Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧӘНЕЧКЕЛӘРДӘН МУЕНСА


ТУКТАЛДЫ
Биш минутлык дигән бер киңәшмә
Ярты көн барды.
Тукталмас та иде әле бәлки...
Мөдир бик арды.
РЕЖИССЕР КҮРСӘТМӘСЕ
Сәхнәдән чыкканда артист
Каты басып атламасын —
Тамашачылар уянып
Сызгырыша башламасын...
САКАЛЫН АЛДЫРА ЕГЕТ
— Сакалымны кырыксак иде, кызлар!
Я, кайсыгыз тизрәк аны башлар?
Тик чамасыз итеп кыскартмагыз, —
Юкса, мине өйдә танымаслар.
БҮЛЕНГӘН СҮЗ '
— Ярый, дустым, трубканы куям...
Картым, ахры, безне ишеткән —
Әрчи торган бәрәңгесен ташлап Чыгып килә әнә ишектән.
АЛЛАГА СЫЛТАУ
— Алайса, «талант — ходайдан» дисең?..
— Әйе, сәләтне «алла бирә» дим.
— Ә бит алла юк! Талантым юкка Гаепле түгел шуңа күрә мин.
ҮПКӘЛӘШКӘННӘР
Өч ел инде сөйләшмиләр алар.
Елына бер җибәрелгән хат та
Тик чип-чиста кәгазь бите була, Бер хәреф тә булмый анда хәтта.
КӨТМӘГӘНДӘ КОТ ОЧУ
— Нинди тавыш, нинди гауга анда?
Кешеләрнең оча коты ник?
— Хулиганнар бер тинтәкне кыйный...
— Әйдә, тизрәк качып котылыйк!
КИЛЕРЛӘРЕ ЮК ТҮГЕЛ...
— Аласыз сез каян, нинди килер —
Син, Сакалбай, һәм син, тәти яр?
— Дүрт пенсия килә! — икебезгә
Ике ана, ике әти бар.
ЕГЕТНЕ КӘЛӘШ УРЛАДЫ
Укыттылар аны агрономга,
Ә ул качты безнең колхоздан —
Бөгелмәдә сыра сата хәзер:
«Аерылыпмы әллә кал кыздан?!.»
ӘНИСЕНӘ ХАТ
— Терел, әни! Мин дә исән-саумын —
Тормыш буйлап әкрен генә юртам.
Кайта алмыйм. Сездә юллар начар,
«Жигули»ем ватылыр диеп куркам.
САМОГОН ҖЕНЕ ТИГӘН ҖАН
— Бар әле, Нәби, белеп кил: Хәсби
Кереште микән теге эшенә!
— Иртән үк булдым... Өметеңне өз —
Бүген ул бары коймак пешерә...
КҮЗЕНӘ БӘРЕП ӘЙТТЕ
— Ник эшкә соңгарып килдең?
Шелтә төшә башыңа!
— Чөнки шулай әкрен йөри
Син төзәткән машина...
ТАЛАШМАСЫННАР ӨЧЕН
— Кибетчеләр авыз-борын бәйләп эшли, Әллә тагын килә микән явыз грипп?
— Юк, минемчә, бәйләткәннәр, талашмагыз
һәм кешедән көлмәгез, дип, авыз ерып.
12. «К. У » № 12
177
ИКЕ БӘРӘН СӨЙЛӘШӘ
— Ишеттеңме, бүре эштән «очкан»!
— Мә-әә! Кайчан?
— Инде өч айлап.
— Бик шәп булган! Аны тәнкыйтьләргә
Күптән йөрдем мин дә теш кайрап...
ФЕРМА КӘҖӘСЕ ЗАРЫ
Мамык шәлләремне бәйләп
Сатарга онытмыйлар.
Җылы йонымны кыркалар,
Фермамны җылытмыйлар.
МӘЧЕТКӘ ЙӨРҮ
— Мәчеткә еш йөрисеңме, бабай?
— Мин кәҗәмне — менә күрәсең! — Көн дә йөртәм шунда ашатырга, — Үлән басты мәчет тирәсен.
ЯҢА БИНА
— Ничек эшли безнең китапханә?
— Ишегенең ябылганы юк.
— Халык күпме?
— Түгел, ишегенә
Әле тупса кагылганы юк.
БИШ БҮЛМӘЛЕ ФАТИРДА
— Әбидән хат бар. Кунакка килә.
Ә ничек каршы алырбыз икән?
Коридор... Кухня... Караңгы бүлмә...
Йокларга кая салырбыз икән?..
ИРЕ БИРГӘН БӘЯ
— Күрче, менә нинди күлмәк тектердем, — Дип мактана чибәр ханым иренә. —
Әйт, матурмы? Ошадымы модасы?
— Төймәләре шактый матур күренә...
УЙЛЫЙ БЕРӘҮ
Сигезенче март! Шәп бәйрәм!
Күктән төшкән төсле ул:
Безгә, ирләргә, ел саен
Бер ял көне өсти ул.
ПЕЛӘШЕ АКЛАДЫ
— Шулпагызда ике бөртек чәч йөзә бит!
Повар кайда? Ник сатасыз мондый ашны?
— Повар — мин ул. Каян килсен ди монда чәч? Күрмисеңме әллә, мин бит пеләш башлы.
ҮШӘН ПЕГАС
Дүрт аякка бер пар канат...
Юлда йөрми, очканы юк. Илһам чишмәсенә иелеп Хәтта су да эчкәне юк.
МӨДИР БЕЛӘН КАРАВЫЛЧЫ ГӘБЕ
Мөдир әйтә: — Мәхмүт кәкре куллы, Күзне аңа күбрәк сал син, — ди.
— Бездә теккән начар читекләрне Кем урласын һәм... кем алсын ди?
ТРАНЗИСТОРЛЫ БҮРЕ
— Әйдә, Бәрәнкәй, урманга керик — Кайнар кояштан, ят күздән качыйк! Исемдә калсын матур очрашу, Музыка тыңлап бер күңел ачыйк...
БАТАСЫ ЮК
«Таһир бата, Таһир!» дигән сүзләр Тәшвишле һәм хәтәр иделәр...
Су буена беркем ашыкмады:
«Ул сай йөзә... батмас!» диделәр.
өйләнгәч
— Ник бик ашыгасың өйгә?
Тукта, эшеңне тикшерим.
— Хатыным ач утырадыр, Тизрәк кайтып аш пешерим.
УРМАНЧЫ САЛДЫРГАН ЙОРТ
— Инде дәү дә соң! Бәясе, Имеш, унбер меңнән ашкан.
— Күпме агач тотты икән Салыр өчен шуны таштан?
БЕЛГӘНЕН ӘЙТТЕ
— Туебызны безнең төштә күрдем...
Кайчан булыр никах? Чынлап та, Мин нишләргә тиеш инде, егет?..
— Иртәрәк тор, җаный, соң ят та.
ДИССЕРТАЦИЯ
Башта аны яклый ул, «Юганда» — эчә, ашый.
Ә аннары тик шуның Артына качып яши.(
ИСКЕ КҮРЕНЕШ
Физзарядка ясап йөри ире — Йөгереп уза буп-буш урамнан. Ә хатыны кул арбасы белән Утын ташый өйгә урманнан.
КҮН ТӨПЛЕ ЧАЛБАР
Күн төпле чалбар тектерде куштан Утырышларда тузмасын өчен. Утырышны ул изге чара саный Гомере бушка узмасын өчен.
БӘЙЛӘҮ ОСТАСЫ
— Шул хәтле күп әйбер бәйләгәнсең, Салсаң сыймас чемоданга!..
— Җыелышларда, утырышларда бәйлим, һәм... Лекция тыңлаганда.
ҖЫР КАРАГЫ
Тик җил югында беленә
Флюгер характеры:
Җыры аның — тик җил җырын Урлаган карак җыры.
АУДАН КАЙТКАЧ
— Дөп-дөресен әйтми булмый ачык итеп: Ай буена ит алмабыз инде, хатын!
— Ике потлы кабан атып кайттың мәллә?
— Эчеп бетереп кайттым айлык хезмәт хакын.
ЯРӘШКӘНДӘ АҢЛАШУ
— Күтәреп кенә йөртермен сине! — Иң җиңел йөгем булырсың, тиңем.
Күктә пар коштай очу шул булыр...
— Ә соң машинаң юкмыни синең?!
ЯЛГАН ТӨС
Үз сурәтен үзе сызды күке, Кызыл буяу кушып дегеткә. «Герой ана» дигән исем биреп, Алып китте шуны кибеткә.