СӘХАБ УРАИСКИИ
(1907—1957)
Татар совет поэзиясендә мәгълүм бер эз калдырган коммунист шагыйрь Сәхаб 3 Урайскийның тууына 70 ел тулды. -
1907 елның 21 декабренда хәзерге Ульяновск өлкәсе Кече Кандал районы, Тат. < Урайкино (шагыйрьнең псевдонимы — авыл исеменнән) авылында ярлы крестьян гаи- -■ ләсендә туып үскән Сәхаб Камал улы Мәүлетов Октябрьгача тормышның, ятимлекнең й бөтен кыенлыкларын татып үсә. Көтүче булып тамак туйдырган, яшьтән рәтләп укый 2 да алмаган егет 1926 елда җидееллык мәктәпкә укырга керә. Аннары Куйбышевта ~ ачылган татар-башкорт педагогия техникумында укый. “
Техникумны тәмамлаганнан соң, Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, 1932 — 38 елларда исә Куйбышев өлкә газетасы — «Колхозчы», 1938—41 елларда Казанда чыга торган «Яшь сталинчы» газетасы редакцияләрендә эшли.
1941 —45 елларда Сәхаб Урайский Совет Армиясе сафларында хезмәт итә — сугышта ул автотранспорт батальонында политик җитәкче була
1946 — 48 елларда ул республика партия мәктәбендә укый, газеталарга языша.
Гомеренең соңгы елларында С. Урайский Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләде.
Сәхаб Урайскийның иҗат юлы егерменче еллар азагында башлана: бу елларда ул үзенең беренче хикәяләрен һәм очеркларын бастыра; ләкин укучылар арасында ул Бөек Октябрь китергән яңа тормышны, аның данлы кешеләрен, беренче бишьеллыклар чорын дәртләнеп җырлаган шагыйрь буларак таныла.
Шагыйрьнең беренче китабы («Көтүче кызы») 1933 елда, икенчесе исә («Таныш елмаю») 1934 елда Куйбышевта басыла.
1933 — 56 еллар арасында С. Урайскийның шактый күп шигырь китаплары день я күрде. Менә аларның кайберләре: «Ике очрашу» (1937), «Давыллар аша» (1940), «Шигырьләр» (1941), «Бәхетле балалар» (1948), «Яшьлек тавышы» (1950), «Якты еллар» (1950), «Жигули буйларында» (1951), «Сайланма шигырьләр» (1956). Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да шактый киң танылды.
Ул шулай ук халкыбызның хезмәт батырлыгын тасвирлаган, табигатьне үзгәртеп коручылар, Иделдәге зур үзгәрешләр турында очерклар да язды; каләмдәш дуслары иҗатына багышланган мәкалә-рецензияләр белән чыкты — алар төрле газета- журналларда еш басыла килде.
Сәхаб Урайский төрле елларда М. Лермонтов. Т. Шевченко, Җамбул, К. Хетагу- ров, М. Исаковский, А. Барто кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.
Шагыйрь 1957 елның 15 февралендә вафат булды.