Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Сентябрь аенда РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретариаты Россия прозасы советының Казанда үткәрелгән күчмә утырышы йомгакларын карады. Бу утырыш «Бүгенге татар әдәбиятында хезмәт кешесе образы» дигән темага багышланган иде
РСФСР Язучылар союзы идарәсе күчмә утырышта эшчеләр сыйныфы турындагы тагар прозасын тикшерү югары идея-ижа- ди биеклектә һәм теоретик югарылыкта булуына басым ясап әйтте.
Секретариат Совет Татарстаны азучыларының бөтен халык белән бергә Бөек Октябрьның 60 еллыгына лаеклы хәзерләнүен һәм СССР Конституциясен тикшерүдә актив катнашканлыгын да билгеләп үтте
Секретариат утырышында РСФСР язучылар союзы секретарьлары А. Алексин. 10 Комаров. С. Орлов. М. Шеву^нко чыгыш ясадылар.
ЖУРНАЛ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
16 сентябрьдә Татарстан Язучылар союзы каршындагы башлангыч партия оешма сының ачык җыелышы булды. Ул «Казан утлары» журналының 1977 ел. 1—6 саннарында басылып чыккан әсәрләр турында фикер алышуга багышланган иде. Җые-лышта проза буенча Аяз Гыйләжев. поэзия буенча Нанс Гамбәров. әдәби тәнкыйть буенча Альберт Яхнн. публицистика һәм очерклар буенча Кояш Тнмбнкова докладлары тыңланды Фикер алышуларда Барлас Камалов. Сибгат Хәким. Фатих Хөсни. Әдип Маликов һәм башкалар катнашты Помгаклау сүзе белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов чыкты
ӘГЕРҖЕДӘ ӘДӘБИЯТ БӘЙРӘМЕ
1977 ел башында Әгерже районының Пушкин исемендәге колхозы белән ТАССР Язучылар союзы үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзегәннәр иде. Бу килешү буенча. Татарстан язучылары авыл хезмәт ияләренең тормышын һәм эшләрен яктырт кан яңа әсәрләр нжат итәргә, колхозда әдә би кичәләр уздырырга өстенә алган, ә Пушкин исемендәге колхоз шул әсәрләргә конкурс игълан итеп, иң әйбәтләренә премия билгеләгән иде. Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү өчен идарә колхоз председателе М. Исмәгыйлов җитәкчелегендә жюри төзеде.
Жюри язучы Мөсәгыйть Хәбибуллннның «Чоңгыллар» исемле китабын иң яхшы әсәр дип бәяләде һәм аны Пушкин исемендәге колхоз лауреаты итеп билгеләде. Колхозда шушы әсәр буенча укучылар конференциясе үткәрелде.
25—26 сентябрьдә Г. Ахунов. М Хәбн- буллнн. Разил Вәлиев. Эльс Гаделев һәм Шәһидә Максудова составындагы ТАССР Язучылар союзы делегациясе Пушкин исемендәге колхозда булдылар Колхоз идарәсе М. Хәбибуллинга диплом һәм бүләкләр тапшырды.
Икенче көнне колхоз культура сараенда Г. АхуиЬвның «Идел кызы» романының беренче китабы буенча укучылар конференциясе узды. Анда әдәбият сөючеләр романның Әгерже яклары жнрлегендә язылуының үзләре өчен шатлыклы булуы, геройларның ышандыргыч һәм оста эшләнгән икәнлеген әйттеләр Конференция бары шында язучылар Г. Ахунов һәм М. Хәби- буллин халык депутатларының Әгерже район комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр
Пушкин исемендәге колхоздагы әдәбя бәйрәм Татарстан артистлары куйган концерт белән тәмамланды.
КӘРИМ ТИНЧУРИННЫН ТУУЫНА 90 ЕЛ
Сентябрь аенда Татарстан җәмәгатьчелеге күренекле татар совет драматургы, театр эшлеклесе. язучы Кәрим Тннчурнн- нык тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте. 22 сентябрь көнне Казанда К- Тинчуринның әдәби һәм җәмәгать эшчәнлегенә багышланган фәнни конференция булды Докладлар белән СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты директоры профессор М. Мөхәррәмов. шушы институтның фәнни хезмәткәрләре Б Гыйззәт. М Хәбнбуллнн. Казан культура институты укытучылары Р Игьламов.’X Күмыснн- ков. Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры М Сә- лнмжанов, ТАССРның халык артисты X Сәлимжанов. ТАССР Дәүләт музееның фәнни хезмәткәре Ф Абдуллин чыкты
Конференция эшендә КПССнын Татарстан өлкә комитетының фән һәм уку йорт
лары бүлеге мөдире Ә. С. Миндубаев катнашты.
23 сентябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында әдип юбилеена багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне Бөтенроссия театр жәмгыяте- нең Татарстан бүлеге председателе Р. Җи- һаншина ачты. К- Тинчуринның тормыш һәм ижат юлы турында ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г. Ахунов доклад сөйләде. Тантаналы кичә соңында сәнгать осталары көче белән зур концерт бирелде.
ТАТАР КИТАПЛАРЫ —ХАЛЫКАРА ЯРМИНКӘДӘ
6 сентябрьдән 14 сентябрьгәчә Ватаныбыз башкаласында Беренче Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе булып узды. «Китап тынычлык һәм прогресс өчен көрәштә» дигән девиз астында үткәрелгән бу күргәзмәдә 65 илнең мең ярымнан ар-тык оешма һәм фирмалары, шул исәптән АКШ, Бөекбритания, Франция, Италия, Япония кебек илләрнең иң зур нәшриятлары катнашты
Билгеле булганча, Советлар Союзы китапны нң күп укучы илләрдән санала Шуңа күрә күргәзмә-ярминкәдә иң зур урын СССРда басылып чыккан китапларга бирелүе табигый иде. Совет бүлеге экспозицияләрендә Татарстан китап нәшрияты чы-гарган китаплар да лаеклы урын алды.
Күргәзмәне караучылар В. И. Ленин әсәрләренең татар телендәге дүртенче басмасының аерым томнары, СССРның яңа Конституциясе проектының татарча басмасы, КамАЗ елъязмасының ике китабы («Батыр үргә күтәрелә», «Батыр сынау үтә»), Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләренең дүрт томлыклары, Тукай, Җәлил, С. Хәким әсәрләренең бүләк өчен чыгарылган кечкенә күләмле махсус басмалары, Муса Җәлилгә багышланган фотоальбом, Равил Фәйзуллинның «Шигырьләр. Поэмалар» днгән китабы белән таныштылар Күргәзмәдә шулай ук татар язучыларының үзәк нәшриятларында басылып чыккан кайбер әсәрләре, аерым алганда, Габдулла Тукайның «Сайланмалар» («Советская Россия» нәшрияты), Шамил Бикчуринның «Каты токым», Эдуард Касыймовның «Чул- ман — оныклар елгасы» («Современник» нәшрияты) дигән китаплары да куелган иде
ДРАМАТУРГЛАР КИҢӘШӘ
Октябрь башында Казанның Актерлар йортында Татарстан драматургларының республика семинары булды. Аны Бөтенроссия театр жәмгыятенең Татарстан бүлеге, Татарстан Язучылар союзының драма секциясе оештырды. Семинарны алып барыр өчен Мәскәү театр белгечләре — «Театр» журналының редколлегия члены, сәнгать фәннәре кандидаты О Дзюбнн- ская. режиссер А Шатрнн, Бөтенроссия театр җәмгыятеннән А Вольфсон килде
Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышланган бу ижади киңәшмәдә драматургла- рыбызның соңгы елларда язылган әсәрләре хакында фикер алышу булды, шулай ук, яшь драматургларның яңа әсәрләрен тикшереп. аларга практик ярдәм күрсәтелде. Семинарда республика театрларының режиссерлары, әдәби бүлек мөдирләре дә катнашты.
ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ ПЛАСТИНКАДА
Бөтенсоюз «Мелодия» фирмасы чыгарган бу пластинка «Габдулла Тукай. Шигырьләр Мәсәлләр» дип атала. Тукай әсәрләрен ТАССРның халык артисты, Тукай бүләге һәм башкаручыларның Бөтенсоюз конкурслары лауреаты Айрат Арсланов укый. Пластинканың тышлыгындагы аннотацияне РСФСРнын М. Горький исемендәге премиясе лауреаты шагыйрь Снбгат Хәким язган.
СОВЕТ УТЫРЫШЫ
Сентябрь азагында РСФСР Язучылар союзы каршындагы тәнкыйть буенча совет бюросының киңәйтелгән утырышы булды. Анда бу советның киләчәк эш планнары каралды Доклад белән совет председателе В Дементьев чыкты Фикер алышулар-да РСФСРнын төрле шәһәрләреннән һәм автономияле республикаларыннан килгән язучылар белән рәттән Татарстан тәнкыйтьчесе Нур Гыйззәтуллин да чыгыш ясады
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ СЕБЕРДӘ
КПССның Юрга шәһәр комитеты чакыруы буенча республикабыз комсомолының М. Җәлил премиясе лауреатлары Илдар Юзеев һәм Туфан Мнннуллин Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә. Сарсаз һәм Кышлау авылларында әдәби кичәләр үткәрделәр. Кичәләрдә Юрга шәһәренең «Победа» культура сарае каршындагы татар үзешчән сәнгать коллективы катнашты.
АВЫЛ УКУЧЫСЫНА
Татарстан Язучылар союзы каршындагы матур әдәбиятны пропагандалау бюросы’ әледән-әле язучылар бригадаларының укучылар белән очрашуларын оештырып тора. Сентябрь аенда язучылар Нәби Дәүли, Роберт Әхмәтжанөв. бюро директоры Эльс Гаделев һәм Бөтенсоюз конкурсы лауреаты жырчы Вафирә Гыйззәтуллнна Кама Тамагы районы авыл эшчәннәре белән очраштылар. Алар «Большевик», Тукай исемендәге, «Беренче май», XXII партсъезд исемендәге, «Ирек» колхозларында булдылар.
ӘДӘБИ ТҮГӘРӘКЛӘРДӘ
ТАССР Язучылар союзы идарәсе каршындагы яшьләр белән эшләү комиссиясе шагыйРь Шәүкәт Галиев, 1АССР Язучылар союзы идарәсенең әдәби
консультанты шагыйрь Илдар Юзеев һәм <Азат
хатын» журналының баш редакторы урынбасары
язучы Габдулла Шәрәфетди нов Зәй. Түбән Кама.
Тукай һәм Алабуга районнарындагы әдәби
түгәрәкләрдә яшь язучылар белән очраштылар
ЯЗУЧЫ БӘЙРӘМЕ
30 сентябрьдә Казаннын Актерлар йор тында язучы
Рәйсә Ишморатовага 60 яшь тулуга багышланган
тантаналы кичә бул ды Кичәне «Казан утлары»
журналынын жаваплы секретаре язучы Ләбибә
Ихсано ва ачты. Р. Ишморатованын. тормыш һәм
ижат юлы турында язучы Кояш Тимбико- ва
сөйләде. Әдипне КПССнын Бауман рай комы.
Татарстан Язучылар союзы, китап нәшрияты,
республика газеталары һәм театрлары. Арча
районы вәкилләре һәм ТАССР Эчке эшләр
министрлыгы делега пиясе исеменнән идеология
эшләре буенча министр урынбасары полковник С Г
Тай бинский котладылар, кыйммәтле бүләкләр һәм
котлау адреслары тапшырдылар Ак терлар
йортының фойэсында Р Ишморато ва мжатына
багышланган күргәзмә оешты рылган нде
Кичәдән соң ТАССР сәнгать осталары
тарафыннан концерт бирелде
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР
СОЮЗЫНЫҢ. ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ 14
сентябрьдә бүлек утырышында нефть ягы
язучыларының көндәлек матбугатта катнашуы
турында сөйләшү булды Бу турыда Мәхмүт
Хәсәиовнын доклады тын ланды Фикер
алышуларда язучылардан Әдип Маликов. Рафаил
Төхфәтуллин. Са җилә Сөләйманова, Клара
Булатова. Хәниф Хәйруллин. Җәмит Рәхнмов. яшь
ша гыйрь Нур Әхмәдиев катнашты
Чираттагы утырышта Баулы газетасында
эшләүче журналист Зөфәр Абдуллин нык <Без —
Минзәлә яклары» исемле повесте тикшерелде Г
Афзал. Р Төхфәтуллин. Ә Маликов әсәрне
камилләштерү юнәлешендә авторга теләкләрен
белдерделәр
Әлмәт әдәбият берләшмәсе утырышында яшь
язучы Фәрит Гыйльметдиновның «Казан утлары»
журналында басылган (1977. август) «Урсай тау
итәгендә» дигән повесте буенча фикер алышу
булды
Чыгыш ясаучылар авторның тормышны
ЯХЦ1Ы белеп, юморга бай тел белән язуы турында
ассызыклал әйттеләр Соңыннан әдәби
берләшмәнең штаттан тыш хонсуль танты шагыйрә
Сажидә Сөләйманова йом гаклау сүзе әйтте.
Урып жыю чорында Леннногорск шәһә рендәге
«Чишмә» әдәбият сәнгать берләш мәсеннән
Шамил Бнкчурнн. Жәмит Рахимов. Әсрар Галиев.
Рәшит Башаров. Разим Валиуллин. Шәрига
Таһирова. Таһир Шәм- суаров. Наил Гыйләжев.
шулай ук үзешчән артистлар районның Мичурин
исемендәге колхозында һәм Куйбышев исемендәге
колхозның Мөэмин-Каратай авылында әдә- би-
музыкаль кичә уздырдылар
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
СССР Верховный Советы Президиумының 1977
ел. 16 сентябрь Указы белән Г. Камал исемендәге
татар дәүләт академия театры артисты Шәүкәт
Хәсән улы Биктнмеровка совет театр сәнгатен үсте-
рүдәге зур хезмәтләре өчен СССРнын халык
артисты дигән мактаулы исем бирелде.
ВЛКСМ ҮЗӘК КОМИТЕТЫНДА
Яшьләргә эстетик тәрбия бирүдә актив
эшләгәннәре өчен хезмәт ияләре депутатларының
Сарман район советы культура бүлеге мөдире
Баязитов Ә. Н һәм шул районның Культура йорты
директоры Сафин И. Д. ВЛКСМ Үзәк
Комитетының Почет грамотасы белән
бүләкләнделәр.
ВЛКСМ Үзәк Комитеты инициативасы белән.
СССР Художниклар союзының бер төркем яшь
рәссамнары һәм скульпторлары комсомол удар
төзелешләрендә булдылар. Аларның бер группасы
безнең республикабыз башкаласында, авылларда,
борынгы Болгар жирендә. кыр станнарында.
КамАЗда булып. Татарстан хеэмэтчәннәре- нең
тормышы, эше белән таныштылар, күп кенә
эскизлар ясадылар.
РОССИЯ РӘССАМНАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ
9 сентябрьдә Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында
Россия рәссамнарының Бөек Октябрьның 60
еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды Анда
РСФСР Художниклар союзының 70 өлкә, край һәм
автономияле республика оешмалары <ан килгән
1806 авторның 3625 әсәре куелды Алар арасында
Татарстаннан да 18 рәссамның әсәрләре куелган
Татарстан рәссамнары үз әсәрләрендә
республикабыз тормышының күрке булган КамАЗ
төзелеше, нефть яклары һәм авыл хезмәтчәннәре
тормышы турында сөйлиләр.
КҮРГӘЗМӘ УҢАЕ БЕЛӘН
Сентябрь аенда Әлмәт шәһәрендә Татарстан
рәссамнарының Бөек Октябрьга багышланган
күргәзмәсе ачылды Анда республикабызның төрле
урыннарында яшәп ижат итүче, төрле яшьтәге
рәссамнарның 150 дән артык әсәре куелды
Күргәзмә ачылган көндә Әлмәт шәһәрендә
ТАССР Художниклар союзы идарәсенең күчмә
утырышы булды Көн тәртибен
дә рәссамнарыбыз иҗатында республика нефть һәм
газ чыгаручылары тормышын тирәнрәк чагылдыру
мәсьәләләре куелды.
Татарстан Художниклар союзы Әлмәттә- ге сынлы
сәнгать галереясына 50 дән артык әсәр бүләк итте.
* *
Казанның Яшьләр үзәгендә мәрхүм рәс сам
Константин Васильев әсәрләре күргәзмәсе булды.
34 яшьлек, гомеренең күп өлешен Татарстанның
Васильево поселогында үткәргән бу рәссамның
байтак әсәре күрсәтелде.
САТИРА ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН
КӨРӘШТӘ
Минск шәһәрендә рәссамнарның «Сатира
тынычлык өчен көрәштә» дигән өченче халыкара
күргәзмәсе эшли. Экспозицияләрдә Татарстан
графиклары С. Насыйрова, Л Насыйров. Л. Бочкова,
Ю Денисов. И. Бобровицкий, Л. Ельковнч. И Ханти-
меров, В. Игнатьев әсәрләре дә куелды.
ЯҢА КОЛЛЕКТИВ
Быел Оренбург филармониясе каршында «Ялкын»
исемле татар эстрада бригадасы оештырылды Өч-
дүрт ай эчендә ул Оренбург ягы районнарында
чыгышлар ясады, тамашачыларның ихтирамын
яулады.
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ —
ӘДӘБИЯТ СӨЮЧЕЛӘРГӘ
Татарстан китап нәшрияты РСФСРда иң зур
нәшриятларның берсе Ул ел саен 350—360 исемдә
басма әдәбият чыгарып килә Аларның зур
күпчелеге —матур әдәбият китаплары.
Нәшриятның 1978 елга тематик планында да матур
әдәбият әсәрләре шактый.
Проза сөючеләр алдагы елда Г. Ахунов- нын «Идел
кызы» (трилогиянең беренче кисәге) әсәре, Ш
Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы», Б. Камалның
«Канат ярганда», Ә. Гаффаровның «Теге гозер», А
Верга- зовның «Дулкыннар ни сөйли», Г Каша-
повның «Сәмум жиле» исемле повестьлары, М.
Хужин, М. Рафиков, А. Тимергалин хикәяләре, А.
Гыйләжев, Л Ихсанова, Ф Мансуров, Җ. Рәхимов
жыентыклары, Ә. Маликов очерклары һ. б. белән
танышачаклар.
Поэзия сөючеләрне дә күңелле очрашулар көтә.
Алдагы елда шагынрьләребездән Н. Арслановның
«Уйлар-сагышлар», Ш Маннурның «Күнел
бакчасы», М Сад- риның «Җырым юлдаш булсын»,
Ш Гали- евнең «Шигырьләр, поэмалар», И Юзе-
евнең «Өзелмәс кыллар», М. Шабаевның «Көн
артыннан көн», Г Рәхимнең «Моңнарым». Р
Гатауллиниын «Ирләр булыйк» исемле китаплары.
М Әгьләмов, Р Мин- галимов, Зөлфәт. Р Харисов,
Ф. Яруллин, Ә. Гадел, Р Рәхимов һәм башкаларның
шигырь жыентыклары дөнья күрәчәк.
Драма жанрын яратучыларга X. Вахитның «Яшьлек
эзләре», Т Миңнуллинның «Китәр юлың еракмы»,
башкорт драматургы Ә Мирзаһитовның
«Күршеләр» исемле жыентыклары тәкъдим ителә.
Нәшрият татар әдәбияты классикларының
әсәрләрен чыгаруга даими игътибар бирә Бу эш
1978 елда да дәвам иттерелә- чәк Аерым алганда,
күренекле драматург Тажи Гыйззәт әсәрләренең 4
томлык җыелмасының дүртенче томы, шулай ук Г
Камал, Ш Усманов. Ф Кәрим, А Алиш. Ә Фәйзи һ б.
әсәрләре дөньяга чыгачак.
Партиябезнең әдәбнят-сәнгать тәнкыйте турындагы
мәгълүм карарыннан соң бу өлкәдә эш шактый
жанланды. Нәшрият ел саен әдәбият белеме һәм
әдәби тәнкыйтькә караган дистәгә якын китап
чыгарып килә. 1978 елда X. Госманның «Шигърият
гомере», А Таһнржановнын «Тарихтан әдәбиятка»,
Ф Борнашның «Әдәбият һәм сәнгать турында». И
Ахунжановның «Художник һәм аның сүзе». М.
Вәлиевнең «Яшьләр мәйданга чыга» исемле
хезмәтләре дөнья күрәчәк.
Татарстан китап нәшрияты татар халык ижаты
җәүһәрләренең 12 томлык җыелмасын чыгаруны
башлап җибәргән иде. Киләсе елда исә халык авыз
ижаты әсәрләреннән «Әкиятләр»нең беренче
китабын һәм «Дастаннар» томын чыгару кү*здә
тотыла.
1977 ЕЛ КИТАПЛАРЫ
Хөрмәтле укучылар!
Татарстан китап нәшрияты 1977 елда түбәндәге
китапларны бастырып чыгарды:
Габдулла Тукай. Әсәрләр, 4 томда, дүртенче том;
Тажи Гыйззәт. Әсәрләр. 4 томда, өченче том;
Махмуд Максуд. Сагынган минутларда (Муса
Җәлил турында истәлекләр һәм уйланулар); Фәхри
Әсгать. Сүзләрдән чәчәкләр. Нәсерләр, - хикәяләр;
Фатих Хөсни. Мәйдан; Әхсән Баянов. Елларга
сәяхәт Шигырьләр һәм поэмалар; Шамил Бикчурин.
Алтын жирдә ятмый. Хикәяләр һәм очерклар;
Мәхмүт Хәсәнов. Урман шаулый Повестьлар,
хикәяләр; Зәет Мәҗитов. Рәхмәт яусын.
Шигырьләр, поэмалар; Рафаил Төхфәтуллнн. Акбүз
ат. Хикәяләр, очерклар. Фәнил Мансуров. Ак буран
Повесть; Гәрәй Рәхим. Ак күлмәкле кыз. Хикәяләр;
Фаил Шәфигуллин. Дулкынга дулкын Шигырьләр;
Вакыйф Нуруллин. Яшьнәп үткән яшьлек, Рафаэль
Мос- тафнн. Алга барышлый Тәнкыйть мәкаләләре;
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Беренче том.
Бу китаплар урыннардагы китап кибетләрендә
булмаса, аларны түбәндәге адрес белән соратып
алдырырга мөмкин
г Казань, ул. Октябрьская. 18, магазин
№ 14. «Книга-почтой».