. «Муса» дигән сүз удмурт телендә ■.кадерлем», «якыным», «онытылмас кешем» дигән мәгънәне аңлата. Шуңа күрә шагыйрь Мусаның исемен мин аеруча якын итеп, яратып кабатлыйм.
АРКАДИЙ КЛАБУКОВ,
удмурт язучысы.