ШИГЫРЬ
Мин күрмәгән ике якташ
Төн учында поезд йөгерә, Мин вагонда уйлап ятам. Хәтеремдә бер хикәят — Ике егет безнең яктан. Иөри алар учак ягып, Безнең урман уртасында. Киемнәрен киптерәләр, Сөйләшәләр нидер шунда. Юеш күктә бер йолдыз юк, Алып качкан ай-көмешбаш. Бик охшашлар — ике егет, Мин аларга бераз охшаш. Төнлә учак якканым бар, Киемнәрне киптергән бар. Аннан тагы, ни әйтсәң дә, Якташлар бит әле алар) Бер чишмәдән су эчкәнбез, Тик үзләрен күргәнем юк. Алар яшәп караганнар Патша-канун заманда ук. Ә канунга сыймаганнар. Сыймаганнар Камышлыга Ике егет ияргәннәр Язмышлары тавышына Усал язмыш урманнарда Бүре булып улап йөргән. Кайчак язмыш кәлтә булып, Мәгарәгә шуып кергән. Эзләгәннәр егетләрне, Ләкин тота алмаганнар: Ничә тапкыр куа чыгып, Ничә тапкыр алданганнар. Ни өчендер бу егетләр Җырлаганнар кайчак төнлә — Камышлыга якын булган Иң биек тау түбәсендә. Тыңлаганнар туганнары, Дус-ишләре тыңлагандыр.
1 Камышлы — Куйбышев елквсенде бер авыл.
Дошманда да йөрәк бар ич — Тыңламыйча булмагандыр. Заманнарны кисәр көйгә Ни җырламас ул моңлы баш?1 — Ике егет бик охшашлар... Мин аларга бераз охшаш. Тауларда да йөргәнем бар, Шулай төнлә җырлаган бар. Аннан тагы, ни әйтсәң дә, Якташлар бит әле алар! Йокы алмый шуңа бүген, Мин вагонда уйлап ятам: Хәтеремдә — учак уты, Ике егет безнең яктан. Киемнәре кипте кебек, Якташларым ит кыздырды. Язмышлары кара төндә Кара юлга ятып торды. Аннан китте ике егет... Язмышлары алдан бара — Үзе бара һәлакәткә. Яшәүгә дип, алдап бара. Бик охшашлар ике егет, Мин аларга бераз охшаш. Ни әйтсәң дә, якташлар бит, Ниндидер кыл безнең тоташ. Бер чишмәдән су эчкәнбез! ... Тик заманнар хәзер башка. Хәле башка Камышлының, һәм минем дә хәлем башка. Мин җырлаган җырлар башка. Ияр үзгә, атлар бүтән...
Мин күрмәгән ике якташ, һаман сезне истә