Логотип Казан Утлары
Мәзәк

КАРАТАУ МӘЗӘКЛӘРЕ


Каратау (Черногория) — Югославиядә бик кечкенә
республика. Башкаласы—Титоград. Каратау кешеләре,
чыннан да, текә тау итәкләренә салынган бәләкәй
авыллар һәм калаларда яшәп, иген игәләр, кораблар
төзиләр, алюминий эшкәртәләр. Шул халыкның тапкыр
һәм зирәк иҗатыннан кайбер үрнәкләр тәрҗемәсен
укыгыз.
Элекке заманнарда Каратау кешесе хәрби хезмәткә алынгач аягына иң зур
итек яки иң зур ботинка алырга тырыша торган була. Шундыйның берәвеннән:
«Ни өчен аяк киеменең зуры кирәк сиңа?» дип сорагач, ул әйтә икән:
— Аякка иркенне кигәч яхшы хезмәт ителә ул. «Артыңа әйләнеп бас!» дигән
команда бирелсә, мәсәлән, аягыңны тиз генә әйләндереп куясың, ә итегең яки
ботинкаң үз урынында кала.
Таулар арасындагы авылыннан читкә китеп бик озак торгач, Звонко
Мичунович Титоградка самолет белән кайтып төшә. Аны алырга авылдашлары
бик үшән бер алаша җибәрәләр—янәсе, атка күптән инде атланмаган кунак
иярдән әйләнеп төшә күрмәсен. Мичунович авылга кайтып җиткәч, аны, беренче
булып, җиде яшьлек бер малай очрата. Сөйләшеп китәләр.
— Син бит Вуков оныгы буласың.
— Әйе шул. Ничек белдең син моны?
— Вукны исемә төшереп.
— Әһә. Син үзең, димәк, Звонко буласың?
— Дөрес. Ә ничек белдең шуны?
— Алашаңа карап.
Егерменче елларда була бу хәл. Бер байның, чит илдә укыган улы каникул
вакытында авылга кайта. Гомер буе ялчы булып тир түккән кардәш-туганын
«агартырга» теләп, студент егет аңа «Ничек баеп була» дигән китап бирә. Аны
бик юка кәгазьгә басканнар икән. Бер атнадан студент үзенең кардәш-туганы
белән тагын күрешә
— Я, ничек, китап ошадымы соң?
— Бик әйбәт нәрсә. Мин аның очына да чыктым инде. Тәмәке менә дигән
итеп төрелә! Киләсе елда кайтыр булсаң, тагын берне алырга онытма. Ә бәлки
папиросын ук табарсың? Чөңки хәзер бездә тәмәке табулары бик үк җиңелдән
түгел...
Авылда партизаннар отряды оештырырга булалар. Бер үсмергә бик кыска
көпшәле итальян карабины бирелә. Ә ул исә бабасыннан сорый икән:
— Аңлат әле, зинһар, бабакаем: ник миңа шундый кыска мылтык бирәләр?
Моңардан бит пуля әллә кая ерак оча алмый. Ә мин дошманны ничек кырырга
тиеш булам?
— Ә син, — дип киңәш кыла баба кеше, — дошманга үзең якынрак бар,
балам.
Элек заманнарда Каратауның кайбер кешеләре бәхет эзләп Америкага күчә
торган булганнар. Менә күптән түгел океан артында ярты гасырдан артык яшәгән
шундый берәү, туристлар белән бергә, Тито- градка килеп чыга. Аннан исә ул
үзенең туган җире Которга да барып чыгарга тели. Ләкин юлда әлеге кеше
автобустан диңгез ярындагы хәзерге Которда түгел, ә кыя таулар арасындагы
Цетиньеда, ягъни Каратауның элеккеге башкаласында төшеп кала, һич таныш
булмаган урамнар буйлап аптырап-каңгырып йөри торгач, турист дигәнебез
үзенең ялгыш урында тукталуын аңлый.
• — Әйтегезче, галиҗәнаб кешем,— дип сорый «Америка» кешесе
каядыр узып баручы берәүдән. — Которга пароход тиздән китәме?
— Бик тә тиз китүе мөмкин, — ди аңа узгынчы. — Төштән соң бер сәгать
узгач ук... ләкин әгәр су булса гына.
• *
Люблянга командировкага килгән бер каратаулы кунакханәдә туктала. Аңа
шулай ук командировкадагы Словен кешесе белән бер бүлмәдә торырга туры
килә. Кичен аларның электр утлары сүнә икән.
— Хәзер төзәтәбез аны, — дип,—словенлы абзый дежурныйдан тиз генә
лампочка алып килә.—Мә, тот шуны кулыңа, менеп бас минем җилкәмә!
Каратаулы аның җилкәсенә менеп баса, ләкин ут һаман кабынмый да
кабынмый. Словен кешесе, башын күтәреп, сорый шул чакны:
— Нишләп бормыйсың инде шул лампочканы?
— Ә ник син үзең баскан урыныңда әйләнгәләп тормыйсың, дус кай?— ди
аңа әлеге бүлмәдәш.