Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ ЯНЫНДА СӨЙЛӘШҮ


азан утлары»ның былтыргы
9, 10, 11 саннарында басылган г • «Ерак гасырлар авазы» диген мәкалә уңае белән, журнал укучыларыбыздан редакциягә, автор исеменә кул кенә хатлар килде.
Хат авторларының күпчелеге мәкаләне кызыксынып укулары турында язалар, үз-ләренең фикерләре белән уртаклашалар.
Сөйләшүне Ташкентта яшәүче Г. Фәхрет- динов иптәшнең хатыннан башлап китик. Аның хатында: безнең «анабыз Бүре» булгач, «атабыз Төлке» булып чыкмасмы, һәм шуның өчен безне кимсетмәсләрме, дигәндәй фикер сизелеп кала. Мондый шикләнүләргә, әлбәттә, бернинди дә нигез юк. Г. Фәхретдиновның хаты, гомумән, баштан алып азагына кадәр җылы рухта, теләк-тәшлек рухында язылган.
Хат авторының берничә соравы да бар» «Сез «корбан чалу» турында язгансыз, ә менә үзбәкләр думбыраны да «чалалар» — шуны аңлатмассызмы?» ди ул. Моңа өстәп мин башкортның: «Гыж-гыж курай тарта- һың, тал төбендә ятаһың» дигән җырын да искә төшерер идем. Татар кураенда уйный, башкорт әнә тарта! Чынлыкта бит курайны тартмыйлар, курайге өрәләр. Тарту белән чалу бер үк төрле хәрәкәтне белдерә, һәм бу сүзләргә махсус аңлатма биреп торуның кирәге юктыр кебек. Безгә бары бу сүзләрнең «музыкаль» мәгънәсен генә аң-латырга кирәк. Безнең бик борынгы баба- ларыбызның иң беренче музыка кораллары, күрәсең, тартып, чалып (ягъни кылга чиртеп, кылны тартып) уйный торган корал булгандыр. Менә бу факт бүгенге көнгәчә телдә үзгәрешсез сакланып калган һәм бу иң беренче термин тартып, чалып уйнала торган музыка коралларына карата да, тартып, чалып уйналмый торган музыка коралларына карата да кулланыла икән.
Кайбер укучылар, теге-бу сүзнең аңлатмасы белән килешмичә, үз аңлатмаларын тәкъдим итәләр. Шундыйлардан Татарстанның Питрәч районы Көлкәмәр авылы укытучысы иптәш И. А. Долговның хатын күрсәтергә мөмкин. Иптәш И. А. Долгов Казан сүзенең килеп чыгышы мәсьәләсендә каз (кош) гипотезасын яклый. Аныңча, каз тамыры катнашкан барлык сүзләр, шул исәптән, әлбәттә, Казан атамасы да каз дип аталган кошка охшату нигезендә барлыкка килгән булырга тиеш. «Аш пешерә торган казанның да каз гәүдәсе формасына, каз утырган ояга, каз үзе ясаган чокырга охшашлыгы бар», дип яза автор. (Җир) казу сүзе дә, аныңча, каз-кош атамасына кайтып кала. «Каз бит судамы, саздамы, ишек алдында утырамы, һаман казынган көне», ди И. А. Долгов. Казакъ сүзе дә, аның фи- керенчә, каз кошына охшашлык принцибында барлыкка килгән. («Чиктә торучы атлы сакчы һәрвакыт уяу булучы казга охшамыймы соң?1») Шәригать законнары буенча хөкем итүче казый (судья) да каз кошына охшаган икән. (Казый «шул ук сакта торучы, тәртип саклаучы кеше була бит».)
Бик борынгы заманнардан бирле каз татар халкының иң яраткан кошы булган. Бүгенгә көндә татар авылында каз асрамаган бер генә кеше дә тапмассың. Каз өмәләре бары безнең халыкка гына хас күренеш. Безнең өчен каз әле дә «изге», якын һәм кадерле. Тик шулай да Казан атамасын һәм каз тамыры катнашкан казакъ, ка-зу, казый кебек сүзләрне казга охшарга тырышу нигезендә ясалгандыр дип әйтеп булмый. Моның өчен дәлилләр җитәрлек түгел.
Татарстанда туган, хәзер исә Ерак Көнчыгышта Амур өлкәсенең Болонь станциясендә яшәүче иптәш Н. Я. Николаев «Ка-
К
зан утларыин алдыруы һәм анда басылган материалларны кызыксынып укуы турында яза. «Мин үзем татар түгел, татар теленә болай гына өйрәндем», ди ул. Илтәш Н. Я. Николаевны әкәй .энәсе сүзенең килеп чыгышы кызыксындыра. «Арча якларында мари хатыннарына әкәй дип әйтәләр, әкәй энәсе дигән сүз дә әкәйләргә бәйле рәвештә барлыкка килмәде микән», ди ул.
Башкортстанның Дүртөйле районы Тай- мурза авылыннан М. Бәширова да үзләре ягында әкәй энәсе дигән сүзнең кулланылуы турында яза.
Арча яисә Дүртөйле районнарында гына түгел, башка төбәкләрдә дә мари хатыннарын әкәй дип әйтүләрен мин дә белом.
Нинди сүз бу? Фәндә моңа бернинди аңлатма юк. Бу сүз шулай ук бернинди сүзлеккә кермәгән. Ләкин бу сүз бар һәм ул халык телендә яши бирә. Бу уңайдан безгә ар, чирмеш сүзләрен дә искә тешерергә туры килә. Мәгълүм булганча, ар дип удмуртларга, чирмеш дип мариларга әйтәләр. Ар әкәе булса—удмурт хатыны, чирмеш әкәе булса — мари хатыны була. Болай булганда, әкәй сүзе хатын-кыз дигән мәгънәгә туры килә кебек. Ләкин Казан янында Әки (Әкәй) дигән авыл да бар бит
Әкәй энә сүзен мари хатыны яисә удмурт хатыны дигән сүздән чыгарып буламы соң? Әгәр дә мәгәр татарлар әкәй энәсен күршеләреннән алган булсалар, конкрет кемнән алганнар икән — ар әкәйлә- реннәнме, чирмеш өкәйләреннәнме? Берьюлы икесеннән дәме? Әллә безнең ерак ба-баларыбыз мари һәм удмуртларны бер үк халык дип уйладылар микән? Алай дип әйтер идең, һәр халыкны алар әнә аерым-аерым атаганнар: берсе ар, берсе чирмеш, төркичә, татарча атаганнар!
Шулай итеп, логика безне «Тупик» станциясенә китереп туктатты.
Бүгенге көндә ар, чирмеш, әкәй сүзләре рәсми телдән һәм сүзлекләрдән төшеп калганнар. Ләкин бу сүзләрнең рәсми телдә кулланылмавына карап кына алардан кул селтәү дөрес булмас иде. Бик борынгы заманнарда бу сүзләрнең бернинди мыскыл төсмерләре булмаган, киресенчә, алар бик дәрәҗәле атама булганнар, һәм, әйтергә кирәк, сүзлекләрдән төшеп калган менә бу ар, чирмеш, өкәйләрдә Идел-Ка- ма буе халыкларының, безнең халыкның зур тарихи серләре саклана.
Шуңа күрә мин әкәй энә мәсьәләсендә үз фикеремдә калам. Борынгы терки телдә акинак (ак инәк) сүзе булган. Сүзнең төркичә төзелеше,
1 Мишәрләр турыпде 1973 елда Мәскәүда рус телендә чыккан «Р Г Мухамедова «Татары мишари» даган китапны укырга була
§§ Татар теленеп диалектологик сүзлеге Катае, 1968 ел, 539 бат.
' «Советская тюркология» журналы. 3 сан. 1976 ел. 78—88 битләр.
’ Шунда ук. 37—10 битләр.
’ «Советская тюркология» журналы. 1 сан. 1976 ел. 117—120 битләр
мәгънәсе, язма чыганаклар — барысы да шул турыда сөйли. Акинак дигән сугыш коралы кулланудан төшеп калгач, аның термины зур энәгә — инәгә күчкән дип уйларга була. Тора-бара ак инәк сүзенең беренчел мәгънәсе дә онытылган һәм, ихтимал, халык этимологиясе нигезендә, хатын-кыз мәгънәсендәге әкәй сүзе белән якынайгандыр. Әкәй энәнең турыдан-туры ак инәк сүзеннән үзгәргән булуы да бик мөмкин (ак инәк — әки- нәк — әкәйнә).
Татарстанның Буа шәһәреннән язган һәм ни өчендер исемен, адресын куймаган бер илтәш мишәр сүзенең мәгънәсен аңлатуны сораган. Мишәр сүзе дә, ар, чирмеш, әкәй сүзләре кебек үк, бөтенләй диярлек ачыкланмаган. Минемчә, мишәр атамасында да татар халкының ерак тарихы яшеренеп ята. Безнең галимнәр исбат иткәнчә, мишәрләр болгарларның бер өлеше, бер тармагы булганнар. Мишәрләрнең рухи һәм материаль культурасы болгар һәм Казан та-тарлары культурасыннан аерылмый. Билгеле, аларның кайбер үзенчәлекләре дә бар
Башкортстанның Әлшәй районы Раевский поселогында яшәүче Н. Рәмиев иптәш әтисенең 1911 елдан башлап тарих һәм туган тел укытуы, халкыбызның борынгы тарихы белән кызыксынучы кеше булуы турында яза: «Бер мәртәбә мин бала чакта сорагач, скифлар турында бик ышанырлык итеп: «алар төркиләр, безнең бабаларыбыз», дип әйткән иде», ди Н. Рәмиев. Күрәсез, бу да кызык кына факт.
Казаннан язган Р. ‡‡ §§ Сафин иптәш «иргә чыккан урта яшьләрдәге киленне, хатынны Кырым татарларының әбети дип атаулары турында әйтә һәм әбетине скифларның Та* бнти дигән хатын-кыз аллалары белән мәгънәдәш булырга тиеш дип уйлый. Әбети татар теле диалектларында да бар икән. Тау ягы. Чүпрәле, Тархан, Чистай якларында бу сүз абыстай мәгънәсендә кулланыла ’. Дөресен әйтим, бу турыда мин белми идем, шунлыктан ул (әбети сүзе) мәкаләдә файдаланылмады. Әбети белән Табитинең бер үк сүзләр булуы бик ихтимал нәрсә.
Казанда яшәүче Ш. Хеснетдинов иптәш татар теленде алынма дип аталган сүзләрнең күбәеп китүенә пошыну белдерә. «Тер
ки телләр(не) фин-угор, монгол телләре хисабына баеган диләр. Бездә еш кына елга, авыл, үсемлек һ. б. исемнәрен шул телләргә мөрәҗәгать итеп аңлаталар (Мәсәлән. '-Татарстан АССРның антротопоним- нары». Авторы — Г. Саттаров)», — дип яза иптәш Хөснетдинов.
Татар телендә алынма сүзләр мәсьәләсе — җитди һәм катлаулы мәсьәлә. Безнең сүзлекләр, дәреслекләр. тел турындагы барлык төр хезмәтләр татар телендә алынма сүзләрнең, бигрәк тә гарәп-фарсы элементларының күплеген күрсәтәләр. Алынма «элементлар» өчен бездә — татар теле орфографиясендә — махсус орфография булдырылган! Без адәм дип сөйлибез, әмма адәм дип язабыз. Болар гарәп сүзләре дип исәпләнелә һәм безнең, әлбәттә, гарәп теле орфографиясенең хәтерен калдырыр-га хакыбыз юк.
Безнең алынма сүзләребез әдәм, әммә белән генә чикләнми, билгеле. Нинди генә «культурный». дәрәҗәле сүзгә тотынма, әле гарәп-фарсыдан, әле кытайдан, санскриттан я булмаса монголдан, фин-угорлардан алынган булып чыга. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, безнең элек хәтта кеше, хатын, ир. тун. аш кебек сүзләребез дә булмаган, имеш. Битек, китап, чирү, сарай кебек сүзләрне инде әйтеп тә торган юк!
Битек. китап, сарай кебек сүзләрнең алынма булуы ихтималына без инде күптән күнегеп беткәнбез. Бу сүзләрнең гарәпчә әдәбият, китап белеме аша кергән булуы мөмкин һәм еш кына андый «алын- ма»ларны шулай аңлаталар да. Ләкин безнең кайбер галимнәребез халык телендәге гап-гади, көндәлек сүзләрне дә яисә Татарстан, Башкортстан территориясендәге авыл-елга исемнәрен дә алынма дип аңлаталар икән, моңа ничек карарга? Татарстандагы Мишә елгасының исеме фарсыча бешә (имән) дигән сүзгә туры килә икән. Шул нигездә Мишә — фарсы сүзе дип язып чыгалар. Мондый фәнни «ачыштан» соң бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин. Димәк, без, бүгенге татарлар — элекке иран-фар- сы кабиләләре яисә Татарстанда татарларга кадәр фарсылар яшәгән.
Татар теле этимологиясе белән шөгыльләнүче Рифгать Әхмәтҗанов татар телендә «алынмалар»ны аеруча күп таба. Аныңча, юа. яра. тана, чабата, бияләй, аркан кебек сүзләр барысы да фарсыныкы. Кайчан, кайда алдык икән соң без аларны? Мишә буенда фарсылар белән күршеләр булып яшәгәндәме, әллә соң санскрит чорында укмы? (Тун сүзен Р. Әхмәтҗанов санскрит сүзе дип исәпли.) Шулай итеп, төркиләрнең элек чабатасы да, бияләе дә,
*** Археологлар җир астыннан болгар чалгылары табалар. Кара: «История Татарии rf документах и материалах» дигән җыентык Мәскәү. 1937 ел. 13 бит. 1(3) рәсем
арканы да, танасы да, туны да булмаган булып чыга. Битек, китап, сарайларны инде әйткән дә юк!
Соңгы елларда «Алтай бердәмлеге» тео- ■ риясен яклаучылар төрки телләрдә монгол сүзләре эзләү, табу белән мавыга башладылар. Казакъ галимнәре С. Кенесбаев белән Т. Җанузаков, мәсәлән, бога-буга, юлбарыс. болак, буран, ел-җыл, алтын, ага кебек саф төрки сүзләрне монголныкы дип исәплиләр ***. Мәскәү тюркологы Л. В. Дмитриева карагай сүзен дә монголныкы ди2. Ул моны болай аңлата: кара сүзенә гай кушылган да, карагай сүзе килеп чыккан ди. Кара — төсне аңлата. Бу монгол һәм төрки телләр өчен уртак суз. Гай дигәне, имеш, монгол теленә генә хас сүз ясаучы кушымча икән. Мондый аңлатманы кагыйдә дип кабул итсәк, безнең җана-гай, кайна-гай, сула-гай. яла-гай. была-гай кебек сүзләребез дә монголныкы булачак. Ялагай белән сула-гайдан башка әле бит безнең гүзәл тургаебыз да бар! Гайның гәй, кай-кәй вариантлары да булуын истә тотсак, кара-кай, гөл-кәйләребез дә бик җиңел генә монгол сүзләренә әвереләчәк. Аннан соң инде төрки телләрне монгол теленнән аерылып чыккан дип исбатлау бөтенләй җиңел булачак.
Р. Әхмәтҗаной та нарат, кодагый, кияу кебек сүзләрне монголныкы дип уйлый. Печән сүзе дә, аныңча, монголныкы булырга тиешJ. Печән, билчән кебек сүзләрнең ата-бабасын Р. Әхмәтҗанов монголча белчи-белчил (тибендә йөрү, ашану. туену; көтүлек, утлык) сүзенә илтеп тоташтыра. Печән белән билчән арасында, печән белән көтүлек, утлык яисә ашану-туену сүзләре арасында тигезлек билгесе куеп булмаганлыгы һәркемгә аңлашыладыр дип уйлыйм.
Аннары шунысы да бар. Монголиядә терлекләр елның-ел буена тибендә туена. Монголиядә печән, печән чабу дигән нәрсәне, күп булса, соңгы 20—30 ел эчендә генә белә башладылар. Безнең җирдә — Урал-Идел буйларында печән чабу кимендә Болгар чорыннан ук мәгълүм4.
Монда тагын икенче бер нәрсәгә дә игътибар итеп китәргә кирәк. Монгол әдәби теле, язу системасы төрки уйгурлар тәэсирендә бары тик XIII гасыр башларында гына, Чыңгыз хан заманнарында гына формалаша. Монголия территориясендә (монгол халкы тарих сәхнәсенә чыкканчы) мең ел, мең ярым ел дәвамында югары культуралары, оригиналь язу системалары, җитлеккән әдәбиятлары булган төрки халыклар. төрки дәүләтләр яши. VI—VIII гасырлардагы Алтай төркиләренең рун язмала-ры, X—XII гасырлардагы борынгы уйгур язмалары моңа кире кагылгысыз дәлил булып тора.
Монгол теленең төрки телләргә тәэсире турында сөйләнүләр менә мондый тарихи факторлар фонында шактый йомшак һәм нигезсез тоела.
Безнең республикада аеруча соңгы елларда гуманитар фәннәр күзгә күрензп үсә башлады. Бу үсеш өчен без барыннан да элек тынгысыз, талантлы яшьләребезгә — тарихчыларга бурычлыбыэ. Бүген без «тарих» дигән киң төшенчәле фәннең күп кенә тармаклары турында ышанып сөйли алабыз. Татарларда революцион хәрәкәт тарихы, татарларда иҗтимагый фикер, философия тарихы, Татарстанның борынгы чор тарихы, Болгар чоры тарихы, урта гасырлар чоры тарихы, татарча китап басу тарихы, татар сәнгате тарихы, татар музыкасы тарихы... Әнә күпме «тарих» бар бездә! һәм бу буш сүз генә түгел — бу тарихларның барысы да реаль хезмәтләргә — төпле, нигезле фәнни хезмәтләргә таяна.
Татар тел гыйлеменең дә зур тарихи һәм бай традициясе бар. Ә шулай да татар телчеләренең эшләгән эшләренә караганда, эшлисе эшләре күбрәк. Билгеле, телчеләр дә тик ятмыйлар: яңа хезмәтләр языла, дәреслекләр, сүзлекләр төзелә. Тел гыйлемендә дә яңа тармаклар барлыкка килде. Гомәр Саттаров, мәсәлән, җиң сызганып Татарстан топонимиясен өйрәнә. Бу өлкәдә ул иң актив эшләүчеләрнең берсе һем... бердәнбере.
Авыл, елга, тау исемнәре — гомуми тел байлыгыбыэның аерылгысыз бер өлеше ул. Шуңа күрә Татарстандагы һәм шулай ук күрше өлкәләрдәге татарча топонимик атамаларның барысын да бер генә кеше ей- рәнеп-тикшереп бетерә алмаячак. һәм аның аңлатмалары да һәр очракта дөрес булмаска мөмкин. Чыннан да, Г. Саттаров- ның кайбер гипотезалары ышандырып җиткерми. Укучы Ш. Хөсиетдинов әйткәнчә, ул татарча топонимик атамаларны фин- угор, монгол телләре ярдәмендә аңлату белән мавыга. Арча сүзен, мәсәлән, Г. Саттаров арларга (удмуртларга) бәйле рәвештә хәл итмәкче була. Аныңча, хәзерге Арча урынында элек удмуртлар яшәгән булып чыга. Кукмараны марича «ике мари* дигән сүз ярдәмендә аңлатырга тырышу да ышандырмый. Кукмара — ике мари дигән караш ул халык этимологиясе тәэсиренә бирелүнең бер күренеше генә.
Археологлар, борынгы шәһәр, авыл кал-дыкларын казып, җир астында күмелеп калган бай тарихыбызны ачыклыйлар. Тарих җир астында гына түгел, җир өстендә дә «күмелеп» ята. Авыл, шәһәр, тау, елга, чишмә һ. б. ларның исем-атамалары — әле беркем тиешенчә укып бетерә алмаган яисә укый алмаган Тарих битләре ул. Шулай ук татарча кеше исемнәренә дә безнең тарих яшеренгән. Топонимик атамаларны өйрәнү, әйтелгәнчә, җанлана башласа да, кеше исемнәренә әлегәчә беркемнең күзе төшмәгән. Татар телен өйрәнгәндә кирәге чыкса, телчеләр үзләре гадәттә В. К. Маг- ницкийның 1905 елда басылган «Чувашские языческие имена» («Чувашларда мәҗүси исемнәр») дигән китабыннан файдаланырга мәҗбүрләр. Хәер, бездә татарча кеше исемнәрен генә түгел, авыл, шәһәр, елга исемнәрен туплаган хезмәтләр дә юк. «Татарстан АССРның административ бүленеше» дигән китапка бары авыл, шәһәр исемнәре генә кертелгән һәм ул китап фәнгә катнашы булмаган башка максатлар-да чыгарылган.
Республикабызның йөзе күз алдында үзгәрә бара — кечкенә авыллар бер үзәккә туплана, елгалар үз агымнарын үзгәртәләр, кайбер урыннарда калкулыклар, бо-' лыннар. тугайлар зур су астында кала. Юкка чыкмасын, онытылмасын өчен аларның исемнәрен-атамаларын да тизрәк язып алырга, бергә тупларга һәм китап итеп чыгарырга кирәк. Кем башкарыр бу эшне? Әлбәттә, без — галимнәр, галим булмаганнар — телебезнең, тарихыбызның киләчәк язмышын кайгырта торган кешеләр.
«Ерак гасырлар авазы» мәкаләсе басылу уңае белән редакциягә, авторга хат язган һәм «Түгәрәк әстәл янында» шушы сөйләшүдә катнашкан барлык укучыларга яын күңелдән рәхмәтемне белдерам.