ХӨСНИ КӘРИМ
(1887—1965)
Хөсни Кәримнең әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге шул заманның билгеле мәдрәсәсе булган «Галиямдә башланып китә. Ул Галимҗан Ибраһимов, Шәһит Әхмәдиев һәм Фатих Сәйфи кебек әдәбиятта дан казанган әдипләр белән укый. Алар барысы бергә аралашып-дуслашып яшиләр.
Язучының бала чагы бик авыр шатларда уза. Унике яшендә авыл кулакларында ялчы булып йөри, бераз үсә төшкәч, Самара — Златоуст тимер юлына эшкә керә. Аннары инде уку, белем алу турында уйланган-хыялланган егет «Галия» мәдрәсәсенә юнәлә. Укыганда ярдәм итәр кешесе булмаганга, төрле җирдә төрле эшләр табып, үз тамагын үзе туйдыра.
1907 елны Стәрлетамакта X. Кәримнең «Шакир хәлфә дәресе» дигән ике актлы комедиясе басылып чыга. Ә тагын дүрт елдан Уфаның үзендә «Ак мәче» исемле хикәясе дөнья күрә.
Сабакташлары әсәрне хуплап, яратып каршы алалар һәм югары бәя бирәләр. Яшь егеткә бу көч бирә, ул дәртләнеп иҗат эшенә кереше.
Мәдрәсәдә уку дәверендә яшь әдип үзлегеннән русча өйрәнә, русча уку җаен эзли һәм тырыша торгач, Царицынның реаль училищесына керү бәхетенә ирешә. Аның күптәнге хыялы — укытучы булу — тормышка аша. Училищены тәмамлап, Астраханьның рус-татар мәктәбендә укыта башлый. Шул ук вакытта аның фельетоннары, кыю мәкаләләре һәм хикәяләре Астраханьда чыга торган «Идел» газетасында басыла торалар. Яшь мөгаллимнең бу эшчәнлеге, үткен теле патша властьларының тамагына сөяк булып утыра, — аны шәһәрдән күчеп китәргә мәҗбүр итәләр. Шуннан X. Кәрим Уфага кайта, ә аннан Бөре өязенең Богданово авыл китапханәсенә урнаша. Монда да яшь әдип тик ятмый, крестьяннар арасында агитация-пропаганда эше алып бара.
Бөек Октябрь аның алдында киң юллар, зур мөмкинлекләр ачып җибәрде. Революциянең беренче елларында ул Бөре өязенең мәгарңф бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1919 елны X. Кәрим партия сафларына кабул ^ителә. Шул ук елның башында ул дошман контрразведкасы кулына эләгә. Аклар аны атарга хөкем итәләр. Хөкем карары җиренә җиткерелгәнен көтеп, Хөсни Кәрим ярты ел чамасы төрмәдә ята. Төрмәдән аны кызыллар килеп коткара.
Хөсни Кәрим гражданнар сугышыннан соң, 1924 — 1926 елларда Казанның юридик курсларын тәмамлап, обллит җитәкчесе, Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының читтән торып уку бүлеге мөдире, радиокомитетның өдәби-музыкаль секторы мөдире булып эшли.
Үткән көрәш еллары әдипнең сәламәтлеген какшаткан була, ул 1938 елны каты авырып китә. Шуңа да карамастан, иҗат эшен ташламый, күп санда хикәяләр, истәлекләр яза.
Үзенең иҗат дәверендә Хөсни Кәрим ике йөз илледән артык хикәя, очерк, шигырь һәм поэмалар язды. Аның тугыз китабы дөнья күрде. Ул 1945 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.