Шигърият
Казан
Таш йортлар, кадими урамнар... Ни уйлап шаулый бу юкәләр? Тарихны тетрәткән туфаннар Саташып чәчләрне сүтәләр.
Мәчетләр, чиркәүләр янәшә, Көрәштән бер арып тынганнар. Чал чәчен туздырган кем дәшә? — Кремль тавында кылганнар... Язмышлар чаты син, шәһәрем, Иделнең саф, йомшак җилләре Болагың буенда гүя мин Күрәмен Тукайның килгәнен. Йөрәккә биредә, һай, рәхәт! Матур да Кабанның буйлары! Таң алды. Яр буйлап каршыма Яшь Ленин килә күк уйланып. Яратам чәчәкле бакчаның Яз хушын җилләргә биргәнен, Яшь гүзәл кызларның каршыма Ваемсыз елмаеп килгәнен.
Ах, ничек гашыйкмын сиңа мин! Синсез юк минем бу тормышым, Шатлыгым-хәсрәтем, шәһәрем, Казаным — язмышым, сулышым.