Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


НӘШРИЯТЫБЫЗ 1977 ЕЛДА
Биредә 320 исемдә яңа басма чыгарга тиеш —
марксизм-ленинизм классиклары әсәрләре, тарихи,
фәнн и-популяр, техника- экономика һәм авыл
хуҗалыгы темасы китаплары, документаль
җыентыклар Планда 31 яна проза, 18 поэзия, 3
драма,
7 тәнкыйть һәм әдәбият белеме китаплары,
СССР халыклары һәм дөнья әдәбиятыннан
татарчага тәрҗемә ителгән 18 китап чыга ру күздә
тотыла Татарчадан русчага исә
8 әсәр тәржемә ителәчәк
Дәреслекләр һәм укыту-педагогик китаплар саны
— 33. Татар телендә стена календаре, ике дистәдән
артык. альбом һәм буклет, листовка һәм -плакат
чыгачак. Татар композиторларының 9 җыентыгы
укучыларга нота язмалары белән тәкъдим ителә
Нәшриятның аңлатмалы тематик планы илебезнең
барча китап сәүдәсе оешмаларына таратылды.
Китаплар урыннарга килеп җитмәгән очракта,
аларны почта аша соратып алырга мөмкин.
Адреслар 420000, Казань, Баумана. 19, магазин №
1 Казань, Октябрьская. 18, магазин № 14 —
«Кннга- почтой»
ҮЗӘК НӘШРИЯТЛАРДА БЫЕЛ
РУС ТЕЛЕНДӘ ЧЫГАЛАР
«Советский писатель» нәшрияты
1. Габдрахман Әнсәләмов «Огонь неугасимый*
Роман 31 табак. Тиражы 100 мен
2. Саҗидә Сөләйманова «Предсказание»
Шигырьләр һәм поэма. 3 табак. Тиражы 10 мең
3 Сибгат Хәким. «Врата времен» Шигырьләр
һәм поэмалар. 4 табак. Тиражы 20 мең
4 Риза Ишморатов «Буре навстречу» Пьесалар
10 табак. Тиражы 15 мең
«Советская Россия» нәшрияты
5. Әхмәт Фәйзи. «Тукай» Роман 15 табак Тиражы
50 мен
«Современник» нәшрияты
6 Аяз Гыйлаҗен «Любовь и ненависть»
Повестьлар. 18 табак Тиражы 30 мең
7 Әмирхан Ённкн «Одно лишь слово»
Повестьлар һәм хикәяләр. 17 табак. Гн- ражы 30
мең,
8 Атилла Расих «Весенние голоса». Роман 16
табак Тиражы 75 мең.
9., Ренат Харисов «Русские порота» Шигырьләр 2
табак. Тиражы 10 мен
10. Илгиз Кәлнмуллин «Дорога к людям».
Шигырьләр. 2 табак Тиражы 10 мең.
11 Хәсән Туфан. «Долгий день» Шигырьләр 4
табак. Тиражы 10 мен.
«Молодая гвардия» нәшрияты
12 Рафаэль Мостафин «Муса Джалиль».
Балалык еллары һәм сугышчан яшьлеге турында
повесть. 12 табак. Тиражы 75 мен.
«ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ» КИТАПЛАРЦ
.Алар подписка белән дә таратылачак 12 томлы
басма итеп чыгарыла. «Кыска җырлар —
дүртьюллыклар» дигәне инде 1976 елда ук
укучылар кулына иреште- релде, быел
«Табышмаклар» томы чыга. 1982 елга хәтле
чыгасы томнар түбәндәгеләр «Әкиятләр» (3 том),
«Мәзәкләр». «Риваятьләр һәм легендалар».
«Дастаннар», «Бәетләр», «Мәкальләр һәм әйтем-
нәр», «Пола һәм уен җырлары». «Лиро- эпик һәм
лирик җырлар» һәр томиын якынча күләме 25
табак, бәясе 1 сум 52 тиен. Бер томиын бәясе
подписка вакытында алдан түләнә. Подписканы
Таткниготорг- ның барлык кибетләре кабул итәләр.
ФРАНЦУЗ ӘДИБЕ КАМАЗДА
Язучы коммунист Андре Ремакль Чаллыда
иҗат командировкасында булып китте Ул
Марсельда чыга торган газетада эшли, аның «Яшәү
заманы» дигәч романы Мәскәүдә рус телендә
чыкты. «Иностранная литература» журналында
«Өч кояш ерамы» исемле романы чыга Әдипнең
күпкырлы һәм зур иҗаты нигездә эшче кешеләп
тормышын, а тарның бәхет өчен көрәшен
сурәтләүгә багышлана КамАЗ турында исә ул
документаль хнкзя-үйла- не лар язачак '«Үз
китабымда. — ди Андре Ремакль. — Советлар иле
чынбарлыгын дөрес итеп. ин зур объективлык
белән күрсәтергә телим КамАЗ — гаять җитди
тема. Мин. язучы кеше, аны язуга биредәге гигант
заводлар комплексы кебек үк зур булган хезмәт
итен карыйм»
ШИГЫРЬ ҺӘМ ҖЫР КИЧӘСЕ
Патриот шагыйрь Муса Жалил батыр, лыгы һәм
иҗатына багышланган зур әдәби мезыкаль кичә
Мәскәүдә «Главмосстрой» культура һәм техника
йортымда уздырылды Аны Мәскәүдәге яшь
шагыйрь Әхмәт Саттар алып бара, танылган рус
шагыйре һәм драматургы Павел Железнов кичәдә
Мусаның Мәскәүдәге студент
еллары, бергәләп җәмәгать эшләрендә катнашуы,
Луначарский лекцияләрен тыңлавы турында сөйли.
Шунда ук һиндстаннан килгән кунак — бенгаль
шагыйре Бадрул Хасан Баблу да чыгыш ясап
Бангладеш газеталарында Муса нжаты турында
күп язылганлыгын әйтә. Реакция елларында аның
«Моабит дәфтәре»н инглиз телендә укыганнар.
Кичәдә катнашучы яшь шагыйрьләр Җәлил
турында әсәрләрен төрле телләрдә (Спартак
Әхмәтов — русча һәм казакъча. Ваган Карапетян
— әрмәнчә. Тәнзилә Юлдабаева — башкортча һәм
русча) укыйлар. Аннары Муса сүзләренә язылган
җырлар яңгырын.
ТӨРЛЕ РЕСПУБЛИКАЛАР
ҺӘМ ӨЛКӘЛӘРДӘ
Үзбәкстанның «Яшь гвардия» нәшриятында «Муса
белән иңгә-иң торып» дигән китап рус телендә
чыгачак Аның авторы— филология фәннәре
кандидаты Исхак Зә- биров. Ул фронтта һәм
фашист концлагерьларында Муса Җәлил белән
бергә көрәшкән батырлар турында яза.
Чуваш халык шагыйре Педөр Хузангай- иың
«Песни Телли» исемле китабында «Минем
Россиям» дигән поэма тәрҗемәсе дә бар Анда
Татарстанның элеккеге Бизнә авылында
крестьяннар восстаниесе (1861 ел) күренешләре
тасвирлана, ә «Җирдә ятмыйбыз» поэмасында исә
Казан коммунисты Фәйзетдинов Галимҗан образы
бирелә.
Кировта чыккан «Вятка» исемле җыентыкта
якташыбыз. Советлар Союзы Герое, очучы
Новоселов батырлыгы турында очерк
(«Поединок») басылган.
Мәскәүдә «Просвещение» нәшрияты чыгарган
балалар әдәбияты хрестоматиясенә «Өч кыз»
исемле татар халык әкияте һәм Муса Җәлил
шигырьләре кергән.
Мәскәүнең «Искусство» нәшрияты үзешчән
театрлар өчен репертуар туплап «Бердәм көлү»
исемле өченче җыентык чыгарды. Концертларда
башкарырга ул Шәүкәт Галиевнең ике шигырен
(«Журналист әйтте». «О’кей») тәкъдим итә.
Уралда гражданнар сугышында актив катнашкан
революционер Михаил Кодом* цев Минзәлә
төрмәсеннән кача Шул чакны ул Казан
революционерлары белән элемтәдә була.
«Политиздат» чыгаргаң «Смело, товарищи...» (В.
Кашиц. Мәскәү.) дигән китапта аның турында
аерым бүлек бар.
Мари халык шагыйре Миклай Казаков рус
телендә чыгарган «Дорогой жизни» китабына татар
халкы һәм татар шәһәрләренә багышланган өч
шигырь керткән («Фатыйма», «Татар дустыма»,
«Өч кала») һәм «Гвардеецлар» поэмасында Казан •
большевигы Әхмәт образын бик оста тасвирлаган.
СОВЕТ ТЮРКОЛОГЛАРЫНЫҢ
ЗУР ФОРУМЫ
Алма-Ата шәһәрендә совет тюркологларының
СССР Фәннәр академиясенең тел. әдәбият һәм
тарих бүлекләре. Каза- гыстан ССР Фәннәр
академиясенең иҗтимагый фәннәр бүлеге һәм
совет тюркологлары комитеты оештырган
Бөтенсоюз конференциясе булды. Ул Октябрь
революциясенең 60 еллыгына һәм
тюркологларның 1926 елда Бакуда булган беренче
съездының 50 еллыгына багышланды.
Анда, 350 дән артык делегат һәм чит илләрдән
вәкилләр катнашып, төрки тел белеме. әдәбият
теориясе, шулап ук фольклористика, тарих,
археология һәм этнография буенча зур-зур
докладлар тыңланды. Мәсәлән: «Хәзерге көйдә
СССР- да төрки тел белеме» (академик А Н. Ко-
нонов). «Совет чорында СССРдагы төрки
телләрнең үсеше» дигән коллектив доклад (Казакъ
Фәннәр академиясе академигы С. К Кенесбаев
сөйләде). СССР Фәннәр академиясенең член-
корреспонденты Г. И Ломидзеның «Күп милләтле
совет әдәбиятының эстетик баю юллары» проб-
лемасына багышланган чыгышы һәм башкалар.
«Төрки халыкларының экономикасы һәм
культурасы бары тик Совет власте елларында гына
һәм ленинчыл милли политиканы тормышка
ашыру нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә чәчәк атты»,
— диде академик Кононов. Бөек Октябрь
революциясеннән соң төрки әдәби тел нормаларын
эшкәртү, орфография,* орфоэпия, алфавит һәм
терминология мәсьәләләрен тикшерү аеруча
актуаль булды, чөнки туган телдә оештырылган
халык мәгарифе нигезендә грамотасызлыкмы
бетерү төп максат иде.
Конференция совет тюркологларының
марксистик-ленинчыл методология нигезендә зур
уңышларга ирешүен, күп санлы милли кадрларның
республика фәннәр академияләрендә,
университетларда, гыйль- ми-тикшеренү
институтларында, язучылар союзларында,
журналларда төрки халыкларның әдәбияты,
фольклоры, тарих, археология һәм этнография
буенча фундаменталь хезмәтләр иҗат итүләрен
билгеләп үтте.
Татарстанның фән докторлары М- -Мө-
хәррәмов, М Зәкнев. Д. Тумашева, В. Ха’ ков. Нил
Юзеев. Г Ахунҗанов. А. Халиков. Г. Саттаров, фән
кандидатлары Азат
Әхмәдуллин. И Надиров, А. Каримова. Ф
Сафиуллина. С. Ибраһнмов. Ф Ганиев. Л Арсланов.
Р Әхмәтҗанов. 3 Валиуллина Һ 6. Башкортстаннан
фән докторлары 0 Харисов. Р Кузеев, Г Хөсәенов.
Г Эхэтов. 3. Ураксин. Н Ишбу латов һәм берничә
фан кандидатлары конференция утырышларында
тирән эчтәлекле һәм кызыклы докладлар белән
чыгыш ясадылар
АЛДА - ЗУР МАРШРУТ
Казанның Опера һәм балет театры сәхнәсендә яна
программа бел.әи чыгышлардан сон
республикабызның җыр һәм бию ансамбле
Горький. Саратов. Волгоград. Әстерхан. Саранск.
Уфа һәм Оренбург маршруты буйлап гастрольгә
чыгып китте
«ТЕАТР ТОРМЫШЫ» ЖУРНАЛЫ
БЕЗДӘ КУНАКТА
Казанның Актерлар йортында шушы журналга
багышланган зур кичә Мәскәү һәм Ленинград
театрлары артистлары кат нашы белән үткәрелде
Аны журналның баш редакторы Ю А Зубков алын
барды
ЕРАКТА, ДНЕПР ЯРЫНДА
Беек Ватан сугышы партизаны. Белоруссиядәге
Орша шәһәренең мактаулы гражданины шагыйрь
Зәки Нури күптән түгел анда кунакта булды
Атаклы Константин Заслонов җитәкләгән
партизаннар бригадасының көрәштәшләре белән
очра шулар шагыйрь яза торган «Үлгәннәр дә үч
алды» исемле икенче китапның яңа материалы
булачак Оршада ул Заслонов исемендәге депо һәм
җитеп комбинаты эшчеләре. Заслонов исемен
йөрткән ике мәктәп коллективы алдында
чыгышлар ясады. Заслонов музеенда булды, тимер
юлчыларның культура сараенда әдәби кичә
үткәрде. «Ленин чакыруы» исемле газета аның
«Заслоновта — кунакта» исемле мәкаләсен һәм яңа
шигырьләре тәрҗемәләрен басып чыгарды
КЫРЫМДА ОЧРАШУЛАР
Кырымдагы Ялта һәм Коктебель иҗат
йортларында безнең әдипләребез дә ел саен була
Алар күп милләтле совет әдәбиятын. шул
җөмләдән, әлбәттә, татар әдәбиятын,
пропагандалый торган чыгышларда да актив
катнашалар. Күптән түгел. мәсәлән. Ялтада
«Алтын көз» дигән бәйрәмнең әдәби өлешендә,
аннары 21 иче номерлы һөнәр мәктәбендә китап
сөюче ләрнең «Замандаш» дигән әдәби клубын
ачканда шагыйрь Зәки Нури катнашты Рәдиф
Гатауллин чыгышын эстрада театрында
тыңладылар. «Шахтер» исемле санаторийда кнтвп
укучылар белән Гәрәй Рәхим. Ренат Суфиев. Рәис
Даутов һәм Зәки Нурн очрашты Алар икс тапкыр
Советлар Союзы Герое Амет-хан Сулган һәйкәленә
чәчәк куйдылар
ОТЧЕТ БИРЕП.
ПЛАННАР ТУРЫНДА СӨПЛӘП
Лаеш районының Кече Елга. Пәрәү. Имән Кискә
һәм Янтык авылларында журналыбыз укучылары
белән очрашулар булды. Бу әдәби-музыкаль
кичәләрдә редакциянең бүлек мөдире. !иагыйрь
Абдулла Сәләхетдинов колхозчыларга журналда
быел басылачак яңа әсәрләр турында сөйләде. яна
шигырьләр, мәсәлләр укыды. Татарстанның халык
артисты Эмиль Җә- ләлетдинов.
республикабызның хор җәмгыяте председателе,
җырчы Мннгол Га- лнев һәм баянчы Зиннур
Гынбадуллнн авыл хезм^тчәннәрен яна җырлар,
музыкаль әсәрләр белән таныштырдылар Шушы
кичәләрдә «Победа». «Кызыл йолдыз». «Маяк» һәм
«Кызыл ялкын» колхозларының идарәләре һәм
партоешмалары алдынгы механизаторларны, сыер
савучыларны. агитаторларны «Казан утлары»
журналына еллык подписка белән бүләкләделәр.
Лсннногорск нефть төбәгендәге әдәби
берләшмәдән танылган әдип Шамил Бнкчу- рнн.
яшь язучы Әсрар Галиев һәм яшь шагыйрьләр
Разим Вәлнуллин белән Ж.әдит Хәбнбуллнн Бәкер
курортында ял итүче лар белән очрашу
уздырдылар Әдәби әсәрләр уку җыр музыка белән
аралашып барды Илдус Тарханов. .Миңлеәхмәт
Фәйру- шин. үзешчән композитор Разим Валиул-
лин популяр жырлар һәм үзләре иҗат иткән
көйләрне башкардылар
КАЗАН ДУЭТЫ МӘСКӘҮДӘ
Илебез башкаласының Гнесиных исемендәге
музыкаль-педагогня институты залында Казан
дәүләт консерваториясенең яшь педагоглары
Гөлфирә Сафина (виолончель) һәм Әлфия
Борнашева (фортепиано) парлан уйнап бик күп
әсәрләрне гаять оста башкардылар «Стильне нечкә
тою сәләте булган искиткеч дуэт! Илһамлы
музыка!»— Мәскәү музыка җәмәгатьчелеге алар
чы гышын шулай бәяләде
КОМПОЗИТОРЛАРЫБЫЗ ОТЧЕТЫ
Союз идарәсенең чираттагы XV пленумында
тыңланган концертлардан чыгын әйткәндә, менә ул
отчет нидән гыйбарәт: Нәҗип Җиһаиов. Фасил
Әхмәтов һәм Hi дус Якупов симфония. Б Трубин
«Бөгелм» коменданты» операсына фрагментлар. \
Луппов Муса Җәлил әсәре буенча «Сандугач һәм
Чишмә» балетын язганнар. М Ногман. С Хәким, Г
Латыйп. 3 Нури. Р Гатауллин. Ф Яруллин һ. б
шигырьләренә язылган яна жырлар башкарылды.
Пленумда консерваториябез студентлары да
чыгыш ясадылар
«ОРФЕЙ» — ЛАУРЕАТ
Бу — Татарстан дәүләт филармониясе, нең 1975
елда оешкан вокаль-инструменталь ансамбле 1976
елнын ноябренда совет жырын башкаручыларның
Сочида тәмамланган Бәтенроссия конкурсында ул.
ярышкан 32 ансамбльнең берсе буларак, икенче
бүләкне алды һәм лауреат исеменә лаек булды.
«ЯШЬЛЕК»КӘ ДАН
Шундый исемле жыр һәм бию ансамбле Сарман
районы культура йортында моннан дүрт ел элек
оешты һәм эшли башлады. Бу үзешчән коллективта
йөздән артык механизатор, терлекче, укытучы, ме-
дицина хезмәткәрләре, культура һәм комсомол
эшчәннәре хорда жырлау осталыгына өйрәнде,
классик бию әлифбасын үзләштерде Үткән елны
авыл үзешчәннәренең республика смотрында
уңышлы чыгыш ясаганнан сон ансамбль
(жнтәкчесе Казан культура институтын тәмамлаган
Илдус Садыйков) Бөтенсоюз смотрында лауреат
исемен яулады һәм Болгариягә туристлык
путевкасы белән бүләкләнде... Менә алар
чыгышын хуплап Болгар дуслар иле
тамашачылары кул чаба: Бургас.
Плевсен, Велико-Тырново. Русе. Приморск
шәһәрләре белән бистәләренең эшчеләр клублары
һәм паркларында алар «Яшьлек» ансамбленең
егерме биш чыгышын карыйлар. Социалистик
илләрнең үзешчән сәнгать буенча халыкара
конкурсында бу ансамбль алты алтын, жиде
көмеш, ике бакыр медаль, алтмыш бер мактау*
кәгазе һәм беренче дәрәжә ике диплом яулады.
ТАГЫН ТАШКЕНТТА
Ташкент каласының «Кызыл таң» исемле тегү
фирмасы коллективында чыгыш ясап, филология
фәннәре кандидаты. Муса Җәлил иҗатын һәм
тормышын өйрәнүче галим Исхак Зәбиров эшчеләр
һәм хезмәткәрләрне Муса һәм аның көрәштәшлә-
ренең сирәк рәсемнәре һәм алар батырлыгына
бәйле документлар белән таныштырды Шушы ук
кичәдә Мусаның сугышка хәтле дуслары Ибраһим
Бари улы һәм Биби Хәсән кызы Кадыйровлар
(Пермь шәһәреннән) истәлек сөйләделәр. Фирма-
ның яшь эшчеләре Муса Җәлил исемендәге
бригада членлыгына лаек булырга теләк белдерде.