Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ХЕЗМӘТ


Ибраһим Гази — республикабызның нефть якларына беренчелэрдэн булып эз салган язучы. *Мин шунда барам» дип, алдан телеграммалар бирмәде, •фәлән нәрсә язам» дип. кычкырып та йөрми иде. Сиздермәстән генә килеп чыга, исәнлек-саулык сорап, берәр мәзәк суз әйтә дә каядыр китеп юк була. Танышлары күп иде Дөньяны ул үзенчә танып, кешеләрне үзенчә якын итә белде.
•Татнефть» берләшмәсе яңа оешып килгән еллар иде. Бөгелмә шәһәрендә республика нефтьчеләренең зур киңәшмәсе бара. Ораторлар трибунада самавар сыман кайныйлар. Кәгазьгә карап сөйләмиләр, ә күңслдәген күзгә карап әйтәләр. Трибунага берләшмә начальнигы — чегәнгә охшаган Шмарев күтәрелә. Сумала сыман елтыравык чәчләре, дулкынланып. маңгаена төшкән. Һәр сүзе— масштаблы, еракка ата. бөтереп ала...
Залда, кырыйдагы урыннарның берсендә күзлеген елтыратып. Ибраһим ага Гази утыра. Ара-тирә блокнотына нидер сызгалап ала. Тыштан сабыр күренә, ә эчендә ниләр янадыр...
Бу кадәресен бераз соңрак, аның еГади кешеләр» исемле романын укып чыккач белдек. Дөньяда тиңе булмаган Ромашкино нефть чыганагы ачылган. •Кара алтын» республикабызның индустриаль йөзен тамырдан үзгәртергә, революция ясарга тиеш. Күмәк акыл, гади кешеләр кулы белән башкарылачак эш бу Ибраһим Гази үзенең романында шул үзәк мәсьәләне мөгезеннән тотып алган, чорның кайнар сулышын бир-гән. баш әйләндергеч • ыгы-зыгы»ларның иң кирәклесен үзенең калын күзлек пыялалары аша гүя бер фокуска җыйган...
Ибраһим Гази ул чагында еОнытылмас еллар»ын дәвам итә иде Гражданяар сугышы. Совет властеның урнашу чоры. Үзәк тема. Яз да яз. Әмма язучының гражданлык сиземе аны яңа ачылган нефть фронтына дәшә. Бүген бармасаң. иртәгә соңга калуың ихтимал. УЛ. беренче чиратта, үзен һәм уз үрнәгендә башкаларны шуңа мобилизацияли.
1970 елның октябре хәтердә. Әлмәттә киңәшмә •Әдәбиятта хезмәт кешесе образы» Партия өлкә комитетыннан җаваплы кешеләр. Казаннан танылган язучылар килгән. Нефть төбәгендә яшәүче яшь әдәбиятчылар да чакырылган иде. Эчтәлекле докладлар булды, шул исәптән. Татарстан язучылары союзы җитәкчесе Ибраһим Гази да чыгыш ясады. Андагы тәэсирләргә бирелеп тормастан. кечкенә ике эпизодка тукталасы килә.
Киңәшмәдән соң, гостиница номерында. Ибраһим Гази миңа мондыйрак сүз әйтте:
— Җыйналып сөйләшү ярый торган нәрсә. Ләкин минем төп эшләрем эшләнмәгән бит әле Иртәгә Яңа Кәшер урта мәктәбендә булырга кирәк. Депутатлык вазифасы. Аннары — Лениногорскида. Шамил бу турыда белә, бәлеш пешереп көтәрбез, диде.
Бераз тынып торганнан соң. Ибраһим абый уңайсызланып кына:
— Минем белән бара алмассыңмы. Әдип? — дип сорады.
Белә идек: Кәшер урта мәктәбе кызганыч хәлдә. Шамил исә иҗади торгынлык
чорын кичерә, «Каты токым»ының очына чыга алмый азаплана. Алай да, болай да боргалады романын, аннары калдырып торырга булды. Бу хәлне Ибраһим абый да ишеткән.
Кәшердә без берничә сәгать булдык. Ибраһим абый мәктәпнең эченә кергәнче, озын агач бинаны тышкы яктан карап әйләнде, имән терәүләргә, кыйшайган тәрәзәләргә игътибар итте. Аннары колхоз җитәкчеләрен чакыртырга кушты. СССР Верховный Советы депутаты янына алар бик тиз килеп җиттеләр.
— Яңа мәктәп әле кайчан була. Сезне, Ибраһим абый, балалар көтә, —диделәр укытучылар. — Залга рәхим итегез.
— Мине дә шул «әле кайчаны» борчый, — диде Ибраһим абый, сәер генә елмаеп,— чакыргач, керәбез инде.
Зал шыгрым тулы иде. Нәниләрдән алып, югары класс укучылары, укытучылар һәм колхоз җитәкчеләренә кадәр «тере» язучының чыгышын аяк өсте баскан килеш, мавыгып тыңладылар. Шул очрашудан соң озак та үтмәде, тиешле оешмаларда сметалар, проектлар хәрәкәткә килде. Яңа Кәшердә мәһабәт яңа мәктәп бинасы да калкып чыкты. Сүзен сүз иткән, «әле»ләргә, «ләкин»нәргә урын калдырмаган Ибраһим агабыз. Аны хәзер «Ибраһим Гази мәктәбе» дип йөртәләр.
Ә Лениногорскига миңа аз гына соңлабрак барырга туры килде. Бикчуриннар квартирасында, Ибраһим абый белән Шамил, икәүдән-икәү генә, бәлешнең төбенә төшеп киләләр иде. Өстәлдә шешә заты күренми. Монысына гаҗәпләнмәдем дә. Чөнки Ибраһим Гази гомер-гомерендә эчемлек тирәсеннән читүә булды.
— Син безне бәлеш ашап кына утыралар икән дип уйлама, — диде Ибраһим Гази, мине өстәл янына дәшеп, — романның да төбенә төшеп киләбез.
Чыннан да, өстәл кырыенда битләре ачылган кулъязма ята. Шамил нигәдер күputs' бүлмәгә чыкты. Ибраһим Гази сабыр гына, яратып кына:
— Шами-и-л, кил әле монда, без кайда тукталып калдык әле? — дигәч, буш кул белән кире өстәл янына әйләнеп килде, кулъязманың кайсыдыр битеннән укырга тотынды.
— Җитте! — дип туктатты аны өлкән язучы. — Хәзер алдагы ун битнең эчтәлеген сөйлә. Ә без ашый торыйк...
Вакыт кысан булганда, калын кулъязма белән шул рәвешчә дә танышып чыгарга мөмкин икән бит. Юнәлеш бирү өчен әсәрнең асылын аңлау да җитә кайчакта.
— Әйбәт роман булачак, — дигәне хәтердә Ибраһим Газиның. — мин әйткәннәрне истә тотсаң, өч айда өлгертәсең.
Балалар бүлмәсеннән кинәт пәйда булган Гайшә ханым, сөенеченнән нишләргә белмичә, Ибраһим абыйга ялвара ук башлады.
— Зинһар, катырак итеп әйтегез әле шуңа, Ибраһим абый/
Шамил, гаепле кеше сыман, башын түбән иеп утырды:
— Әллә мине дивана дип белдеңме, Ибраһим абый сүзен тыңламаска...
Берничә ай вакыт үткәч, Шамил Бикчурин «Каты токым» романын Әлмәт бүлегенә алып килде.
...Ибраһим Гази кешеләрне, чәчәкләрне ярата иде. Моннан ун еллар чамасы элек Минзәлә якларында әдәбият атналыгы үткәрелде. Әлмәт бүлегеннән анда Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова. ә Казаннан Ибраһим Гази, Зәки Нури, тагын берничә язучы катнашты. Күпчелек язучылар пароход белән кайтырга җыенгач, Ибраһим Гази:
— Пионнарым чәчәк аткандыр инде, —ди дә Казанга самолет белән оча. Кайтып җитүгә, Әлмәткэ дә. Лениногорскига да җылы-җылы хатлар язып җибәрә.
Әдәби атналыкта башланган шушы дуслык элемтәләре өлкән язучының ахыргы көннәренә кадәр дәвам итте. Аккош күле буендагы бакчасыннан Ибраһим Гази Әлмәткә туфрагы белән чәчәкләр биреп җибәрә торган иде. Алар хәзер дә исәннәр, ел саен бөреләнеп чәчәк аталар.