Логотип Казан Утлары
Очерк

ЕЛЛАР ҮТКӘЧ


өше тормышында гомер буе онытылмый, истән чыкмый торган көннәр була. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре безнең буын кешеләренең генә түгел, киләчәк буыннарның хәтерендә дә онытылмас легенда булып сакланыр. Сугышның -мең газаплы авыр юлларын үткән һәр кеше кебек үк Сәлимә Гыйлаҗетдинова да ул көннәрне бик яхшы хәтерли.
...1942 елның апрель ае. Әгерҗе станциясе аша бер-бер артлы эшелоннар уза. Алар көнбатышка — фронтка ашыгалар. Ике дус кыз, Сәлимә белән Гарифә, станциягә
килеп, еш кына шул эшелоннарга карап торалар. Перрондагы кешеләргә кушылып: «Исән-имин җиңеп кайтыгыз, егетләр»,— дип, эше- лондагыларны кул болгап озатып калалар.
Яралы сугышчылар төялгән поезд килгәндә, халык мәш килеп ала. Олы яшьтәге агайлар һәм апалар, вагоннан-вагонга йөгереп, үзләренең туганнарын, улларын эзлиләр. Яралыларга сөт, пешкән бәрәңге, тозлы кыяр кебек ризыклар сузалар, фронт хәлләрен сорашалар. Әмма куанычлы хәбәрләр килми ул көннәрдә.
Мәскәү янында тар-мар ителгәннән соң, фашистлар, һичнинди югалтулар белән исәпләшмичә, Кавказга, Иделгә омтылдылар.
— Күрдеңме, Гарифә, — диде Сәлимә, көннәрнең берендә ахирәтенең күзләренә карап,— безнең кебек яшь кенә кызлар яралыларны сугыш кырыннан алып чыгалар, аларга беренче ярдәмне күрсәтәләр. Ә безнең кай җиребез алардан ким?
...1942 елның 3 мае. Чалт аяз, матур көн. Перрон фронтка китүче яшьләр, аларны озатучылар белән тулган. Китүчеләр арасында Әгерҗе кызлары Сәлимә Гыңлаҗетдинова, Гарифә Ваһапова, Наилә Габ диева һәм башка авыллардан тагын биш кыз да бар. Менә саубуллашу минутлары килеп җитә. Бу якларда беренче колхозлар оештырып йөргән коммунист, Сәлимәнең әтисе Мулланур абзый кызларга соңгы наказЛарын әйтә.
Паровоз озын гына итеп кычкырта да, вагоннар өстенә куе кара төтен юрганы җәеп, акрын гына кузгала. Бераздан, берсен-берсе этә- төртә, вагоннар яныннан йөгерүче озатучылар да туктап кала.
— Ничава, карчык, кайгыртма, — ди Мулланур абзый, яулык чите белән күзләрен сөртә-сөртә яныннан атлаучы Нәсимә апаны тынычландырырга тырышып...
Мәскәүдә кызларга өр-яңа киемнәр бирделәр. Сәлимә белән Гарифә, Наилә белән башкорт кызы Фатыйма Таймасова 95нче аерым элемтә полкына билгеләнде. Кызларның сугышчан юлы әнә шул полкта башланып китте.
Сугышта элемтә... Әйе, элемтә — ул фронтның нервлары дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Бер-берләреннән йөзләрчә километрларда урнашкан хәрби берләшмәләр, армия, корпус, дивизияләр арасында ныклы, ышанычлы элемтә булдыру яшь кызлар өчен җиңел эш түгел иде, әлбәттә. Пулялар сызгыруы, мина, снарядлар шартлавы астында әледән-әле өзелгән элемтә чыбыкларын ялгарга туры килде аларга. Командование белән һөҗүм итүче частьлар арасында өзлексез элемтә булдыру өчен урман-сазлыклар, күп санлы елгалар кичәргә туры килде.
Сугышның һәр көне күп корбаннар сорый. 1943 елның җәендә Сәлимә дә яшьлек дусты Гарифә белән мәңгегә саубуллашты.
Солдат киеме кигәч үк дуслашып алган башкорт кызы Фатыйма Таймасова белән Сәлимә бу фаҗигане бик-бик авыр кичерделәр.
— Һич уйламаганда-көтмәгәндә һәлак булды шул Гарифә, — дип сөйли хәзер Сәлимә. — Май аеның кояшлы матур бер көнендә төшке ашка кузгалак җыярга дип бишәүләп урманга киттеләр. Шунда немецлар минасына эләгеп һәлак булдылар...
— Шатлыклы очрашулар да булгалый иде фронтта, — дип сөйли Сәлимә.— 1943 елның җәе иде. Көн кичкә авышып бара. Фатыйма, Наилә, яңа гына дежурдан кайткан тагын берничә кыз, землянкада утырабыз. Кайсыбыз хат яза, кайсыбыз китап укый. Ә без — Фатыйма, Наилә һәм мин — туган якларны искә төшереп, акрын гына «Сагыну» көен сузабыз. Шул чак кинәт землянканың ишеге ачылып китте һәм татарча: «Исәннәрмесез, кызлар», — дигән ирләр тавышы ишетелде. Гаҗәпләнеп ишеккә таба борылдык. Безнең каршыбызда пөхтә генә киенгән, каешларын иң өсләреннән үткәреп, уң ягына пистолет, сул ягына кыр сумкасы таккан яшь кенә ефрейтор басып тора иде.
— Комачауладым, ахры, — диде ул, ягымлы тавыш белән.
— Юк, юк, иптәш ефрейтор, — дидек без беравыздан. — Әйдәгез, түрдән узыгыз, безнең смена ял итә бүген.
— Алай булгач бигрәк тә яхшы, — диде ефрейтор һәм өстәл кырындагы патрон тартмасы өстенә килеп утырды. Аннары землянкабызга күз йөртеп чыкты да:
— Таныш булыйк, кызлар, мин фронт газетасыннан Шәрәф Мөдәррис дигән кеше булам, — дип өстәде.
— Без мәктәптә укыган чагында ук «Яшь ленинчы» һәм «Пионер каләме»ндә шигырьләр бастырган Шәрәф Мөдәррис сез буласызмы инде? '
— Әйе, нәкъ үзе. .
— Ничек инде, язучыларны да сугышка алалармыни?
— Нишләп алмасыннар, ди. Ил өстендә шундый давыл ажгырганда язучылар бер читтә кала алмый, кызлар. Татарстан язучыла- рының күбесе хәзер хәрәкәттәге армиядә, алгы сызыкта сугыша.
— Ә бирегә, безнең янга ничек килеп чыгасы иттегез?
— Газетага материал туплау өчен. Башта Армия штабына килергә әйтелде. Анда генерал Чанышев белән очраштык. Ул минем татар шагыйре икәнемне белгәч: «Бик шәп булды әле бу, минем монда бик яхшы элемтәче татар кызларым бар, шулар турында язарга кирәк»,— дип, сезнең яныгызга җибәрде.
Аннан Шәрәф Мөдәррис безгә күп кенә сораулар бирде, һәркай- х сыбыз белән аерым-аерым да сөйләшеп чыкты. Безнең сөйләгәннәрне н куен дәфтәренә терки барды.
— Булды, кызлар, — диде ул соңыннан, пилоткасын кия-кия. — 5 Үзегез турында берничә көннән соң фронт газетасында укырсыз, ә 5 соңрак «Кызыл Татарстан» газетасыннан туганнарыгыз да укыр. . Сезнең кебек батыр кызлары белән бөтен татар халкы горурланырга _ хаклы. Әйе, бик хаклы.
Кунагыбыз шулай диде дә ишеккә борылды. Beq утырган урын- х нарыбыздан дәррәү сикереп тордык. *
— Юк инде, якташ, язучы булсагыз да, аштан олы булырга яра- н мый, — дип, аны өстәл янына кыстарга керештек.
Шәрәфнең: «Караңгы төште, кызлар, соңга калам ич», — дип * әйтүенә каршы да кызларның җавабы әзер иде. Арадан кайсыдыр: л «Курыксагыз, үзебез озатып куярбыз», — диде шаяртып. =
Шәрәф килеште. Яңадан урынына барып утырды. Наилә снаряд * гильзасыннан ясалган сукыр лампаны кабызды. Землянка эченә. п бензин исе чыгарып, саргылт-кызыл яктылык таралды.
Солдатлар «шрапнель» дип атаган арпа боткасы һәм чәй китерелде. Алгы сызыкта снаряд, миналар шартлавы көчәйде, моторлар гүләве ишетелде: самолетлар алгы сызыкка «төнге эшкә» юл тоттылар...
Шагыйребез дә күп рәхмәтләр әйтеп, безнең белән саубуллашты.
...Берничә көннән генерал Берзарин командалыгындагы 34 нче Армия сугышчылары фронт газетасыннан үзләре арасында шундый кыю татар кызлары булуы турында укыдылар. Аннары алар батырлыгына багышланып «Кызыл Татарстан» газетасында да Шәрәф Мөдәррис язган зур гына очерк басылып чыкты.
Бу күңелле очрашудан соң күп тә үтмәде, кызлар тормышында тагын бер онытылмас вакыйга булды.
...Сәлимә Армия штабының элемтә бүлмәсендә аппарат каршында утыра иде. Аның бөтен игътибары аппаратка юнәлгән. Төрле төстәге сигнал лампалары бер бер артлы кабынып тора. Фронт штабы Армия штабына төрле күрсәтмәләр бирә, Армия штабы корпус, дивизияләр белән, дивизияләр исә бригада, полклар белән сөйләшә. Аларны һич тоткарлыксыз бер-берсе белән тоташтырып торырга, һәр җөмләнең, һәр сүзнең ачык ишетелүен тәэмин итәргә кирәк.
Менә Сәлимә наушнигын салды да тир бөрчекләре бәреп чыккан маңгаен, битен сөртеп алды.. Тагын звонок. Кыз, ашыгып, наушнигын тагын киде. Бу юлы ул: «Исәнмесез, кызлар, ни хәлләрегез бар?» — дигән саф татарча сүзләр ишетте.
Сәлимә шунда тавышыннан ук Армия командующие урынбасары генерал-лейтенант Якуб Чанышевны таныды. Татар кызларын ул, гадәтенчә, минем кызлар дип йөри, очраган саен аларның хәл-әхвәлләрен сораша иде.
— Хәлләр әйбәт, иптәш генерал, бер көе эшләп ятабыз, — дип җавап бирде Сәлимә.— Хәлебезне белешеп торуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
— Алай булгач, сүзне озакка сузмыйк, кызым,— диде генерал.— Бүгенге сменагыз бетү белән барыгыз да җыелып Армия штабына, минем күзәтү пунктына килегез.
— Ничек барыбыз да, иптәш генерал? ~
— Мин татар кызларын күздә тотып әйтәм. Сезнең сменада гел Казан’кызлары гына эшли бит?
— Әйе, иптәш генерал.
— Менә шул, кызым, сәгать дүрттә машина сезнең янда булачак.
Сәгать икедә сменасын тапшырып, Сәлимә үзләренең землянкаларына ашыкты. Землянка эчендә ыгы-зыгы башланды. Кызларның кайсы гимнастерка-юбкасын үтүкләргә, кайсы чәчен-башын рәтләргә, кайсы кирза итекләрен ялтыратырга тиеш. Һәрберсе шулай үз эше белән мавыгып, землянканың ишек төбенә сержант-шофер килеп басканын да сизми калдылар алар. Сержант ачык ишектән бераз вакыт карап торды да:
— Я, кызлар, күпме көтәргә була сезне, театрга җыенмыйсыздыр ич, — дип көлеп куйды. — Генерал көтә, җәһәтрәк булыгыз...
Берничә минуттан машина, снаряд һәм мина ярчыкларыннан теткәләнеп-сынып беткән куаклыкларга сыена-сыена, Армия штабына таба чаба иде. Ярты сәгать чамасы баргач, машина куаклыкның куерак урынында туктады.
— Булды, кызлар, машина белән шушыннан ары барырга ярамый, — диде шофер. — Хәзер җәяүләп китәбез.
Генерал землянкасы... Өсте өч кат юан бүрәнә һәм туфрак белән түшәлгән шактый зур бүлмә. Түрдә, телефон аппаратлары тезелгән кечерәк өстәл артында, элемтәче кыз утыра. Бүлмә уртасындагы озын өстәлгә җәеп салынган карта өстенә иелгән генерал, кызлар керүгә, карандашын куеп, аларга таба юнәлде.
— Әйдәгез, кызлар, рәхим итегез, — диде ул елмаеп. Аннары кызларның һәркайсы белән кул биреп күрешеп чыкты һәм өстәл янындагы утыргычларга күрсәтте. Кызлар кыймыйча гына өстәл кырына утырыштылар.
Исеме авылда чакта ук, мәктәптә укыганда ук таныш булган, үзенең бөтен тормышын илгә хезмәт итүгә багышлаган генерал егерме-егерме бер яшьлек солдат кызларның һәркайсыннан өйдәге тормышлары, аннан килгән хатларда ниләр язулары турында сорашты.
— Фронт газетасыннан Шәрәф Мөдәрриснең сезнең хакта язган мәкаләсен бик шатланып укыдым, кызлар,—диде генерал.— Рәхмәт сезгә, ил каршындагы бурычыгызны намус белән үтисез. Ул мәкалә Армия командующие генерал Берзаринга да бик ошады.
Генералның шул сүзләрне әйтеп бетергәнен генә көтеп торган кебек, землянка өстеннән дошман ягына авыр снарядлар сызгырып үтте. Берничә секундтан аларның еракта һәм якында гөрселдәп шартлаулары ишетелде. Күп тә үтмәде, кызыл йолдызлы истребительләр озата барган бер төркем «Илюшин »нар очып Узды.
Генерал һәм кызлар, землянкадан чыгып, аларны күздән югалганчы карап тордылар. Аннан соң кабат землянкага кереп бик тәмләп чәй эчтеләр. 1917 елның октябренда Казанда Совет властен урнаштыруда актив катнашкан, Беренче Идел буе татар укчы бригадасының хәрби комиссары булып ак казакларга, Дутов, Колчак бандаларына һәм басмачыларга каршы сугышчыларга җитәкчелек иткән генералның төрле батырлык эпизодлары турында сөйләвен кызлар кызыксынып, онытылып тыңлады. Татар хатын-кызларыннан беренче булып, М. И. Калининның үз кулыннан Сугышчан Кызыл Байрак орденнары алган бертуган сеңелләр — шәфкать туташлары Мәрьям һәм Әйшәнең Оренбург далаларындагы батырлыклары ту
рындагы истәлекләр кызлар күңеленә һичбер кайчан онытылмас сәхифә булып уелып калды.
Штаб машинасы кызларны үз землянкаларына китереп җиткергәндә инде караңгы төшкән, аяз күктә йолдызлар җемелди иде.
Еллар үтте. 1972 елның яз башларында Сәдимәгә Фатыйма Тай- масовадан хат килеп төште. Ул күп еллар күрмәгән дустын бик сагынуы, аны бик-бик күрәсе килүе турында язган.
һәм менә күптән көтелгән көн. Дүрт ел буе күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып, иксез-чиксез авырлыкларны бергә кичергән, дуслыклары окопларда чыныккан полкташ кызлар Таганрог вокзалы перронында очраштылар. Фатыйма Сәлимәне курорттан кайтканда шунда каршы алды.
Үткән юлларны, үткән елларны, булган үзгәрешләрне искә төшереп, алар ике тәүлек буена бергә булып, бергә йөреп үткәрделәр. Икесенең дә чәчләренә чал үрмәли башлаган. Сәлимәдән аерылгач, Фатыйма белән Иван, икесе дә бер үк заводта эшләп, матур гына тормыш корганнар икән. Ике кыз үстергәннәр... КПССның Әгерҗе район комитеты пропаганда бүлегендә эшләүче Сәлимә Гыйлаҗетди- нова (Галләмова) тормышында да үзгәрешләр шактый күп: кызы Светлана, техникум тәмамлап, Ленинград текстиль туку фабрикасында эшли. Улы Илдар Ижевск шәһәрендә механика институтында укый.
Бу ике коммунист хатын хәзер дә тормышның алгы сызыгында атлыйлар.