Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


ФЕВРАЛЬ. 1976
1976 елның 16 февралендә, меңнәрчә кешеләрнең алкышлавы астында. Кама автомобиль заводының баш конвейерыннан автогигантиың беренче машинасы төште. Аның киң кабинасына «КамАЗ № 0000001—КПССның XXV съездына», бортларындагы транспарантларга «КПССның XXV съездына безнең хезмәт бүләгебез». «Кабул ит. Ватан, беренче «КамАЗ»ны!» дигән сүзләр язылган. Конвейер әле хәзергә җибәрү-көйләү режимында гына эшләсә дә. алда әле комплексның барлык технологик линияләренә күп төрле сынаулар үтәргә кирәк булса да. «КамАЗ» маркалы беренче автомобилълор инде күз алдында! Бу — комплексны төзүчеләрнең. монтажчыларның, аның барлык заводларындагы эшчеләрнең һәм белгечләр нең генә түгел, партия чакыруы буенча тугызынчы бишьеллыкның бөтенсоюз төзелешендә актив катнашкан йөзләрчә коллективларның да зур җиңүе. Биредә социализм илләре арасындагы экономик интеграциянең уңай принциплары ачык чагылды. КамАЗны җиһазландыруда, һәр ике як өчен файдалы нигезләрдә, чит ил фирмалары да катнаштылар. Димәк, бу — КПССның XXIV съезды тарафыннан эшләнгән Тынычлык программасының җиңүе, партиянең ленинчыл Үзәк Комитеты, аның Политбюросы һәм КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежнев үткәрә торган үзара тыныч яшәү политикасының җиңүе.
ТАСС. Яр-Чалды.
... ВЛКСМ Үзәк Комитеты Ботенсоюз удар тезелешенең барлык коммунистларын, комсомолларын, төзүчеләрен, монтажчыларын һәм эшчеләрен зур хезмәт җиңүе — «КамАЗ» автомобильләренең беренче колоннасы конвейердан төшү белән чын күңелдән һәм кайнар котлый. Бу җиңү — Ватаныбызга. Коммунистлар партиясенә. КПССның XXV съездына зур бүләк. Мәскәүдән. Ленинградтан. Татарстаннан, барлык союздаш республикалардан килгән комсомолецларның һәм яшь-ләрнең шәһәр партия оешмасының, төзелеш һәм завод коммунистларының сугышчан ярдәмчеләре булулары белән горурланабыз. Эштә үэ-үаләрен аямаган комсомолецлар һәм яшьләрнең героик хезмәте белән Ленин комсомолының КПСС- ның XXV съездына Рапортына якты сәхифә язылды. Коллектив тарафыннан яулап алынган бу җиңү — КПССның XXIV съезды карарларын. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежнев күрсәтмәләрен тормышка уңышлы ашыруның ачык дәлиле.
ВЛКСМ Үзәк Комитеты комсомолецлар. яшь төзүчеләр, монтажчылар, завод эшчеләре КПССның XXV съезды карарларын уңышлы үтәү буенча социалистик ярышны тагын да киңрәк җәелдерерләр... Кама автомобиль заводлары комплексының беренче чиратын 1976 елда эшләтә башлау өчен үхтәренең көчләрен кызганмаслар дип ышана...
Е. Тяжельннков. ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре.
• КамАЗ» маркалы авыр йок машиналары эшләп чыгару заводлары комплексының төзелә башлавына әле биш елдан аз гына күбрәк вакыт узды. Ә автогигант төаүчелор инде бихисап күп эшләр башкарырга өлгерделәр... Төзелешнең төп подрядчигы — «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе коллективы бншьел-
лыкта билгеләнгән 1 миллиард 632 миллион сум күләмендәге төзү эшләрен срогыннан элек 1975 елның 3 Октябрена үтәде... Соңгы вакытта төзүчеләр һәм авто- эаводчылар җиһазларны монтажлап, станокларны һәм механизмнарны урнаштырып кына калмадылар, ә бәлки баш конвейерда беренче авыр йөк машиналарын КПССның XXV съезды ачылу көненә җыеп өлгертү өчен кирәкле детальләрне һәм автомобиль узелларын әзерләшүгә дә булыштылар.
16 февральдә КамАЗның баш конвейеры моңарчы күрелмәгәнчә җанланып китте. Ул эшли башлады! Дөрес, бу әле заводның бөтен чираты да эшли башлады дигән сүз түгел иде. Белгечләр телендә бу комплексны җибәрү-көйләү дип атала. Быел әле тагын 200 миллион сум күләмендә төзү-монтаж эшләре башкарыласы бар. Менә шуннан соң инде Кама автомобиль комплексының беренче чиратын дәүләт комиссиясенә тапшырырга мөмкин булачак.
«Комсомольская правда», Мәскәү.
«КамАЗ» эмблемалы яңа, махсус киемнәр кигән авто-җыючылар эш урыннарына гадәттәгедән иртәрәк килделәр. Барысының да күңелләре шат, кәефләре күтәренке. Съезд алды ярышында ирешкән хезмәт җиңүе хөрмәтенә күтәрелгән флаглар җилферди, транспарантлардагы сүзләр алда торган бурычлар турында сөйли. Мәскәү, Горький, Тольятти, Ярославль, Минск предприятиеләрендә чыныгу алган тәҗрибәле эшчеләр автомобиль җыю линиясенең 72 позициясенә урнашалар.
Бу күренекле вакыйгада катнашучылар — Татарстан АССРда авыр йөк автомобильләре комплексы һәм яңа шәһәр төзү буенча КПССның XXIV съезды карарларын тормышка ашыручылар: социалистик ярышта җиңеп чыгучылар, алдынгы төзүчеләр, монтажчылар, завод эшчеләре алар белән янәшә басалар.
КамАЗны бөтен ил төзеде һәм төзи. Чаллының бер үзендә генә дә бОтав артык милләт кешеләре иңгә-иң торып эшлиләр. Комплексны төзүдә йөзләрчә предприятие, уннарча фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институтлары коллективлары катнаша...
„ Фараларның күз чагылдыргыч яктылыгы... һәм менә конвейердан беренче машина төшә. Автомобиль җыю заводының 40 гектар мәйданлы корпусы эчендә көчле «Ура!» авазы яңгырый.
«КамАЗ» үзенең барлык сыйфатлары ягыннан иң яхшы машиналарның берсе булачак. Кама автомобиль заводы тулы куәтенә эшли башлагач, илебез автомобиль промышленносте чыгара торган машиналарның йөк күтәрешлеге чама белән бер тапкыр ярымга үсәчәк.
«КамАЗ» машинасын конструкторлар да, сынаучылар да һәм тәҗрибә модельләрен йөртеп карау бәхетенә ирешкән башка барлык кешеләр дә мактый. «Бу йөк машинасы — сыйфат бишьеллыгы дәрәҗәсендә» — аларның уртак фикере әнә шундый. «КамАЗ» автомобиле йөк авырлыгының күчәргә аз төшүе белән аерылып тора. Бу исә аңа авыл юлларында да хуҗаларча йөрергә мөмкинлек бирәчәк.
«Правда», Мәскәү.
КамАЗ... ул —■ хәзер пресс-рам заводы урнашкан җирдән экскаватор беренче чүмеч балчык алган көннән башлап 1508 көн буена барган төзелеш. Ул — алты завод: кою. тимерчелек, пресс-рам, автомобиль, двигательләр, ремонт-ннструмен- таль заводларының тулы комплексы, күршедәге Яңа Зәй шәһәрендә төзелгән дистанцион идарә аппаратлары заводы.
Кама автомобиль заводының мәйданы 100 квадрат километр, конвейерларның озынлыгы 300 километр. КамАЗ түбәсе астында — ике миллион квадрат метрга якын производство мәйданы.
Заводның беренче машинасы — «КамАЗ-5320» модельле автомобиль. Өч күчәрле бу машина автопоезд составында 16 тонна йөк ташый ала. 0000001 номерлы «КамАЗ»ның экипажы съезд алды социалистик ярышында җиңеп чыгучылар: КПССның XXV съезд делегаты Р. Сабирҗанов, Д. Загребальный, В. Перетолчин.
1976 елда КамАЗ илебезгә авыр йөк машиналары бирә башлады.
Хөрмәтле укучылар! Журналыбызда соңгы өч ел буена даими рәвештә «КамАЗ елъязмасы» рубрикасы бирелеп барылды. Анда Чаллыдагы автомобиль гиганты төзелешендәге иң әһәмиятле вакыйгалар чагылдырылды, төзүчеләр һәм автозавод эшчеләре тормышы турында сөйләнде. Бу язмаларны без КамАЗның баш конвейерыннан беренче йөк машинасы төшкән көнгә кадәр алып бардык. Безнең уйлавыбызча, әлеге язмалар тугызынчы бишьеллыкның Кама буенда барган бөек төзелеше белән якыннан кызыксынган әдипләребез өчен бай иҗат материалы булып хезмәт итә алачак.