Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чирәм ерту- һәр язучы бурычы


3 i Иптәшләр! Икмәкне барыбыз да колхозчылар кулыинаи ашыйбыз. Күмер- а не, нефтьне, газны эшчеләр бирә. Җир йөзендәге бөтен байлык — бә- J рәңгедән алып реактив самолетларга тикле барысы да кул һәм акыл | хезмәте тарафыннан барлыкка китерелгән. Безнең иң зур хыялларыбыз һәм иң бөек 5 идеалларыбыз хезмәт көче белән тормышка аша. Дөнья кит балыгы җилкәсендә тор- ш мый. дөнья хезмәт җилкәсенә эләгеп тора. <
Әдәбият, сәнгать — икмәк түгел... Әмма сәнгать әсәренең кешегә тәэсире икмәк о. ише генә түгел. Сәнгать елата да, көлдерә дә, сәнгать кешеләрне утка да алып 7 кереп китә. Дөрес, ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә, дип халык белеп ф ейткән, ач чакта күңел китапка төшмәсә дә гаҗәп түгел. Хәзер «икмәк» көн тәрти- _ беннән төште. 'п
Безнең замана — кеше күңеле, кеше рухы өчен бөек көрәш заманасы. Ә кеше u рухы өчен барган каты көрәштә сәнгатьнең, әдәбиятның урыны иң алгы сафта. Димәк, сәнгать, әдәбият уен түгел икән, сәнгать, әдәбият «кем кемне!» мәсьәләсен, = эпохабызның бик зур, бик катлаулы проблемасын чишүдә хәлиткеч рольне уйный.
Безнең әдәбият үзенең гуманлылыгы белән, үзенең идея омтылышы белән, ха- Q. лыкчанлыгы, партияле булуы белән көчле, ул хезмәткә, көрәшкә, батырлыкка чакыруы белән көчле, дошмани идеяләр белән килешмәүчән сәнгать булуы белән көчле!
Алда партиябезнең XXIV съезды тора. Ул безнең тормышыбызга ниндидер яңалыклар кертәчәк, яңа перспективалар, яңа борылышлар ачачак. Без үзебезнең бу җыелышыбызны партия съездын каршылау йөзеннән эшләнә торган бер эш итеп карыйбыз. Әдәбият дөньясында да борылышлар булыр. Хосусан алганда, без, татар язучылары, хезмәт темасына йөз белән ныграк борылырга тиеш булырбыз.
Татар әдәбиятында хезмәт темасы гомер-гомергә зур урын алып торды, хезмәт кешесе әсәрләрабезнең төп герое булып килде. Моңа кадәр без күбрәк авыл хезмәтен яздык. Моның тарихи сәбәпләре бар, ул сәбәпләрне сез беләсез. Авыл тормышын, аның проблемаларын, көнкүреш, гореф-гадәтләрен, уеннарын, җырларын, крестьян агайның характерын безнең язучылар яхшы беләләр иде. чөнки үзләре дә буразнада туганнар, ат саклап үскәннәр. Бүгенге авыл хезмәте, авылның кешеләре, көнкүреше бик каты үзгәрсә дә, һәр яктан шәһәргә якынайса да, безнең азучыларыбыз авылга курыкмыйча барып ябыша алалар. Ә шәһәргә, заводка, фабрикага килгәндә, алар шүрләп кала. Чөнки эшчеләр дөньясы бөтенләй яңа бер планета, безнең язучылар ул планета белән рәтләп таныш түгел.
Нефть дөньясын гына алыйк, гәрчә нефтьтә эшләүчеләр шул ук крестьяннан «азган» эшчеләр булсалар да, алар инде башка кешеләр, хезмәтләре, психологияләре, гореф-гадәтләре үк бүтән. Алар янына барганда иске үлчәү белән барырга ярамый. Шул ук вакытта алар безнең шикелле үк кешеләр безгә хас — еларга да
1970 елның кетендә нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә «Матур вдәӘматта хеэмат темага киңәшмә уәдырыла Бу — шул кикәшмәне ачу алдыинав свЭләнгән сү».
хас, аларда шул ук совет кешесе характеры, шул ук совет кешесе психологиясе, шул ук интереслар, шул ук максат. Димәк, без совет кешеләре булу ягыннан бертуган агай-эне, кардәш...
Димәк, һич курыкмыйча эшче сыйныф темасына барып ябышырга була. Ябышу беэнең бурыч, бурыч кына да түгел, укучы, халык бездән шуны таләп ите. Сугыш
кешесе» дигәв
романтизмын җырладык, мәхәббәт романтизмын гел җырлап торабыз, хезмәт романтизмын җырларга кирәк!
Дөрес, яңа эшкә керешәсең икән, каешыңа яңа тишек тиш, дигәннәр. Тотынгач- тотынгач, димәк, җиң сызганып, бик җитди ният белән тотынырга кирәк булачак һәм, кәҗә маең сыгылачагын алдан ук чамалап, каешыңа яңа тишекне тишеп куярга кирәк. Язучы кеше, мәрхүм Маяковский сүзләре белән әйтсәк, тапталган, ансат, такыр юлдан йөрмәскә тиеш, яңа юллар салу, чирәм ерту үзен хөрмәт иткән язучынын бурычы.
Бу җыелышка хәзерләнгән чакта, мин РСФСР язучыларының III съездында язган блокнотымны актарып карадым. Драма әсәрләре буенча докладчы Мостай Кәрим: безнең драматургларыбыз хезмәт темасыннан ераклаштылар, дип борчылып сөйләде. Акыллы башлар безгә әйтәләр, диде ул, сәхнәдә хезмәтне турыдан-туры күрсәтмәгез, алай итүдән ерак торыгыз, диделәр, без ераклаштык, хезмәт темасыннан киттек.
Хуҗа Насретдинның хатыны: «Кит!» дип әйткән, имеш. Хуҗа киткән. Өч көн буе барган, шуннан соң гына артына әйләнеп карап хатынына кычкырган: «Җитәрлек киттеме?» Без дә, Хуҗа кебек, хезмәт темасыннан киттек тә киттек,— диде Мостай Кәрим съезд трибунасыннан. Ул драмада хезмәт кешесен күрсәтүгә яңадан борылып кайтырга чакыра.
Съезд үзенең резолюциясендә: «Драматургиянең бүгенге хәле безне борчый», дигән фикерне әйтте.
Проза хакында доклад белән чыгучы Михаил Алексеев әдәбиятта уңай герой, идеаль герой түгел, уңай герой мәсьәләсен куеп, бу геройга үз характеристикасын бирде. Уңай герой ул минем идеалларыма турылыклы минем якын кешем, минем иптәшем, минем фикердәшем. Аның матур булуы, яки ямьсез булуы мөмкин. Кимчелекле яклары булуы да ихтимал. Ләкин аның бу кимчелекләре төп яхшы сыйфатларын каплап тормаска тиеш — ул безнең идея кешесе. Аның кыйбласы — безнең кыйбла, аның кылган гамәлләре безнең максатыбызга хезмәт итә. Уңай герой ул иҗтимагый кеше, ягъни матур кеше генә түгел, ягымлы, сөйкемле, юмарт яки акыллы кеше генә түгел, шушындый матур сыйфатларның барысы өстенә, яисә андый сыйфатлары булмаган хәлдә дә, ул безнең сыйныф кешесе, безнең идеаллар кешесе!
Әлбәттә, уңай геройга икенче төрлерәк характеристика да биреп булыр иде. Бу — вариантларның берсе. Әһәмиятлесе шул. РСФСР язучыларының III съезды уңай герой мәсьәләсен яңадан китереп куйды.
Без үзебезнең уңай геройларыбызны, шулай ук уңайсызларын да хезмәт кешеләре арасыннан эзлибез. Алар безнең арада йөри: йорт салалар, нефть чыгаралар, икмәк үстерәләр, яңа заводлар торгызалар, балалар укыталар, китаплар язалар — барысы да безнең булачак китапларыбызның геройлары. Тик бары язучылар иренмәскә, үткенрәк сүзле булырга, өйдә ятмыйча, эшчеләр белән ешрак аралашырга, оригиналь, кызык характерлар эзләргә, кешеләрне борчыган проблемаларны өйрә-нергә, китап битләренә күчерергә кирәк.
Беләбез диючеләр булыр. Дөрес, беләбез, тик ни өчендер эшләмибез? Шушы җыелыш мүк үсә башлаган күңелләрне кузгатып җибәрмәсме икән? Бу җыелышны җыюдан максат бер шаулашып, сөйләшеп алу гына түгел, андый җыелышны без Әлмәт хәтле җиргә килмичә, Казанда да уздыра алган булыр идек. Максат — йоклаган күңелләрне уяту, язучыларны хезмәткә йөз белән бору, республикабызда көн- нән-көн үсә барган эшче сыйныф турында яңа китаплар иҗат итү. Җыелышны уздырудан максат әнә шул. Әдәбият дигән нәрсә мүкләнгән күңелләрне, битарафлыкны яратмый, язучы үзенә таләпчән булсын, үзен гел тәнкыйть астында тотсын. Кичә эшләнгән эш белән бүген канәгатьләнмичә, ул үзен гел алга, яңаракка, камилрәккә әйдәсен.
Язучыга да гомер бер генә килә, үлгәндә үкенерлек булмасын! Юкса бит, Гамил Афзал әйтмешли, «елгалар ага тора, оныклар үсә тора)», ә үткән гомер кире кайтмый.
Җыелышыбызны ачык дияргә рөхсәт итегез!
27IX.70.