БЕРЕНЧЕЛӘР БЕРЕНЧЕ САФЛАРДА
Р. И. Нэфиков,
тарих фәннәре докторы, профессор
дел буенда да азатлык хәрәкәтендә революцион традицияләрнең дәвам- чанлыгы зур әһәмияткә ия булган. Самодержавиегә каршы гомумроссия керәшене перифериянең дә катнашын тәэмин итеп, боек рус революцион демократларының шәкертләре «заманнарның җанлы бәйләнеше»н саклап килгәннәр. Илнең барлык почмакларыннан яшьләрне үзенә җыя килгән һәм Ватанга беек галимнәр генә түгел, бәлки күренекле революцион эшлеклеләр дә биргән Казан университеты бу процесста зур роль уйнаган. I Интернационалның Рус секциясе барлыкка килүгә Казан революцион подпольесы аның белән, соңрак исә барлык марксистик түгәрәкләр һәм төркемнәр, беренче эшче союзлары белән бәйләнеш урнаштырган. Җирле подпольеның дәрәҗәсен бу һичшиксез күтәрә, ә вакыты- вакыты белән, кайбер объектив шартлар уңаеннан, марксистик чорга кадәр аны гомумроссия масштабында җитәкчелек югарылыгына менгерә.
Көрәштә күренекле урында студентлар да була.
XIX гасырның 80 нче еллары икенче яртысында революцион студентлар патша хөкүмәте политикасына, «йөгәнсез, бөтенләй мәгънәсез һәм ерткыч реакция» хакимлегенә каршы (В И. Ленин. Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә, I том. 284 бит) ачыктан-ачык чыгыш ясаучы реаль көч булып таныла. Мөстәкыйль фикерләүче студентлар. шушы акыл хезмәте пролетарийлары белән Н. Е. Федосеев, А. М. Горький. В. И. Ленин биографияләре тыгыз бәйле.
Ленинның 1887 елда студентлар хәрәкәтендә катнашына кагылышлы истәлекләрендә А. И. Ульянова: «Народная воля» инде тар-мар ителгән. Россиядә өле социал- демократик партия туып өлгермәгән һәм әле халык массалары көрәш аренасына чыкмаган шушы торгынлык һәм билгесезлек елларында, җәмгыятьнең башка катлау- ларындагыча, канәгатьсезлек хисе кимемәгән һәм аерым кабынып китүләр күренгә- ләп торган бердәнбер катлау студентлар катлавы иде»,— дип язды. (А. И. Ульянова- Елизарова. Воспоминания о Ленине. I часть. М.. 1956, стр. 18.)
Россия студентларының чыгышларын кузгатырлык хәлләр 1887 елның көзендә шактый куп була. Укумы яшьләр 1884 елда университетлар өчен яңа реакцион устав һем 1887 елда «кухарка балалары» турындагы циркуляр кертелү уңаеннан катыланып киткән полиция режимы кысаларында тончыга иде.
Казан студентлары рус революцион хәрәкәтендә һәрчак күренекле урын алып торды, революцион яшьләр отрядларының иң алдынгы сафларында булды Казан университетында 1887 елның 4 декабренда булган сходка-демонстрация кайбер башка шәһәрләрдәге кебек үк. бөтен Россия студентларының демократик катлаулары туплана баруын күрсәтте һәм гомумроссия демократик хәрәкәтенең бер елөше булды.
И
Сходкага 17 яшьлек Владимир Ульянов актив катнашты, һәм ул аның революцион эшчәнлек юлында беренче тапкыр көч сынап каравы булды.
Казан подпольесында ул чакта А. Желябовны, Н. Кибальчичны, С. Пероескаянм, ( И. Мышкинны, В. Фигнерны шәхсән белгән кешеләр — аларның фикердәшләре яшә- } гән. Шундыйлар арасыннан С. Перовскаяның дусларын — О. Сахарова белән С. Суб- ботинаны аерып күрсәтергә кирәк. Алар «Хеэмәтне азат итү» группасы члены Дейч- ның Казанда яшәгән бертуган сеңелесе М. Фесенко-Пеньковская белен таныш булганнар, Петербургтагы элекке яшерен хәрби оешма җитәкчесенең сеңелесе О. Су- ханованы белгәннәр. Шәһәрдә шуннан уездларга сөрелгән «зарарлы кешеләр» —
A. Корнилова-Мороз, В. Зотова-Яковлева һәм башкалар яшәгән.
Аларның Петр Алексеев, Софья Перовская турында сөйләүләре яшьләр күңеленә тирән эз салган, аларны яңа батырлыкларга өндәгән. В. Н. Фигнерның туганнан- туганы Ю. Головня В. Ульянов белән бергә 1887 ел 4 декабрь сходкасында катнашкан. О. И. Сахарова белән бер фатирда Казан яшерен оешмасының күренекле эш- леклесе И. Л. Чарушников яшәгән, аның сеңелесе Клавдия Софья Субботина белән дус булган.
Казанда үз вакытында Одессада (1875 ел) «Эшчеләрнең көньяк рус союзы» членнары белән элемтәдә торган Ф. М. Цомакион яшәгән, биредә ул революцион яшерен оешма членнары П. Неволин, А. Жарков һәм башкалар белән дуслык мөнәсәбәтләрендә булган. Шулерның танышы М. П. Четвергова фатирына студент
B. Ульянов килеп йөргән.
Яшерен революцион эштә Идел буендагы рус булмаган җирле халыклар вәкилләре катнашы да сизелерлек: Казан подпольесында Герман Лолатинның яхшы танышы Салигаскар Муратов эш алып барган, А. М. Пешков, 3. Невзорова, Л. Красиннарның дусты Гөлсем Алкина булган. 70 нче еллар революционерлары бертуган Аитовларның туганнары аларның эшләрен 80 нче елларда да, 90 нчы еллар ба-. | шында да дәвам иттерәләр. Алар Россиядә революцион хәрәкәтнең күренекле эш- леклеләре — апалы-сеңелле бертуган Фигнерлар, II Интернационалның оештыру конгрессында катнашкан М. П. Лебедева белән бәйләнештә торганнар Шулай ук Казандагы яшерен революцион оешма эшендә катнашкан, В. И. Ульяновның ветеринария институты буенча иптәшләре белән студент Хәсән Акъегетов (язучы Муса Акъегет-Задәнең бертуганы) таныш булган. Сходканы оештыручыларның берсе Н. А. Мотовилов белән мордва укытучысы Григорий Ульянов дуслык мөнәсәбәтләрендә торган. Казан университетындагы 1887 ел 4 декабрь сходкасында башкорт Мирсәяф Биишев катнашкан.
Казан подпольесының С. Степняк-Кравчинский белән дәвамлы һәм тыгыз элемтәсе булуы билгеле. Казан университеты каршындагы акушерлар курсларында тыңлаучы 3. Ф. Плетневада Степнякның «Подпольедагы Россия» дигән китабы булган һәм ул аны дус-ишләренә укырга биреп торган. Лондон белән Казан «нигилистлары» арасында хатлар йөргән. 1887 ел 4 декабрь сходкасында катнашкан В. Васильевның агасы шулай ук Лондон эмигрантлары белән язышкан, В. Васильев аркылы Н. Е. Федосеев китаплар алып торган.
Шунысы да игътибарга лаек: Н. Е. Федосеев белән бер класста В. И. Ленинның туганнан-туганы Владимир Ардашев укыган. Ул гына да түгел, шул ук класста Ульяновларның тагын бер туганы — Николай Веретенников белем алган. 8. И. Ленинның энесе Д. Ульянов та шул ук гимназиядә укыган.
В. И. Ульянов, Н. Е. Федосеев, А. М. Пешковның карашлары «җирле» шартларда формалаша. Ә бу шартлар башкалалар, илнең башка төбәкләре һәм революцион эмиграция белән дә бәйле киң Идел вуе районын эченә ала. 80 нче еллар азагына | таба революцион хәрәкәттә К. Маркс һәм Ф. Энгельс идеяләре, беренче марксистик түгәрәкләр эшчәнлеге, Париж Коммунасы һәм Бөтенроссия эшчеләр союзлары тәэсире сизелерлек көчәя.
Казан студентлары А. И. Ульянов группасы белән аның гимназия буенча классташлары Д. Гончаров, В. Волков, В. Бурлаков аша бәйләнеш тоталар. Сходкада катнашкан С. Ферафонтов җирдәшлек (землячество) китапханәсен Бурлаковтан кабул итеп ала.
Группа А. Ульяновны кулга алу уңае белән прокламацияләр чыгара, соңрак, аны җәзалагач, листовкалар бастырып тарата. Революцион эчтәлекле өндәмәләрне Советлар Союзы Герое Д. М. Карбышевның бертуганы В. Карбышев та яза. Тагын шунысы да игътибарга лаек: 1887 елның 4 декабрь сходкасында В. И. Ленин белән бергә шул группада катнашкан М. Листов та булган.
Казан университетына лекцияләргә Владимир Ульянов 1887 елның 25 августында йөри башлый. Аның 1887 ел 4 декабрь сходкасына кадәр студентлар хәрәкәтендә катнашуы хакында сүз алып барганда, шуны әйтергә кирәк, бу катнашу ике юнәлештә булган. Бер яктан, җирдәшлектә актив катнашу, икенчедән, властьлар тарафыннан «искиткеч зарарлы юнәлештәге» дип саналган Мотовилов-Богораз-Скворцовлар
4
,’ Аитовларның берсен — Исмәгыйльне. А Орлов-Соколовскнй (Ольга Ильиничнанын укытучысы) оркестрының беренче скрипкачысын. Казан операсын тыңлаган Владимир Ильич, әлбәттә, белгән
5iшерен түгәрәгендә эшчәнлек күрсәтү. Анда революцион әдәбият, шул исәптән марксистик әдәбиятны, аеруча К. Маркс «Капиталчының беренче томын өйрәнәләр. Алдынгы карашлы аерым эшчеләр белән бәйләнеш урнаштырыла. 1888 елда П. Е. Столяровның дус эшчесе М. Голубевны тентегәндә сходкада катнашучыларның гектографта басылган листовкалары табылуы шуңа бик ачык дәлил булып тора.
8. Ульянов Казан университеты галимнәре белән горурлана. Абыйсы Саша кебек ук, студент Владимир табигать фәннәре белән кызыксына, Д. И. Менделеевның ■Химия нигезләре»н ейрәнә. Студент Ульяновның мондый кызыксынулары махсус тикшерүне сорый, чөнки, инде билгеле булганча, В. И. Ленинны атомның бүленеше идеясе кызыксындыра, яшүсмерне дөньяның күренекле табигать галимнәре эшкәртә башлаган проблемалар җәлеп итә. В. И. Ленинның соңыннан «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле хезмәтендә әйтелгән даһи ачышлары, күрәсең, проблеманы дистә еллар өйрәнү нәтиҗәсе. Әлбәттә, без боларның барысын да В И. Ленинның яшьлек шөгыльләренә кайтарып калдырырга һич теләмибез. Әмма бу идеяләр аны шул чакта ук һичшиксез кызыксындырган һәм моны, әлбәттә, махсус өйрәнергә
Самодержавиегә каршы көрәш исә аны бөтен барлыгы белән үз дулкынына бөтереп ала. Сембер — Самара җирдәшлеге Владимир Ульяновны шундый оешмаларның союз советына үзенең вәкиле итеп сайлый. Беренче курс студентына мондый җаваплы эш тапшыру сирәк күренеш булуын да әйтергә кирәк.
80 нче елларның икенче яртысында студентлар патша хөкүмәтенә каршы ачык- тан-ачык чыгышларын дәвам иттерәләр. Казан студентларының да ачуын китергән сәбәпләр, әйткәнебезчә, күп була. 1884 елда университет автономиясе бетерелә, сходка һәм җыелышлар законнан тыш дип игълан ителә, студентларның җәмәгать оешмалары тыела, шпион инспекторларның хокуклары киңәйтелә
Шымчылык итү һәм эзәрлекләүләргә карамастан, яшьләр актив көрәшәләр. 1887 елның 5 ноябрендә университетның чираттагы еллыгына багышланган рәсми _ тантаналы актка бойкот ясала. Владимир Ульянов та тантанада катнашмый.
Бәйрәмне өзү студентлар чыгышларының башы була, соңгы көннәрдә алар п ешая, киңәя бара. X
Мәгълүматлар күрсәткәнчә, сходка уздыру мәсьәләсе университет студентлары а судында хәл ителә. Шушы вакыйгаларны әзерләүдә Л. Балль һәм А. Амбарова зур роль уйный. Шунысы да мәгълүм: алар Сембер студентлары белән якыннан тамыш булалар һәм аларны яшәп килгән тәртипләргә каршы эшләргә өндиләр (жандарм полковнигы Гангардт күрсәтмәсе).
Сембер — Самара җирдәшлеге Владимир Ульяновка уңай тәэсир ясамый калмый. Аның эшендә социал-демократлар түгәрәге члены, Петербургтан куылган Анна Амбарова, Александр Ильич Ульянов белән янәшә торып 1886 елның 17 ноябренда атаклы Добролюбов демонстрациясендә катнашкан. Юлия Белова катнашалар Бу түгәрәк әгъзалары Казан студентлары арасында марксистик әдәбият тараталар, укучы яшьләрнең хөкүмәткә каршы чыгышларын әзерлиләр.
1887 елның 1 декабренда Воротников өендә университет һәм ветеринария институты җирдәшлекләренең яшерен киңәшмәсе була, анда мәскәүле студентлар да катнаша. 4 декабрь сходкасын әзерләүдә һәм үткәрүдә бу киңәшмәнең роле гаять зур. Анда демонстрациянең программ документлары: прокламацияләр һәм петицияләр тикшерелә, сходканы үткәрү көне билгеләнә. Бу җыелышта Владимир Ульянов үзенең җирдәшлеге һәм Мотовилов-Богораз-Скворцов түгәрәге вәкиле буларак катнаша. Алдан ук әзерләнгән прокламацияләрне, петицияләрне тикшергәч, гектографта басып күбәйтәләр һәм студентларга тараталар Ул документлар сходка көнендә аларның кулларында була. Петиция тексты 3 декабрьдә раслана.
В. Ульяновны яшерен рәвештә күзәтеп киләләр. Аның ноябрьдә дәресләрне калдыруы, тантаналы актта катнашмавы искә алынган була. Округ попечителе Масленников, инспекция мәгълүматларына нигезләнеп- «Сходкага кадәр ике көн алдан ук үзеннән ниндидер начарлык әзерләүдә шикләнергә мөмкинлек бирде аеруча шикле студентлар белән әңгәмә корып, вакытын тәмәке тартучылар бүлмәсендә үткәрде, өенә кайтып, кабат әйләнеп килде, башкалар үтенече буенча нәрсәдер алып килде һәм гомумән үзен бик сәер тотты», дип яза.
Сходка әзерләнүе шымчы студент тарафыннан ачылган була һәм властьлар саклык чаралары күрәләр: студентларны күзәтү көчәйтелә, хәрби частьларның дежур торуы билгеләнә
Шулай да сходка башлана. Беренче курста укучы бер төркем юркст-студентлар сәгать 11 дә тәмәке тарту бүлмәсенә җыела. Владимир Ульянов та шулар арасында була. Бу хәл инспекцияне алай ук борчымый, чөнки сәгать 12 до ректор-профессор И. А. Кремлевның рим хокукы буенча лекциясе башланырга тиеш була.
Сәгать уникеләрдә берничә студент тәмәке тарту бүлмәсеннән университет вестибюленә чыга «Әзер!» дигән чакыру авазын ишетел. Алар «Сходкага!» дип кычкырып актлар залына юнәләләр. Кайбер студентлар лекцияләр бара торган аудиторияләрдән бүтән студентларны да чакырып чыгаралар. «Залга!», «Ура». «Ректорны — бирегә!». «Инспекцияне —долой!», «Туганнар, иптәшләрнең хаклы эше өчен торыйк!» дигән чакыру авазлары ишетелә.
БЕРЕНЧЕЛӘР БЕРЕНЧЕ САФЛАРДА ф
Демонстрациячеләр ике төркемгә бүленә. Берсе Каменский, Аргентовский һәм Огородников җитәкчелегендә, залга керер өчен, геология кабинетына юнәлә. Бик күп студентларны иярткән икенче төркемне Ульянов, Полянский, Подбельский җитәкли. Әмма ишекләр бикле була. Студентлар, аларны ачып, залга кереп тулалар. Сходка башланып китә. Бу вакытта университет каршында өч йөзләп кеше җыелган була.
Залга инспекция хезмәтчеләре белән берлектә Потапов килеп керә һәм студентларга таралышырга боера, югыйсә, полиция чакыру белән яный. Бу хәл студентларның ачуын тагын да кабарта төшә, чөнки аны алар, реакцион университет уставын тырышып яклаганы һәм шул тәртипләрне урнаштырганы өчен, болай да яратмый торган булалар.
Кемдер шул чак «кыйна!» дип кычкыра һәм беренче курс студенты Алексеев инспекторның яңагына сугып ала. Студентлар инспекторны камыйлар. Потапов залдан көч-хәл белән чыгыл кача. Бу бәрелеш аның күңелендә озакка уелып кала. Бер елдан соң, студентларга характеристика биреп, Потапов: Кузьма Ионов һәм Сергей Полянский дигән студентларның да аны хурлау хәрәкәтләренә әзер булуларын әйтә. Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер Алексеев кына түгел, бәлки барлык студентлар диярлек, кулларында сынган урындык һәм кәнәфи аякларын тоткан хәлде, Потаповны залдан озатып кала.
Инспектор белән бәрелеш барган чакта залга клиникадагы студентлар килеп керә. Сходкада катнашучыларның саны икеләтә ишәя. Сходка комитеты төзелә, петиция һәм «җәмгыятькә» мөрәҗәгать укыла һәм аларны шундагы барлык студентлар кайнар яклый.
Сходкага ветеринария институтының йөзләгән студенты килеп кушыла. Алар да үз ректорларына петиция биргән булалар. Университетта аларны шатлыклы авазлар белән каршылыйлар. Барысы бергә зур күтәренкелек белән «Хвала тому, готов кто к бою» дигән студентлар җырын җырлыйлар. Ул җырны шушы сходкада катнашучы студент Виктор Воробьев чыгарган була.
Җырдан соң чыгышлар башланып китә. Залга ректор Кремлев, аның белән бергә медицина факультеты деканы Щербаков, профессорлар Штукенберг һәм Васильев керәләр. Алар студентларны тынычланырга берничә сәгать буена үгетлиләр, ләкин уңышка ирешә алмыйлар. Шул арада залга студентларның сөекле профессоры Преображенский керә һәм университет тәртипләренә ризасызлык белдереп бирелгән үтенеченең канәгать лә ндерелүен — үзенең отставкага чыгуын хәбәр итә. Студентлар профессорның бу хәбәрен алкышларга күмәләр.
Хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән бу сходка-демонстрация дүрт сәгатькә сузыла. 3 сәгать 45 минутта ректор округ попечителенең залны полиция ярдәмендә бушатырга әмерен ала. Кирәге чыкса, гаскәри часть көченнән файдаланырга тәкъдим
Ректорның шушы хактагы хәбәрен ишеткәч, кан коеш китереп чыгармас өчен, студентлар залны бушаталар. Китешли алар үзләренең студентлык билетларын ташлап калдыралар. Шундый 99 студентның берсе Владимир Ульянов була. 4 декабрь кичендә укьггу округы попечителе кушуы буенча университеттан куылырга тиешле студентлар исемлеге төзелә. Университеттан шунда ук 39 студент, шул исәптән Владимир Ульянов та, ветеринария институтыннан 36 студент чыгарыла. Владимир Ильич, үзен университеттан кууларын белмәгән килеш үк, аннан чыгаруларын сорап гариза яза. Барлыгы 40 кеше кулга алына. Шул ук төнне Владимир Ульяновны да кулга алалар.
Соңрак, тәмамланмый калган автобиографиясендә В. И. Ленин болай дип язган: «1887 елның декабрендә студентлар чуалышында катнашкан өчен Казан университетыннан чыгарылдым һәм, кулга алынып, Казаннан сөрелдем» (В. И. Ленин. Полн. собр. соч., т. 32, стр. 21). РКП(б) ның XI Бөтенроссия конференциясе делегаты шәхси анкетасын тутырганда, революцион эшчәнлек өчен репрессияләргә юлыктыгызмы (кайчан) дигән сорауга җавап рәвешендә: «1887 елда кулга алыну һәм сөрелү, берничә көн төрмәдә утырдым», дип язган (Ленинский сборник, XXXVI, стр. 374—375). Владимир Ильичның шулай искә алуы студентлар хәрәкәтендә катнашуның үзенең революционер буларак җитлегүендә мөһим роль уйнавын тануы һәм биографиясенең мөһим чоры итеп раславы була.
Студентларның 1887 ел 4 декабрь сходкасында Россиядәге күп төрле милләт һәм халык вәкилләренең: руслар, белоруслар, украиннар, грузиннар, башкортлар, әрмәннәр, еврейлар, немецлар һәм башкаларның катнашуын ассызлыклап билгеләп үтәргә кирәк. Сходкада катнашучылар арасында сөрелгән полякларның уллары — Воротынский Бронислав (Тобольск гимназиясен тәмамлаган), В. Н. Фигнерның туганы Головня Георгий. Каминский Владислав (Томск гимназиясеннән), шулай ук Пежар- ский Болеслав-Владислав (Слуцк гимназиясеннән), бертуган Демьян-Владислав һәм Людвиг-Вацлав Цыглерлар, литвалы Мартинкус Яков һәм Купревич Николай булган. Бу фактлар сходкада катнашучыларның әйдәүче төркеменең политик һәм әхлак йөзләрен тулырак тасвирларга, аеруча студент В. И. Ульяновның танышларын, иптәшләрен, фикердәшләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Казан студентлары сходкасының илнең башка шәһәрләрендә һәм университет»
ларында нинди яклау табуы әлегә аз өйрәнелгән. Кимендә 15 губернада һәм 60 шәһәрдә— Минскидан Тобольскига һәм Астраханьнан Вяткага кадәр җирләрдә сходкага караган документлар табылды. Бу «декабристларның» тавышы, әйтеп үтелгәнчә, чит илләргә дә ишетелгән.
1887 елның 22—24 ноябренда Мәскәүдә, 2 декабрьда Новороссийск университетында, 3 декабрьда Харьковта һәм 4 декабрьда Казанда сходкалар булуы турында хәбәрне бөтен ил укучыларына «Вестник Европы» журналы җиткерә. «Свет» һәм «Гражданин» газеталары кебек рәсми органнардан, аларның студентлар чуалышларының сәбәбен «чит ил интригасы» һәм «бушбугаз педагоглар»ның пешмәгәнлеге белән аңлатырга маташуларыннан редакция ачы көлә. Бу фактлар, безнең карашыбызча, 80 нче елларда революцион хәрәкәтнең аз өйрәнелгән якларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Алар ярдәмендә Казан университетында 4 декабрь сходкасының тәэсирен, революцион листовкалар һәм прокламацияләр таралуын күзалларга мөмкин. Шулай ук, язылганнардан күренгәнчә, сходканы әзерләүдә һәм үткәрүдә Сем- бер гимназиясен тәмамлаган укучыларның роле зурлыгы раслана.
Казанлыларның беренче марксистик группалар белән бәйләнеше булуын, аларның мөстәкыйль карашлы студентларга тәэсирен дә билгеләп үтәргә кирәк. Сходкада катнашкан 23 кеше тиз арада Н. Е. Федосеев түгәрәкләренә керә һәм «Хезмәтне азат итү» группасы белән бәйләнеш урнаштыра. Кайберләре Берлин һәм Польша чиге аша Россиягә яшерен әдәбият кайтаруны җайга сала. Аларның бер өлеше соңрак көрәшне большевиклар партиясендә дәвам иттерә. Сходкада катнашкан Н. Ше- маеа белән гимназист Н. Бауман дуслык менөсәбәтләрендә тора.
Нинди искиткмч күренеш булган 1887 елда1 Шул ук елны дөнья күргән «Иванов» пьесасында А. П. Чеховның «авыру заман» интеллигенциясе язмышы турында уйланулары гыйбрәтле. Безнең замандашыбыз О. Кучкина бик дөрес әйткәнчә, пьесада җәмгыять килеп төртелгән тупик, революция юлы белән генә чишелергә мөмкин булган ситуация чагылдырыла.
Өч бөек кеше, Казаннан өч егет: Владимир Ульянов. Николай Федосеев. Алексей Пешков шушы хәлдән чыгу, дөрес революцион хәрәкәт юлын эзлиләр. Аларның берсе җиңү сәгатенә кадәр яши алмады. Ә бит сходкадан соң 30 ел үткәч, бөек Октябрь социалистик революциясе җиңде. Аның юлбашчысы В. И. Ленин, беренче язучысы А. М. Горький булды. Алар яшьлек елларыннан ук беренче сафларда беренчеләр иделәр.
Казан университеты үзенең фәнни һәм революцион традицияләрен кадерләп саклый, аларны һәр яңа буын хезмәте белән баета бара, һәр елны 16 декабрьда Актлар залында шәһәр югары уку йортлары студентлары һәм бөтен илебез студентлары вәкилләренең очрашуы уздырыла, Яшьләр тантаналы төстә һәр вакыт Ленинча укырга, яшәргә һәм көрәшергә сүз бирәләр һәм вәгъдәләрендә нык торалар. Уни-верситетның Ленин мемориалында дөньяның йөздән артык иленнән дүрт миллионнан артык кеше булып китте.