ДУЛКЫННАР ЯРГА КАГА
Мәхмүт Хәсәноәның бер хикәясе әнә шулай дип атала. Ак дулкыннар ярып барган ак пароходның уңай каютасында чал чәчле агай юлдашына үзенең тормышы турында сөйләп килә. Сугыш елларында, өсләрендә бомба-мина шартламаса да. хатыны белән улы һәлак булган аның. Күпме ялгызлык газаплары кичергәннән соң. агай үзенең кабат гаилә бәхетен таба алган. Хикәя әнә шул турыда. Биредә бернинди автобиографик мотивлар юк-югын. Ләкин мин М. Хәсәнов иҗаты турында уйлый башладыммы, нигәдер аның шушы хикәясе хәтереме килә дә тешә.
Бәлки, бу шуңадыр: хикәясендәге охшаш вакыйгалар булмаса да, Мәхмүт үзе дә тормыш дулкыннарын ярып үте белүче егет.
...Бөек Ватан сугышы аларның— унөч-ундүрт яшьлек малайларның — язмышын кинәт көтелмәгән якка борып җибәрә. Зеленодольск урта мәктәбендә укып, шунда әдәбият түгәрәге эшендә янып-коел йөргән Мәхмүт тә, сугыш башлануга, һөнәр мәктәбе укучысы була. Тиздән заводта көнне төнгә ялгап, слесарь булып эшли башлый. Ләкин аңа карап, күңелендә өдәбият-сәнгатькө бала чактан ук кабынган мәхәббәт уты аз гына да сүрелми аның, көчәя, дөрли генә бара, һәм менә шушы мөкатдәс ут уналты яшьлек Мәхмүтне *— безнең гаскәрләр Көнчыгыш Пруссиягә бәреп кергән, әмма олы Җиңү салютлары яңгырасын өчен әле бик авыр сугышлар барган көннәр-дә үк — А. В. Луначарский исемендәге Бөтенсоюз театр сәнгате институты студенты итә.
Сөнгатьнең гаять катлаулы һәм нечкә серләренә үтеп керү өчен ашкынулы һәм тынгысыз көннәр, төннәр... Сугыш һәм сугыштан соңгы чорның мәхрүмлекләре, шулерны студентларча бер тапкырлык һәм шуклык белән җиңеп чыгулар... Биш ел шулай үтеп тә китте. Мәхмүт кесәсенә институт дипломы һәм Татар дәүләт академия театрына эшкә юнәлтү язуы тыгып, Мәокәүдән Казанга кайта.
Шул елларда аның фамилиясе газета-журнал битләрендә, очерклар, хикәяләр авторы буларак, шактый еш күренә башлый. Ә эш урыны итеп инде ул Татрадиоко- митетны, аннары яшьләр газетасы редакциясен сайлый. Озакламый тору урыны да үзгәрә: нефтьчеләрнең Азнакай поселогына күчеп китә. Биредә М. Хәсәнов озак кына еллар культура сараеның художество җитәкчесе, хәзерге көндә район газетасы редакциясендә бүлек медире булып эшли.
Күренә ки, көтелмәгән борылышлар бар язучы биографиясендә. М. Хәсәновның иҗаты да, тормышындагыча, дулкын-дулкын булып, еш кына давылланып, тагын тына төшебрәк ага сыман.
Илленче еллар иде. Республиканың Шөгер, Баулы, Әлмәт якларында еллап-айлап түгел, көнләп-сәгатьлөп куәтле нефть промышленносте үсеп килә, ә әдәбиятта бу турыда җитдирәк әсәр юк иде әле. Шул чак «Совет әдәбияты» журналында исеме моңарчы укучыларга аз таныш булган авторның нефть разведчиклары турында «Яңа горизонт» дигән повесте басылып чыкты. Өлкәнрәк әдипләр кузгалганчы, тынгысыз һәм армас Мәхмүт «кара алтын» хәзинәсе якларын айкап йөргән, өйрәнгән һәм күләмле генә әсәр дә язарга өлгергән. Повестьны үэ вакытында укучылар әйбәт кабул иттеләр, ул әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәя алды. Яшь авторның бу беренче уңышының шау-шуы тынып та җитмөстән, журналда аның икенче повесте басылды: «Урман шаулый». Монысы — өлгер авторның республика урман хуҗалыкларында озак-озак йөреп кайтулары нәтиҗәсе иде.
Иҗатының менә шушы беренче көчле генә дулкыныннан соң, Мәхмүт, каләмдәш дусларын хафага да салып, беразга тыныбрак калды. Юк, каләмен бөтенләй ялга куеп торды дигән сүз түгел бу. Язды Мәхмүт. Хикәяләре чыкты. Әлмәт драма театрында аның «Нурихан», «Зөләйха», «Рамай» дигән пьесалары куелды. Азнакай культура сараеның драма түгәрәге өчен дә өледән-әле пьесалар язып торды ул. Алайса, без автор турында нигә «тыныбрак калды» дибез соң әле? Бу чордагы хикәяләре һәм пьесалары белән Мәхмүт, дәресен әйтергә кирәк, әдәбиятта әллә ни яңа сүз әйтә алмады — әнә шул хафага салган иде безне.
Дулкыннар, бер тынып торса, тагы да көчлерәк чайпала башлый. М. Хәсәнов иҗатында алтмышынчы еллар өне шундый яңа дулкын булды. Бер-бер артлы күләмле яңа әсәрләр бирде ул бу елларда. Авыл хуҗалыгында яңа күтәрелеш чорын чагылдырган «Саф җилләр» романы, автострада төзүчеләр тормышыннан «Юллар, юллар» әсәре чыкты һәм шулар артыннан ук татар халкының Бөек Октябрьга килү сукмакларын күрсәткән «Саумы, кояш» тарихи романын өлгертте. Шунда без аңлап алдык: әлеге «тынып тору» чоры Мәхмүтнең эзләнү, көч җыю еллары булган һәм гаять киеренке иҗади хезмәт белән үткен икән. Бу романнарны инде без авторның әлеге «эзсез» калган әсәрләре рәтенә һич кертә алмыйбыз. М. Хәсәновның бу романнары алтмышынчы еллар әдәби процессьжда үзләренең тиешле урыннарын алды. Бу яктан «Саф җилләр» романының урыны аеруча нык. Андагы Мәдинә, Хәдичә,
Шапрай карт үзләренең тормышчанлыклары, калку индивидуаль характерлары белән әдәбиятыбызның образлар галере ясен баеттылар.
Аннары, шушы елларда иҗат ителгән «Җирән кашка» повестен мин авторның иң уңышлы әсәрләреннән берсе дияр идем. Ат язмышы аша халкыбыз тормышының кызыклы һәм гыйбрәтле сәхифәләре ачыла әсәрдә, сюжеты мавыктыргыч һәм җыйнак, телә дә йәгереклеге һәм нәфислеге белән куандыра.
Җитмешенче еллардан М. Хәсәнов иҗатында әченче дулкын башланды. Бүгенге кон колхоз авылы терлекчеләре турында «Хәдичә» романы «Казан утлары»нда басылды. «Кама таңнары» романы аерым китап булып чыкты. Күптән түгел журналда бу романның дәвамы — «Инженерлар» дәнья күрде.
Дилогия мәшһүр КамАЗ тезүчеләре тормышыннан. Бу турыда соңгы елларда шактый гына әсәрләр язылды. М. Хәсәнов дилогиясе исә. башлыча, автогигант тезелешендәге электрон-хисаллау үзәге инженерлары тормышын, аларның иҗади эзләнүләрен чагылдыра. Шушы фәнни-техник үзәкнең җитәкчесе, зур тормыш юлы үткән, иҗади фикерле Котдусоа үзенең профессиональ сыйфатлары белән генә түгел, сизгер җанлы, бай рухлы, тирән хисле шәхес буларак та укучылар күңелен яулап ала.
Укучылар бәлки тагын бер нәрсәгә игътибар итәр. М. Хәсәнов иҗатындагы әлеге дулкыннар илебез һем республикабыз тормышындагы иң мөһим һем актуаль вакыйгалар белән бейле рәвештә күтәрелде. Язучының тормыш белән бергә атларга омтылуын бик матур күрсәтеп тора бу! Теләгебез шул: мондый өлгерлек, бу мактаулы емтылыш әсәрнең сыйфат-тирәнлек ягына зыян китерә күрмәсен! Каләмдәш дус моны, әлбәттә, бик яхшы аңлый, тәнкыйть сүзенә сизгер, эчкерсез колак сала белә ул, һәм аның каләме әсәрдән-өсәргә ныгый бара.
Язучы үзенең 50 яшьлеген яңа әсәрләр белән каршылый. «Ялкын» журналында аның «Шайтан малае» повесте басыла, нефтьчеләр тормышыннан «Шегеровлар» диген яңа романы тәмамланып кило.
Эшчән һәм ару-талу белмәс Мәхмүт Хеоеновка яңа куәтле иҗат дулкыннары мавх!