Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘНЕЧКЕЛЕ МОНОЛОГЛАР


АЕРЫЛЫШКАЧ
— Мин бит аңа тормышымда иң кыйммәт нәрсәне — бердәнбер баламны
бирдем, ә ул, явыз хатын, миннән тагын алимент та даулап маташа, — ди икән...
бер тол ир.
САК БУЛУ ТУРЫНДА
— Самогон куганда аны шулай итеп эшләргә кирәк ки, хәтта исе дә
чыкмаслык булсын, — ди икән... участковый милиционер.
УРЫНЛЫ төзәтмә
— Бер дуңгыз «минем итем дә нәкъ елкы ите кебек» дип мактанып йөри,
имеш. Тукта, мин аны бүген шашлык итеп кыздырыйм әле,— ди икән... аш-су
остасы.
КУЛЬТУРА РАБОТНИГЫ
— Мине дә культура работнигы итеп санарга тиешләр, чөнки бөтен
барабаннар да минем тиремнән ясала бит, — ди икән... ишәк.
ЮККА ТЫРЫША...
— Сандугач ул тамак яра-яра төннәр буе сайрап юкка тырыша, аның
урынында булсам, мин бер-ике мәртәбә «чирик-чирик» итәр идем дә тәмләп
йокыга китәр идем, — ди икән... чыпчык.
КЫЗЫКТЫРГЫЧ ГАЛСТУК
— Бөтен шпаргалкаларымны да бер галстукка язып мин бик ялгышканмын,
ахрысы, чөнки күргән бере «мондыйны кая саталар?» дигән бер үк сорау белән
бәйләнә, —ди икән... студент.
АШХАНӘДӘ
— Ярый, бер сәгать көтәсең ди инде син. Ә шуның өчен нигә тавыш
куптарырга кирәк соң? Әнә теге өстәлдәге абзый синнән дә күбрәк көтте, хәзер
инде тавыш-тын чыгармыйча рәхәтләнеп черем итә, — ди икән... официант.
ТЫНЫЧЛЫК КИРӘК
— Сезнең сырхавыгыз көчәйгәннән-көчәя бара. Сезгә тынычлык кирәк, артык
көч куярга ярамый, ашыгу исә бөтенләй тыела. Шуңа кү рә дә мин сезгә эшкә
чыгарга язу бирәм,—ди икән... врач.
КАИСЫ ЯХШЫРАК!
— Миңа калса, дүшәмбе көн якшәмбедән яхшырак. Чөнки якшәмбе көнне
кунаклар киләләр дә өйдә бик күп аракы эчәләр, ә бушаган са вытларны
дүшәмбедә мин сатам! —ди икән... бер бала