МАТУРЛЫК, МӘХӘББӘТ ҺӘМ МӘГЪРИФӘТ ҖЫРЧЫСЫ
атар поэзиясенең күп гасырлы тарихында шигъриятме зур яңалык алып килгән, заманының алдынгы идеяләре белән янып, иҗатында шуларны кыю рәвештә, новаторларча күтәреп чыккан каләм ияләре байтак. Шулар арасында шагыйрь Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалыйның да (1797—1860) кабатланмас һәм мактаулы урыны бар.
XIX йезнең беренче яртысында яшәгән шагыйрь шигъри талантының кече, поэзиясенең яңалыгы һәм камил гүзәллеге, теленең сафлыгы һәм халыкчанлыгы, уй-хис- ләренең тирәнлеге һәм бәйсезлеге, сурәтләү чараларының байлыгы һәм күпкырлылыгы ягыннан ул чор поэзиясендә тирән эз калдыручы, яңалыкка юл ачучы буларак күз алдына килеп баса. Г. Кандалый татар халкының рухи доньясы тирән үзгәрешләр кичергән, милли иҗтимагый фикернең яңа этапка күчеш ясый башлаган, искелек белән яңалык арасында барган мәңгелек көрәш аеруча кискенләшә төшкән катлаулы чорда яши һәм иҗат итә. Кандалый, яңа лирик герой тудырып, аның кичерешләре аша чорның, реаль тормыш картиналарын тасвирлый, крестьян массаларының, аеруча татар хатын-кызларының авыр тормыш шартларын реалистик дөреслек белән сурәтли.) Объектив каршылыклардан азат булма^а да. шагыйрь күпчелек әсәрләрендә дөньяв J фикер йөртә, рационализм идеяләрен алга сөрә, акыл һәм хис гармониясенә дан җырлый, кешенең табигать тарафыннан азат һәм гүзәл яратылышына нык ышана, аның чын бәхетне бу дөньяда табарга хаклы булуын раслый. Менә ни өчен Кандалый шигырьләренә беренчеләрдән булып татар мәгърифәтчеләре мөрәҗәгать итәләр. Билгеле булганча, шагыйрьнең берничә әсәрен бөек мәгърифәтче Каюм На- сыйри (1825—1902), заман поэзиясенең җитлеккән җимешләреннән санап, аларнын саф татар толендә һәм оста язылганлыгына искәрмә ясап, үзенең «Фәяакиһелҗөласә» (1884) китабында бастырып чыгара. Асылда Кандалый иҗаты мәгърифәтчеләрнең төп концепцияләренә җавап бирә. Күптән түгел табылган «Ибраһим Әдһәм кыйссалары* 1 һәм башка әсәрләр шагыйрь иҗатының эзләнүләргә, тирән уйлануларга бай булуын, мәхәббәт шигырьләреннән генә тормавын раслыйлар. Мәсәлән, Ибраһим Әдһәм белән булган гаҗәп хәлләр турында сөйләп, автор чордашларын борчыган конкрет сорауларга җавап бирергә ниятләнә. Әсәрнең төп герое борынгы Бәлх патшасы Ибраһим, солтанлыгын ташлап, дәрвиш киемнәре кия һәм дөнья гизәргә чыгып китә. Ул тормышның асыл мәгънәсен табарга ниятләнә. Шул изге миссиясендә аңа төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. - Беренче кыйссада ук Кандалый Ибраһимны бейсеэ, баш имәүчон, гадел шәхес итеп сурәтли. Ач булуына карамастан, ул патша биргән пылаудан баш тарта Аиың өчен иң кыйммәтле нәрсә — шәхси азатлыгы. Ә менә патшага бик тырышып хезмәт итүче шәһәр сакчысы соңгы чикте бу тугрылыгы ечен остасы тарафыннан кыйнала. гына (җиденче кыйсса). «Патшаларга якын булу — җанга бәла, була күрме моның белән син мебталә*.— ди шагыйрь Авторны исәп- хисапка корылган дөнья белән изге ниятләр арасындагы тирән каршылык борчый, ул халык массасы һәм аның юлбашчысы кебек проблемаларнь^ да чишәргә омтылыш
Т
ясап карый... Кыскасы, Г. Кандалый бу әсәре белән үзен катлаулы фәлсәфи дастан язарга сәләтле шагыйрь итеп таныта.
Алдагы иҗатын ул мәхәббәт поэмалары язуга багышлый. Әмма «Сәхибҗамал», «Фәрхисорур», «Бәдыйга», «Бәгыйдә», «Фатыйма», <(Кара кол тик» кебек лоэма-ши- гырьләрендә ул интим хисләр җырчысы гына түгел, замандашларын борчыган мөһим проблемаларны күтәреп чыгарга сәләтле, татар поэзиясен йөзе белән реаль чынбарлыкка таба боручы шагыйрь булып күз алдына баса.
Тулаем алганда, Г. Кандалый иҗаты тарихи оптимизм белән сугарылган. Шәхесне күтәреп күрсәтү, аның гүзәллегенә, акылына дан җырлау, гомумән, мәгърифәтчеләргә хас. Еш кына бу өндәмәләр иҗтимагый -активлыкка чакыру булып яңгырыйлар. Кызганычка каршы, Кандалый яңа хәрәкәтнең яралып кына килгән дәверендә иҗат итте, ә бу аның иҗтимагый активлыгын бермә-бер киметүгә китерде. Аның уйлавынча, сөюсез — йөрәк үле, тормыш мәгънәсез һәм бәхетсез. Әмма мәхәббәт тә көткән бәхет гармониясен бирми. Чөнки чын мәхәббәт кешенең иҗтимагый интереслары тулылыгыннан туарга тиеш. В. Г. Белинский билгеләп үткәнчә, «Утны сүндермәү өчен май кирәк булган кебек,, мәхәббәт өчен дә акыллы эчтәлек, мәгънә кирәк»^ Кандалый яшәгән чор, мохит шәхеснең гармоник үсешенә, иҗтимагый эшчәнлегенә мөмкинлек бирү түгел, хәтта аның табигый башлангычларын да гарипли, яралгы хәлендә буа иде. Менә ни өчен Кандалый язмышы, аның шәхси тормыш фаҗигасе—җавапсыз мәхәббәт, иллюзияләр җимерелү трагедиясе генә түгел, ә конкрет-тарихи шартларда яшәргә мәҗбүр булган олы шәхес трагедиясе итеп каралырга тиеш.
Шагыйрь тормышны төрле яклап күзәтә. Бер якта —икейөзле, надан руханилар, комсыз байлар, икенче якта — «йөзе чытык, кашы түбән» крестьяннар, алар гомер буе эш белән җәфа чигәләр. Табигать тарафыннан гүзәл яратылган крестьян кызлары да «колның колы» булырга дучар ителгән. Аларның язмышы — шагыйрьнең игътибар үзәгендә. Ул үзенә тормыш иптәшен бай-түрәләр гаиләсеннән эзләми. Аның күңеленә эшләп үскән, төскә-буйга чибәр, уңган, тырыш, зирәк крестьян кызы якынрак. Ул аны үзенә каратырга, үзенеке итәргә тели. Бу Иият аны тар хиссият кысаларыннан җәмгыятьнең киң мәйданына алып чыга, тормышның реаль картинасына карашын юнәлтә. Еш кына лирик геройның эчкерсез мәхәббәте үзенең сафлыгы, куәте, кешелеклелеге белән сыйнфый изүгә корылган җәмгыятьтәге тәртипләргә капма-каршы куела.
Бу ягы белән Кандалыйның шактый әсәрләре бөек чордашы Некрасов шигырьләренә аваздаш яңгырыйлар.
От работы и черной, и трудной
Отцветешь, не успевши расцвесть. Погрузишься ты в сон непробудный. Будешь нянчить, работать и есть, —
дип яза рус шагыйре. Кандалыйның «Кара кол тик» шигыре, «Сәхибҗамал», «Фәрхи- сорур»дагы шигъри өзекләр бу юлларны тагын да тулыландыра төшә алырлар иде.
Кандалыйның лирик герое тормышка һәр вакыт актив мөнәсәбәттә тора, фикер йөртүендә ул үзен.дин өйрәтмәләреннән азат саный. Аның иҗатында, X. Госман билгеләп үткәнчә, «илаһи идея белән дөньяви идея бер-беренә кискен каршы куелган», һәм бу каршылык геройның сөйгәненә язган хатларында аеруча ачык чагыла. Кандалый герое, тулаем алганда, дин йогынтысыннан арынып җитә алмаган әле. Хәтта хисенең тирәнлеген, сөйгәненең күркәмлеген тасвирлау өчен дә ул дин атрибутларыннан файдалана. Тик шунысы гаҗәп: бу алым, киресенчә, авторның бу дөнья ин-тереслары белән янучы булуын гына раслый, сөйгәненең матурлыгы, аңа булган гыйшкының куәтен ачыграк күрсәтүгә ярдәм итә.
Бу сүзем чын: 'сөйләшәмен алдамый,
Тәмам оныттыра яздың алламый. Кон дә сагыш, төн дә сагышың тотып, Бинамазым, биниазым ут йотып.
Лирик, чын мәхәббәт көчен раслап, аның хакына динне ташлау мөмкинлеген дә читкә какмый:
Бу инәлгэннәреми таш та белерде, Урыс кызы, динен ташлап, килерде.
(«Фәрхисорур». 134 бит.)
Лирик герой, легендалардагы романтик каһарман кебек, сөйгәне хакына әллә нинди батырлыклар эшләргә әзер, дин күрсәтмәләренә сыймаган, мулла исеменә тап төшерердәй эшләр кылудан да баш тартмый ул:
Сәиең гыйшкың бәне аздырды юлдин.
Урлар идем сәне гел, килсә кулдин!
Еш кына лирик геройның ашкынулы хисләре дини акыл кысаларын да җимереп чыгалар:
Бу дөньяда кавыша алмасак. Утта янсын заманасы!
— ди ул.
Дин өйрәтмәләреннән читләшү, суфи шагыйрьләрнең аллага юнәлтелгән платоник хисенә табигый хис тантанасын каршы кую Кандалыйны гуманистик Көнчыгыш поэзиясенә, аеруча бөек якташы Кол Галигә якынайта. Шагыйрь поэзиягә романтик ашкыну, саф һәм куәтле мәхәббәт хисен кире кайтара.
Аның поэзиясендә бу хис, акыл культы, аң-белемне зурлау белән кавышып, үзенчәлекле мәгърифәтчелек романтикасын барлыкка китерә. Дин кешене алла колы дисә, Кандалый, киресенчә, гади җир кешесенә табына:
Күз-кашыңны мәсҗедә михрап идәм. Сурәтеңне козгедик мохап идәм. Аллаһ-әкбәр дип әгәр каксам колак. Сурәтең куңлемә уладыр кунак.
Татар кызын тиңсез биеклеккә күтәреп, аңа мәдхия җырлау турыдан-туры шәхес азатлыгы, хатын-кыз азатлыгы идеясенә барып тоташа.
Инде лирик геройның мәхәббәт объектына күз салыйк. Аны җир кызының тышкы гүзәллеге генә җәлеп итә микән!
Дәхи күрдем мөбәрәк буйларыңны...
Белә алмадым вә ләкин уйларыңны!
Менә бит ничек! Шагыйрь мәгъшукасының рухи дөньясы белән кызыксына. Бу үзе игътибарга лаеклы факт, чөнки ул чор поэзиясендә хатын-кыз рухи дөньяга ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле зат булудан бигрәк, гашыйк ирнең соклану объекты буларак кына тасвирлана иде.
Ә Кандалый идеалы — белемле, уңган, чибәр кыз.
Сылу булдым да. матур да. Сабак укуда батыр да.
Дәхи язарга язу да Гыйлемлекднн алып бәһрә,
— дип әйттерә ул сөйгәне Сәхибҗамалга.
Кандалыйны нык борчыган мәсьәләләрнең берсе — авыл халкының наданлыгы. Башка мәгърифәтчеләр кебек, ул да наданлыкның социаль күренеш булуын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмый әле. Ләкин «надан» сүзе шагыйрь телендә иң еш кабатлана торган һәм аның өчен кәшәдәге иң яман сыйфат «Кара мужик»ның әхлакСыз- лыгын, тәртнпсезлеген дә ул укымыйча? надан калуыннан күрә. Шул ук вакытта аңа уку өчен .һичнинди мөмкинлек булмасын да белә ул. Бер караңгыдан икенче караң гыга чаклы бил бөгүче авыл кешесенең рухи зәвыгы чикләнгән булуы чагыштырмача яхшырак шартларда яшәгән Габделҗәббар муллага аңлашыла. Гашыйк герой гади авыл кызын үзенә карату өчен, крестьян тормышының коточкыч авырлыгын һәм ка
раңгылыгын сурәтли. Кандалыйның каршылыклы шагыйрь булуы бу эпизодта бигрәк тә күзгә ачык ташлана. Бер яктан Габделҗәббар мулла мужик алдында үзенең өстенлеген күрсәтергә тели, икенче яктан шул ук «сасы мажиквның кызын яратып, кызганып, сыкранып, аның ямьсез киләчәген тасвир кыла:
Матур булсаң да, баргачдин наданга, Кералмассың гомер буена санга.
Ул халыкны яктылык, мәгърифәт юлына алып чыгучы затларны җәмгыятьнең иң белемле, культуралы катлавыннан эзли. Җир кызына да чын бәхетне, идеалының тормышка ашуын, Кандалый уйлавынча, фәкать ул үзе — белемле, әдәпле, иркә, игътибарлы авыл мулласы гына бирә ала.
Татар тормышында яңарыш орлыклары шыта гына башлаган заманда яшәгәи Кандалый өчен уңай герой, әлбәттә, халыкны тәрбия кылучы, итагатьле, белемле, гадел мулла була. Хәер, татарның беренче мәгърифәтчеләре үзләре нәкъ шушы катлаудан чыкканнар да бит. (К. Насыйри, Ш. Мөрҗани, Р. Фәхретдинов һ. б.)
Г. Кандалый гомере буе балалар укыткан, авылдашларына үгет-нәсихәт кылган. Иген игү, бакчачылык кебек крестьян эшләре дә аңа чит булмаган. Киң карашлы фикер иясе буларак, ул гарәп-фарсы, рус, мари, чуваш телләрен яхшы белгән. Күрше авылда яшәүче руслар белән тыгыз элемтәдә торган, аларның көтеп алынган кунагы булган.
Г. Кандалыйның халыкчан лирикасы, еш кына интимлыгын югалтып, гражданлык яңгырашы ала. Бу аны татар мәгърифәтчелек поэзиясенең башында торучы шагыйрьләрнең берсе итеп санарга хокук бирә. Шигырьләренең берсендә ул:
Балаларның балалары
Укытырлар һәм алары, Догачы булалар бары — Кирәк кыз да, кирәк ир дә. Бу галимнәр эше илә Болай ук кеше яши лә: Догалары сәңа килә. Үзең ятсаң да кабердә,
— дип яза.
Кандалый шигыренең әһәмияте оныкларының «догалы* булуын күрергә теләвендә түгел, ө хатын-кызларның-др ирләр белән бер дәрәҗәдә белем алачагына, галим кешенең, үзе кабердә ятса да, исеме һәм эше халык күңелендә сакланачагына, мәгънәле яшәешнең «галимлек кылу»га, ягъни туган халкыңа армый-талмый хезмәт итүгә бәйле булуына тирән ышаныч саклавында.
Кандалый үзенә чаклы һәм үзеннән соң иҗат иткән шагыйрьләрдән иң элек лирик шагыйрь булуы белән аерылып тора. Г. Утыз Имәни, М. Акмулла кебек шагыйрьләр әсәрләрен турыдан-туры киңрәк аудиториягә мөрәҗәгать итеп язганнар. Акмулла иҗатында без халык тормышына тирәнрәк үтеп керү, сыйнфый аңның ачыла баруын күрәбез. Кандалый аудиториясе, әлбәттә, таррак. Ләкин аның поэзиясендә мәгърифәтчеләр яклаган төп нәрсәне — кешенең табигыйлеген, хисләр сафлыгын зурлауны күреп була. Акыл һәм хис гармониясенә омтылу — Кандалый поэзиясенең көчле ягы. Әмма Кандалый матурлык һәм мәхәббәт җырчысы гына түгел, татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең куәтле дулкыны тудырган давыл кошы ул.
Шагыйрьнең мирасы, татар халкының рухи хәзинәсе буларак, безне һаман да үзенә җәлеп итә. без аның әсәрләрен укып сокланабыз, моңаябыз һәм көләбез. Чын сәнгать һәр вакыт шулай—күңелләргә эстетик ләззәт бирә.
РАФИС ӘХМӘТОВ, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре.