Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАВЫШ —ТАБИГАТЬ БҮЛӘГЕ


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Очрашканда тел шартлаткан жанвар бабан: «Син кал карап, үтмәс тешле мескен надан. Син кал карап, минем тешләр — хәижәр, кылыч. Татымаска тырыш аны. яшә тыныч!»
ара урман — аның мәңгелек биләмәсе.
Ничәмә еллар ул шушы дөньясыннан чыгу омтылышын белми яшәде — йоклады, ашады, тагын ашады, тагын йоклады. Кара урман тарлык була димени — беркайчан да шушы җирдән каядыр кузгалып китәргә нияте юк иде аның. Сөйгән ярына һәм ике баласына арка терәп, тирән һәм тыныч чокырда рәхәтләнеп кыш уздыргач, көн як-тысын кабат күрү шатлыгыннан үкерә-үкерә пошкыргач, тагын бер рәхәт чигеп аунагач, җир тырнады, ышкынып агач мүкләрен койды да ары табан яши китте.
Мәңгелекне хәтерләткән тын биләмәсендә тора-бара ашау хакында да кайгыртмавын, шактый ук симергәнен дә башына кертмичә, икенче төрле әйткәндә, гамьсез гомер кичерүен чамаламыйча йөри торгач, бермәл уянып киткәндәй булды да янында сөекле яры һәм балалары юклыгын күрде. ^Урманнан ерак китә алмаганнардыр әле, шушы тирәдә тагын очрашмый калынмас» дигәндәйрәк ышаныч саклану сәбәпле, безнекечә әйткәндә, гаилә югалттым дип кайгыра белмичә — тагын ары китте. Әмма аймылышны кызгануга охшаш тойгы яралгач, ул инде мәңгелек гамьсезлегенә кире кайта алмады һәм шул вакытта үзендә өр-яңа бер теләк туганын чамаларга һәм шуңа буйсынырга мәҗбүр булды. «Туган биләмәдән башка әйләнә-тирәдә тагын нинди җирләр һәм манзаралар була икән?» Адәм теле белән әйткәндә, кара урманның нәкъ үзедәй тыныч һәм шомлы җанында сәяхәт омтылышы куз- галдь! — «чит илләр» күреп кайту тыйгысызлыгы колак төпләрен чыңлатырга тотынды. «Китәргә, китәргә!»
Кая? Австриягә? Австралиягә? Париж? Скандинавия?
Юк, дәгъвасы болай ук баш әйләндергеч түгел, яз көне сөекле ярын эзләп табу шикелле ачы һәм ләззәтле омтылышыннан гына калышуы ихтимал булган яңа тойгы гаҗәп тә тыйнак: гомер уздырган биләмәсеннән арырак ниләр бар икәнен генә күрәсе килү иде. һәм ул, гадәттәгедән җәһәтрәк атлап, нигәдер кояш яктырткан якка табарак юл тотты. Ягъни дип әйтик, сәяхәткә чыгып китте аю. Бер көн барды —
урманның чите күренмәде. Тәүлек, ике тәүлек — искитмәле үзгәреш сизелмәде. Бердәнбер үзгәлек шул — акланнар күбәя төште, агачлар сирәгәйде. Кәүсәләрдәге йомшак мүк юкарганнан-юкара барды. Ә тагын бер тәүлек узгач, ямьсезрәк үзгәреш белән — ашау кытлыгы дигән ♦ нәрсә белән очрашты. Тәмле ит һәм бал хакында әйтмәстән, җиләк- м җимеш, кырмыска оялары кебегрәк ризыклар да азайган икән. Тамак S кайгысы борчырлык ук булмаса да (ни дисәң дә, ул бит инде кышка > җитмәле мая җыйган!), хәтергә килгәнгә күрә, кәсебенә дә керешеп, 13
икән ул.
Дөресен әйткәндә, аюның бу ике адәм баласын кочаклап, сыйпап, ялап карыйсы ук килеп, бер-ике адым атла/ан да иде, тик. икесенең дә берьюлы ямьсез акыруларын ишеткәч һәм икесенең дә күзләрендә коточкыч курку күргәч, ник икәнен үзе дә төшенеп бетмәстән, читкә тайпылды. Ашарга түгел, бары тик яратып яларга гына иде аның бөтен теләге.. Ялгыштылар..
Кешеләр аны аңламадылар.
Җирдә үлән йомшаклыгын юксына-юксына, чүмәләләр нсни-исни, агачларга ешына-ешына тагын тәүлектән артык баргач, сәфәрче аю әллә нинди коймалар-киртәләр белән әйләндереп алынган, түбәләре матур итеп кыекланып торган, урта тирәсендәрәк су сыманрак ялтыраган ачыклыклары белән күңелне тарткан агач өемнәренә тап булды, адәмчә әйткәндә, авылга килеп керде ул. Су сыман ачыклыкны якыннан карыйсы килде, тик җимермичә узу мөмкинлеге сизелмәгәч, күрәсе килү дигән нәрсә барлы-юклы зиһенне томалар дәрәҗәдә җилкетү сәбәпле, сәфәрчебез кинәт кенә аягүрә басты да... ачык дигән җирдән караса... эчтә нәрсә генә юк! Әлеге дә баягы — кешеләр! Берсе яткан җиреннән нигәдер тиз генә сикереп торды һәм өстендәге ак нәрсәсен бөтәрләп тотты да. күзләрен кичә урманда очраган кешеләр кебек өметсез акайтып, әлбәттә, тагын бөтен көченә чарылдап кычкырды Тагын ике-өч кеше сикереп торып, тагын шаккатудан телсез калды. Күзләре бу юлы аерата ямьсез һәм куркыныч иде Аю җанында чиркану белән кызгану кушылып, туйганчы карарга- ирек бирмәде
кырмыска оясы исенә иярә килсә, тагын сәер хәлгә юлыкты: кырмыска оясы нигәдер агач чардуган белән уратып алынган иде. Җимереп ташларга, шуннан соң гына айкый башларга туры килде. Ап-ак һәм чип- чиста йомыркалар кара урмандагыдан ваграк тоелса да, тәм ягыннан һич тә калышмалы түгел иде. Әйтер җир юк, шәп нәрсә шәп инде ул.
Ашап туйгач, дөнья беткәндәй каушап кайнашкан кырмыскаларга бераз гына гаҗәпсенеп карап торды да, сәфәрне дәвам итә төшкәч, тәнендә кычытуга охшаш борчу сизеп, ашаудан да ләззәтлерәк шөгыльгә керешмәкче, җәйнең үзе сыман ягымлы үләнгә ятып аунамакчы итте. Аунавын да аунады, ләкин көтелгән ләззәт кенә әллә кайда, еракта калган булып чыкты — үләннәрнең җирдә нишләптер төпләре генәтыр- паеп тора һәм алар, аунаган чакта, тәнгә рәхимсез кадала, авырттыра, ачу кузгата. Тик кемгә, нигә ачуланырга икәне генә билгесез.
Аю торды. Аклан уртасындагы йомшак өемнәргә ышкынды. Аунар өчен дип үскән үлән шушында җыйналган икән. Ачу басылганчы ышкынгач, кашынгач һәм ялангач урман эченә керим дигәндә, кинәт сискәнеп китте аю: башы чүпрәк белән капланган берәү әллә нинди ачы тавыш белән чыелдап, башына шундый ук ак әйбердән эшләнгән, алгы яклап бер өлеше күзләренә төшебрәк торган нәмәрсә кигән икенче бер кешенең күкрәгенә капланды Сәфәр чыкканнан бирле гаҗәпкә калдырырлык беренче мәзәк менә шушы иде. Болай ук якыннан аның бер кешене дә күргәне юк иде әле. Аю гадәттә кешеләрдән үзе курка, ә чынында кешеләр аннан куркалар икән ләбаса. Кызык. Кара урманда ятсаң, моны ничек белер, кайда күрер идең! Менә бит сәяхәтнең күңелле мәгълүматлары! Беләсе, күрәсе килү бер дә начар нәрсә түгел
Аю дүрт аягына басып борыла төшкәндә, адәмнәр урамга ук чыгып, алар тавышына этләр өреше өстәлде һәм шул мәлдә нәрсәдер бик каты шартлады да. Күңеле гел яхшылыкта булган аюга җәһәт кенә урманга чумудан хәерлерәк нәрсә табылмады.
Кешеләр аны аңламады.
Үз урманыңнан читтә җайсыз икән. Әмма чыкмасаң ни күрер идең? Теге куыш эченә карамасаң, аны һаман шул агачлар өеме дип йөрер идең ләбаса. Юк, күрәсе килү, беләсе килү бер дә олы гөнаһ түгелдер, гаепле үк нәрсә булмаска тиештер ул. Аның хакында кайбер җайсызлыкларны җиңә бару мәҗбүри чарадыр.
Кояш әле чыгып кына килә. Сәяхәтче аю үзенең шактый ук биек тау буенда икәнен күрде. Ә аста. . аста күз карашы иңли алмаслык олы дәрья. Кояш яктысында карашны рәхәтләндерә торган рәвештә ялтырап ята. Менә, ичмасам, су! Түбәндәге биек ярларында яфраклы агачлар, куаклар һәм... кешеләр яши торган биек куышлар — өйләр күп икән. Ләззәтле су янына узу җайсызрак җайсызрагын. Ләкин мондый зур суны күрми калу үзе иң зур гаеп булыр иде. Ләкин ничек барып җитәргә? Шул тирәдә нәрсәдер бик яман дөберди, җитмәсә. Әнә әллә каян, күкне ямьсез кара төтен белән каплап, котыра-котыра, акыра- акыра, мәзәк өемнәр узып китте. Әмма бераздан дөнья тагын куркыныч кыяфәтеннән, ямьсез төтеннән арынды да, аюның күзләре янә чик- кырыйсыз диярлек матурлыкка юнәлде: су, искиткеч су, ә анда, эчкә- рәк керсәң, әлбәттә, тамак ялгар җан ияләре тулып ята. Тотып алсаң, тиберченә-тиберченә, яңакларга сугыла-сугыла иркәлиләр алар, тик авырттырмыйлар — карынга да шулай ук рәхәт кенә төшеп яталар. Кечкенәрәк дәрьяларда булган тәҗрибәләре буенча фарыз иткәндә, менә нинди шәп сый көтә бит сәяхәтчене. Сые да, мәзәге дә бергә икән бу сәфәр дигән нәрсәнең. Су... бу хәтле дә зур су! Уртасында яшел куаклар да үсеп утыра икән. Шунда тыныч кына ял итәргә булыр.
Таудан төшкәч, таш өемнәре аша узарга туры килде. Шушы таба яңа өемнәр дөбердәп килгәнен шәйләп, тизрәк ыргылды һәм менә ул — яр буенда. Тик караса, су өсте тулы әллә нинди җәлпәк нәмәрсәләр тезелеп тора. Кайберләрендә — тагын кешеләр. Каян килгән адым саен кеше? Монысы иң авыр җайсызлык. Аюны күрүгә — тагын акырыш, тагын буталыш. Тилергәннәр, нәрсә күрәләр икән бу чаклы гауга куптарырлык? Аларны күргәч тә аю булып аю тыныч тора белә ләбаса. Ә алар?
Су өстендә чайкалган әйберләрнең кешеле булганнары бердәй дөбердәргә керешкәч, аюның да ачуы кубып, сыйлану өмете җилдәй юкка чыкты да, шашканнар тирәсеннән тиз генә яңадан урманга сызудан башка җай тапмады ул.
Ярый әле, тау менә торгач, баягы судан һич ким булмаган яңа матурлык ачылды — алтынсу үлән дәрьясы чайкалыпмы-чайкала. Кыркылган да түгел, төбеннән алып чуклы башларына хәтле исән торган үләннәр. Монда баягы йөзү өметен дә, ашау ләззәтен дә берьюлы канәгатьләндерергә мөмкин иде. Үлән башларындагы алтын чукларны туйганчы ашагач, сагынылган йомшаклыкта, әй, рәхәтләнеп аунады да инде ул. Тик, тик...
Якында гына кыштырдау ишетелде. Бик тә якында Ләззәткә чумып артык мавыгылган икән. Адымнар Әлбәттә, кеше... Нинди кеше икән тагын? Монысы да куркак булып чыкса? Ул курыкмый торган, ягымлы кеше күрергә өметләнеп, аягүрә торса, алда —чынлап та кеше .. Берәү генә. Кулында — куш елан шикелле таяк. Шул таякның ни икәнен күрү нияте белән аю, куркуын җиңә төшеп, чак кына ал- гарак атлады һәм карап тын калды. Ә кеше? Юк, монысы да курыкмый торган булып чыкмады, әмма шулай да, күзләрен коточкыч аларт- маса да, тез буыннары калтыраудан әлеге таякка тотынгач, тынычлана
язды. Бу көч бирә торган таяк нәрсә икән? Кунак шуны белер өчен ныклабрак караса, әллә нинди шартлау... һәм күкрәктә — монарчы һичкайчан сизелмәгәнчә каты авырту... «Кара син, белергә тырышу, күрергә тырышу болан ук җәзаларлык гаеп микәнни?» дигәндәйрәк ♦ гаҗәпләнергә генә өлгергән арада. , сәяхәтче аю җиргә үк ауды. Ләкин а ул инде үзенең нинди хәлдә икәнлеген белергә дә тырыша алмады. 5
Кешеләр аны аңламадылар.
Соңгы елларда, якын-тирә урманнарда кабан дуңгызлары күбәйсә S дә, каладагы дәүләт музееның хайваннар дөньясы дигән бүлегенә ул ** экспонат буларак әле килеп җитмәгән иде. Аның карачкысын ясап бирүне Наҗар Зәбнров дпгән яшь галимнән үтенеп сорадылар. Үзенең з төп эше булмаса да, аның табигать дусты икәнен белгәнлектән . мон- < дый йомыш белән мөрәҗәгать итүләре беренче кабат кына түгел иде. *"
Музейга Наҗар еш килә. Гадәттә Әби патша арбасын карагач та, ♦ үзен кызыксындыра алырлык бүтән экспонат тапмыйча, хайваннар и дөньясына керә дә, бүре, төлке, кыр тавыгы, мәче башлы ябалакка 2 озак-озак, онытылып, хатирәләргә бирелеп карап тора. Бу җәнлек-кош- = лар Наҗарга туган һәм мәңгелек дуслар сыман тоела. Алар үзләре дә * Наҗарны танып, аңа адәмчә җылылык сирпел карыйлар — мәңгелек _ яшәү бүләк иткән өчен аңа әйтерсең лә рәхмәт әйтәләр. Озакламый, * алар белән янәшә кабан дуңгызы басып торачак һәм анысы да үзенең кечкенә кызыл күзләре белән үзенең хөкемдарына рәхмәтле тойгылар £ снрпиячәк. Әлбәттә, башта, беренче очрашу вакытында, аңгыра дуңгыз киләчәк бәхетен аңламыйча, качарга тырышачак. Ләкин.. Ләкин На-җарның әле беркайчан да үзенең максаты итеп куйган җәнлекне ычкындырганы юк.
Наҗар эшли торган институтның ярдәмче хуҗалыгы һәм җәнлекләр бакчасы каладан кырык-илле чакрым ераклыкта, пароход түгел, катер да керә алмаслык тын елга буенда урнашкан. Наҗарның ярты гомере шунда уза дисәк, ялган катнашмас. Аның кызы Энҗе дә, тәпи басканнан бирле диик, бирегә еш ияреп килә. Соңгы елларда хәтта җәйне әтисеннән башка да шушында уздыра башлады. Каравылчы абыйлары белән, җәнлекләр, кошлар белән мәш килеп яталар. Шунысын да фаразларга мөмкпндер: мөгаен, әтисенең эшен иң әйбәт дәвам итүче шул Энҗе булыр, гәрчә бу хакта уйларга әле бик тә, бик тә иртә булса да.
Хатыны Фәнүсә, хәтта бер үк лабораториядә эшләсә дә, андый ыша- ныч-өметләр кузгата алмый. Бигрәк тә соңгы елларда. Наҗарның дошманы дәрәҗәсенә җиткән кешегә яхшатланып, иренә хыянәт хәленә якынлашты инде. Юк, начар мәгънәдә түгел, болай: җитәкче дигән булып, Мөдир белән әшнә булып эшләргә тырышып .
Ярый, монысын да калдырып торыйк, яңа җәрәхәткә кагылмау хәерлерәк...
Шулай итеп, җәнлекләр бакчасына килгәч тә, Наҗар музей йомышын үтәү нияте белән якын-тирә урманнар буйлап йөрергә, сунарга чыгып китте. Монда кабаннар очратачагына ул иртәгә дигән көндә кояш чыгачагына ышангандай ышана. Ләкнн иртәгә дигән көнне кояш чыкса да, кабан дуңгызы күзгә чалынмады. Инде төш җитеп килә иде. Арыгач, хәлдән тангач, урман читенә чыгып утырды. Тәмам өлгергән солы басуына карап хатирәләргә бирелә язганда, кинәт ни күзе белән күрсен, бер урында солы башлары катырак селкенә иде һәм шунда кабан очратудан өзелә язган өмет тагын дертләп куйды Солы дәрьясы бер дә юктан чайкалырмы? Юктыр, бу, әлбәттә, җәнлек, әлбәттә — кабан! Бүтән ни булсын? Бүре дняр идең, ул инде җәнлекләр бакча
сында кешенең дусты буларак яшәр өчен генә исән калды, ә төлке игенне болай ук чайкалдыра алмас — ыспай нәмәрсә. Әлбәттә, бу — дуңгыз, кабан дуңгызы.
Наҗарның бүген хәле авыр.
Беренче сәбәп — өйдәге әйткәләш; икенчесе — эшләгән җирдә Мөдир дигән кабан белән бәрелеш; өченчесе — тамак чире тонзилитның кузгалып, температураны ким дигәндә утыз сигезгә күтәргән чагы. Дүртенчесе дә бар икән әле — уңышсыз сунарда төнге сәгать икедән көндезге сәгать өчкә хәтле йөри торгач, бөтен авыр хәле өстенә, телен аркылы тешләр дәрәҗәдә арган иде.
Дүрт сәбәп бер секунд эчендә дәррәү юкка чыкты. Югыйсә, ул нинди аучы?! Башта утырган килеш күзәтте: күп дисәң ике йөз метр ераклыкта солы урманын дер селкетә иде кабан. Ауный, мөгаен, калада калган туганының, Мөдирнең ялган уңышын белеп, ауный-ауный тантана итә дуңгыз, изә изге муллык диңгезен. Ләкин ул тиздән кеше белән күзгә-күз очрашачак. Аучы сикереп торды да очрашуга табан ун- унбиш адымны шыпырт атлады, тагын дүрт-биш адым, тагын. ...Җитте. «Мөдир дуңгыз, син бит анда! Кабан, чык!»
Уйлап кына калмыйча, шулай эндәште дә, ахрысы, Нажар, чөнки дип фараз итәргә мөмкинлек бар, — әгәр дә кыргый җанвар аның олы хөрмәт белән эндәшүен ишетмәгән булса иде ки, ул мөшкәгә маңгай куярга һич тә ашыкмаган булыр иде. Әйе, дуңгызга шулай эндәште аучы һәм ни өчендер дуңгызның ул нәкъ үзенең мөдире кыяфәтендә калкып чыгачагын һичбер шөбһәсез көтте һәм. . Ләкин... Ләкин әнә каршыда — йонлач баш... Нишләп соң әле болай? Мөдир бит сакал-мы- екны болай йөртми, һәм дуңгыз да алай итми. Әйе, бу — кабан түгел. Каршыда... каршыда —аю, һәм ул үзе дә Наҗарны танырга тырышкандай текәлеп калмасынмы. Куркыныч хәл белән очрашкач, һәр җан иясе шулай башта аптырап кала. Каршында кеше басып торганлыгы аңына җиткәч тә торып чабачак. Тик бу юлы озакка китте — нидер күрергә, хәтта сөйләшергә, аңлашырга тырышкандай тын торды бу җанвар, тик... Тик ул Мөдиргә түгел, Наҗарның үзенә охшаган бугай һәм . бүтән нидер уйлап өлгергәнче, аңсыз бармак чакманы үзлегеннән тартты да аю чайкалып куйды. Ләкин ул күзләрен Наҗардан барыбер алмады — әллә ничек гаҗәпләнеп калды. Бер секундта атарга өлгермә- сәң, өскә сикерәчәк. Соңламады Наҗар, икенче көпшәдәге патронны да бушатты. Аю исә үзе аунарга яраткан йомшак солы җиренә гөрселдәп ауды.
Тәкъдир дигән сүз бу заманда сәер яңгырый. Табигатьтән өстен дигән мәгънәгә ишарә иткәнгәдер, ахрысы. Өстенме, түгелме, ләкин анда кодрәт барыбер олы, хәтта бөек. Күп чакта аңлап, хәтта тоеп та җиткермибез. Йөнтәс аяклары белән бәргәләп аю соң мәртәбә тиберченгәч, «Кунакны ядрә белән каршылау тиеш идемени?» дигән сорау Наҗарның аңында туды. Кунакның да ниндие бит әле — әкияттән килеп чыкканы!
Бу җирләр, бу урманнарда күптәй инде кырып бетерелгән аю, адәм белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, әкиятләрдә генә матур яши. Ә тормышта — бүгенгечә...
Аю, адашкан аю, бу урманга, корылган мылтык каршысына, кабан урынына нишләп килеп чыктың соң әле син? Билгеле инде — очраклы рәвештә. Нишләп әле бары тик дуңгызга гына тәгаенләнгән ядрә сиңа
табан очты? Дөресен әйткәндә, син үзен дә күрдек: Нажар бераз курыкты, өскә ташланмагае сыманрак тойды. Бәлки әле тыныч кына борылып та киткән булыр идең. Бәлки. . Тик җәнлекнең генә түгел, адәмнең дә гомере бер генә һәм ул «бәлкигә» исәп тотарга яратмый, һәм менә шуңа күрә Акылның үзенә дә буйсынып бетми торган бер тойгы, рөхсәт-киңәш сорамыйча гына бармакны үз ихтыярына буйсындырды “ да чакма чатнап кәпселгә бәрелде. Калганы — бәхәссез һәм син менә £ җирдә ятасың. Очраклы хәлдә... &
Әгәр Мөдир белән мөнәсәбәтнең юньлерәк чагына туры килгән бул- л саң, аңга ачы төтен өргән ачу кабанга үчләшер дәрәҗәгә җитмәс һәм < ул сине тизрәк таныр, бутамас һәм син дә бүгенге кадәр усал күрен- = мәс идең. Шулай шул, тагын «бәлки».
Ә музей кешеләре шатланачак. Кабан качмас, ә аның урынына бә- i реп төшерелгән булса да кара урманның патшасын ук илтеп бир әле 3 син! Очраклы хәлдә!...
Әгәр янында тире тунарга махсус алып килгән пычагы булмаса, * чирле һәм арыган булуына карамастан, соңгы тамчы көчен дә сарыф ф итеп, шушы аю шикелле хатасын, авыр хатасын ул барыбер бакчага хәтле Өстерәп кайтачак иде. Тәҗрибәле аучы бөтенесенә алдан әзер, Q Карачкыга тиеш кадәр генә калдырып, җәнлекнең тиресен — тышкы = кыяфәтен генә аркасына салып кайтты. Ләкин, хәерсез авыруы арка- * сында, пөхтәлек җитмәгән иде. Хәл җыярга тукталгач караса, куллары и» гына түгел, аяклары, чалбары, бөтен киеме гел кан гына иде Наҗар - үзен палач итеп күрде. Палач! Нажар — палач!
Тукта, чү, ник бу чаклы каты хөкем? Бәлки алай ук түгелдер? Ата- * баба кылмаган нәрсәме? Кеше үзенең яшәү законнарын сентименталь п кичерешләр хакына үзгәртә аламы? Булдыра алса, һичшиксез, шулай эшләр иде, ләкин андый яшәү ысулы хәзергә юк. Ә ул яшәргә тиеш. Наҗар туган, адәм баласы икәнеңне искә алсак, дөрес эшләдең, вөҗданга хилафлык китермәдең — элеккечә матур гына яши бир...
Әмма җан дигәнен барыбер тынычланырга уйламый. Аны хәзер кызы Энҗе, Каравылчы һәм Әпә атлы телсез малай каршылаячак. Алар тынычландырса гына. Алар нәрсә әйтер, шунысы мөһим хәзер
Юл капчыгын һәм «аюны» аркасына салган, ә мылтыгын кулга тоткан хәлдә, Наҗар «җәнлекләр бакчасы»на керде. Аны күргәч, кызы да, Әпә дә каравыл өеннән чыктылар да нәкъ көтелгәнчә, әтисеннән куркып иң башта Энҗе чарылдап йычкырды, аннары, алай ук курык маса да, Әпә дә, аю тиресен тотып карагач һәм үзенең дә куллары канга буялгач, шул кулларын бутый-бутый, үзе генә чыгара алган ымлыкларын кабатлый-кабатлый, шыңшырга кереште. Әйтерсең очына- очына бии.
Шау-шуга Каравылчы да чыкты. Әпә шикелле үк ул да тирене әй- ләндергәләп торгач, чирәмгә утырды һәм катгый нәтиҗә чыгарды
— Бездәге аю гаиләсенең башлыгы бу. Тормыш иптәше, ике баласы, үзләре теләп безнең бакчада төпләнгән иде бит Анысын беләсең. Шуны эзләп килгән. Тапкан да булыр иде. Изге хайван. Күпме ара калгач, килеп җиткәч!
Башка вакытта кочаклап кына сөйләшә торган кызы әтисен читтән генә шелтәли бирде:
— Әти. нишләдең? Ник аттың?
Шулай килеп чыкты ки. музей залында утырасы кабан дуңгызы кырлар-урманнар буйлап чаба бирә, ә беркем өмет итмәгән, максат итеп куймаган аю аның урынын алачак. Моны инде тәкъдир дими ни дисең? Наҗар чын фән кешесе —ул да буйсынырга тиешмени таушалып беткән шундый кодрәткә?
* *
Бердә юктан яңа кайгы өстәлгәнгә, Наҗарның хәле начарайганнан- начарайды, кояш яктысы гына җандагы эңгерне куа-тарата алмады. Дару ярдәм итмәсен чамалап, врачка да барып тормыйча, аю тиресен тәбеләп кибәргә элгәч, үзенә авырырга рөхсәт итте, өч көн караватта аунады. Янбаш сызлавы өстәлгәнен исәпкә алмаганда, бүтән үзгәреш тоелмады — баш һаман чатный, әйләнә, күңел болгана, һава сафлыгын сагынып урыныннан торды. Ярый әле, егылыр дәрәҗәгә җиткәч, карават тимеренә тотынып булса да аякларында басып калды һәм, чайка- ла-чайкала атлап, ник икәнен үзе дә төшенмәстән, читлекләр янына килде. Кошлар илтифатсыз гына очына-чыркылдаша, игътибар иткәне горур карый. Чөлди, челән, тәкәрлек кебек туган тиешле кошлар, муеннарын сузгалап, гаҗәпсенү белдерә. Ярый әле, болардан карачкы ясыйсы юк, бөерләрен, бавырларын алып тикшерер өчен дә мәҗбүрият ‘туганы юк. Бәяләре бәләкәйрәк булган җан ияләре — йорт күгәрченнәре һәм тычканнар коткара килә. Болары күңел һәм бакча күрке булып кына яши бирәләр. Бу тирәдә, көн-төн дигәндәй, мәктәп балалары, кошлар һәм җәнлекләрнең үзләре кебек, чыр-чу килә, сөенә, сикерешә. Шулар белән бергә — Энҗе һәм Әпә.
Кошлар рәтен узып, Наҗар аюлар янына килде дә ана аюның күзләренә гаепле кеше сыман карады. Көтелгән хикмәт: ике-өч ай буе күреп ияләшкән җәнлек бүген аңа ыргылырга әзер кебек иде. Хәтта ике баласы, Энҗе кушкан исемнәре белән әйткәндә, Аппак белән Йомшак та, синең белән сөйләшмибез дигәндәй, эчкәрәк постылар. Ана аю башта усал карап торса, бераздан читлеккә ал аяклары белән ябышып үкерергә үк тотынды.
Наҗар атылган аю тиресе белән булышкан киемнәрен инде юып ук элгән, һәм тегенди-мондый ис бу яңа киемнәреннән түгел, искеләреннән дә килмәскә тиеш, җилгә очкан булырга тиеш. Әмма ана аю үз иренең кадерле исен барыбер сизде бугай. Сөеклесенең исе, бәлки әле төсе дә Наҗарга барыбер йогып калган иде булса кирәк. Югыйсә, монарчы гел дусларча карый белгән, ияләшкән аю ничек итеп кинәт кенә үзгәрсен ди. Иректә очрашырга туры килсә, ырлап-үкереп кенә калмас, туп-туры өскә ташланыр иде. Кайбер көннәрдә аларны иреккә чыгаралар бит...
Наҗарның тәне эсселе-суыклы булып чымырдый да, ул читкә тайпыла һәм ата аю тиресе янына юл тота. Тире инде карачкы өчен әзер— каплыйсы гына калган... һәм ул әйтерсең яңадан тереләчәк!
Тирене күтәреп, исе тегеләрен котыртмасын өчен, Наҗар капка артына, шундагы тигез яланга чыкты. Эшкә тотыныйм дисә, калыпларда, инструментлар да мастерскойда калганлыгы беленде. Буталган баш. бөтенләй буталган.
Тирене калдырып, бакчадан уңда, чокыр буенда урнашкан мастерскойга китте.
Балалар ачуы тиз уза. Бакча ягынан бүген аларның инде уйнаган, көлгән тавышлары ишетелә. Наҗарның бердәнбер кызы, дөньядагы иң зур ачышы һәм бәхете булган Энҗесенең чын ихлас җыры яңгырый:
Та-та-та. тра-та-та, Аю тәмәке тарта. Тәмәкесен ташлады, Мине куа башлады.
Энҗе үзе йөгерә, үзе җырлый. Артыннан килгән Әпәне ул, мөгаен, чынлап та аю итеп күз алдына китерә торгандыр. Йөгереп килгән уңайдан аю тиресен Әпәдән тартып алгач кына уе кинәт үзгәргәндер, чөнки ул аю булып үзе ырларга һәм Әпәне «таларга» кереште. Тик малай ♦ аннан «аюны» яңадан алгач, кыз сикергәләде-сикергәләде дә, көтмә- щ гәндә Әпәдән тирене кире тартып алып, икенче төрле такмакларга © кереште: $
— Син түгел аю, мин — аю, мин — аю — у-у-у! — Әпә тирене яна- а дан үз кулына эләктерергә тырышса да, кыз бирешмәде. — Син түгел, £ мин—аю, мин—аю, та-та-та, аю тәмәке тарта...
Аюны бүлешә алмыйча тарткалаш киткәндә, Каравылчы абыйлары з килеп җитте дә тирене җәһәт үзе алды. 5
— Кычкырышмагыз, югыйсә, икегезгә дә эләкми. Аю буласыгыз I килсә, акырышмагыз, әдәпле булыгыз
— Әһә, ыһ-ыһ, ым-мы.
— Ул әнә Әпә булса да кеше кебек кычкыра.
— Әпә, улым, кил әле, бирерәк кил.— Карт, ишарәләр белән чакы- * рып, сүзен шул рәвешле аңлатырга да кереште. — Беләсеңме нәрсә, = егет кеше затлы булырга тиеш. Кызларга беренчелекне бир син, рәтле о адәм булыйм дисәң. Башта Энҗе аю булсын, соңыннан — син. Икегез- - гә дә җитә. Кил әле, кызым.
Энҗе килгәч, аны аю эченә кертте дә Каравылчы соңгы күрсәтмә- 13 сен бирде: =
— Бар, җәнлек икәнсең, урманга чап. Бу таба килгәндә Әпә «аю» «> булсын. Килештекме? Менә шулай, тик тере аюлар янына бара күрмә- * гез. һоп, чаптык! Барыгыз, җәнлек булып яшәп карагыз. Аннан кире п әйтерсез, адәм булу шәбрәкме, әллә аюмы. Читлектә дә утырып карарсыз, бәлки шунда куәтлерәк аңлый төшәрсез дөньяны.
«Аю» шактый ук иләмсез хәрәкәтләр белән урманга кереп киткәч, Каравылчы җиргә утырып, болай эш юктан гына, ахрысы, мылтык затворын сүтеп карады, патроннарын барлады да яңадан корды Әлбәт тә, фикер дигәне дә тик тормыйча, әйләнә бирде. «Каравылчы да булып була, галим дә булып була, ерткыч булу аерата җиңел, ләкин кеше булу кыен. Ай-Һай, кыен чын кеше булу! Кайчак мөмкин түгелдер сыман ук тоела Әмма бирешергә ярамын, сынатмаска; җиңелмәскә—Энҗе белән Әпә яшеннән башлап, гомер буе көрәшергә туры килә, хәтта менә шушы яшькә җиткәч, картайгач та»
Көч-хәл белән атлап, Наҗар килде. Килеп җиткәч тә җиргә утырды да үзе китергән юл капчыгына баш куеп ятты. Коты качкан аның — чырае бронзадан ясалган сурәт шикелле иде. Болай да сорырак күзләре бөтенләй төссезләнгән. Маңгай өстендә балаларныкычарак таралган чәче үрә торган һәм бүтән чакта шөкәтсез тоелмаган озынчарак борыны — тәкәббер сыман. Бөтен кыяфәте борынгы адәмнәр, һәйкәл-сын- нарны хәтерләтә.
— Энекәш, син әле ник болай, табутта яткандай аяк суздың?— Җайсызрак яткан мылтыгын Каравылчы Наҗарның баш очынарак күчерде.
Наҗар ыңгырашуын көчкә тыеп:
— Янам әле, Әмән абый, — дип куйды.
Тән кызулыгы гына түгел, йөрәк көйгәне дә сизелерлек иде Шуңа күрә карт Наҗарның башына кулын куйган чакта ук нинди чир икәнен әйтеп бирде:
— Аю каргышы тоткан Бер гаепсез җан иясен күзләренә карап ат та, исән дә кал. Булмый ул алай.
— Дуңгыз урынына килеп чыкты... Кем уйлаган.
Уйламыйча мылтык төзәргә ярыймы?
Наҗар җавап таба алмаганга һәм нишләргә белмәгәнгә күрә генә капчыгын чишеп күтәрде. Аннан агач калыплар коелды. Бу минутларда Наҗар тирене калыпларга дигән ниятен, хәтта тиренең үзен, аның хәзер хәтта кайда икәнлеген, хәтта менә шушы калыпларының ни өчен монда икәнлеген дә уйлап чыгара алмаслык дәрәҗәдә хәлсезләнгән иде. Зиһен дигән киңлеккә әллә нинди эссе томан тыгызланып тулган, күзләр дөньяны әллә нинди буталчык шәүләләр рәвешендә күрә һәм шунлыктан фикер дә мөстәкыйль түгел—күкрәк эчендә сулкылдаган, сызлавык сыман бер ачы тойгы талпынышы буларак кына туа һәм анда да бары тик Каравылчы абый сүзләре артыннан гына иярә иде.
— Шулай шул, дуңгызга дигән ядрә аюга эләкте. Ә дуңгыз йөри — урманда гына түгел, шәһәрдә... мин эшләгән җирдә. Анысы бөтенесеннән дә явызрак. Ә бу чынлап та ялгышлык корбаны Шуңа күрә мин аңа үлемсезлек бүләк итәм.
— Барлык аюлар исеменнән олы рәхмәт. — Каравылчы ике шакмакны алып шакылдатты да елмайган булды. — Бәхетле җанвар! Үзенең пычрак эчләрен чып-чиста агачлар белән алмаштырып, мәңге басып торачак бит инде, ә!
— Үлгәч тә эшләячәк, файда китерәчәк.
Наҗар хәлсезләнеп башын җиргә салса да, Каравылчы аны кызганырга чамаламады. Киресенчә, җан әчесен әйтерсең аның өстенә бөркеде:
— Шулай да эчемә саф каен түмәрләре тутырып мәңге утыруга караганда, үземнең алама әгъзаларым беләң бер-ике генә ел булса да артыграк яшәргә тырышыр идем мин.
Озак та үтмичә, урман ягыннан Энҗе кычкырган тавыш ишетелде һәм шул арада ул үзе дә күренде.
Кыз чын мәгънәсендә коты очкандай йөгерә иде.
— Аю, мине аю куа, аю, ашый!
Наҗар сикереп торды да, ни күргәненә үзе ышанмыйча, Каравылчыдан:
— Нәрсә бу? — дип куркып сорады.
— Бу — син үтергән аю. Терелгән дә үч алмакчы.— Мыегын да селкетмичә, карт шулай дип җавап бирде.
Гаҗәпләнүдәнме, куркуданмы, әллә үз күзләренә һаман ышана ал-магангамы, әллә, юкса, күз карашын эссе томан инде тәмам каплаганга күрәме, Наҗар башта җиргә сыенды, үләнгә ябышты, тик Энҗенең ачы тавышы аның үзәгенә үк үтә иде. Ахырда мылтыкка ябышты. Каршыда Энҗе йөгерә, әйе, аны «аю» куа. Бер секундтан соңга калсаң... Әмма ничек кызның үзенә тидермәскә? Ничек җайлы ара эләктерергә?
Сайлады Наҗар шундый араны. Бер секунд... Бер секундка дүрт хәрәкәт сыйды. Әтисенең нишләргә җыенганын сизгән Энҗе: «Әти, Әпә бит бу, атма, атма!»—дип кычкырырга, Наҗарның мылтыкны шаяртып кына тотмаганын шәйләп, Каравылчы мылтык өстенә аварга, ә Наҗарның тиле бармагы мылтык чакмасын тартырга өлгерде, тик ядрәләр генә, секундның кай өлешендәдер, канлы тәкъдирдән тайпылып, якында гына яшел чирәмне теткәләп, кара туфрак айкап чыгарды. «Аю» исән калды. Аның һаман якынлашканын һич тә аңы белән түгел, бары тик тәне белән чамалаган Наҗар мылтыкка яңадан ташлангач, Каравылчы тагын аның өстенә ятты да бермәлне әүмәкләшү китте һәм тиз арада «аю» ырлый-ырлый Наҗарны таларга да кереште. Бөтенесен чын итеп кабул иткән Наҗар исә бар көченә:
— А-а-а-т-т,— дип кычкырып җибәрде дә кинәт сыны каткан сабый бала шикелле, җиргә чалкан ауды.
Шул рәвешле, тәкъдир дигән мәгънәсез көч иң әүвәл кешенең зиһенен томалады да, аннары аны оятлы хәлдә калдырыр өчен, үзенең ти
ле боерыкларын үтәргә мәҗбүр итте һәм тән дигәнең хәрәкәткә сәләтен югалткач кына каядыр җилде. Шуңа күрә Каравылчы: «Җитте!»— дип кычкырганнан соң да Әпә тукталмагач, инде аны кочаклап җиргә аударды да тирене Әпә өстеннән салдырды.
— Котырганнар, уеннан уймак чыгарасыз ласа!
Каравылчы үзе дә каушаган һәм еш-еш сулый иде. Әпә «аю» эченнән чыккач кына Энҗе телгә килде:
— Әти, әтием, без бит шаярдык кына, — дип, әтисен уятырга, кузгатырга тырышса да, ул кыймылдамагач, еламсырый ук башлады.
Әпә исә кул һәм бит хәрәкәтләре белән: «Мин аны чынлап таладым», дигәнне аңлатып усаллашты. «Ник үзе аюны үтергән?» Янәсе — а-а-а, пуф, ыһ-ыһ.
Кызның шыңшуларына Әпәнең усаллашуы ялганып, мәзәк үк авазлар хасил була иде.
Каравылчы Наҗарның күкрәген тыңла! аннан сон:
— Аз булса да сулый, барыгыз, врачка чабыгыз, — дигәч, Энҗе җәһәт кенә торып йөгерсә, Әпә исә кыймшанырга да чамаламады.
— Ә син ни карап торасың? — диде Каравылчы гаҗәпләнеп.
— А-а-а-ю, пуф, пуф, ыһ-ыһ! — янәсе ул аюны харап иткән!
Ачуланыргамы, мактаргамы — шайтан белсен.
— Кемгә охшап болай явыз син, ә? Атаң кем синең, атаң! — Ишарәләр.
— А-а-а-та, ыһ-ыһ. — Ишарәләр: «Атам юк».
— Ә анаң?
— А-а-а-иа, ыһ-ыһ, ым-мы.
Атасыз-анасыз да кеше була икән...
Әпә, телсез. Бер мәгънәгә халык ике сүз тапкан. Юкка гына түгелдер бу. Телсез димәгән, Әпә дип исем кушкан менә бу малайга. Чынлап та аны ничек телең барып телсез дияргә мөмкин? Сүзләрен, кайбер теләкләрен ул телле кешедән шәбрәк аңлата белә. Ләкин үзенең каян һәм кем икәнлеген генә аңлата алмый әле. Ике ел инде, җәй җитте исә, җир астыннан калыккандай килә дә чыга. «Әпә. әпә», «ыһ-ымым.. »— аның бу сүзләре Каравылчыга үрдәк бәбкәсе пипылдагандай тоела. Бәбкәнең дә гаиләсе, әткә-әнкәсе була. Әпәнеке — юк. Күпме сорасаң да әйтмәде һәм әле дә әйтми. Бәлки әйтә дә алыр иде шикелле, тик ата-анасы хакында ишетергә үк теләми бугай. Кайбер ишарәләрдән чамалаганда, ата-анасы эчкечеләр, көн-төн тарткалаша-сугыша торган кешеләр булганга күрә, аларны бала ташлап кача булса кирәк Менә шушы мәгънәләрне генә ачык итеп әйтми ул, ә калганнарын
Менә бит, әйтәсе килгәненә туп-туры итеп бармак төзәде:
— Әпә, ыһ!
Баксаң, урман эченнән кеше чыгып килә. Прораб дигән кеше. Ул күренгәч, куллар буташу, авызлар кыйшайту тукталды, гәрчә ул адәмгә Каравылчының күтәрелеп карарга теләге-нияте булмаса да.
Прораб белән Каравылчы — эт белән мәче. Сәбәп — җитди. Сәбәп — Прораб исеме күтәреп йөргән бу адәмнең кеше була алмавында. Каравылчының фикере менә шушындый. Тегесенеке дә юньле түгелдер, әлбәттә.
— Исәнмесез, иптәшләр, исән тордыгызмы? — дигән булды Прораб үзе белән гапләшергә бик әзер түгелләрен сизгән хәлдә. — Кала сезгә сәламнәр әйтеп калды, — дигәнен дә өстәде.
Әйтерсең аны монда дуслары көтә.
Юньле сүз ишетмәскә күнеккән Прорабка Каравылчыдан «вәгаләйкем сәлам» дигән җавап җитә яза. Елмаеп ук сөйләшмәкче:
— Я. эшләр кай тирәдә?
__ Менә, бәгьзеләребезнеке бетебрәк тора бит әле.
— Ә-ә, беләм, әйттеләр.
Наҗар... институттагы эшен ташлап качкан.
— Наҗар... институттагы эшен ташлап качкан.
— Син дә мондагы эшеңне ташлап качсаң, яртыны куяр идем.
— һаман бер балык башы! — Прораб үртәлүдән көрсенеп үк куйды.
Елгада динамит шартлатып, кеше башына берәр балык та калдырмадылар да, хәзер суын ук корытмакчылар. Шундый алама эш иясе булган Прораб Каравылчыдан җылы мөнәсәбәт өмет итә. Кызык та инде бу бәндә дигәнең, бик тә кызык.
Институтның җәнлекләр бакчасы һәм ярдәмче хуҗалыгы тугайда, елганың элмәккә охшап торган җирендә урнашкан. Ике йөз метр чамасы араны казысаң, хәзерге юлын ташлап, турыга юл сабарга тора. Ә прораб дигән юньсез бәндә (Каравылчының аңа исеме белән моңарчы эндәшкәне юк һәм болай барса эндәшә дә алмас) нәкъ менә шул төшне карьерга әйләндерде — комны да, ташны да шуннан ала. Эшен әгәр ары табан дәвам итсә, елга кирәкмәгән төштән ташып, хуҗалыкның бик күп җире су астында калуын көт тә тор. Күпме туглады — аңламагач аңламый — булыр икән андый кеше дә. Җитмәсә әле, үзе Каравылчыга бәйләнә. «Шушында, борын төбендә хәзинә була торып, җир читеннән материал ташып булмый бит», янәсе.
— Тугайны коточкыч базга әйләндереп рәхмәт ишетәсең киләдер әле тагын?
— Нинди баз? Күл, камышлы күл булачак! Ягъни яңа бер матурлык артачак синең зәгыйфь күзләреңне иркәләр өчен!
Менә сөйләш син аның белән...
Беренчедән, бер түгел — ике. Былтыр ул казыган җир, кем әйткәндәй, хикмәти хода, быел язгы су 'белән тулып, чынлап та күл рәвешенә керде. Үзәннең бу почмагы институтның ярдәмче хуҗалыгы карамагында булганлыктан, тушындагы хуҗалык мөдире үз белдеге белән генә икенче күл ясарга рөхсәт иткәч, Каравылчы хәтта институт директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасарына хәтле җитсә дә, анысы да нинди пүчтәк нәрсә хакында сөйләшеп минем дәрәҗәмне төшерәсең дигәндәйрәк карап: «Бәләкәй генә күлдәвекне дә диңгез итеп күрмәсәк яхшырак булмасмы икән?» дип, рәтле сорауга мәгънәсез сорау биреп авызны япты. Монда бер генә тапкыр да булмаган, бу елганың холкын башына да китерә алмаган кеше ара һәм мәнфәгатьләр ераклыгы аша ничек итеп чын дөреслекне күрсен инде! Прорабка шул гына кирәк тә. Ярдәмче хуҗалык мөдире алдына, динамит шартлатып тотылган һәм шәп кыздырылган балыклар белән беррәттән, күңел күтәргеч эчемлек тә бер генә шешә куелмагандыр һәм аларның бәясен Прораб — якында гына төзелеш материалы табуын рационализаторлык тәкъдиме итеп рәсмиләштерү исәбенә — үзенең шәһәрдәге төзү-монтаж идарәсеннән дистәләрчә мәртәбә артыграк итеп түләткәндер дә бәлки. Әмән абыегыздан яшерү кыен — юкка гына Каравылчы исемен йөртми ул. Каравылчы абыегыз сезнең артык та нык кызарган хәлдә шаяра- көлә табигать рәхәте чигүләрегезне бер генә кабат күрмәгән бит. Ничек кенә булмасын. Каравылчы икенче күлгә теше-тырнагы белән каршы булды һәм хәзер дә, бөтен ачуын җыеп, кеше була белмәгән, бары тик прораб кына була алган бу бәндәнең кара йөзенә лач итеп төкерер иде. Әмма хәтта шунысын эшләргә дә ярамый — тавыш чыгачак.
— Табигать корткычы! — дип нәфрәт ату кебек көчсезлек белән чикләнергә туры килде аңа бүген дә.
Җитмәсә, Прорабка шул чаклысы да чамадан тыш олы тупаслык сыман тоелды, бәндәң кинәт кабынып, зәһәрләнәсе үк итте:
— Әһә, менә кем икән ул котыртучы! — шулай диде дә Каравылчының изүеннән эләктерде.— Өченчекөн нинди ахмак минем кабинет ишегенә «Табигать корткычы!» дигән язу ябыштырып киткән дисәм, менә кем икән! Эләктерсәмме, эләктерсәмме!
Бөтен кешене эләктереп бетерә алмассың, бәдбәхет. — Каравылчы тегенең кулыннан ычкынды. — Якалар күп бит, ә синең куллар икәү генә.
Олылар әрепләшкән, якалашкан арада Әпә Наҗар аркасына нин- ♦ дидер кәгазь беркетмәкче булып азапланганны чамалагач. Каравыл- ы чы, Прораб сизмәслек итеп, малайны ул эшеннән туктатыр өчен аягы 2 белән читкә этәрде. Малай актыгы, ярый әле, кулындагы язуны яшерә ? белде. Аны Прораб кебекләр аркасына ябыштырырга кирәк ләбаса. Каравылчы бу мәгънәне дә ишарәләп аңлата алды. Прораб Наҗар £ янына килеп утыргач, Әпә дә, Наҗарның калыплары белән уйнаган 2 булып, Прорабка хәтта шаян мәгънәләр ишарәләп, аның якаларын. 3 җиңнәрен сыпырыштырып, хәтта кочаклап мәш килде. Прораб исә, * яхшылыктан тынычлангандай, Каравылчыга үзенең фәлсәфәсен акла- ’ тырга кереште:
— Абый кеше, синең акыл бик тә бәләкәй радиуслы бит. Уйлап ка- < ра, картлач, сезнең хуҗалыкта һәм бакчагызда огромный корылмалар •" салабыз. Бетонга никадәр ком-таш кирәген уйлап, минем ничаклы бай- ♦ лыкка экономия ясаганымны әйләндереп чыгара алмый бит синең б}ш ® баш. Хәтта менә шушы галимнеке дә.
— Әпә, ым-мы.
— Молодец, балам, шәп. — Прораб аркасына ябышкан «Табигать * корткычы!» дигән язуны күргәч, Каравылчы гүяки Прораб сүзләреннән кычкырып көлеп җибәрде дә Әпәнең аркасыннан чәбәкләде. Ә ма- = лай, үзенең телсез тантанасын ымлыклар белән авазга әйләндереп һәм 3 шул куанычны Каравылчыга да йоктырып, аһылдый-аһылдый китеп * тә барды.
Тик ул калдырган шатлыкны чырайсыз кыяфәте белән тиз арада Энҗе сүндерде. Врач табылмаган икән. Әмма Прораб хәлгә кермәкче
— Врач дисезме? Калада совещаниедә калды. Ул ни эшкә?
— Күреп торасың ласа, яныңда кеше һушсыз ята
— һы, мин аңа сүз әйтергә киләм тагы. Ярый, булмады, алайса. — Шулай дип торып баскач, Прораб, аркасындагы язудан Каравылчы тагын көлгәнгә, кире борылды — Пи бар, ник мөңгердисез?
— Аю биетәләр.
Башта аю тиресенә, аннары Наҗарга карап алгач. Прораб үзе дә:
— Биеп яталар шул аюлар,— дип көлгән булды.— Мин әле генә каладан кайттым и анда ишеттем. Моның хатыны кем беләкдер йөрәк ите центрнфуговать итә дип шаулыйлар анда.
Бала алдында гайбәт сатудан уңайсызланмаган бәндә өчен гаилә агачын төбе-тамыры белән шашкан аюдай йолкып ату да кыен нәрсә түгел. Мәгънәсез катылыкны аңлыйсы килми, ә аңа җавап бирү тагын да авыррак. Каравылчы да, Энҗе дә шуңа күрә аптырап калдылар. Бәлки Әпә нинди дә булса сүз табар иде, ләкин ул монда түгел Үлгән кешене уятырлык гайбәт үз эшен чынлап та башкарды: Наҗар аңга килде. Димәк, ишеткән! Кабердән чыккан шикелле кыяфәт белән то-рып басты да, теге дөньядан кайтып өлгермәгән, кызыл ут сирпел көйрәгән карашы белән тирә-юньне кармалагандай итте. Аннары Прорабның битенә «кадалырга тырышкандай текәлеп, ниндидер сүз әйтергә азапланды. Артык ачуланганга күрәме, танышы чыкмады. Су эзләп җәфаланган балык сыман иреннәрен кыймылдата торгач кына, анда да тик пышылдап кына, тиешле бер сүзне җыя алды:
— Хәш-шәрәт!
Дөрес сүзне ишетми калу кыен Ул Прорабка, әлбәттә, ошамады, чөнки, нияте үзенчә яхшылыкта булганлыктан максаты Наҗарны гайбәткә юл куймау чарасын эзләргә мәҗбүр итү булганлыктан — ул ягымлырак сүз көтә нде. Үзенең дә кәефе кырылды
— Менә дурак, мин аңа яхшы ният белән, ә ул.. — дип тотлыгып калды, чөнки «теге дөньядан кайткан әрвах» куркытырлык ук кыяфәткә кергән иде.
— Кабатла сүзеңне! — дип, үз хәлен үзе белмичә сугышырга теләгән шикелле, Наҗар Прорабның каршысына ук басып ысылдады.
Гаҗәп зәгыйфь пышылдауга адәм ышанмас куәтле ачу төйнәлгән иде. Прораб үзен кырмыска оясына эләккән еландай хис итте.
— һыһ, син һыһ, кайт та үзең ачыкла. Күпмегә алсам, шуңа саттым, әйттем исә кайттым. Гафу — ялгыштым.
Тагын бераз гына карап торды да эшлекле адымнар белән китеп барды. Наҗар, дөньяның әйләнүен туктата алмыйча чайкальй!, тагын җиргә утырды.
— Уф, баш...
Каравылчы ул баш әллә бөтенләй беттеме дип курыккан иде. Шунлыктан бераз җиңелрәк сулап куйды.
— Болай булгач түзәрлек, тамагың гына әллә нишләде. Яле, тырышыбрак кычкыр әле.
— Соңгарак калдым бугай, соңгарак. — Кара син, күрәләтә тавыш югалт, имеш.
Тәмам аптыраган Энҗе, әнисе белән сөйләшер өчен, телефоннан шалтыратмакчы булып, капка төбендәге будкага йөгерде. Икенче яктан баягң шатлыгын югалткан, чырайдан язган Әпә килеп чыкты. Кулында — ниндидер кош...
Каравылчы кошны үз кулына алды да ишарәләр белән сорашырга кереште:
— Боҗыр. Каян алдың син аны?
Әпәнең кул һәм йөз хәрәкәтләреннән: «һавага пырылдап очты да кинәт дөп итеп җиргә төште» дигән мәгънә аңларга мөмкин иде.
— Пуф, пуф! — мылтык ата, янәсе.
Әпә дисәң дә Әпә, боҗырга бу хуҗалыкта кем мылтык төзәсен.
— Пуф, пуф, эһ-ыһ.— Имеш, Наҗар аткан.
— Юк бәла ягасың, бу абыең, киресенчә, кошларны үзе яклый торган кеше, нишләп атсын ди ул?
Ләкин шунда Әпәне җөпләр өчен Наҗар баш калкытты:
— Ату белән бер инде ул, агуларга рөхсәт иткәч.
— Син дә шундый усалмы?
Тиз арада килеп җиткән Энҗе, әтисен кочаклады да хәбәр җиткерде:
— Әти, мин әнигә шалтыраттым. Әни әйтә, кайгырмасын ди, ул бернәрсә дә югалтмаган ди. Сине директор чакыра, иртәгә үк кайтып җитсен дип әйтә әни.
Наҗар сискәнгәндәй сикереп торды:
— Ничек? Ә? Директор чакыра? — һәм терсәкләре белән җиргә таянып, үз соравына үзе җавап та бирде. — Әйе, мин анда булырга тиеш, тиеш! — Иске сәгать суккандай аклы-кызыллы авазлар чыгарып гыжылдагач, башы яңадан бөгелеп төште.
Наҗар ял иткән арада Каравылчы белән балалар шактый вакыт вак-төяк хакында гәпләшеп утырдылар. Карт бу яктагы истәлекле урыннар, агачлар, әрәмәләр турында, аларны ничек итеп сакларга’ кирәклеге турында сөйләгәндә, Энҗе сәеррәк сүз әйтеп ташлады.
— Син, Әмән абын, үзең кешеләрне гел өйрәтәсең, ә үзең бернәрсә дә эшләмисең,— диде.
Акланып кара! Каравылчы абыегызның чынлап та бердәнбер һөнәре — кеше өйрәтү шул. Гомер буе укытучы булды — биология укытты. Пенсиягә чыккач та яраткан эшеннән аерылмас өчен, шушы ярдәмче хуҗалыкка һәм җәнлекләр бакчасына каравылга керде. Шуннан баш
лап сүзе эшкә әверелми, дөресрәге, аны ишетми башладылар. Хәтта йомшак күңелле тоелган Наҗар да картның ялваруларына колак салимый — үз мәшәкатьләреннән бушамый, янәсе. Әйе, Энҗегә каршы бер генә дәлиле дә юк Каравылчының.
— Дөрес шул, балалар, менә елгабызны күрәләтә имгәттерәм, — дип офтанырга гына мәҗбүр ул.
Балалар эндәшми торганга, Наҗар баш калкытты:
— Бу елганың хәле яхшырак. Минем туган яктагы елганың әнә башын ук кистеләр.
— Кистеләр? Ничек итеп? — Әтисенең сүзгә катнашуыннан шатланырга тиешле бала, киресенчә, куркып сорады.
— Корыттылар, сөрделәр — елга башланган төштә хәзер кукуруз үсә.
— Ник?
— План үтиләр, янәсе. План бирелгән.
— Ник?
Наҗар баш иеп котылганга күрә, бу сорауга Каравылчы җавап бирергә тиеш иде. Ләкин ул да:
— Белмим, балам, — дип кенә куйды.
— Ә кем белә?
— Беркем белми.
— Әти белә.
— Ул да белми.
— Әти, әйдә, елганың башында яңадан күл ясыйбыз, ә? Әти!
Бәхәсләшер нияте булмаса да, әтисе торды Торды да чайкала-чай- кала телефон будкасына килеп, номерлар җыйды Дөнья һаман күңел болгандыргыч җиңел һәм какшау иде. Шундый алама караңгылыкта Фәнүсә шәүләсе күренгәндәй булды
— Алло, алло, мин сезне ишетмим! — Шәүләсе күренү генә түгел, Фәнүсәнең тавышы да ишетелә икән. Димәк, Наҗар җавап бирергә тиеш.
— Алло, Фәнүсә, алло!
— Алло, мин сезне ишетмим!
— Ишетмисең шул, ишетмисең? Ник? Ник?
— Алло, сез кем?!
Ярый әле, ярдәмгә Энҗе килеп өлгергән икән.
— Әни, әни, бу — без, әти белән мин
— Кызым, тагын ни бар?
— Әни, синнән әти сорый: нишләп син мине ишетмисең ди. Әни!
— Наҗар, иртәгә үк кайтып җит, совет утырышына, ишетәсеңме, Наҗар?!
■— Колакларым исән әлегә.
— Әни, ул сине тыңлый.
— Менә'нәрсә: син иртәгә барлык сорауларыңа үзен җавап бирергә тиеш, бөтенесен ачыкла. Уйла, хәтерлә...
Наҗар ишетте, уйлады, тыңлады. Дөньяда әйтерсең тик Фәнүсә сүзләре генә яңгырый иде...
Күз алдына китерү һич тә кыен түгел: Директорның кабул итү бүлмәсендә секретарь кыз машинкада көннәр буе нидер басып, шакылдатып утыра. Кешеләр керәме, чыгамы — гамендә дә юк. Гадәттә ул Наҗарны да күрми Ләкин бер көнне...
Бер көнне ул Наҗар күренүгә урыныннан ук сикереп торды да ишек төбенә хәтле килеп каршылады.
— Ой, Наҗар абый, әйдәгез, гомерегез озын булыр әле. сезне генә
уйлап утыруым иде. — Сабый сыман эчкерсез елмая кыз бала, ана бары тик иркәләп, үз итеп кенә эндәшергә мөмкин.
— Сезнең кебек гүзәл кызлар минем хакта уйласа, дөнья чынлап? та кызыклы булып китәр иде,— дисең син дә чын ихласлык белән.
Секретарь кыз синең каршыңда бөтерчектәй бөтерелеп ала да:
— Үз бәягезне белеп бетермисез әле сез, — дип баягыдан да ягымлырак. серлерәк итеп елмая.
— Шулай да ничә тиен торам соң? — дигән буласың, кызлар карашы яктылыгында рәхәт коенып.
Ә ул кызганмый сибә күз чагылдыргыч шатлыкларын:
— Тиеннәр түгел, сумнар — күктәге йолдызлар санынча. Күбрәк тә дияр идем әле.
— Нәрсә комачаулый?
— И көнләшәм дә инде шул Фәнүсә ападан. Шундый да әдәпле, чын мәгънәсендә интеллигентный, зур дәрәҗәле галимне тәки бер кулда гына тота бит.
. — Ә кул сузучылар юк түгелме? — Шаяртсаң да, үзеңнең кыз чынлап сөйләшәдер дип ышанасың килә.
Сурәтләрдә генә, мода журналларында гына очрый торган ыспай гәүдәсен һәм башын матурлык законнары таләп иткәнчә тотып, шулай ук төзек сызыклардан иренмичә иҗат ителгән иреннәрен очландыра f төшеп, кыз синең»белән илһамлана:
— Әйтегез әле, Наҗар абый: әгәр сеЗне Парижга җибәрсәләр, сез миңа бүләк алып кайтыр идегезме?
— Парижга? Мине?
— Бүләкне әйтәм, алыр идегезме?
Гаҗәпләнсәң, аптырасаң да, шаяртуны кабул итәсең.
— Нәрсә кирәк соң сиңа? — дип башыңны кыегайтасын.
— Нәрсә? Миңа нәрсә кирәкме? — Кыз уйланып кала. — Ой да, да нәрсә кирәк соң әле миңа? Ну, бер кызык экстравагант әйбер. Безнең илдә көндез шәм яндырып эзләсәң дә табылмаслык нәрсә. Булдымы? Килештек?
— Ярый, бик кызыклы бер әйбер. Вәгъдә — иман.
Шуннан соң кыз синең өчен директор ишеген үзе үк ача — рәхим ит.
Директор бүлмәсендә лаборатория мөдире утыра икән. Син кергәндә директор аңа соңгы сүзләрен әйтеп тора:
— Төшендек. Мин синең фикерне ишеттем. Булды. Ә Наҗар үзе ни әйтер икән? Утыр, Наҗар.
Директор булып директор кул биреп исәнләшсә. Мөдир сиңа чырай ачмыйча, утырган килеш кенә кул сузды — никтер кәефе киткән.
Директор бераз шаярткан сыман елмайды:
— Я. хәлләр ничек?
— Әйбәт, Мөдир дә елмайса...
— Ә ул нишләгән?
— Бер-бер хәл бар, ахрысы.
— Шатлыклы хәл.
— Мөдирнең чырае шатлыктан каралган, алайса?
Максатка ирештең — Мөдирнең ачуы тышка ук ыргылды:
— Перестань, пожалуйста, сабыйланма, — диде дә җилкәсен үк биреп утырды.
Директор:
— Шатлыкның сәбәбе — сез эшли торган тема, — дип сүз башлагач исә, Мөдир аны бүлдерергә дә җөрьәт итте:
— Без эшләгән тема, иптәш директор, сезнең җитәкчелектә!
Мөдирнең максатын ныклап аңламыйсың, шулай да аның нәрсәнедер кулдан ычкындырмаска тырышуын син сизәсең. Директор да, нечкәлеккә бирелмәсә дә, сүзне төзәтергә мәҗбүр була:
Шулай, без, без эшләгән тема Аның белән химикларның бөтендөнья ассоциациясе кызыксына. Күңелле хәлме бу, түгелме?
9 Әлбәттә. Мөдирнең ачуын кузгатырлык булгач,— дип тагын шаяртмакчы буласың син, секретарь кыздан башланган инерцияне ф туктата алмыйча, — шәп яңалык инде бу, хәтта кызыклы.
— Менә шулай. Агулы матдәләргә кеше организмының адаптация- •$ се Шушы темага бездән доклад көтәләр. Симпозиумга чакыралар. £
Шуннан соң гына син секретарь кызның чынлап сөйләткәнлегенә л ышанасың Күзләреңне чет-чет йомып:
— Парижга? — дип инде чын күңелдән гаҗәпләнәсең.— Кем док- = ладны әзерләргә тиеш?
— Тема өстендә конкрет эшләгән кеше буларак, мин сезне тәкъдим итәм. Э
Мөдирнең бая кара коелган йөзе хәзер агарып чыга. Ул уйлаган = бәхетнең сиңа таба борылганын сизгән килеш, шуны кабул итмичә: н
— Докладны кем ясарга тиеш? — дип төпченәсең. ф
Нәкъ менә шул соравың белән Мөдиргә үз фикерен өстәргә җай тудыргансың да инде. Мөдир дустың, төкселеген җиңәргә тырышкан о хәлдә:
— Син ничек уйлыйсың? — дип, синең карашың белән кызыксына * һәм син уйлаган арада: — Мин докладны иптәш директор үзе ясарга - тиеш табам, — дип өсти.
Каршы килеп кара!
Моңа Директорның гына көче җитә һәм ул фикерен шуңа күрә £ кистереп әйтә дә: п
— Докладны кем яза, шул кеше генә ясый ала — бүтән беркемгә хокук бирелмәгән.
— Бөтен дөньяда мин әйткәнчә эшләнә бит, иптәш Директор,—дип юхалана Мөдир.
— Мин дөнья өчен җавап бирмим
Директор шулай кискен куйгач кына Мөдир, бирешкән булып, әмма барыбер үз ниятен онытмыйча, һаман Директор дәрәҗәсен саклап кө- рәшмәкче:
— Иптәш директор, алайса, Фәнүсә Кадынровна белән мин эшләгән тема буенча да без сезгә әйбәт кенә доклад әзерли алыр идек бит.
— Төшендек. Фәнни җитәкченең нәрсә икәнен белгән хәлдә, үз кулы белән эшләгән кеше минем өчен кадерлерәк. Я, Зәбиров, ни диярсез?
I Нәрсә әйтсен Зәбиров?
Башны кисмәгә биреп бәхәсләшергә мөмкин: лаборатория эшенең шушы рәвешле кинәт бөтен дөньяга танылырга торуы һич тә Фәнүсә һәм Наҗар Зәбировларнык гүзәл күзләре һәм күркәм уңышлары өчен түгел, хәтта Директорның да искиткеч шәп җитәкче булганлыгыннан түгел, ә бары тик Мөдирнең үз хезмәтләрен күрсәтә белүе аркасында гына икәнлеге көн кебек ачык. Булган хезмәтне пропагандалау зыян сыз тыйнаксызлык булса, юкны бар итүне куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган авантюра дип атарга туры килә, һәм менә бердәнбер бурыч: хәзер, шушы минутта, Мөдирнең күзенә карап, шул дөреслекне кычкырып әйтергә кирәк. Зәбиров андый кискенлеккә бара алмый Әгәр аңа ташлансалар, ул тешләшә дә башлар иде, ләкин Мөдир Наҗарны белә, һөҗүм итәргә җыенмый. Миенең бөтен-бөтен участокларын берьюлы эшкә җигеп, ниндидер сорауга киеренке рәвештә җавап кына эзли Әмма фәнни сораугадыр димә
в Ручка тоткан кулы белән чигәсенә таянган да өстәлдәге бер хәреф 1 тә язылмаган кәгазьгә, ак бнлгесезлеккә текәлгән Мөдир. Калын маңгаен чәчсез лепкәсенә тоташтырган иркенлектә, бүртеп чыккан тамырлары буйлап, куәтле фикерләр ургылып ага сыман. Менә, ичмасам.
кыяфәт — чын галим үрнәге! Әгәр дә шушында чит кеше чакырсаң һәм | шушы өч кешенең кайсы галим дип сорасаң, ул кеше һич шикләнмичә Мөдирне күрсәтер иде. Наҗарның балаларныкычарак таралган чәче> һәм озын чандыр гәүдәсенә карап, ул кеше кул гына селтәр иде дә, хәтта Директорны да бик санга сукмас иде. Олпатлыкта кая аларга Мөдир белән ярышу! Шушы яктан фикер йөрткәндә, ул кеше, чит илгә, әлбәттә. Мөдирне чыгарырга кирәк, дияр иде дә, безнең бөек идебезнең лаеклы вәкиле итеп аны җибәрү мәслихәт, дип өстәр иде.
Табигать берсен бирсә, икенчесен жәлләгән шул: Мөдиргә бер генә бөртек тә иҗади очкын эләкмәгән. Фәннилек ягыннан ул бик тә бәләкәй кеше булып чыкты, бу даирәгә әлеге дә баягы кыяфәт культурасы аркасында гына узган очраклы кеше булып чыкты. Шуңа күрә аны, микроорганизмнарга карап мавыга белмәсә, бәлки кешеләрнең хезмәтен оештырыр, административ мәшәкатьләрне үз өстенә алып, башкаларга әйбәт шартлар булдырыр дип, мөдирлеккә куйганнар иде. Наҗар тәкъдиме белән. Ләкин өметне акламады ул. һәрхәлдә, Наҗарныкын. Бәлки әле Директорныкын да. Югыйсә, институт абруен күтәреп кайтырына ышанса, дөнья симпозиумына өлкән хезмәткәрне түгел, ә аның җитәкчесен, нәкъ менә шушы Мөдирне җибәрер иде ләбаса ул.
Бөтенесе ачык аңлашылып торганда, тагын нәрсә өстәп әйтсен Наҗар?
Чит ил күреп кайту — сирәк бәхет, рәхмәт инде дип, тиз генә ризалашсын. яисә. Мөдир шикелле, шуңа ирешер өчен көч тә куярга керешсенме? Юк. һәркемнең үз һөнәре — юк-бар мәгълүматлардан доклад әвәләп, институтка гына түгел, бөтен совет фәненә күләгә төшерү’ исәбенә, Наҗар бөтен дөнья аренасына ташлана алмый, һәм бәхәс кемне җибәрү хакында барырга тиеш тә түгел.
Директор куйган мәсьәләне үзенчә хәл итеп, Наҗар телгә килде:
— Ил исеменнән чыгарлык эшләребез бар микән, башта шул хакта уйланыйк без. — диде.
Мөдир бер хәреф тә төшерә алмаган ручкасын ак кәгазь өстенә. ә кимсеткеч елмаюын Наҗар тарафына ыргытса. Директор, ихлас яктырып һәм креслосыннан Наҗар янына ук күчеп:
— Мин синнән нәкъ менә шушы сүзне көткән идем, молодец! — дип мактап куйгач. Мөдирнең хәтта баягы мәсхәрәле елмаюы да кинәт сүнде.
Әлбәттә, ул җитәкләгән лабораториянең, бигрәк тә үзенең хезмәтләрен киметү кебек усаллык белән килешергә Мөдирнең һич нияте юк иде, һәм күңелендәген ул ярып салды:
— Сездә патриотизм җитми, иптәш Зәбиров, институт абруен күтәрү хакында кайгыртырлык дәрәҗәдә фикерли алмыйсыз сез, — дип. җитди замечание ясарга тиеш булды.
Өстәл янында кара-каршы гына түгел, капма-каршы позициядә утыра иде ике кеше. Мөдир, кайбер күзәтүләрне тотрыклы хәлгә әйләндереп, агудан зарарланмый калган аерым күзәнәкләр табылуны гому- милек категориясенә күтәреп, эксперимент төгәлләнгән, хәтта ачыш ясалган дип исәпли Шундый кискен нәтиҗәсенә бәлки үзе дә ышан- масада, хезмәтен, дөресрәге — фамилиясен, дөньяга танытмакчы. Диссертациясе шул темага булганлыктан, бу фикер Фәнүсәгә дә бик ошый. Тик шулай булуга карамастан, аның юньсез ире менә файдасыз дөреслекне яклый: тере организмның агуга яраклашуын өйрәнүне әүвәлгечә тыныч кына дәвам итәргә кирәк, ә җыйналган тәҗрибәләр әлегә бик тә чамалы булганлыктан, дөнья күгләмендә шауламый тору акыл-лырак... янәсе.
Бәхәсне Директор гына хәл итә алачак. Наҗар дөрес, гадел һәм карьеризмга бәйләнмәгән фикернең җиңеп чыгачагына шикләнмәгән-
лектән, сүзне шушы хәлендә калдырып, авантюра хакында Мөдирнең үзе белән конфиденциаль төстә сөйләшергә кирәк булыр дигән ныклы
9 карарга килде дә. Директорга баягы тәкъдимен кабатлаганнан сон
Александр Иванович, әгәр сез безгә бераз уйларга вакыт бирсә- ф гез, чынлап та начар булмас иде бит? — дип өстәде.
Дөнья аренасына чыгасың килми — төшендек. — Директор шу- лай көлсә дә, күзләреннән күренгәнчә, Наҗар белән риза иде.
Ул гына түгел, уйланырга дигән вакытны, нишләптер, Мөдир дә бик “ теләп кабул итте һәм, менә сиңа хикмәт, Наҗарны мактый ук башлады: л
— Үзегез беләсез, Александр Иванович, Зәбиров — тыйнак, әдәпле < кеше. Бәлки чынлап та бераз вакыт бирү акыллы булыр? Әлбәттә, док- = ладны ул яза тора. Эшкә зыян килмәячәк диюем.
— Бетте, төшендек, бүтән сүзем юк.
Ләкин, бераз алгарак китеп фикер йөрткәндә, Наҗарга бирелгән = вакыттан Мөдир файдаланган булып чыкты. Ә ул көнне..
Кабул итү бүлмәсеннән берәүне дә күрми узып барган чагында На- £ җарны Фәнүсә туктатты. ф
— Котлыйм үзеңне, Наҗар! — Шатлыгын тыя алмый Фәнүсә.
— Котлыйсың? Нәрсә белән?
— Париж, Париж белән!
г Әйтерсең Наҗар бу хәбәрне беренче ишетә, әйтерсең хатынын ты- нычландырырга кирәк:
— Әле билгеле түгел, ашыкмыйк, — янәсе.
Секретарь кыз да ышанмыйча шаярта
- Кара, ничек эреләнде, барып кайткач нишләмәс — сөйләшмәс тә £ инде.
Иренең битеннән үпмәкче булып, Фәнүсә аккоштай муенын сузды.
— Акыллым, ишетәсеңме, котлыйм!
Әмма ире аның башына суккандай итте:
— Мин чынлап әйтәм,— тыныч басып торуын кара! — Мин уйларга вакыт сорадым.
— Уйларга? Вакыт?
— Әйе. Нәрсә, гаҗәпмени?
— Наҗарик, болай ук шаяртма, югыйсә, минем температурам күтәрелә башлады. — Фәнүсә инде үзен кызгандырмакчы
Наҗар исә, күз дә йоммыйча, өметне ахырынача җимереп ташлады
— Мин чынлап әйттем.
Хатыны ике куллап колакларын каплады:
— Коточкыч! Нормаль түгеллегеңне белә идем, тик менә болай ук I булырыңпы башыма китерә алмаганмын. Кара син ә, аңа юлын-нисен түләп, Парижга барырга тәкъдим итәләр, ә ул барыргамы-юкмы дип уйлап утырачак!
Фәнүсә иренең мәгьнәсезлеген төзәтү нияте беләндер инде, Директорга кермәкче иде, ишек төбендә Мөдиргә бәрелә язды
— Иптәш Мөдир, әйтегез әле зинһар, Наҗар чынлап та Парижга барырга ризалашмый чыктымы?
Мөдир бусаганы узгач, ишекне япкач, анда да бик тә сабыр гына әйтте:
— Әлбәттә, каршы килмәде, ләкин ризалык та бирмәде.
— Әйтегез зинһар, сәбәбе нәрсә икән? — Наҗар үзе инде бернинди игътибарга лаек түгел.
— Сәбәбе? Сәбәбе Наҗар —акыллы кеше, үзе беләдер инде— Кайчан гына теш кысып түзгән кешесе хәзер аны мактый!
Тик Наҗар макталуга риза түгел, аның күзләреннән ачу сибелә, балаларныкы төсле алга таралган чәчләре шул ачудан чуалган булырга тиеш Эчендә әйтелмәгән ниндидер сере бар кеше шикелле, бары тик Мөдиргә генә ышану мөмкин шикелле. Наҗар аны чнт^әрәк алып кит-
те дә пышылдап нәрсәләрдер әйтте. Соңыннан ачыкланганча, ул аны ресторанга чакырган иде. Сөйләшәсе бар, янәсе. Сөйләштеләр!
Наҗар белән Мөдир чыгып киткәч, секретарь кыз эшен ташлады да нәрсәдәндер курыккан күзләрен зур ачып, аркасын бөкре әби төслек ия төшеп, башын Фәнүсәгә сузды:
— Беләсеңме, нәрсә,— диде ул гажәп тә олы сер ачкандай,—бо- лай булгач, иреңнең син белмәгән гөнаһы бар. Тымызык күлдә шайтан оя корган ди. Кыңгыр эше, хатасы бар аның. Политическийдыр ук әле.
— Ни сөйлисең, бала!
— Әйе, әйе, политический! Җибәрмәсләрен алдан ук белеп, риза-лашмаган була. Хәйләкәр! Менә, ичмасам, акыл!
— Юкны сөйләмә, Наҗар Парижга барачак һәм ул риза, берсүзсез риза.
Шул сүзн^ Фәнүсә Директорга кереп әйткәч, Директор елмайды гына:
— Мин каршы түгел бит, әлбәттә, барыр, әзерләнсен юлга, — ди.
Тик атна чамасы вакыт үткәч... Әйе, Наҗар үзе үтенеп сораган вакыт үткәч... Әйе, Наҗар дус үтенеп сораган вакыт үткәч...
— Уйла, уйла, хәтерлә, галим...
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Өркетүләр, ыржаюлар, бара торгач. Тоташканнар татулыкка, иминлеккә. Кыргыйлыктан яхшылыкка, изгелеккә Чакыру ымы булып инде үсеп жнтә.
Нишләсен, уйлый Наҗар, хәтерли Наҗар, гәрчә уйларга һәм хәтерләргә һич тырышмаса да.
Хәтердә — ресторан.
Юка диварлар белән аерымланган бүлмәләр.
Эстрадага якын бер бүлемдә таныш түгел кеше утыра. Нәкъ шушы өстәлгә Наҗар Мөдир белән кичке ашка заказ биргәннәр иде.
Тегенең кем икәнлеге билгесез, бәлки монда ялгыш килеп утыруыннан ул үзе оялырга тиештер, ләкин менә ни өчендер Наҗар уңайсызлана — ояла-ояла гына ят кешегә сүз куша:
— Гафу итегез, бу урын...
Ят кеше дусларча елмая:
— Гафу итегез, сез Наҗармы?
— Гафу... итегез, Наҗар шул.
— Алайса, мин сезне көтәм. — Кеше торып басты да Наҗарга урын тәкъдим итте, әйтерсең ул хуҗа. — Сезгә кайда җайлырак булыр икән?
— Мине башка берәү көтәргә тиеш иде бит, — дип, аның бөтенләй икенче җиргә күчүенә өметләнә Наҗар.
— Без аны бергәләп көтәрбез, утырыгыз зинһар.— Наҗарның бор-чылуын сизүдәндер, әлбәттә, чакырылмаган кунак хуҗаны тынычлан-дырырга тырышты. — Сез бер дә хафаланмагыз, артык булсам, мин үз урынымны тиз табармын, курыкмагыз. — дигән булып пайпылдады.
Гүяки хәзер үк артык түгел, гүяки бу фикерне Наҗарның әйтергә яхшысынмавын аңламый, әйтерсең әдәп саклау хисе белән курКу хисе аның өчен икесе дә бер. Курыкмый Наҗар, бары тик үзен тупаслыктан гына тыя:
— Әһә, сез барын да беләсез, ә мин сезне белмим.
Таныш түгел кеше, үзләшергә ашыгып, тагын да йомшаграк тавышка күчте. Бусы хәтта юхалану төслерәк иде:
Менә сез нинди икән — чибәр, акыллы. Ә мин — күрше каланың фотожелатин заводыннан — сезнең институтка вәкил булып кил-
< —Алайса, сез — вәкил. ♦
— Әйе, вәкил, вәкил. и
— Сез мине болай да беләм дидегез. Димәк, таныштык.
Вәкил кул кысышып танышу өмет итсә дә (хәрәкәттән сизелә бит < ул), Наҗар кул сузмады һәм инде үзенең ялгышмаганын, өстәлнең хуҗасы үзе икәнлеген аңлатырлык итеп иркен хәрәкәтләр белән Вәкил- £ гә каршы яктан урын алды. Ул утыргач та Вәкил:
— Мин сезне үзегез фаразлаганга караганда яхшырак беләм, — дип, көтелгән тамашада әйтерсең серлерәк роль эләктермәкче булды. •-
— Каршылыгым юк. Ярый. Алайса, сез — безнең Мөдирнең кунагы. =
— Мөдирнең исеме юкмыни?
— Бу арада ул, ничек әйтим... Мөдирлек җәһәтеннән көчлерәк та- ® ныла башлады. ь
Вәкил тәмәке кабызды, тәмләп суырды да шундый ук ихласлык бе- ♦ лән сүз чәйнәп чыгарды: «
— Сезнең мөдирегез — шәп кеше, мин аның белән бер факультет- 2 ның бер үк курсын бетердем.
t — Иң мөһиме — фикердәшләр.
— Әүлия үк икәнсез. — Вәкил рюмкаларга эчемлек салуны үз кулына алырга ашыкты. — Андый кеше белән фикердәш булу... *
— Бик тә күңелле чагына туры килдегез: дөньякүләм важный ачыш J ясады, Парижга симпозиумга җыена. *
— Бераз ярдәм итсәгез. — Наҗарның хәерсезрәк нәрсә аңлавын чамалап, ачыклык кертергә ашыкты. — Дусларга андый гына ярдәм — әхлак бурычы. Үзегезнең барыбер Парижга ниятегез юк икән бит.
Наҗар кунакның нинди бурыч белән монда килеп чыкканын, дөресрәге — җибәрелгәнен тәмам төшенгәч, гаҗәпләнүдән шаяруга күчәрлек көч тапты һәм:
— Сез Мөдирнең дә вәкиле булып чыктыгыз, — дип. дусларча көлеп куйды.
— Сезнең институт абруе хакында бара сүз, җитмәсә, Фәнүсәнең дә диссертациясе хакында Ә Фәнүсә — минем өчен бик якын кеше.
Вәкилнең чыраеннан «Минем белән шаяру җиңел эш түгел ул» дигән җитди мәгънә укырга мөмкин иде. Шунлыктан Наҗар:
— Ничек, ничек? — дип түземсез кызыксынуын сиздерми кала ал- |Мады.
Вәкил — канәгать. Беренче уңышын баягыдан тәмлерәк чәйни чәй ни, Наҗарның түземсезлек дәрәҗәсен сынамак өчен, берара сүз таба алмаган кыяфәт белән утырды Инде билгеле: нервасының бер генә очына булса да эләккән зәһәрле шикнең нәрсә икәнен ачыкларга тырышып. Наҗар сорау бирәчәк һәм Вәкил шуннан соң гына, хәбәрнең бәясен югары тотып кына фикерне өстәлгә салачак һәм анда да түбән бәягә бирмәячәк һәм ул көтте. Ләкин Наҗар? Наҗар исә Вәкилнең сүзен түгел, хәтта үзен дә оныткандай утыра бирде. Хәтта җыр шыңшып куйды. «Агыйделнең аръягында зифа тирәк...»
Ниһаять, Вәкилнең түземе төкәнде «Күпне емет итсәң, аздан мәхрүм калуың бар». Шулай да, имештер, сүзсез утыруны килештермичә генә:
— Мин Фәнүсәнең авылдашы, бергә үстек. — дип куйды
Тик Наҗар көнләштерү кебек примитив юл белән үзенә карата кы
• зыксыну уятыр!<1 тырышуның файдасыз нәрсә икәнен Вәкилгә тәмам аңлатырга тиеш тапты һәм тәкъдим ителгән көн тәртибенең беренче пунктын гына кабул итте:
— Сез Мөдир хакында, Мөдир хакында сөйләгез. Сез бит — аның вәкиле.
— Әгәр сез аларны иң кыен чакларында ташласагыз...
— Менә шулай, шәп. Ә сез карта бутаган булып утырасыз Белеп*1 торыгыз. Дон Җуан ролен уйнау өчен сезнең кыяфәтегез, материалыгыз җитешми.
Катырак килеп чыкты бугай, Вәкил үпкәләгәндәй читкәрәк тартылды да тынып калды. Димәк, уен хәзер эстрадага күчә: анда яшь кенә җырчы кыз гыжылдаган төслерәк, дөресрәге, Эдит Пиаф манерасында, ләкин заманча үзенчәлекле тавыш белән җыр башлый.
Синнән күпне өмет итмим.
Син миңа елмай гына
Антлар бирмә, бир син миңа Очрашырга жай гына.
Куплетның икенче яртысыннан җырга Наҗар да кушылды. Теләге уенны үзе тиеш тапкан юнәлешкә бору иде, чынлап уйнарга, ләкин Вәкилгә Фәнүсә мәнфәгатен яклау кебек җайлы поза алырга мөмкинлек бирмәскә. Мөдирнең әшнәсе амплуасында гына калу шикелле яман эш кенә бирергә, ваклыкны затлылык белән алыштырырга ирек куймаска кирәк тапты. Сүзнең башка нәрсәгә күчүенә караганда, ул мона > иреште дә булса кирәк. Әйтик, менә шул: җыр тукталган һәм музыканы инструменталь ансамбль үзе генә дәвам иткән урында Вәкил Наҗар кәефенә яңа ачкыч яратырга тырышып якын килде:
— Кара, шәп җырлыйсың икән бит, тавышың — ефәк тенор. Фәнүсә белән сезне җыр түгәрәгендә танышкан дип сөйләүләре дә хак, алайса?
— Хәтердә калмаган инде.
— Сәхнә зәвыгын да беләсез дигәннәр иде.
— Онытылды инде.
— Ә мин хәтерлим — Фәнүсәнең дә тавышы бәләкәй чакта ук искиткеч шәп иде. Әйдә, аның хөрмәтенә.
Эчтеләр. Ризык капкалаганда җыр көчәя төште.
Таудай байлыклар сорамыйм.
Тик вакыт бир чак кына.
Сал учыма якты сүзләр.
Мин тотармын сак кына Аска карап узып китмә. Бераз гына көт кенә.
Яратырга син мизгел бир. |
Син тормыш бир чүт кенә.
Ләкин җыр да, аракы да Наҗарның кәефен күтәрә алмады. Монда ни өчен килгәнен хәтергә төшереп ул:
— Ә Мөдир килмәде, тәки алдады! — дип куйды.
Әлбәттә, аның болай исерегрәк кыяфәткә керүе Вәкилне шатландырды шикелле. Анысы елмаеп ук әйтте:
■— Ир кеше Мөдирне уйлап утыра. Җаным, яшәп калыйк, җыр шулай куша бит, әнә нинди тормыш җырлап йөри! Тиле! — шунда ул тагын эчемлек өстәде. — Әйдә, туктаусыз яшәү өчен!
Җырга кушып бераз тагын аракы капкач күңеллерәк булып китте.
Яшәргәме, әллә юкмы —
Хәл итәрбез үзебез Үбешик бер. аннан.инде Нишләргә без белербез.
Җырчының кыланышлары табигый рәвештә танец ритмына күчүгә, Вәкил кызны танцыга чакырырга җөрьәт итмәсенме! Менә, ичмасам.
егет! Әнә кара, көлешә-көлешә сөйләшәләр Наҗар исә мондыйны хыялына да китерә алмый, һәм аның урыны монда түгел дә.
Нажарнын өстәлдә акча калдырып китәргә жыенуын сизгәч, кыз белән бергәләп килгән Вәкил аны кочаклап ук алды: * ♦
— Ягез, танышыгыз әле зинһар, — дип, кызга Наҗарны тәкъдим g
итте. Бу — безнең кадерле кунагыбыз, Үзбәкстаннан килгән атаклы « җырчы — Таһир Закиров! g
— О, Таһир Закиров! Нинди көтелмәгән бәхет, карагыз, ә! Бер генә л
жыр булса да җырлап китәрсез инде болай булгач! — Кыз шул чаклы 5 сөенде ки, хәтта кулларын чәбәкләп куйды. £
Димәк, спектакльнең икенче, кызыклырак өлеше башланды. <Сы- ; натма» дигәнне Әпә төслерәк ишарә белән аңлатып Вәкил күз кыскач, 7 Наҗар баш рольнең үзенә тапшырылганын аңлады һәм аннан баш = тарту өчен хәмер дигәннең микрограммы да булмаска тиеш икәнен z генә уйлый алмады шикелле. Җитмәсә, аның чак кына калган икелә- < нүен дә җиңеп, Вәкил ашыктырды:
— Җырлый ул, җырлый. Шулай бит, Таһир дустым? — Тагын нша- *
рәләр. “
— Ничек? — Тагын да сөенечлерәк ишарәләр күреп, тәмам буй- =
сынды Нажар. — Әһә, шулай, тик бераз соңрак. *
Кызга шушы кадәресе дә җитеп тора — кояштай балкый, сөенә ба- 13 лакай. х
— Менә рәхмәт, гомер буе мактанып сөйләрлек вакыйга булачак. £ Кыз шунда инде Наҗарны танцыга чакыргач (кара син —бер дә х
кул җитмәс хыял түгел икән ләбаса!), уңайсызланып кына булса да. иярә китте Наҗар. Оркестр куәтле дөбердәү сәбәпле, әллә ни гәп кора алмасалар да, дөнья инде шактый күңеллегә әйләнгән иде. Хәлне тагын да матурлау нияте белән Вәкил, аларга карап сөенә-сөенә, рюмкаларга тагын эчемлек салып, биюче массаны ера-ера, болар янына килеп җитте. Ресторанда гүяки ул хуҗа, мәйдан — аныкы, җиңүче — ул, яши, бөтен килеш-килбәте белән кычкыра: «Яратырга син мнзгел бир, син тормыш бир чүт кенә!» Кочагына сыймаган зур тормышта йөзә, колачлый-колачлый йөзә, бу — аның стихиясе!
— Рәхим ит, җырчы бала, рәхим ит, Таһир Закиров, менә башта гына ачырак тоелган матур тормыш сезгә!
Мондый танышу, мондый уйнаулар сирәк, бик сирәк килеп чыга — кадерен бел, ни булса шул — Нажар көлә. Чәкешәләр, көләләр. Наҗар да көлә. Бу кадәр тугарыла, мавыга, бәйрәм итә алуын ул үзе дә әле генә белә икән, мондый очракны бүтән хәтерли алмый, юк. мондый да кызыклы уенның булганы юк аның гел фән белән узган җитди тормышында Кеше кайчакта менә шушылай сүтелеп алса ни гөнаһ? Менә, ичмасам — ял! Музыкалы, җырлы ял! Биюле ял!
Музыкалы, җырлы, биюле шау-шуда мәгънәле җөмләләр ишетелми, әлбәттә. Кичнең бөтен эчтәлеге — көтелмәгән шатлык биюе, бәхет азгынлыгы. Адәм баласы өчен болар оятмыни?
Кызга яңадан эстрадага менәргә кирәк икән — ул шунда ашыга. Вәкил Маҗарга «Чибәрне ычкындырдык, ахры» дип өлгергәнче, кыз яңадан йөгереп үк диярлек килеп җитә һәм бу юлы, микрофон тоткан килеш, җырлый-җырлый атлый. Наҗар: «Ә Мөдир тәки алдады, килмәде!» дип уфтанып өлгергәнче (тиле — нинди вакытта), Вәкил дус аны үз канатына сыендыра:
— Хөрмәтле Таһир Закиров, исермик. Киресенчә, барлык яман нәрсәләргә үч итеп кенә булса да, чүт-чүт кенә булса да, яшәп калырга кирәк безгә. — Кыз килеп җитүгә аның рюмкалары әзер, — юк, бирешми Вәкил
— Эчәбез, тик бер шарт белән, — дип кенә булса да Наҗар ана тагын буйсына.
—Нинди шарт? Теләсәң, чәкешергә ходайның үзен алып киләм, әйт, боер! — Шул рәвешле буйсынып буйсындыра Вәкил.
— Сөекле туташ безгә җыр белән хәерле юл тели. Булдымы?
— Нишлибез? — Кызга Вәкил шикле үк мәгънә белән ялагайланып карый. — Таһир Закиров үзе сорый бит.
Тик кыз катгый.
— Юк, юк, хәзер инде үзегезне сорыйбыз. Хәзер игълан итәм, — ди ул ярым пышылдап.
Наҗарны исә куркудан акыра дияргә мөмкин:
— Что сез, булмый!
Әмма җырчы кыз сүзсез генә «Зал ишетә бит» дигәнне аңлата да микрофонга белдерү әйтеп ташлый:
— Хөрмәтле иптәшләр, сезнең өчен бүген бездә күңелле сюрприз бар — көтелмәгән бүләк. Безнең янда кояшлы Үзбәкстаннан килгән атаклы җырчы Таһир Закиров утыра.— Кул чабулар шаулап алгач, кыз төгәлләп тә куя. — Сорап карыйк, дуслар, бәлки ул безгә бер генә булса да җыр башкарып күрсәтер!
Хәзер инде вакыйганы тыеп, туктатып кара! Бер генә юл: уен арбасыннан имгәнми генә сикер! Юк, шактый ук җайсыз хәл: «Тамагым авырта» дигәнне аңлатып Наҗар җырдан баш тартмакчы иде, кыз исә: «Игълан ителгәч, ничек инде җырламый каласың, халык көтә бит» дигәнне белдереп, күзләре белән генә түгел, бөтен гәүдәсе белән, еларга җитешеп ялвара. Ахырда тезләнеп үк сорарга җиткәч, Наҗар нишләсен — аны тотып кала да, микрофонны үз кулына ала. һәм ярыйсы ук кыю рәвештә (кыюлыкны да уйнарга мөмкин икән ләбаса!) мәҗлескә сүз куша:
— Юлда бераз салкын тигән иде. Тамак авырый, җыр әйбәт чыкма- са, гафу итәрсез! — дип тыйнаклык белдерә. «Гафу, гафу!» дигән тавышлардан соң тагын бер кыю белдерү ташлый — Шәһәрегезгә килгән көнне үк миңа бер кызык җыр бүләк иттеләр. Шуны җырлап күрсәт- мәкче булам. Исеме — «Качып калма».
Залдан «Беләбез, беләбез!» дигән тавышлар ишетелгәч, ниһаять, төп рольне чынлап та кабул итүдән башка чара калмый.
Оркестр үзенең бөтен тимер һәм җиз тавышлары белән котырып үз эшенә күчә дә, тиеш урында, җырчыга кушылырга җай өчен кинәт пианога, әкрен тавышка күчә, тик, Наҗар өлгерә алмаганлыктан, керешне кабатларга мәҗбүр була. Солога чират тагын җиткәч, инде кызның ым-кагуыннан башка да чамалап, ниһаять, Наҗар җыр башлый — рәхим итегез, ышансын колакларыгыз, һәм ышана колаклар, күзләр дә шикләнми — олы рәхмәт һәм ләззәт галәмәтләре сибеп ялкынлана мәҗлестә утырган дистәләрчә әһелләрнең мәхәббәтле күзләре.
Беренче куплетның яртысын гына бүлмә эчендә җырлагач та, кыз ишарәләрен тыңлаудан, үз йөрәгенең кушуы — юк, алай гынамы — үзенең җиңел җилкәләренә гүя куәтле канатлар үсеп чыкканын тоеп, залга чыкты солист, ә җырчы кыз үз тамагын күрсәтеп: «Тавышыгыз — во, кыюрак!» — дигәнне белгерткәннән соң эстрадага ук җилпенеп күтәрелде. Әнә ул — солист, атаклы җырчы!
Агыйделнең аръягында — зифа тирәк.
Тирәкләрнең тирәсендә оча үрдәк
Үрдәкләргә карый-карын киттем алыс.
Бер кыз калды әллә качып, әллә ялгыш.
Баш очымнан очып узды шаян үрдәк:
Җилкән дигән ак ефәккә җилләр кирәк. Матур кызга бүләк өчен җитми күлмәк. Җнл-ефәктән йомшак назлы телләр кирәк.
Наҗар җырны төгәлләр алдыннан шул чаклы мавыкты ки, үзен ни өчендер сурәткә төшереп алуларын да аң белән түгел, тойгы белән генә хәтеренә сала алды. Җыр беткәч, кул чабулар вакытында гына күңелендә курку кузгалды: «Иртәгә авыз киереп газета битеннән оят- * сыз карап торсаң?» Кызганычка каршы, ялгышмады диярлек.
Ә хәзер, хәзер... 2
Тупасрак булса да, чынын әйтик: Вәкил буылып-буылып көлә, сы- 2 гылып-бөгелеп куя, тик кычкырырга да хәл таба: „
— Менә, ичмасам, тавыш! Ә син салкын тигән дип күпме халыкны 5 бәйрәмнән мәхрүм итмәкчё идең!
Кызганычка каршы, Наҗар аны аңлый...
Җырчы кыз да халыкка ымлап:
— Җырласагыз, таңга кадәр тыңларга әзерләр, — ди дә. Наҗар- 3 ның кулларын ихлас дулкынланып, каты-каты итеп кыса. — Молодцы. 5 поздравляю, рәхмәт—монысы инде алдаусыз бәйрәм.
Солист, әлбәттә, тыйнак — мактаулардан эреп акмый, төз тора. Ләкин сәхнәгә яңадан чыкмый. Сәбәп, әлеге дә баягы — салкын тию * тамак чире... а
Шау-шу тынгач, мәҗлес көйле генә дәвам иткәндә, ниһаять, Мөдир 2 күренде. Наҗардан башкалар — ягъни кыз да, Вәкил дә аны аягүрә - басып каршыладылар. Гадәттәге хәерле кич теләүләрдән соң — тагын * көлешү, тагын шаяру, кызык, күңелле. Тик Наҗарның инде исәбе уен- _ нан чыгу иде. һәм ул җитди кыяфәткә керде, әмма моның белән генә ~ максатына ирешмәгән булып чыкты.
— Я, ничек безнең эшләр? — дип, Мөдир бүлмәне елмаюы белән £ тутырды.
Вәкил бу сорауны көткән иде булса кирәк. Шунда ук:
— Эшләр безнең идеальный! — дип кычкырып әйтте дә рәхәтләнеп тагын бер көлде. — Менә ничек — во!
Мөдир дә үз чиратында:
— Молодцы! — дип, кемнедер мактап куйды һәм берара сүзсез
генә ризык капкалагач, тантаналы рәвештә мактана төште.— Без әле Директор белән сөйләшеп утырдык. Мин дә сезгә әйбәт яңалык алып килдем бит. •
— Ничек соң анда? — Вәкил күтәргән рюмкасын кире куйды
— Бөтенесе — көтелгәнчә Атна-ун көн эчендә приказ булачак: безнең лабораториядә бер кеше арта, Наҗар, ишетәсеңме? Ул кеше — безнең каршыбызда.
Наҗар үзенең шактый авырайган башын күтәреп:
— Шушы чибәр кызмы? — днп елмаерга тырышса да, әллә нигә елмаюы чырай сытугарак тартым иде.
— Шушы чибәр егет! — Мөдир Вәкилнең аркасыннан кагып куйды.— Әйдәгез, булачак коллегабыз хөрмәтенә!
Рюмкалар, әлбәттә, күтәрелде һәм бәллүр чыңы да ишетелмәде түгел — барысы да булды. Ләкин Наҗарның кәефе күтәрелмәде, киресенчә, канчан да булса ватыласы шушы пыялалар төсле кырылып кына төште. Исергәндәй иелеп, ул куллары белән күзләрен каплады. «Бо- лай булгач, уенны туктату мөмкин дә булмаячак икән. Бу хәтле үк шаулы, җырлы, биюле булмас та бәлки, ләкин көлке белән . көлке белән алагаем тәэмин ителгән булыр...»
Атна да узмагандыр, якты бер иртәдә уянгач та, кояш төсле \к апачык булып, көлкеле һәм шау-шулы тамашаның фаҗигане хәтерләтә башлаганы йөзгә бәрелде. Ләкин бу яңалык Мөдиргә бөтенләй кагылмый узды — аның өчен бәйрәм күңелле килеш калды
Мөдирнең чырае ягымлы, адымнары нык. Бөтен институтны бер итеп йөри. Тавышы гадәттәгедән дә калынрак һәм көчлерәк иде:
— Хәерле көн, бала!
Секретарь кызның мондый кызык вакыйгалы чакта чиксез бәхет, ләззәт кичерә торган гадәте барлыгын Мөдирне күргәч тә сикереп торуыннан һәм машинкасына күз дә салмыйча текәлеп катуыннан (әлбәттә, иркә елмайган хәлдә!) ап-ачык итеп, тагын бер тапкыр күрергә мөмкин иде. Бу чибәргә дөньядан бер генә нәрсә таләп ителә — кызык вакыйга. Сүз куертырга сәбәп булмаса, өстең никадәр бөтен, тамагың ничаклы гына тук булмасын, хәят — сүлпән, ипи — тозсыз. Адәм баласы ипи белән генә тук була алмый дигән фәлсәфә — тулысымча аныкы...
Кыз үзенең гөнаһсыз күзләрен мөмкин кадәр киңрәк ачып сорау бирде дә шул хәлдә җавап та көтте:
— Табылмадымы? — Тик Мөдир аңламагандай торгач, бераз ачыклык кертергә тиеш булды. — Анонимканың авторын әйтәм, кем икән?
Мөдир абыйсы нишләптер җитди кыяфәткә керде.
— Ташта елан эзе каламы! — дип, «өметсез эш» дигәндәй кул селтәде.
«Уйный чукынган: үзенә ихлас ихтирам белән караган әшнә дәрә-җәсендәге дустына да ышанып җитми һәм бу бала кайбер нечкәлекләрне аңламый дип уйлый. Ә бала дигәнең ничек сулыш алуына чаклы дөрес сизә, шунлыктан ул нечкә генә итеп төрттереп тә куя белә».
— Вакытын белеп кенә бит, ә, — ди кыз, чырай балкышын һич ки-метмичә.— Бар бит оста кешеләр, ә?! Әй, кызык та бит, ә!
— Яла ягучы мондый чакта оттырмый, чөнки саф кеше битенә гайбәтнең күләгәсе барыбер йогып кала. Юк-бар хат аркасында Наҗар абыеңның бик җайсыз ситуациягә кабуы бар. Бөтен кызыгы — шул гына, балакаем.
— Ә менә сезнең йөзегезгә бернинди күләгә йокмас иде. Сез һәр төрле шикләнүләрдән югары торасыз. — Шулай диде кыз, нигәдер ачыктан-ачык ялагайланып.
— Рәхмәт
— Кызык та инде — тыңлап кына карагыз әле.
Өстәл астыннан язу чыгарды да укырга кереште. «Узган шимбәдә сезнең институтның өлкән хезмәткәре иптәш...»
Рәхәтләнеп көлү өчен укуыннан тукталып торды кыз.
— Апакайгынам, монда Наҗар абыйның атасының исеменә хәтле хатасыз язылган. Ну грамотный да кеше кулына эләккән. Приложение — Наҗар абыйның җырлап торгандагы фотосы, сәер кыяфәте. ■Ярый әле, айныткычка илтеп япмаганнар. Кызык та инде.
— Әгәр дә без аны Вәкил абыең белән култыклап өенә хәтле илт- мәсәк, япкан да булырлар иде. Шулай.
— Әй, кызык та!
Секретарь, шушы хатны укыр өчен генә күгеннән төшкән фәрештәдәй җилпенә-җилпенә, тагын укырга кереште: «Җырлап торган солистканы тавышың ямьсез дип, көең кәкре-бөкре дип, эстрададан өстерәп төшерде дә үзе гаять тә борынгы бер көйгә сыер шикелле мөңгерәргә тотынды».
— Әй, җаным, эшли алды микән шул эшне—бигрәк то оялчан кеше бит. Наҗар абыйны әйтәм.
— Син нәрсә, әллә чынлап та ышанасыңмы шушы чепухага?
Ник? Әллә җырламадымы?— Кызның чырай балкышы бермә-бер кимеде, тоныкланды.
— Җырламады.
— Исереп тә буталмадымы?
— Исереп тә буталмады.
— һи-и-и!
Шушы урында якты чырайдан җилләр исте дию генә ифрат та аз, ә үпкәләүдән иреннәре үк бүлтәйде дисәк, аны балага охшату булыр. Ә бит ул бөтенесен аңлый, хәтта җайсызрак, кәефләре кырылганрак . чакларда кызыкны үзе дә уйлап чыгара алуы белән җитәкче абайла* * рына зур гына булышлык та күрсәтә. Шуңа күрә бу юлы без: яшәүне “ күркәмләндерә торган кызыкка өмете өзелү арасында кәефе җиме- ч релде дию белән чикләник. Дөресе шул. «
— Ә-ә, Директор үзендә, керегез,—диде дә ул, Мөдир кереп кит- £
кәнче үк машинкасын шакылдатырга тотынды. • ,
Фәнүсә кереп: «Ник чакырды икән?» — дип сорагач та, «Керергә 5 мөмкин» дигәнне ым белән генә аңлатты һәм аннан соң, озак та үтми, * Наҗар күренгәч тә бик үк ачылмады. Тик күңелле булып чыгу ихти- ’ малы булган хәлне тагын бер тикшереп карау өмете кузгалгач, дикъ- = катеннән мәхрүм дә итмәде. Ник чакырылганын үз максатына ярашлы ® рәвештә аңлатты: •"
— Директор урынбасары Мәскәүгә күчә — шуның урынына әйбәт ♦
кеше эзлиләр, калын, көчле тавышлы кеше булсын диләр. Сезне дә » җырлатып караячак. °
— Җырлатып?—Хикмәт, Наҗар каушый калды! к
һәм шунда ук эшнең өметсез түгеллеген сизеп алган секретарь кыз *
шатлыгыннан көлеп тә җибәрде:
— Әһе, солист, солист—син! Сез! • э
— Ниче-ек? °
— Барыгыз, бар, Директор сезне көтә. Әй, кызык та инде.
Җилпенә-җилпенә кыз үз урынына очкан мәлдә, Наҗар Директор ишеген ачыйм гына дигәндә, авырлык көче җуела торган простран- стводагы шикелле чайкалып, бүлмәдән Фәнүсә чыкты. Күзләрендә — яшь.
— Ни булды?
Моңарчы беркайчан да күрелмәгәнчә шашынып, хәтәр бер караш белән тагын чак кына чайкалып торгач, Фәнүсә үксеп тә җибәрде:
— Булды. Бар кит инде Парижыңа! Бар, ризамын диген! Идиот! Адәм көлкесе!
Директорның чырае-кыяфәтеннән нәрсәгә дә булса өметләндерерлек галәмәтләр сирпелми иде. Киресенчә .. Наҗарның сәлам бирүенә каршы «утырыгыз» дип кенә куйды да ким дигәндә өч минут эндәшми утыруы белән үзен дә, Наҗарны да дәһшәтле бәрелешкә әзерләде Наҗарны түземсезлек газаплый башлады; тик кушылган икән, утыра бир, сабыр гына көт. Ләкин юк, Наҗарның сабырлыгы озакка җитмәде.
— Гафу итегез, — диде ул калтыранган тавыш белән, — минем беләсем килә: нишләп Фәнүсә бу бүлмәдән үксеп чыкты?
— Рәнҗетүче без булмадык. — Директорның карашы һәм сүзләреннән күңелгә генә түгел, хәтта тәнгә дә каты салкынлык бәрелгәндәй тоелды
— Ул моннан чыкты һәм яшь түгә Минем шуның сәбәбен беләсем килә, гафу итегез.— Салкынлыкка каршы шундый ук җавап Әйтерсең тигез дәрәҗәдәге кешеләр.
— Дөреслек кайчак ачы була
— Шул ачы дөреслекне миңа белергә ярамыймыни5
Директор өнсез ачу белән кнопкага баскач, секретарь кыз, кереп, бая үзе укыган хатны һәм рәсемнәрне өстәлгә җайлап куйды да сокланырлык саф тавышы, дикциясе белән
8. «к. У.» м 13
33
— Клуб директоры концерт оештыра алмыйча интегә иде, хәзер сөенер инде, — дип куйды һәм ни буласын, дбресрәге, хәзер килеп чыгачак кызык хәлне үз күзләре белән күрергә өметләнеп бераз көтсә дә, Директорның баш кагуына буйсынып, кабинеттан чыгарга мәҗбүр булды.
Наҗар исә үзенең шушы бер-ике минутта ахыргача тар-мар ителәчәгенә эчке бер шомлану белән сизенеп әзерләнде. «Нинди ишарәләр? Ник бөтен кеше миңа мәеткә карагандай карый?»
Директор аны тагын ачулы карашы белән сөзеп алгач, сүзсез генә хат сузды. Наҗар каушый-каушый укырга керешсә дә, соңынтын сулышы җиңеләя төште. Имештер, теге көнне ресторанда булган уен шаһите, ниндидер Бэкеров дигән кеше (тикшерә китсәң, андый кеше табылмас та иде әле!) тозлы һәм борычлы хат язып җибәргән. Менә нинди әкәмәт икән! Инде директор булып директор спектакльгә катнашамыни?
Наҗар хәлнең төбенә тиз генә төшә алмасын белсә дә, болай кешенең бугазыннан ук тотарлык сәбәп юклыгын сиздерү өчен елмаерга тырышып әйтте:
— һәр җырлаган кеше өстеннән хат яза башласаң... — тик, директорның баягы карашына бәрелеп, тыйлыкты.
Директор вакыйгага үзенчә бәя биреп:
— Җырлавың хак, алайса? —дип турыга ярды.
— Кеше җырламый торамы? Сез үзегез бер дә җырламыйсызмы әллә?
— Кызганычка каршы, көн тәртибендә минем тәртип тормый.
— Җыр — кеше рухының иң изге чыңы, бер дә оят нәрсә түгел ул.
Директор Наҗардан һич тә мондый вакыйга булмады дигән җавап көткәнгә күрә, хәтта аптырабрак калды.
— Менә ничек... Төшендек... һе, оятны ук җуйгач ни... — дип, өстәл аша фоторәсем ыргытты.— Болары да горурланырлык нәрсәме?
Рәсемнәрнең берсендә Наҗар авызын киереп ачкан да, әлбәттә, «Качып калма»ны кычкыра, ә икенчесендә өстәл янында изрәп утыра иде. Берсен, залда җырлаган мизгелдә төшереп алганнарын, ул бераз чамалый, ә менә икенчесен... Юк, үтер, хәтерләми. Кайчан, кайда сон әле бу хәтле ямьсез рәвешкә кергәне бар иде аның? Моның чынлыкта булганы юктыр. Шаярыбрак төшелгән сурәткә охшый бу. Щулай булырга тиеш тә.
— Я, сокландыңмы? Я. нәрсә бу?
— Бу, бу...
Сикереп торды Наҗар. Торды да яңадан утырды, чигәләрен угала- • ды, ләкин тәгаен фикергә килә алмады. Ярый әле, шушы минутта — гомеренең беренче чиркандыргыч хәтәр мәлендә — үзе соңгы көннәрдә нәфрәт дәрәҗәсендә яратмый башлаган мөдире ярдәм кулын сузды, әйтерсең кислород мендәре бирде. Мөдирнең тыныч һәм калын тавышы ни гаҗәптер Наҗарны яклап яңгырады. Максаты нидер, анысын әйтү кыен, әлбәттә. Мөдир — дипломат, сүзнең бер дә үзенә файдасызын сөйләмәс, әмма берәүгә файдалы әйбернең икенче кешегә дә кулай булуы ихтимал түгелмени? Наҗарга нәкъ менә шушы сүзләр кирәк тә бит:
— Иптәш директор, минемчә, эшне артык куертмыйча торсак яхшырак булмасмы икән? Ресторанда бәлки ул әле беркемне дә өстерәп төшермәгәндер, бәлки әле җырламагандыр да. Бәлки әле ул: «Мин кояшлы Үзбәкстанның атаклы җырчысы Таһир Закиров булам!» дип бөтен залларга кычкырмагандыр?
Кара инде, бу сүзләрнең күбесен Наҗар үзе әйтергә тиеш иде ләбаса! Ялганның ялган икәнен аңлатып, Директорны да, үзен дә тынычландырырга тиеш иде. Ләкин нишләптер Наҗарның теле бөтенләй мәгънәсез сүзләр, үзенә зыян гына китерә алган буш сүзләр ыргыта, әйтер
гә кирәк, үз битенә үзе таш ата. Ә Мөдир? Менә аның көчле ихтыяры кайчан сыналды. Бәлки әле теләкләре, максатлары да моңарчы Наҗар уйлаганча ук алама түгелдер?
Мөдир лаеклы рәвештә өстәлгә китереп салган дөрес аргументны үз файдасына эшләтү өчен Наҗар кайнарланып: • ■ - *
— Беркайчан, беркайчан!—дип кычкырып җибәрде... тик тагын и
каушады, бүтән шәбрәк җөмлә төзи алмады. »
— Бәлки, бәлки,— дип үртәлергә үк кереште Директор.— Бәлки әле > ул анадан ук тумагандыр? Раслый аласызмы шуны? Нинди дәлилегез Л бар мине дә ышандыра алырлык? Сездән сорыйбыз, Зәбиров!
— Мин самозванец булып кычкырып йөрмәдем, беркемне өстерәп = төшермәдем, ә киресенчә, тезләнергә җитешеп ялваргач кына җырла- < мыйча булдыра алмадым.
Наҗарның туры сүзләреннән Мөдир ихлас шатланды Ә иптәшең 3 өчен сөенә белү — әдәп һәм тәрбия билгесе. Әйтерсең Наҗар аның = якын дусты һәм ул аны рәнҗетергә ирек бирми: *
— Әнә бит, иптәш директор, ул үзе икенче төрлерәк сөйли ич. Кар- ф тина ачыклансын өчен бераз көтсәк, бәлки...
— Ә фото? Ул анысын ничек мин түгел дип исбат итә алыр? Моның с өчен күпме вакыт кирәк булыр?
— Бәлки ул аның шаярып кына төшкән сурәтедер? Әйтик, сабан ту- <
енда, дус-иш арасында уйнаганда? “
Директор Мөдирнең акыллы фикере аркасында, креслодан гына тү- ® гел, үзенең олпат сабырлыгыннан ук кубып чыкты да кычкырып ук ™ әйтте: х
— Шунысын кисәтергә мәҗбүрмен: безнең фәнни институтта штат- ° лар расписаниесе буенча җырчылар да, адвокатлар да каралмаган. Сезгә үз профессияләрегез буенча эш кирәк дисәгез, бүтән җиргә китәргә туры килмәгәе.
— Иптәш директор, Александр Иванович!
Директор, кулларын, бармакларын өстән аска суза-суза уйнатып, күкри-күкри, читлектәге аю шикелле йөренә башлады
— Менә бит ничек килеп чыТа. Син кешеләргә ышанасың, алар синең ышанычыңа төкерәләр. Син аларны ил язмышы, бөтен җир язмышы хакында кайгырта алырлык олы галимнәр һәм шәхесләр булып җитешсен өчен ут йотасың. Ә алар? Алар.
Артык кызып китмәгәем дип курыккандай, Директор тиз генә урынына барып утырды. Бу хәтле кайнау үзенә дә ошамады шикелле. Тик кайнамый да булмый иде. Җитмәсә, бәлки үз гомерендә беренче тапкыр, Наҗар да усаллашмакчы булып карады бугай. Ләкин мәкальдәгечә: «Әгәр ходай куянга җәза бирәсе килсә, ул ана кыюлык бйрә». дигән кебек килеп чыкты Үзенә чираттагы зыянны гына эшләде Наҗар:
— Үз исемен куярга да курыккан әдәм нәрсә язмас. Сез шуңа ышанасыз, ә күпме бергә эшләгән кешеләрегезнең кем икәнлекләрен белә алмагансыз.
— Менә хәзер ышандырыгыз инде — раслагыз хатның һәм сурәтләрнең ялган икәнен.
Ярый әле, Мөдир бирешмәде. Аннан тагын Наҗарныкына караганда акыллырак, колакка ятышлырак мәгънәләр чыкты:
— Безнең коллегабыз үз урынында ихтирамга лаеклы кеше булып калыр. Ә ана яла ягучылар' җәзасыз калмас. Минем актык сүзем шул, — диде ул, гәрчә баягы күтәренке тавышы инде бераз кими төшсә дә.
— Төшендек. Хәл ачыклансын өчен, уйланыр өчен сезгә бераз вакыт кирәк.
— Кирәк, иптәш директор.
Мөдир ихтыяры аркасында тынычланган Директор, ниһаять, Наҗарга бүтәнчә күзләр белән карады:
— Сез ни әйтәсез?
Нажар холкы буенча йомшак -кеше булса да, чынлыкта, үзенә зыян t китерүгә калса, шактый ук ботаклы бәндә. Эш көйләнә язганда, тагын килеп эләкте:
— Дөрес аңласам, — дияргә җөрьәт итте ул, — миңа төп эшемне туктатып, гаепсезлегемне исбат итү эшенә тотынырга тәкъдим ителә.
— Бәлки совмещать итәргә мөмкин булыр? — Директорның күзләрендә тагын ихлас рәнҗеш очкыннары ялтырады.
— Рәхмәт. Тик дөя түгеллегемне исбат итәргә мин бит куян түгел.
— Куян түгел? Ә кем соң?
Мөдир олы осталык белән суда батмый торган мендәр ыргытмаган булса, каршылыкның шәхси конфликтка әйләнү мөкинлеге, ә Наҗарның бөтенләй үк бату куркынычы аермачык күренгән пде. Мөдирнең тыныч фикере тискәре тойгыны уңайга әйләндерә алды:
— Әйтәм бит, иптәш директор, борчылмагыз, мин үз работникларымны үзем яклый алырмын. Тәртип урнаштыруны, иптәшләрнең йөзен аклауны үз өстемә алам.
— Карагыз сез, нинди молодец! — Көлеп әйтелдеме, чынлапмы, бу сүзләр кирәк иде. Директор, мәсьәләгә шушы төштә нокта куеп торырга икәнен чамалап, бүтән сүзгә күчте. — Җитте. Төшендек.— Бераз гына уйлап торды да нәтиҗә ясады. — Сезгә уйлар өчен тагын бераз вакыт бирелә. Ә хәзер — икенче нәрсә. Тыңлап карыйк. •
Директор өстәлнең икенче почмагында яткан бердәнбер газетаны алып, (димәк, алдан ук әзерләп куелган) укырга кереште:
— «Иген басуларында агулы матдәләрнең фаунага зарар китермәвен тәэмин итәр өчен берничә ел буе барган экспериментлар төгәлләнеп килә. Лаборатория мөдире иптәш...» — Фамилиягезне атап тормыйм, үзегез дә онытмагансыздыр. Минем фамилия дә сезгә таныштыр, һәм бетте. Сезнең фамилиягез монда юк, иптәш Зәбиров, һәм хатыныгызныкы да. Авторлар икәү генә — мин дә Мөдир генә булып чыга. Шушы ике иптәш дөньякүләм әһәмиятле ачыш ясаганнар. Укыйм: «Ачышның мәгънәсе — басуларга кертелә торган химикатлардан кошлар һәм җәнлекләрнең агулануына чик кую». Ары укуның хаҗәте бармы?
Директорның үртәлүе һич кимемәгәнлектән аның бу яңалыкны да баягысыннан күбрәк дип тапмаганлыгы көн кебек ачык күренсә дә, мөдир әйтерсең ки аның шатлыгын уртаклашып елмайды да бу юлы чак кына дулкынлана төшеп:
— Минемчә, аңлашыла,— дип куйды.
— Ни әйтерсез?
— Әлбәттә, бераз җайсызрак килеп чыга — без мировой фигуралар сыманрак тасвирланганбыз.
— Төшендек. Тыйнаклык кешене бизи. Галимне дә. Тагын ни?
Мөдир, бер кул бармакларын икенчесенеке белән йозаклап кушып, баягы фикерен яңасына бәйләргә тырышты:
— Әмма мәкалә миндә оптимистик хисне ныгыта: бөтендөнья сим-позиумына шушы конкрет тема буенча без сезгә, иптәш Директор, әйбәт кенә доклад язып бирә алыр идек. Әгәр дә үзегез барырга ризалашсагыз. Зәбировның бару-бармавы инде шик астына куелу сәбәпле, иптәш директор...
— Төшендек. Ә сез, иптәш Зәбиров?
Наҗардан, инде тәмам ышаныч һәм абруй җуйган кешедән дә, фикер көтеләмени? Юк, көтмәгез. Фикер кирәк булса, сез аны мондый да күңел болгаткыч шартларга куймаган булыр идегез. Шундый нәтиҗә чыгу аркасында, Наҗар, Мөдирнең максатын аңласа да, газета
дагы «ачышжа бәя бирмәскә җай эзләбрәк, үз кайгысыннан ычкына алмаган кыяфәттә кала торды. Бәхетенә каршы, җае да чыкты. Нәкъ кирәк мәлендә ишек артыннан кычкырышкан тавышлар ишетелеп, аңа язмыш үзе ярдәмгә килде: ишектән башта каравылчы, аның артыннан секретарь кыз атылып керделәр. Башкалар әрепләшкән, кычкырышкан ♦ арада Наҗар чынлап та кайбер күзәтүләрне фикергә әйләндереп, үзен- ы чә эшләп утырды:
Менә ни өчен Мөдир аны якларга булган һәм үзенә каратырга ты- g рышкан икән, һич югы — каршы килмәслек дәрәҗәгә китерергә тиеш тапкан. Кыен чакта сине үз канаты астына сыендырган кешегә, чынлап < та, хәзер ничек итеп баш калкытырга, усаллык эшләргә мөмкин? Усал- = лык кадәресен әйтү кыен, әмма Наҗар үзенең принципиаль сүзен әй- * тергә, Мөдирнең яманрак ис килгән ниятләрен Директор ярдәмендә i тиз арада җимереп ташларга тиеш — менә хәзер, шушы минутта... Юк, 3 бер-ике минут элек кирәк иде, хәзер хәтта бераз соңрак та инде. и
Бу яклап та нәтиҗә күңел күтәрерлек түгел икән, кычкырышны тың- 2 лау хәерлерәк. Әнә секретарь кызга кара, ничек итеп, еларга җитешеп > кычкыра бит: в
— Карт башыгыз белән шушылай... ничек оят түгел сезгә!
Тегесе дә махы бирә торган түгел — курыкса монда керми дә инде. « Үз хокукларын белеп отпор бирә ул.
— Көтеп торырга минем вакытым юк — автобуска өлгерәсем бар. “
Хуҗалык көтә, хайваннар, кошлар. „
— Милиция чакыртыйм микән әллә? Сугыша прямо. Мөгезсез сы- u
ердан керде дә китте. Ф
Яшь кыз белән карт ирнең әрепләшүе үзе бер кызык булса да (ә кыз үзенә җайсыз чакта кызыктан көлми икән), озак юанырга туры килмәде— Директорның кырыс карашыннан икесе дә тиз арада шым булдылар.
— Ни бар, агай, ник дөнья җимереп йөрисең?
— Мин түгел, сез җимерәсез дөньяны.
— Ничек итеп?
— Сезнең җәнлекләр бакчасы бармы? Ярдәмче хуҗалык дигәнегез? Шуларның барлыгын беләсезме? Мин шунда каравылчы
— Ялгыш кергәнсең, агай, җәнлекләр бакчасы монда түгел. — дип, Мөдир директорга ярдәм итмәкче иде, тик ямьсезлекне куерта гына төште.
Каравылчы яна сикерешкә әзерләнеп:
— Шулаймыни? — диде дә, канатларын җәеп, аны әйтерсең чукырга кереште: — Ярдәмче хуҗалыкта яңа биналар салырга куштыгызмы, куштыгыз. Төзелеш барамы, юкмы, бармаса ник бармый — кызыксындыгызмы? Төзелешегезгә комны-балчыкны елганың элекке җыпкысыннан аладар. Шуны беләсезме? Бөтенегез дә булмаса, кайсыгыз белергә тиеш?
‘ Каравылчы кулларын җыя төште дә Директор каршына килеп, аннан сүз көтте. Ә Директор исә:
— Ком да балчык — ул нинди проблема? — дип сорауга каршы сорау гына бирде.
__ Проблемасы шул —елга исңе юлына яңадан кайтса, бөтен хуҗалыкны, бөтен җәплекләрне су күмәчәк.
Мөдир өчен бу игълан фантастик хикәяләрдә генә сурәтләнүе мөмкин булган аваз төсле тоелса, Наҗар өчен андый \к мәгънәсез каегы түгел нде. Директор исә Каравылчы күтәреп килгән яңалыкны хәл итү вәкаләтен Мөдиргә тулысынча тапшырды:
— Менә җәнлекләрдән файда күрә торган лаборатория мөдире бу, бөтенесен үзе белергә тиеш, —дип чын дөреслекне әйтте
Ләкин каравылчыны алай гына рнзалаштыру мөмкннме инде?
— Үзегезгә буйсынган кеше сездән күбрәк белгәч,—диде карт их« лас үртәлеп, — ничек итеп... ничек итеп ул сезгә баш бөксен?
— Төшендек, агай кеше.
— Нәрсә төшендегез?
Директорның яклауга мохтаҗлыгын Мөдир, әлбәттә, тиз аңлады һәм Каравылчының авызын япмакчы булып, эшне коры тотты:
— Киләчәккә карата пессимистик карашлар йоктырып йөрмә, — диде дә, бөтен начальниклык хокукыннан файдаланып, әңгәмәгә нокта куясы итте.— Үзегезгә тапшырылган эшне тыныч кына үти бирегез. Ә башкалар компетенциясенә керерлекләре калсын... Әйе, мин сизеп торам, андый ук хокук та, образование дә юк сездә. Бетте. Шулай.
Каравылчының хәтере калды. Ни дияргә белмичә бераз җәнлекләр бакчасындагы сөекле аюыдай бөтерелеп таптангач, ярдәмгә өметләнебрәктер, Наҗарга якын килде:
— И-и, ә-ә, шулай икән алайса. Гыж-гыж курай-тартасың, тал тө
бендә ятасың. Рәхәт сезнең эшләр. Ә син, Нажар энем, син соң андагы хәл белән бигрәк тә таныш лабаса. Авызыңа су каптыңмы әллә — ник аны ачарга куркасың? _
— Минем — үз хәлем хәл, Әмән абый, бүтән кайгылар. —Ул, билгеле инде, хак әйтсә дә Каравылчыны тагын да аптыратыбрак калдырды һәм, ниһаять, абзый тугарылды да:
— Ярый соң... артыгызга су кергәч кузгалырсыз әле, әмма да соң булыр, — дип үрсәләнде.
Директор тиешле кешеләргә, аерым алганда Мөдиргә һәм хуҗалык буенча үзенең урынбасарына бу эш белән шөгыльләнергә кушачакмын дип вәгъдә иткәч кенә, чырае ачыла төште, тик анда да ныграк уйларга кирәген аңлатып, яный-яный чыгып китте.
Болай да бик үк күңелле бармаган әңгәмә бөтенләй таркалды дисәк тә хата булмастыр. Берсен-берсе юатырлык яңа идея берсе дә таба алмаганлыктан, Директор инде чыгып китәргә вакыт икәнен аермачык әйтте:
— Үзегез агайга әйткәнчә, тапшырылганны үтәгез. Юкмы бүтән теләкләр?
Наҗар үзенә ягылган ялага каршы яна сүз өсти алмый. Парижга Мөдирне җибәрү-җибәрмәү хакында әле ныклы фикергә килмәгән, хәзер үк уңай тәкъдим кертсәң, Мөдир шатланыр, дуслык тиз арада яңарыр булса да, өйдә Фәнүсәнең ничек каршылаячагын белми. Хәлбуки, Мөдир әнә көтә — Наҗарга ялварып дигәндәй карый һәм өмете акланмагач, сүзне үз адресына кайтармакчы була:
— Мин үз теләгемне әйттем, хәзер сездән...
Гүяки, төп теләге, омтылышының әле күңелендә генә ятканын белмиләр... Беләләр шул, Наҗар да белә, Директор да белә:
— Хәзер инде бераз уйларга вакытны миңа бирүегезне үтенәм. Төшендек.
Шулай итеп — бетте, теләгән уңыш беркемгә дә килмәде. Икәүләп секретарь кыз бүлмәсенә чыктылар. Бая пырылдап чыгып китсә дә, ирләр бәлки нинди дә булса уңайлырак фикергә килмәсләрме дип өметләнгәндерме, Фәнүсә яңадан килгән һәм, ирләр чыкканчы ике хатын-кыз арасында менә нинди бәрелеш булып алган иде. Ачуың ничек килмәсен, нәрсә әйтте бит секретарь кыз, нинди эшкә тыгыл- макчы:
— Директорга кер дә әйт бер матур сүз! — дип акыл бирә.
— Сүз! Кемгә хаҗәт минем сүз! — Гаҗәпләнми нишлисең.
— Мөдир белән уртак темагыз буенча доклад әзерләсәң, Парижга Мөдирне җибәрик дисәң, ачышка синең фамилияң дә өстәлер иде, мөгаен.
— Иремнең юлын бикләп?
— Үз юлын ул бикләде бит инде.
Фәнүсәнең гаҗәпләнүе шикләнүгә, аннары ачуга ук әйләнеп, кайнап та чыга:
— Слушай, бала,— ди ул күзләрен чебешкә алгасынган карчыга шикеллерәк зур ачып һәм гүяки булачак корбанының бөтен барлыгын ♦ шул кискен карашына сыйдырып, — сиңа бу чаклы да нечкә тактиканы кем... кем... Мөдир өйрәттеме? Ул инде сине дә хезмәт иттерәме?
Секретарь кызның гаепсез күзләре исә гел изгелек кенә снрпи, үпкәләү, рәнҗүнең әсәре дә чагылмый анда.
— Ник? Начармыни? Синең исем дә Парижда яңгыраса? Ишетәсеңме, Европаның нәкъ түрендә. Тынлап кына кара: нинди горур ишетелә— Фәнүсә Зәбирова! Юк, болай: синьора Зәбирова! Юк, менә ничек: мадам Зәбироуа! — Бер нинди каручанлык күрсәтмичә, дусларча киңәш бирә сабый дигәнең.
Ләкин гөнаһсыз иреннәрнең артык та принципиаль мәгънәләр лепелдәве Фәнүсәгә баягынак Директор бүлмәсендә килеп чыккан бәрелештән дә авыррак тәэсир итте. Шунлыктан Фәнүсә Директорга. .Мөдиргә һәм Наҗарга булган бөтен ачуын-үртәлүен берьюлы шушы бала өстенә сипте:
— Мин синең кем белән нинди мөнәсәбәттә икәнеңне яхшы беләм. Тик бу бәйләнеш-буталышларын сиңа минем белән җитәкчелек итәргә хокук бирми. Шуны белеп яшә, балакаем.
— Ә син ревиуешьмы әллә? Менә кызык.
— Бик каты көнләшәм.
— Подумаешь, горур, күрербез әле сине дә.
Наҗар белән Мөдир алар янына шушындый мәгънәсез, җайсыз мәлдә чыктылар. Наҗарның кәефе ниндирәк икәнен аның соравыннан ук сизәргә мөмкин иде
— Ә-ә, син китмәдеңмени әле?—дип сорады ул шушыннан да мөһимрәк проблема тапмагандай.
— Киттем.
Тагын Наҗар бер сүз әйтсә, хатыны аның битләренә тырнакларын батырыр сыман ук иде. Наҗарның бәхетенә каршы, тагын ана Мөдир ярдәмгә килде — Фәнүсә каршына бернинди каршылык булмаган һәм булмаячак та сыманрак вакыттагыча, чын ихтирам белән килеп басты да менә нинди мөһим эш йөкләде:
— Фәнүсә Кадыйровна, сезгә үзегезнең диссертация темасы буенча доклад әзерләргә кирәк.
Янып чыгарга әзер булган Фәнүсә кинәт гөлт итеп яктырып китте:
— Ничек? Парижгамы?!
— Караламаны мина бирерсез.
— Парижга, Парижга дим мин — кем бара?!
Фәнүсәнең мондый ук кыю дәгъва кылырга оятсызлыгы да, фантазиясе дә җитәр дип башына китермәгән Мөдир үзе үк телдән калды. Киләчәк тынычлыгы хакына, Мөдир белән дуслыкны саклау, сөекле ир тилелегеннән үзенең комга корылган диссертациясен коткару бәясенә берсүзсез ризалашыр дип фараз иткәнлектән иде бу каушау Шулай, нәфеснең чиге юк. һәркем — үзе өчен королева! Беркем дә үзен пешка итеп күз алдына китерми, китерсә дә моны вакытлы гаделсезлек дип исәпли, һәр пешка королевага чыгарга, тактаның икенче ягына омтыла. Мәңге гаҗәп, мәңге кызык омтылыш!
— «Эй кызык та инде!— дип юкка гынамыни хихылдый секретарь кыз!
Аптыраштан, бүтән акыллырак шөгыль тапмаганлыктан. Мөдир секретарь кыз өстәлендәге кәгазьләрне машиналь төстә, ансыз рәвештә генә тоткалап, актарып торгач, капыл гына Наҗарга борылды:
ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТАВЫШ - ТАБИГАТЬ БҮЛӘГЕ
— Ә сез, иптәш Зәбиров, шушы минуттан башлап, экспериментны бүтән объектка... әйе, бавырга күчерерсез.
— Бавырга... Бавырга?!
— Парижга дим, Парижга кем бара?!
— Хәзер үк эшкә тотынасыз. Бетте. Шулай.
Мөдир чыгып та китмәкче иде, тик телефон шалтырагач һәм секретарь кызның аңа ымлаганрак карашын күргәч, сискәнгәндәй итте дә туктап калды, чөнки гәп башлангандагы формаль сүзләрдән соң, секретарь кыз житди кыяфәткә керде.
— Кемнәр? Өчесе дә монда, кайсын бирим? — Фәнүсәгә ымлады. Лаборантыгыз шалтырата.
Трубка — Фәнүсә кулында.
— Әйе. Ниче-ек? Ничек инде ул ү-үлде? — Трубканы куйды да Фәнүсә кычкырып җибәрде.— Кош агуланган! Үлгән!
Мөдир моның белән риза түгел, ул да каушап кычкырды:
— Мөмкин түгел, бу исключено!
— Әй, кызык та инде — диде Фәнүсә секретарь кыз репертуарыннан файдаланып һәм шашып көлде.— Менә болай булгач китәбез инде Парижга! Кайсыбыз бара? Я, кычкырышыйк, шайкалар оештырыйк. Җиңүчегә — хәерле юл!
Уйлый Наҗар, хәтерли һәм үз уйларын Фәнүсә тавышы сыман итеп ишетә. Әйтерсең ераклыклар һәм вакыт аша үзгәреп кайта тавыш:
. . Үзең юкта, ни өчендер, мин сине күбрәк шундый кыяфәттә күз алдына китерәм: берәр төрле җайсызлык килеп чыктымы, син лаборатория янындагы ял итү бүлмәсендә, пианинода бәлки үзеңә дә аңлашылып җитми торган көйләр җыеп утырасың. Мөдир безне төп эшебездән аергач, көн буе диярлек шул бүлмәдә утырдың, ә мин кирәк саен кереп йөрдем...
Наҗар, үзенә Фәнүсә күзләре белән карап, якында гына торган, ләкин инде артта калган көннәренә бәя бирә: һәр нәрсәгә үз хакын һәм үз исемен... Көннәрнең шул иң хәерсезләренең берсендә, елар урында җырламакчы булып утыра иде Наҗар:
Ачыш — әй. сәер кош:
Куллар сузып үзен куа йөргәннәрне
Адаштыра кача кача.’
Ләкин бу мәлдә кошның инде очар-качар рәте калмаган иде шул. Фәнүсә аны, үлгән кошны, Наҗар күтәрелеп тә карамаганга, ахрысы, пианиноның клавиатурасына ук китереп куйды:
— Менә шул. Ә Мөдир аны үлмәскә тиеш ди.
— Тәүфыйксыз кош, начальство сүзен тыңламыйча, рөхсәтсез-нн- сез үлгән дә киткән! — Нинди вакытта шаяра бит Наҗар, әллә юләр- рәк инде?
— Шулай да... Хәзер нишләргә соң?
— Бераз булса да тынычланып, уйлап карыйк. Бәлки табигатькә каршы бару ихтыяр билгесе түгелдер? Менә шушылай, утыр, башта йөзгә хәтле сана, аннан уйла.
— Утырдым. Саныйм — бер, ике, өч Мин — сәламәт, мин тыныч, сәламәт, тыныч, тыныч...
— Агу үз гамәлен борынгыча ук башкара килсә дә, без исән — карашлар гына, фикерләр генә үзгәрде, ныгыды, баеды.
— Шул булыр иде Мөдирнең дә, минем дә хурлыклы җиңелүем. Юк, безгә ачышсыз калырга ярамый. Юк, юк, кош терелергә тиеш. Мин исән, мин тыныч...
— Куркынычны юк дип исәпләү — батырлыктан түгел, киресенчә, куркаклыктан килә.
— Мин исән, мин тыныч...
— Юк, сине һәлакәт көтә, тайпылып кал, тайпылып! Яки күзләреңне ач!
Ләкин Фәнүсәнең уй-холкы гомергә шундый иде һәм шул көенчә кала бирә: үзе ышанган, шулай булырга тиеш дип тапкан идеясе нинди генә фактлар-үзгәрешләр белән кире кагылса да, ул барыбер яңа нәти- жәгә килә алмый, могҗиза көтсә көтә, тик яраткан догмасын ычкындырмый— өреккән тулпарга ябыша да чытырдатып күзен йома, теләсә кая илтеп атсын
Хәзер ул агу көченә буйсынмаска тырышып тыпырчына: кош терелергә тиеш! Югыйсә, дөньякүләм әһәмиятле гүзәл ачыштан колак кагачак! Аның белән бергә — Мөдир
Мөдир дә керә-керүгә: «Могҗизага кагылмадыгызмы, хәрап итмәдегезме?» дигәндәйрәк кыяфәт белән карангалады да шундый ук өметсез сорау ташлады:
— Я, ничек?
Наҗар аңа игътибар итмәгәнлектән, Фәнүсә җавап урынына кош үләксәсен сузды:
— Менә.
Мөдир, әлбәттә, җирәнүле нәфрәтләнеп, кул аркасы белән кошны читкә этәрде:
— Рәхмәт. Ә нәрсә тәкъдим итәсез?
Эшкә башлау мөмкинлеге тугач, Наҗар башын күтәрде:
— Кичәге газетаны кәфен итеп, җеназа укырга һәм ялган өметне таптый-таптый күмәргә. Аннары тыныч кына тыйнак күзәтүләрне дәвам итәргә. Тагын ни көтәсез?
Мөдирнең исә чәчләре үрә торды:
— Ә кем укый коръән? Син? Бер тиен дә сәдака эләкмәс дип куркам.— Фәнүсә ана җавапсыз баш игәч, тагын да кырысрак тавыш белән әмер бирде. — Фикер дә, тәкъдим дә — мнн әйткәнчә: тикшерүләрне хәзер үк бавырга күчерәсез. Эксперимент вакытлыча тукталып тора.
— Ә план? Ә доклад?
— Анысы — минем кайгы.
Ә Фәнүсәнең — үз кайгысы:
— Аңладым: кош — исән һәм. . Парижга —сез!
Мөдир аңа күз дә атмыйча чыгып киткәч, акылдан язган кеше төслерәк кая атларга белмичә торганнан сон, Фәнүсә, бер үк сүзне тәкрар- лый-тәкрарлый, тагын лабораториягә атлыкты. Наҗар үз рәнҗеше белән икәүдән-икәү генә калды.
Наҗар нык белә: аннан эксперимент инде төгәлләнде, нәтиҗә уңай дигән йомгаклау көтәләр. Аннары — атылмаган аю тиресен бүлешү, шөһрәт, Париж, диссертация.. Күпме тантаналар!
Соңыннан ачышның ялган икәнлеге тормышта мең кош һәм җәнлекләр үлеме аша фаш ителгәч, бөтенләй бүтән кешеләр, ихтимал, бөтенләй бүтән институт кешеләре яңадан бөтен бер лабораториягә гаять зур эш хакы түли-түли, әле Наҗар әйткән нәтиҗәне кабатлар микәнни?! Боларга һич нинди зыян килмәячәк, чөнки алар инде ул вакытта кул җитмәс биеклектә булачаклар, юк, алай гына да түгел, агулы химикатларны басуларга күпләп чыгаруга фатиха бирүче сыйфатын аңа күчереп, Наҗарны фаш итәчәкләр! Мөгаен, мөгаен, шулай булачак!
Теге хәерсез төндә рестораннан кайтышлый исергән атлы булып кыланган Мөдир: «Ник әле син, әллә кем булган булып, бөтен халык исемемнән эш йөртәсең? Подумаешь, вөҗдан корбаны! — дип юкка гынамыни Наҗарны кочаклап алган иде? —Сиңа нн кирәк — бөтенесен
ӘХСӘН БАЯНОВ ♦ ТАВЫШ - ТАБИГАТЬ БҮЛӘГЕ
ал, тик миңа аз булса да тормыш калдыр!» дип тә өстәгән иде Мөдир. Юкка гынамыни?
Аңлашылмас нәрсә юк. Наҗар аңа ул теләгән тормышны бирә алмады һәм менә ул үзе хәзер чынлап вөҗдан корбаны. Тик моны беркем белми, яшерен эчтәлек яшерен кала бирә.
Ачыш — әй. сәер кош.
Куллар сузып үзен куа йөргәннәрне
Адаштыра кача-кача.
Түзеп кенә сөйгәннәргә
Бүләк итеп серен ача
Иннәргә лә кунып сайрый, әй. сәер кош.
Наҗар ул кош артыннан тыны-көне бетеп чапмый, хәтта эзләми дә — көтә генә.... Ләкин күтәрелеп караса, каршында бүтән кош иде.
— Исәнмесез. Кәефләр ничек?
Вәкил кергән икән.
— Кәефләр? Сез теләгәнчә. — Нажарның тагын ничектер күңеле болгангандай булып китте.
— Алайса — шәп! — Шатлыклы елмая Вәкил — күңел төчүе шуннан икән Наҗарның. — Фәнүсә белән исәнләшергә килгән идем. Югыйсә, атна буе авылдашны күрмәү әдәпсезлеккә әйләнә башлады. — Наҗарның чырае һаман төксе булганга күрә бугай, араны җылытырга чамалап, тагын елмайды.—Атаклы Таһир Закиров! Ышандылар бит тәки, ә? Ну сәләт тә бар икән үзеңдә!
— Хәзер шул рәвешле уйнар өчен Мөдиребезне Парижга җибәрәсез инде, ә? Аңа да ышаначаклар дип уйлыйсызмы?
— Ә мин сезнең тавышыгызга гашыйк булдым. Галим булып әрәм йөрисез икән, дан эчендә йөзәсе урында. Ыһым. Әйе. Ә Фәнүсә? Улда җырлыймы хәзер дә? Ну элек өздерәдерие. Тавышы гомер буе колак төбемдә яңгырады.
—Тавыш, күзләр тирәнлеге, йөзләр чибәрлеге кебек үк бүтәннәрдән талап та, хәйләләп тә алынмый, ул — табигать бүләге, талант шикелле үк. Тик тора-бара күзләр тоныклана, сүрелә, йөзләр җыерчыклана, ә тавыш... тавыш карлыга, дус кеше.— Шулай дигәч, Нажар пианино капкачын япты да бер кулын шунда куеп, икенчесе белән чигәсен угалады.— Каһәр суккан ангина — бу заманда ашый гына бит бугазны һәм бугазга гомумән эш күп.
— Фәнүсә тавышы... Беттемени Фәнүсәнең тавышы?
— Аныкы бар, минеке бетте.
— һаман җитми комплимент, ә?..
Вәкил янә нидер өстәмәкче булса да, ишеккә текәлеп туктап калды. Анда пыяла савытлар күтәргән Фәнүсә күренде дә, никтер, ул да аптырабрак калды. Өчесе дә берара уңайсызланып тордылар. Фәнүсә Вәкилне танырга азаплана иде, әлбәттә. Тик таный алмаганлыктан, Нажар ана ярдәмгә киләсе итте.
—Ышан, күзләрең дөрес күрә, бу кеше — синең яшьлек хатирәң, тавышыңны сагынып килгән.
Вәкил кыюлык күрсәтергә һәм гадәтенчә матур гына елмаерга тырышып:
— Я, күрешикме соң? —дигәч, бүтән чара калмагандай гына итеп, Фәнүсә дә:
—Күрешик соң,—диде. Тик исәнләшкәч тә Наҗарга борылды.— Мин анда тикшереп караган идем — элементар агулану Инде яраклашты дигәндә генә...
— Агуга җайлашу җиңел түгел шул.
Вәкил ир белән хатынның ни өчен кәефсез икәнен, әлбәттә, тиз төшенде һәм үзе дә борчылырга кирәк тапты:
— Агуланган дисезме? Безнен химикаттан түгелдер бит? — Фәнүсә уңай мәгънәдә баш каккач, уфтанып ук кунды. — Без исә ул химикатны күбәйтү өчен махсус автомат цех оештырдык тагы.
Хәбәр Наҗар өчен яңалык түгел иде, чөнки Мөдирнең үз ачышы, дөресрәге, Фәнүсә диссертациясе хакында җитәкче буларак мактанып ♦ сөйләгәндә, үз идеяләренең авыл хужалыгына практик ярдәме белән горурланганда, мисал рәвешендә шул автомат цехны телгә ала иде. Шулай да Нажар завод вәкиленең үзеннән ишеткәч, тагын бер үртәлеп алды һәм өмет җуеп:
— Зарарсыз дигән мәкаләләрдән сон бөтен заводыгызны ук шуңа күчерерләр әле, — дип куйды.
Хәерлегә каршы, ялгышкан булып чыкты — цех инде таркалган һәм аны, автоматлар белән эшләргә кадрлар житмәгәнлектән, металлоломга ботарлыйлар икән.
Наҗарның чырае ачыла төште.
— Шәп. Автоматлаштыру заданиесен үтәп премия алгач, аюны бүлешкәч, инде бүтән ни кирәк? — дип хәтта көлде дә.
— Аю шактый зур иде.
— Шатлыктан җырлап җибәрмичә булмас. Җитмәсә, Фәнүсә, сезнең бәйрәм — яшьлек дустың тавышыңны сагынып килгән Давай, нинди көйгә? — Шулай дип пианино капкачын яңадан ачты Наҗар.
— Нәкъ җырлар чак, шул хәтле күңелле, елаплар җибәрәсе килә.
Фәнүсәнең бу сүзләрен якташы да җөпләргә тиеш тапты һәм:
— Гаҗәп тә инде, барыбызга да ярдәм кирәк, ярдәм итәргә ашыгучы юк,— дип авыр сулады.
Үз кайгысына буйсыну аркасында, авылдашы белән чит кеше сыман күрешкән Фәнүсә кинәт уянып киткәндәй булды. Ничәмә елдан соң эзләп килгән икән, чынлап та уйнап кына йөрми торгандыр, хәле җитди һәм авырдыр инде, мөгаен. Әгәр яшь чактагы тәкәбберлеген искә алсаң, ул монда бөтенләй күренмәскә дә тиештер. Җәрәхәт хәтта ерткыч җанварны да юашлата — ул да ярдәм эзләп кешегә килә..
Фәнүсә килгән кунакка җылы бөркергә тырышып карады:
— Сезгә дә ярдәм кирәкме? — диде һәм авылдашын чын күңелдән кызганды. Якташы керфекләрен калтыратып ничек җавап бирергә белми торган арада йомшак, хәтта назлы тавыш белән:—Әллә сезнең дә өметләрегез агуланып үлдеме? — дип өстәде. — Гафу итегез, ниндн җилләр сезне монда китереп ташлады?
— Җил түгел, давыл: корабль батты, ә дулкыннар мине сезнең ярга чыгарып аткан, һушыма килгәч, Мөдирне күрдем, хәзер —сезне.
Фәнүсәнең куркуы кимесә дә, кызыксынуы арта төште:
— Конкретрак әйтеп булмыймы соң?
— Ну алайса шул: семья җимерелде дә бөтенесен — өйне, эшне, каланы ташлап, хәзер сыеныр урын эзлим.
Кыен чагы икән шул. Ә Нажар, шәфкатьсез, кызганыр урында кунакның кәефен тагын да ныграк боза язды:
— Иң башта үзеңне табарга кирәк. Шуннан соң өй дә, эш тә, кала да, хәтта хатын да табыла, — дип шаяртмакчы булды
Әйтергә кирәк, хат адресатына җитте — Вәкил кызгандыру урынына кызганучы ролен башкаруга күчте:
— Ә Сезгә? Сезгә нинди ярдәм кирәк соң? —дигәч, хәл-әхвәл сорашу шуның белән төгәлләнде
Нажар Фәнүсәгә катгый итеп үз карарын әйтте:
— Уйлый торгач, җан табылды бугай — эш сәгатьләрендә Мөдирнең бавырында казынабыз, ә эштән сон үзебезнең төп күзәтүләребезнс дәвам итәбез, дөресрәге — экспериментны төгәлләргә һәм гыильми советка үзебезнең нәтиҗәләр белән бергә тапшырырга тырышачакбыз. Килештекме?
ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТАВЫШ ТАБИ1АТЬ БҮЛӘГЕ
— Миңа барыбер.
Фәнүсә сүренке генә ризалашса да, Нажар сәгатенә карады:
— Мөдир вакыты беткән.
Әмма нәкъ шуны сизгәндәй Әйе, нәкъ шушы вакытта ишек артыннан каты һәм ныклы адымнар ишетелде. Кем икәне — билгеле. Мөдир иде. Кергәч тә ул башта Вәкилгә елмаеп:
— Мин сине югалттым... хәзер, — диде дә шундук Нажар каршына килеп басты. — Я, забастовка беттеме?
— Бетте.
— Соң?
— Хәл иттек: сезнекечә дә, ә эштән соң — планны да үти бирергә. Сарык та тук, бүре дә улый.— Шулай шаярмакчы Нажар!
Әмма үз бүресенең генә улавын яратканга күрә, Мөдир дә үз карары белән кергән икән:
— Мин анда,— диде ул, ачуын ясалма олпатлыкка әйләндерергә тырышкан хәлдә. — Камерага пломба куйдым. Җимерсәгез...
—Җимерсәк, дәүләт милкенә кул сузган булырбыз. Әмма дөньякүләм әһәмиятле ачышны бикләп кенә асрап булмаячак — ул Парижга барыбер очачак, гәрчә үләксә хәлендә булса да!
Әллә үзенең дә, иренең дә Парижга оча алмавына тәмам ышанудан, әллә соңгы көннәрдә бөтен бәлалар аркасында теңкәсе корганлыктан, әллә ире белән Мөдирнең бүтән һич килешә алмаслык хәлгә житүеннән, әллә юкса үз диссертациясенең комга корылганлыгын аермачык күргәнлектән, югалды да калды Фәнүсә — Наҗар соңгы сүзләрен әйтүгә ике кулындагы ике пробирка берьюлы төште китте. Пыяла белән бергә, эшне төзәтү мөмкинлеге дә бер секунд эчендә челпәрәмә килде. Юк, ничек тә ирен туктатып өлгерә алмады Фәнүсә. Сүз әйтелде һәм ул, ахрысы — тере: очты китте. Тотып кара син аны хәзер!
Тотып кара!
Аның кая таба очканын күреп торган Вәкил исә, вакытка дөрес бәя биреп, Мөдиргә:
—Дустым, мин сине кабинетыңда көтәрмен инде, — диде дә, Нажар белән Фәнүсәгә баш ия-ия, тиз генә чыгып та сызды.
Иркенләп сөйләшсеннәр, янәсе. Сөйләштеләр!
Мөдир — рәсми һәм салмак:
—һәвәскәрлек белән шөгыльләнү өчен бүтән урын сайларга киңәш итәм.
Нажар — ачулы һәм өметсез:
— Шушы минутта син чикне уздың . Син, сабан туйда изге көрәш кагыйдәләреннән баш тартып, кагыйдәсез тәпәлешне сайладың. Гафу ит, мин аны кабул итә алмыйм.
Шул сүзләрдән соң ул чыннан да читкә тайпылды. Мөдир нинди генә гаепләр ташласа да, авызына су капкандай тик утырды, хәтта пианинода баягы көйләрне дә такылдатып алды. Мөдирнең шундый тәкъдиме истә калган:
— Кызганыч, бүтән вариант тәкъдим итә алмыйм. Бердәнбере — шушы. Ошамаса, рәхим итәсез — филармониягә!
Мондый ук оятсызлыкны Фәнүсә булып Фәнүсә дә көтмәгән иде. Фәнүсә булып Фәнүсә Мөдирнең битенә ябышмакчы. күзләрен чокып чыгармакчы иткәндәй якынлашкач, тегесе борылды да идән уртасындагы пробирка ватыкларын тешкә тиярлек шытырдата-шытырдата таптап чыгып китте. Ул киткәч үксергә керешкән Фәнүсәне Нажар аркасыннан сыйпап юатмакчы иде, хатыны бөтен ачуын Наҗарга күчерде:
— Ир кеше, имеш! Нинди мескен хәлдә калды, хатын-кыз өчен дә оят, оят, оят, адәм көлкесе!
— Фәнүсә, акыллырак бул!
— Хәзер нигә кирәк ул акыл? Хәзер йодрык кирәк, таш, күсәк. Мөдирдә боларнын бөтенесе бар, ә синдә — әдәп! Кемгә хажәт ул? Әрсезлеге белән Мөдир хәтта хәзер Директорны үзенә хезмәт иттерә башлады, көн-төн кабинетыннан чыкмыйча яңадан-яңа уңышлар, идеяләр турында мактанып үзен күтәрә, сине яманлап үсә. Көн кебек ачык — > алар үзләрен бөтен кешелек алдында җир язмышын саклап калган м акыл ияләре дип исбат итәчәкләр, табигатьне, бөтен цивилизацияне « саклаучы куәт ияләре булып шаулаячаклар. Бөеклеккә синең кебек 5 тавышсызлар башына баса-баса менәчәкләр Ә син — ресторанда азып- “ тузып йөргән йолкыш, аларның бер елмаюына мен яна идея бүләк 5 итәргә әзер булып, жыелыш-тантаналарда аларны котлап, аларны мак- = тап кул чабачаксың. Менә сиңа нинди хөрмәтле роль бирелгән, әнә £ нинди синең булачак профессия! Менә нинди синең якын киләчәгең!
— Син язып биргән тиле доклад белән хур булгач, үзебезнең җиргә э нинди вөҗдан белән аяк басар дисең?
— Төкергән ул синең вөҗданыңа! Начар галимне дәрәҗәле снмпо- <
зиумнарга йөртмиләр. Бөтен халык шулай уйлаячак, һәм ана шул җн- теп арткан. Төкергән ул синең шикләнүләреңә. Яна бөек эшләргә тоты- * начак Q
— Нинди якты офыклар, нинди киңлекләр!
— Шулай шул, синең уңышсызлыклар бүген генә башланган түгел *
Хәтереңне үк җуймаган булсаң, исеңә төшер: моннан өч ел элек мөдир «а итеп кемне куймакчылар иде? Сине түгелме? х
Монысы — хак, әлбәттә. Оештыру эшенә сәләтем юк дип, Наҗар ® мөдирлектән баш тарткан иде. Ләкин ул чакта эшнең нигә тоташа- х сын — аны иҗат бәхетеннән үк мәхрүм итү кебек оятсызлыкка барып ° җитәчәген Наҗар башына китерә алган идемени? Ах, шул вакытта кеше дәгъваларының никадәр комсыз һәм оятсыз була алуын чамалый алган булса! Фән өчен сәләтсез булса, Мөдир бәлки оештыру эшен шәп башкарыр, аңа да эш кирәк бит, имеш .. Ләкин җитәкче булгач, кинәт кенә ул галимгә дә әйләнеп китте, мактала, хәтта бүләкләнә башлады Иң кыены да шунда, Фәнүсә каргап әйткән сүзләр Наҗарның үз ба-шыннан чумырып алынган шикелле. Әнә ишет:
— Әйе, ул сиңа башлык булудан бер дә тартынып тормады. Синең белән мин башкарганны үзенеке итеп директорга һәм гыйльми советка җиткерә торды. Газета аша — бөтен илгә. Хәзер бөтен дөньяга! Ә син? Син кит тагын җәнлекләрен янына да ялынып, чакырып алганнарын көт. Ләкин бу юлы китсәң, кире чакырмаячаклар — сөенәчәкләр 1енә Үзең тәкъдим итеп үз урыныңа утырткан мөдирең инде башка ярдәмчеләр табачак.
Моңарчы көлемсерәр дәрәҗәдә өстән генә карап тыңлаган Наҗар соңгы минутларда боега төшкән иде инде. Үзен яклар өчен
— Ышанган кешең оятсыз булып чыкса, хатаның янасы бу түгел, — дип кенә аклана алды.
Ә фикерләренең гадел һәм кире кагылмаслык икәнен тәмам төшен гән Фәнүсә, баягы көчсез бөтерелүләреннән, зиһен чуалткыч зәһәрлегеннән котылып, шактый ук салмакланган һәм ниндидер дәрәҗәдә судья вәкаләтләрен кабул иткән иде, һәм менә ул шундын хөкем чыгарды:
— Аннан бигрәк —син оятсыз, аны башта син алдадың Синең өстән Мөдир итеп куярлык булгач, үз өстенлегенә ничек ышанмасын ул? Әйе, аның ышанмаска хакы да, теләге дә юк иде Мөдир — синең иҗат!
— Уңышсыз әсәрне юк итәргә мөмкин
— Директорлыкка тәкъдим ит
— Вакыйгаларга читтән карап бәя бирик.
— Менә, менә башланды Чит дигәнебез — җәнлекләр бакчасы Бар, бар, җәнлекләрен белән, коеларын белән киңәш Аюлардан акыл
сора. Аларның тешләре дә, тәпиләре дә Мөдирнекеннән олырак һәм үткенрәк. Ләкин әзерләнеп бар, алар да сиңа рәхмәт әйтмәячәк. Хәерле юл. Ә иҗади сәләтсез дигән мескен Мөдиребез Парижга очсын. Аңа шул да бик җиткән.
Ачы һәм шәфкатьсез гаепләүләр өчен Фәнүсәгә хәтере калудан бигрәк, ахрысы, дөреслеккә үпкәләп, Наҗар беркем белән саубуллашмыйча, үз гадәтләренә, үз тынлыгына, үз биләмәсенә юл тотты, һәм менә ул инде берничә көн буе тынлыкта да тынгылык таба алмыйча интегә. Караңгы. Караңгыда Фәнүсәнекеннән дә яманрак тавыш —табигатьнең үз тавышы бугай — йөрәкнең үз тибеше сыман ургылып, төнге дөньяга тарала: «Планетаның могтәбәр галимнәре рәтендә дөнья язмышы хакында сөйләшергә тиешле кеше — ул син идең. Син, изге бурычтан баш тарткан килеш, хәзер дә ихтирам даулыйсың. Гафу ит, моннан соң кем дә сине ихтирам итмәс һәм шулар рәтендә мин дә булырмын».
Алар рәтендә — Фәнүсә, табигать, һәм... хәтта вөҗдан!
Алар рәтендә хәзер янда гына басып торучы Энҗе, Әпә, Каравылчы. Әпә әнә, каракка күрсәткәндәй, Наҗарга бармак төзи:
— А-а-а-ю, пуф, эм-мыһ! Әпә, әпә!
Энҗе исә аның белән килешмичә кычкыра:
— Ул әпә түгел, ул — минем әти, син әпә!
Берәү генә булса да яклаучы калган икән әле. Болай булгач, эш бөтенләй үк өметсез түгел. Димәк...
— Миңа, кызым, шәһәргә кайтырга кирәк. Кайтасыңмы минем белән? — Бу сүзләрне Наҗар кызына кабат-кабат әйткәч кенә ишеттерә алды.
Ни дисәң дә ишетүе хәерле... Ләкин җавабы кире иде:
— Юк, әти, миңа монда күңелЛе, җәнлекләр белән.
— Алайса исән тор. Сак бул, җәнлекләр тотып ашамасын.
Каравылчы, киресенчә:
— Җәнлекләр тимәс, оин анда үзеңне кара. Төнге шәһәр, соңгы ав-тобус,—дип Наҗарның үзе өчен сагайды.
Автобус китәргә ярты сәгать калган. Наҗар бая Әпә алып килгән боҗырны кагазьгә төреп алды да Энҗене үпте һәм ашыгып китеп барды.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Ыржаюны әйләндереп елмаюга.
Атлый кеше, атлый якты бөеклеккә.
Наҗарның тәкъдиргә бераз үпкәләргә хакы бар кебек — ул бәхетле йолдыз астында тумады, ә бөтен дөньяны калтыраткан залплар, шартлаулар, дөбердәүләр һәм елашлар астында туды. Бу тавышлар һәм дәһшәтләрне үз колагы белән ишетмәсә, үз күзләре белән күрмәсә дә, алар аның хәтерендә генә түгел, әнисенең аш икәнлеге шактый ук бәхәсле булган ризыкларны да аклыкка, күкрәк сөтенә әйләндерә алганлыгы аркасында гына тере калды. Әмма сөт кенә җитми адәм баласына. Тәпи баскач аш күбрәк кирәк. Ә Наҗарга дөнья шул тиешленең йөздән берен генә бирде дисәк тә хата булмастыр. Сугыш аның тәнендә зәгыйфьлек булып гомерлеккә калды, аның нервлары какшау, тиз уалучан, янып чыгучан, чак кына салкын тисә, сулыш юллары, үпкәсе шешеп
чыгучан булып калды. Бәхәсләрдән качарга тырышуы, андый вакытларда, кирәгеннән артык кайнарлануы, җиңү урынына законлы дөреслегеннән дә колак кага килүе аркасында, сүз мәйданнарына карата ихтирамсыз булды. Барлык дәгъваларын, теләкләрен, омтылышларын, хәтта мәхәббәтен дә саф эш, чын иҗади табышлар аркылы гына күрсәтә һәм исбат итә килде.Үзенең Фәнүсә күзләре белән карап табылган - шушы кимчелеген төзәтергә кайчак тырышса да, Фәнүсә әйткәндәй, үз ? микродөньясына ябылып ятуы аркасында, үзен тәки үзгәртә, төзәтеп 2 бетерә алмады. £
Моңарчы әллә ни зур кыенлыклар күрмәсә дә, соңгы көннәрдә аның £ хәле читенләште, һәм аның кулында—үлгән кош Ләкин, Фәнүсә 3 әмерен үтим дисә, ул бу кошны терелтергә тиеш. Югыйсә... Моңарчы н Фәнүсәне ул күңеленнән гел хаксыз дип, балаларча җиңел уйлый дип ' кенә йөрсә, бүген бөтенләй башкача фикер итә, аның үзенә җитдирәк 5 яшәргә, хатынына колак салырга кирәк булган икән ләбаса... Тик бу < фикергә килгәннән соң, Фәнүсәгә ышанганнан соң, Наҗар кинәт үзен *“ кимсетелгән, өлешсез калган кешегә охшата башлады. Вөҗданына ♦ ниндидер шеш чыкты, бәлки яман шеш
Авылда үскән малайга дәүләт университетында имтиханнар биргән ° чакта ук хәзерге сорауларны юри генә биргән булсалар да, бу вакый- « галар көтелмәгәнчә куркыныч борылыш алмас, бәлки җиңелрәк хәл * ителер иде. Исемле стипендиат дәрәҗәсендә укыганга күрә, соңыннан _ ике еллык эш стажы да сорамыйча аспирантурага алынгач һәм шул гё срокта ук молекуляр биологиянең иң популяр темасы буенча днссерта- - ция яклагач, әлеге хәлләр белән очрашу мөмкинлеген әйткән булса- а лар... Юк, ышанмас иде, мөгаен, анда ул бары тик кычкырып-кычкы- рып көлгән генә булыр иде. Хәзер көл инде менә
Хатыны Фәнүсә бергә яши башлаганнан бирле көн-төн туглый торды: «Күзсез таяктан башканы тотмагандай, бар белгәнең, бөтен тормышың—микродөнья, кердең дә бикләндең, чык, җаным, дөньяны бөтен киңлегендә күр — ул искиткеч зур, катлаулы, төрле адәмнәр, җанварлар бар анда — сөйләш, аңлаш, тешләш, ырылдаш!»
Кешеләрне аңлауга караганда, Наҗар хайваннарны күбрәк белә иде. Фәнүсәгә каршы аргументы да шул: молекулалар — үзе чиксезлек, ә хайваннар дөньясы, Наҗарның хобби дигән мавыгуы — хәтта кешелекне дә сыйдыра.
Дәүләт музеенда төрлё җәнлек һәм кошларның карачкылары • Наҗар кулы белән эшләнгән, йомшак күңелле дигән Наҗарга кайвакыт- ларда, димәк ки, каты куллы да булырга туры килә, җан иясенең хәтта җанын алырга.. Шулай булгач, кеше эчтәлегенең, тойгылар дөньясының тарлыгы хакында нинди сүз булырга мөмкин?
Көн-төн тәкрарлый Фәнүсә: «Актив бул, эштә, тормышта, җыелышта. Тантаналарда су эчә-эчә нотыклар сөйлә, бюроларга сайлан, лаборатория мөдире бул, начальник хатыны буласым килә!»
Тыңлатырсың Наҗарны, аның үз аргументлары куәтле «Чын галим үз эшен башкарсын, күренешләрне күзәтә торсын, үзгәрешләр, яңалыклар эзләсен, тапсын, шуларга бәя бирә белсен — шул анын өчен җитеп арткан. Ә кемнең чын фәнгә түземлеге, сәләте җитми, чыгышлар ясасын, мөдир булсын, директор булсын. Министрлыкка үрләсен. Кемнең бәхете күктә, кемнеке — җирдә һәркемнең — үз өлеше »
Наҗарның гомер мәгънәсе күптән инде табылган шикелле иде үзе сайлаган микродөньяда (белгән кеше өчен ул да чиксез') яңалыкларга иң кыска юл белән, мөмкин кадәр аз вакыт эчендә барып Ькитү, юл озынайта, вакыт әрәм итә торган вак-төяк мәшәкатьләрдән котыла бару саф фән, чын иҗат. Ә бүтән мәшәкатьләрне администраторлар, мөдирләр үз өсләренә ала...
Ләкин Наҗар ялгышты. Наҗар, комачаулыклардан котылам дип, аларны үзе үк иҗат итешкән булып чыкты.
Башка шәһәрдән ялварып хатлар яза, ярдәм сорый торгач, хәзерге Мөдир Наҗар янына урнашты. Наҗар аны директорга тәкъдим иткәндә һәм бергә эш башкарганда, иптәш сокландыргыч тыйнак, әдәпле, ә иң мөһиме — ярдәмчел иде. Мәшәкатьләрне үз өстенә чынлап та ала килде, ләкин, Мөдир булгач... оештыру ягыннан гына түгел, фәнни яклап та Наҗардан «күбрәк белә» башлады һәм моңарчы үзенең остазы шикеллерәк булган дустының, ахрысы, авыр тоелган зиһен өстенлеген җилкәсеннән сыпырып төшереп, авторитар рәвештә «җитәкчелек итәргә» кереште. Әдәп-тыйнаклык, ярдәмчеллек җилгә очты, киресенчә, хәзер син аңа ярдәм ит!
Кинәт үзгәрешләргә заман күнеккән.
Адәм баласы күптән түгел генә сәгатенә биш-ун чакрым ара узса, хәзер,1 ракета тизлеген эшкә кушкач, ул туп көпшәсеннән атылган ядрәдән дә ун тапкыр тизрәк оча башлады. Җир бәләкәйләнде.
Эш тизлеге арту аркасында, кеше гомере озынайды. Гомер еллар белән түгел, гамәлләр белән үлчәнә, күп эш башкару аркасында, ирекле вакыт арта — иҗатка күбрәк вакыт кала — иҗатка, фикергә, тән хәрәкәтенә һәм... мәхәббәткә.
Бәхет иҗат күләме, тән хәрәкәте, мәхәббәт микъдары белән үлчәнә.
Наҗар һәм мәхәббәткә, һәм бәхеткә — яшәү дигән шөгыльгә күбрәк вакыт калдырмакчы иде — ялгышты.
Җитештерүчән хезмәт даим тәртип сорый — эштә, тормышта, шәх- ои мөнәсәбәтләрдә мораль кодекслар һәм рәсми нормалар ачык булырга тиеш. Күңелләребезне иҗат хәлендә тотар өчен бәләкәй максатлы, олы нәфесле кешеләргә каршы чынлап көрәшергә, каты куллы администратор булудан да курыкмаска кирәк икән. Эштә һәм юлда (самолетта, ракетада)—экономияләнгән вакыт шәһәр һәм авыл эчендә, автобус тукталышында, ашханәдә, кибетләрдә чират тору, начар китап уку, алама фильм карау аркасында урланырга мөмкин. Ә барыннан да бигрәк хезмәт бәясеннән үзенә күбрәкне дәгъвалаган кешеләр китереп чыгарган ызгышлар, мәгънәсез бәрелешләр аркасында юл озыная, рәнҗешле рәвештә озыная.
Наҗар әнә шундый уйлар белән кайта. Ләкин инде ул тавышын югалткан. Аның кулында — үлгән кош. Кошны терелтү өметен күтәреп кайта Наҗар. Кошны Наҗар тиздән Директор өстәленә китереп салачак... Ник?
Ләкин менә ник дигәндә үзе дә рәтләп белми әле. Тик бер нәрсә ачык, әгәр Фәнүсә сүзләренә ышанса, ул — өлешсез... Әгәр Прораб дигән бәндәгә колак салса, хәтта мәхәббәттән мәхрүм... Фәнүсә! Инде син дә, син дә хыянәт иттеңмени?! Ышанма, Наҗар, дөньяны якты, матур килеш сакла!
Урман.
Урман юлыннан атлый Наҗар. Алпан-тилпән, алпан-тилпән.
Дөнья шаулый, ә Наҗар — тавышсыз.
Күзсез калу куркынычын күз алдына китергәне бар, ләкин тавышсызлык фаҗигасе булу мөмкинлеге... Юк, монысының хыялга да кергәне булмады. Ләкин монысы да бар икән тормышта, бар икән! Бар! Г
Урман яңгыратып, әй, бер кычкырсаң иде дә, синең куәтле тавышыңнан чыршы-наратлар, бөтен урман калтырап торсын иде. Тавышы бар чакта теге дөньяга да ишетелерлек итеп нигә кычкыра белмәде икән? Үлекләр иленә охшаган мондый да өнсезлек барын ул чамалап кына белгән булса да, табигатьнең бушка биргән бу байлыгыннан ничек файдаланырга кирәген моңа кадәр, һай, белмәгән икән шул
Фәнүсә һәм Мөдир фатихасы аша кертелгән химикатлар белән та- вышсыз-тынсыз килешкән басулар һәм урманнарның өнсез шелтәсен
ишетте Нажар — ярый әле, колаклары сәламәт — яшәү белән бәйләнеш колак һәм күзләр аркылы өзелми калган. Тормышның ничәдән бер өлеше?
Нажар, күптән түшәккә ятарга тиешле кеше, һич киметмичә әйткәндә, тәне кырык градуслы эсселек белән янганда, ятып калганчы атып ♦ калыйм дигәндәй, дөньяның бер өлешен мәңгелеккә югалтудан куркып g бара, егылмый, басуларны, урманнарны коткарырга ашыга.
Әле кайчан гына — кая карама, кай якка колак салма, бу урманда g ботак саен чыпчыклар чыркылдаша, тукран тукылдый, сан-исәпсез вак л кошлар чәкердәшә иде. Бүген әллә кая киткәннәр. Ахрысы, бөтенесе һә- < лак булды — югарыдан, самолеттан чәчкән химикатлар аркасында, = зыянлы дип йөртелгән бөжәкләр белән бергә, юкка чыктылар Инде < тәмам ачыкланды хәл: иген шавы көчәйсә дә, сандугачлар жыры бу i тирәләрдә тынган булып чыкты. Ә бит игеннәр никадәр генә куе һәм 3 эре башаклы булмасын, алар да кошлар тавышын сагына, шунсыз алар a да жаисыз... *
Моннан берничә ай элек Нажар сазламыграк җирдә шома көпшә < өзеп ашаган иде, авыз эчендә шактый ук зур җәрәхәт барлыкка килде. а Рак бугай дин кайбер кешеләргә күрсәтеп, хәтта галим кеше оятка да о калды. Җәрәхәт, әлеге дә баягы, корткыч бөҗәкләрне кырып салган, = самолеттан сибелгән агу хикмәте икән
Институт диварлары эчендә: «Агуны сибәргәме, юкмы, югары уңыш в бәясенә соңыннан күбрәкне югалтмабызмы?»—дигән икеләнүләрне та- = бигать ишетмәде. Кошлар җырына һнчкайчан да дәвам булын өстәл- е мәячәк бәхәс табигатьнең бушлай бирелгән сәнгатен алыштырды... * Алыштырды?
Кошлар тынгач, Наҗарның җаны да шым калды. Хәтта калада да шундый ук бер үләксә кошны күрер ул. Ә Фәнүсә бөтенләй дә каршы алмас...
Әмма Наҗар, авыруына һәм һәлакәтенә үч итеп, атлый бирә, алга бара. Әгәр соңга калмаса
Соңламас өчен өйгә кайтып бераз ял итү зарур.
Өй дигәне — Фәнүсә теләгәнчә һәм заманча жиһазландырылган квартира, шактый ук матур сурәт: зал, аның ике як диварын буйлаган китап киштәләре. Шуларның бер өлгесеннән Энҗе рәсеме елмая Фәнүсә шул рәсем белән өйдә нкәүдән-икәү. Озак кына доклад язып утырды. Кнтап-дәфтәрләрен җыярга гына торганда, звонок шалтырады да ишектән, хәерле кичләр тели-телн. Мөдир белән Вәкил килеп керде. Әлбәттә инде, бу хәл Нажар күз алдына китерә алырлык күренеш түгел иде.
— Узып барышлый ут күрдек тә . Наҗар өйдә түгелмени?—дигән булды Мөдир елмаюын яшереп.
Әйтерсең белми.
Шулай да Фәнүсә, итагать йөзеннән замечание ясамыйча, көрсенеп кенә куйды
— Кешеләргә ихтирамы бетсә, гел шулай ул. җәнлекләр арасына китә. Шөһрәт һәм дәрәжә өчен талашу минем профессия ту гел дип. үз белгечлегем буенча эш яңадан чыкса, чакыртырсыз дип китте дә барды.
— Алай икән, алай — Вәкил китап киштәсендәге рәсемне күрде.— Оһо, монда да бар икән. Фәнүсә, бу — синең яшь чагың бит?
— Бу минем кызым.
— Кит аннан! Суйганда каплаган! Прямо, бу — синем яшьлегең — Фәнүсә нишләр, әйтү дә кыен, әмма Вәкил үз сүзләреннән канмать кал-
•К. У » М 12.

ды да, ихлас илһамланып, ары омтылды — Фәнүсә, беләсеңме, мин бит сиңа нәкъ шуны — яшьлегеңне алып килдем.
— Рәхмәт. Безгә шулай әкият белән генә жан юатырга калды инде.
— Юкка алай дисез. Ягез әле, йомыгыз күзегезне.
Вәкил Фәнүсәнең күзләрен капламакчы булып кулларын сузган иде дә, Фәнүсә кискен тайпылды, тик, ни өчендер, авылдашының әмеренә барыбер буйсынып, күзләрен йомды.
Вәкилгә шунысы да житеп торганлыктан, ул күңелен төшермичә:
— Юк, ике куллап каплагыз,— дип тә боерды.— Менә шулай.— һәм портфеленнән фоторәсем чыгарды.— Хәзер күзләрегезне ачыгыз, сөекле мадам. Я, кем бу?
Кунак кулында Фәнүсә рәсеме иде. Фәнүсә шуны тиз генә алып:
— Каян килгән ул сезгә?—дип түземсезләнде.
— Бүләкнең каян килгәнен сорау әдәпкә туры киләме соң?—бу сүзләрне әллә шаяртып, әллә чынлап әйтте Мөдир.
— Ә-ә, гафу, онытканмын, сез әдәп каһарманнары бит әле!
— Иә, йә, кем бу?
Вәкил Фәнүсәнең янәшәсенә үк килеп басты, чөнки рәсемнең авылдашына ничек тәэсир иткәнен бик тиз абайлады бит. Әнә, Фәнүсә хәтта тартынганрак кыяфәткә керде.
— Кем дип... Мин бугай.
— Вот именно. Дөресрәге — бая әйткәнчә, сезнең яшьлегегез һәм ул миннән бүләк. Кабул итегез зинһар.— Вәкилнең баштагы икеләнү- жайсызлануларыннан бу вакытта инде, әлбәттә, җилләр искән иде.
— Шулай да, шулай да... Нишләп ул сездә?
— Әйтсәм кызыгы бетмәсме соң?
— Аннан гына бетәрлек булгач...
— Ну, төп йортта калган энем Ташкент ягына китеп барганда, миннән-калган барлык кәгазьләр белән бергә моны да жибәргән.
— Ә аңа ничек килеп кергән?
— Монысын әйтә алмыйм, мәңге дә.
— Әйтмәсәгез, фаразлардан интегеп, мин йокыдан калачакмын.
Ниһаять, Фәнүсәгә Мөдир ярдәмгә килде:
— Болай булгач, Вәкил дус, серне тагын ачарга туры килә инде.
Вәкил Мөдиргә дә, авылдашына да яхшылык эшләвен сиздереп, хәйләкәр кыланган булып елмаерга тырышты:
— Ыһымм. Сез мәктәптә укыганда отличник идегез. Бу рәсем коридор диварында, Мактау тактасында эленеп тора иде. Авылда. Хәтерлисезме?
— Хәтерләгән кебекмен.
— Бер заман Мактау тактасыннан сезнең рәсемегез юкка чыкты
— Әйе, әйе, шулай шул, дөрес. Мин аны укытучылар үзләре алды дип өч көн еладым.
— Ә алар рәсемнең югалганын сизмәделәр дә.
Мөдир Вәкил белән Фәнүсә арасындагы кызыклы әңгәмә башланачагын инде сизде һәм аңа хәтта интим юнәлеш бирергә дә тырышты Ни өчендер аның күңеле шуны тели иде. Нажардан Фәнүсәне мөмкин кадәр ераклаштыру һичшиксез аңа файдалы бит. Шуңа күрә ул:
— Кит инде син, Вәкил дус, шушындый чибәр кызны яшь түктерә алгач, жан дигән нәрсә булмаган да икән үзеңдә,—диде дә читкәрәк китте. Почмакта магнитофон белән булашмакчы, янәсе.
— Ачуланыгыз, Фәнүсә, тиргәгез юньсез малайны.
Шулай дип Вәкил шаяртмакчы булса да, Фәнүсә, әлбәттә, уенны чынга кушып әйтте:
— Карак! Сез минем үсмер чагымны урлагансыз.
— Мин аны матур килеш сакладым.— Вәкил шулай дип рәсемне китап киштәсенең икенче ягына урнаштырды.— Күрәсезме, бер якта — сезнең яшьлегегез, икенчесендә — киләчәгегез.
— Бүгенгесе юк.
— Анысын кем урлады? *
Монысына почмактан Мөдир җавап бирде: “
— Наҗардыр инде, бүтән кем булсын.
— Ә бәлки Мөдир? — Фәнүсә почмакка борылды. S
— Юк, юк, киресенчә, мин аны табып, Вәкил дустым кебек үк, сиңа £
кайтарачакмын. *
— Ничек итеп? =
.Мөдир, күрәсең, үзенә карата Фәнүсәнең начар уйда йөрүенә юл 2 куя алмый, аңа Фәнүсәнең, әйткәнебезчә, якынлыгы, ярдәме кирәк. 1 һәм шуңа күрә Мөдир почмактан зал уртасына чыгып басты да нл- В һам белән сүзгә кереште: ' ®
— Синең бүгенге көнен, нур чәчеп балкыган бәхетең юкка чыкты. н
чөнки син миңа гына усаллык эшләп калмыйча, максатына да хыянәт ♦ иттең. Шулай бит? Ә мин ул максатның хыял рәвешендәгесен түгел, ® тормышка ашкан хәлдәгесен бүләк итәчәкмен. °
Фәнүсәдән бигрәк, дустының канатлы сүзләренә Вәкил шат:
— Давай, выкладывай,"портфелеңдәме?
— Фәнүсәдән бёр сүз көтелә.
Сүз дигәннән, секретарь кыз ясаган мәсхәрәле тәкъдим искә төште £ дә, Фәнүсәнең тагын кәефе кырылды. и
— Бер сүз? Аны Директорга кереп әйтергәме? — диде ул сагаеп.
Фәнүсәнең үзе әйтергә җыенган фикерне алдан ук белүе Мөдирне дә бераз җайсызрак хәлгә куйды. Мондый чакта синең кыен йөкне дус күтәрсә — хәерлерәк. Вәкил, әлбәттә, елгырлык дигәндә, төшеп калганнардан түгел, Мөдир теләгәнне ул ярып кына салды
— Фәнүсә, якташ, авылдаш, сез үзегез башлы кеше бит, уйлап карагыз. Күрәләтә ничек итеп диссертацияне утка ташлыйсың? Коткарырга кирәк ләбаса. Мин бер генә ысул күрәм: Мөдирегезне, аның идеясен яклап кына киләчәкне җимертми калырга мөмкин. Шул кадәр нык бәйле бит сезнең интереслар, әйтер идем — язмышлар!
Ниһаять, шул рәвешле Мөдиргә дә турыга китәргә шарт туды һәм мизгелне файдага бору өчен йомышын ул исеме белән үк атады:
— Фәнүсә Кадыйровка, иртәгә үк Директорга керергә кирәк, югыйсә, соң булачак, төзәлмәслек хата.
Моңа каршы Фәнүсә шаяртып кына:
— Катастрофа!—дип өстәгән иде, Вәкил аны үзе теләгәнчә аңларга тырышып:
— Фәнүсә аңлады!—диде дә, үзенең маңгаена сугып куйды.
Мөдиргә нәтиҗә ясыйсы гына калды:
— Ярый, молодец, димәк — иртәгә,— дип куйды ул
Фәнүсә, күптән аларча уйлаганга күрә, бәхәс куертмаска, эшне томанлырак хәлендә калдырырга — эндәшмәскә тиеш тапты. Тик җанының ниндидер бер почмагы пешкән шикелле сулкылдап сызлый иде һәм ул хәзер бигрәк тә көчәя төште
Аның кәефсезләнгәнен чамалаган Мөдир, тәмәке тартырга рөхсәт алып балконга чыгып киткәч һәм тагын да җайсызрак хәл урнашкач, Вәкил, йөрәгендә еллар буе буа суы шикелле җыйналган сагышыннан ничек котылырга белмичә, читлектән күккә баккан коштай, озак кына Фәнүсәгә карап торды-торды да авыр сулады. Фәнүсәгә бу аһылдауның сәбәбе ачык: кайчандыр, бүгенгесе белән чагыштырганда яхшырак кешене ташлап киткән, тиз арада оныткан, хат та язмый башлаган егет үзенең яшьлек хатасын аңларга азаплана... Әйе. Фәнүсә таш сын шикелле утырса да, авылдашының ни өчен килгәнен, нәрсә әйтергә
теләгәнен, тормышның ни өчен бүгенгедәй рәхимсез рәвештә алга үрмәләгәнен һәм бу кешегә ачуланыргамы, әллә юкмы икәнен аңларга тырыша иде. Тик ачулана да, кызгана да алмыйча, бары тик сизелер- сизелмәс дәрәҗәдә, күз карашы белән булса да мыскылларга гына һәм үртәргә генә көче җитте: «Өметсезлеккә ачу кушылган бер ярсыну белән вакытны җимереп, без синең белән галәмгә очкандай иреккә очарга тиеш. Аңлыйм мин сине, аңлыйм.»
Ялгышмады Фәнүсә. Мөдир кергәнче өлгерү өчен бугай, бераз ашыга төшеп, телгә килде Вәкил:
— Безнең кебекләр белән дөнья тулы һәм алар ялгышны төзәтүдән курыкмыйлар. Яшерүдән файда юк: мин сине яшьлектә мөмкин булганча яратам, бәлки артыграктыр да. Әлбәттә, артыграк. Яшьлектә әле бөтенесе алда, бәлки моннан да зуррак яратулар буладыр дигән, тел белән әйтелми торган өмет киләчәктән елмая. Бернинди үкенү, югалту булмас шикелле. Бөтен дөнья, бар табигать көлә — өндә дә, төштә дә, җырлый, бии. Ә хәзер? Хәзер киләчәктән бары моннан да зуррак югалтулар синең бүгенге көнеңнән дә ямансурак кыяфәт белән, яшьле күзләр белән карап үзәкне өзә. Ул әле бүген чибәр, яшь, ләкин киләчәктән инде җыерчыклы йөзләр, сүренке күзләр тыныч салкынлык сирпеп карап тора.
Фәнүсә һаман үртәлсә, хәтта мыскыллап тыңласа да, соңга таба ничектер Вәкилнең чынлап та бәхетсез кеше икәнен тоеп, аңа каты бәрелә алмады. Ләкин барыбер:
— Шул кадәр лирика, хәтта елыйсы, хәтта җырлыйсы килә!—дип куйды да урыныннан торды.
Юк, ул бу кешене мыскылламыйча булдыра алмый икән. Әнә ул башта ишетелер-ишетелмәс кенә, сүзләр генә әйтсә, соңынтын көй белән үк үчекләп җырлый башлады:
Ерак яшьлектән тавышың ишетэм:
«Бәгърем, килеп ал!» — Бу тик буш хыял, Син яшь булып кал. көләч булып кал. Кал гүзәл булып, изге булып кал, Әллә йолдызда, әллә син айда — Юк син, юк анда, инде син кайда? Син саф булып кал. көләч булып кал. Кал гүзәл булып, гел яшь булып кал. Бу бит — син түгел, хис тә бит. төс тә Адашып калган ерак яшьлектә Чибәр булып кал. көләч булып кал: Кит син. кит кире—гел яшь булып кал.
— Фәнүсә, аңла, ычкындырмыйк калган бәхетләрне. Бүгенгебез матур, шуны күрми калмыйк, югалтмыйк шушы көннәр мәгънәсен. Әйдә, китик, иртәгә соң булуы мөмкин. Әйдә! Мине хәзер син генә коткара аласың, ә сине — мин генә!
Фәнүсә җавап урынына зал ишеген ачса, бу якка узарга базмыйча, Мөдир шунда басып тора икән. Фәнүсә икесенә дә карап:
— Ә хәзергә хушыгыз,—дия алды һәм кунаклар көтелмәгән кискенлеккә ышана алмыйча текәлгәч:—Зинһар!—дип ялварып эндәште.
Кунаклар исә, эш бозылу ихтималлыгын уйлап булса кирәк, бугазларында тукталган төерне тиз йоттылар да ишек катына килеп, шунда Фәнүсәнең кулларын үбә-үбә саубуллашырга керештеләр, тик ШУЛ бөкрәйгән кыяфәтләрендә катып та калдылар: чылтырап тәрәзә өлгесе коелды.
— Аһ! — Шулай Фәнүсә кунаклардан кулларын тартып алды да колакларын каплады.
Вәкил залга яңадан кереп, тәрәзә аша кергән ташны күтәреп алырга ашыкты.
— Карагыз әле, таш! Безне кемдер тыштан күзәтте микәнни? Әллә Наҗармы?
> Мөдир тәрәзәгә капланды һәм:
— Анда малайлар йөгерешә, уйнаганда ялгыш тидергәннәрдер,— диде дә өйдән чыгып йөгерде. ♦
Нияте чынлап та малайлар куу гына идеме, анысын әйтү кыен, әл- ы бәттә. Бәлки Вәкил аның файдасына тагын да кайбер сүзләр әйтә алыр « дип, аларның үзләрен генә калдырырга тырышкандыр һәм бәлки тагын > да бүтәнчәрәк максат беләндер... аныкын белмәссен. Ләкин Фәнүсә әй- “ терсең янында Вәкилне күрмичә үк үз тойгыларына бирелгән иде. Әй- £ терсең шатланып, Вәкилдән ташны алды да күкрәгенә кысты:
— Ниһаять, таш! — диде ул тилергәндәй. — Ниһаять, Нажар каты- < лык эшли алды һәм ул хаклы! Таш! Таш! 7
Вәкил, әлбәттә, Фәнүсәнең ник шул хәтле һәм нәрсәгә соклануын = аңламыйча, аның соңгы өметенә дә каршы төште:
— Мөдир күрде бит, малайлар аткан диде. <
— Малайлар? Нажар түгелмени? .
— Бәлки аны яраткан малайлардыр. Ярый, борчылмагыз, тынычланыгыз. . о
Фәнүсә, күңеле сүрелеп, ташны Вәкилгә сузды:
► — Алайса, бу — сезнеке. Наҗарданмы! Наҗарданмы соң! “
Мөдирнең әйтелмәгән теләген сиземләп тә, болай үз йөрәге кушканга ю
буйсынып та, Вәкилнең Фәнүсәне юату, тынычландыру, әгәр... (әзме х дөньяда көтелмәгән бәхетләр!) Фәнүсәдә хатирәләр терелә төшсә, бәлки « иркәләргә дә дигән кыю уй белән бу өйдә бераз гына тагын тоткарла- х насы килгән иде. Ләкин Фәнүсәнең кискен карашы һич тә күңелле өмет ™ вәгъдә итмәгәнлектән, тавышсыз ыңгыраш белән саубуллашудан да хәерлерәк нәрсә калмады. Чыгып китте Вәкил. Баскычтан төшеп барганда, Фәнүсәнең ташны малайлар атканлыгын кабул итә алмыйча, кабат:
— Наҗарданмы? Наҗарданмы соң! —дип сәер уфтануын ишетте.
Кичке сәгать тугызларда Наҗар шәһәрдә иде инде Өйгә кайтып җитә яздым дигәндә, урамның икенче ягында, үзләренең якты тәрәзә> ләренә карап, ник икәнен үзе дә төшенмәстән, тукталды Сәбәп менә нәрсәдә икән; аның өендә ниндидер күләгәләр йөри иде. Фәнүсә бу кичтә үзе генә булырга тиеш. Ире дә, кызы да юк вакытта моңаерга «гсәп- ләмәгән, рәхәтләнеп ятлар белән сөйләшәмени? Әйе, күр. ят ирләр Иелеп-бөгелеп, мөгаен, көлешәләр, гәп коралар. Бәлки әле өстәлдә шәраб та утыра торгандыр? Ныклап карый торгач, Наҗар хәтта таныды да. Мөдир һәм Фәнүсәнең яшьлек юлдашы Прораб мәлгунь ялгыш лыгырдамаган икән... Ялгыш дигән очракта да, иренә каршы нинди генә этлекләр кылмаган кешеләр белән аулакта кәеф-сафа коруны — \зенә булмаса, эшенә — барыбер хыянәт дип кабул итте Нажар
Аюга тигән ядрә аучының үзенә кире кайтты. Каравылчы хаклы — бер гаепсез җан иясенең җанын ал да, исән дә кал Булмый ул алай, булмый икән. Хезмәтеңә тиешле әҗерне ал да җәрәхәтеңне тотып җиргә ау.
Ләкин Наҗарга аварга ярамый — иртәрәк әле. һәрхәлдә — бүген f Иртәрәк, ничек тә аяк өсте калырга, ничек тә кулдагы кошны тиешле урыш а илтеп җиткерергә кирәк.
Наҗар коймага сөялде. Шулай торган чакта кемнеңдер: «Шул кадәр эчмәсәләр, юньсезләр!» дигән тиргәүле сүзләрен ишетеп калса да. мин
эчмәдем дия алмады. Дөрестән дә, бәлки ул барыбер аек түгелдер, ә лунатик шикелле йөрн-йөри төш кенә күрәдер. Югыйсә, төштә генә бул- маса, сөекле хатынының хыянәтенә үз күзләре белән карап, хәзергечә тын тора алыр идемени?! Җир убылыр, күк ярылыр дәрәҗәдә кычкырыр иде. Ә ул ачынуын ачына, ә кычкыра алмый, авызы, балыкныкы шикелле, тавышсыз гына ачылып ябыла. Нишләргә?
Ял, ял итәргә. Ләкин өйгә керә алмый ул, үз өенә керә алмый.
Яннан гына малайлар узып китте. Күрше малайлар, таныш, дус малайлар. Наҗарны житәкләп өйгә кертмәкчеләр иде, Наҗар анда керергә ярамаганлыкны аңлаткач һәм тәрәзәдән үзләре дә бераз карап торгач, малайлар да нидер төшенде бугай — тиз генә урамның икенче ягына китеп күздән югалдылар. Соңыннан нәрсәләр булгандыр, анысын көтеп тормыйча, Наҗар ары атлады. Гәрчә ул кая барырга тиешлеген үзе дә белми иде әле.
Урам, урам, урам.
Өйләр, өйләр, өйләр.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр, тәрәзәләр.
Утлар, утлар, утлар.
Барысы да өмет шикелле якты, чиксез күп, ләкин берсе дә Наҗарныкы түгел... Нишләп болай бу?
Хәтсез еллар элек, университетка документлар тапшырырга килгәч, ул бер апаларда фатирда торган иде. Урамны белсә дә, йортны тәгаен хәтерләми. Ләкин ныклап эзләгәч табар бәлки.
Бераз баргач, тагын диварга сөялде, тагын кешеләр шикләнеп уз- • дылар. Әлбәттә, чит-ят кешеләр. Танысалар, алай алама уйламаслар иде дә бит, ләкин ул чынлыкны, күңелендәге изге уйларын, ниһаять, авыр хәлен беркемгә дә белгертә, күрсәтә, исбат итә алмый. Әгәр Фәнүсә янда булса: «Гомер буе шулай булды», — дияр иде.
Болай озак түзә алмасына ышангач, бөтен көчен жыеп, урам читенә чыкты да машиналарга «тавыш бирә», кул күтәрә торды. Ким дигәндә ярты сәгать вакыт заяга китте. Инде тәмам егылам, ахрысы, дип курка башлаган бер мәлдә, бәхеткә каршы — яшел ут... һәм машина тукталды да. Наҗар утырганын хәтерли, ә калганын чамалый, ниндидер тойгылар, сиземләүләр, фикернең табигый агышы ярдәмендә генә иҗат итә. Хакмы, ялганмы — ходай белсен.
Шунысы бәхәссез, иртән уянып китсә, ул — больницада... кабул итү бүлмәсендәге агач кушеткада үлгән кош белән бергә ята...
Үзенең кайда икәнлеген төшенгәнче үк ак канатлы фәрештә шикелле бер апа килеп җитте дә канатлар тиз арада халатка әйләнде. Апа әйткәнчә. Наҗарны төнге уникедә бер таксист китереп киткән, имеш.
Фәрештә апа врач сезне уянгач карарга вәгъдә итте, хәзер киләчәк дип, бераз көтәргә кушса да, Наҗар ризалашмады, хәл алырга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт әйтте дә тизрәк чыгып китте. Врач караса, ятарга калдыруы ихтимал, дип курыкты ул. Ә бит аның әле больницаның тышкы ягындагы дөньяда эшләре бар...
Аякларда чайкалмыйча гына торырлык хәл кергән иде. Хикмәт, әллә тамак шешеннән дарусыз-нисез дә терелеп була инде?
Урамга чыкса, дөберди-дөберди яңгыр ява икән. Тагын бер җайсызлык — иртән туктамаган яңгыр кич тә туктамас. Ярый, дөнья сиңа бүген менә шушындый көн генә тәкъдим итә ала, тик кадерен белгән кешегә бәләкәй байлык түгел бу кырлар суга туена, яфраклар, кыяклар... соңгы агудан арына... Яу, яңгыр, яу, тагын ашыгыч рәвештә таксига утырырга мәҗбүр итсәң ит, әмма яу, озак-озак итеп яу.
Автомобильгә утыра алуның реаль шартларын белү нияте белән кесәләрен тикшерсә, анда бер сум да сиксән тиен вак акча калган иде. Кичтән өч сум иде. Димәк, кичәге таксист акчаны кесәдән үзе алып,
тиененә хәтле дөрес кайтарган, димәк ки, бер сум да егерме тиенлек кенә урам гизгән Наҗар. Кайларда булды икән?
Үзлегеннән чыккан беренче нәтиҗә: хәле киткәч, аны таксист больницага китереп куйган. Ярый әле, урамда очраган кайбер кешеләр кебек исерек белән бутамаган да төн буе яуган яңгыр астында калдырмаган. Молодец. Тик аңа хәзер ничек әйтергә рәхмәтне?
Психологик эксперимент биргән икенче нәтиҗә белән чикләнергә, дөньяда рәтле кешеләр күп бит дияргә туры килә. Бу инде кечкенә яңалык түгел, мондый ачышлар күбрәк, күбрәк ясалсын, чөнки алар агудан » курыкмый башлаган күзәнәкләр табылудан куанычлырак!
Наҗар, Фәнүсә эшкә киткәч, бераз өйдә ял итәчәк, анда аны тынычлык, тынлык каршылаячак. Тик шунысы бар: институтта ничегрәк каршыларлар икән? Анысы секретарь кыз карашыннан билгеле булачак һәм...
һәм кыз күтәрелеп тә карамагач, хәтта сәламгә дә Әпәнекеннән аң- лаешсыз ымлыклар белән җавап кайтаргач (сөйләшә алу кадерен адәм баласы, әй, аңламый, белми ләбаса), эшләрнең торышы тиз ачыкланды. Ләкин Наҗар монда бу юлы җиңелү белән ризалашыр өчен килмәде, ә хәлне үзенә буйсындыру нияте белән килде һәм ул теләгеннән тиз генә тайпылмас. Үз-үзен сынамак өчен Наҗар кызга юри якъш ук килде дә сер әйткән шикелле:
— Бүлмәгез шактый ук караңгы икән, — дип пышылдады, ягъни үзенең сакланып калган сөйләшү сәләтен тулысынча дөньяга чыгарды һәм эксперименталь рәвештә аңа бәя көтте. Нәтиҗә куанычлыга охшамагач, ягъни игътибар җәлеп итә алмагач, — җитмәсә, салкын да икән, — дип өстәде. — Әллә котыптан ук кайткансыз инде?
— Котыптан, котыптан!
Ярый, булды, якын киләчәк бөтенләй үк өметсез түгел икән әле. Наҗарны секретарь кыз ишетә ала икән, җайсыз булса да көрәшергә мөмкин дигән сүз бу. Нәтиҗә шул. «Рәхмәт, иҗтимагый көзгем, аңлашылды».
Уйларының беркадәр өлешен секретарь кызга баягы ысул белән бераз пышылдаган иде, кыз моны үртәү, мыскыллау дип кабул итте булса кирәк, гарьләнеп, урыныннан ук сикереп торды:
— Тавышын гына карагыз сез аның — ысылдапмы-ысылдын! — дип зәһәрләнде.
«Булды, булды! Моннан да шәбрәк нәтиҗәгә хәзергә исәп тотарга мөмкин дә түгел». Наҗар җыелышка соңга калганын чамалап, тиз генә ишеккә чумды.
Директор бүлмәсендә мини совет инде башланган һәм анда күп дигәндә җиде-сигез кеше утыра иде. Вәкил нотык сөйли. Кешеләр үзенә игътибар итмәсен өчен, Наҗар башын аска иеп, шома гына кереп, иң якын урындыкларның берсенә утырды да тыңларга кереште Колак салгач ук башка килгән фикер: «Бу сүзләрне кайда ишеткән идем соң әле?> дигән сорау булды. Ары тыңлыйк.
— Бөек конгресс карарларын тормышка ашыра барган бөтен халык белән берлектә, безнең ашламалар һәм химикатлар заводы коллективы яңа үрләр яулый. Беренче квартал планы йөз бөтен уннан бер процентка үтәлде. Сезнең белән союзда яшәү җимешләре татлы да, мул да. Хөрмәтле дуслар, сезнең галимнәрегез уйлап чыгарган теория буенча безнең завод кешеләре яңа төр химикат — авыл хуҗалыгы корткычларын тоташтан кырып салу белән бер үк вакытта, файдалы микробларга һәм бөҗәкләргә, кошларга һәм җәнлекләргә зыян китерми торган тыл
ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТАВЫШ-ТАБИГАТЬ БҮЛӘГЕ
сымлы агу җитештереп килә. Мондый уңышка дөньяда беркемнең дә ирешкәне юк иде әле. Бу олы һәм уртак ачышыбызның сездәге авторларын— директор исемен, мөдир исемен, Фәнүсә Зәбирова исемен атау миндә зур канәгатьләнү тойгысы уята. Бу хөрмәтле иптәшләргә һәм алар йөзендә бөтен институт коллективына кайнар рәхмәт һәм сәлам тапшырырга рөхсәт итегез, иптәшләр. — Кул чабулар өмет итеп бераз торгач һәм өмете акланмагач, сүренкерәк тавышка күчте. — Шунысын да хәбәр итәм, иптәшләр, сезнең ачышыгыз нигезендә техниканы үстерү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү заданиесен үтәү юлында, әлеге химикатны тагын да күбрәк җитештерү максаты белән, без автомат цех оештырдык.
Бүлмәдә утыручылар Вәкилне — агуга җайлашкан уникумны — чынлап тыңлыйлармы, әллә кунак булганлыктан әдәп кенә саклыйлармы икәнлеген белү кыен иде. Әгәр чынлап булса, бу мәйданда кылыч күтәрү җайсызлаша—дүрт яклап та сугышырга туры килә. Андый хәлдә җиңүгә исәп тоту җайсызрак. Шуңа күрә Наҗар мәҗлеснең үзенә карашын сынау өчен кечкенә укол ясарга тиеш булды:
— Бездә ачыш ясалмаса, алар техниканы үстерү турында уйлыйсы булмаганнар — менә бит нинди шәп кешеләр без!
Бөтен мәҗлеснең Наҗарга борылып каравыннан чамаласаң, мөгаен, аны ишеттеләр. Аңладылармы, юкмы, әйтү кыен, әмма ишеттеләр. Ә аңлатыбрак әйтергә әле вакыт бар... Сөйли бирсен Вәкил:
— Сезнең институт хакында шундый яна хәбәр ишетеп тә куандык. Мөдир иптәшнең—минем яшьлек дустымның — бөтендөнья симпозиумына баруы бик ихтимал икән. Үзебезнең белгечләр һәм барлык эшчеләр исеменнән мин аның совет фәне абруен тагын да югарырак күтәреп кайтачагына ышанам һәм аны җибәрергә тәкъдим итәм. Институт җитәкчелеге бу тәкъдимне яклар дип чын күңелдән ышанам. Әгәр сүзләрем шик тудырса,, иркен кырларга чыгыгыз — анда сезнең белән безнең дуслык, фән белән производство дуслыгы мул игеннәр булып шаулый.
Вәкил утыргач, хәерлегә каршы, Директорның залда утыручылардан фикер соравына карамастан, беркемнең дә сүз әйтергә ашыкмавы аркасында, аптырашлы тынлык урнашкач, әйтергә кирәк, җайлы форсаттан файдаланып, Наҗар кул күтәрде дә аңа шунда ук сүз дә бирелде.
Бераз ис җыйган мәлендә, Наҗарның башында: фикерләремне туплый, аңлата алырмынмы дигән гадәти сорауны «ишетерләрме?» дигән сорау алыштырган иде. Ишетерләрме?
— .Мин әле генә иркен кырдан, фән белән производство дуслыгы шаулап үскән басулардан кайттым ..
Бүлмәдә — җиде-сигез кеше, җидесе җиде яктан пырхылдап җибәрде. Әлбәттә, Наҗарның тавышы гаҗәпләндергәндер аларны. Ләкин нәрсә әйтте ул дип күршесенә колак сузучы күренмәгәч, чебен очкан тавыш яңадан ишетелә башларлык вакытны янә көтәргә тиеш тапты. Секретарь кыз бәяләгәнчә, ысылдау сагайткандыр кайберәүләрне, шом кузгаткандыр, бәлки әле теге көнне Фәнүсә ваткан пробирка тапталгандай, кемнеңдер тешедә чагылгандыр. Ләкин хәзер нәкъ менә шушы кирәк, шулай кирәк!
— Ләкин анда безнең институт белән сезнең завод дуслыгы бик үк куәтле шауламый.
Наҗар тагында тырышыбрак гыжылдагангамы, күзләрдәге гаҗәпләнү бер мизгелдә нидәндер курку, сагаю галәмәтләре белән алмашынды. Ләкин барысы да сүз көтеп карый, димәк, аны ишетәләр. Кайбе- рәүләрнен үзара Наҗар кебек пышылдашып алуын Наҗар ишетмәгән кешегә ишеткән күршесе «тәрҗемә итә» дип кабул итте. Монысы да ул хәтле үк өмет өзәрлек сәбәп түгел. Аны аңлаячаклар...
Секретарь кыз Директорга ниндидер язулар кертте дә шулай укпы- шылдап кына ниндидер хәбәр әйтте. Шул рәвешле, бүлмәдә пышылдап
сөйләшү бик сәер яңгырамый башлады. Наҗар дәвам итә ала, бу минутларда— Наҗар үзе якалык, күзләр аиа төбәлгән.
— Кичә газетада бер кызыклы мәкаләгә тап булдым.
Кызык дигән сүз ишеткәч, секретарь кыз каккан казыктай катып калды, шып тукталды, колакларын торгызды. Наҗар аның өметен дә ♦ акларга тиеш хәзер.и
— Базар. Азия базары. Ит сату павильоны. <5
— Азиядә ит бармыни? — Секретарь кыз уйламаганда мәзәк сүз >
әйтеп ташлавыннан үзе дә аптырап калды, күзләрен чет-чет йомгалап “ Директорга карзды. ’ 5
Директор: s
— Тсс, абыйларына комачау итмә. — дип ачуланмыйча гына әйткәч, <
әүвәлгечә бик зур игътибар белән тыңларга кереште. I
— Павильонга читлектә зур бер бума елан китерәләр. Сатып алучы, 3 әлбәттә, табыла. Хакын .килешәләр. Сатып алучы тиздән еланны алып = китәчәк һәм иң әүвәл аның мәгърур башын кисеп атачак та. гәүдәсен 5 матур гына кисәкләргә кискәләп, казанга чумдырачак. Күп тә үтми, ф хужабикә елан итен тәрилкәләр белән сөекле балалары алдына тезеп я куячак. Еланның киләчәге бәхәссезме?
— Бәхәссез булса соң? Безнең экспериментның монда нинди катна- ж
шы бар? — Шулай сорарга ашыкты Наҗарның үз файдасына сөйләмәя- < чәген сизенгән Мөдир. Инде бу яна хәлдә аның калып, көчле тавышы м сәер ишетелде. =
Зур тырышлык белән яуланган форсатны ычкындырмас өчен, Наҗар и ашьпа төште: *
— Сату-алу төгәлләнде дигәндә генә...
— Әй, кызык та!..
— Рәхәтләнеп көләбез! — дип кызның түземсезлегсннән файда чы- гармакчы иде ААөдир дус
Ләкин башкалар аңа «әдәпсез!» дигәнрәк мәгънә белән карагач, һәм Директор да:
— Тсс!—дип бармаклары белән өстәлгә чирткәләгәч, Наҗарның сәер пышылдавы янә законлы көч алды.
— Шушы күренешне читтән күзәткән миһербанлы бер галим, еланның күңелле үк булмаган киләчәген үэгәртмәк булып, ягъни дип әйтик, кызганып, хуҗага әлеге сатып алучыдан күбрәк акча биреп, бума еланны читлеге-нисе белән бая без әйткән кебегрәк кырга, тын дөньяга алып китә дә иреккә чыгармакчы була Шулай, еланны — иреккә! Читлек капкачын ача да карап тора бу. Бума елан әкрен-әкрен генә шуа, шуа, шуа да һәм... миһербанлы галимне эләктереп тә ала.
— Ай!
Бүлмәдә урнашкан дәһшәтле пышылдау-ысылдауларны үтә кисеп, секретарь кызның ихлас кычкыруы яңгырады
Кыска гына бер аңлашылмас мизгелдән соң кинәт кенә тагын бөтенесенең берьюлы кычкырып көлеп җибәрүләре Наҗарның үзе өчен үк күңелле тоелса да. аны шунда ук: «Ары табан тыңларлармы?» — дигән сорауда каушата язды. Иллә мәгәр каушарга вакыт юк иде инде Ачу ояттан көчлерәк булганлыктан, ул ярсыну дәрәҗәсендәге кайнарлык белән, баягыдан да зәһәррәк пышылдау белән, шрм таратырга кереште.
— Бума елан үзенең мәңгелек гамәлен кыла' Буа. буа, буа кешене. Ә кеше нишли? Нишли кеше?!
Секретарь кыз бөтен мәҗлеснең кәефен бер кычкыруга сыйдырды
— Кача кеше, качсын тизрәк!
I Кешеләр еланга карап сихерләнгән шикелле шым тора биргәнгә Фәнүсә, иренә ярдәмгә килмәкче булып, шулай ук еламсырап кычкырды
— Ярдәм сорый кеше, ярдәм!
— Дөрес, ярдәм сорап кычкыра кеше, кычкыра гынамы — акыра, акыра гынамы — үкерә, улый, ләкин ишетүче юк.
— Үтерә, үтерә бит, ай, коткарыгыз! — Бу исәр аваз, әлбәттә, секретарь кызның гүзәл иреннәре аша узган чакыру авазы иде.
Шунда мәҗлесне уенга борырга җай чыкканны дөрес чамалаган Мөдир рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
— Менә ичмасам кызык, әй, кызык та инде. Нишләп көлмисез, җә-мәгать?
Ләкин Директор, җитди тавыш һәм кыяфәт саклап, киңәшмәне үзе теләгән максатка буйсындыра белде:
— Төшендек. Көлергә — чак кына иртәрәк, өлгерербез. Төшендек. Зәбиров безгә менә ни әйтә: бездә гадел фикерне, табигатьнең үз тавышын күзгә күренми торган бума елан буа, кычкырабыз — ишетүче юк. Монысы — сүз. Ә факт? Бармы факт?
— Факт? Рәхим итегез.
Наҗар портфеленнән төргәк чыгарды да ул төргәк, кулдан-кулга күчә торгач, Директорга барып иреште һәм Директор аны чишеп караса, Маяковскийча әйткәндә, кулына бомбамы, минамы эләккәндәй берара югалып калды да, аклы-күкле булып үзгәреш кичергәч, ачуын көчкә тыеп, дәһшәтле кырыслык белән Наҗарга бер генә сорау бирде:
— Нәрсә бу, Зәбиров?
Хикәянең кызык төгәлләнмәвеннән бигрәк, начальнигының ачулы кыяфәтен күрергә яратмаганлыктан, секретарь кыз тиз генә үз ягына чыгып китте. Мескен баланың кызык ишетергә дигән матур теләге тормышка ашмау бик кызганыч иде.
Вакыйганың үсеш сызыгын дөрес тойган Мөдир аңлашылмаучылыкны үз кирәгенә бору мөмкинлегенең әле өзелмәгәнлеген күреп:
— Иптәшләр, күрәсезме, ул хәтта иптәш Директорга ихтирамсызлык күрсәтә, ә без аны җитди рәвештә тыңлап утырабыз, — дип баш чайкады. — Белмим инде, белмим.
Директор кулында чынлап та үлгән кош иде. Директор чынлап та нишләргә, нинди карарга килергә икән дигәндәйрәк, шактый вакыт аптырап утырды. Хәзер ул ничек әйтсә, мәҗлеснең соңы шулай бетәчәк. Шуңа күрә мәҗлес халкы озак шауламады. Күзләр Директорга текәлеп калды. Ләкин Директор август басуында да агулана алган бәхетсез кошка тиешле бәяне әле бирмәстән соравын гына кабатлады:
— Зәбиров, синнән сорыйбыз — нәрсә бу?
Наҗар үзе дә сизмәстән бая (сөйләп бетерергә өмет өзептер, мөгаен) утырган булган икән — яңадан торып басты, һәм соңгы сикерешкә җай тудырганнары өчен күңелендә рәхмәт тойгысы кичереп, Директор өстә-леннән кошны тиз генә үз кулына алды:
— Куркыныч нәрсә — бу түгел! Куркыныч нәрсә...
— Иптәшләр, кемгә сүз бирдек без, туктатырга кирәк!—Мөдир инде кайнарланып ук бара һәм аның тынгысызлануы Наҗарга көч кенә өсти иде.
Наҗар күкрәгендә җыйналып ташка әйләнгән нәрсәләрне кыюрак атарга тотынды:
— Безнең хөрмәтле мөдиребез, экспериментны инде төгәлләгән исәпләп, ачыш инде ясалган дип, бөтен дөньяга игълан таратырга кереште.
— Кем сөйли, ник ул кычкыра, ник?! Томаларга кирәк! — Мөдир тәмам каушады.
— Ләкин ашыктың, иптәш мөдир, ялгыштың: бернинди ачыш юк, бары тик метафора гына бар. Яшел тавыш/ кызыл тавыш... Музыкада бар бит төсле тавышларны натураль күренешкә күтәрергә тырышкан кайберәүләр, нишләп алар фәндә булмаска тиеш? Безнең дә шундый кешебез бар һәм аңа мәйдан кирәк —бөтен дөньяга күренеп торган фән биеклегенә мүкәйләп булса да менеп җитәргә кирәк аңа!
Нажар сулышын тигезләр өч£н тынган арада Мөдиргә Директор ярыйсы ук кырыс караш ташлап:
— Эксперимент төгәлләнмәс борын эшне туктатырга кем сезгә рөхсәт итте? — дип сорады.
— Иптәш Директор, Александр Иванович, ул бит инде төгәлләнгән— * Зәбиров юри нәтиҗәсен генә бирми, юри суза’ Һәм мин аның максатын й сизәм, әлбәттә — Мөдир бу сүзләрне утырган килеш кенә башласа да, £ соңыннан басып та ишеттерә алмагач, үпкәләгәндәй тагын утырды. 2
— Мөдирнең дөньякүләм әһәмиятле ачышы — менә шушы,— дип На- £ җар кошны өстәлгә куйды. — Хөрмәтле Вәкил сөйләгән тылсымлы хи- £ микатның, корткыч бөжәкләргә үтә дә шәфкатьсез, ә файдалы бөжәк- з ләргә, җәнлек һәм кошларга искиткеч шәфкатьле химикатның гүзәл га- 5 мәле дә — шушы. Нишләргә икәнен үзегез хәл итегез.
Нажар >тырган арада ук, башкалар сүз әйткәнче аларга тема бирер | өчен Мөдир бераз өметсезрәк хәлдә дә атып калырга ашыкты:
— Нажар дус, син теге ресторандагы шау-шуны сөйләсәң кызыклы- *
рак булмас иде микән? — дип көләргә тырышты ♦
Ләкин уңышка ирешә алмавы мәҗлеснең ул хакта авыз чайкарга те- в ләмәвеннән бик тиз күренде. Директор фикер алышуларга вакыт бирми- ° чә, турыдан-туры тәкъдимгә күчкәч, һәм, җитмәсә, тәкъдимне үзе үк “ керткәч, Мөдир өстәлгә үк посты.
— Шулай итеп,— диде Директор утырган килеш кенә сүзгә керешеп,— безгә ике тәкъдим керде. Болай: «Эксперимент инде төгәлләнде „ дип исәпләргә һәм шул хакта доклад ясау өчен бөтендөнья симпозиумы- и на үзебездән бер иптәшне җибәрергә». Бу тәкъдимне Фәнүсә Зәбирова £ кертте һәм аны тагын бәгъзе берәүләр яклый. Читтән телефон шалтыраулар да булды. Үзегез ишеттегез, хөрмәтле Вәкил чыгышына караганда, хәтта бөтен завод шушы фикерне куәтли икән. Бусы — бер. Икенчесе— Нажар Зәбиров тәкъдиме: «Организмның агулы матдәләргә җайлашу процессын гомум планда өйрәнүне дәвам итү». Беренче тәкъдимне тавышка куям. Кем аны яклый, кул күтәрүегезне үтенәм. Тавыш бирүче, тавыш... бармы тавыш бирүче? Юк. Кемнәр каршы? — Куллар дәррәү күтәрелә. — Битарафлар кемнәр? Битараф юк. Иптәш Зәбирова, хөрмәтле Мөдир, тәкъдимегез бертавыштан кире кагыла.
Мөдирнең чырае — көл, хәтта ул калтырый да кебек иде. Наҗар аны мондый хәлдә беренче тапкыр күрә — димәк, хакыйкать аңа барып җитте — аны ул да ишетте... Әйе, Мөдир инде үзенә хыянәт итәргә — каушарга мәҗбүр:
— Мин яулаган путевка белән симпозиумга Зәбировны җибәрсәгез, 'мин катгый протестую,— дип куйды ул.
— Нишләп сез яулаган путевка?
— Әгәр мин кайбер кешеләр белән сөйләшмәгән булсам
— Төшендек. Рәхмәт—без аны лаеклы файдаланырга тырышырбыз Шулай. Изге вакытны мәгънәсез бәхәсләр, дипломатик интригалар белән харап итәргә тырышучылар безнең үзебездә дә җитеп арткан — яңалары таләп ителми Шуңа күрә, иптәш Вәкил, сезнең безгә эшкә күчү теләгегезне яклый алмыйбыз
Директор мондый сүзләрне әйтә алыр һәм тәгаен хәзер әйтер дип көтмәгәндер, әлбәттә. Вәкил, кинәт кабынып, аклы-күкле төскә керде:
— Ничек дидегез? Ничек?
— Киңәшмә тәмам, фикерләрегез өчен, тәкъдимнәргә карата биргән тавышларыгыз өчен рәхмәт, иптәшләр!
Кешеләр кузгала, таралыша башлагач. Вәкил үзен ишетсеннәр өчен ^кычкырырга мәҗбүр иде:
— Шулаймыни? Мөдир туган, син бит иптәш Директор инде риза, приказ гына бирәсе калды дигән идең түгелме соң?
— Бу хәлдә мин — көчсез, соңыннан сөйләшербез. — Мөдир чыннан да урыныннан кузгалып китәргә дә көч таба алмыйча утыра иде.
— Менә ничек! Сабакташыңны иң авыр чакта, ярдәм итәм дигән булып, яман максатыңа хезмәт иттердең дә...
— Үтенеп сорыйм, ялгышма, ашыкма!
Ялгышларымның бәясен чыгартам боланга киткәч.
— Дустым, кадерле дустым!
Директор әшнәләр кычкырышуын һич тыймыйча, елмаеп ук тыңлаганда, ә Фәнүсә һични аңламыйча һәм аңларга теләмичә аптырап торганда, Наҗарның башында гаҗәеп яңалык бөтерелә һәм сикергәли иде: «Ишеттеләр, ишеттеләр, аның тавышсыз кычкыруын ишеттеләр!»
Шатлык гомере — бер мизгел. Фәнүсәнең аңлый алмау газабын, җи-тәкченең елмаюын, дуслар якалашуын, җиңүче тантанасын — бөтенесен берьюлы чәлпәрәмә китереп, телефон шалтырады һәм трубканы Директор алды:
— Тыңлыйм. Каян? Подсобныйдан? Нинди хәл? Что сез! Ә?! — Трубканы куеп, янында торган кешеләрнең барысын берьюлы каушатып, яңа хәбәр әйтте.—Анда безнең ярдәмче хуҗалыкны су баскан, елга ташый ди.
— Елга? Нишләп? — Фәнүсә Директорның беләгенә чытырдатып ябышты.
Наҗар, күптән түгел генә ничек янына барырмын дип баш ваткан Наҗар, хатынын җитәкләп алды:
— Тизрәк, тизрәк, киттек!
Мөдирнең:
— Автобус бар микән инде?—дигән соравына каршы Директор:
— Аста — минем машина. Ашыгырга кирәк,— диде.
Янгын бер шырпыдан, ә ташкын тамчыдан башлана. Тып-тын торган бер шырпының нинди янгынга, ә бер тамчы суның нинди туфанга әвереләчәгенә зиһен башта ышанмый тора. Ләкин соңыннан үзең дә ничек ышанмадым икән дип шаклар катасың. Күз алдында өй яна, авыл, шәһәр. Буа китә — болынны, авылны су баса, каралтылар, өйләр ага.
Елганың иске җыпкысында былтыр ясалган күл, төн һәм көн буе яуган яңгырдан мөлдерәмә тулып, тигез урыннан бәләкәй генә, зәгыйфь кенә ерганаклар ярды да, ким дигәндә илле метр чамасы ара узып, баш- 1 та быелгы чокырга кушылды. Аннары тагын көн буе яуган яңгырдан икенчесе, өр-яңасы да тулып, анысы да каләм сызган сызык шикелле . юлдан, елга ярыннан сикергәли башлады. Тамчылар шулай сикерә-си- 'керә әүвәл кечкенә гөрләвеккә, ә аннары шактый ук олы шарлавыкка әверелде.
Елганың борылманы яратмавы, шунда ярны туктаусыз сөзә торуы һәркемгә мәгълүм. Шулай сөзә торгач, ул да өске ерынтыларны кочагына ала торуы белән бер үк вакытта, былтыргы күлгә үзе дә бик астыртын гына омтылган, тоташа ук язган булып чыкты — күлләрнең икенче яктагы ерганаклары юл ярган мәлдә үк, ул да иске, урау юлына хыянәт итте, башта әкрен-әкрен, кыюсыз, ояла-ояла гына, ә соңынтын... Соңын- тын ни булганы — күз алдында. Тамчылардан, бары тик тамчылардан гына башланды.
Кемнәрдер аларга ышанырга теләмәде... J
Ә тагын кемнәрдер хәтта үзенә тәгаен бирелгән әмерне ишетмәскә җай тапты...
Барлык афәтнең башы — шуннан.
... Елга.
Елганы юеш караңгылык йотты.
Мыштым су һич үкерми, җәйлекләр чинамый, тик кешеләр генә кычкырыша—колак ертырлык тавышлар ниндидер шәүләләр белән бү- * тала. ' -
, Караңгылыктан Каравылчы, Прораб һәм Әпә белән Энже чыкты. -
— Абый дим, Әмән абый, әйдә тизрәк! Алар исән әле, коткарыйк S ничек тә, абый! — Энҗе шулай көйләп-көйләп, Каравылчы җиңеннән £ тарта.
Кулларын аңлаешсыз бутап, Әпә ялвара:
— Эһ, ме-эм-эм! А-а-а! <
Каравылчы балаларны төрле әмәлләр, өметләр белән тынычландыр- : макчы, ләкин кая ул, сабыйларга түгел, аның үзенә бу минутларда мең = ярдәмче кирәк.
— Төшеп булмады шул, балалар, күрәләтә базга төшәргә йөрәк җит- *
мәде. — Шулай ди дә Прорабка бармак төзи: — Әнә ул гаепле — шу- ♦ ның аркасында бетә дөнья! в
Прораб исә оятсыз тынычлыгы белән картны тагын да котырта гына £ төште: ' ~
— Күпме еллардан бирле нихәтле акча түләде сиңа хөкүмәт и инс- < титут. Нәрсә өчен? Карап торып бөтен байлыкларны суга батырыр 13 өченме? — Дөньяга төкереп, үз юлы белән китеп тә бармакчы иде бу- = гай, тик Каравылчы аның изүеннән эләктерде.
— Ә сиңа ни өчен? Тугайны җимереп, елганы юлдан яздырып, бакча « өстенә ташландырмак өченме?
Әмма Каравылчының өстенлеге Прорабның бер селтәнүе белән юкка да чыкты, һәм бер аягы белән кай арада җиргә тезләнеп калган картка Прораб инде югарыдан карап үзе сабак бирә иде.
— Миңа бәйләнергә бернинди правагыз юк! Мин каравылчы түгел, минем профессия — бүтән, җәнлекләрегез, кошларыгыз мина кагылмый.
Олылар мәгънәсез кычкырышса, балалар түземсез шыңшый, сикер- гәли торса, елга исә һаман шым гына ага бирде. Ниһаять, җәнлек тавышлары бөтенләй ишетелми башлагач, Каравылчы, түземен җуеп, Прорабка мылтык күтәрде:
— Менә минем права! Барасыңмы, юкмы? Төшәсеңме суга?
Прораб мылтыкны күрмәде дә шикелле, баягыдан да оятсызрак акырды: «
— Җәнлек ул на то җәнлек — чыксын үзе йөзеп.
— Бикле бит алар, бикле, читлекләр йозаклы!
— Әпә, әйдә киттек, ачабыз!—дип яр читенә килеп басты Энже — Әйдә!
— Ыһ-ыһ-ым-ыһ!
— Әйдә, берәр ничек җимерәбез, Әпә! — Кыз Әпә каршында кулларын бутый-бутый ялвара иде.
— Ым-ым-ма, уфф!—дип нәрсәдер әйтмәкче була тегесе дә, су салкын бит димәкче әллә?
Юк, ул җиргә бәргәләнә-бәргәләнә еларга тотынды. Ауный-ауный еладьГ-елады да, Энҗе дә көтмәгәндә кинәт сикереп тә торды һәм ’ ярдан суга очып та төште. Аның артыннан ук шаулап торган караңгылыкка Энҗе дә шуып китте. Каравылчы зиһененә аларны тотып калырга кирәклеге килеп өлгергәнче, балалар юкка да чыктылар
— Бетте, беттеләр!—дип бөтен көченә капыл әрнеп кычкырды Каравылчы һәм лып итеп җиргә утырды.
Инде аңа күрәләтә балаларны суга төшергән өчен шул ук Прораб үзе бәйләнергә керешкәч исә, бөтенләй телсез калды Аннары, әкрен генә торып, яр буена килде, кычкырып карады, арлы-бирле йөренде, лә-
кин тавышы кайтаваз булып та ишетелмәде — бөтен ялвару-вәгазьләре караңгыда бата, чума торды. Тьшнары-көннәре беткән Наҗар, Фәнүсә һәм Мөдир нәкъ шушы вакытта килеп җиттеләр.
Җитә җитүгә Мөдир барлык тавыш җепсәләрен берьюлы киереп, соңгы тартылышларына хәтле эшкә кушты:
— Ни карап утырасыз, ни көтәсез? Нишли җәнлекләр?
— Җәнлекләр! — Каравылчы, хатын-кыздай үрсәләнеп, җиргә капланды. — Аңа җәнлекләр кирәк!
Прораб кына ирләрчә ныклыгын, дәрәҗәсен төшермичә:
— Тагын бер командир табылды, ә суга берсенең дә төшәсе килми,— дип чәнечтереп куйды.
— Кайда Энҗе, кайда минем балакаем! ,
Каравылчы менә шушы сорауны калтырап көткән иде һәм ни өчендер балаларның кайда икәнлекләрен нәкъ үзеннән сорарлар дип уйлаган иде. Уйлаган алга килгән, шулай килеп чыкты да. Ул гаепле, бөтенесенә ул гаепле булачак хәзер! Ә Прораб? Бөтен афәтнең .сәбәпчесе булган Прораб, тиздән үзенең хөкем алдына барып басачагын әллә аңламый, әллә судан коры чыгачагына ышана — кем әйткәндәй, мыегын да селкетмичә басып тора.
— Энҗе кайда дип сорыйлар синнән, кайда Энҗе? — Наҗарның авыз ачып ябылганы күренмәсә дә һәм тавышы чыкмаса да, күзгә терәлердәй булып, бөгелеп төшүеннән Каравылчы барыбер аның ни соравын аңлады.
Мескен ата, яр өстендә әйтерсең — балык, авызын ача-йома, ә су... су юк. Ә Фәнүсәнең хәле чак кына җиңел сыман — анысы ичмасам кычкырып бөтен җан ачысын тышка чыгара ала.
— Кайда Энҗе, балакаем минем!
Ниһаять, Прораб җавап бирергә тиеш тапты:
— Сикерделәр, суга, калганы билгесез, — диде. ч
Шуны ишеткәч тә Наҗар тиз генә өске киемнәрен салды да үзе дә караңгылыкка чумды. Аның үрнәгенә иярергә тиеш булган .Мөдиргә Каравылчы йозакның кайда һәм ачкычны ничек табарга икәнен аңлатырга кереште. Тик Мөдир ярга якынлашкач та яңадан борылды да үзенә иптәшкә Прорабны — тапты бит ул да! — чакыра, димли башлады— әлбәттә, әүвәл яхшылык белән, ялынып, ялварып диярлек, ә со- ңынтын үртәлебрәк, ә тагы да бераздан бугазны баягыча бар көченә киереп тә тиргәште һәм ахырда инде:
— Бәдбәхет!—дип бер төкерде дә... эчкә таба йөзүдән башка чара тапмады.
— Бар, бар, су анасы белән әрепләш!—дип кенә куйды Прораб монысына каршы.
Шуннан соң, әгәр Каравылчы мылтык төзәмәсә, ваемсыз гына кыяфәт белән яр өстенә үк менмәкче иде. Тик карт аның каршысына ук килеп:
— Үрә кат, селкенмә!—дип кычкыргач, тукталды, чөнки Каравылчының үзен белештермәс дәрәҗәдә ярсыганын чамалаганга күрә, эшнең ни белән бетәсе дә билгеле түгел, шушы хәерсез төн шикелле караңгы иде. Әмма билгесезлек озакка бармады. Каравылчының бераз тынычланганын, үз акылына кайтканын тоеп, яңадан кузгалды:
— Атып кара, башың ике булса, — дип куйды.
Каравылчы исә атылмас мескен мылтыгын кочаклап, аптырап утыра бирде. Кешенең көчсезлеген мылтык кына киметә алмаганын тәмам аңлаганга, тамагына су капмаса да, тончыкты һәм йөткерергә үк кереште. Буып торган ачуы Наҗар судан чыккач кына ычкындырды.
— Кайда балам, кайда? — Фәнүсә шашкан кыяфәт белән Наҗар каршына килеп басты.
Нәкъ шушы хәлне күз алдына китергән иде Каравылчы — Энҗе юк! Ә анасы ярга таба кулларын сузган да, ходайдан ярлыкау көткән гөнаһ иясе шикелле, билгесезлеккә ялвара:
— Кайда минем балам, баламны китерегез, кая куйдыгыз Энҗемне?!
Мөдир дә буш кул белән чыкты. Капкалар ачык икән, әмма, ниш- * ләптер, җанварлар урыннарыннан кузгалмаганнар... һәм Энҗене ул £ анда шулай ук күрмәгән... ' *
Хәл белән килешмичә, Наҗар исә су күмгән утрауның аркылысын- 2 буен кабат-кабат айкады — энә генә булмаса, теләсә нәрсә дә табылырга тиеш иде. Ә бала —юк! <
Тәмам хәлдән тайгач, инде таң беленеп килгәндә, үләсен сизгән 5 җәнлек кешеләр янына килүдән курыкмагандай, хатыны янына чыкты, £ буш кул, буш кул белән... Энҗене әйтерсең су йотты... i
Моңа күнә алмаган һәм һич килешә алмаячак Фәнүсә сулыгып-су- 3 лыгып елый. Елый торгач, хәлдән таептыр инде, җиргә капланды ул. ■ Бу вакыт хәрәкәт тә, акыл да, тойгы да тукталды — табигать кенә үзе- н нең дәһшәтсез тын сулыш алуын дәвам итә иде. Аның куркыныч мәле ♦ инде узды — моннан да аламарак эшкә ул ннде сәләтле була ал-» мастыр. 2
Хәрәкәтне дә, акылны да, тойгыларны да кайгыдан исән саклый ал- « ган бердәнбер кеше бу минутларда Прораб кына булгандыр. Ул һәй- * кәлдәй нык иде. Атылган кош шикелле яткан Фәнүсәгә бераз гажәплә- = неп карап торды да эре-эре адымнар белән китеп барды. Аны күргән п бердәнбер кеше Каравылчы:
— Качты ерткыч, качты! — дип ыңгырашты. »
Наҗар сулышын ук җуйган хатынының баш очында тораташ шикелле тора бирде. Бу минутта кемнеңдер сүз әйтүе гайре дә табигый булуга карамастан, Каравылчы алар янында әйләнгәли торды:
— Ә мин кая барыйм хәзер? Нәрсә саклыйм? — шулай дигәч, мылтыгын җирдән алды да атып карады. — Бу ядрәләр кемгә тия?
Чак кына әйләндергәләп азаплангач, үртәлеп мылтыкны суга ыргытты да, ни өчен һәм кая икәнен, мөгаен, үзе дә белмәстән, чайкала- чайкала атлап та китте.
Кызның табылырына, исәнлегенә өметләнергә һичнинди җай һәм сәбәп тә калмаган иде кебек. Наҗар күпме генә интексә дә, хатынын җирдән аера, үзе белән бер рәттән бастыра, хәрәкәткә китерә алмады. Балаларын җуйган ата белән ана бу мәлдә кайчандыр булган рәвешләренең җансыз карачкылары гынадыр шикелле иде. Фәнүсә җиргә капланган башын көче җитсә дә күтәрергә теләмәс, үзенең кызы инде булмаган бу дөньяны күрергә теләмәс һәм үзен бу коточкыч дөреслеккә мәңге ышандыра алмас. Шуны ансыз рәвештә генә чамалаган Наҗар үзенең бармакларын чәйни... Бер иелә, бер тора, тагын хәрәкәтсез кала һәм...
һәм менә ни булды: ул әйтерсең егылмас өчен, ике кулы белән лепкә турысыннан үзенең башына чатырдатып ябышты да тилергәндәй кычкырып җибәрде:
—- Үтерделәр, үтерделәр!
Үзенең элекке, чын тавышы белән кычкырды Наҗар. Үзенең элекке чын тавышы кинәт кайткан иде бу минутта. Кайдадыр яшеренеп яткан көчле, куәтле авазы ургылып чыкса да, бөтен тугайны, бөтен урманны, бөтен тирә-якны калтыратса да. ләкин ул ерактан бу төшкә кайтаваз булып та әйләнеп кайта алмады. Аны да, Наҗарның дөньядагы ни сөекле, иң кадерле кешесен югалту исәбенә генә кабат бирелгән тавышын да караңгылык йотты. Көчле-куәтле тавышны беркем, беркем ишетмәде һәм ярдәмгә дә беркем килмәде.
Аның өчен бу минутта бөтен дөнья җимерелде, бетте кебек иде.
Бер минут — хыял бар, икенче минут — хыял юк.
Ләкин дөнья дөнья кала килә. Тик анда хәзер ничек ямь, мәгънә табарга? Кайда Энже? Исәнме? Кайчандыр булган кеше шулай җиңел генә бөтенләй булмагандайга әвереләмени? Бәлки кайдадыр ул элеккечә көлеп, йөгереп йөридер? Тик аны күрмәгән кешеләр өчен ул барыбер юк... Нишләп болай? Ничек кызның исәнлеген исбат итәргә?
Фәнүсә өстәлгә терсәкләре белән таянган да, кызының рәсеменә карап, аның шаярган, көлгән вакытларын тыңлап, хәтерләп утыра. «Әнием, бүген безнең контроль эш, ничек уйлыйсың, чишә алырмынмы икән? Әнием, бүген безнең мәктәптә танцы — ничек киеним икән? Бөтен кеше платформадан, мин генә... И әни, бердәнбер кызыңны теләгәнчә киендерә алмыйсың. Әни, бүген без походка чыгабыз, минем тәкъдим белән— сезнең бакчагызга. Андагы кебек жәнлекләр, кошлар, болыннар, урманнар бүтән бер җирдә юк, әнием. Әй, ямьле дә инде — гомерлеккә шунда калыр идем, мәңгелеккә!»
Әллә шунда баланың җаны мәңгелеккә калдымы? Бер минут — кеше бар, икенче минут — кеше юк... булмагандыр да кебек...
Ләкин дөнья кала килә, үзенең барча бөеклекләре һәм ваклыклары • белән дәвам итә. Ваклыклар әнә ишек кыңгыравы рәвешле, түшәмнән коелган акбур валчыклары төсле коела торыр.
Вәкил икән — кайгы уртаклашырга килгән.
Күзләр теләсәң-теләмәсәң дә шкафлардагы рәсемнәргә төшә. Рәсемнәрнең икесе дә узган гомернең шәүләләре кебек. Кайгы рәвешләре. Югалырга мөмкин булганның барысы да югалды, хәтта өмет тә.
Фәнүсә белән Вәкил — бер өстәлнең ике ягында Вәкил ничектер каушый, күзләре белән өмет эзләп ялвара һәм сүзләрен дә тизрәк әйтеп калырга ашыга.
— Килүем чит кеше буларак, Мөдирнең үтенече белән генә булса да, ул мине монда коточкыч түбәнлеккә дучар итсә дә, ләкин мин аңа рәхмәт әйтергә тиеш. Күпме еллар буе күрмәгән күзләрем ачылды, ниһаять, мин сине күрдем. — Менә шушы булды кайгы уртаклашырга килгән кеше сүзләре!
Әгәр җаваплашып торыр чак булса, Фәнүсә аның битенә бәреп менә нәрсә әйткән булыр иде: «Син —Мөдир чакыруын тыңлап килгән син, аны яклап иремә каршы тәкъдим кертергә котырткан син, син — ниндидер мизгелдә икеләнүем аркасында вөҗданымның җәрәхәтләнүенә ирешкән, шул хәлемдә генә мине ярата башлаган кеше, шул ук вакытта үзеңә карата нәфрәт хисе уяна башлады дип күңелеңә уй килмәдеме?»
Ләкин Фәнүсә аның күзләренә сүзсез нәфрәт кенә о’рды. Әгәр аңлашылып та җитмәгән, хәтта сәбәпсез дә тоелган ачу һәм нәфрәтне аралап тагын ишек кыңгыравы шалтырамаса, тойгылар сүзгә генә түгел, бәлки хәрәкәтләргә дә күчәр иде. Ярый әле, аю карачкысы тоткан Каравылчы керде.
— Уф, ерак торасыз да икән, күзләр акайды, — дип түргә үк узды ул. Аптырабрак калган Фәнүсә аюны күрүгә гаҗәпләнеп, хәтта шатланып куйды шикелле. Карт моны сизми калмады һәм Вәкилгә ятсынып бераз карап торгач, аюның муеныннан кочты. — Хәлегезне белергә килдем, — дип өстәде.
— Рәхмәт, абый, әйдә узыгыз, утырыгыз.
— Энже ярата, торган җәнлекләрдән бары шушысы гына калды Кызык бит, а? Кайда соң үзе, кайтып кермәдеме?’— Фәнүсәнең күзләрендә коточкыч каушау күреп, соравын карт төзәтергә ашыкты- Наҗарны әитәм. Энҗене эзли киттеме әллә?
Карт, әлбәттә, Вәкилне «күрми». Сөйләшүе — бары тик Фәнүсә белән... Фәнүсә үзе дә аңа шатланыбрак җавап бирә иде.
Эзли шул, һич җуймьГй өметен. Өч көн буе су төбендә ятып та, исән калыр дип ышана, бичара.
— Ә син сон?
Мин? Үзем исәндә... ул... — Фәнүсә бүтән рәтле сүз чыгара алма- « ды, бугазына яшь тыгылды. ‘
Аңа ярдәм итәргә тырышкан карт сүзне икенчегә борды:
— Ә бу кем?
— Бу? й
— Бу булмыйча, тагын нинди бу? £
— БУ— Ь
— Мин — анын балалыкдусты,бергә укыдык. — Вәкилнең тавы- 3
шында горурлык галәмәте сизелгәндәй булды.
— Авылдашлар ягъни. Иллә мәгәр, шуңа да карамастан, ир югында 2
бер бүлмәдә кала аласыз икән... Әгәр тере булса, мин сезгә бу аюны з өстерер идем. 5
Фәнүсә чынлап та өстенә аю өстергәндәй курка калды:
— Абый, алай димә әле син, тыңлап кара. Мин аңлатып карыйм *
Каравылчы аюны кочаклап утырды. ®
— Тыңламый булмас. • 2
— Мин сигезенчедә чакта, ул унынчыда укый иде.
— Шушы. *
— Шушы ук түгел шул. Бүтән төслерәк иде. Минем яшь күңелем х
шуңарда иде. — Фәнүсә өстәлнең Каравылчы утырган ягына күчте. — « Яратышып йөрдек. Шундый чакта ул, мәхәббәтенә түзә алмыйча, минем 2 Почет тактасында торган рәсемемне урлаган. о
Вәкил моңа каршы тиз генә.
— Ләкин хәзер дә гафу сорый алмыйм, — дип елмаерга тырышты
— Урласа да, сурәтемне генә түгел, үземне дә калдырып, шәһәргә китте.
Фәнүсә тагын ни дә булса әйткәнче, Наҗар кайтып керде. Бер ялгызы. Башка сыймас мәгънә, дөресрәге, мәгънәсезлек тагын бар дәһшәте белән берьюлы аңлашылды һәм кешеләрне тагын бер кат ихтыярдан, телдән яздырды. Наҗар сүз башламаса, уйларга, кузгалырга куркып күпме утырырлар иде, әйтү кыен. Тик Наҗар:
— Елганың ике ягын да тикшереп чыктык. Инде калыккан булырга тиешләр иде, бераз хәл алгач, яңадан китәм, кыз исән булырга тиеш, - дигәч, бәлки аның бераз ясалмарак килеп чыккан тыныч сүзләренә каршы Фәнүсәнең:
— Исән булгач, кайда соң? — дип әрнүен тыяр өчен генәме, әллә Наҗарның тавышын ишетүгә чыннан да сөенепме, Каравылчы кычкы рып җибәрде:
— Кара, кара, тавышың кайткан ләбаса, Наҗар'
Наҗар көн хәвефләре аркасында үзенең тавышы югалып торуын да. һәм аның табылуын да оныткан иде. Хәзер генә исенә төште.
— Әйе шул.
— Яле, кычкыр әле, бәгъзе бәндәләрнең колак пәрдәләре ертылсын,—днп кеткелдәде карт, сөенерлек бер хәл чыгуга куанып.
Фәнүсәгә генә шушындый зур ачыш та тәэсир итмәде — ул үз кай гысыннан да, Вәкилдән дә котылырга тырыша, хәтта ашыга һәм шунлыктан борчыла иде. Каравылчы тырышлыгына буйсынып, фикерләре зыянсызрак якка борылды. Беркемгә дикъкать итмәстән, менә нинди сәер сүзләр сөйләргә кереште ул:
— Минем беркемнән — иремнән дә курыкмыйча, теләсә кайчан сөй ли ала торган гөнаһсыз хатирәләрем бар иде. Күңелемнең изге тынлы гыннан елмаеп торган егет бар иде
65
Наҗар, Фәнүсәнең үзен тотышы, чырае, соңгы сүзләренә карап, хатынын югалтып бетермәгәнлеген аермачык күрсә дә, күңелендәге ачуны барыбер тыя алмыйча, ачулы сүз ыргытты:
— Синең егетең үз каршыңда әле дә басып тора, тик елмаймый гына, — дип зәһәрләнде.
Әмма икенче яктан караганда, хатынын кыз хакында уйлатмый тору ысулы да иде бу сүзләр. Әнә, Фәнүсә чынлап әрепләшә башлады:
— Юк, бу егет — аны үтерүче.
Вәкил чынлап бирешергә җыенмый һәм шактый кыю (монысы да ясалмарак кыю) кылана иде. Фәнүсәгә якынлыгын иренә юри сиздерү өчен булса кирәк, үз кешеләрчә:
— Уйлап сөйлә, Фәнүсә! — дип кинәт «син»гә күчте.
— Хөрмәтле авылдашым, синең аркада минем хакта гайбәт сөйләделәр. Кайберәүләр хәтта ышанды да.
Ә «кайберәүләранең берсе булган Наҗарның үз протестын игълан итәргә хакы бар:
— Ник ышанмаска?! Син бит «сугышның» иң кискен чагында дошман ягына чыктың — моннан да зуррак хыянәт буламыни?—Хәлнең нәкъ шулай икәнлегенә ныклап ышанганга һәм хатыныннан җавап та көтмәгәнгә күрә, чын ачу белән үрсәләнде Наҗар.
Ә Вәкил үзенең Фәнүсәгә якынлыгы белән үрти бирде.
— Наҗар дус, син нишләп шуны аңламыйсың — Фәнүсә үзе мөстәкыйль кеше ләбаса, фикер иреге, хатын-кыз иреге, ниһаять, шәхес иреге синең өчен җинаятьмени?
Үзенең беренче җиңүенә Вәкил иреште дияргә кирәк, чөнки Фәнүсә аның ярдәмен тулысынча кабул күреп:
— Нәкъ менә шул шул, хатынның шәхес буларак үзен яклавы иргә хыянәт булып чыкса, белмим инде, белмим, — диде.
— Ә мин сиңа, — дип, позициясен тиз арада ныгытырга да ашыкты Вәкил, — мин чын ирек вәгъдә итә алам
Монысының инде артыгракны эләктерү икәнлеге Фәнүсәнең аңа бая- гыча мыскыллы каравыннан бик тиз һәм ачык күренде. Фәнүсә, ире каршында Вәкил белән үзенең нинди мөнәсәбәттә икәнен ахыргача аңлатырга, ишетелгән гайбәтләргә, тел сузуларга нокта куярга вакыт җиткәнен сизеп, чын мәгънәсендә эшлекле тавыш белән Вәкилгә тиешлесен әйтеп салды:
— Әгәр Мөдирнең курчагына әверелеп ресторанда адәм ышанмаслык кәмит иҗат итмәгән булсаң, ялган хатлар оештыра алырлык пычраклыкка төшмәгән булсаң, әгәр...
— Миемне, йөрәгемне ярып кара, бу гөнаһларның берсе дә миндә юк,—үзенең сентименталь ялганына үзе дә ихлас ышанган Вәкил шулай дип кычкырып куйды.
Ләкин Фәнүсәгә аның карашы инде кызык түгел, аңа соңгы хакыйкатьне ачу мәҗбүри:
— Ниһаять, шушы ялганны күзгә карап әйтә алмаган булсаң, элекке чибәр егет хәзер дә яшәр иде. Хәзер сиңа, нинди генә мескен хәлгә эләксәң дә, беркем дә ярдәм итә алмас һәм теләмәс.
— Гафу ит, Фәнүсә, теләкләрем гел изгелектә иде, гафу ит.
— Әшәкелеккә беркем дә ярдәм итәргә тиеш түгел.
— Фәнүсә, Фәнүсә дим, авылдаш, ашыкма, әйе, авылдашлык хакы да бар бит әле, әгәр яшьлекне инкарь итсәң дә...
— Оятка каршы—авылдаш...
Наҗар, Вәкилнең кулбашына кулын куеп, элеккеге көчле тавышы белән:
— Сез дә кеше исемен йөртәсез бит, сезнең өчен безгә оят,— дигәч кенә Вәкилнең еракта калган тәкәбберлеге уянып китте.
Ни кылырга белми чак кына интеккәч, куллары белән битен һәм күзләрен сыпырып куйды да, хикмәт, әйтерсең бөтенләй яңа битлек киде. Искитәрлек тыныч, рәсми кыяфәтне шул арада каян чыгарды диген! Мөдир дусты гына булдыра ала торган салкын олпатлык белән ф карап: м
— Хушыгыз, әмма тәрәзәгезне саклагыз, тагын бер таш булачак,— диде дә, шулай ук Мөдир генә булдыра ала торган ныклы "адымнар £ белән чыгып та китте. и
— Мәхәббәт! £
Ихтимал, Фәнүсәнең соңгы мәсхәрәсен дә ишеткәндер ул
Озак вакытка сузылган гомум аптыраштан соң иң башта Каравыл- S чы хәрәкәткә килеп, Наҗар алдына аюны китереп куйды н
— Син аның жанын алдың. _
— Нәрсә, нәрсә? — Наҗар күзләрен йомгалады.
— Ә үзең энә очы хәтле бөҗәк тә иҗат итә алмыйсың.
— Мин кеше иҗат иттем. *"
— Син аны үтердең! — дип, кинәт тагын ярсып китте Фәнүсә. ♦
Ә Наҗар, гөнаһ шомлыгына каршы, үтермәдем дип кистереп әйтә я алмый икән. «Барыбыз бер иш — чинау-янауларны ишетмәмешкә са- ° лышып, башларны мендәр астына тыгабыз, эндәшмибез, Әпә шикел- к ле...» Хәтергә Әпә килеп, аны бигрәк тә нык каушатты.
— Әпә кайда? Ул исәнме? — дип сорады Наҗар, теге кичтәге _ кебек үк каушап. гё
— Кайда соң ул? — Әйтерсең Каравылчы үзе дә белми.
— Су ташкайда җәнлекләр янына йөзеп китте дигән идегез бит. п Энҗе белән.
— Шуннан соң? Кем аны коткарырга тырышты? Кайсыбыз?
— Әпә? Кем соң ул Әпә? — Фәнүсә исә бөтенләй оныткан икән Каравылчы аңлатырга тиеш булды
— Әләме? Әпә — телсез, табигатьнең нәкъ үзе. Тик бер көн килер, ул тагын да катырак кычкырыр, өстебезгә аюдай ырылдап ташланыр
Фәнүсә шулай ук яр буендагыча өзгәләнеп әйтте:
— Нишләргә соң безгә, нишләргә?
— Дөньяга бер Каравылчы кирәк бугай, тик кем ул — кайда? — Наҗарның Фәнүсәгә биргән бу аңлатмасы белән Каравылчы ризалаш мыйча:
— Минем кебек сизгер,— диде дә ишек янына килде.—Ярый, исән
I торыгыз.
— Туктагыз әле,— Наҗарның күзләре ялварып карый иде.— Без рәтсезләр һаман үзебез турында. Синең хәл ничек соң?
— Билгеле инде, гаскәрен харап иткән генералны трибунал көтә.
— Балакаем!
Фәнүсә тагын Энҗе рәсеменә эндәшә икән. Аңа күз ташлап, Каравылчы баягыдан да ямрнсурак кыяфәткә керде.
— Вөҗдан атлы трибунал. Көн саен аса. көн саен кисә. Ә зарплата килә. Каравыллый торган бөтен мөлкәт шушы аю, сакласам-саклама- сам да, урманга качмады. Аны бүтән беркем атмады да.
— Сиңа ничек ярдәм итәргә соң?
— Ә сезгә?
Каравылчының хушлашуы гүя мәңгелеккә иде Өйдәге җимерек тормыш ул киткәч отыры таркалгандай тоелды. Шыксызлыкка, күнел- . сезлеккә, фаҗигагә үлгән аю үзенең кечкенә, ягымлы, елтыр күзләре
# белән гөнаһсыз җиңеллек снрпесә дә. җаннарны яктырта алмый иде Шушындый хәлдә, бөтен булганнардан соң тормышны яңадан баш лап кара!
— Арага Вәкил кермәгән булса, бәлки...— Наҗар эчтән_ генә киче- рәм дигән уфтануын кычкырып әйткән икән. Анык сүзгә әйләнеп чыккан уйларына Фәнүсә үзенә хас булмаганча ямьсезрәк җикерде генә:
— Ник узенә әйтмәдең? Ник аны миңа әйтәсең?
— Куып чыгарырга идемени?
— Теләгең булса, ку идең. Бөтенебезне. Нәрсә карадың вакытында? Хәзер философия башланачак — беләм мин сине. Ә бөтенесенә үзең гаепле, үзең тавышсыз!
— Тавышсыз? — Мең кабат ишеткән кушаматын беренче тапкыр ишеткәндәй уйланып, сызланып торгач, Наҗар бөтен көченә кычкырды.— Бар, бар минем тавышым, бөтен дөньяга яңгырый!
— Әйе, бу — тавыш, тик син аны артык соң таптың.
Бәхәстә соңгы сүзнең һәр вакыт хатын-кызда кала килгәнен белгәнгә күрә, Наҗар бүтән әрепләшмәскә булды һәм үзенә көн саен кирәк була торган вак-төякне җыйнарга, чемоданына тутырырга кереште. Киткән чакта Фәнүсә шуңа ризалык биргәндәй карап:— Шулай дөресрәктер,— дисә дә, Наҗар ишекне ачкач, бүтән карарга килде.— Юк, дөрес түгел, без сиңа җәзаны ялгыш сайлаганбыз.
— Кызны югалту, аның истәлегеннән, ул туган өйдән аерылудан, ниһаять, сине җуюдан катырак җәза бармыни? Кайда соң ул?
—• Шушында. Кызыбызның елмаюлы карашы йөрәгеңдәге җәрәхәткә көн саен кагылып, тагын да ныграк авырттырып торсын өчен, йөрәгеңне меңгә телгәләсен өчен, бу өйдә калырга тиеш син.— Наҗар нишләргә белмичә ихтыярсызланганга күрә, Фәнүсә аны тынычландырырлык итеп боерды.— Минем өчен дә шулай. Утыр, Каравылчы хаклы — яңадан башларга кирәк.
Наҗар чемоданын ишек төбеннән түргә күчерсә дә, әйберләрен бушатырга ашыкмады. Тиздән барыбер — юлга...
Ләкин... Ләкин, юлларны яңарту фарыз булса да, тормышны яңадан башлыйсы юк иде. Соңгы көннәр куйган мең сораулы хәлне ачыклау өчен Наҗар белән Фәнүсәгә мөмкин булган бердәнбер ярдәм булып, ишек кыңгыравы чыңлады да аннан... аннан... Кем? Ышан, ата кеше, ышан, әни кеше, бу — сезнең кызыгыз, кызыгыз Энҗе керде!
Таныш түгел милиционер белән өсте-башы каралып, ертылып, чәчләре тузгып беткән, күзләре, ахрысы, күп елаганнан шешенгән бала, элекке матур, чиста Энҗенең иләмсез карачкысы (әйтерсең алыштырганнар!) башын игән килеш, түргә узарга теләмәгәндәй, ишек катында басып тора иде.
— Балам, балакаем!
Әнисе, үзен тораташ итеп катырган сихерле ихтыярдан тиз ычкынып, кызын сөя-сөя, үбә-үбә, аны мәгънәсенә кем дә төшенә, иярә алмаслык сүзләр белән күмеп ташлады. Үзе сөйләнә, үзе елый, үзе көлә иде. Милиционер нәрсәләрдер әйтте дә, боларның аңлау-аңламаулары- на илтифат итмәстән, чытып та китте. Наҗарның тәмам каткан миенә аның: «Бирегә кайтасы килми кызыгызның, үзен коткарган Җирекле авылы кешеләр белән, Әпә дигән малай янында калмакчы иде»,— шикеллерәк сүзләре шәүлә сыман гына булып язылып калды. Наҗар кызы белән хатынын берьюлы кочаклады да телефоннан бөтен танышларына: «Кыз табылды, исән, кыз исән!» — дип кычкыра-кычкыра сөенеч таратты. Ахырда, кыз әнисе белән ваннага кереп киткәч, үрле- кырлы сикерүдән тыела төшеп, ике кулы белән үзенең җилкәсенә асылынып калды. Ваннада бер көй белән шыбырдаган су агымы әйтерсең аның тәнендә аккан канны да үз көенә көйләде дә шунда бөтен дөнья яңадан тотрыклы хәленә кайтты һәм яктырып китте. Күңелдә кинәт нәрсә дә булса эшлисе килү теләге туды һәм Наҗар тагын—бу юлы инде ашыкмыйча, табигатенә хас олпат кыяфәт белән — телефонда саннар җыйды.
Директор тавышы. Мин сезне тыңлыйм.
— Исәнмесез. Бу Наҗар иде, Зәбиров.
Директор тавышы. Сез отпуск хакындамы? Авылыгызга кайту турында?
— Анда елгабызның башын кисеп, чирәм җир үзләштереп, премия алганнар иде бит. Хәзер шул җирне күлгә әйләндереп, икенче бүләк алсыннар Шуңа ирешергә кирәк.
Директор тавышы. Куәтебез җитәр дип уйлыйсызмы?
— Җитәргә тиеш.
Директор тавышы. Приказга кул куям — секретарьдан командировка яздырып алырсыз. Хәерле юл. Миңа да шуны теләгез — Парижга үземә барырга туры килә.
— Парижга?
Директор тавышы. Бәлки озатырга төшәрсез. Иртәгә.
— Иртәгә. Әһә, иртәгә. Ярый, ярый, Александр Иванович, әлбәттә төшәрмен. Әлбәттә. Хәзергә исән булыгыз.
Наҗар телефонны куйды да аюны кочаклап уйга талды
Муеныннан сөя-сөя, аюның кечкенә күзләренә карап торды Тере шикелле ялтыраган акыллы күзләрендә — тормыш һаман бар һәм ул күзләр нәрсәдер әйтергә тырышып та газап чигәләр. Ләкин Вакыт һәм Үлем аша ни дә булса ишеттерү, аңлата алу җиңел түгел шул. «Исән чакта, исән чакта өлгерергә кирәк, аюдуе, нсән чакта » — диде Наҗар.
Аю әле — каравылчы абый калыплаган килеш кенә, төзәтәсе, пөхтәрәк итәсе булыр. Ник дигәндә, бу аю —аю гына түгел, ахрысы, Наҗарның үз шәүләсе кебек . Элекке Наҗар үлде. Тиешле җәзаны аңа һәм тормыш, һәм Наҗар үзе бирде. Үз нәфрәтенә маңгаен куйды Наҗар. Әмма хәзерге Наҗар карачкыны якын итсә дә. бүгенге һәм киләчәк мәгънәсе рәвешендә беркайчан да кабул итмәячәк, чөнки бү-геннән соң бөтенләй бүтән Наҗар башлана.
Хәтердә мылтык шартлавы һәм Энҗе тавышы: «Әти, атма, атма!»
1975—1977.