Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗАБЫЗ ТУРЫНДА ХЕЗМӘТ


нтернациональ пафослы күл милч латле совет әдәбияты совет халыкларын эстетик тәрбияләүдә, «ларның рухи бердәмлеген көчәйтүдә гаять зур роль уйный. Безнең күп телле өдәбиятларыбызның хәзерге чордагы үсеш үзенчәлеге шунда ки, алар уртак идея- эстетик принциплар, уртак закончалыклар нигезендә бер-берсен баетышып, тулыландырыл, бер-беренә якынаеп үсәләр, чәчәк аталар. Илебездә һәр милли әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрен совет халкының уртак рухи казанышы итү өчен бетен шартлар тудырылган. Шул уңайдан милләтара телгә әверелгән рус теле аеруча зур роль уйный. Бу телдә илебез халыкларының дүрттән өч өлеше иркенләп сөйләшә ала икән, димәк, рус телендәге әдәбият белән дә шул кадәрле укучы таныша ала дигән сүз. Тагы шунысы да бар. милли әдәбиятларның рус теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы казанышлары чит илләргә дә юл тота.
Төрле милләтләрнең рухи, шул исәптән әдәби хәзинәләрен барлык халыкларга җиткерүдә рус телендә чыккан фәнни һәм популяр хезмәтләр дә зур роль уйныйлар. Алар рухи культурабызның төрле өлкәләрендә, бу очракта әдәбиятта ирешелгән уңышларны, иҗади эзләнүләрне, хәл кы- лынасы мәсьәләләрне, үсеш тенденцияләрен бер процесс итеп күзалларга мөмкинлек бирә, бөтенсоюз укучысының әдәби офыгын киңәйтә алалар
Әйтергә кирәк, мондый хезмәтләргә аеруча зур җаваплылык йөкләнә, чөнки алардан әдәби процессны бөтенсоюз укучысына объектив рәвештә иң характерлы тенденцияләре һәм сыйфатлары белен җиткерү таләп ителә. Әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче Флүн Мусин, үз өстене өне шундый җаваплылык алып, «Тормыш координатлары буенча» дигән исем астында бүгенге татар прозасы турындагы уйлануларын, күзәтүләрен, фикерләрен Мәскәүдә «Современник» нәшриятында бастырып чыгарды. Баштан ук кисәтеп куйыйк: автор үз иңенә алган җаваплы вазифаны нигездә уңышлы башкарган.
Әлеге хезмәттә әдәбиятыбызның төп үсеш юнәлешен билгеләүче тармагы — прозаның 60—70 иче еллардагы сыйфат үзгәрешләре, проблемалары, үсеш тенденцияләре. кимчелекләре, чишәсе мәсьәләләре игътибар үзәгендә.
Китап соңгы еллар прозасының барлык тематик һәм стиль юнәлешләрен, төрле буын язучыларның әһәмиятле әсәрләрен үз эченә сыйдырган, нигез принциплар җирлегендә классификацияләгән, анализлаган һәм гомумиләштергән.
Ф. Мусин тарихка авыл проблемаларына яисә эшчеләр сыйныфы тормышына багышланган әдәби әсәрләрне тикшергәндә элек-электән тамыр җәйгән һәм үстерелеп килгән традицияләрне гел күз уңында тота. Мәсьәләгә болай якын килүнең әдәбият фәне ечен зур әһәмияте бар. Мондый методологик алым әдәбият үсешенең мөһим бер закончалыгын — дәвамчанлыгын икенче төрле әйтсәк, традицияләр белән новаторлыкың нисбәтен күзәтергә, бүгенге чорның, теге яки бу язучының мәгълүм теманы ачуга керткән өлешен, яңалыгын ачыкларга мөмкинлек бирә Шуның өсте- нә фәнни тикшеренүнең бу алымы әдәбият үсешен бөтенлекле бер процесс итеп күз алдына китерергә ярдәм итә Нәтиҗәдә 60—70 иче еллардагы прозаның табышлары һәм югалтулары калку булып күз алдына килеп баса. Бер мисал китерик. Соңгы елларда иҗат ителгән тарихи роман һәм повестьларны анализлаганда автор Г. Тукай, Г. Ибраһимое. М Гәфури,
И
М. Галәү, К, Нәҗми сызып калдырган бу-разналардан әйләнеп кайта, алар чәчеп калдырган орлыкларның җимешләрен барлый, шул җимешләрнең кайсысы бүген янә дә тирәнрәк тамырлар җибәргән — шуңа игътибарны юнәлтә. Икенче төрле әйтсәк, Ф. Мусин тарихилык принцибының киң мөмкинлекләрен шактый уңышлы төстә эшкә җиккән, бүгенгедән кичәгегә, кичәгедән бүгенгегә ныклы күпер сала алган. Моның исә бөтенсоюз укучысы өчен файдасы аеруча зур.
Соңгы еллар татар прозасының үсешен күзәткәндә автор үзгәрешләрне һәм яңа-лыкларны бүтән милли әдәбиятлардагы күренешләр һәм фактлар белән чагыштырып анализларга омтыла. Әйтик, халкыбызның бүгенге фидакарьлеген тарихи яссылыкта күрсәтү тенденциясенең өстенлек ала баруы хакында сөйләгәндә, Ф. Мусин төркмән әдибе Б. Кербабаев, үзбәк язучысы Җ. Абдуллаханов әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Яисә Г. Ахуновның «Хәзинә» романындагы Кәрим Тимбиков образы турында сүз чыкканда аны әзербәйҗан язучысы С. Велиев һәм казакъ 3. Кабдулов әсәрләренең геройлары белән чагыштыра, алар арасында уртаклыклар һәм аерымлыклар таба. Нәтиҗәдә әдәби анализның колачы киңәя, гомумиләштерүләр дәлилле булып чыга. Дөрес, китапта мондый ча- гыштыру-параллельләр аерым очракта тышкы охшашлыкларга корылган. Әмма шунысы әһәмиятле: милли әдәбиятларның казанышларын үзара чагыштырып өйрәнү әдәбият фәненең бүгенге үсеш стадиясендә бик тә мөһим методологик таләп булып тора. Ул һәр милли әдәбиятка хас үзенчәлекләрне дә. гомумсовет әдәбиятына хас закончалыкларны да тоемларга, ягъни интернациональ һәм милли моментларның нисбәтен ачарга ярдәм итә.
Ф. Мусин татар прозасының 60—70 нче еллардагы хәлен хәзерге әдәбият фәне ирешкән казанышлар югарылыгында күздән кичерергә тырыша. Автор уңае чыккан саен теоретик мәсьәләләргә, әдәби бәхәсләргә мөрәҗәгать итә, теге яки бу теоретик проблемага кагылышлы карашларны бәян кыла, аларга карата үзенең фикерен әйтә. Уңай герой, роман жанрының тамырлары, дастаный хикәяләүнең үзенчәлекләре, прозада документаль нигез, әдәбиятның публицистик пафосы, тра-дицияләрне файдалану юллары, герой һәм мохит, милли стиль кебек проблемаларга китапта шактый зур урын бирелгән. Шунысы аеруча әһәмиятле, әлеге мәсьәләләр абстракт төстә генә түгел, ә аерым әсәрләр һәм конкрет әдәби күренешләрне анализлау барышында куела. Мәсәлән, автор соңгы елларда татар әдәбиятында повесть жанрының активлашуын раслый һәм шул уңайдан бу жанрга карата үзенең карашын бәян итә, аның алгы планга чыгуының сәбәпләрен ачыклый, кызыклы гомумиләш-терүләр ясый. Әмма китапта күтәрелгән кайбер теоретик мәсьәләләрнең өстән-өс- тән генә хәл кылынуын яисә дөрес аңлатылмавын да әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, Ф. Хөсни иҗатын тикшерү җәһәтеннән Ф. Мусин милли стиль, аның асылы һәм үзенчәлеге кебек теоретик мәсьәләләрне куя һәм аларны ике-өч биттә «чишеп» чыга. Югыйсә, бу — махсус тикшеренүне сорый торган бик җитди теоретик проблема. Шунда ук «кечкенә кешегә» игътибарлы булу татар прозасының күптәннән килгән бер милли традициясе дип игълан итә (81 бит) һәм шул фикерне Ф. Хөснинең берничә әсәре белән «дәлилләп» тә бире. Заманында бу мәсьәлә безнең әдәби тәнкыйтьтә күтәрелгән һәм аңа күпмедер дәрәҗәдә ачыклык та кертелгән иде инде. Хәтерләвебезчә, «кечкенә кеше» концепциясе кире кагылган иде. Шулай икән, аны янәдән өстерәп чыгарып татар әдәбиятының милли традициясе яки милли стильнең бер «үзенчәлеге итеп күрсәтү нигә кирәкте икән? Мондый моментларны тагын да китерергә булыр иде. Әмма бер нәрсә ачык: авторның теория белән яхшы таныш булуы һәм әдәби күренешләрне анализлаганда аңа таянуы һәрьяклап хупланырга тиешле. Кызганычка каршы, бездә әдәбиятка багышланган байтак хезмәтләрдә нәкъ менә теориягә игътибарның җитмәве күзәтелә.
Югарыда саналган моментлар Ф. Мусин китабын киң сулышлы, дәлилле һәм бөтенлекле иткәннәр. Нәтиҗәдә 60—70 нче еллар татар прозасы ялгыз бер утрау булып түгел, ә үзенең кан тамырлары белән узганга да, күп милләтле совет әдәбияты-ның бүгенгесенә дә, әдәбиятның башка төрләренә дә (поэзия, драматургия) бәйләнеп үсә торган җанлы һәм бөтенлекле бер процесс булып күз алдына килеп баса.
Китапның «Узганнарга хөрмәт белән» дигән беренче бүлегендә халкыбызның үткән тормышы һәм тарихын гәүдәләндергән әсәрләр тикшерелә. Тарихка игътибар артуны Ф. Мусин ике сәбәп белән аңлата.
Беренчедән, социалистик милләтләрнең чачак атуы шартларында халыкның үзаңы үсә, аларның үз тарихлары белән кызыксынуы арта. Икенчедән, фән-техника революциясе кешелек яшәешенең табигый башлангычлары проблемасына аерым бер актуальлек бирә. Кызу темплар белән бара торган урбанизация чорында кеше үзенең үткәне белән элемтәсен тирәнрәк тоя. Сүз дә юк. узганнарга игътибар әзлексез арта баруны бу факторлар белән генә чикләргә ярамый. Әмма искә алынган факторларның безнең көннәрдә алгы планга чыгуы бәхәссез. Автор тарихи прозада узганнарның фәлсәфи асылына төшенү, аны сәнгатьчә тирәнтен гәүдәләндерү, жанр һәм стиль җәһәтеннән актив иҗади эзләнүләр алып барылуын күрсәтә. Ф Мусин прозада тарихи тасвирлауның ике тибын игътибар үзәгенә куя. Аның фикеренчә. беренче тип бай документаль материалга нигезләнә, конкрет тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә багышлана. Икенче тип тасвирлау исә документаль төгәллеккә дәгъва итми, һәм бу очракта автор фантазиясенә киң юл ачыла. Теге яки бу әсәрдә бу ике тип тасвирлау үзара үрелеп барырга да мөмкин. Күп милләтле совет прозасында күзәтелә торган бу тенденциянең татар әдәбиятында да тамырланып урнаша баруын Ф Мусин бай фактик материал җирлегендә исбат итә. Н. Фәттах, Г. Бәширов, И. Гази, Г. Гобәй. Г. Минский. А Расих. Г Әпсәләмов һәм куп кенә башка авторларның халкыбызның борынгы тарихына, XX гасырдагы тормышына (социалистик революция, социалистик төзелеш этаплары, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар) багышланган әсәрләрен анализлап, автор шундый нәтиҗәгә килә: хәзерге әдипләребез тарихилык принцибын тирәнрәк төшенеп эш итәләр, халкыбызның рухи тормышына тирәнрәк үтеп керәләр. фәлсәфи-әхлакый проблемаларга күбрәк игътибар юнәлтәләр, аналитик пафосны көчәйтәләр. Авторның аерым әсәрләргә, аерым образларга бирелгән бәяләмәләре, аерым теоретик нәтиҗәләре белән килешмәскә, бәхәскә керергә мөмкин, әмма, безнеңчә, гомуми тенденция дөрес тотып алынган, һәм әлеге нәтиҗә әдәби процессны тарих барышы, тормыш агышы белән чагыштырып карап конкрет анализ-лау җирлегендә ясалган.
Хезмәтнең икенче бүлегендә автор сугыш еалары һәм сугыштан соңгы авыл тормышын тасвирлаган әсәрләргә туктала Г. Бәширов, Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев. Ә. Баянов, Ә. Еники, Б Камалов, А. Расих, С. Рафиков, Г. Ахунов, X. Хайруллин В. Нуруллин, М. Хәбибуллин һәм башка әдипләрнең әсәрләрен күзәтеп, Ф. Мусин «иске» теманы ачудагы яңарыш-үзгәреш- ләрне барлый. Тормыш вакыйгаларын сурәтләгәндә аек реалистик анализның көчәюе, фән-техника революциясе чорының җитди проблемалары турында фәлсәфи уйланулар, авыл һәм аның кешеләрен тарихи яссылыкта гәүдәләндерергә тырышу чынбарлыкны чагылдыруда декларативлыктан качу, проблемалылыкка йөз тоту, әдәби геройның мохит белән үзара багланы-шын тирәнрәк ачу, авыл темасының җир кешесе темасына әверелүе — автор фикеренчә, соңгы еллар прозасын характерлаучы төп тенденцияләр менә шулар Ф. Мусин бу тенденцияләр юл ярганда килеп чыккан кыенлыкларга һәм югалтуларга да күз йоммый, аларның сәбәпләрен аңлата. Әмма авторның уңае чыккан саен искәртә килгән бер фикере белән бәхәскә керәсе килә, чөнки ул — нигез фикерләрнең берсе. Сүз авыл һәм фән-техника революциясенең диалектикасы турында бара Ф. Мусин әдәбиятның авылга игътибары артуын фән-техника революциясенең киң колач җәюе белән аңлата. Әлбәттә, бу шулай, хәлбуки, авыл темасы, автор үзе үк раслаганча, бездә иң традицион тема. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Ф. Мусин, кайбер авторларга ияреп, авылны гасыр-лар буе тупланып килгән мораль нигезләрне. халыкның әхлакый тәҗрибәсен, аның күп гасырлык рухи хәзинәләрен саклаучы дип раслый. Әйтерсең лә фән-техника революциясе шул беренчел нигезләргә каршы юнәлтелгән. Чынлыкта эш алай тормый бит. Беренчедән, халыкның бай әхлакый тәҗрибәсен авыл белән генә чикләү дөрес булмас. Икенчедән, фән-тех-ника революциясе авылга, аның кешеләренең аңына һәм психологиясенә кискен үзгәрешләр алып килсә дә. аларны бер-бер- сенә каршы куярга һич тә ярамый. Авыл беренчел нигезләрне саклаучы архивариус түгел. Ул җәмгыятьнең бүтән сфераларыннан Кытай стенасы белән аерып куелмаган. Гомуми социаль-экономик үзгәрешләр авылны да колачлый Аннары фән-техника революциясе нәтиҗәләрен мөстәкыйль бер күренеш итеп карарга кирәкми. Алар, беренче чиратта, социаль үсеш законнарына бәйле. Социалистик җәмгыять нәкъ менә фән-техника казанышларын ие-
шегә хезмәткә куярга омтыла, фән һәм табигать, кеше һәм техника арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыша. Сүз фән-техника революциясенең авылга йогынтысы турында барганда бо- ларны онытырга ярамас.
Өченче бүлектә Ф. Мусин бүгенге әдәбиятта заман темаларының, беренче чиратта, эшчеләр сыйныфы тормышына кагылышлы темаларның ничек яктыртылуын күздән кичерә. Прозабызның әлеге темага йөз белән борылуын һәм моның сәбәпләрен автор бик дөрес күрсәтә. Эшче тема-сын яктыртуда Ш. Камал, Г. Ибраһимов, М. Гафури, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим, К. Нәҗми. И. Гази, Г. Әпсәләмов традицияләрен искәртеп, Ф. Мусин 60 нчы еллар татар әдәбиятында әлеге темага игътибарның артуын республикабызда барган зур социаль-экономик үзгәрешләр белән бәйләп карый. Иң ^лек әдәбиятыбызга нефть һәм нефтьчеләр темасы килеп керде. Туган якның үзгәрүе, нефтьнең Татарстанны дөнья мәйданына алып чыгуы киң яктыртылды ул әсәрләрдә. Әдипләрнең бер ишәсе, мәсәлән, Г. Ахунов, халкыбызның бүгенге фидакарь хезмәтен һәм яшәешен тарихи аспектта сурәтләргә омтыла. Эшче темасына багышланган әсәрләрнең уңышларын күрсәтү белән бергә автор кимчелекләр һәм аларны китереп чыгарган сәбәпләр турында да җитди уйлануларга бирелә. Аның фикеренчә, кайбер әдипләрдә, әйтик, Э. Касыймов, Мәхмүт Хәсәнов әсәрләрендә очрый торган кимчелекләр геройларның җәмәгать- производство сферасы һәм шәхси тормы-шындагы эш-хәрәкәтләрен дөрес бәйли алмаудан, мораль факторларны иҗтима- гый-политик факторлардан аерып караудан килеп чыга. Ә менә Ш. Бикчуринның ■■Каты токым» романындагы уңышын автор нәкъ шул факторларның бердәмлегенә ирешүдә күрә. Геройны хезмәттә күрсәтә белмәү, аның иҗтимагый һәм шәхси тормышын үзара бәйли алмау, персонаж образына социаль анализ һәм бәяләмәләрнең җитәрлек булмавы, аның характерындагы үзгәрешләрне мораль-этик факторлар белән генә аңлатырга омтылу, әсәр-ләрнең конфликтлары йомшак булу кебек эшче прозасына хас кимчелекләрне Ф. Мусин аерым авторларның шәхси ялгышлары һәм бәлаләре итеп кенә карау ягында тормый, ә яңа тормыш материалын үзләштерү кыенлыклары белән бәйли. Әлбәттә, бу аңлатмаларда зур хакыйкать бар. Ләкин әлеге кимчелекләрнең нигезендә бүтән сәбәпләр дә яшеренеп ятмыймы икән...
Өченче бүлектә интеллигенция тормышына кагылышлы, семья һәм мәхәббәт проблемаларына багышланган әсәрләргә дә махсус игътибар бирелә, шул җәһәттән автор Г. Бәширов, А. Расих, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, М. Мәһдиев әсәрләрен анализлый, аларда заманга хас конфликтлар һәм геройлар эзли.
Укучы абайлагандыр, рецензияләнә торган китап кимчелекләрдән һәм бәхәсле моментлардан азат түгел. Аларның кайберләре хакында инде сүз булды. Тагын берничәне өстик.
60—70 нче еллар прозасы турында сөйләгәндә. Ф. Мусин әдәбиятыбызның әһәмиятле ике жанрын — хикәя һәм очеркларны бөтенләй игътибардан читтә калдыра. Хәлбуки, зур күләмле булмаган бу жанрлар да прозаның үсеш тенденцияләрен билгеләүдә актив катнашалар.
Аннары автор теге яки бу әдәби күренешкә, фактка, әсәргә бәя биргәндә татар әдәбият белгечләренең һәм тәнкыйтьчеләренең хезмәтләрен бик аз файдаланган. Хәлбуки, безнең проза өлкәсендә эшләүче белгечләребез аз түгел, аларның кызыклы күзәтүләре, гомумиләштерүләре бар. Әйтик, тарихи проза хакында сүз алып барганда X. Хәйри, бүгенге проза турында фикер йөрткәндә Р. Мостафин, Ф Миңнуллин хезмәтләрен файдаланырга бик мөмкин иде. Ул чагында бөтенсоюз укучысы әдәби тәнкыйтебезнең торышы турында да өлешчә мәгълүмат алган булыр иде.
Хезмәттә бик күп исемнәр һәм әдәби әсәрләр саналган. Монда һәммәсен дә колачларга омтылу теләге үзен нык сиздерә. Безнеңчә, аларның санын киметә төшеп прозабыз үсешенең төп тенденцияләрен гәүдәләндерүче әсәрләргә күбрәк игътибар бирелгән булса, отышлырак чыгар иде.
Әмма йомгак урынына шуны әйтәсе килә: әдәбият фәне өлкәсендә иң актив һәм нәтиҗәле эшләп килүче галимнәрнең берсе булган Ф. Мусин соңгы еллардагы прозабыз турында бөтенсоюз укучысы каршында йөз кызартмаслык җитди хезмәт иҗат иткән, әдәбиятыбызның бик әһәмиятле тармагын тулы бер процесс итеп ко-лачлый алган. Инде туган әдәбиятыбызның бүтән төрләренә һәм жанрларына багышланган яңа китапларны да күрергә насыйп булсын.