Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАПИТАННЫҢ ТӨНЬЯК ОДИССЕЯСЕ


оннан биш-алты ел элек матбугатта, төгәлрәк итеп әйткәндә, «Новый мир» журналының 1970 елгы унберенче санында, Төньякны өйрәнүче күренекле галим Эрнест Кренкельнең мемуарлары басылып чыкты 1929—1930 елларда Франц-Иосиф Җиренә оештырылган экспедиция турында сөйләгәндә, укучыларга ул 1914 елда ук инде рус капитаны Ислямовның Флор борынына Россия империясе флагын кадаганлыгы турында хәбәр итә. Ислямоа фамилиясе руслар арасында ишетелгән гадәти фамилия тугел. Шуңа күрә мине аның кем һәм нинди милләттән булуы кызыксындырды. Һәм, чыннан да, тикшеренүләрдән күренгәнчә, мемуарлар авторына аны рус капитаны, дип түгел, ө бәлки рус флоты капитаны, дип әйтергә кирәк булган. Чөнки Франц-Иосиф Җирен Россиягә кушкан беренче ранглы капитал И, И Ислямов милләте буенча — татар. •
1962 елда Ленинградта басылып чыккан «Төньяк диңгез юлы»н ачу һәм үзләштерү тарихыинда Ислямов берничә тапкыр, әмма һәр урында «И. И.» инициалгзры белән генә телгә алына. Архивта сакланган материаллар нигезендә капитанның исеме Исхак, әсисенеке Ибраһим булуы ачыкланды.
Исхак Ибраһим улы Ислямов, 1885 елда Кронштадтта диңгезче-инженерлар хәзерли торган училищены тәмамлагач, Балтикада штурман булып хезмәт итә. Аннан соң Диңгез академиясенә укырга керә. Академияне 1894 елда тәмамлап чыга һәм Баш гидрография идарәсе каршындагы метеорологик бүлек начальнигы ярдәмчесе булып шактый вакыт эшд,и Сәләтле гидрограф һәм метеоролог Исхак Ислямов шулай да кырыс холыклы һәм гүзәл стихияле диңгезне сагына, 1898 елның июнендә Адмирал-тействоның штабс-капитаны Ислямов флотның строевой офицеры итеп күчерелә һәм аңа лейтенант дәрәҗәсе бирелә.
1899 ел Ислямов өчен тагын да истәлеклерәк була: гидрограф һәм метеоролог сыйфатында «Ермак» бозваткычында ул адмирал С. О Макаров оештырган төньяк экспедициясе составына кертел.ә. Бу экспедиция вакытында туплаган гидрографи». һәм метеорологик күзәтүләрен ул «Штурманлык эше буечча кайбер фикерләр» дигән махсус язмаларында чагылдыра, анда Төньяк киңлекләрдә йөзгәндә очраган маҗаралар турында сөйли
1904—1905 елларда Исхак Ислямов, Тын океан эскадрасы начальнигы штабының флагман штурман-офицеры буларак, рус-япон сугышында һәм Порт-Артур оборонасында катнаша
1905 елның язында Юл эшләре министрлыгы Төньяк диңгез экспедициясе оештыра. Бу экспедиция ике максатны — елга судноларын Төньяк диңгезеннән Енисейга алып чыгуны һәм Себер тимер юлы өчен ашыгыч йөкләр илтеп җиткерүне күздә тота, Лейтенант Ислямов шул экспедиция начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм аңа Енисей тамагына кадәр барып җиткәнче суднолар белән җитәкчелек итү бурычы йөкләнә 1909—1910 елларда һәр ел саен Кронштадттан Ак һәм Баренц диңгезләренә бара торган «Бакан» судносы белән командалык итә. Аннан соң ул яңадан Ерак Йончыгышка җибәрелә Анда 1912 елга кадәр Амур флотилиясендә «Вихрь» һәм «Шквал» канонер суднолары командиры була. Шул ук елның декабренда аны беренче ранглы капитан итеп күтәрәләр. Ул күп кенә сугышчан орденнар, аерым алганда Дүртенче дәрәҗә Владимир, Дүртенче һәм Икенче дәрәҗә Анна Дүртенче дәрәҗә Станислав орденнары белән бүләкләнә
М
Кешеләр гасырлар буенча Төньяк котыпка — меридианнар кисешкән ноктага барып җитү
турында хыялланганнар. Әмма алар моңа ирешә алмаганнар. Лейтенант Георгий Седов һәм аның
юлдашларының сәяхәте дә уңышсыз тәмамланган. Арктиканы кыю буйсындыручы куркусыз
лейтенантның гәүдәсе Рудольф утравына күмелгәнлеген без хәзер ачык беләбез. Ләкин моннан
алтмыш еллар элек — Георгий Седовны һәм аның юлдашларын эзләү өчен 1914 елда экспедиция
оештырылганда бу легендар кешенең кайда күмелгәнлеге әле беркемгә дә билгеле булмаган.
Эзләү экспедициясенең начальнигы итеп капитан Ислямов билгеләнә. Эк спедиция өч кораб
— «Герты», «Андромеда» һәм «Печора» кораблары составында Яңа Җиргә килеп җитәргә, аны
җентекләп тикшергәннән соң, төньякка — Франц-Иосиф Җире архипелагына курс алырга тиеш
була.
Төньяк боз океаны буйлап йөзгән вакытта Ислямов көндәлек алып бара. Ул көндәлек аның
«Өлкән лейтенант Седовны һәм аның юлдашларын эзләү экспедициясе» дигән истәлекләрендә
файдаланыла. Бу истәлекләр Октябрь революциясеннән соң 1918 елда «Диңгез җыентыгы»
журналында басылып чыга.
Экспедиция Арктикага очу өчен беренче тапкыр шул чор авиациясен файдалана. Бу хакта
Ислямов үзе менә болай дип яза: «Экспедицияне аэроплан белән тәэмин итү проектына төньяк
диңгезләрендә булган кешеләрнең скептик мөнәсәбәттә булуларына да карамастан, мин үземне
хаклы дип санадым... Безнең алда Франц-Иосиф Җире архипелагын тулысынча карап чыгу
бурычы тора иде. Очучы исә архипелаг үзәгеннән бер сәгать вакыт эчендә утрауларның теләсә
кайсы читенә барып чыга ала. Минем үземә моның уңайлыклары бәхәссез иде. һәм дөрестән дә
безнең очучыбыз Яңа Җир күгендә очканда үзенә тапшырылган барлык бурычларны үтәде».
Франц-Иосиф Җирен 1872 елда Австрия диңгезчеләре ача. Ә 1914 елның августында, ягъни
«Герта» Флор борынына килеп җиткән вакытта, беренче бөтендөнья сугышының иң кызган чагы
була. Бу сугышта исә Австрия-Венгрия Россиягә каршы Германия ягыннан торып катнаша.
Политик обстановканы бәяләп, Ислямов монда үзе әзерләгән рус милли флагын кадый. Биредә
ул Франц-Иосиф Җиренең Россия составына кертелүе турында рус һәм инглиз телләрендә язу
калдыра, һәм бу акт хакында Петроградка радиотелеграф аша хәбәр итә. •
Седовны эзләүләр исә уңай нәтиҗә бирми. Ләкин бу — капитан Ислямов экспедициясенең
әһәмиятен һич кенә дә киметми. Чөнки, баш гидрографии идарә инструк циясендә экспедициягә
нинди дә булса фәнни тикшеренүләр алып бару бурычы куелмаган булуга да карамастан, өч
судноның төньяк диңгезләрендә йөзүе нәтиҗәсендә күп кенә кызыклы нәрсәләр ачыклана.
Беренчедән, Ислямов үзе әйткәнчә, «Франц-Иосиф Җире архипелагына билгеле бер максатны
тормышка ашыру өчен суднолар елның-елында керә алачак». Экспедициянең төп нәтиҗәләреннән
берсе әнә шул. Икенчедән, экспедициядә катнашучылар алып барган метеорологик һәм
гидрографии күзәтүләр Арктиканы алга таба өйрәнү өчен файдасыз булмадылар. Моннан тыш
экспедиция Яңа Җир ярлары буйлап йөзү мәсьәләсенә кагылышлы навигация язмалары туплый,
Баренц диңгезендә июль-август айларында бозларның бүленеше картасын төзи, шуңа нигезләнеп,
төньякны тикшеренүчеләрне аэропланнар белән тәэмин итү кирәклеген һәм моның реаль
икәнлеген исбатлый.
Арктика кыюларны һәм куркусызларны һәр вакыт үзенә тартып торачак. Хәер, Арктика бүген
дә — әле һаман да ахырынача өйрәнелеп, үзләштерелеп бетмәгән очсыз-кырыйсыз киңлек ул.
Шунысын да истән чыгарырга ярамый: Арктика, «һава шартлары кухнясы» буларак, безнең
илебезнең климатына һәм берочтан, әлбәттә, тормышына да чын мәгънәсендә әйтеп бетергесез
зур йогынты ясый.
Арктика — безнең бөек Ватаныбызның бер өлеше. Ул — кар һәм бозлар, туң диңгезләр һәм
исәпсез-хисапсыз утраулар гына түгел, илебезнең изге чикләре дә, Бөек Ватан сугышы елларында
Баренц диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган коры җир фронтлары белән беррәттән,
Арктика фронты да бар иде һәм аның диңгезчеләре фашистларның Енисей култыгына кадәр үк
килеп җиткән хәрби корабларына каршы батырларча сугыштылар.
Менә шуңа күрә дә бу кырыс киңлекләрдә Россиянең приоритетын яклаган ва-
тандашларыбызның исемнәре халык күңелендә мәңге сакланыр.