ГИМНАЗИСТ УЛЬЯНОВ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП
| Л Ленинның тормышын һәм эш- |у|
чәйлеген өйрәнүгә багышланган күп
санлы тикшеренүләргә тагын бер
хезмәт өстәлде. Саратов китап
нәшриятында «Гимназист Владимир Ульянов»
исемле яңа китап дөньяга чыкты. Аның авторы—
тарих фәннәре кандидаты Ж. Трофимов.
Бу хезмәтендә ул күп еллардан бирле алып
барган эзләнү нәтиҗәсендә җыелган
материалларын бергә туплао, Владимир
Ульяновның мәктәп еллары хакында укучыга
мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максатын
куя. Китапта яшьүсмер Во- лодяның гимназиягә
укырга керергә әзерләнгән вакытыннан алып,
булачак юлбашчының Ватан язмышы, аның
киләчәге турында җитди уйлана һәм революциягә
килү юлын билгели башлаган еллардагы тормы-
шы сурәтләнә.
Автор үз бурычын ни дәрәҗәдә тормышка ашыра
алган соң? Ул моңа кадәр билгеле булган фактлар
нигезендә яшь Ильичның биографиясен тагын
бер тапкыр кабатлап чыгу белән генә чикләнеп
калмаганмы?
Тарихчы Ж. Трофимов Ульяновлар гаиләсенең
Идел буендагы, шул исәптән, Казандагы
тормышын һәм эшчәнлеген ике дистә ел буе
җентекләп өйрәнеп килә. Аның матбугат
битләрендә төрле елларда басылган мәкаләләре
һәм документаль очерклары В. И. Ульяновның
яшьлек еллары хакындагы яңа мәгълүматларга
бай булуы £елән укучыларның игътибарын җәлеп
итте.
Тарихи ленинианага нинди дә булса яңа
табышлар өстәү инде мөмкин дә түгел кебек.
Юлбашчыбызның тормыш юлы һәрьяклап
знәсенән җебенә кадәр өйрәнелгән п*бесв. һәм,
шуңа да карамастан, автор Ильич
биографиясенең моңарчы безгә билгеле
булмаган кайбер сәхифәләрен ача. Володя
Ульянов яшәгән мөхит. шул чордагы тормышның
тулы бер картинасын тудыруга ирешә.
Менә Ильичның «малайлык» чорына караган
бүлекләр. Монда без Владимир Ульяновның
беренче укытучыларыннан берсе, аны
гимназиягә әзерләгән педагог В. П. Прушакевич
белән очрашабыз. Туганнарының әйтүенчә, яшь
Ильич укытучысы янына сабакка «очып кына
бара» торган булган. Автор үзенең китабында
безне бу халык укытучысының биографиясе
белән таныштыра, аның 1878—1879 елгы фоторә-
семен урнаштыра. Анда шулай ук Сембер
гимназиясе укытучыларына да шактый тулы
характеристика бирелә. Ульяновлар яшәгән һәм
укыган атмосфераны тасвирлаган, гимназиядә
хөкем сөргән гадәт һәм тәртипләр турында сөйли
торган бүлекләр зур кызыксыну белән укыла.
Автор шул чордагы урта мәктәпләргә хас
кимчелекләрне — сабакны яттан сөйләтү, таяк
дисциплинасын, уку программаларының җанлы
тормыштан аерылган булуын күрсәтә. Владимир
Ульяновның, аның кыз туганнары һәм абыйсы
Александрның укуда ирешкән уңышлары шул
фонда тагын да калкурак күренә. Ульяновлар
гаиләсеннән дүрт бала гимназияне бер-бер артлы
иң югары бүләк белән тәмамлый. Ж. Трофимов
мондый өлгерешнең «серләрен» ача. Ульяновлар
гаиләсенең көндәлек тормышы җанлы де-
тальләре белән күз алдына килеп баса: аларның
гаилә тәрбиясендәге төп принципларының асыл
мәгънәсе ачыла, укыту процессына иҗади
килүнең ничек тормышка ашырылуы күренә.
Китапта Ульяновларның Сембердәге гаилә
дуслары, алар бө-
12. «К. У » N 1
В
177
лән аралашкан кешеләр хакында сөйләгән битләр
дә кызыклы. Алар аралашкан, белешкән
кешеләрнең күпчелеге халыкны агарту өчен
көчләрен кызганмый торган алдынгы карашлы
эшлеклеләр булганнар. Балаларның аңы,
дөньяга карашы формалашуга алар да зур
йогынты ясаган. Н. И. Ульяновның халык
мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлеге, реакциягә
каршы көрәше яңа документлар нигезендә төпле
һәм ышандырырлык итеп тасвирлана. Халыклар-
ның дошманы булган патша самодержавиесенә
каршы көрәшкә чыкканда Владимир Ильич
алдында беренче чиратта әтисенең тормышы
үрнәк булып торуын автор басым ясап әйтә...
Китапта Сембер шәһәренең шул чордагы
тормышы киң сурәтләнә. Нәкъ менә шәһәрдәге
чынбарлык, анда хөкем сөргән тәртипләр
бертуган Ульяновларны күп нәрсәләр хакында
тирәнтен уйланырга мәҗбүр иткән. Монда да
кискен сыйнфый көрәш тукталмаган, яшерен
революцион түгәрәкләр эшләгән, яшьләр
арасында газаплы идея эзләнүләре барган.
Владимир Ильич Ленин тормышындагы иң хәтәр
һәм драматик чорларның берсе— 1887 елның яз
көннәренә багышланган бүлек китапта аерым
урын алып тора. Патшага каршы заговорда
катнашкан өчен абыйсы Александр җәзалап
үтерелә. Аннаны сөрген көтә, Владимирның
үзенең дә Сембердә санаулы көннәре генә кал-
ган... Көтелмәгән авыр кайгылар китергән ул
көннәр Ульяновлар гаиләсендәге һәр кеше өчен
зур сынау була. Бигрәк тә Владимир җилкәсенә
авыр йөк төшә: әтисенең вафатыннан һәм
абыйсының җәзалап үтерелүеннән соң ир
затыннан ул гаиләдә иң өлкән кеше булып кала.
1887 елның язы — Владимир Ульяновның рухи
чыныгу чоры. Яшь Ильичның характеры һәм
дөньяга карашы формалашуга ул көннәр нык
тәэсир ясый. Шуңа күрә Ленин биографиясенең
шушы чоры гомуми кызыксыну уята да.
Ульяновлар тормышындагы бу айлар галим
тарафыннан аеруча тирән һәм тәфсилле
тикшерелә. Күп санлы чыганакларга, истәлек һәм
архив документларына таянып, автор
Ульяновларның Сем- бердәге реаль тормыш
шартларын күз алдына бастыра, элек билгеле
булмаган фактларны ачыклый, кайбер вакыйга
һәм даталарга дөреслек кертә. Ж Трофимов гим-
назист Ульяновның рухи эзләнүләрен, фикерләү
рәвешен билгеләргә омтылыш ясый, мәгълүм
булган яки бөтенләй билгеле булмаган фактлар
арасында сәбәплелек бәйләнешләрен табарга
тырыша.
Менә «Логикадан алган дүртле- дип исемләнгән
бүлек. Сүз Владимир Ульяновның өлгергәнлек
аттестатында тезелеп торган бишлеләр арасына
адашып килеп кергән бердәнбер «дүртле»
билгесе хакында бара. Автор бу сәер хәлнең
сәбәпләрен ачыклый, әлеге дүртлене куйган
укытучының — ә логиканы гимназия директоры
Ф. М. Керенский үзе укыткан — ни дәрәҗәдә
объектив эш итүен тикшерә. Җиденче класс өчен
В. Ульяновка, мәсәлән, логика буенча еллык
билге итеп дүртле түгел, дүрт ярым бал куелган
булган. Билгене ярымшарлап кую исә ул чордагы
гимназиядә гадәти бер нәрсә. Өлгергәнлек атте-
статына теркәгәндә андый билгене укучының
гомуми өлгереш дәрәҗәсеннән чыгып теге яки бу
якка түгәрәкли торган булалар. Ильич барлык
фәннәр буенча да дәүләт имтиханнарын бишле
билгесенә тапшыра. Әмма имтиханда укучыга
билге комиссия тарафыннан бирелсә, логика
буенча билгене укытучы үзе генә куйган.
Тырышлыгы һәм сәләте белән Владимир
Ульяновның башкалардан никадәр аерылып
торуын гимназия директоры теләсә кемгә
караганда да яхшырак белгән. Сигез класс буе
тоташтан беренче килгән укучыга дүрт ярым
билгене бишле итеп түгәрәкләү өчен
Керенскийның юридик яктан хакы да, фактик
яктан нигезләре дә, әлбәттә, җитәрлек булган, дип
яза Ж. Трофимов, һәм аңлатып бирә: «Үзенең
тугры хезмәтче икәнлеген күрсәтергә теләп һәм
кулында булган мөмкинлектән файдаланып, ул
дәүләт җинаятьчесе Александр Ульяновның бер-
туган энесенә логика буенча билгене киметә.
Владимир Ульяновның өлгергәнлек
аттестатындагы бердәнбер дүртле билгесе әнә
шулай пәйдә була...»
Шул ук Ф. М. Керенский тарафыннан Владимир
Ульяновка бирелгән характеристиканы да автор
җентекләп тикшерә. Мондый документ яшь
кешенең политик ышанычлылыгы хакында
сөйләүче таныклык хезмәтен үтәгән һәм
империянең югары уку йортлары аннан башка
беркемне дә кабул итмәгән. Конфиденциаль цир-
куляр таләп иткәнчә, характеристика гомуми
сүзләрдән генә тормыйча, гимназияне
тәмамлаучының характер үзенчәлекләре, фикер
юнәлеше, белеме һәм хәзерлеге хакында төпле
мәгълүмат бирерлек итеп язылырга тиеш булган.
Игътибар үзәгенә УКУЧЫНЫҢ СОЦИдЛЬ
МӘСЬӘЛӘЛӘРГӘ ҺӘМ Д1НГӘ
мөнәсәбәте куелган. Мондый шартларда
характеристика бирүчегә нинди җаваплылык
йөкләнүе ачык аңлашыла.
Гимназия директоры үзенең иң яхшы укучысына
ниндирәк аттестация биргән соң? Ж.
Трофимовның ачыклавынча, ул монда да
юмартлык күрсәтмәгән. Ульяновның класс-
ташларына бирелгән характеристикалар белән
чагыштырганда бу бигрәк тә ачык күренә. Эш төп
мәсьәләгә килеп җиткәч, социаль проблемаларга
һәм дингә мөнәсәбәт мәсьәләсенә кагылгач,
гимназия директоры туры җаваптан кача: -Ул
Владимир Ульяновның дингә ышануы-
ышанмавы хакында да турысын язмый, — ди
автор. — Башкаларга килгәндә исә, аларның дини
итәгатьлелеген мактап бетерә алмый».
Александр Ульянов туганының социаль
проблемаларга нинди мөнәсәбәттә торуы
хакында да директор берни өзеп әйтми. Күренә
ки, Ф. М. Керенский В. Ульяновны артык мактап
ташлаудан курыккан. Алай гына да түгел,
характеристикага ул болай дип өстәүне кирәк
таба: «Мин аның үз эченә йомылган булуын, хәтта
таныш кешеләр белән, ә гимназиядән читтә исә
иптәшләре белән дә, — аралашудан качарга ты-
рышуын, гомумән әйткәндә, кешеләрдән
читләшүен күрми кала алмадым...»
Бу хезмәтнең әһәмияте тагын шунда ки, автор
Ульяновлар гаиләсенең Сембердәге тормыш-
көнкүрешен җентекләп тикшереп кенә калмый.
Владимир Ульяновның шәхес буларак
формалашуында ул мөхитнең нинди роль
уйнавын да күрсәтергә тырыша. Мондый хезмәт
барлык чыганакларны һәрьяклап тирән өйрәнү
нигезендә генә туарга мөмкин. Кереш сүзендә
автор китапның егерме ел дәвамында алып
барылган тикшеренү нәтиҗәсе икәнлеген әйтеп
үтә. Шуңа күрә дә ул ленинианага яңа сәхифә өсти
торган хезмәт дип бәяләнергә