Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДЕЛҖАББАР КАНДАЛЫЙ МИРАСЫН БАРЛАУ ЮЛЫНДА

Г
абделҗәббар Кандалыйның тормыш һәм иҗат юлы мине күптәннән җәлеп итеп килә. Әни ягыннан ерак бабам булуы да Кандалый белән кызыксынуны тагын арттыра төште. Кечкенә чагымнан мин Габделҗаббар бабай турында әллә нихәтле истәлекләр, легендалар тыңлап үстем. Аның шигырьләрен минем әни генә түгел, башка кардәшләрем, авылдашларым да яттан беләләр иде. Кызганычка каршы, мин аларны үз вакытында кәгазьгә төшерә алмадым, күп нәрсә онытылган, истән чыккан. Шулай да Кандалый шигырьләрен җыю нияте миндә яшәп килде һәм, ниһаять, олыгаймыш көнемдә мин бу теләгемне өлешчә тормышка ашырдым кебек.
Мине иң борчыганы — Кандалый мирасының саклану-сакланмау мәсьәләсе иде. Шагыйрь үлеменә аз дигәндә 100 ел гомер узып киткән, аның чордашлары, аны күреп калган картлар да инде күптән дөнья куйганнар. Шулай да Кандалый яшәгән тирәдә. туганнары, кардәшләре, авылдашлары арасында аның аерым әсәрләре, шигырьләреннән өзекләр яки кулъязмалар сакланып калгандыр әле? Бәлки алар төпченеп эзләнүне генә көтеп яталардыр?
Г. Кандалый яшәгән Иртуган авылын татарлар элек-электән Иске Кандал дип йөрткәннәр, ә минем туып-үскән авылым Кызылсу (Тат. Урайкино) Иске Кандалдан 9—10 чакрым гына. Урайкино авылын Кандалый үзе дә шигырендә искә ала.
Ишан сагышын сагышлап.
Ишан рухына багышлап. Ашап-эчеп, күңел хушлап. Гулять иттем Урайкинда!
Дөрес, биредә шагыйрь күрше рус Урайкино авылын истә тоткан булса кирәк, ләкин ул безнең авылда да еш булгалаган. Туган авылымда мин озак еллар укыттым, анда миңа күпләр хәзер дә таныш, чордашларым, олы яшьтәге укытучылар белән әле дә хат алышып торам. Шуңа күрә Кандалый мирасын нәкъ менә Кызылсу авылыннан эзли башлавым очраклы түгел иде.
Мин өч айга сузылган сәяхәттә булдым. Йөрүемнән туган иң олы тәэсир шул: татар халкы Кандалый исемен олылап, ихтирам белән искә төшерә, хәтерендә саклый, аның шигырьләрен яратып укый. Бу әсәрләр картларга да, яшьләргә дә эстетик тәэсир көчен һич югалтмаганнар. Шунысы хак: шагыйрь әсәрләре әле дә булса табыла торалар, халык аларны саклый, бигрәк тә өлкән буын кешеләре арасында аның шигырьләрен яттан белүчеләр күп. Димәк, озакка сузмыйча, аларны эзлеүне, барлау һәм өйрәнү эшен киңрәк һәм эзлеклерәк дәвам иттерергә кирәк. Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү буенча да эшләнәсе эшләр байтак әле. Проф. X. Госман төзегән һәм 1960 елда басылган шигырь җыентыгы инде күптән таралды, унҗиде ел эчендә бөтенләй яңа буын укучылар үсеп җитте. Бу аакьп эчендә Кандалыйның яңа шигырьләре, хәтта поэмасы табылды. Шулерның барысын бергә туплап, җентекле анализ биреп, шагыйрь әсәрләренең тулы басмасын чыгаруны көн тәртибенә куярга бик вакыттыр.
Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе мәрхүмнең туган авылында ничегрәк тора соң? Билгеле булганча, шагыйрь 1860 елда вафат булып, шушы ааыл зиратына күмелгән. Ләкин бу кабер саклана микән соң?
Минем авылдашым һәм кордашым проф. Латыйф Җәлөйне дә бу сорау бик борчый иде. һәм мин аның киңәшен дә истә тотып, шагыйрьнең авылдашлары, пенсионер укытучы Әхмәт ага Сөлойманов һәм Мөбәрәк ага Габбасое белән Кандалый күмелгән зиратка бардым. Эзли торгач, без Кандалыйның каберен таптык. Ул бөтенләй ташландык хәлдә иде, чардуганы да юк, агач та утыртылмаган, кабер ташы куелмаган. «Бу кабернең Кандалыйныкы булуын ничек ачыкладыгыз соң?» дигән сорау туарга мөмкин. Беренчедән, авыл халкы шагыйрь күмелгән җирне «изге урын», ә
Г
каберен — «изге кабер» дип йөртә. Гасырдан артык вакыт узып, зиратта буш урын да калмаган, иске каберләр урынына яңалары барлыкка килгән. Ә халык бу кабергә тимәгән. Әхмәт ага шагыйрьнең күмелгән җирен Садретдин бабай улы Мирхәйдәр Алферов аша белгән, ә Садретдин бабай — Габделҗәббар Кандалыйның үз улы.
Кандалый каберен табу мине канатландырып җибәрде. Озакка сузмыйча, мин Кандалыйның кем булуы, татар әдәбиятында тоткан урыны, табылган кабере хакында КПССның Ульяновск өлкә комитетына һәм башка оешмаларга хат яздым. Шагыйрьнең туган авылында кабат мин 1974 елда булдым. Яңадан Әхмәт ага Сөләйманов белән күрешеп, зиратка килдек, шагыйрьнең каберен яңадан эзләп таптык. Шул ук көнне Кандалый каберен «Восход» колхозы рәисе А. С. Сафиуллин һәм партком секретаре Р. М. Габбасовка күрсәттек. Кабер урынын билгеләп, казык кактык. Шагыйрьнең каберен рәтләү — таш кую, чардуган кору, мемориаль такта булдыру эшен һәм моңа тотылган чыгымны колхоз идарәсе үз өстенә алырга булды. Бу эшне тизләтү нияте белән мин Иске Майна район үзәгенә килдем һәм райкомның беренче секретаре В. С. Делин белән очраштым. Ул минем үтенечем буенча өлкә культура бүлегеннән тиешле боерык көтелүе хакында әйтте, һәм менә 1976 елның 31 маенда мин түбәндәге хатны алдым (тәрҗемә):
«Хөрмәтле иптәш Тазюков X. Г.1
Сезнең соравыгызга җавап бирә алабыз: Иртуган авылында Г. Кандалый каберенә граниттан ясалган кабер ташы куелды. Аңа татарча һәм русча түбәндәгеләр язылган:
«Татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый»
«Татарский поэт Габделзаббар Кандалый»
(1797—1860)
Зират территориясе тимер койма белән әйләндереп алынды. Шагыйрь каберлеген мәктәп балалары шефлыкка алып, аны хәстәрләп торалар.
Культура бүлеге мөдире Н. А. Соколов. 19 май, 1976 ел».
Шулай итеп, бүгенге көндә теләгән кеше күренекле татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый каберенә барып, аның үлмәс образына баш ия ала.
Халык телендә Кандалый турында төрле истәлекләр саклана. Шагыйрь биографиясен. карашларын ачыклауга билгеле бер ярдәм итәрләр дип, мин аларны да язып алдым.
Г. Кандалыйның сэләтлелеге бала чактан ук билгеле булган. Мәсәлән, аны һәр көн мәдрәсәгә ат белән озаталар икән. Юлда урманга баручы кешеләр очрый. Кечкенә Габ- делҗаббар:
Мажиклар бара урманга Агачларны тукырга. Артларыннан мин дә барам Мәдрәсәдә укырга,— дип көйләп кала, имеш.
Димитровград шәһәре. Комсомольская урамы. 18 йортта яшәүче Мәрзия әби (1888 елда туган) истәлеге.
Иртуган авылында яшәүче алты бала бик яшьли ятим калганнар. Аларның алтысын да Габделзаббар бабай тәрбиягә алып үстергән, аларга белем биргән, татарча һәм русча укырга-язарга өйрәткән. Ятимнәрне бик тырышып тәрбия кыла, төрле һөнәрләр өйрәтә. Кыскасы. Габделзаббар бабай һәм аның хатыны аларга икенче ата-ана булалар. Үсеп җиткәч. Кандалый аларны. үз әтиләре кебек, башлы-күзле итә-, ир балаларны өйләндерә, кыз балаларны кияүгә бирә. Безнең бабай һәм әбиләр гомерләренең ахырына кадәр Габделзаббар бабайга гел рәхмәт укып яшәделәр.
Шагыйрьнең оныгы Ярулла Фәтхуллов сөйли:
Кандалый үз өенә авыл яшьләрен зыя торган булган. Аларга ул:
— Балаларны беркайчан да *рус килә, рус ала» дип куркытырга ярамый Бу дөрес түгел, киресенчә, руслар белән дус яшәргә кирәк, а гардан безгә әле күп нәрсә өйрәнәсе бар,—дип әйтә торган булган. Габделзаббар бабай үзе гомере буе руслар белән дус булып, тату яши. еш кына аларга барып йөри, үзе дә чакырып, аларны ачык ■ырай белән каршы ала. Ул рус телен шундый оста белгән, хәтта рус танышлары да моңа шаккаталар икән. Ул халык медицинасы белән дә кызыксынган, төрле ырымнарга.
өшкерүләргә каршы булган. Халыкны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәткән. Үзе дә мунча керүне, себерке белән чабынуны бик яраткан
Тра-ля-ля, тра-та-та.
Свежий винек вә кайнар пар Сырхаулардан тазарта,—
дип чабына торган булган ди. Мунчадан соң лимон белән чәй эчәргә яраткан. Гомумән, чәй эчүне, кунак сыйлауны яраткан
Самоварың торыр мисле торна,
Кунак килсә, самавар куймый торма. Самовардыр кунакның күңелен алган, Самовардыр хуҗасын байга салган.
Чәй турында язылган бәетне дә Габделҗаббар бабай язган дип сөйлиләр бездә Кандалый тормышны бик яраткан, эш сөйгән, үзе дә күп һөнәрләр белгән. Кеше өстеннән көн күрүче байларга нәфрәт белән караган, гали, гадел кешеләрне якынрак күргән, шул ук вакытта һәркем белән артык түбәнсенмичә, үзен горур тотып сөйләшкән.
Үзенең кызы Гайшәне ул Кызылсуның ярлы крестьян малае Әбделхәергә кияүгә биргән. Киявенә ул һәр вакыт
— Тырыш булсаң, хезмәтне сөйсәң, тормышың авыр булмас. Җиреңнең күңелен, кәтерен табарга тырыш, ашлама бир, әйбәтләп эшкәрт, шунда гына җир дә синең нелеңне күрер мул уңыш бирер,— ди торган булган. Киявенең гаиләсе ишәйгәч, и< аларга еш килә башлый, чөнки Кызылсуда аның башка туганнары да яши. Бервакыт Габделҗаббар бабай белән кияве Әбделхәер арасында мондый сөйләшү була:
— Күпме җир чәчәсең, кияү?
— Ике дисәтинә члчәм, бабай, тик уңыш бик аз була, юк дип әйтерлек.
— Аны ничегрәк чәчәсең соң, улым?
— Сукалыйм да, себереп чәчәмен
— Ике дисәтинә урынына берне генә чәч, ләкин җирне яхшырак эшкәрт, әүвәл сикала, аннан себер, тагын сукала, шуннан соң гына себереп чәч. Шулай эшләп, сынрп юра әле, үзең күрерсең, бер дисәтинә дә икесе хәтле уңыш бирер Тик әйбәтләп тирес- л. ргә, җиреңне сыйларга онытма,— ди Кандалый. — Саран кешегә җир дә саран ул.
1890 елда туып, Казанда яшәүче Фазылҗан ага Хәмидуллин сөйләде
Кандалый дөньяның туктаусыз хәрәкәттә булуын яхшы аңлаган
Әл хәрәкәттә бәрәкәтөн, Вәттәвани һәлякәтөн,—
дигән ул, ягъни дөньяның бәрәкәте — хәрәкәттә, ә торгынлык, ялкаулык бетүгә, сүнүгә алып бара Шагыйрь үзе мич чыгара, йозаклар, ачкычлар, сәгатьләр төзәтә, киемне дә оста тегә белгән. Кием теккәндә үзе ясаган сызымнардан файдаланган
Иң яраткан эше китап уку булган Ул, гарәп һәм фарсы телләреннән тыш. рус, чуваш, мари телләрен белгән Бөтен яктан да яхшы санаган танышлары турвлнда ул еБу урманда кабыгы белән үскән»,— дип әйтә торган булган.
Ульяновск өлкәсе, Иске Майна районы. Кызылсу авылында яшәүче, шагыйрь нәселдәше Маһисорур Таҗетдинова (1879—1958) сөйләгән иде
•Габделҗаббар бабай табигатьне бик яоата торган кеше булып, буш вакытларын табигать кочагында урман, болын, кырларда уздырган. Шигырьләрен дә шул вакыт io рында язган. Олыгая төшкәч, ул бигрәк тә ялгыз йөрергә яраткан»
Биредә шунысын да өстик: юл йөргәндә шагыйрь эчтән генә уйланып, ниндидер көй көйләп йөргән, авылдашлары белән дә ишарә белән генә исәнләшә икән. Канда ичйның мондый вакытларда шигырь иҗат иткәнен якташлары яхшы белгән, аңа бер кем дә комачау итмәгән. (Авт )
Шагыйрьнең оныгы Ярулла бабай Фәтхуллов болай дәвам итә
• Габделҗаббар бабайны авыл байлары бер дә күралмаганнар. Бер тапкыр ч < көнендә. •ике сука арасында*, шагыйрьнең авылдашы бер бай түрә туй үткәрә Шагыйрь уз бакчасы янына өелгән бүрәнәләргә сөялеп утыра икән. Кич җиткәч, туйда катнашучы исерек байлар һәм аның куштаннары ат җигеп урамга чыгалар Кандалый дан көлү өченме, аны куркытабыз дипме, атларын, чаптырып, аның өстенә юнәлдерә- тәр. Моны күргән шагыйрь ачуланмый-нитми. көлемсери дә читкә тайпыла Ә чабучы чтлар өйгән бүрәнә өстенә менеп китәләр, арба ава. ватыла, ә исерекләрнең күбесе имгәнә*.
Шагыйрьнең нәселдәше. РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Ша муков сөйләде
' •Минем әнинең әтисе Фәттахетдин бине Мифтахетдин Мәҗитов (Габде 1мәҗитов) (1861—1940) заманында Казанда К. Насыйрида укып белем алган Укытучы абыйсы ның үтенүе буенча, үзләрендә сакланган Кандалый шигырьләрен аңа тапшырган Га-
in «к У » М 12
145
лимнең 1884 елда Казанда бастырып чыгарган еФаелкиһелҗөласә» китабында урнаштырылган Кандалый шигырьләренең кайберләре, димәк. әна шул рэвешча донья күргән булса кирәк».
Иске Кандал белән рус авылы Малая Кандала арасы бер-бер ярым чакрым. Шушы ике авыл арасында ике юллы сукмак бар икән. Ул Иске Кандалның Габделҗаб- бар хәзрәт тоткан мәчетеннән башланып, рус авылына кереп югала. Моннан 60—70 ел элек бу сукмакларны мин дә күргән идем Халыкта аларны <Габделҗаббар сукмагы» дип йөрткәннәр Шул сукмак буйлап шагыйрь тиз генә арада күрше рус авылына, дуслары-танышлары янына барып килгәли икән Моны ул икенде белән ахшам намазлары арасында башкарырга өлгерә торган булган. Рус авылыннан шагыйрь бераз екәефләнеп» тә кайткалый, имеш.
Җыелган мәгълүматлар әнә шулар. Инде шагыйрьнең төрле кешеләрдән язып алынган шигырьләренә күчик. Без аларның барысын да Кандалый үзе язган дип дәгъва кыла алмыйбыз, шуңа күрә кайбер өзекләрне гипотеза рәвешендә генә китерәбез. Шулай да арада стиле, язылышы буенча, һичшиксез. Кандалый әсәрләрен хәтерләткән өзекләр бар. Аларны киләчәктә фәнни кулланылышка кертү-кертмәү мәсьәләсен шагыйрь иҗатын махсус өйрәнүче галимнәр хәл итәр.
Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.
(Ульянов өлкәсе, Иске Кандал картларыннан язып алынды.)
Фәкыйрь керсә, уза алмый ишекдин. Көләр байлар, сүләп туны тишекдин...
(Ульянов өлкәсе. Димитровград шәһәре, Сара Сафиуллина, 1894 елгы.)
Сәне анда, бәне монда таратты. Арабызга олуг дарья яратты.
(X. Госман төзегән җыентыктагы «Сән һәм бән» шигыренә (55 бит) өстәмә була ала- Ульяновск өлкәсе, Үрән авылы, Габдулла Галимов һәм Маһикамал Галимовадан алынды, 1894 елгы.
Үләм, җаныем, үләмен, тергезә күр,
Бер аулакта үзеңне күргезә күр!
(Әлеге җыентыктагы «Күңелем тынасы юк» шигыренә өстәргә мөмкин. Шул ук Г. Галимов һәм М. Галимова бирде.)
БИЛГЕ
Бу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың. Бу хатымны язган идем кичә көн, Кабул итмәс исәң, ватма пичәтен!
(Шул ук Г. Галимов һәм М. Галимовадан алынды.)
Ерактыр ла ике ара,
Йөрәк-бәгърем көеп ала.
Ике көннең бере саен
Мөнәҗәтем укып кара!
(Ташкент шәһәрендә яшәүче, шагыйрьнең нәселдәше Галимә апа Таҗетдиновәдан язып алдык.)
Әя, җаным, кызыл алмам.
Ки сәндин гайрени алмам. Ки сәндин гайрени алсам, Мәхәббәт бирмәсен аллам!
(Әлеге җыентыкта 47 биткә «Кызыл алмам» шигыренә өстәргә мөмкин. Ташкент шәһәрендә яшәүче Сираҗетдин Албәков (1883 елгы) бирде.)
Каләм әйтер: караң улса. тагын аз. Абыстайга укырга булмасын аз.
Каләм әйтер: тагын әзрәк язасы. Абыстайның китә тешсен мазасы!
(С. Албәков әйтеп яздырды.)
ГОМЕР
Гомер ул шылтырап суккан сәгать дик. Тиз үтәр ул вакытлар, йегрек ат дик. И минем гомрем минуты әгьлядыр. Шунсы тырный эчләремне, Шул минутлар агыладыр.
(X. Госман җыентыгындагы 126 бит, 2 иче строфада бу езекнең ике юлы бар Ташкент шәһәрендә яшәүче Галимә Таҗетдиновадан язып алынды.)
Надан кеше керсә сәиең куйныңа. Кыямәт кон богау салып муйныңа. Әгәр ул китмәсә, сән кит, алып баш. Күтәреп йормәгел тагьдин авыр таш.
(Г. Галимов һәм М. Галимова бирде.)
УЛЫНА ЯЗГАН ХАТЫННАН
Ерак йирдә газиз башың. Яныңда һич юк юлдашың, Мешкелдер сәнең тормышың. Сабырлык булсын юлдашың. Пароходлар тешкәй чакта, Газиз балам, сәне кеттем. Әткәң-әнкәңне калдырып, Туган илдән ерак киттең.
(Үрән һәм Кызылсу авылы картларыннан язып алдык.)
Коләрмен мин, елый дошман Бәнем бәхетем ачылганда,
- Йерәгенә тешә хәсрәт Утый бездә басылганда!
(Ульяновск елкәсе, Димитровград шәһәре. Сара Сафиуллина (1894 елгы) бирде Куйбышев елкәсе, Иске Җүрәй авылы картлары да расладылар.)
Ашап карачы бер кашык ашымны. Кара кашларың ашады башымны!
Күңелем пакь улса.
Кальбем саф улыр.
Кальбем саф улса. Күңелем шат улыр!
X. ТАЗКЖОБ