Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ НИЧЕК КАБУЛ ИТӘР...


ңа шигырь җыентыгы шагыйрь ечен генә түгел, киң катлам укучылар өчен дә бер вакыйга ул. Әмма нинди вакыйга?.. Менә шундый уйлар белән кулга Боек Октябрьның данлы юбилее елында дөнья күргән ике җыентык — Фаил Шәфигуллин 1 һәм Разил Вәлиевларның2 шигырь китапларын алдым. «Дулкынга дулкын» һәм «Яшен тамыры» — аларның беренче китаплары түгел, соңгылары да булмас дип ышанырга кирәк, һәр ике шагыйрьнең исеме яшь авторлар хисабына инде байтактан кертелми, поэзиябезнең аксакаллары сафына басар өчен дә әле күп вакыт һәм зур иҗат юлы үтәргә кирәк. Кыскасы, сүз ир уртасы булып килгән шагыйрьләр иҗаты турында бара. Шуңа күрә сөйләшүебез дә ирләрчә. егетләрчә булыр дип өметләнергә кирәк. Кыйнасаң — имгәнер, әле яшь, яисә өлкән шагыйрь бит — үпкәләр дип тартынып торыр урын юк.
Рәсүл Гамзатов «Коммунист» журналында (1977, 9 сан) басылган мәкаләсендә, шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсә образлы фикерләү һәм рифмалы итеп сөйли белү генә түгел, бәлки аның үз замандашлары күңелендәге әрнү һәм шатлыкларны аңлый. кичерә белүе, — дип саный. Шагыйрь йөрәгендә бөек көч—кешеләргә тартылу хисе яшәргә, кешегә игелек итәргә омтылыш уты дөрләрго тиеш. Җыеп кына әйткәндә, шагыйрь, барыннан да элек, гражданин булырга тиеш дип саный Дагстан халык шагыйре.
Хәер, бу хакта беренче генә ишетүебез түгел, бит Тукайны — Тукай. Такташны — Такташ, Җәлилне — Җәлил иткән, дөресрәге. шагыйрь иткән нәрсә дә — аларның үз кайгы-шатлыкларын онытып, халык һәм ил язмышы өчен янып яшәве, кирәк икән, туган җир өчен газиз җаннарын да кыз-ганмавы түгелмени?.. Гомумән, тормыш юллары зур гражданлык мисалы булып, бөтен иҗаты патриотизм һәм гуманизм
'Фаил .Шәфигуллин. Дулкынга аул кын Казан. Татарстан китап иашрияти. 1977
* Разил Вәлиев. Яшен тамыры Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1977. идеяләре белән сугарылган әдипләр бездә аз түгел. Аларның бай мирасы әдәбият мәйданына килүче һәр яңа буын өчен якты маяк булып тора.
Р. Вәлиев һәм Ф. Шәфигуллин Тукай, Такташ һәм Җәлил традицияләрен яхшы үзләштереп, әдәбиятка зур теоретик әзерлек белән килүче яңа буын вәкилләре. Заман сулышы һәр ике җыентыкның беренче сәхифәләреннән үк күзгә ташланып тора. Разилның «Мин яшьтәше атом бомбасының...», Фаилнең «Төнге күктән атылып төште яшен...» һәм «Мәңгелек ут» шигырьләре Җир һәм бөтен кешелек язмышы ечен җитди борчылу, соңгы елларда гаять зур актуальлек алган, тынычлыкны саклау проблемасы турында уйланулардан гыйбарәт.
Мин яшьтәше атом бомбасының... Мин мәңгелек уйда утырам.
Галимнәр, сез бомба ясаганда Әниләр бит безне тудырган.
(Р. Вәлиев)
Кем ул төнлә факел тотып чаба Киләчәккә, еллар каршына! — «Уяу булыгыз, кешеләр!» — дигән сүзләр Уелып кала мәйдан ташына,
(Ф. Шәфигуллин )
— кебек юлларны укуга ук күз алдына заманыбызны киеренкелектә тотучы гаять зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләр белән янып яшәгән, иҗтимагый-политик позицияләре аермачык булган лирик геройлар килеп баса, шул мизгелдән аларны аңлый башлыйсың, күңелдә уз итү хисе туа. һәм башка шигырьләрен тагы да би-релебрәк укырга керешәсең.
Тулаем алганда да шагыйрьләрнең һәр икесе тема кытлыгы кичерми. Аларны җирдә иминлек саклау мәсьәләсе бер үк дәрәҗәдә борчыган кебек, туган ил һәм туган җиргә мәхәббәт, аның күрке булган табигатьне саклау темасына да әлеге җыентыкларда зур урын бирелә. Бу ике ки-тапка кергән әсәрләр жанрлары ягыннан
Я
да шактый охшаш — аларда фәлсәфи һәм лирик шигырьләргә үзәк урын бирелгән, шулай ук ике авторның да лирик җыр текстлары өстендә уңышлы гына эшләп килүләре игътибарны җәлеп итә.
Әмма, бер агач яфраклары да бер-бер- сенә тулысынча охшамаган кебек, берберен кабатлаган ике шагыйрь булмый. Ф. Шәфигуллин һәм Р. Вәлиевларны үзара бутау мөмкин түгел. Аларның үзләрен генә борчыган мәсьәләләр бар, шагыйрьләрнең аерым темаларга мөнәсәбәте, образлы фикер йөртүе, тел һәм стильләрендә дә индивидуальлекләр байтак. Безне нәкъ менә шул үзенчәлекләр кызыксындыра да инде, чөнки аларда авторларның һәм уңай, һәм кимчелекле яклары аеруча ачык булып күзгә ташланып тора.
Фаил Шәфигуллинның «Дулкынга дулкын» җыентыгына якты бер төс биреп торган цикл — ул, әлбәттә, диңгез темасына язылган шигырьләр. Әдәбиятка җиде диңгез кичеп килгән Миргазиян Юныс соңгы елларда прозабызга әлеге теманы яктырткан әсәрләре белән яңа бер сулыш өргән иде инде. Зәңгәр киңлекләрнең иркенлеге, хозурлыгы һәм кырыслыгыннан илһамланып, курку белмәс диңгезчеләргә мәхәб-бәт һәм соклану белән язылган бу шигырьләр дә укучылар өчен матур бер бүләк булыр дип ышанасы килә. Чөнки ул шигырьләр ерак диңгезләрдә йөзеп. Ватан һәм туган җиргә булган кайнар мәхәббәте тагы бер кат сыналган лирик геройны су-
Бала-чага
Ярга чаба. Бар да ак туннан.
Карап тора
Боланнар да һәйкәлләр сыман.
И шыгырдый,
Нидер җырлый
Баскан саен кар.
Сагындырган
Карлы урам.
Нәзек каеннар.
Якты йөзләр.
Якты күзләр
Карый һәр яктан.
Бозлар сарган
Шушы ярдан
Башлана Ватан.
Шул ук китапта урын алган тагы бер шигъри цикл — хезмәт кешесе һәм производство темасына язылган шигырьләргә дә махсус игътибар юнәлтми үтү ярамас. Бәхәссез, тема үзенең актуальлеге белән гаять зур әһәмияткә ия. һәм шагыйрьнең, зур җаваплылыктан курыкмый, әлеге темага алынуын хупларга гына кирәк. Әмма
VI Г. Ибраһимов. Әдәбият кануннары. Казан. 1918
’ Г Ибраһимов Матбугат вә әдәбияты- бызнын барышы «Аң». 1914. I сан.
Ф. Шәфигуллинга теманың актуальлеге генә әдәби әсәрнең уңышын тәэмин итмә- гәнлекне дә онытмаска иде бу очракта. «Тумырган да сөягән, балта-пычкы тимәгән» дигәндәй, ул укучыга шигъри фикерләү һәм сәнгатьле сурәтләү чараларыннан мәхрүм ителгән бер көлтә шигырь тәкъдим итәргә җөрьәт иткән. Тәвәккәллек һәм кыюлык билгеле бер очракларда шагыйрьне бизәсә дә. «Завод җыры», «Кою цехында», «Эш коткара» кебек «тезмәләрне» укыганда һич кенә дә авторның кулын кысасы килми. (Шагыйрь гафу итәр, без ул нәрсәләрне шигырь дип исемли алмадык.)
Нишләр идем эш булмаса
Эч пошканда! Салкын сүздән җаным туңса. Эш коткара,
— кебек юллар белән автор ни әйтергә теләде икән? Коммунистик җәмгыятьнең материаль-техник базасын төзүче буын өчен хезмәт — эч пошканны басучы бер шөгыль генә микәнни?.. «Коммунистлар» дип исемләнгән шигырьнең дә фикер ягы гаять дәрәҗәдә сай һәм примитив булуын искәртеп узмый ярамас, автор бу очракта да темага шигъри ачкыч таба алмаган. Теманың җаваплылыгы үз-узеңә таләп- чәнлеккә туры пропорциональ бәйләнештә булырга тиешлекне онытмаска иде бит1 Шигырьдә күпме генә зур әһәмияткә ия булган мәсьәлә кузгатылмасын, ул һәр очракта да шигырь булып калырга тиеш тү-гелмени. Бу нәфис һәм гармонияле жанрның коры фәлсәфә, буш сүз, публицистик нотык һәм чиле-пешле язмалар белән ни мөнәсәбәте бар. Фаил?.. Шул уңайдан, нечкә шигъри зәвыкка ия булган олуг тәнкыйтьчебез Г. Ибраһимовның «йөрәктән чыкмаган нәрсә йөрәкләргә керә алмый, диләр» VI кебек сүзләрен хәтергә төшереп үтәсе килә. «Хыялыңда дөньяга чыгарга ашкынып торган бер сурәт, йөрәгеңдә ташып барган бер тәэсир, бер мәгънә булмагач, үзеңне ник көчләргә...» 2, шигырь язу
әдәбиятка килгән һәр автор өчен үзмаксат булып тормый лабаса. (Укучыларга Ф. Шәфигуллинның оста хикәяче булуы мәгълүм булса кирәк.)
Хәер, «Дулкынга дулкын» җыентыгында укучының күңелен биләп алырга сәләтле, шагыйрь йөрәгеннән ургылып чыккан хисләр тәэсирендә язылган шигырьләр дә юк түгел. Әйтик, туган як табигатенә сокланып һәм аның язмыФын кайгыртып язылган шигырьләрне укып битараф калу мөмкин түгел, аларда җиргә һәм кешеләргә гашыйк шагыйрь образы калку булып күз алдына килеп баса. Ф. Шәфигуллинның табигатькә мөнәсәбәте бигрәк тә шул ягы белән кызыклы, ул аңарга пейзажчы күзлегеннән генә карамый, аның табигать турындагы уйлануларында кешеләрдә булган күркәм һәм тискәре сыйфатлар шигъри чагылыш таба.
Шыр ялангач кыргый кыяларда. Ташларда да ник гөл үсә соң!
Таш бәгырьле кешеләр, дигән сүздән Оялалар ташлар, күрәсең,
— кебек тирән мәгънәле юллар җыентыкта аз түгел. «Карт чыршы», «Шәфкать туташ». «Тау буеңда ялгыз бер карама...», «Каеннар» дип исемләнгән шигырьләр шул хакта сөйли.
Җыентыкта мәхәббәт лирикасына урын соңгы чиратта гына бирелгән, әмма ул шигырьләр урынны поэзия сөючеләребез- нең күңел түреннән табар дип ышанырга кирәк, чөнки аларда шагыйрь күңелендә озак йөреп җитлеккән һәм шуннан соң гына кәгазьгә күчерелгән саф поэтик хисләр урын тапкан. Ул шигырьләрдә моң да. сагыш та җитәрлек, күрәмсең, мәхәббәтнең мәңгелек юлдашыдыр инде алар. Ә безгә исә Фаилнең романтик рух һәм ачык төсләр белән өртелгән шигырьләре аеруча якын.
Хәтерлимсең. ак көймәгә утырып.
Ап-ак җилкән корып ак таңда Ак дулкыннар ярып киткәи идек Ерактагы ап-ак атауга.
Шигырь ич. менә дигән юллар! Ф Шә- фигуллинның поэзиядә дә, үз-үэеиә та- ләпчәнлекне бермә-бер арттырган тәкъдирдә, потенциаль мөмкинлекләре аэ түма шома гына язылган ул шигырьләрнең күп өлеше укучылар ечен яңалык булмас. «Сөйләмә мәхәббәт турында», «Ядкарь», «Вәгъдә», «Тау кызына», «Сине эзләп мин тауларга мендем...» кебек шигырьләр кемдә генә сәнгать әсәренең куәтенә соклану хисләре уятыр икән? Гадәти альбом ши-гырьләре диләр андый әсәрләр турында, әмма югары эстетик зәвыкка ия булган заман укучысы уз альбомына күчереп утырырмы соң аларны?..
Ә менә нибарысы бер биткә сыйган ике шигырь — «Әкият» һәм «Гашыйк булгачв турында алай дип әйтеп булмый. Чөнки болары уңышсыз мәхәббәт тарихыннан фрагментлар хикәяләү түгел, күп үзгә, монда бары да — сүзләр дә. төсләр де, шигъри хисләр дә поэтик гармониягә буйсынган.
Чишмәдәге сулар — төссез.
Бүлмәдәге һава — төссез. Океан — зәңгәр.
Күк тә — зәңгәр.
Кайчандыр бу күзләр төссез иде...
* Хәзер — зәңгәр!
Шулай да мәхәббәт лирикасында Разил әле үзен чагыштырмача йомшак хис итә һәм бу уңайдан аңарга ниндидер киңәш эзләп маташу кирәкме икән?.. Довженко: «Тетрәндерү өчен үзеңнең дә тетрәнгән булуың зарур», — дип юкка гына кабатламагандыр.
Фәлсәфи лирикада исә Р. Вәлиев иҗаты бөтенләй башка сыйфатлары белән ачылып китә. Иң элек, ул югары идеяле, җитди һәм актуаль поэзия. Аның яшәү мәгънәсе һәм тормыш турындагы уйланулары аеруча кызыклы. Шагыйрь күңелендә үткән заман, бүгенге көн һәм киләчәк бергә очрашып үзара көрәшә, якалаша кебек бер карашка. Әмма нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Үткәндәге күп кенә гАдәтләр бүген юкка чыга-чыгуын, бит алар урынына яңалары да туа тора, дөнья, табигать һем кеше зур үзгәрешләр кичерә, шул сәбәпле офтанырлык урыннар да бар кебек, ләкин куанычлар күбрәк. «Яшен тамыры» җыентыгының беренче ике бүлегенә кертелгән шигырьләрдәге фәлсәфә шундый гомуми фикергә китерә.
Раэилның туган як табигатенә чиксез зур мәхәббәт һәм аның язмышы ечен чын күңелдән борчылып язылган шигырьләре де укучыны битараф калдырмас дип ышанырга кирәк. Беренчедән, бу тема бү
гел икән.
Мәхәббәт лирикасына Разил Вәлиев җы-ентыгында да шактый урын бирелгән, әм
ген гаять актуальлеккә ия. Икенчедән, ул билгеле бер чор өчен генә әһәмияте булган кампания дә түгел, мәңгелек тема. Ләкин, искә алып үткәнебезчә, теманың актуальлеге генә әдәби әсәрнең дәрәҗәсен күтәрми бит әле. Шагыйрь бу очракта җитди мәсьәлә өстендә уйлануларын гүзәл картиналар һәм үзенчәлекле образлар аша, бер сүз белән генә әйткәндә, шагыйранә тасвирлауга ирешкән. Ул җаны-тәне белән табигатькә гашыйк, аның мәхәббәте күңел түреннән ташып чыккан ярсу хисләрендә — романтикларга хас ашкынуы һәм канатлануында.
Табындым мин имәннәргә. Табындым мин усакларга... Агачларны бергә җыеп. Их, бер кысып кочакларга!
Ярсу хисләр ташып торган шундый шигырьләрне укыгач та халкыбызның бөек -шагыйре Г. Тукай иҗатына гашыйк тәнкыйтьче Җ. Вәлидинең: «Шигырь!.. Ул Hepta? Мәхәббәт тавышы түгелме...»— кебек сүзләре келт итеп хәтергә килеп төшә. Уйлап карасаң, искиткеч тирән мәгънә бар икән бит бу юлларда. Әйтик, күңелендә җиргә һәм бөтен кешелеккә олы мәхәб-бәт хисләре сакламаган, туган илгә һәм аның табигатенә җаны-тәне белән гашыйк булмаган, бер чибәрне янып сөймәгән шагыйрь нәрсә турында язар иде икән... Кемгәдер, нәрсәгәдер мәхәббәт хисләре булмаган кеше нәфрәтләнә дә алмас иде. Шагыйрьне канатландырган да, шигырьләргә сихри көч биргән дә — мәхәббәт, бары мәхәббәт кенә. Йөрәктә шушы хис ташып тормаганда язылган шигырь, белмим, буламы икән... Булса да ул шигырь булмый торгандыр.
Р. Вәлиевның «Диңгездә ява яңгыр», «Яз», «Юлларым, юлларым, юлларым...» кебек шигырьләрен укып битараф калу мөмкин түгел, аларда шагыйрьнең ихлас күңеленнән чыккан хисләр шигъри гәүдәләнеш тапкан, алар олы мәхәббәтнең кайтавазы булып яңгырый.
Әмма «Яшен тамырыпнда әле шигъри рухтан мәхрүм калган яисә шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере бик үк ачык булмаган шигырьләр дә байтак кына. Мәсәлән, «Карап торам шәһәр урамына...», «Самолетта», «Тау кызына» һәм «Бакчаса- рай фонтаны» кебек шигырьләрне аларда автор позициясе булмау һәм фикернең ки-рәгеннән артык абстрактлылыгы берләштерә. Шул уңайдан тагы бер кат поэзиянең иҗтимагый функциясен һәм идея-эс- тетик мөмкинлекләрен гаять югары бәяләгән тәнкыйтьче Җ. Вәлидигә мөрәҗәгать итәргә туры килә: «Шигырьдә исә сәнаигъ нөфисәнең башка нугларына караган ва-кытта да фикер ачык вә аңлаешлы булырга тиеш. Шигырьдә фикер тирән, гади яки нечкә вә күркәм булсын» '.
Үпкәлә син аннан мәхәббәткә...
Нигә мине читләп уза ул!
Нигә килми!! йөрәк ачык тора — Алынган бит биге, йозагы.
Минем мондый шигырь язуыма Ачы җилле көзгә үпкәлә.
Шул җилләрдән аралыйсың килсә.
Син мине дә кайчак үпкәлә...
«Йөрәк», «мәхәббәт» һәм «шигырь» кебек сүзләргә урын түрдән бирелгән бу «тезмәмне сызгалауда йөрәк һәм мәхәббәтнең катнашы булдымы икән, ә шигырьгә килгәндә — ул юк та юк инде. Нидер әйтергә дә тели, ахры, Разил, ләкин аңлашылмый. Бәлки «бик» һәм «йозак» янына «английский ключ», шигырьнең ахырында-гы «үпкәлә» янына «кочаклаштыргалап, «сыйпаштыргала» сүзләрен дә өстәргә кирәк булгандыр, хәер, ул кадәресе турында шагыйрьнең үзенә тагы бер кабат уйланырга кирәк булыр.
Р. Вәлиев шигырьләрендә (бер аңарда гына микән?) әледән-әле зур төшенчәләр — кояш, йолдызлар, космос, океан, диңгез һәм җир шары кебек сүзләр кабатланып тора. Шагыйрьләрнең шулай киң колач белән фикер йөртүенә, бер караганда, куанырга гына кирәк тә бит, әмма шундый төшенчәләр арасында еш кына кеше һәм аның бай эчке дөньясы юкка чыга кебек. Моңарга игътибар итәргә вакыт җитмәдеме икән?
Р. Вәлиев һәм Ф. Шәфигуллин җыентыклары белән танышканда тагы бу авторларның аерым сүзләргә, бигрәк тә рифмадаш сүзләргә таләпчәнлөкне киметә төшүләре белән дә килешеп булмый. Бер урынсыз юл, бер пешеп җитмәгән рифма матур гына шигырьне муены кыйшайган нәни үрдәк бәбкәсенә охшата да куя. Югыйсә, үз-үзеңә таләпчәнлекне аз гына арттыра төшкәндә дә ул шигырьләрне га-
1 «Вакыт». 1913. 1257 сан.
риплектән коткару мөмкин булыр иде бит. Ф Шәфигуллинны укыганда «мачтасы» — «төште соң», Разилда «өлешен» — «өләшә», «бар бездә» — «Робинзон», «килмәгән» — «кулмәге» кебек рифмалашучы парларга килеп төртелгәч, ирексездән. яхшы гына язылган шигырьләрне кызганып куясың. Шагыйрьләр үзләре соң әлеге тойгыдан мәхрүм ителмәгәндер бит?..
«Дулкынга дулкын» һәм «Яшен тамыры» җыентыкларын кулга алганда күңел бары тик тирән һәм мәгънәле уйланулар, нечкә вә нәфис хисләр белән генә очрашуга омтылган иде. Чынлап та, Р. Вәлиев һәм Ф. Шәфигуллинның байтак кына шигырьләре күңелдә матур һәм җылы гына тәэсир калдырды. Шагыйрьләрнең һәр икесен әһәмиятле һәм җитди мәсьәләләр кы-зыксындыра, йөрәкләрендә замандашларына әйтер фикерләр дә аз түгел, иң әһә- миятлесе — аларның күңелен изге хисләр борчый. Ләкин, аерым шигырьләрен укыганда. авторларның үз-үзләренә таләпчән- лекне киметүләренә дә күңел рәнҗемәслек түгел. Йөрәк һәм күңелдәге хисләр-дән бигрәк, каләм катнашы белән генә иҗат ителгән шигырьләрне укучы ничек кабул итәр—,бу кадәресен дә онытмаска иде... Кыскасы, шигырь җыентыкларында урын бары тик шигырьләргә, югары камиллеккә ия чын поэзия әсәрләренә генә бирелергә тиеш.