Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йолдыз буласым килә

Йолдыз буласым килә
Кайчагында минем бик тә Йолдыз буласым килә. Күккә — йолдызлар янына Менеп кунасым килә.
Мин йолдызга әйләнүнең Хикмәтен әгәр белсәм, Әкияттәге шикелле Йолдызга әверелсәм,
Әнием төннәр буена һаваны күзләр иде, Күпме йолдыз арасыннан Гел мине эзләр иде...
Кайтып керсәм, әни башта Аптырап калыр иде.
Таныгачтын мине шундук Кочаклап алыр иде.
Ә малайлар уенчык дип Уйнарлар иде бугай, Уйнамасам, усаллары Кыйнарлар иде бугай.
Кыйнасалар, тыелалмам — Минем еласым килер.
... Шуннан соң минем яңадан Үзем буласым килер.
Автобуста
Ишек ачылып киткәчтен, Мин кем керә дип торам: Малайлардан да уздырып Килеп керде ак буран.
Бераз аптырап торды да Тузгытып ак карларын, Безнең аяк астына ук Кереп качты аннары.
Песи кебек йомарланып Бара ул тып-тын гына, Кондуктор күрмәсен диеп, Шым гына, мыштым гына.
Җәяүле буран да хәзер Алдатмый — ай-яй, оста: Безнең кебек рәхәтләнеп Йөри ул автобуста.
Акбай шулай ди
Акбай дустым бик акыллы. .Мин аның телен беләм. Ул үзе дә нәкъ кешечә Сөйләшә минем белән.
Ул миннән берни яшерми: Сиңа бер сер сөйлим, ди. Мин бит безнең урамдагы Малайларны сөймим, ди.
Урамга да чыгып булмый, Мине рәнҗетәләр, ди. Я миңа таш аталар, ди, Я үртәп үтәләр, ди.
Үртәсеннәр әле, әйдә, Мин әлегә түзәм, ди. Әгәр тагын үртәсәләр, Чабуларын өзәм, ди.
Алай да туктамасалар, Аякларын тешлим, ди. Алар миңа нишләсәләр, Мин дә шуны эшлим, ди.
Урамга да чыгармыйм, ди, Тагын усаллансагыз...
Әнә үзеннән сорагыз, Әгәр ышанмасагыз.