ҺӘРЧАК ХӘТЕРДӘ :
S
атарстан АССР Халык комиссарлары советының Сәнгать эшләре идарәсе янында оештырылган музыка фольклоры кабинетына мине эшкә бил- х геләгән вакытта анда секретарь-машинистка гына бар иде. Кабинетка ® директор итеп алынган композитор А. И. Эйхенеальд үз эшенә керешә алмаган, опера яза башлаган һәм Казаннан кител барган.
1937 елның июль ае. Музыка училищесының беренче катындагы кечкенә генә бүлмәбезгә урта буйлы, ябык, чандыр йөзле, яшь чырайлы матур бер иптәш килеп керде һәм татар телендә:
— Исәнмесез, дуслар! — дип йомшак кына исәнләште дә үзе белән таныштыр» ды, безгә директор булып килгәнлеген әйтте.
Бу — композитор Александр Сергеевич Ключарев иде.
Күз карашыннан үзенә бер җылы нур сибелеп торган бу ачык йөзле иптәш белән яңа һәм җаваплы эшне башлап җибәргәндә уртак тел табуы читен булмады. Аның тырышлыгы белән Татарстан хөкүмәте безгә, ике штат арттырып, бер композитор белән бер тәрҗемәче алырга рөхсәт бирде Ключарееның ярдәмчесе булып эшкә «Сания» операсын язуда катнашкан, яшь музыка көчләрен тәрбияләүгә ярдәм иткән, үзе дә шактый көйләр, җырлар язган өлкән яшьтәге композитор Василий Иванович Виноградов килде.
Башлап шуны әйтергә кирәк, А. С. Ключарев әлеге кабинетка җитәкче булып килгәнче. Оренбург һәм Казанда музыкаль белем алган, Мәскөүдә П. И. Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясенең композиторлар факультетын тәмамлаган, татар телен дә яхшы ук өйрәнгән иде. Өстәвенә ул ике ел Башкортстаида эшләгән, башкорт һәм татар көйләрен язып алган һәм эшкәрткән композитор иде. Казан музыкаль фольклор кабинетында эшне башлап җибәргәндә аның тәҗрибәсе бик файдалы булды
Башта без халкыбыз җырларын, көйләрен Гөлсем Сөләйманова, Мөхәммәт Яушев, Мөхәммәт Йосыпов, Габдрахман Уральский, курайчы Исмәгыйль Мусин һәм башка музыкантлардан, җырчылардан язып алдык. Аннары безгә Казаннан эавод- фабрика эшчеләре килә башлады. Мәсәлән, Фатыйма Исхакова белән Гани Мусин иптәшләрдән генә дә фонографка көйләре белән бергә илледән артык җыр язып алдык. Фонограф дигәннән, А. С. Ключарев, эзли торгач. Казанда тагын бер фонограф табыл алды һәм без ике фонографлы булдык. Аның берсе кабинетта эшләргә, ә икенчесе республикабыз районнарына, авылларына йөрер өчен бик кирәк иде. Электрга кәйләнгән бу фонографларның берсен ерак юлларга чыгарга уңайлы итеп — пружина белән эшләтә торган иттек. Ул елларда фонограф 6ик*кадерле аппарат иде: балавыз валикка языл алынган җырны шунда ук яңадан уйнатыл, тыңлап,
Т
тикшереп карап була һәм аннан нотага салуы да уңай. Ул чакта магнитофон дигән нәрсә төшкә дә керми иде әле.
Шулай итеп, безнең эш көйләнә, халык талантлары белән элемтә ныгый башлады. Әледән-әле яңа җырлар, көйләр табылды.
Директор инициативасы белән, фольклор әсәрләре өчен махсус анкета-паспорт булдырылды. Анда җырчының исеме, фамилиясе, адресы белән бергә, әсәр исеме, аның кайда чыгуы яки җырчының аны кайчан ишетүе турында мәгълүматлар язылды.
Көйләрнең сүзләрен җырчы җырлаганча дөрес, төгәл языл алу өчен без Александр Сергеевич тәҗрибәсеннән файдаландык. Без текстны башта җырчыдан аерым язып ала идек. Аннары, ул фонографка җырлаганда, көйнең бизәкләре (мелизм- нары), арттырылган тактлары белән текстка кергән үзгәртүләрне шунда ук билгеләп, үзе җырлаганча үзгәртә, аныңча итә идек.
Борынгыдан, иске заманнан буыннан-буынга сакланып килгән һәм революция, гражданнар сугышы елларында, аннан социалистик тормыш төзү шартларында туган халык җәүһәрләрен — үзебез язып алган иң яхшы, матур җырларны— 1939 ел башыннан Казан радиосы аша тапшыруны тәртипкә салдык. Фольклор кабинетының бу тапшырулары радиотыңлаучылар массасы арасында киң популярлык казанды. Кабинет бик кыска вакыт эчендә Бөек Октябрьга кадәрге һәм аннан соң чыккан 300 дән артык татар халык җырын җыйды.
Яңа җырлар җыю өчен Татарстан районнарына экспедицияләргә йөрүебез әле дә хәтердә. Республикабызның җырлар хәзинәсе саналган ямьле Агыйдел буйларына, Актаныш якларына 1939 елда оештырылган беренче экспедиция бик уңышлы булды, фонографка көйләре белән бергә йөздән артык җыр язып алынды'. Аварның күпчелеге Октябрь революциясеннән соң чыккан җырлар иде. Нотага салып, пианинода уйный башлагач. Александр Сергеевич алардан аерыла алмый иде. Клю- чаревның музыкаль хәтере бик яхшы, бүген нотага карап уйнаган көйләрне иртәгә инде нотасыз, күңеленнән уйный ала иде ул. Бервакыт шулай халык көйләрен бик озаклап уйнап утырды. Озын, моңлы көйләрдән соң кыска, күңелле көйләргә күчте тагын озын көйләрне уйнап, аннары бию көйләрен исенә төшерде. Пианино янында шулай ике сәгатьләп утырды ул. Мин дә аның хәтеренең әйбәтлегенә, татар халык көйләрен оста итеп, аларның барлык моңын, бизәкләрен саклап уйнавына исем китеп тыңладым. Шуннан соң ул уйнавыннан туктап бераз уйланып утырды да:
— Беләсеңме, Мөхәммәт, хәзер өч йөзләп татар һәм башкорт көен күңелдән беләм, ә бит безнең яңа көйләр, бик матур көйләр, җырлар арта бара, менә нинди бай, бәхетле кеше мин! — диде ул һәм тагын уйнарга кереште.
Әнә шул рәвешчә, А. С. Ключарев халкыбыз талантларыннан язып алган һәр матур җырга сокланып туймый, һәр яңа җырны, алтын кисәге тапкандай, чын күңеленнән сөенеп каршылый иде.
Татар халык җырларының беренче томына сүз башы язар алдыннан безгә В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсенә йөрергә, анда Октябрь социалистик революциясенә кадәр чыккан фольклорга бәйләнешле күп кенә хезмәтләр белән танышырга туры килде. Каюм Насыйриның «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре». И. Ф. Катановның «Казан татарларының тарихи җырлары» һәм халкыбызның сәнгатенә, музыка коралларына бәйләнешле башка кызыклы фәнни хезмәтләрне бик яратып, бирелеп өйрәнә идек. Ләкин «Живая старина» журналына тап булып, анда С. Рыбаковның 1894 елда басылган «Татар, башкорт, типтәрләрнең халык җырлары» дигән хезмәтендәге кайбер килешсез фикерләрне укып гаҗәпкә калдык. Әлеге буржуаз «белгечнең» «татарлар бит алар сәүдәгәрләр, маклерлар, базар әһелләре, шуңа күрә аларда поэтик хис, моң булуы мөмкин түгел» дигән фикере А. С. Ключаревны бөтенләй ярсытып җибәрде:
— Халыкны белмәгән, аның иҗатын өстән-өстән генә «өйрәнгән» кеше фикере fУ,—Диде ул бик хаклы ачуланып.—Шундый зур поэтик хисле, моңлы халык турында шушындый фикер әйтергә теле ничек әйләнде икән бу әфәнденең!?
Шуннан соң ул бастырып чыгарырга әзерләнә торган җырлар китабына сүз
v о £Л.яри *фолькл°Р кабинетының беренче экспедициясе». «Совет адәбняты» журналы. 1Ч39ел’ еЛ’ <Бэхетле халыкны1‘ шатлыклы җырлары». «Яшь сталинчы» газетасы. 2 август.
фронтта чакта, 1941 елда басы
һәм алар дәүләт квартетларының репертуарларына керә. Студент вакытында ул Мәскәүдәге татар театрының музыка бүлеге мөдире булып эшли, драматургларыбыз әсәрләренә күп кенә җырлар, көйләр иҗат итә. Утызынчы елларда Александр Сергеевич татар хор музыкасын үстерүгә күл көч сала. Аның дүрт тавышлы катнаш хор өчен язылган әсәрләре аеруча зур игътибарга лаеклы. Соңрак музыка культурабыз үсешендә бер вакыйга саналган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оеш-тырылгач, аның художество җитәкчесе буларак, ул репертуарны халык җырлары, үз әсәрләре һәм композиторларыбыз әсәрләре белән баетуга күп көч куя. Ключарев- ның халык җырлары нигезендә язган «Җырлап бию», «Колхоз бәйрәме», «Мәрфуга», «Сәлам колхозчылардан», «Көчлеләр җыры» һәм башка әсәрләре, «Сабан туе» исемле эстрада спектакле өчен язган көйләрен ансамбль коллективы Казанда гына түгел, Мәскәүдә һәм Ленинградта. Донбасста һәм Уралда. Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә башкарып зур уңыш казанды. Бу ансамбль белән элемтәсен композитор гомере буена дәвам итте.
Татарстан шәһәрләре һәм авылларында шау-гөр килеп эшли башлаган үзешчән сәнгать коллективларының хор культурасын күтәрүдә композиторның хезмәте аеруча зур булды. Аның хор өчен язылган «Туган ил турында» (Н. Исәнбәт сүзләре), «Гармонь, гармонь» (Н. Исәнбәт сүзләре). «Яшьләр җыры» (Н. Исәнбәт сүзләре), «Татарстан турында җыр» (Г. Зәйнашева сүзләре), «Казан турында җыр» (М. Хөсәен сүзләре), «Чибәр егетләр» (М. Садри сүзләре), «Агыйдел», «Кара урман» һ. б. әсәрләре үзешчән хор коллективлары репертуарында киң урын били. Бөтенроссия хор җәмгыятенең Почетлы члены Һәм Татарстан хор җәмгыяте идарәсе члены буларак, ул хор коллективларына гүзәл әсәрләре белән генә түгел, аталарча киңәшләре белән дә ярдәм итте, бу өлкәдәге зур тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул шулай ук Татарстан халык иҗаты йорты һәм Татарстан хор җәмгыяте тарафыннан Татарстан һәвәскәр композиторларының ел саен диярлек үткәрелгән семинарларын алып баруда якыннан торып катнаша иде. «Алар миннән өйрәнсәләр, мин алардан әйрәнем»,— ди торган иде композитор.
...Бөек Ватан сугышыннан соң Казанга кайткач, 1946 елның көзендә мин Александр Сергеевичның өенә бардым һәм без аның белән туганнарча күрешеп, бик озак сөйләшеп утырдык.
Үз вакытында халыкның бай музыка мирасын җыеп туплау үзәгенә әйләнгән һәм халкыбызның музыка культурасын үстерүгә зур хезмәт куйган фольклор кабинеты сугыш елларында эштән туктаган һәм композитор Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләвен дәвам иткән. Без очрашкан чакта ул »Тау әкияте» балеты өстендә эшли иде. Билгеле булганча, А. С. Ключареәның Уфада, Башкорт опера һәм балет театрында (1950), аннан яңа редакция белән Казанда, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында (1959) куелып, уңыш белән барган «Тау әкияте» балеты татар һәм башкорт көйләреннән, аерым алганда, 1940 елда Себердән язып алып кайткан, Татарстан һәм Башкортстан якларында билгеле булмаган көйләрдән иҗади файдаланып языла. Александр Сергеевич халык көйләрен йөрәге аша үткәреп иҗат итә иде. Ключарев музыкасының халыкчанлыгы — халыкның бай музыка иҗатын гомере буе игътибар биреп өйрәнүе, чын күңеле белән яратуыннан да килә.
Мин дә композитор Ключарев белән күп кенә җырлар иҗат иттем. 1938—40 елларда Татар җыр һәм бию ансамбле репертуарына кертелгән «Көчлеләр җыры», «Туган ил», «Татарстан», «Сабан туе», «Батырларга дан» кебек җырлар уңышлы башкарылды. Бөек Ватан сугышыннан соң бергәләп язган «Бәхет турында җыр» («Ай, җырлый егетем...»), «Партия белән җиңәбез», «Ленин турында җыр», «Ак болытлар», «Яз җыры», «Иделгә карап...», «Якташлар», «Хисләрем кичәләр Иделне» кебек җырлар да халык күңеленә хуш килгән җырлар булды.
«Канатлы яшьлек» исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыка иҗатын җыюда, аны пропагандалауда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен А. С. Ключаревка 1970 елда Г. Тукай исемендәге республика премиясе бирелүен барлык музыка сөючеләр шатлык белән каршыладылар. Бу премиядә аңар халык рәхмәте, халык мәхәббәте чагылды. Кыскасы, Александр Сергеевич Ключарев, бөек рус халкы улы буларак, халыклар дуслыгы рухы белән яшәгән, бөтен гомерен татар халык музыка культурасын үстерүгә багышлаган халыкчан композитор иде.