БӘХЕТКӘ ЮЛ-ГЕЛ АЛДА
М Хәбибуллинның иҗат портретына штрихлар
ормышның үзеннән килгән! Без бу сүзләрне Мөсәгыйть Хәбибул- линга карата әйтәбез икән, хакыйкатькә хилафлык китермәбездер. Чөнки ул әдәбиятка чын мәгънәсендә тормышның озын һәм катлаулы борылмаларын үтеп, аның кояшлы утрауларын да, күләгәле почмакларын да, җил-яңгырын, карын-бозын да күреп-тоеп килгән язучы. Ил биографиясендәге олы вакыйгалар аның да күңеленә эз салып үткәннәр.
М. Хәбибуллинның яшьлеге сугыш елларына туры килә. 1941 елның дәһшәтле 22 июнь таңы атканда аңа әле ундүрт яшь тә тулып җитмәгән була. Афәт кешене бик иртә җитлектерә шул — башка бик күп авыл малайлары кебек ул да колхоз эшенә муеннан кереп чума: җир сөрә, язгы чәчүдә катнаша, лабогрейкада ашлык ура, хәтта суктыргыч машинаны эшләтә. Ләкин озак та үтми, аңа үзенең туган якларын — Оренбург далаларын ташлап китәргә туры килә — ул бу өлкәнең Абдуллин районы. Габдрахман авылында туып үсә—язмыш җиле аны Урал тауларына, Магнитогорск шәһәренә китерә. Колхозда көрәк-сәнәк кенә тотып эшләгән малай биредә токарь һөнәрен үзләштерә. Заводта эшли башлый.
Бераздан техникумга укырга керә һәм аны тәмамлагач, Башкортстанның Октябрьск шәһәренә күчеп килеп, бораулау конторасында мастер булып эшли. Күп вакыт та узмый, еллар һәм юллар аны яңадан туган авылына алып кайталар. Ул колхозда инженер-механик булып эшкә урнаша.
1959 елда булачак язучыбыз Татарстанга килә. Баулыда башта шофер булып, аннары «Байракч исемле район газетасының промышленность бүлегендә эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970 елда Татарстан Язучылар союзы чакыруы буенча Казанга килә һәм союз идарәсенең секретаре итеп билгеләнә.
Тормыш анкетасыннан алынган шушы саран мәгълүматлар да аның шактый кызыклы биографиясе булуы турында искәртәләр. Ләкин язучының хезмәте үткән тормыш юллары белән генә түгел, барыннан да элек, күңел җимешләре — китаплары белән билгеләнә. Аның төп язмышы — язган әсәрләре, әдәби мирасы. Сүз шулар хакында.
Мөсәгыйть Хәбибуллинның күләмле беренче әсәре «Унсигезенче яз» повесте булды. Унсигезенче язын каршылаучы яшүсмер кызның тормышның асылы, яшәүнең мәгънәсе турында уйлануларын, гомумән аның, үз язмышына хуҗа булып, хәятка беренче мөстәкыйль адым ясаган чактагы кичерешләрен чагылдырган әсәр иде ул.
Әгәр биектән, бик биектән күз ташласаң, кешеләрнең яшәеше дә ниндидер кырмыскалар чабышуы кебегрәк буталчык хәрәкәтне хәтерләтер иде, диләр. Әйе. мөга-
Т
ен, шулайдыр, әмма бу беренче карашка гына. Чөнки өнә шул буталчык булыл күренгән хәрәкәтләрнең асыл нигезендә билгеле бер закончалыклар, бетмәс-төкәнмәс эчке һәм тышкы бәйләнешләр, безгә билгеле һәм билгесез бихисап серләр ята. Тормыш бусагасын әле атлап кына кергән яшүсмер эчен хәят та шул кырмыска оясы сыман серле бер нәрсә ич. Тагы да төгәлрәк әйтсәң, ул кырмыска оясына карап: «Кая чаба бу мәхлуклар», дип сөрән салган бәндә хәлендә генә. Бу дөньяда аңа шактый нәрсә таныш кебек һәм шул ук вакытта әле бик күп нәрсәләр таныш та түгел. Тормышка аяк атлаган һәр кеше алдында тылсымлы һәм могҗизави олы дөнья киңлеге ачыла. Ул андагы күренешләрнең серен ачарга, аңа үзенчә бәя бирергә, анализларга тиеш. Повестьның төп герое яшүсмер кыз Әнрүсә әнә шундый олы һәм катлаулы дөньяга килеп керә. Юк, бу дөнья Әнрүсәне үзенең серлелеге белән куркытмый, кешц гв табигатенә хас танып белергә омтылучанлык аны тормыш эченә бөтереп алып кереп китә, алга җилкендерә. Ул эзли, таба, югалта, тагын таба, һәм Әнрүсә безгә үзенең < әнә шул югалту-табышлары хакында сабыйларча беркатлылык белән бәйнә-бәйнә _ сөйләп бирә.
— Әнрүсәнең эшләре шәптән түгел әле. җырчы булу теләге челпәрәмә килде * үтә алмады. Нишләргә? Кая барып төртелергә? Кай тарафка карал юл тотарга? Әй • күрсәтүче булсын иде: нинди юллар илтә икән бәхеткә табан? Ни генә булмасын, кешеләр арасына ашыгырга кирәк — аның карары шундый, һәм менә ул нефть чыгару конторасына лаборант ярдәмчесе булып эшкә киле. Эшкә, кешеләр белән якыннан аралашуга сусаган яшь күңел тиз арада үсенеп, канатланып китә. Биредә ул үзенә чын дуслар, турылыклы юлдашлар таба. Шулерның берсе, иң якыны — Вәсил. Ул тормышны Әнрүсәгә караганда күбрәк күргән, тормышта аның үз принциплары, кыйбласы бар: туры сүзлелек, гомуми эш ечен чын күңелдән яну, максатка ирешү юлында авырлыклар алдында туктап калмау хас аңа. Вәсил Әнрүсәдә дә шундый характер тәрбияләргә омтыла. «Ә син бирешмә тагын бер сынал кара. Үз-үзеңне сына! Нигә сәләтле син: яшьлек хыялың буш куык кынамы, әллә булса киләчәк өметеңме? Әйтик, синнән опера артисткасы чыкмасын да, ди. Шуннан ни? Шуның белән барысы да җимерелергә тиешме? Юк, тагын бер тапкыр юк. Ә нигә, әйтик, бу хыялыңны тормышка ашыру өчен үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрмәскә. Хезмәтен түбәннән баш лаган кешенең эше уң була, диләр. Берәүләр сине тыңлаудан ләззәт алыр, икенчеләренә синең җырың көч-куәт бирер, ә сиңа моннан ышаныч килер. Тормыш итү ул — көрәш, беләсең килсә».
Вәсил белән танышканнан соң, Әнрүсәнең сәлперәя башлаган канатлары кабат ныгый башлый. Авыр булыр, әмма ул барыбер үзенең максатына — бәхет вәгъдә иткән аргы ярга җитәр. Ул хәзер үзендә көч тә, ышаныч та сизә.
Кешеләрне якыннанрак белгән саен. Әнрүсә үз күңелендә торган саен күбрәк ачышлар ясый. Тормыш берәүне дә иркәләп, якты, җылы нурлары белән назлап кына тормый икән ләбаса. Ул кешене һәр адымымда сынал тора икән. Менә, кара инде, ул лаборатория мөдире Ләйсән Хафнэовнены нинди бәхетле кеше дип йөри иде Айхәл абый белән пар күгәрченнәрдәй яшиләр кебек иде бит. югыйсә Баксаң ...
а— Сез. сез, — дидем мин беравык уңайсызланып торсам да, — Айхәл абыйны яратмыйсызмыни?..
_ Мин ансыз — канатсыз кош. Күргәнең бармы, очып китмәсеннәр дип зоопарк тагы очар кошларның канатларын кисәләр. Кызганыч аларга каравы Алар, башларын кцрын сала-сала. эәмраган зәңгәр һавага карыйлар. Аннан очып үткен кошларны күрелер һем. кайгылы-сагышлы аваз салып, каңгырып, канатларын җилпеп алалар Тик
О
күтәрелеп кенә китә алмыйлар. Менә мин дә шул канаты киселгән кош сыман дөнья көтәм, семья хакы дип яши бирәм...»
Әнрүсә әнә шулай тормышның эчке каршылыкларын тирәнрәк аңлый бара. Яшәүнең асылы нидән гыйбарәт?! — һич көтмәгәндә, уйламаганда җавап таба ул бу сорауга, тормыш үзе җавап бирә. ...Әнрүсә үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Казанга смотрга киләләр. Анда Мөнирә апасы белән очраша, күзгә-куз карап сөйләшәләр. Бөтенләй башка сыймаслык хәл ич — Мөнирә апасы аның үз әнисе икән, аңа бөтенләй башка, ят кеше күңел җылысын биргән икән. Юк, юк, аның әнисе бер генә — ул вафат инде. Әни дә, әтидә бер генә бу дөньяда, бер генә була ала! Мөнирә апасы (әйе, ул апа гына!) аны ташлап киткән — сабый чакта, бернәрсәдә белмәгән вакытта, сәнгатькә хезмәт итәм, үсәм дип. Бердәнбер юлмы бу?! Нигә соң әтисе ташлап китмәгән, ул да бит үсәргә тиешле, талантлы кеше булган?!
Өермәдәй булып узган шушы вакыйга Әнрүсәнең күңелен бөтенләй актарып ташлый. Я, кайсы бәхетсезрәк аларның: Мөнирә апасымы, әтисеме? Юк, кайсы бәхетлерәк?.. Гомумән, бәхетсезме алар әтисе белән?! Әнрүсә смотрда җиңеп кайтты, җырларга Мәскәүгә барачак. Ул максатына иреште, ул җырлый, җырчы булачак.
«... Әти миңа карый да, бөтен уй-кайгыларын онытып, көлеп җибәрә. Ул шат һәм бәхетле. Мин дә». Әйе, вафат булган әнисеннән дә сөйкемлерәк, көннәр буе сейләш- мичә, үз эченә бикләнеп, уйланып йөрүче әтисеннән дә кадерлерәк кеше юк бу дөньяда Әнрүсә өчен. Ярата аны әтисе.
Яшь кыз Әнрүсәнең рухындагы төп үсеш этаплары, рухи ачышлары менә шушы- лардан гыйбарәт. Ул хәзер шуңа инана: тормыш, яшәү компасы һәр вакыт бәхеткә табан юл күрсәтеп тора. Югалтулар да булыр, әмма кеше кеше булып калган очракта чын бәхет барыбер килер!
Әсәрнең шушындый якты идея белән сугарылуы аны укучылар күңеленә якынайта — җәмәгатьчелек повестьны чыннан да шактый җылы каршылады. Ләкин шул ук вакытта бу повестьта яшь авторның кайбер кимчелекләре дә төсмерләнеп калды. Дөресен әйтик, язманың башында без кырмыскалар оясы турында юкка гына бәхәс куертмадык. Безнеңчә, Мөсәгыйть Хәбибуллин бу әсәрендә тормышны чын художник буларак күзәтеп җиткерә алмады әле. Психологик мотивлаштыруның йомшаграк булуы, хис-кичерешләрне вакыйга-картиналар аша сурәтлисе урынга, күп урында алар- ны сөйләп кенә чыгу, билгеле ки, әсәрнең ритм-динамикасын, тәэсир-тылсым көчен беркадәр киметә төште. Шулай ук Мөнирә белән Галимнең рухи дөньялары, аларның «эчке механизмын» хәрәкәткә китерүче идеяләрнең зәгыйфьрәк тасвирлануы да (юкса, Галим эчә дә «кунак» җыя, аннары тагын көннәр буе авызына су кабып утыра: бу «йомыкыйвның эчендә ниләр бар — укучылар аны күрми дә диярлек) әсәрнең бөтенлегенә зыян китерә.
Французлар: «Исем әле җисем түгел»,— диләр диюен, ләкин М. Хәбибуллинның «Икмәк кадере» повестена салынган төп идея аның исеменнән үк башлана дисәк тә ялгыш булмас. Әсәрдә нәкъ менә «икмәк кадере» турында сүз бара һәм икмәккә — ипекәйгә мөнәсәбәттә геройларның мораль һәм рухи дөньялары ачыла.
Повестьның сюжеты гади: скважинада авария булу сәбәпле колхозның уҗым басуына нефть ага — төп вакыйга шуннан гыйбарәт. «Гаепләүче», билгеле, колхоз председателе Сәхаб Кадыйров, «гаепләнүче» — нефть чыгару идарәсе начальнигы Вәкил Ходайбирдин, «тикшерүче» — район партия бюросы һәм район партия комитетында яңа гына эшли башлаган беренче секретарь Бакир Галиев.
Биредә бер сорау туа: ни өчен соң әле уҗым басуына нефть агу вакыйгасы шул кадәре җәнҗал төсен ала? Әмма эш аның белән генә чикләнми, асылда бер-берсенә капма-каршы булган ике төрле фәлсәфә, ипигә, җиргә, ахыр чиктә, тормышка, яшәүгә карата булган ике төрле мөнәсәбәт бәрелешкә керә монда. Бит бер дә юкка гына Сәхаб Кадыйровның да, Вәкил Ходайбирдиннең дә үткән тормыш юлларын, яшәү принципларын, дөньяга карашларын тәфсилләп сөйләп бирми автор, ул аларның җаны һәм рухы белән идарә итүче эчке импульсларның нинди учактан очкын алуларын киңрәк тасвирларга омтыла.
Сәхаб — җир кешесе, гомере буе җиргә бил бөккән, җиргә баш игән игенче. Аның «кендеге җиргә береккән». Туендыручы һәм киендерүче җирдән дә кадерлерәк, тереклек чыгемәгы ипекәйдән дә изгерәк нәрсә юк еның өчен. Шуңа күрә дя
«— Карагыз, нишләткәнсез җирне! Монда кайчан икмәк үсәчәк? Бу җир кайчан чәчәргә яраклы булыр? Беләсезме сез шуны, юкмы?!—дип, сафура бураннары чыгарып орыша иде». Ләкин соңгы «ЧП» аны бәтенләй чыгырыннан чыгара. Нефтькә ♦ баткан иген кырын күрүгә ул, йөрәге әрнеп, идарә начальнигына элдерә. Ходайбир- < диннең күн диванга күмелеп тыныч кына тәмәке тартыл утыруын күргәч, бөтенләй 5 кабынып китә
«— Скважинагыз шартлаган!.. Бөтен басуны нефть баса, ә сез тәмәке тартып ты- 5 иычланып утырасыз... Оят түгелме?!» генә детальләр, әмма алар Вәкилнең характер сыйфатларын ачарга ярдәм итә.
Вакыйгаларның логик үсеше нигезендә Сәхаб белән Вәкил арасындагы конфликт иртәме-соңмы чишелергә тиеш иде. һәм шулай була да: райком бюросы утырышында алар бөтенләй икесе ике якка китеп баралар. Сәхабның райком өстәле өстене пешкән ипи куеп сөйләгән сүзләре ышандыргыч, көчле яңгырый». «— Кем таптый ала шушы икмәкне? Кем?1. Ә менә болар таптыйлар, ике аяклап менеп тап-тыйлар!..»
Вәкилнең астыртын көлүдән башка дәлиле юк: «— Иптәш Кадыйров, ипиегезне •лып китегез, монда ач кешеләр юк». Бу сүзләр Вәкилнең үз өстене гаепләү акты булып әйләнеп кайталар — күккә таш атсаң, үз башыңа төшүе мөмкин шул.
Әсәрдә башка сюжет сызыклары да бар, әмма бу очракта аларга тукталып торуның хаҗәте юк кебек. «Икмәк кадере» әсәренең идея максаты ачык: халык хәтере, халык күңеле, халык иманы булган икмәк образы аша кешеләр күңелендәге изге тойгыларны уяту, каткан күңеллелеккә каршы бер нәфрәт сүзе әйтү.
Ибраһим Гази бер чыгышында болай дип сөйләгән: «Икмәк кадере» повестен зур канәгатьләнү белән укып чыктым. Әсәр тормышны тирәитен белеп язылган. Авторның әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе белән килүе әсәреннән үк күренеп тора'. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик зур сыйфат. Әсәрдә аеруча колхоз председателе һәм нефть идарәләре оешмаларының җитәкчеләре яхшы сурәтләнгән». Мөсәгыйть Хөбибуллинның аннан соң иҗат ителгән әсәрләре дә тормышны яхшы белеп язылган. КамАЗ төзүче шоферларга багышланган «Тау белән тау очрашмаса да...» повесте Һәм авыл тормышын чагылдырган «Чоңгыллар» романы турында да шушы үк сүзләрне әйтергә мөмкин. Бу әсәрләрендә дә автор хезмәт поэтикасын, хезмәт романти
Сәхаб нефтьчеләрнең җирне теткәлән, пычратып бетерүләрен тыныч алмый.
кына кичерә
Ходайбирдин исә бөтенләй икенче төрле фикер йөртә: «... Без аларга бу җирләрне пычраткан өчен дөнья чаклы акча түлибез. Нәрсә оттыралар алар?! Икмәк бәясе — нефть бәясе түгел! Без нефтьне алтынга сатабыз!..»
Икмәк бәясе — нефть бәясе түгел, имеш. Хәер. Ходайбирдиннең болай әйтүендә бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк-югын. Иман дигән кыйбласының үз күчәреннән тайпылуы белән ул моңа инде күптән әзер иде. Институтны тәмамлап чыкмас борын ул, аны-моны исәпкә-санга сукмыйча, тизрәк начальник булырга, креслога менеп кунакларга ашыга, һәм теләгенә дә ирешә. Бораулау конторасында баш инженер булып эшли башлый. Тик башбаштак характеры аның үз юлына киртә булып ята — беренче адымыннан ук ул кирегә каера башлый. Ул бетен нәрсәне акчага гына кайтарып исәпли, ә мораль җаваплылык сизми. *—Беләсезме сез электр линиясен бер сә-гатькә өзү күпмегә төшә? — диде Вәкил,., һаман тынычлана алмыйча сукранып торган бригадирга.—Сәгате ничәмә йөз сумга. Ә бодай җиренең бәясе аның ярты хакына да тормый...»
Аннары поши белән булган мәләкә. кыздырырга дип алып кайткан тере балыкларны ваннага җибәрү мәсьәләсендә кыз белән ата арасындагы бәрелеш! Кечкенә
касын тасвирларга омтыла
М. Хәбибуллин үзе байтак еллар шофер булып эшләгән кеше. «Тау белән тау очрашмаса да. » повестенда без шушы авыр һәм катлаулы профессия кешеләренең тормышын, аларның кыен юлларда иң җаваплы һәм ааыр вакытларда да үзара яр- дөмпәтцүен күрсәткән байтак уңышлы сәхифәләрне очратабыз. Аның геройлары юлны, машинаны һәм шулай ук тизлекне күңелләре белән тоялар
Анысы шулай, әмма автор кайчак дуганы артыграк бөгеп җибәрмиме дигән шик тә туа. Кайсы гына әсәрне алма — авария, интрига. «Тау бөлөн тау очрашмаса да •
повестенда да шулай. Дөрес, дөнья булгач барысы да булырга мөмкин, ләкин язучы хәл-вакыйгаларның кайдан, ни сәбәпле килеп чыгуын, аларның социаль нигезләрен укучыларына дәлилләп аңлатырга, ышандырырлык итеп мотивлаштырырга тиеш. «— Зөлфәт үз машинасының моторы тартмаганын да, шул мотор белән тауга менәсе барын да яхшы белә, шулай булса да балластны нормадан уздырыл салдыра. Бу очракта безгә автор нияте генә аңлашыла: аңа тау менгәндә киеренке ситуация тудырырга кирәк. Ә менә аның герое нәрсә уйлый икән? Күңеленнән нинди хисләр, ки-черешләр үтеп китә? Шуларга психологик нигезле, дәлилле җаваплар талканда гын» без геройларның сәер эш-хәрәкәтләрен кабул итә алабыз*,1 — дип әйтүе белән Фәрит Хатипов хаклы. Психологик анализ булмадымы, әсәрнең кеше күңелен өйрәнүдән производство, технология мәсьәләләрен тикшерүгә кайтып каласын көт тә тор инде. Кызганычка каршы, соңгы еллар татар прозасына хас мондый кимчелекләр Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗатында да төсмерләнә. Бу бәладән «Чоңгыллар» романы да тулысынча азат түгел әле.
Сүз дә юк, Мөсәгыйть Хәбибуллинның әдәби осталыгы үскәннән-үсә бара, моны берничек тә инкарь ител булмый, ләкин әдәбият та язучы алдына торган саен зуррак бурычлар куя тора бит...
™ Мөсәгыйть Хәбибуллинның әдәбият мәйданына килеп керүенә әле күп түгел. Шулай да инде ул берничә повесть, хикәяләр һәм роман авторы. Татар прозасында актив эшләп килүчеләрнең берсе. Акыл утырткан, тормыш тәҗрибәсе туплаган илле яшьлек ир-егет. Шулай икән, аның, артка әйләнеп карап, үткән юлына, кылган эшләренә карата нәтиҗә ясарлык, шулардан чыгып киләчәккә юл сызарлык хатирәләре дә бардыр. Язучы буларак, Мөсәгыйть Хәбибуллин алдында бер зур баскыч тора — производство-технология мәсьәләләрен полемик рәвештә алгы планга чыгарып иҗат ителгән әсәрләрдән югарырак күтәрелеп, кеше күңеленең бетмәс-төкәнмәс байлыкларын, мәңге кипмәс чишмәләрен зурлап җырлаган, чынбарлыкны художникларча фәлсәфи тасвирлаган әдәбият мәйданында тагы да алга үтәсе бар аның. Язучыны ачылмаган яңа әдәби катламнар — бәхетле мизгелләр көтә. Бәхеткә юл — гел алда.