Логотип Казан Утлары
Очерк

КАРА ЮРГА


выл бүген башка көннәрдәгегә бөтенләй охшамаган иде. Бала-чага чыр-чуы да, каз-үрдәк гай- гылдашуы да, көтүгә чыкмый калган бозауларның бакыруы да ишетелми. Тып-тын. Эссе.
Инсаф, өйләр яныннан узганда, һәр нәрсәне җентекләп карый барды. Алдан ул фермаларда йөреп чыккан иде. Терлекчеләр иптәшләре арасыннан бер җаваплы кеше билгеләгәннәр дә, эшләренә тел-теш тидерерлек урын калдырмыйча, бәйрәмгә киткәннәр. Илдә — сабан туе. Эч по-шырып, йокы качырып бимазалаучы мәшәкатьләр беткән, тантана итәр чак җиткән бит!
Кара юрга, салмак кына атлап, авыл читенә чыгып җитте. Юл монда Суыксуга таба борылган иде. Ат шактый биек булып үсәргә өлгергән арыш басуы буйлап җай гына юыртып алып китте. Салам селкетерлек тә җил юк. Бөтен тирә-юнь җылы кояш нурына да тургай моңына күмелгән.
һич көтмәгәндә алда бер җәяүле күренде. Тарантас атлының үтеп китүен көтеп юл читендәге зәңгәр чәчәкләр эченә кереп күмелгән кыз бала янына килеп туктады.
— Кая барыш, сеңел?
— Суыксуга, мәйданга, абый.
— Ә-ә, алайса, әйдә утыр! Мин дә шунда, сабан туена барам.
Бер-берләренә «абый», «сеңел» дип дәшсәләр дә, түм-түгәрәк алсу йөзле кыз белән ат тотып баручы егет — «Алга» колхозы председателе Инсаф Камалетдинов бер чама яшьтәге кешеләр иде. Кыз, йөгереп килеп, тарантаска менеп утыргач, икесе дә сүзсез калдылар. Инсаф кызның сылу гәүдәсеннән, матур йөзеннән күзләрен ала алмый торды. Тегесе, уңайсызланып, яңа гына тегеп кигән бизәкле ситсы күлмәгенең итәкләрен тарткалады, аякларын яшерде, тутый кош сурәте төшерелгән ефәк кыекчасын төзәткәләгәндәй итеп, маңгаендагы тәлгәш бөдрәләрен җыештырды. Инсаф аның һәр хәрәкәтен күзәтеп барды: «Карасана, дөньяда мондый җан ияләре дә бар икән бит әле! Сугышы да, җимереклекләре дә, ачлыгы-ялангачлыгы да бу асыл затларны харап итә алмаган икән ләбаса!»
Егерме биш яшенә җиткәнче Инсафка тормышның әчесен-төчесен шактый татырга туры килде. Шаулы, күңелле ял кичәләрендә кыз-кыркын белән шаярулар, айлы төннәрдә ләззәтле уйлар тәэсиреннән йоклый алмыйча таң аттырулар әллә бөтенләй булмаган, әллә булып та хәзер инде хәтердән үк чыкканнар...

Әтиләре Заһертдин абзый дөнья куйганда, гаиләдә иң олы бала саналган Инсафка нибары ун яшь була. Ярый әле, ата кеше, алда ни буласын сизенгәндәй, хатынын укырга үгетләгән.
— Яшь аермасы зур безнең, карчык, — дигән ул аңа. Сабый балалар белән сиңа тол калырга туры килмәгәе. Аларны кеше итү өчен бераз укымый булмас сиңа!
Колхозлар төзелгән чорда Мәфтуха апага укырга җае да чыга: аны бригадирлар хәзерләү курсына җибәрәләр. Өйрәнгәне бик вакытлы булып куя. 1933 нче елны ук инде аны уңган бригадирлар рәтеннән телгә ала башлыйлар, зурлап, Мәскәүгә, колхозчылар съездына җибәрәләр. Аннан ул күкрәгенә медаль тагып, эшкә тагын да дәртләнебрәк кайта. Колхоз хуҗалыгындагы бөтен мәшәкатьне үзенекедәй кабул итә ул һәм барына да өлгерергә тырыша: кешеләрне дә җитәкли, урагын да ура, тимерчелегендә дә эшли, ат та җигә, хәтта трактор да йөртә. Утыз биш яшендә дүрт бала белән тол кала, әмма гомере буе беркемгә дә күз яшен күрсәтми. Нинди генә авырлыкларга чыдамый бу хатыннар, бу сеңелләр?!. Әнә бит, елларның кырыслыгына баш имәгән, сулмаган-саргаймаган шул кызларның берсе, гөл кебек балкып, басу киңлегенә матур бер бизәк булып бара!
— Исемең ничек иде әле, сеңел? — Инсаф шулай дип сорауга, чибәр туташның кем икәнен белергә теләгәндәй, кара юрга да, адымын акрынлатып, башын артка борып алды.
— Клара.
«Аһ, Клара, Клара! Нинди генә көн булып чыкты соң әле бу? Нәрсәгә генә кагылма, нинди генә сүз башлама — бөтенесе үткәнне искә төшерә дә тора.
Клара! Клара! Немец кызларының исеме бит бу! Шул бер сүз әле төзәлергә дә өлгермәгән күңел яраларын кабат яңартты да куйды. Мең тугыз йөз илленче ел бит инде, кайберләрен оныта башларга да бик вакыт, югыйсә. Юк, булмый, хәтердә бары да ап-ачык саклана».
... Сугыш башланганда Инсаф колхозда агротехник булып эшли иде. Ул чорда агротехник — җирнең, ашлыкның төп хуҗасы. Нибары унбиш яше тулган Инсаф әнә шул җаваплы йөкне тарта. Игенченең бар байлыгы — атлар да ике төрәнле сабан. Тракторлар әле сирәк-мирәк кенә күренгәли башлаган чак. Чирү авылында төзелгән колхозга тракторлар 1942 нче елда гына килде. Алары да МТС карамагында. Ике-өч тракторлы отряд килә дә үзе теләгән кадәр эшләп китә дә бара.
Әмма ашлык ишелеп уңа иде. Инсаф агротехник булып эшли башлаган 1940 нчы елны да икмәкне кая куяр урын тапмадылар. Хезмәт көненә сигезәр килограмм бүлделәр. Йорт саен ашлык өләшеп йөрү авылның зур бәйрәменә әйләнде. Иң шәп атларны җигеп, ♦ кызыл олау» ясап, олау башына гармунчылар утыртып, музыка белән озатылса, бөтен авыл икмәкнең Шәмсемөхәммәт яки Гыйльфанетдин агайлар кебек уңганнар йортына баруын белә. Ялкауларга исә андый зур олаулар һәм хөрмәтләү эләкми. Аларга тигән икмәкне иске арбага җигелгән арык ат илтә бара. Бөтен колхоз әнә шулай бер булып, олы максатларга омтылып яши иде. Бер җәй хәтергә мәңге онытылмаслык булып кереп калган. Авыл, әүвәлгечә, сабан туена әзерләнә иде. Берәүләр атларын чыныктыра, чабышка катнашырга ниятли. Икенчеләре көрәштә көч сынашмакчы. Кызлар, яшь киленнәр тегү тегә, кулъяулыклар чигә. Бәйрәм июньнең егерме өченә билгеләнгән. Хәерсез хәбәр өлгеррәк булып чыкты. Авылда радио-мазар юк. Ул хәбәрне ат менгән малай авыл буйлап кычкырып таратты: «Сугыш башланган, сугы-ыш!..»
Их, Клара, Клара! Ул көннәрне хәтерлисең микән син?
— Әтиең кем исемле, сеңел? Мин белгән кеше түгелме икән?
— Әти сугыштан кайтмады безнең, абый...
Инсаф үз колакларына үзе ышанмый торды. Менә нинди асыл ф затларны япь-яшь килеш ятим калдырды бит бу сугыш! <
... Ул елны авыл бөтенләй бушап калды. Ләкин эш тукталмады. £ Мул булып уңган игенне урып-җыярга, суктырырга кирәк иде. Кыш- 2 ның кыш буе ындырда сугу машинасы тавышы гөрләп торды. Аны- < сы ат көче белән эшләүгә корылган иде. Сортировка машинасын ха- < тын-кызлар кул белән әйләндерделәр. ф
Мәфтуха апа үзенең бригадасын ничек кенә булса да башкалар < рәтеннән төшереп калдырмаска тырыша. Таң беленер-беленмәстән, я өстенә озын бишмәтен киеп, колхозчылар съездында бүләк итеп би- о релгән шакмаклы шәлен бөркәнеп, өеннән чыгып китә. Аның кайчан s кайтуын, хәл алыр өчен башын бераз мендәргә төртеп торуын өйдә- « геләр күрми дә калалар.
Инсафның үз кайгысы. Җирнең, киләчәк ел уңышының язмышы н аңа тапшырылган. Ул армиягә алынырлык яшьтә булмавына үртәлә, g Үртәлсә дә, кемгәдер үпкәләп утыра торган заман түгел. Колхозның к төп эше аның яшендәгеләр: Мәхтүмә. Мөслимә, Тимер, Сәлимә, Рәи- ° сә, Хәтмуллалар җилкәсендә. Кайсы тракторда эшли, кайсы — завхоз, кайсы — бухгалтер. Кирәк булса, барысы да ындырга чыга, атын җигеп, ашлык тапшыру пункты Җамалыга китә.
...Ул көнне алар барысы да ындырда ашлык суктыралар иде. Егетләргә күптән көтелгән чакыру хәбәре килеп төште. Эшләп торган җирләреннән алып киттеләр. Бу көнне авыл сугышка берьюлы алты егетен озатты. Абыйларының, әтиләренең фронтка китүенә кызыгып калган яшүсмерләр, чират инде үзләренә килеп җиткәч, кинәт уйчанланып калдылар. Бер-берләре белән кочаклашып, җырлыйҗыр- лый урам әйләнделәр. Шәйхулласы башлап җибәрде, Хәтмулла сузып алып китте.
...Кара юрга, кара дуга
Менеп бара үрләргә.
Онытмам сеане. дусларым.
Кермәенчә гүрләргә...
Инсаф күңелендәге бөтен уй-хисләрен гармунына ышанып тапшырган — сыздыра да сыздыра. Күзе — озата килүчеләрдә. Алар арасында башкалардан аерылып торганы, үзәкне өзгәне — әнисе. Аңа текәлеп карарга Инсафның көче җитми, күзләре күзгә очрашса, еламый түзүләре авыр булыр. Әнисенә дә, Инсафка да. Ә еларга ярамый. Мәфтуха апа балаларына һәр вакыт әйтә килде. «Җебеп төшмәгез, күз яшегезне миңа күрсәтәсе булмагыз!» Әнинең бу сүзләре канга сеңгән. Аның алдында яшь коярга ярыймы соң?!
Клара, Клара! Ул кара кайгылы көннәрдә син кайда булдың икән соң, чибәр кыз? Әгәр шунда, авылда Инсафка кул болгап калган булсаң, сугыш кырында егеткә никадәр җиңелрәк булыр иде.
Сугыш кыры дигәннән, Инсаф башта коры җирне күрмәде дә диярлек. «Комиссар» дигән хәрби катерга эләкте ул. Астрахань белән Сталинград арасында хәрби йөк ташучы пароходларны озата йөрделәр. Аларның катерына пароходларны дошманның һава һөҗүменнән саклау бурычы йөкләтелгән иде. Су өсте тулы мина. Дошман самолетлары аларны төнге караңгылыкта борчак сипкәндәй коеп китә. Миналарның бер ише магнитлы. Берәр метр чамасы су астына күмелеп торган бу миналар якынлашучы пароходка, бер-ике мегр ара калгач, үзеннән-үзе килеп ябыша. Шушындый шартларда корабларга юл ярып йөзделәр алар.
Сталинград операциясе уңышлы тәмамланганнан соң, егетне көнбатышка озаталар. 1945 нең 9 нчы маенда ул Берлин янында ук була. Белоруссия, Польша, Румыния аша узып, Рейхстагка кадәр барып җитә. Шул елларда ул яңа һөнәргә — радистлыкка өйрәнә, радиостанция начальнигы булып эшли.
...Тарантасны көр күңелле яшьләр урап алганын Инсаф сизми дә калды.
— Әйттем ич! Инсаф сабан туена килми каламы соң?! Нихәл, малай!
— Никтер соңладың син!
— Ярый, башланмады ич әле!
— Көрәшергә исәп бармы?
Инсаф егетләр белән исәнләшеп чыкты. Аннары, кырт борылып китеп баруны килештермичә, әле һаман ат ялын сыйпаштырып торучы Кларага: «Син, сеңел, бераз ат янында торып тор әле, мин егетләр белән бер генә җиргә барып килим, яме?!» — дип, кешеләр арасына кереп югалды.
Сабан туе мәйданында уен-көлке, җыр-бию, көч сынашу көне буе дәвам итте. Күләгәләр озая башлагач кына халык акрынлап тарала башлады. Кайту ягына борылган бер төркем эченнән, ниһаять, Инсаф та күренде. Муенына, беләкләренә ул тастымаллар, яулыклар аскан, бер сөлгене аның биленә үк урап куйганнар.
— Әллә чынлап та көрәшкәнсең инде, абый?!
Егет сискәнеп китте. Юрга янында калган кыз, әле булса шунда басып тора иде. Кулында — каз күкәе кадәре генә төенчек, үзе бертуктаусыз елмая. Атны туарып ашарына биргән дә көнен шуның янында үткәргән.
— Клара?!.
...Алар шул ук елны өйләнештеләр. Бу мең тугыз йөз илленче ел иде, ә илле бернең тугызынчы мае көнне Мәфтуха апаның уңган килене тупырдап торган бер малай тапты. Аңа Давыт дип исем куштылар.
...1972 нче елның җәендәге кебек корылыкны табигать дошманыңа да күрсәтмәсен. Яз башында теләр-теләмәс кенә сибәләп киткән яңгыр җәйге айларда бөтенләй кабатланмас булды. Инсафның йокысы качты, тамагыннан аш үтми башлады. Төн урталарында урыныннан торып чыга да Агыйдел ягыннан дымлы җил исми микән дип өметләнә, озак итеп күккә карап тора. Җылы-йомшак юргандай кабарып, бөтен җирне шифалы тамчылар белән рәхәтләндереп китә торган болытлар кая китеп югалдылар соң?! Чалт аяз. Зәңгәр күктә бер-берсе белән сөзешергә торган тәкәләр шикелле эре-эре йолдызлар тертәйгән. Яфракларга хәтта чык дымы гына да кунмый. Көндездән кызып калган җир аз гына суынырга да өлгерми, уңган киленнәр кирпеч вагы ышкып ялтыраткан зур җиз таз кадәр кояш тау артыннан тагын тәгәрәп килеп чыга. Инсаф, кеше-кара күзенә чалынырга теләмичә, кара юргасын җигеп, кырга ашыга.
Шыкыраеп кипкән басуларның йөзен киң-киң ярыклар ергалап бетерде. Бичара председатель вакыт-вакыт куркынып кала: «Буҗир дигәнең, әгәр сабырлыгы бетеп, кипшенүдән чарпаланган шушы ярыкларыннан ыңгырашу авазы чыгара башласа, үзәгең өзелүгә ничек түзәрсең?!.»
Әмма җир түзде. Игеннәр дә, бу ни хикмәт, яшеллекләрен шактый озак сакладылар. Дөрес, биеклеккә әллә ни сузаеп китә алмадылар, башаклары да бик бөтәймәде, шулай да арыш белән бодай
төптән үк сыгылып төшмәде. Борчак кына биреште: җир ягалый яфраклары саргаеп калды, үсүдән бөтенләй туктады. Аптыраган председатель Уразайның өлкәннәре, башларыннан төрле хәлләрне ♦ кичергән аксакаллар белән киңәшеп чыкты. <
— Шушы гомер яшәп, мондый корылыкны күргәнебез юк иде Е
безнең,— диделәр картлар.— Егерме беренче елда да шушы кадәр 2 үк шәфкатьсез яндырмаган иде. Әле дә гаҗәп: көеп бетмичә, иген- 2 нәр үсеп утыра. Борчакның да бу көнгә хәтле куырылып бетмәве ж сәер... ♦
Колхоз идарәсендә киңәшләшә торгач, бөтенләй үк кипшенгәнче, « борчакны чаптырырга, яшел азык урынына силос базларына туты- “ рырга булдылар. Инсаф ул көннәрдә тешләрен кысып, үз-үзен кая * куярга белмичә йөрде. Кешенең табигать көчләре алдында шул дәрә- = җәдә чарасызлыгын тою аның җан тынычлыгын алган иде. Иөз- г ләрчә гектарга чәчелгән борчакның, бер мыскал да табыш бирмичә, = яшел азыкка чабылуы аңа бик сәер тоелды. Нинди куәтле техника- •" лары бар: трактор, бульдозер, комбайн, йөк ташу машиналары — S барысы да үз кулларына тапшырылган. Бу байлык белемле * һөнәр ияләре булган хуҗалыкта ут уйнатырга тиеш иде бит! ж Агроном Зәкәрия Шәехов, бригадир Илүс Исламов, баш бухгалтер Фәридә Исламова — институт тәмамлаган белгечләр. Колхоздагы башка кадрлар да махсус белемле кешеләр. Кыскасы, бар да бар, һәммәсе җитеш. Табигатьнең болай ямьсезләнүе менә шуңа күрә ачуны китерә дә. Хуҗалыкта мең дә бер җитешсезлеге тулып яткан әүвәлге еллар булса, бәлки болай ук үзәк тә өзелмәс иде. Бөтенесе Инсафның күз алдында, аның катнашы белән булдырылды бит!..
...Ул сугыштан кайтып кергәндә урак өсте иде. Җамалыга ашлык илткән атка утырып кайтты ул. Авылда аның кайтасын берәү дә белми иде. Шуңа күрә көтеп торучы да. каршы алучы да булмады. Мәфтуха апа кырда, энекәшен шахта эшенә озатканнар, өлкән сеңе- лесе Фәһимә идарәдә бухгалтер, кечесе авырып түшәктә ята.
Инсаф бусагадан атлап керсә дә керде, кермәсә дә керде. Өй шып-шыр иде. Тел өстенә салырлык ярма бөртеге, ут үрләтерлек шырпы юк. Шулай да кичке аш табыны ярыйсы гына хәзерләнде, колхоз идарәсе сугыштан кайтучыларга берәр килограмм арыш бирә икән...
Кайтуының өченче көнендә Инсаф басуга лабогрейка белән ашлык урырга чыкты. Хатын-кыз, карт-коры эшләтә белми изаланган икән. Басуга уру машинасы кергәч, бары да билләрен турайтып, бер мәл җиңел сулап куйдылар. Иген каерылып уңган, кул белән генә аны ничек җыеп бетерер идең?! Көлтәгә бәйләп баруы да шактый көчне ала...
Менә шулай башланып киткән хезмәт бит ул. Узган еллар белән хәзергене чагыштырып сөйли башласаң, кеше ышанмас. Колхозчыларга авыр, алар белән җитәкчелек итүчегә тагын да авыррак.
Сугыштан кайтуына биш-алты ай да үтмәгәндер. Инсафны бригадир итеп куйдылар. Тагын ел да узмады: «Синдәге осталыкка бригадирлык кына аз!» дигән булып, «Алга» колхозына председатель итеп сайладылар.
Туктагыз әле, җәмәгать, бераз өйрәним! —дип, киреләнеп караса да, егетнең сүзенә колак салмадылар.
— Сиңа, Инсаф туган, өйрәнәсе-нитәсе юк, кендегең шушы җир- го береккән, әйдә, җигел дә тарт! —• дип кырт кистеләр.'— Синдәй егетләр дә булдыра алмаса, бу колхозны кем аякка бастырыр?!, «л Нр ө<,тенв айлар буена бер тамчы яңгыр төшмәсен әле. мин шул туфракта тәпи басып киткәнмен, дип кенә әйбәт уңыш үстерә алыр
сыңмы икән? Бүгенге авыл хуҗалыгын җитәкләүче кешегә барыннан да элек белем кирәк. Бичара җир, алдын-артын карамыйча, һичнинди тәртәгә сыймый торган боерыкларны үтәргә тырышучы надан кешеләр кулында шактый җәфа чикте инде. Уңдырышлы итү өчен, җиргә ни кирәклеген уйлап тормаганнар, аның бөтен ашын сыгып бетергәннәр. Болай да әллә ни уңдырышлыдан саналмаган көлсу туфраклы бу басудан, аны ашламый-нитми торып, күпме ашлык көтәргә мөмкин?!
Мөмкинлекләр барын бар икән ул үзе. Инсафның мондый җирдә түгел, ташлы тау түбәләрендә, туфракны кәрзин белән ташып, гөлбакча үстергән халыклар турында ишеткәне бар. Җирнең серен аңлый белергә кирәк. Әйе, кая гына барып төртелмә, һәрнәрсә белем таләп итә.
— Әни, мин укырга китәм! — бу сүзләрне әйткәндә Инсаф үзе дә тәвәккәлләп бетермәгән иде. Әнисенең хуплавына ышанып, теләгенә бер таяныч табу өчен, элек әнисе белән киңәшергә булды ул.— Казанда колхоз председательләре өчен ачылган өч еллык мәктәп бар икән, мине шунда җибәрмәкчеләр...
Мәфтуха апа бер киленгә, бер бишектә яткан балага карый. Улының ни өчен нәкъ менә үзенә мөрәҗәгать итүен дә шундук аңлый. Яшең утызга якынлашып килгәндә, яңа оешкан гаиләңне ташлап, ерак шәһәрдә укып йөрүләре — уен эш түгел. Ана, гадәтенчә, ашыкмый гына җавап кайтара:
— Җибәрүләренә рәхмәт әйт, улым. Үзең башлап укырга тотынсаң, мөгаен, тиз генә урнаша алмас идең әле.— Аннары ул, килененең күңелен табу өчен, өстәп куя: — Безнең өчен борчылма, ничек тә чыдарбыз. Әле мин дә эшләп йөрим... Әйдә, тәвәккәллә, улым. Бер-ике айлык курс белән бригада тартып мин дә аз интекмәдем. Хәзерге колхозны алай гына тарта алмассың, шулай бит, килен?
Шушы кадәр сөендереп сөйләгән сүзнең кайсы ягыннан килеп, килен каршы төшә алсын соң?! Менә елыйм, менә үксеп җибәрәм дип торган Клара, яшь тулы күзләрен Инсафка таба борып, елмайгандай итә.
— Шулай шул, әнкәй,— ди ул. Тик аның күзләрендә мөлдерәмә сагыш, үпкә: «Их, син, өчәр елга ташлап китәр өчен өйләндеңме син миңа?! Монда, әнкәң янында өч айлык бала күтәреп калдырырлык булгач, ни пычагыма хатын иттең мине?! Бергә чакта да, таңнан чыгып китеп, төн уртасында гына кайтып кереп, шашар хәлләргә җиткерүең аз булгандыр шул. Инде Казанга ук җыенасың икән!..»
Клара үзенең бу күңелсез уйларын Инсафыннан яшерергә тырышты. Ник дисәң, беренчедән, акылы белән ул иренең укырга ният- ләвен үзе дә дөрес дип таба. Икенчедән, Инсаф, хатын «кәҗәләнүе»нә карап кына, ниятеннән барыбер кире кайтмаячак. Эндәшми калуың яхшы, хуплап куюың тагын да әйбәтрәк. Клара бик яхшы белә Инсафның холкын. Бергә яши башлаган айларында ниндидер уңай белән үз сиксәнен сиксәнләп караган иде ул. Әлеге дә баягы шул өйдә ялгыз утырып туюдан башланып киткән иде бугай. Инсаф гел өйдә тормый: әле идарәдә, әле кырда, әле җыелышта, әле райкомда... Хатын аптырый калды. Я, бу нинди гаилә була ди инде? Иртән кара-каршы утырып озаклап бергә чәй эчмә, эшенә бергәләшеп йөрмә, ял иткәндә тагын бергә булма, ни кызыгы кала соң бу дөньяның? Көннәрнең берсендә, нәкъ төшке аш вакыты җиткәндә, Инсафының басу аръягына, тракторчылар янына китеп баруын белгәч, Клараның аеруча ачуы чыкты. «Аңа минем бер тиенгә дә кирәгем юк икән,— дип чәпчи ул.— Яшәсен әнә кара юргасы белән!» Шулай җиңел генә уйлап алды да, төенчеген кыстырып, туган авылы Әтәскә кайтып китте.
Авыл җирендә телефоннар юк чак иде, әмма хатыны китү турындагы сүз председательгә бик тиз килеп ирешә. Көне буе бер валчык ризык капмый кырда йөргән Инсафка шул гына җитмәгән иде! Ул, тарантасын идарә ишеге төбендә азга гына туктатып тора да, ни- бар тавышына:
— Кайсыгыз бар анда? — дип кычкыра. _ *
Ишектә яшь кенә бер кыз күренә. «Исеме ничек соң әле? Кем бу- g лып эшли? Ә-ә, бухгалтериядә бугай...» Мондый вак-төяк сорауларга < җавап эзләп торыр ара юк. <
— Әйдә, утыр менеп тизрәк! — ди Инсаф.
— Кая барабыз, абый? ♦
— Әтәскә! *
— Нинди эш белән, берәр төрле документ кирәк булмасмы?.. о Кыз аны-моны абайларга өлгергәнче, юрга инде элдереп авылдан *
чыгып та чаба. Ике авыл арасын кушаяклап чабып узган атын, и Әтәс урамына кергәч, Инсаф үз җаена җибәрә. Салмак кына атлатып 5 урамның кыл уртасыннан үтәләр. Юл буенча бер сүз эндәшми кил- £ гән председатель, кызга таба борылып, елмая-елмая нидер сөйләргә я тотына. Ә күзләре Кларалар өенең яран гөл белән тулы тәрәзәләренә к юнәлгән. Әһә, кызыл чәчәкләр арасыннан берсенең башы күренә тү- ° гелме? Шул үзе, Клара! Зәңгәр крепдишин яулык бер аңарда гына! * Актанышка баргач, бүләк итеп алып кайткан иде...
Сүз, ничек башланган булса, шулай ук кырт өзелә. Берни аңламый калган бухгалтер кыз, очып барып төшмәс өчен, ике куллап тарантас кырына ябыша.
Инсаф ничек кенә ашыкмасын, Клара аннан барыбер өлгеррәк булып чыга. Ире атын туарып йөргәләгәнче, Клара инде өйгә кайткан, самаварны табын түренә үк чыгарып утырткан була. Әтәс белән ике арадагы иң кыска юлдан — бәрәңге бакчалары артыннан салынган тар сукмактан кайтып керә Клара: «Мондый китү-кайту- ларны кеше-кара күрмәве хәерлерәк». Менә хәзер. Инсаф Казанга китәргә җыенганда, шулай кырлы-мырлы йөреп кара — бөтен өйнең яме китәчәк. Барсын, укысын, хәерле юл!
Тәвәккәл кешеләрнең «башланган эш — беткән эш» дигән сүзе бик белеп әйтелгән икән ул. Алдан исәпләп торганда, өч ел вакыт бик озак булып тоелса да, дөнья мәшәкатенә муеннан кереп чумгач, сизелми дә уза икән. Ул еллар хәзер инде төштә күргән кебек кенә. Галимнәрнең һәр тәгълиматын хәрефен-хәрефкә кабул итеп, күңелгә сеңдерергә тырышып йөргән чаклар! «Чәчүлек җирнең һәр гектары-на фәлән хәтле ашлама кертсәң...» «Һәр гектар җиргә нисбәтән фәлән баш терлек асрасаң...» бары да яхшы булырга тиеш. Колхозга кайтып, шул әзер кагыйдәләр буенча гына эшләп кара — мең каршылыкка очрап, маңгаеңны ярыр хәлгә җитәсең. Иң кыены — китап кушканны үз мөмкинлекләреңә чамалау, үз җиреңә яраклаштыра белү икән аның! Галимнәр үзләренең өйрәтүләрендә безнең якларда июнь-июль айларында булырга тиешле явым-төшемне күздә тоталар. Ә менә табигать дигәнең бер генә тамчы да яңгыр бирмәсә?!.
Инсаф рәт-рәт булып тигез генә шытып чыккан, ләкин дымга сусап, хәлсезләнгән арышлар арасында утыра. Игеннәрне мондый хәлдән коткару өчен берни дә эшли алмавына ачуы килеп, бармакларын җиргә батырып, учына туфрак ала. Комга әйләнгән кайнар туфрак кулны көйдерер төсле.
Хуҗалыкны ышанычлы нигезгә бастырырга файдасы тияр дип күпме укыды, күпме тырышты председатель. Махсус курсларны тәмамлап кайткач, аңа берсеннән-берсе җаваплырак вазифалар йөкләделәр. Бу тормышта бер мәшәкать икенчесен тартып китерә. Инде анысын да җиңеп чыксаң: «Әһә, моның көче җитәрлек икән әле!»—
дип, сиңа тагын да авыррак бурыч йөклиләр. Дөрес, аяк терәп баш тартсаң, я булмаса берәр эшне ярты юлда калдырып үтсәң, икенчесен ышанып кушмаслар иде. Юк, ир-егет горурлыгы Инсафка артка чигәргә ирек бирми. Киресенчә, ничек кенә булса да заманадан артка калмаска иде!
Инсаф Камалетдинов тагын уку турында уйлана башлый. Моны елдан-ел катлаулана барган хуҗалык эшләре үзе көн тәртибенә китереп бастыра. Җирне дә, мал-туар затларын да колхозга файдалы итү өчен белем кирәк. Агрономнарыңнан, зоотехникларыңнан, бригадирларыңнан эш таләп итү өчен иң элек үзеңә белергә кирәк. Димәк, туктаусыз өйрәнергә һәм укырга!
Хакыйкатьне аңлау бер хәл, ә менә аның тайпылмас законына үзеңне буйсындыру — монысы инде икенче нәрсә. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамламыйча, колхоз белән идарә итүнең кыенлаша баруын бик яхшы аңлый Инсаф. Әмма ул йөкне иңбашыңа ничек итеп күтәреп салмак кирәк? Муеннан эш, өй тулы бала-чага, хатын, әни карчык...
— Клара, миңа читтән торып кына булса да тагын укымый ярамас...
Хатын сүзнең уйланмый гына әйтелмәгәнен яхшы белә. Шуңа күрә мондый чакта ул җавапны да тиктомалдан гына бирергә ашыкмый.
— Миңа әйтмә, әнә, улларыңнан сора! — Хатын Инсафны нәрсә белән ♦йөгәнләп» калырга мөмкин икәнен чамалый. — Алар ни дисә, шул булыр!
Ә балалар әле ни генә аңларлык соң?! Шулай да олы уллары Давыт әти белән әни арасында куерып килгән болытны таратырдай сүз тапкандай әйтеп куя:
— Әти, китапларың миңа булыр, яме! Мәктәпне бетергәч, мин дә шул син укыган җиргә китәм, мин дә председатель булам.
Инсаф мәсьәләне шуның белән хәл кылынтан дип кабул итте, сүзне улы кузгаткан икенче якка борды.
— Укуын укырсың, улым, тик председатель булу өчен институтта уку гына җитми әле.
— Тагын ни кирәк соң, әти?
— Үс әле, үс, белерсең! Халык алдында имтихан тот, аннары бөтенесен төшенерсең. Сынатмасаң, председатель итеп тә сайларлар.
Ата белән малай үзара аңлашканда, Клара, иренең аркасына борынын төртеп, сүзсез калды. Иреннәрендәге елмаюын да, күзендәге яшь бөртекләрен дә күрсәтәсе килмәде аның. Бал’алар бераз тернәкләнгәч, аның үзенең дә җиң сызганып эшләп йөрисе килгән иде бит! Аларның берсе аякка басып өлгерми, тагын да матуррагы, сөйкемлерәге дөньяга килә. Һәркайсына әни кирәк, наз кирәк. Бишектәге- сен әйткән дә юк. Аны сөйгәндә, имән баганасыдай Инсаф үзе дә вакыт-вакыт сабый балага әйләнеп кала. Йөзең караңгыланганны да, кәефсезләнеп йөрүеңне дә һич яратмый...
Институтны тәмамлар алдыннан гына Инсаф Камалетдиновка «Таулар» колхозын тапшырдылар. Гаилә Уразай авылына күченде. Әкиятләрдә генә сурәтләнә торган гаҗәеп матурлыкка ия авыл бу: таулары да, басуы да, көтүлекләре дә, урманы да үзендә.
Колхоз, чыннан да, бик рәхәт, бик мул яши. Ел саен байлык өсте- нә байлык өстәлеп тора. Мал-туар, кош-корт меңәрләп исәпләнә. «Таулар» — Актанышның көлсу туфраклы колхозлары арасында иң зур уңыш бирә торган хуҗалык. Һәр басуның «холкын өйрәнеп», кайсына нинди «ярдәм» кирәген аңлап, фәнни нигездә эшләү нәти-
җәсе бу. Моны председатель үзе дә, агрономнар да, зоотехник һәм бригадирлар да тирәнтен аңлый. Колхозда яшьләрне укытуга, белемле җитәкчеләр хәзерләүгә күп көч куела. Яшьләр үсә. Колхоз идарәсе аларны, үзе стипендия биреп, махсус уку йортларында укыта. «Укысыннар, үссеннәр! Колхоз ярдәмендә кеше булып чыксалар, авылны онытмаслар». Яшьләрне авылда калдыру өчен председатель £ төрле чаралар эзли. Егетләр армиягә киткәндә, аларны озатуга ба- 2 тышланган тантаналы кичәләр оештырыла, бүләкләр тапшырыла. < акыллы киңәшләр әйтелә. Егет, хәрби хезмәтен тутырып, туган авы- < лына кайту белән колхоз идарәсе аны тагын үз канаты астына ала: әйләнәм диючесенә өй салып бирә, укырга китәргә теләгәненә дә юл ачык, тәвәккәллә генә!
Бу колхозга берләшкән биш авылның һәркайсында клуб, Шәрип, о Уразай, Куян авылларында өч йөз иллешәр урынлы культура сарае * бар. Авыл җирендә яшәргә теләгән кешегә «Таулар»дан да кулайрак м колхоз юктыр кебек. Биредә хезмәт тә елдан-ел җиңелләшә. Ферма- * лар өр-яңа, һәркайсы механикалаштырылган, хезмәт хакы акчалата айныкы-айта түләнеп барыла. Көз җиттеме, колхозның әле бер авы- g лында, әле икенчесендә туйлар башлана. Председательне мәҗлесләр- к нең төрлесенә: колхоз ярдәмендә җиткерелгән өй котлавына да, бәби ° тугач та, ике яшьнең яңа тормыш башлап җибәрүенә багышланган * бәйрәм табынына да беренче итеп чакыралар. Аларның һәрберсендә утырырга ничек өлгерәсең?! Шулай да яшьләр туена кереп чыгарга, мәҗлесне ачып җибәрергә бармый калмый ул. Бердән, сүзләрен кире кага алмый, икенчедән, гаилә корырга җыенучыларның күңелен күрми дә ярамый. Юктан гына кәефләре кырылуы мөмкин. Кечкенә генә авылда гөрләтеп яшәргә мөмкин икәнне тагын бер мәртәбә раслап алуның зыяны тимәс.
Кешелеккә генә тотыла торган кримплен костюмын киеп, иң «модный» галстугын буып, калын табанлы ботинканы ялтыратып, Клара җиңгәләрен ипләп кенә култыклап, туй буласы өйгә килеп керә ул. Табындагыларның йөзләре тагын да яктырып китә. Өлкәннәр, Инсаф улым, дип киңәш-табыш итәргә тотына. Яшьләр председательнең күкрәк турына күрсәтеп, үзара ымлашып алалар, карап кал, янәсе. Сугышчан бүләкләре дә җитәрлек аның, колхоздагы хезмәте өчен бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены да ялт-йолт итеп тора. Акылың булса, үзең фикер йөрт: гомерен авылга багышлаган ир-егетне халык, ил әнә ничек зурлаган! Ә председательнең үзеннән беркайчан да яңгыравыклы сүзләр ишетмәссең, андый сүзләрне ул доклад-фәлән ясаганда да кыстырмый, монда, туй мәҗлесендә исә бигрәк тә. Монда ул яшь гаиләгә матур-матур теләкләр юллый, гармунчы арыса, аны да алыштыра. Яшь чагыннан гармуннарның төрлесен сыздырып үскән, яраткан гармунын Вараксин агаеңның үзеннән килеп алган, егет чагын «гармунчы Инсаф» дигән исем белән үткәргән. Бию түгәрәгенең дә уртасына керә. Авылда әйтелә торган иң гади такмакка да тыпырдата, кирәк тапса, яшьләр «шаукымы»на бирелеп китеп, « твист »ны да бик килештереп бии. Иң яратканы — җыр. Баянчылар белеп торалар: аны җырлатасылары килсә, «Туган авылым »ны сыздырып җибәрәләр. Инсаф әллә каян, күңелнең иң-иң түреннән чыккан моң белән җырларга тотына.
...Туган авылым минем, куеныңда синең Шаулап үтте яшьлек елларым...
«Таулар»ның бүгенге муллыгына ничек ирештең?» — дип сорасалар, председатель, мөгаен, хуҗалык эшләренә бәйле мең мәшәкатьнең берсен дә телгә алмас, озак кына дәшми торыр да:
— Кешеләр бик әйбәт бит монда! — дип куяр.
Ә берсеннән-берсе четереклерәк холыклы ул кешеләр белән ничек уртак тел тапканын хәзер ул үзе дә сөйләп бирә алмас. Беренче елларда аптырап калган чаклары аз булмаган аның. Әйтик, өлкән генә яшьтәге агай килә дә:
— Инсаф энекәш, әйт әле хисапчыга, ике-өч тәңкә язып бирсен- че! — ди.
— Була ул, агай! — ди председатель. — Олы кешенең болаи ваклануын килештереп бетерми, хисапчы кызга әйтә: — Сеңел, абыеңа илле-алтмыш сум язып тор, ай азагында исәпләрбез!
Ә менә шушындый мөнәсәбәт ярап куйды. Бераздан вакытлы- вакытсыз акча сораучылар, эчкән килеш идарәгә килүчеләр күренмәс булды. Хәзер авыл кешеләре белән председатель арасында нык татулык хөкем сөрә. Колхоздагы муллыкның да төп чыганагы — әнә шул дустанә мөнәсәбәт.
Уңыш яулап алуда алга баскач, терлекчелектәге кыенлыклар үзеннән-үзе артка чигәр, дип уйлаганнар иде дә, алай килеп чыкмады. Шактый озак баш ватырга туры килде Инсафка. Азык мәсьәләсен хәл итүдә фән кешеләренең ярдәме кирәклеген эчке бер сиземләү белән тоя иде ул. Бервакыт Инсаф авылга кайткан университет галиме Айрат Габидовский белән сөйләшеп утырды.
— Кышка керсәң, язга кадәр азык җитәрме-юкмы, дип дер калтырап яшибез. Ничек кенә менә шул хәлдән котыласы?! — дип, сүзне Инсаф үзе башлап җибәрде.
Айрат, әлбәттә, Инсаф абыйсының мондый олы сүзне бер дә юктан гына башламасын белә. Ялгап алып китү өчен:
— Ни җитми соң сезгә? — дип сораган булды.
— Беләсеңме, энекәш, минемчә, иң ышанычлы азык —печән оны. Силосы, бәрәңгесе-чөгендере, саламы-башагы аның янына кушып ашатырга шәп...
— Аңладым мин сине, Инсаф абый, син үз колхозыңда печән оны тарттырырдай җайланма булдырырга чамалыйсың.
— Ниндирәк булачагын да чамалыйм," материалын да табам, төгәл итеп ясалган сызымнар кирәк!..
Шул көннән башлап, Казан дәүләт университетының физика факультеты галимнәре белән Актаныш райоңының «Таулар» колхозы арасында эшлекле элемтә урнашты. Печән киптереп тарттыручы агрегат ясау фикере Айрат Габидовскийны да, молекуляр физика кафедрасы доценты Владимир Николаевич Подымовны да мавыктырды. Эзләнүләр, тәҗрибәләр башланды.
Республика колхоз председательләре Казанда еш булалар. Алар бергә җыелган көннәрдә башкаланың үзәк кунак йорты үзара гәпләшүдән шау итеп тора. Бер-берләренең бүлмәләренә кереп чыгып йөриләр, шәһәрдәге дус-ишләрен ияртеп кайталар, бәхәсләшәләр, көлешәләр. Инсаф Камалетдинов бүлмәсе исә фәнни лабораториягә әйләнә: сызымнар, исәп-хисап, тәкъдимнәр. Монда яңа фәнни ачыш бөреләнә. Председатель хыялында туган агрегат инде галимнәргә тынгылык бирми. Аларның сызымы буенча колхозда төзелеш бара. Доцент Подымов:
— Сынарга үзем дә киләм, — дип ашкынып тора. — Зинһар ашыктырмагыз гына, Инсаф Заһертдинович, бергәләп эшләтә башларбыз! Ярыймы?!
Председательгә нәкъ менә шул — галимнәрнең үз кызыксынуларын уяту кирәк тә. Алар янында булса, ышаныч күбрәк, килеп җитмәгән төшен үз күзләре белән күрсеннәр, төзәтүе җиңелрәк булыр.
— Әлбәттә, әлбәттә! — ди ул. — Төзелеш түгәрәкләнүгә, мин шундук хәбәр итәрмен.
— Сезнең бу идеяләрегезне кандидатлык диссертациясе итеп
теркәргә мөмкин! —Подымов, гадәтенчә, галимнәр үстерүне дә читкә куймый. — Фәндә иң кирәклесе — идея, Инсаф Заһретдинович. Исәп- хисапны гына машиналар да ясап бирәләр хәзер, идеясе кыйммәт, ф идеясе! <
— Сабыр итәек әле! — ди председатель. — Кирәксә, колхоз хуҗа- Е лыгында мондый идеяләр шактый. Әйтик, бу агрегат эшли дә баш- 2 лады, ди. Аның сәгатенә ике-өч кенә тонна он тарттыруы замана J темпларына бик үк туры килми бит, сез шуны чамаладыгызмы?.. 2
Галимнәр бер-берсенә карашып алалар. «Менә сөйләшеп утыр ф син аның белән! Агрегат әле эшли дә башламаган, председатель ин- ч де аны ялкаулыкта ук гаепли!» я
Инсаф уйларын галимнәрдән яшерергә теләми.
— Сезгә тизрәк диссертация яклау кирәктер, эшегез шуның бе- - лән бәяләнә, аңлыйм.— Ул сабыр гына сөйли дә сөйли.— Ә миңа ® колхозның сизелерлек файда күрүе кирәк. Бу агрегатны эшләтә баш * ласак, икенчесенә, ашлык киптерә торган агрегат салуга тотыныр й идек. Ясаган ясаган, анысын куәтлерәк итәсе иде. Колхоз саен за- 3 вод корып булмас, күрше колхозлар ихтыяҗын да канәгатьләнде « рерлек итеп, тизрәк, күбрәк, яхшырак эшләсен иде, яхшырак! Таби- ® гатьнең «холкы бозылган» чакта килсеннәр дә киптерсеннәр! Колхозга бераз табыш та керер’..
— Ә аннары, аннары? — Галимнәр председательнең сүзләрен кызыксынып тыңлыйлар.
— Аннарымы? — Тегеләрнең шаяртырга теләвен аңлап, Инсаф та елмая. — Аннары мин дә диссертация якларга тотынырмын, менә шул! Нигә, хәзер фәннәр кандидаты булган председательләр күп ул. Әнә, Балтик буе республикаларында...
Уйлары да, эшләре дә саллы аның: «Булган икән, олыдан булсын!» Ике-өч көннән әһәмияте бетә торган эш артыннан әштер-өштер генә йөрүне вакытны әрәмгә уздыру дип кенә саный ул. «Заманасы ул түгел. Эшлисең икән, синнән соң килгәннәргә дә рәхәт китерерлек файда калсын!»
Бу хакыйкатьне һәркем белә белүен, тик искә генә альт бетермиләр. Аннары әле икенче буынга калдырырлык эш башкарырга иртәрәк кебек тоела. Башта үзебез өчен яшик, картая башлагач, күз күрер, дигән фикер тынычландырып тора. Ә, инде картаям бит, дияргә тел әйләнми. Гомернең өзлексез алга үрләп торуын Инсафның да һич сизәсе килми, әмма моңа күз йомып калырга да мөмкин түгел. Чәчләрнең агарып китүен сизмәмешкә дә салышыр идең әле — хәзер аны унсигез яшьлек кызлар юри дә чалартып йөриләр. Менә Давытның әзмәвердәй ир булып җитүен күреп, аптырыйсың Да каласың! Әле кайчан гына туган иде бит, Клара белән Инсаф әле кайчан гына, карале, без дә әти белән әни булдыкмыни инде?! — диеп сөенешкәннәр иде. Хәзер Давыт — үзе әти.
Давыт, Давыт! Үсеп тә җитте, әтисе укыган институтны да тәмамлады, агроном булып та эшләде, инде хәзер үзен Актаныштагы 12 иче авыл хуҗалыгы училищесына мөдир итеп билгеләгәннәр. Минем улым бу, дисәң, кеше ышанмас. Сабан туйларында мәйдан тота!
Әле бер Давыты гына шундый булса, олыгаеп калуыңны ул кадәр үк тоймас та идең. Ул нәрсә, китсә — ерак, кайтса — кунак, диген дәй. Якын бер дустыңдай күреп, кунак-кунак йөрешеп яшәргә дә була. Давыты артыннан, без дә аңардан калышмыйбыз, дигәндәй, эзгә-эз басып үсеп килүчеләре тагын бар. Гөлүс — армиядә, Рәмзня кияүгә чыкты, Әлфия Казанда укый... Барысының да шөгылен санап бетерә торган түгел, җыенысы ун бала бит ул. Теге чакта:
^Мәйданга барам, абый!»—дип, тарантас читенә менеп утырган « сеңел кәш» хәзер районның мактанычына әйләнде. «Безнең герой ана Клара Камалетдинова!» дип кенә йөртәләр үзен. Өендәге ун баланы тәрбияләү генә җитмәгән, «Таулар» колхозының балалар бакчасына эшкә кергән. Игезәкләре Рәшит белән Фәритне, төпчек кызы Гөлназны ала да һәр иртәдә бакчага ашыга.
Шулай- итеп, айлар, еллар ага тора, ә күңелнең анда-монда эше юк, элеккедән болайрак гайрәтләнә, очына, талпына. Алда тагын да күңеллерәк икенче яшьлек бар сыман. Балалар да гел яшьлекне искә төшереп тора. Инде әнә иң кечкенәсе — Гөлназы да мәктәпкә керү турында сөйләнә.
Юныс — хәзер йортта төп хуҗа. Әти кеше гел юлда булганга, ир-ат эшен аңа тапшыралар. Кече туганнары аның сүзеннән чыкмый. Кемгә кайчан уйнап алырга, нинди эшне кайчан үтәргә — бөтенесе Юныс кушуы буенча башкарыла.
Олы кызлар Казаннан хат кына җибәреп яталар. Әлфиясе:
— Әти, карале, Уразайда зуррак больница салып, аптека ачып булмасмы?! — дигән. — Училищедан соң шунда кайтып эшләр идем.
Баксаң, бөтенләй буш сүз түгел ләбаса. Идарә утырышында кузгатсаң, хуплаучылары да табылыр, мөгаен. Нигә, «Таулар» колхозының үз больницасы, үз врачлары, үз фармацевтлары булса на- чармыйи?!
Иң олы кызы Рәмзия Казан кешесе булды. «Әти, әни! Рөхсәт итсәгез, кияүгә чыкмакчы идем!..» — дип хат җибәрде. Озак та үтмәде, туй ясадылар. Аннары кияүдән чакыру килеп төште. «...Әти, миңа заводтан квартира бирделәр, өй туена килегез?»
Армиядән кайткач, Гөлүсе дә өйләнер. Әнә бит Давыт та инде ир уртасы булып килә. Очрашканда да гел эш, хуҗалык, гаилә турында сөйли. Өйрәткәнне бик үк өнәми. Райкомга йомыш белән баргач, хәл белергә дип аларга да сугылып чыккан иде Инсаф.
— Бер кайтып китегез, ичмаса. Гөлназ сагынды, әниегезнең дә күңеле булыр, — диде ул Давытка. Давытның моңа да җавабы әзер икән:
— Менә ялга чыгыйк инде, исәп юк түгел? Эш бит. Сагынуга карап кына өйне ташлап чыгып китеп булмый, әти, үзең беләсең.
...Белмәгән кая, белә Инсаф, барын да белеп тора. Тик шулай да кара юрга җигелгән тарантасына менеп утырып, басу юлына чыктыңмы, күңелне аңлатып бетерә алмаслык сөенеч биләп ала. Җылы яңгырдан соң мөлдерәп тулган иген кыры, баш очында чутылдап торган тургайлар, очсыз-кырыйсыз булып күренгән озын юл — һәммәсе җанны рәхәтләндерә. Уйлар яңадан яшьлеккә әйләнеп кайта. Гүя ул әнә, каршыда гына, күзеңне йомып кулыңны алга сузсаң, аның белән кабат очрашырсың сыман...
ЭВСЭВСЭ1С