Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЙЛӘНҮ


өн урталары, һава тын, эссе. Күк йөзендә ник бер болыт кисәге күренсен: көн аяз, кояш нәкъ баш түбәсендә туктап тора сыман. Сулыш алырлык та түгел, бөркү һава. Я алла, талгын гына жил исеп куйгаласа бит, әлсерәгән тәннәргә нинди рәхәт булыр иде!
Мондый көндә ышыкта ятуың хәерле. Зур. иркен ак тирмәдә утыруы тагын да рәхәтрәк. Әз генә җил йөрсен дип ишек белән төннек өстендәге киезләрне кайтарып та куйсаң, һава бөркүлеген бөтенләй дә сизмисең.
Байбосын Хаҗи авылы әле шушы көннәрдә генә бу жәйләүгә күчеп утырды. Биредә көтүлекләр иркен, тугайларда үлән мул, су күп. Еракта күкшелләнеп утырган биек таулардан башланган елгачык бу тирәгә килә-килә киңәя, зурая, акрыная. Талгын сулы елга ярына сибелеп утырган ак тирмәләр, анда-санда күккә күтәрелгән сыек төтен күңелләрне җилкетеп, үзенә тартып тора сыман.
Әйе, Хаҗи бай авылы, башка ырудашларыннан аерылып, читләшебрәк, бу тирәнен иң бай, иң яхшы җәйләвенә килеп утырган иде. Каяка- I рама — байның ишле малы, көтүләре булыр. Текә ярлы елга артындагы сөзәк калкулыкларга күтәрелү белән Хаҗи авылының ун тирмәсе күренер. Аларның бишесе зур, ак тирмәләр: берсе Байбосын Хажинын үзенеке, икесендә аерым чыккан ике улы. Ә дүртенчесендә, матурлап, ♦ бизәкләп сугылган яңа киезле биш канатлысында, байның кызы Авыл — туй көтә. Бай кызы — туй кәләше. Ә бер читтәрәк шундый ук зур йортны буласы кияүгә дип куйганнар. Ә инде бер-беренә сыешыбрак утырган ике-өч кенә канатлы кечерәк тирмәләр — байның ярлырак кардәшләре белән Ялчыларыныкы булыр.
Киез өйләрдән ике йөз адымнар читтәрәк ат бәйләр өчен баганалар утыртылган. Тик әлегә ат заты анда күренми, бәйдә берничә колын гына Дәү атлар су буенда. Төркем-төркем өерелешкәннәр дә елга ^ченә үк кереп басканнар. Ни чыдам ат хайваны да түзми шул бу эссегә. Хәер, атларга кешеләргә караганда да авыррак: кигәвен дә интектерә аларны. Ул бызылдыклардан һич ничек котыла алмый малкайлар. Атларның бер ише суга сырттан ук кереп баскан Шулай да тынгылык юк мескенгә. Теге бәйләнчек затларны әле пошкырып, әле баш чайкап, сырт буена койрык белән шап-шоп суккалап куркытырга туры килә.
Сыерларга исә атлардан да яманрак эләгә. Сыер малы үзе дә түзем- сезрәк шул, эссене дә, суыкны да алар авыр кичерәләр. Кигәвен аларның җан дошманы, тәмам шаштыра ул аларны. Кигәвеннең быз-быз итеп килүен ерактан ишетеп алу белән сыерлар нишләргә белми котырына башлыйлар, шуннан бер түземсезрәге койрык чәнчеп я авылга, я суга таба чабарга тотына. Башкалары аңа иярә.
Бүген дә, эсседән һәм кигәвеннән котылырга теләп, атлар да, сыерлар да суга кереп баскан, тын гына торалар иде.
Ә авылда исә, киресенчә, көтелмәгән бер җанлылык сизелә. Шулай булмый ни, кичә кич бит бирегә кияү үзе килеп төште. Яучы һәм якыннары белән килде кияү. Шуңа күрә тышта никадәр генә эссе булмасын, җәйләү халкы иртәдән үк аяк өстендә. Яшь-җилкенчәкнең, аеруча яшь килен белән яшь кызларның йөзе шат, күңелләре хуш күренә. Кияү чатырының киез ишеге бер дә төшеп тормый: берсе керсә, икенчеләре чыга. Байбосын авылыннан гына түгел, якын һәм ерак авыллардан килә кешеләр кияү белән танышырга дип. Иртәдән бирле килгән-киткән- нең сөйләшкән, көлешкән авазыннан җәйләү тынмый. Олысы-яше, кызы- килене кияүне хөрмәтләп сүз әйтә, туйны котлый.
Байның киеиеп-ясанып алган үз киленнәре дә, аларга булышчы кыз' лар да кияү тирмәсе тирәсендә. Туктаусыз кереп-чыгып йөриләр, кадерле кунакларны сыйлыйлар. Тик әлегә кияүнең үзенең дә, кияү егетләренең дә җәйләүдә күренгәннәре юк: яна кымыз, уен-көлке, шаян сүз белән юанып өйдә утыралар. Инде ничә табак кымыз чыгарылганын да хәтерләүче юк. Савытлар бушый тора, кымыз өстәлә бара, телләр языла төшә, сүз-бәхәсләр куера бара. Егетләрнең кызураклары инде әңгәмәдәш эзләп табынның бер очыннан икенче очына җиткәннәр. Менә берәү кулына домбра алып кылларын чиртә башлады, аннары салмак кына итеп нечкә, йомшак тавышы белән көй сузып, җырлап җибәрде. Тирә-якка мәгълүм җырчы Матай тавышы иде бу. Аны әйтер сүзеңне онытып, онытылып тыңламый мөмкин түгел!
Бу күңелле шау-шуга бары тик олылар гына катнашмыйлар Кияү янында булу аларга килешми. Алар авыл кырыенда, су буенда сөйләшеп, хатирәләргә бирелеп утыралар. Бик күбесенең үз-үзен бик дәрәҗәле, эре тотарга тырышуыннан ук боларның бик мөхтәрәм кунак икәннәре чамалана. Аларның Хаҗи бай белән кияүгә хөрмәт йөзеннән генә килгәнлекләрен дә бик белгертәселәре килә. Кияү дә бит бик мөхтәрәм кеше, шушындый ук бай авыл кешесе. Быелгы сайлауларда аның «шир
МОХТАР ӘҮЭЗОВ ф ӨПЛӘҢҮ
кәте» җиңеп чыкты, аның үзен «башкарма» иттеләр. Дөрес, болай карап торышка аның башкалардан бер аермасы да юк: ни батырлык, ни берәр төрле осталык белән алдырмаган. Булган даны да ата даны гына. Әйтәләр бит: «Авызы чалыш булса да, бай баласы һәр чак туры, хак сөйли», — дип.
Кияү бүген, булган бу дан-дәрәжәләрем генә җитмәсә дигән кебек, үзе белән Усман түрәне дә алып килгән. Ә инде сайлау «йоласын» белгән һәркем Усман түрәнең Касыймны «башкарма» итүдәге өлешен аңлый иде. Гап-гади бер мөгаллим генә булса да, Усман түрәнең инде бу дүртенче өяз башлыгын күтәрүе иде. Әнә бит шуңа күрә Касыйм да аның алдында ничек кенә яхшы атлы булырга белми, җаена туры килсә дә, килмәсә дә, һаман мактарга гына тора. «Усман түрәдән дә галим кеше юк бездә» дип җибәрә. Касыйм «башкарма» үзе дә остазыннан күп нәрсәне отып калмакчы. Аңа бигрәк тә остаз түрәнең үз-үзен кешеләр белән тотышы ошый. Үзен Усман шикелле үк дәрәҗәдә тоткан бер генә бай түрәне дә әле аның күргәне булмады. Менә ичмасам түрә! Әлбәттә, Усманның кияү егете булып килүе туйны бермә-бер күтәрәчәк иде. Шул өмет белән чакырды да инде Касыйм аны үзе белән.
Дөрес, Усман түрәнең бер кимчелеге дә бар, ул дала тормышын белеп бетерми. Әмма «казакъ халкына булган мәхәббәтен» истә тотып, ул Касыйм тәкъдимен кире какмады.
Яна өяз башлыгы шулай ук изге теләк белән йөри, аның тукаллы, ягъни икенче хатынлы буласы килә иде. Ашына күрә табагы дигәндәй, бу хәлендә аңа Байбосын Хаҗи кызыннан да ким кәләш килешми иде. Шуңа күрә ул аны башта яучылады, ата-анасының ризалыгын алды. Инде үзе килде.
Касыймга хәзер кырык яшь чамасы. Чәчәк авыруы кайчандыр аның бераз битен бозган, шадралаткан иде. Ә болай ул үзе таза гына гәүдәле, дәүрәк башлы ир затыннан. Сыек кына сакалы да бар. Сүзгә артык осталыгы булмаса да, үзен, кирәк чагында, шактый тапкыр кеше дип белә. Әнә бит әле шул тапкырлыгы аркасында ул Усман түрәне тапты... Әйе, Усман түрәне ул нәрсәсе белән алдыргандыр инде. Бәлки остазы әйткән һәр сүзне дөньяның биек ачышы итеп кабул итүе аларны шулай якынайткандыр.
Берникадәр вакыт утырганнан соң Усман түрә йөреп кермәкче булды. Аңа үзенең «адъютанты» һәм башкалар иярделәр. Әмма һава бик бөркү иде. Усман тиз әлсерәде. Ләкин тирмәгә шундук кире кайтып керүне хуп күрмәде. Башкалар ни әйтер, ни уйлар? Әле бит аның авыл белән танышасы бар. йорттан йортка йөреп киттеләр. Күшәп яткан сарык очраса да, чәбәләп чапкан сыер күренсә дә, бик озаклап, ниндидер мәгънә эзләгән кебек итеп карап тордылар. Түрә бәйләүдәге колыннарны күреп бөтенләй гаҗәпләнгән итте: «Бу бичаралар ничек түзә эссегә... Бигрәк каты бәгырьле инде безнең казакъ халкы!» — диде.
Урам уртасындагы учак өстендә эремчек кайнатучы карчыкка юлыгу зур вакыйга булды.
— Сез ни кыласыз, гой, кәмпер? — диде түрә, тукталып. Аннары җентекләп бу эшнең ничек башкарылуын сораштырырга кереште. Түрәне озатып килүче егетләр астан гына елмаешып-көлешеп торсалар да, ара-тирә түрәнең сүзен җүпләп: «Эремчек-кортсыз булмый инде ул безнең казакъ тормышында»,—диешкәләделәр. Әй, Усман, Усман! Әнисенең дә шулай кайнатуларын, аптыратма дип ара-тирә үзен казан тирәсеннән аш чүмече белән кууларын оныткан да лабаса.
Шулай туктала-туктала җәйләүне бер әйләнеп чыккач кына кияү янына кайттылар. Касыйм Усманны көткән икән Шундук бер читкәрәк чакырып: «Сөйләшәсе сүз бар»,— диде. Җиләс һавалы тирмә эченнән чыгасы килми иде. Мәгәр, аулак эзләп, тагын дала карап киттеләр. Авылдан илле-алтмыш адым ераклашкач, чирәмгә утырыштылар. Ка-
сыйм күтәрелеп карамый, киресенчә, дәү бүреген каш өстенәрәк тартып, башын тагын да ия төшеп сүз башлады
— Түрә! Миңа бик күнелсез хәбәр ишеттерделәр әле Бер дә күңел- ф гә ятмый торган сүз. Нишләргә? Үзегезгә мәгълүм, мин Байбосын Ха- > жнның кызын алдан яучыладым. Ата-анасы миңа ризалык бирде. Ка- = лымнын да байтак өлеше — аяк малы — аларда инде. Хәзер аптыраган. ата-анага бу хакта белгертүче булгандырмы, юкмы, кызлары мина ® кияүгә чыгудан баш тарта, имеш. «Заманалар башка хәзер, без ирекле, ф ул миңа өмет итмәсен. Хатыны, гаиләсе бар, үзе миннән карт»,— дип а әйтә ди. Тутасына тагын әйтеп чыгарган: «Әйткәннәремә генә күнмәсә, ° бу хакта Усман түрәгә җиткерермен, закон нигезендә яклау табар- „ мын», — дигән.
Моңа син ни әйтәсең? Ни киңәш бирәсең? Без бит инде ярәшкән ° дип кичәдә, бүген дә үзен аулакка чакырып карадым. «Бармыйм»нан < башка җавап ишетмәдем. Инде килешенгән, малы түләнгән, тунга дип ” җыелып килгәнбез Шул исәптән сезне дә бик мәшәкатьләдем — кала- © дан китерттем Туйны күтәрерсез дип хыялланган идем. Инде бар ышанычым Сездә. Сез бит . болай мәсхәрә булырга ирек бирмәссез. Үзе дә бит Сезгә зарланырга, Сезгә ышыкланырга уйлаган Сез генә аны үгетли алачаксыз. Зинһар, ахмаклык эшләмәсен. Үгетләгез, тыңлар ул Сезне!
Усман түрә бер ара тирән уйга чумган сыман башын иеп утырды. Аннары:
— Ярый, мин аның белән сөйләшермен. Замана башка булса да, кыз кешегә әдәп саклау кирәк. Казакъның ата-бабадан килгән йоласына кул селтәргә ярамас! — диде.
— Дөресен әйтәсең, түрә,— дип, аның сүзләренә сөенүен белдерде кияү. — Ул ирек дигән законда ярәшкән кыз кияүдән баш тартырга хаклы диелмәгәндер бит. һич тә алай булырга тиеш түгел!
Усман эшне озакка сузарга ниятләми иде. Турыдан кәләш тирмәсенә юл тотты. Кызны әле ул күрмәгән иде, күңелендә аның белән кызык сыну уянды. Кызның өе кияү чатырыннан ерак түгел. Кыз тирмәсе ишеге төбендә тукталып тиз генә өс-кнемен каккалап, чәчен тарап алды да, килгәнен белгертү өчен тамак кырып алгач, эчкә үтте. Кыз түшәк ләр өеме янында, машина белән нидер тегеп утыра иде. Янында башка һичкем күренмәде. Җәмиләнең бөтен яктан да килгән матур кыз икәнен аңлау өчен ике карап торасы түгел иде. Кара чәч үремнәре өстендә затлы чиккән калфак. Пөзе ап-ак, ачык Бит алмалары чак кына алсуланып торалар, уртада сөйкемле, туры борын. Кара бәрхет камзул белән озын ак күлмәк сыи-буена сарылып, килешеп кенә тора.
Башта Усман, дустының кәләшен күрү белән бераз каушап, апты pan калды. Хәтта кыз алдында нинди дә булса яхшылык эшлисе килеп китте. Үз кадерен белеп кенә кунак урынына \тте, Җәмилә белән танышып күреште. Кыз да шундый ук осталык, тыйнаклык белән аңа җавап бирде, күз оирпеп кенә бер карап алды.
Усман, берникадәр вакыт төрле юк-бар, шаян сүз белән мавыкканнан сон, мәсьәләнең асылын, Касыймның рәнҗүе хакында сөйли башлады. Җәмилә бу үзгәрешкә гаҗәпсенгән төсле итеп ана текәлеп карап тора иде.
— Әти-әннегез инде сезне ярәшкән. Кияү буласы кеше ихтирамга лаек, бик зур начальник. Уйлап, барын да чамалап әйттегезме икән апа бармыйм дип белдергәндә? Ялгышмадыгызмы икән? Бәлки һич тә алай итәсе түгелдер, — дип үгетләр! ә тырышты Усман. Дөрес, Җәмилә гә боларны әйтү ана җиңел булмады. Җәмилә исә бер дә каушап та калмады, бүлдермәде дә Усман түрә бутала-бутала сүзен төгәлләгәч, күзенә туп-туры карап әйтте:
fl «К У • М 12
129
— Боларны сез чын күңелдән сөйлисез дип ышануы кыен. Сез кияүнең кунагы, шуңа аның сүзен сүз итмәкче буласыз.
Усман ни дияргә дә белми аптырап калды. Үзен ике ут арасында кебек тойды. Шулай да ягымлы елмаеп дәвам итте:
— Бәлки сез дә хаклыдырсыз. Әмма мин үз сүзләремә әле туры җавап алмадым. Ни дип әйтергә кияүгә?—диде.
— Бу тәкъдим белән башка берәү килсә, мин бер дә аптырамас идем. Сез боларны әйтеп карагач, мин ни дим? Без бит сезне бу мәсьәләдә хатын-кызны яклаучы дип, таянычыбыз дип белә идек. Хатын-кыз ирке хакында сездән күпме ишеткән идек. Инде бүген димче булу сезгә килешерме? Мин белмим...
— Ул кадәр үк рәнҗетмәгез мине, Җәмилә. Димче, имеш. Арадашчы... Юк.
Җәмилә күз карашы белән генә елмаеп куйды.
— Рәхмәт бу сүзегезгә. Мин бит сезгә таяныч итеп... олы ышаныч багладым, югыйсә. Аңларсыз хәлемне дип уйладым. Сез бит зур кеше, түрә. Үзегез шундый яшь икәнсез... Сез дә аңламагач...
Усманның каршы әйтер сүзе калмаган иде. Бу юлы ул үзен җиңелгәнгә санады. Кызның кыюлыгы, тапкыр сүзләре аңа ошады. Ә инде кызның аны үз тиңедәй күреп «сез шундый яшь, сез дә аңламагач» дип бетерүе бөтенләй фикерен чуалтып җибәрде. Әһ, ул караш, ул күзләр! һәрьяклап уңган, сөйкемле икәнсең, Җәмилә! Акыл дисәң дә, төс-бит дисәң дә бар үзеңдә. Нишләп әле ул шуны күрми утыра?
Каладагыча киенгән, ыспай, «галим» егет Җәмиләнең күңеленә дә хуш килгән, кыз күңелен дә кузгаткан иде шул. Алар бер ара сүзсез генә бер-беренә карашып утырдылар. Күз карашлары күңел түрендәген әйтеп салды. Кияү Касыйм кайгысы онытылды.
Ә бу вакыт «кияү» үз тирмәсендә ут йотып, түрәнең үз язмышын хәл итүен көтеп утыра иде.
Усман белән кыз күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттеләр. Торган саен Җәмилә түрәгә ошый төште. Торган саен Усман түрә тәвәккәл- ләнә барды. Хатын-кыз алдында югалып калучылардан түгел иде шул ул! Сүз иярә сүз чыгып, күңел түрендәген әйтер җае да табылды. Кыз да моны күптән көтә иде. Ул: -
— Тик без мәңгегә, мәңгегә бергә булырга сүз куешсак кына... — диде.
Усман аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде, биленнән кочып тотып, суырып үбеп тә алды. Җәмилә каушап калды. Ялт итеп ишек ягына карап алды. «Килеп керсәләр», — дип пышылдады.
Ике сөйгән ярга тагын ни калды — ничек кавышу хакында уйлашасы, «туй» мәсьәләсен хәл итәсе бар иде. Ашыкмаска, алдан беркемгә берни сиздерми эш итәргә уйлаштылар. Башта Касыйм «кияүне» ризалык бирми кайтарып җибәрергә кирәк. Шуннан соң Усман түрә, ерак каласына кайтышлый, Җәмилә артыннан керәчәк тә үзе белән алып китәчәк. Шулай килештеләр, тагын бер кат кочаклашып үбештеләр дә аерылыштылар.
Кияү тирмәсенә кайткач, Усман түрә, әлбәттә, кыз белән үзенең вәгъдәләшүен .әйтеп тормады. Җәмиләне төрлечә үгетләп каравын, шулай да берничек тә күндерә алмавын аңлатты. Бик тискәре кыз икән дигән булды. «Инде миннән дә бу эш барып чыкмагач, кемнең дә булса Җәмиләне ризалаштыра алырына өметем өзелде», дип бетерде ул сүзен.
Касыйм мона ышанды да, ышанмады да. Ничек инде ул алай, ата- ана ризалыгы белән ярәшкән кыз аңа кияүгә чыгудан баш тарта алсын, ди. Кияү һаман шул хакта уйланды.
Ул арада авыл буйлап Байбосын Хаҗи кызының «башкарма» Касыймга кияүгә чыгудан баш тартуы турындагы хәбәр таралып өлгерде.
Ерактан урап, бу хәбәр ата-ана колагына да барып иреште. Ай аллам, ата-анага моның хурлыгы ни тора! Кеше күзенә хәзер алар ничек күренер, килгән кунак, туган-тумача ни дип әйтер? Алар күбрәк шул хакта борчылды. Шулай да заманалар башка, күрәләтә үз кызыңны көчләп кияүгә бирә торган чак түгел.
Иртәгә билгеләнгән туй таралды. Авылда моңсу бер тынлык урнашкан кебек булды: яшьләр, туйга дип төрле тарафтан килгән егетләр-* кызлар, шыпырт кына таралыша башлады. Җәмиләне төрлечә үгетләүләр дәвам итте. Кардәш-ыру да, кунаклар да сүз катып карадылар. Җәмиләдән «юк», «бармыйм»нан башка сүз ала алмадылар. Ярәшкән кияүгә: «Бераз көтәргә туры килер инде. Кызыбыз никтер киреләнә. Күнелегезгә авырга алмагыз. Ике атнадан соң хәбәрләшербез.. Күнәр, ата-ана сүзенә дә күнмәсә»,—дип белдерергә мәҗбүр булдылар.
Касыйм «кияү» белән кияү егетләре шул төнне үк үз авылларына таралыштылар.
Бу вакыйгалардан соң тагын биш көн үтеп китте. Көннәр шулай ук эссе, аяз тора иде. Эсседән әлсерәгән авыл халкы йокыга талу белән Байбосын Хаҗи җәйләвенә яхшы атлар җигелгән зур тарантас килеп туктады. Алдан вәгъдәләшкән буенча Усман түрәнең Җәмилә артыннан дип килүе иде бу.
Түрә үз теләгенә ирешү өчен хәйләне нык корган иде. Башта ул Касыйм белән бергә китте. Биш көн буе «кияү» авылында «кияү»нең кайгысын уртаклашып, аны юаткан булып йөрде. Түрә болай астыртын эш йөртә дип кемнең башына килсен!
Тарантас авылдан бер читкәрәк килеп тукталгач та, җәйләүдә ике шәүлә күренде. Дөрес, бу минутлар түземсезләнеп көткән Усманга сәгатьләр булып тоелды. Өстә, биектә аерым-аерым йолдызлар җемелдәшә, кайдадыр терлек-хайваннар кыймылдап куйгалыйлар, ә тирмәләр ягыннан бернинди дә тавыш килми иде. Әллә... Әллә.
Берәр сәгать чамасы шулай газап чиккәннән соң, колакка чак кына чулпы чылтыраганы ишетелеп кцткән сымак булды. Җиргә иелебрәк карагач, ике шәүлә күренеп калды. Менә бераздан алар якын ук килеп җиттеләр. Үзара әкрен генә сөйләшүләре дә ишетелә хәзер. Хатын-кыз тавышы Менә берсенең өстендәге ак күлмәге ялтырап күренеп калды. Җәмилә!
Усман канатланып аңа каршы йөгерде. Куллар-кулга тотыныштылар. Җәмилә, кеше-кара күзенә чалынмас өчен дип, .башына кара чапан бөркәнгән икән. Чапанны озата килүчегә салып бирде. Тиз генә саубуллашты да кузгалып та киттеләр. Ашыгырга кирәк иде. Шәһәргә кадәр йөз чакрым кайтасы бар. Таң атыр, авыл халкы уянып кәләшнең юкка чыгуын чамалар Якын-тирә авылларга чапкыннар чаптырырлар. Ул чакны инде бәхетле Җәмилә белән бәхетле Усман ерак калада булырлар.
Байбосын Хаҗи җәйләвендәге тәшвиш шул кичне үк Касыйм «кияү» авылына да барып җитте. Хаҗи байныкылар башта ни дип уйларга да белми аптырашта калдылар. Төш вакытлары авышкач та, Җәмилә табылмагач, кызның кемгәдер «ябышып» китүен абайладылар Тик кемгә? Кем ияртеп киткән аны — бу кадәресен әле тагын бер көн белми аптырашта тордылар
Баксаң, бу — галим түрә эше икән.
1923 ел.
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН тәржемже.