Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛ РУХЫ

Леон Небенцаль

ернича көн генә элек дөнья халкының игътибары Кремльнең якут йолдызларына юнәлгән иде, анда КПССның XXV съезды булып үтте. Съезд тугызынчы бишьеллыкка йомгак ясады, илнең коммунизмга таба үсеш юлын билгеләде һәм бер совет халкының бүгенгесе, киләчәге өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья язмышы, уртак революцион эшләребез өчен зур әһәмияткә ия булган карарлар кабул итте.
Партияле журналист буларак, мин съездга хәзерлекне һәм аның эшен игътибар белән күзәтеп тордым, аның материалларын — революцион тәҗрибәнең коммунистларны. җир йөзенең барлык прогрессив кешеләрен идея байлыгы белән коралландырган бу хәзинәсен җентекләп өйрәндем.
Әмма шулай да, герой шагыйрь Муса Җәлилне яратучы кеше һәм татар халкының якын дусты буларак, мин Татарстан республикасының казанышларына һәм үсеш перспективаларына кагылышлы нәрсәләрнең һәммәсен:
— кирәк төзүчеләрнең һәм монтажчыларның, конструкторларның һәм проектчыларның 120 меңлек коллективы катнашкан КамАЗ төзелеше булсын;
— кирәк Түбән Кама комбинатының таң калырлык бурычлары һәм перспективалары булсын;
— кирәк Чаллы кебек 230 мең кешелек яңа шәһәрләрнең үсеп чыгуы булсын;
— кирәк Советлар Союзын нефть җитештерүнең күләме ягыннан дөньяда алдынгы урынга чыгару эшенә зур өлеш керткән Татарстан нефтьчеләренең гүзәл уңышлары булсын — барысын да аерым бер канәгатьләнү белән укыдым.
Шуларның һәммәсе хакында укыганда, мин еш кына Муса Җәлил хакында уйландым. Инде өлкән яшьтә булса да, ул халкының әлеге казанышларын үз күзләре белән күрә алган булыр иде, дип уйладым. Әйе, күрә алган булыр иде, әгәр аның гомерен утыз елдан артык элек фашист палачлары вакытсыз һәм фаҗигале төстә өзмәгән булса...
Мусага безнең көннәргә кадәр яшәү насыйп булмый, әмма ул үз халкының якты, бәхетле киләчәген алдан күрә һәм алдан хәбәр итә. хәтта, үлемгә хөкем ителеп, фашист төрмәсендә утырганда да алдан күрә... «Моабит дәфтәрепндәге күп кенә шигырьләр сугышта совет халкының җиңеп чыгачагына тирән ышану хисе белән сугарылган. Тагын шул кадәресе гаҗәп, Җәлил җиңү хакында тормышка ашкан реаль факт кебек яза. һәм безне шул нәрсә таңга калдыра, ул сугыштан соң совет халкыннан яңа героик тырышлык соралачагын алдан күрә, илнең якты киләчәгенә чиксез ышана.
Муса, билгеле, мистик мәгънәдәге «күрәзәче» дә, «пәйгамбәр» дә булмый. Ул бары чын марксист-ленинчыга хас тарихи оптимизм хисе белән сугарылган гади кеше була. Ахыр чиктә нәкъ шул оптимизм хисе аңарда алдынгы көчләрнең котылгысыз төстә реакцияне, фашизмны җиңәчәгенә ышаныч уята...
Мәскәү шәһәренең Кодоиналы аалында Муса Җәлилнең 70 еллык бәйрәменә багышланган 1. таналы кнчәдә ясаган чыгыш.
Б
аАлман илендә» исемле шигырендә Муса Җәлил немец халкының да җиңәчәген алдан күрә. Совет сугышчыларының фашизмны җиңүе һәм немец халкының антифашистик, прогрессив көчләренең көрәше нәтиҗәсендә Германия территориясендә эшче һәм крестьяннар дәүләте барлыкка килде, М. Җәлил хыялланганча, Алман җиренә социализм кояшы чыкты, Маркс, Гейне үз иленә әйләнеп кайтты.
1975 ел ахырында бу яңа дәүләтнең күренекле вәкилләре, дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешүне яңарту, шул юл белән Советлар иле белән союзны ныгыту максатын күздә тотып, Советлар Союзында булып кайттылар. КПССның XXV съездында Германия социалистик бердәм партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре иптәш Эрих Хонеккер әйткәнчә, бу договор тыныч хезмәтнең, халкыбызның иминлеге һәм бәхетенең тормышчан нигезе булып тора һәм шулай булып калачак та.
Безнең хөкүмәт һәм партия делегациясе бу юлы Татарстанда да булды. Германия Демократик Республикасының Дәүләт Советы Председателенең урынбасары Генрих Хоман Казанда ясаган чыгышында: «Без авыр яралы килеш фашистлар тарафыннан әсир ителгән, лагерьга ябылган һәм нацист төрмәсендә һәлак ителгән татар шагыйрен, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне беркайчан да онытмабыз. Без шулай ук бөтен илләрдәге һәм бөтен милләтләрдәге фашизмга каршы көрәшкән кешеләрнең батырлыкларын беркайчанда онытмабыз».— диде.
Германия Демократик Республикасы халкы исеменнән Генрих Хоман әнә шулай сөйләде.
Герой шагыйрь Муса Җәлил халыклар хәтеренә мәңге урнашты.
ШАГЫЙРЬНЕҢ ДУСТЫ
Шушы көннәрдә мин Мәскәүдән кайттым, анда Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә катнаштым. Шул кичәгә чакырган, анда чыгыш ясарга мөмкинлек биргән өчен, Язучылар союзына тирән рәхмәт белдерәм, моны үзем өчен зур хөрмәт саныйм. Мәскәүлеләрнең бу кичәгә ифрат зур әһәмият бирүе миндә тирән тәэсир калдырды. Союзлар йортының Колонналы залында бер генә буш урын калмаган, ишек төбендә, очраклы рәвештә билет табарга өметләнеп, йөз-ләгән кеше басып тора иде. Муса Совет халкының йөрәгендә яши икән, кичәдә шул сизелде... Бу кичәдә хөрмәтле Әминә ханым һәм Чулпан белән, Мусаның көрәштәшләре һәм җәлилчеләр белән очрашу бик күңелле булды. Мине алар белән герой шагыйрьнең иҗатын һәм батырлыгын ярату хисе, күпьеллык язышу, ә күбесе белән — мин моны кыю рәвештә әйтә алам — күпьеллык дуслык җепләре бәйли.
Шуңа да алар арасыннан иң зур хөрмәткә лаек кешенең әлеге тантанага килми калуы, хәзер инде беркайчан да килә алмаячагы миңа аеруча авыр тәэсир итте. Алар арасында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын армый-талмый өйрәнүче, җә- лилианага нигез салучы Гази Кашшаф, 1965 елдан, Казанга беренче тапкыр килгәннән бирле минем шәхси дустым булып киткән Гази Кашшаф юк иде.
Мөскәүдә миңа Җәлил шигырьләренең юбилейга чыгарылган яңа басмасын бүләк иттеләр, мин Мусаның шунда бирелгән хатының факсимилесен озаклап карап утырдым. Анда ул Кашшафны «иң эчкерсез, иң якын һәм игътибарлы дустым» дип атый. Ул Мусаның үзенең генә түгел, аның бөтен иҗатының да шундый ук дусты булды һәм шулай булып кала да. Ул авыр елларда да. шулай ук үлемнән соң Мусаның даны шаулаган елларда да аның дусты булып калды.
Әлеге юбилей басмасы Кашшаф башкарган соңгы эшләрнең берсе булып калды, юбилей белән бәйле күп мәсьәләләрне хәл итү юлында армый-талмый эшләп йөргәндә үлем аны безнең арадан тартып алды. Ул Муса Җәлилнең 70 еллыгына хәтле дә, үзенең 70 яшенә хәтле дә яши алмады —15 апрельдә аңа 69 яшь тулачак иде...
Әйдә, бу язма Мусаның якты истәлеген, аның иҗатын мәңгеләштерү юлында башкарган эшләре эчен, шундый чын дус булганы эчен, Гази Кашшафка рәхмәт белдерергә бер сәбәп булсын.
2 апрель. 1976 еп, Берлин.