АЛЕКСЕЙ ТОЛСТОЙ КАЗАНДА
л JB яв елда, татар язучылары белән очрашуы вакытында, Алексей Николаевич I I Толстой Казанны үзенең туган шәһәре итеп диярлек санавын әйтә. Кү- ■ в в ренекле язучының шулай дип әйтүе нигезендә нәрсә ята соң? Бу сорауга А. Н. Толстойның А. М. Горький исемендәге денья әдәбияты институтында саклана торган документлары ачык җавап бирә. Күп санлы әсәрләренең кулъязмалары, көндәлекләре, хатлары Казанның бу язучы тормышына ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнлеге турында ачык сөйли.
А. Н. Толстой Казанда беренче тапкыр әнисе Александра Леонтьева белән 1901 елның июнендә була. Шул чакта ул үги әтисе А. А. Бостровка болай дип яза: «Казанда булдым. Шәһәр миңа бик ошады, бәләкәйрәк булса да, Нижнийдан әйбәтрәк: һәрнәрсәдә аристократик төсмер сизелә, ни әйтсәң дә, университетлы шәһәр».
1902 елда Толстой яңадан Казан аша уза һәм Камада үткәргән берничә сәгать вакыт аңарда тагын җылы истәлекләр калдыра.
Ә инде 1905 елда, июньнең беренче яртысында, А. Н. Толстой Казанга үзенең гаиләсе — хатыны Юлия Васильевна Рожанская, улы Юрий һәм хатынының әти-әнисе белән бергә даими яшәү өчен күчеп килә. Рожанскийлар Казан белән электән үк элемтәдә торган булалар. Юлия Васильевнаның Казанда танышлары күп була. Өстәвенә, монда аның туганы Всеволод яши. Казанда Алексей Николаевичның үзенең дә кардәшләре булмый түгел. Шундыйлардан, мәсәлән, князь Хованскийны күрсәтеп үтәргә мөмкин. А. Н. Толстой аның белән 1902 елда кардәше И. Шишковта кунакта булган чакта таныша. Шишков исә Алабугадан 95 чакрым ераклыктагы бер урында пыяла заводы тота. Бу вакытта А. Н. Толстой анда студентлык практикасы уза.
Казанга килгәч, Толстойның гаиләсе Юлия Васильевнаның Зур Кызыл урамында яшәүче туганында урнаша. Рожанскийлар Югары Осланда дача алалар. Хатыны һә-л улы дачада ял итә, ә А. Н. Толстой үзе әтисе һәм Юлия Васильевнаның абыйсы белән Уралда, алтын приискаларында була. Аннан ул 1905 елның июль ахырында кайта. 17 сентябрьдә Рожанскийлар шәһәргә күченәләр. Шул ук елның көзендә Алексей Николаевич Толстой хатыны белән Петербургка китә. Казанга ноябрьның икенче яртысында кайта. Монда ул 1906 елның 15 февраленә кадәр тора. Казанга бу кибүендә дә шул ук Рожанскийлар гаиләсендә, әмма башка квартирада — ул вакыттагы Старая Горшечная (хәзерге Бутлеров) урамындагы йортта яши.
А. Н. Толстойның хатыны, аның әтисе Василий Михайлович Рожанский врачлар булалар һәм алар үз һөнәрләре буенча шөгыльләнә башлыйлар. Бу вакытта Толстой, студент буларак, Петербург технология институтын тәмамлау алдында тора. Ләкин 1905 елгы революцион вакыйгалар уңае белән институт ябылган була. Соңрак, укуын дәвам итү өчен, А. Н. Толстой Казаннан китә, ләкин институтны барыбер тәмамлый алмый кала. Моның сәбәбе — Алексей Николаевич үзенең төп сәләтен язучылык эшендә күрә. Яшь Толстойның күңелендәге бу уй Казанда борынлый һәм ул әдәбиятка үзенең беренче адымын шунда ясый.
Әллә ни күп вакытны эченә алмаса да, бу чор язучының иҗат биографиясендә гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Чөнки аның Казанга бәйләнешле тормышы Беренче рус революциясенең иң кызган чагына туры килә. Ул вакыттагы революцион
Казанда аның социал-демократларга карата симпатиясе арта. Казаннан ул әти-әни- сенә үзенең социал-демократия сафларына керергә теләве турында яза. Булачак язучының бу теләге аның иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә карар кылуы белән бәйле, әлбәттә. Әмма бу хыял ул вакытта тормышка ашмый. Ләкин ул яза башлый һәм матбугатта беренче тапкыр Казанда чыга. «Волжский листок» газетасында (бу либераль газета була һәм большевиклар аны легаль орган итеп файдала-налар) ул үзенең «Ерактагылар» (1905 елның 6 декабре), «Төш» (1905 елның 18 декабре) һәм «Яңа ел» (1906 елның 1 январе) исемле өч шигырен бастыра. Бу шигырьләрдә революция геройларына дан җырлана, азатлык өчен көрәштә һәлак булганнар искә алына, кешелек бәхете өчен көрәшүчеләрнең төрмәләрдә газап чигүләре турында әйтелә. Автор бу героик көрәшнең эзсез калмаячагына ышаныч белдерә.
А Н. Толстойның Казанда язган куп кенә прозаик һәм шигъри әсәрләре кулъязма хәлендә калган. Күпчелек очракларда аларның художество формалары әле ахыргача эшләнеп җитмәгән. Шуңа да карамастан, ул әсәрләрдә инде булачак зур художникның талантын сиземләргә мөмкин. Иң әһәмиятлесе — яшь Толстойның бефаш итү — А. Н. Толстой әсәрләрендә төп темаларның берсе. Яшь язучы «Канлы якшәмбемнең еллыгын «Коралсызлар» дигән шигыре белән билгеләп үтә. Бу шигырен ул Казандагы танышы О. Н. Сергеевскаяның альбомына яза. Коралсыз кешеләр сизгер йокладык» шигырендә дә фаш ителә Шигырь тынчу һәм салкын төрмәдә газап чигүчеләрнең беосе сөйләгән сүзләр рәвешендә язылган. Анда казакларның эшчеләрне аяусыз җәзалаулары хакында әйтелә, автор патша ялчыларын ерткыч җәнлекләр белән чагыштыра.
Ачы нәфрәт белән язылган «һәркайда кан, янгын һәм ыңгырашулар» шигырендә ул самодержавиене террор һәм чиркәү ярдәмендә тормыш тәртипләрен «элек ничек булса, шулай калдырырга» маташуы өчен гаепли. Тормышның үсеш законнарын аңларга тырышып, А. Н. Толстой, революцион вакыйгалар йогынтысы белән, иске дөнья котылгысыз һәлакәткә дучар булачак дигән фикергә килә. Тарихны иҗат 'Итүче халык һичнәрсәгә карамастан, яңа тормыш юлыннан бара. Монархияне яклаучыларга Толстой менә ничек мөрәҗәгать итә:
Чылбыр белән кабат бәйләп булмый Канатларын җәйгән бөркетне.
«Реакция — алдакчы» дигән шигырендә язучы, революция үсешенең күп санлы фактларына таянып, реакциянең тарихи көчсеэлеген ачып сала Иске тормышка, иске тәртипләргә каршы көрәшкә чакырып, А. Н. Толстой үзенең әсәрләрендә хезмәт ияләренә азатлык һәм ирек алып килүче революция эшенең мораль чисталыгын, гуманлыгын раслый, дөньяны үзгәртеп кору өчен канат җилпегән бөек Россияне мактый. Революциянең героик образлары азатлыкны яклап баррикадада көрәшүче ана һәм аның улы турындагы шигырьдә тудырылган. Ана — куркусыз йөрәкле, горур кеше. Ул революция эшенең дөреслегенә ышана Шуңа күрә дошманга каршы көрәшүче улына булыша. Сугышта аның улы һәлак була. Аның гәүдәсе естенә ул кызыл, байрак яба. Кайгы кичерү белән беррәттән, ана улының халык бәхете эчен батыр
чынбарлык һәм Казанда алган тәэсирләре яшь Толстойның дөньяга карашы формалашуда, һичшиксез, зур роль уйный.
А. Н. Толстой шул вакыттагы вакыйгаларны зур кызыксыну белән күзәтә. Казан пролетариатының революцион көрәше турында ул, әлбәттә, белмичә калмаган. 1905 елның ноябренда, Толстой Казанда вакытта, Алафузов заводы эшчеләренең стачкалары була. Югары Осланда булуы язучыга андагы крестьяннарның 1905 елгы революцион хәрәкәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә
А. Н. Толстой кайбер митингларда һәм җыелышларда булмый калмагандыр, мөгаен Казанда, бөтен Россиядәге шикелле үк, большевикларның массаларга йогынтысы үскәннән-үсә. Дөрес, яшь Толстой әле большевизмны аңлаудан ерак була. Ләкин
>. СЕМЕНОВА ф АЛЕКСЕП ТОЛСТОП КАЗАН
ренче әсәрләрендә аның революцион вакыйгалар тудырган кичерешләре, уйлары, тәэсирләре аныклана. Патша строеның оятсызлыгын, кешелексезлеген, рәхимсезлеген
патша катына халыкка азатлык сорап киләләр һәм шунда кеше ышанмаслык хәл була: аларның соравына җавап итеп атарга әмер бирәләр.
Патша тәхетен яклаучыларның кешелексеэлеге язучының «Без хәвефле һәм
ларча һәлак булуы өчен горурлана. Кайгы аны аяктан екмый. Эшчеләрне ул яңа көрәшкә рухландыра һәм, кызыл байрак күтәреп, бу көрәшне үзе җитәкли. «Ерткычлар! Үтерүчеләр!» — дип кычкыра ул баррикадага якынлашып килгән «мәрхәмәтсез солдатларның соргылт күләгәләренә» карап.
«Машинист Ухтомский» шигыре җәзалап үтерелер алдыннан геройның аңа атачак солдатларга мөрәҗәгате формасында язылган. «Үлем алдындагы газаплар миңа куркыныч түгел», — ди ул, тормышының соңгы минутында палачлар алдында горурлыгын җуймыйча.
«Без — Лаоян геройлары» шигырендә А. Н. Толстой самодержавиенең Ерак Көнчыгыш авантюрасы белән бәйле вакыйгалар йогынтысы белән халыкның политик аңы үсүен чагылдыра. Шигырьдә сүз карт солдат Митяй исеменнән бара. Митяй, халыкның батырлык күрсәтүенә карамастан, рус-япон сугышында рус гаскәрләренең җиңелүе, патша генералларының һәм «алла сынлы» Куропаткинның караклыгы, хезмәт ияләренә мең бәлаләр китергән сугышның гаделсезлеге, кирәк түгеллеге турында сөйли. Хәзер солдатлар генералларны гына түгел, ди Митяй, патшаның үзен юк итәргә, пушканың «артын алга борырга» әзер.
Казанда А. Н. Толстой «Петербург картинкалары» дигән этюдлар циклы өстендә эшли. Ул этюдларның берсендә автор бай салонны тасвирлый, аристократларның революцион чынбарлык турында сөйләшүләрен сурәтли. Үзләрен илнең хуҗалары дип санаучы бу бәндәләр — үлемгә хөкем ителгән иске дөнья вәкилләре. Аларны корал да, реформалар да коткарып кала алмаячак. Забастовкаларны бетерү турында көн-төн кайгыртучы башкала аристократиясенә мөрәҗәгать итеп, автор болай ди: «Забастовкаларны сез туктатырсыз, ә революцияне — һичкайчан».
«Петербург зоология бакчасында» дип аталган эскизда Толстойның реакция алдында чигенергә, тез чүгүгә каршы протесты гәүдәләнә. Башкала зоология бакчасының бөтен обстановкасы декабрь кораллы восстаниесе бастырылганнан соң илдәге атмосфераны символлаштыра: «Кая карама — рәшәткәләр һәм стеналар, аннан арырак — йортлар, тагын рәшәткәләр һәм стеналар, һәркайда күзгә күренмәгән тимер кул тоткан тәртип. Тынчу һәм юеш». Зоология бакчасына күңел ачарга дип килгән обывательләргә күңелсез, ләкин алар монда урнаштырылган тәртипләрне боза алмыйлар. Кешеләрнең ул тәртипләргә табынуы шул кадәр ахмаклык, бу хәтта хайваннарны да гаҗәпкә калдыра. Обывательләрнең гамьсезлеге белән әсәрнең героинясы да килешә алмый. Чөнки ул кешеләрне буган чылбырларны өзәргә тели.
Декабрь кораллы восстаниесе бастырылганнан соң реакция тантана иТкән чорны Толстой авыр кичерә. 1906 ел башында Казаннан ул әнисенә һәм үги әтисенә, бу шәһәрдә реакцион партияләр активлашкач, обстановканың искиткеч күңелсез булуы турында яза. Казаннан киткәч. Толстой тагын шул ук темага сүз алып бара. 1906 елның 19 февралендә язган хатында ул болай ди: «Питерда реакция Казандагы кебек үк түгел, ләкин барыбер һава кысан».
А. Н. Толстойның Казанда язылган кайбер әсәрләрендә реакция тантана иткән чорда халыкның рух төшенкелеге һәм күңел боеклыгы да чагыла. Ләкин яшь язучының уйлануларында ахыр чиктә барыбер революция эше җиңәчәгенә ышаныч өстенлек итә. Казаннан китәргә җыенып йөргән көннәрдә ул «Киләчәк төше» дигән шигырь яза. Анда җәмгыятьнең киләчәктәге бәхетле тормышы тасвирлана: ул чагында хезмәт ирекле булачак, техника һәм сәнгать чәчәк атачак, кешеләрнең якты, эчкерсез хисләренә бернинди киртә булмаячак.
Казанда яшәгәндә туплаган тәэсирләре, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе булачак зур язучының тормышында эзсез калмый. Бу тәҗрибә Толстойга, символизм белән кыска вакытлы мавыгуыннан соң, реализм юлына басарга ярдәм итә. 1907 елның апрелендә аның декадентлык рухы белән сугарылган «Лирика» исемле җыентыгы басыла. Ләкин озакламый ул аннан үзе үк баш тарта. Шул ук елның җәендә ул үзенең элек язылган дәфтәрләренә мөрәҗәгать итә. Чөнки ул дәфтәрләрдә аның Казанда иҗат ителгән реалистик тәҗрибәләре дә була. Бу дәфтәрләр турында К. Чуковский «Яшь Толстой» дигән истәлекләрендә җәендә язучының өстәлендә күрә. А. Н. Толстой рында танылган язучының фикерен белергә теләптер, күрәсең, дәфтәрләрне К. Чуковскийга күрсәтә.
сөйли. Аларны ул 1907 елның үзенең беренче әсәрләре ту-
Халыкның азатлык өчен көрәше темасына эшләвен дәвам итеп Толстой әледән- әле үзенең Казан чоры язмаларына күз сала. С. И. Дымшиц-Толстойиың (язучының икенче хатыны) матбугатта басылмаган истәлекләрендә дә язучының 1907 елның җәемдә Идел буенда яшәүче халыкларның тормышына багышланган әсәр өстендә эшләве әйтелә. Толстойның «Экспроприаторлар» дигән хикәясе шул чакта язылган һәм автор аның өчен материалын Казанда һәм Югары Осланда туплаган булырга тиеш, ♦ дип фикер йөртергә нигезебез бар. Бу хикәядә халык массасының гаделлек өчен көрәшкә күтәрелүе, бу көрәштә төрле милләт вәкилләренең туганлашуы күрсәтелә. Артек Сокол отряды турында сөйләгәндә язучы «чал чәчле татар» образына басым ясый һәм әлеге көрәшнең гуманлылыгын барыннан элек шушы образ аша ачып бирә. «Чал чәчле татар»—киң күңелле, башкаларга карата игътибарлы кеше. Ул әсирләр белән дә кешеләрчә мөгамәлә кыла. А. Н. Толстой көрәшкә күтәрелгән халыкның аңындагы үзгәрешләр, аның дини йолалардан арына баруы турында сөйли. Рус егете дә, «чал чәчле татар» да дингә карата үзләренең кире мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Ләкин әле әсәрдә югары революцион аңга ия булган геройлар юк. Отряд сәүдәгәр Башкировның капиталын тартып алу белән чикләнә. Ул вакытта әле язучы үзе дә революцион чынбарлыкны тиешле дәрәҗәдә аңлап бетерми. Әмма шунысы бәхәссез: Казан тәэсирләре А. Н. Толстойга киләчәк уйланулары өчен һичшиксез бай материал биргән. Соңыннан «Кара елан» повестенда язучы рухландыручылары коммунистлар булган революцион батырлыкка мөрәҗәгать итә һәм бу теманы Казан белән бәйли. Повестьта Казанда оештырылган полкның гражданнар сугышы фронтларында алып барган героик көрәше турында сөйләнә. Полк үзенә тапшырылган бурычны уңышлы үтәп чыга: аклар линиясен үтеп, берничә тәүлек буена дошман тылында хәрәкәт итә һәм яңадан кызылларга килеп кушыла. Иң кыен шартларда «рангельчылар кулыннан тимер юлны тартып алырга приказ бирелгәч, полк моны да җиренә җиткереп үти. һәр ике очракта да коммунистлар соклангыч батыр- а лык күрсәтәләр.
Әсәрдә эскадрон командиры Дмитрий Васильевич Емельянов образы башкалардан аерылып тора. Повестьтагы төп геройларның берсе — Ольга Зотова. Казанда ул Емельянов белән очраша. Емельяновның революциягә бирелгәнлеге һәм кешелекле- леге Казан сәүдәгәре кызына аңлы һәм куркусыз көрәшче булып үсәргә ярдәм итә.
Ольга Зотованың элекке тормышын сурәтләгәндә язучының шәхси истәлекләрен бик җиңел сиземләргә мөмкин. «Югары Осландагы дача, наратлар, болыннар, җемелдәп яткан Идел, чиксез еракларга җәелгән язгы сулар һәм офыкта йөзгән төркем- теркем болытлар...» — боларның барысы да яшь Толстойның Казан тәэсирләре.
Ольга алдында ике юл: тормышка «фикуслар артыннан» тәрәзәдән карап тору яисә революциянең җиңүе өчен көрәш сафына басу. Ул Емельяновлар юлын кабул итә.
Реакция котырынган чорда Казанда акгвардиячеләр сафында булган башкисәр һәм бандит Валька Брыкин образын тудыруга да язучыга, һичшиксез, аның шул чактагы истәлекләре ярдәм иткән. Вальканың әтисе — Казан полицейский приставы турында да шуны ук әйтергә кирәк.
А. Н. Толстой иҗатында интеллигенциянең революциягә килү юлында «газап чигеп йөрү» темасы шулай ук Казан истәлекләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Язучының Казанда иҗат иткән беренче әсәрләрендә үк инде халык тормышына, революцион чынбарлыкка мещаннарча ваемсыз караучы интеллигенция аяусыз фаш ителә. Азатлык өчен көрәш бу «салкын кешеләр» өчен ят нәрсә. «Азатлык һәм кояш турында уйлап газапланганда» лирик герой обывательләр һәм мещаннар арасында үзен ялгыз хис итә. А. Н. Толстой иҗатындагы бу мотивның автобиографик нигезе бар. Революция көннәрендә Толстойның иҗтимагый активлыкка омтылуы, хәтта язучы булырга карар итүе үзен чолгап алган якын кешеләр арасында яклау тапмый. 1907 елның урталарында язучының беренче гаиләсе белән аерылышуын да нигездә әнә шул нәрсә хәл ите.
А. Н. Толстой Казаннан китү белән повесть өстендә эшли башлый. Анда ул, әле суынып өлгермәгән истәлекләр эзеннән, бу шәһәрдә күргән-белгәннәре турында сөйли. Әсәр: «...тәбәнәк һәм озын кабак» дигән сүзләр белән башланып китә. Ләкин ул язылып бетмичә кала. Шулай да аның Казандагы тормыш турындагы өлеше те-
СЕМЕНОВА ф АЛЕКСЕЯ ТОЛСТОЙ КАЗАНДА
мамланган. Әсәрнең бу өлешендә яшь егет Алексейның рухи яктан пошаманга төшеп йөрүе тасвирлана. Ул интеллигент-обывательләрнең «өметсез, кызганыч тормышын» гаепли. Ләкин: «Ә алда нәрсә булачак? Нәрсә булачак алда?» дигән сорауга ул әле үзе дә җавап бирә алмый. Алексей мещаннарның рухи ярлылыгыннан көлү белән генә чикләнми, үзенең дә буржуаз җәмгыять традицияләре хакимлегендә булуы өчен газаплана. Ул һәр адымда үзен эзәрлекләгән обывательләр яныннан китә. Бу әле геройның «газап чигеп йөрүепнең башы гына.
Илдә яңа иҗтимагый хәрәкәт көчәйгәч, интеллигенциянең революциягә килү юллары турында мәсьәлә Толстойны яңадан дулкынландыра башлый һәм ул язылып бетмәгән әсәрен кабат кулына ала. Аның материалын ул «Аксак барин» (1912) романын язганда файдалана. Язылып бетмәгән беренче әсәрдә Алексей юл чатында калган булса, романда язучы аны 1905 елгы революция баррикадаларына алып килә (беренче* вариантында). Казан повестенда да, романда да язучының игътибар үзәгендә геройның буржуаз җәмгыять белән ике араны өзүе тора. Ә бу процесс җиңел эш түгел. Дворян моралена бәйлелек Алексейны да, князь Краснопольскийны да булмыйча калган дуэль өчен түбәнсетә, газаплый. Хатынын көнләгән Винелин Алексейны мәсхәрәли. Ләкин Алексей дуэльгә риза булмый. Князь Краснопольский да дипломат Мордвинский Тсрафыннан мәсхәрә ителә. Әмма ул да дуэльдан баш тарта, А. Н. Толстой геройның көнләшкән ир белән аңлашу моментын Казан повестеннан романга бернинди үзгәрешсез диярлек күчергән. Казан повесте герое өчен уңай якка сизелер-сизелмәс башланган рухи үзгәреш князь Краснопольский өчен революция юлына беренче адым булып тора.
Шунысы кызыклы, А. Н. Толстой демократик мохиттан революциягә килгән интеллигентлар тормышын гадәттә Казан белән бәйли. «Аксак баринпда бу интеллигент— Казан университетында укыган доктор Заботкин. Тәмамланмыйча калган шул ук исемдәге романда — Егор Абозов. Романның караламасында Егор Абозов художник Белокопытовка үзенең революцион эшчәнлеген Казанда башлап җибәрүе турын- сөйли. «Газап чигеп йөрү» трилогиясендәге Иван Телегинның яшьлеге дә Казанда уза. А. Н. Толстойның беренче әсәрләре белән таныш К. Чуковский шундый нәтиҗә ясый: Әгәр Иван Телегин яшьлегендә шигырьләр язарга уйлаган булса, аларны ул нәкъ яшь Толстой шикелле язган булыр иде. Чыннан да, «газап чигеп йөргән» Иван Телегин образында Толстой үз шәхесеннән күп нәрсә алган, аңа үзенең уй-кичереш- ләрен ышанып тапшырган. Иван Телегин, мәсәлән, Ватан көрәшче булуны таләп иткән вакытта үземнең кечкенә дөньяма бикләнеп яшәргә хакым бармы минем, дип уйлана. Толстойның Казан лирикасында да шундый ук фикерләр тулып ята.
һәрбер художник иҗатының зурлыгын тормыштан алынган аерым тәэсирләр генә түгел, аның халык тормышы белән даими, органик бәйләнештә булуы билгели. Язучы А. Н. Толстойның күп миллионлы совет, шул исәптән татар укучылары белән элемтәсе һәр вакыт өзлексез, аерылгысыз булды. А. Н. Толстой архивында Татарстан әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләренең, күп санлы укучыларның хатлары саклана. Ул татар әдәбиятының үсешен даими күзәтеп торган.
А. Н, Толстой әсәрләре Татарстанда рус һәм татар телләрендә газета-журнал битләрендә кат-кат басылды, аерым китаплар булып чыкты. 1919 елда, гражданнар сугышы барган утлы көннәрдә үк инде, Казанда аның «Касатка» дигән комедиясе басыла. Татар әдәбиятының күренекле эшлеклеләре аның әсәрләрен үз телләренә тәрҗемә итү өлкәсендә зур тырышлык куеп эшләделәр. 1930 елда Фәтхи Бурнаш тарафыннан язучының «Зәңгәр шәһәрләр» дигән әсәре тәрҗемә ителә. Бу әсәр «Яңалиф» журналында басылып чыга. Моннан тыш аның «Икмәк» повесте, «Петр Беренче» романы, «Алтын ачкыч яки Буратиноның маҗаралары» әкияте тәрҗемә ителеп басыла. Бөек Ватан сугышы елларында А. Н. Толстойның публицистик мәкаләләрен тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эше белән И. Гази, А. Шамов, А. Гумеров, Г Кашшаф шөгыльләнәләр. В. Качалов исемендәге Зур драма театрында «Иван Грозный» пьесасы зур уңыш белән уйнала.
Филология фәннәре кандидаты
В. СЕМЕНОВА.