Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУНДРА ХИКӘЯЛӘРЕ


Кеше шатлыгы
гор Емельянов, кышлау болдырына чыккач, ерактагы тау итәгендә бер кара нокта күрде. <Болан булса кирәк» дип уйлады ул һәм бүлмәгә сак кына кереп, хатынын, балаларын уятмаска тырышып, карават өстендә эленеп торган биноклен алды.
Юк, бу болан түгел — кемдер чангыда килә иде. Карт аучы яр буенда кышлаучы бөтен кешене белә, әмма күпме генә караса да, чаңгычыны танымады. Чаңгычы уйсулыкта күмелде, Егор баскычка утырып тәмәке кабызды һәм көтә башлады. Баемый торган кояш су өстендәге зәңгәр томан
пәрдәсе аша әкрен генә күтәрелеп килә. Бу төнне елга тамагындагы боз да кузгалган. Көньяктан эссе җил дулкыннары тәгәри. Яз...
g— Хатын-кыз!—дип гаҗәпләнде яңадан бинокльдән караган Егор. Ниһаять, ул аны таныды: бу — күршедәге яшь аучы Антонның хатыны Галя Морозова. Болай иртәләп кузгалмас иде, әллә берәр хәл булганмы?..
Галя калкулык итәгеннән кыеклатып шугаңда мәтәлеп китте дә бер мизгелгә кар өермәсе эчендә югалды.' Аннан көч хәлгә торып басты һәм таяклары белән төрткәләп, яр буйлап елганың әле бозы кузгалмаган җиренә таба китте.
Егор, көтелмәгән кунактан күзен алмастан, тәмәкесен тартып бетереп төпчеген кырга атты. Галя болдырга килеп җитүгә, хәлсезләнеп баскычка утырды. Аның кардан юешләнгән йөзләре яна, кысык соры күзләренә тәшвиш һәм хәвеф тулган иде. Ул әкрен генә:
— Егор Иванович... — диде дә битен каплап елап җибәрде.
— Ни булды?—диде хуҗа, йөткереп һәм яңадан тәмәке тарта башлап.
Сырмасының җиңе белән күз яшьләрен сөртә-сөртә һәм үкси-үкси, Галя кичә иртән Антонның ауга китүен, кичен өйдә булырга нпятләвен, әмма этләрнең тундрадан нартасыз-нисез үзләре генә кайтуын сөйләп бирде. *
— Этләрнең барысы да кайттымы?
— Барысы да.
— Җигемне чәйнәп өзгәннәрме?
— Юк. Сарбай элмәген сөйрәп кайтты.
— Ничә эт?
— Дүртәү. .
— Кайсы яктан кайттылар?
— Белмим, күрмәдем.
Этләрнең кайсы яктан кайтуын эз буенча да белеп булыр, төньякта әле беренче елын гына торучы бу кошчыктан ни көтәсең инде?
— Үзе белән ниләр алган иде?
— Винтовка. Бераз ашамлык
— Ә кая юнәлде? Кайсы якка, күрмәдеңме?
— Тегендә таба, яр буйлап.— Галя кулын көнчыгышка болгады.— Озата барган идем.
Егор дулкынлануын яшерергә тырышып уйга калды Тере хуҗасын этләр калдырып китми. Әллә... Антон җиңел чә чыккан, ббз өстендә нерпа ауларгадыр, күрәсең. Көньяк җиле өченче көн исә инде... Әйе, Антонны, мөгаен, бозы кубып, диңгезгә алып киткәндер. Ә нартасы!? Боз кантары яки кыяга эләгеп калгандыр да, этләр җигемнән ычкынгандыр. Яр буена барып, эзләрен карарга кирәк. Аннары ары таба, аучылар станциясенә хәбәр итәргә. Аннан аэропортка шалтыратып була. Тик станциягә хәтле йөз чакрым, тундра исә менә-менә йөгерек бозлы су ташкыннары белән капланмакчы — юл өзелер. Галяга монда түгел, каршы якка, күршедәге бүтән кышлауга юнәлергә булган, анысы станциягә якынрак, анда ике аучы, берсе яр буен карар, икенчесе ярдәм сорарга китәр иде Шулай да, башына кайгы төшкәч, танышлыклары да чамалы гына булган Егорга ашыккан. Дөрес, монда якынрак.. Станциягә көймәдә барырга мөмкин. Кире катерда кайтарырлар иде.
Галя бүреген салды да, сулышын тыеп, Егорга төбәлде. Күперенке чәчләре таралды, аксыл бөдрәләре юешләнгән мангаена ябышты
— Өйгә кер, җәмәгатемне уят. Мине шушында көтеп тор.
— Тиз кайтырсызмы соң?
— Белмим. Суның тоткарлавы мөмкин. Бер атнадан да соңламам. Кайтып китәргә уйлама, үзем илтеп куярмын Аягың каймыкса, табып кара аннары сине тундрада
— Мин сезне көтәчәкмен
Егор яхшырак биш этне сайлап алып җигә башлады, Галя булышырга тотынды.
— Аю харап иткәндер аны.
— Аюны җиңә ул.
— Я учак янында ут капкандыр Покыга киткәндер дә.
— Тундрада ничә ел яшәсәм дә. учак янында янып үлүчеләрне ишеткәнем юк.
— Ни булды икән соң?
— Ярар, сабыр ит — Ул нартага ашамлык тутырылган рюкзагын атты да кулын селтәде. — Табармын Антоныңны, бер кая да китмәс.
— Баш тартырсыз, эзләмәссез, дип курыккан идем
— Нишләп алай?
— Антон «ул миңа үпкәләде» дигән иде.
- Ни өчен? Үпкәләсәм соң. Юк сүз Ярын, сау булып тор Антонның кышлавы торган Гөрләвекле елга тамагына егерме чакрым иде. Егор сакланып кына, төбендә кар сулары җыелган, язын хәл иткеч һөҗүмгә әзерләнгән чокыр һәм казанлыкларны урый урын барды
Әй, күгәрченкәем, ни генә булмас дисең бу төньякта Шуның өчен дә ул төньяк, әз генә авызыңны ачып, ялгышлык җибәрсәң, ул. һичшиксез, тәнеңә тырнагын китереп батырачак. Балалы аюны очратып яраласан. беттем дип исәплә, икенче кат атарга өлгермәячәксең Яки ярык аша сикергәндә аягын тайса Әгәр бозда калса, зыян юк. вертолет җибәрерләр дә коткарырлар Нәрсә дип ачу куарга ди. ул миңа начарлык та.
МИХАИЛ СКОРОХОДОВ ф ТУНДРА ХИКӘЯЛӘРЕ
яхшылык та эшләмәде. Былтыр, Мәскәүгә барганда бер кило әфлисун алып кайт әле дигән идем, тыңламады. Шуны күздә тоталардыр, бүтән ни? Кысыр хәсрәт...
Кышлауга төш уртасында килеп җитте, нартасынан төшмичә, өйне ерактан әйләнеп чыкты Егор. Тимер чана табаны эзен таба алмыйча азапланмады — ул диңгезгә таба юнәлгән иде.
Кышлаудан дүрт чакрымда Егор Антон тукталган урынны күрде. Җигемне калдырып боз беткәнче барды да, кире борылып ары китте. Ярты чакрымнан — тагын тукталыш.
Егор, нартадан төшеп, игътибар белән эзне тикшерде. Шикләнеп торасы да юк иде: Антон моннан Гөрләвекле елга буйлап югарыга, эч- кәре тундрага юнәлгән. Яр буенда сунар уңышлы булмаган, карда бер генә кан тамчысы да, җәнлек тизәге дә күренми.
«Менә әкәмәт, —дип уйлады Егор, җигемне эзгә таба борып, — ни өчен тундрага сугылган бу?»
Бару торган саен кыенлаша, һәр җирдә диярлек кар астыннан су саркый иде.
Ул ташларга эләгеп җиргә капланган нартаны ерактан ук күреп алды һәм нәрсә булганын төшенде: Антон Гөрләвекле елга бозына текә ярдан тәгәрәгән!
Җигемне туктатып, Егор Антон нартасы янына килде һәм аска карады. Алты метр чамасы тирәнлек. Ташлар... Антон исән калган — елга юлы буйлап шуышкан эзе ап-ачык күренә. Аягын сындыргандыр, ахры.
— Анто-о-н!
Егор, учын колагына куеп, озак тыңлап торды.
Тынлык.
Антон нартасын үзенекенә тагып, Егор җигемне яр буйлап әйдәде. Әледән-әле тукталып, ярга якын килде һәм аваз салды. Эзне инде ике җирдә су күмгән иде.
Менә елганың соңгы борылышы, моннан инде ул тамагына кадәр күренә. Кая соң бу Антон? Елгада юк, димәк, ярга менгән.
Егор яңадан кышлауны әйләнеп чыкканда, кинәт, болдырга утырып, пычак белән аягындагы унтаны ярып ятучы Антонны күрде.
— Исәнме, мәргән!
Антон сискәнеп башын күтәрде. .
— Егор Иванович! Сәлам... Нартаны алып Килдеңме? Менә рәхмәт. Ул маңгаеннан юеш чәчләрен сыпырды. — Ничек тә булса Галяны күрмәдеңме?
— Нигә ничек тә булса? Чынлап та күрдем.
Антонның агарынган йөзенә төс керде.
— Кайда ул?
— Тундра буйлап йөри, сине эзли. Без аның белән моннан егерме чакрымнарда очраштык. Курыкма. Безнең кышлауда ул. Чәй эчә. Каян башыңа килде бу сәфәр?
— Болан юлыкмасмы дип чыккан идем, томан харап итте. Ярдан тәгәрәдем менә. Аягым имгәнде.
— Аяк нәрсә ул, башыңны да яру мөмкин иде. Уңай тәгәрәгән әле син, туганкай. Этләрең менә бернигә ярамый Яхшы эт хуҗасын гына түгел, нартасын да ташламый. Сине, кем әйтмешли, язмыш ихтыярына калдырганнар. Анысы гына ярар. Мал табылыр, баш исән булсын. Ә хатының менә дигән. Чаңгыда да чемпион шикелле чаба.
Ул Антонның имгәнгән аягын бәйләде, аңа караватка ятарга булышты. Аннары мичкә якты, плитәгә чәйнек куйды, болдырга чыгып, тынгысызланган тундрага хәвефле караш ташлады. Нурга күмелгән тигезлек, буланып һәм ялтырап, диңгезгә таба шуыша иде. Еракта-
еракта яр өстендәге калкулыклар тезмәсе күгелҗемләнеп тора — анда Егорның кышлагы
— Я, мин киттем,— диде ул урындыкка чәйнек, кружка һәм ши- ♦ кәрле савыт куеп. — Иртәгә көн бозылмаса-үзгәрмәсә, Галяны китерермен.
Антон аңа исе китеп карады.
— Хәзер тундра аша кайтып буламыни? Җебетте ләбаса.
— Ә мин көймәдә. Үз җаем белән йөзәрмен. Син ял ит, йокла.
— Сиңа да ял комачауламас. Чәй эчәр дә ятар идең
— Хатының борчыла, чиктән тыш Тынычландырырга кирәк аны. Учак янында ут капкандыр, ди.
Икесе дә көлеп җибәрделәр.
— Рәхмәт инде, Егор Иванович.
— Аптырама, йокла әйдә...
Ул көймәне суга этеп төшерде дә ана нарта, этләрне төяде һәм диңгезгә чыгып, бозлы яр буйлап йөзеп китте. Әмма җил кинәт кнсәк-ки- сәк, минут саен кичәебрәк исә башлады. Егор озакламый кышлагына болай кайтып җитә алмаячагын төшенде. Ярдагы бозлар күз алдында чәрдәкләнеп, артык йөктән чума төшкән көймәгә килеп бәреләләр иде
Ул, бушка күпме вакыт әрәм итүенә уфтанып, кире борылды, яңадан этләрен җикте дә, өйгә кереп чыкты. Антон йокыга киткән иде Тешләрен кысып тирән-тирән сулый һәм ыңгырашып куя. Төшендә үзен әле һаман мәкерле елганың бормалы юлыннан шуыша кебек тоя иде, ахры.
Төн таңга авышып килә иде. Егорны йокы басты, тик хәзер һәр сәгать кадерле иде: тундра тиздән тоташ ташкынга әйләнәчәк.
Этләр көчкә сөйрәлә, Егор нарта белән янәшә атлый. Тиздән алар ның юлын кип, шаулы елга бүлде, этләр хуҗаларына гаепле карап, туктап калдылар. Егор аларны бер-бер артлы күтәреп чыгып, билдән юешләнде, аннары нарталарны чыгарганда таеп китеп, башы белән бозлы суга чумды.
Ике этне нартага салырга туры килде — алар ары атларлык түгел иде. Каешны җилкәсе аша салып, Егор нартага үзе җигелде.
«Хәзер тундрадан бара алмаячаксың, ди. Ә үзе сынап карамаган, хаҗәте төшмәгән һәркемнең хәленнән килми, анысы хак.
Галяга учагын таптым диярмен, Антоның янып беткән, дөрес шик ләнгәнсең икән, диярмен... Әгәр теге кышлауга китсә, мөгаен, озаграк җәфаланыр иде Юлга чыгып булмый, бетте-китте диюләре ихтимал иде. Алан җиңелрәк. Ә минем исем китми. Сугышта, буранмы, давыл мы, чакырып алалар иде дә, менә шулай, Егор Иванович, синдә генә өмет.»
Еракта кышлавы күренгәч, ул хәл алыр өчен кышлакка утырды Кар сулары кояшлы төнне тыйнак челтерәүгә күмеп, тыелгысыз рә вештә диңгезгә омтылалар. Кайдадыр биектә тансык каңгылдашу, шат лыклы авазлар яңгырады Бу беренче киек казлар оча иде. Егор, каш өстенә кулын куеп, аксыл болыт астындагы карачкыл өчпочмакларны шәйләде, тавышсыз гына көлеп куйды һәм бер-бер артлы өч мәртәбә төчкерде.
— Ары таба теркелдик, — диде ул дәртле генә, тагын нартага җигелеп
Төш чагында елгага килеп җитте Астында су чыпырдаган һәм боз лар кетердәгән карлы басмадан этләрне күтәреп чыкты. Болдырга ки леп җиткәч, тәмам хәлдән тайганлыктан, туп-туры бу күтәрелгән юеш җиргә чүкте Ишектә ябыккан, күз төпләре шешенгән Галя күренде
— Өеңдә Антоның Чәй эчә Җәмәгатьне чакыр әле
Аның хатын-кыз йөзендә хәзер Галя чыраена бөркелеп чыккан ке бек шатлыкны беркайчан да күргәне юк иде әле Галя башта ишеккә
МИХАИЛ СКОРОХОДОВ ф ТУНДРА ХИКӘЯЛӘРЕ
ургылды, әмма аннары кисәк борылып, болдырдан сикерде дә Егорның башын күкрәгенә кысты. Шуннан соң юеш баскычларга ялан аяк баса-баса, болдырга очып менде, өйгә кереп югалды. Ул да булмады, алар хуҗа хатын белән килеп чыктылар
— Мария, тәмәке табып ’ бир әле миңа. Кояшта утырып төтәтим әле бер...
Егор калтыранган бармаклары белән тәмәке төреп, шырпы сызды. Әмма инде аның тартасы килми иде. Ул инде ял итә. Шушы өч баскычка күтәрелергә көче җитмәвен хатыннарга сиздерәсе килми иде аның,
Кар тузаны
иңгез порты идарәсенең өч катлы агач бинасы алдына бер хатын утырган җигүле этләр килеп туктады.
Хатын камчысын нартага ташлады да болдырга кызу гына менде. Иркен, йомшак мех киеме аша көчле, сыгылмалы гәүдәсе беленеп тора иде. Билендәге сөяк кыныда сабы болан мөгезеннән ясалган озын пычак күренә. Ак төлке тиресе белән кай- маланган башлыгы маңгае һәм ияген капласа да, хатынның кысык кара күзләре, кискен йөреше миңа таныш сыман тоелды. Нарта тирәсендә чем-кара күзләрен ялтыратып,
— Менә, ичмасам, хатын!—диде председатель трубкасын кармалап.— Дүрт йөз чакрымны җилдергән, ә үзе әле дә баскычтан йөгереп кенә төшә. Кызлары янына ашыга.
— Нинди кызлары? — дидем мин. — Кайдан ул?
— Нинди кызлары булсын, үзенекеләр, билгеле. Бездә интернатта яшиләр. Анна Буторина бу. Боланлы утравында нинди вакыйга булганын ишеткән идеңме?
Менә хәзер хәтерләдем! Анна Буторинаны былтыр язын шифаханәдә күргән идем. Ул чакта янымнан ак халатта узып китте. Председательдән Боланлыдагы хәлләрне тәфсилләбрәк сөйләп бирүен үтендем...
... Бу вакыйга өченче елгы августта, поселок советына килгән телеграммадан башланды. Анда Коршунов, Петров, Синицин фамилияләре белән бергә атаклы бандит Гречкинның качуы хәбәр ителгән иде Ул карабин белән коралланган һәм безнең поселокка таба юнәлгән икән.
Бердәнбер милиционерыбыз Гречкинны эләктерә алмады, бандитның поселогыбызга керүе дә икеле иде. Әмма озакламый аның бу як
телләрен асылындырып, арыган алты эт утыра иде. Алар байтак юл узган: үзләре дә, нартадагы тире йокы капчыгы да кар тузаныннан ап- ак булганнар. Җигемнең алдындагы зур бәдәнле, төтен сыман соры этнең ялыннан сыйпарга ымсынган идем дә, тыелып калдым, хуҗасы аны ничек тәрбияләвең кем белсен?..
Шулай да кайда күрдем соң мин аны?
Ун минуттан поселок советы председателе кабинетына керсәм, баягы хатын монда утыра икән. Ул кулындагы «Герой ана» медаленә елмаеп карап тора иде. Инде ул башлыгын салган, әмма шома итеп таралган чәчләре дә, юеш каш-керфекләре дә хәтеремне яңарта алмады.
— Сезне кайдадыр очратканым бар, тик исемә төшми,— дидем, юлаучының хәтере шәбрәк булуына өметләнеп.
Тик ул иңен генә сикертте дә безнең белән саубуллашып чыгып та китте.
ларга кагылуы ачыкланды. Бу хакта көймәсе һәм балыкчылар алачыгындагы бинокле юкка чыккан аучы хәбәр итте. Бандит хакында бүтән ым-шым ишетелмәде. Елга буйлап өскә йөзеп киткәндер, дидек тә. тиешле кешеләрне кисәткәч, оныттык.
Соңыннан ачыкланганча, Гречкин елга буйлап өскә таба түгел, ә ачык диңгезгә — йөзмә бозлар ишле булганга катерлар да ел саен бармый торган Олы Боланлы утравына юнәлгән икән
Утрауда борын-борыннан аучылар станциясенең ике өе тора. Кыш-лаучыларның берсе—Игнат Худяков, анда инде унбиш еллап яши, икенчесе — аучы Федор Буторин, гаиләсе белән бер ел чамасы элек кенә урнашкан иде.
Төньяк аучылары — ышанучан халык. Гречкин кышлаучыларга да, ак төлке тотарга өйрәнер өчен мине сезгә станция башлыгы җибәрде, дигән. Ни теләсә кулыннан шул эш килә торган Гречкинны карт Худяков үзе янына алган һәм алар бергәләп кышкы сезонга әзерләнә башлаганнар.
Көз авышкан чакта Гречкин Анна белән Федорның күз алдында диярлек картны суга батыра. Гречкин белән Худяковның ятьмәне тазартуын, иске көймәнең каплануын алар күреп тора Ярга Гречкин гына йөзеп чыга
— Бабакайны коткарырга өлгерә алмадым, — ди ул Буторнннар- га, — күрәсең, аны көзән җыерды.
Гречкин Худяков өендә үзе генә тора башлый, төлке тозакларын рәтли, капкыннар әзерли, күршеләренә сирәк керә. Анна аны башта ук яратмый, моны сизенгән Гречкин апа беркайчан да сүз катмый, бары сирәк-мирәк кырын караш кына салгалый.
Бервакыт кыш башында ул хатынны абзар янында туктата да йөзен читкә яшереп:
— Миңа керик әле. Сүз бар иде, — дн.
— Монда да сөйләшеп була ич.
.Гречкин хатынга берничә минут тәбәләп тора, аның карашындагы ниндидер усаллык Аннаның күкрәгенә салкын йөгертә. Федор өйдә юк чак, ул таң алдыннан тозакларны карарга киткән була
Анна бер ыргылу белән абзарның ишеген ача да кычкыра:
— Төтенкәй!
Унлап эт аңа таба ташлана.
— Бер атна вакыт бирәм,—ди Гречкин салмак, нык тавыш белән — Көтәрмен. Килсәң — үкенмәссең, кнлмәсәң — үзеңә үпкәлә Федорга әйтсәң, аны Худяков шикелле дөмектерәм Кызларыңны да. Үзеңне генә исән калдырачакмын
Шаккаткан Анна аңа күзләрен тутырып карап тора. Гречкин читкә атлый. Ун адымлаА киткәч, көчле, сагышлы тавыш белән җыр суза
— Ярат мине, кызкай, мин иректә. Мин иректә чакта синеке
Федор төн уртасында кайта. Анна берни әйтми, тыштан юаш күренгән иренең Тречкннга ташлануыннан һәм тегесенең аны үтерүеннән курка.
Бәлки Гречкин аларның өенә керер, шул чак аяк-кулларын бәйләрләр дә, аннары аны Федор портка яки балыкчылар станциясенә илтер
Иртә белән Федор үз эше белән китә. Хәвефне сизгәндәй, Аннаның йөрәге сыкрый.
Гречкин вакыйгаларны тизләтергә карар итә Кышлауга якынрак бер урында Федорны очрата ла, утрау уртасында мин аткан ике бо ланны алып кайтыйк әле. ди. Шатланган Федор этләрен шунда бора
Анна өйдән берничә тапкыр чыгып, таныш җигем күренмәсме дип.
МИХАИЛ СКОРОХОДОВ ♦ ТУНДРА ХИКӘЯЛӘРЕ
томанлы соры офыкка карый. Җигем күренә. . Этләр бар көчләренә элдерә, бозлы калкулыктан буш нарталар җиңел шуа.
Анна хәрәкәтсез кала. Зарлы чинаган этләр аның тирәсенә чүгәли. Хатын күзләрен йома, тик аңа нартадагы кар тузаны каплаган канлы таплар керфек аша да күренгәндәй була.
Ул винтовка, бинокль ала да кышлау түбәсенә менә. Китеп барыр иде — балаларын ялгыз калдырырга базмый.
Гречкин Аннаның инде күптән аны мушкага алуын сизми, кышлауга тәрәзәләр карамаган көнчыгыш яктан кайта. Егерме адымлап калгач, Анна ата. Утрау тынлыгын карлыккан әче тавыш өзә. Анна тагын ата, Гречкин егыла.
Этләр юлны белә. Анна ерактан ук кулларын җәеп карда яткан Федорны таный. Бандит аның аркасына карабиннан аткан икән. Каннан кар кып-кызыл булса да, Федорның әле җаны чыкмаган була. Анна аны өйгә алып кайта.
Тиреләрне кышкы сезон төгәлләгәндә аучылар үзләре илтеп тапшыр-ганлыктан, станциядән кемнең дә булса утрауга килеп чыгуын көтү өметсез. Федорга да, балаларга да яңа ит кирәк. Нишләргә? Бервакыт Анна бинокльдән болан күрә, эт ала да сунарга китә.
Җанаар ерак була, хәлсезләнгән куллар калтырый, ул тидерәсенә үзе дә ышанмый, тәвәкәлләп атып җибәрә. Җиңелчә яраланган болан котылырга омтыла, тик эт аны куып җитеп аяктан ега.
Котып төннәре беткәндә Федор савыга башлый, әмма Анна үзе зәңгелә чиреннән ава. Әгәр нерпа эзләүче ике аучы егет ненец утрауга аяк басмаса, бу тарих ничек беткән булыр иде — билгесез. Аларның берсе портка юнәлә, икенчесе ниндидер мүк һәм тамырлар төнәтмәсе әзерли һәм аны Анна белән Федорга эчерә башлый...
Буториннар гаиләсен поселокка самолетта алып килеп, Федорны шифаханәгә салганнар, менә шунда мин Аннаны очраттым. Җәен Буториннар яңадан утрауларына киттеләр.
«Герой ана» медален искә төшереп:
— Балалары күпме соң? — дип сорадым.
— Бишәү. Икесе — кышлауда, өчесе — монда, интернатта
— Яшь күренә.
— Утыз биштә.
— Кыяфәте яшьрәк.
— Тумыштан төньякныкы.
Иртәгәсен бүлмә тәрәзәмнән таныш җигемне күргәч, киенеп болдырга чыктым. Котып кояшының туңдырылган төсле нәзберек нурлары каты кар өслегенә төшеп, якты тузанга әвереләләр. Аңа кара күзлексез озак карарга ярамый. Җигем инде еракта — бугазның якты кар яланында, поселогыбыз читендә, меңнәрчә чакрымга сузылган башка әкияти дөньяда иде.
ТӘҮФИКЪ ӘИДИ тәржемасе.