АХИРӘТЕМ ӘЛ-ИСКӘНДӘР
оннан кырык биш еллар элек үк инде мин Александр Сергеевич Ключарев белән таныш идем. Мин аны төрле кичәләрдә күреп, тыңлап беләм, ә ул мине — Казан сәнгать техникумының художество бүлеге студентын, залдагы тамашачылардан берсен — каян белсен. Ул чагында әле мин унсигезе дә тулмаган яшүсмер, ә ул инде буй җиткән егет иде.
Татар академия театры спектакльләренә, торак йортта бергә торгангадыр инде, театраллар белән беррәттән безгә дә контрамаркалар эләгә иде. Художниклар арасында бу форсаттан иң актив файдаланучыларның берсе, әлбәттә, мин булдым. Ерак Казагыстаннан килгән, татар мәдәниятен әдәбият аша гына белгән яшүсмергә татар язучылары, артистлары белән якыннан танышу: «Татар мәдәнияте Йортыенда Такташларны, Кутуйларны тыңлау, театрда, концерт я спектакльләрдә Зәйни Солта- нов, Ситдыйк Айдаров, Рокыя Кушловская, Фатыйма Ильская, Шакир Шамильский- ләрне, үзенең гаҗәеп халыкчан, талантлы музыкасы белән ул вакытта барлык сәхнә әсәрләрен диярлек бизәгән Салих Сәйдәшевне үз күзең белән күрү нинди зур бәхет булуын сүз белән әйтеп-аңлатып бирү мөмкинме с'оң1
Шундый бәхетле кичәләрнең берсе: Татар академия театры бинасында, нинди уңай беләндер, концерт бара. Мин, гадәттәгечә, дөньямны онытып, галеркада тыңлап утырам. Менә конферансье яшь музыкант Александр Ключаревның фортепианода үзе эшкәрткән төрле халык көйләрен уйнап күрсәтәчәген игълан итте. Сәхнәгә урта буйлы, кара-кучкыл, чибәр, зыялыларча нәфис, бик пөхтә киенгән яшь егет чыгып, халыкка сизелер-сизелмәс кенә баш иде дә рояль алдына утырды. Пианистларга гына хас булган хәрәкәтләр ясап, берничә тапкыр урындыгын төзәткәләп алды. Аннан... аннан миңа гаҗәеп таныш булган, мине тәмам аулап алган, киң казакъ далаларыдай иркен, салмак, йөрәкләрне тибрәтер рәхәт, көчле тәэсирле моң, талгын гына җәелеп, бөтен залны тутырды. Мин бу көйнең җырларын исемә төшердем:
һай, ике җирән, ялын төйгән.
Җан сәүләм. ярым идең җаным сөйгән...
Ике җирәнгә атланып бергә йөргән бәхетле чакларын оныта алмыйча, гадәт-йолалар коллыгында рәхимсез язмыш аерган ярын эзләп ерак далаларны буйлаган тынгысыз егет җырын ишеттем мин анда. Менә көйнең соңгы аһәңнәре:
һай, заты башка — җирән кашка,
Җан сәүләм. сөйгәнем юк синнән башка.
Көй үзенең казакъчалыгын, халыктагыча гадилеген, шул ук вакытта хикмәтен, якты колоритын, эмоциональ көчен шул кадәр саклаган иде ди, миңа — туган якларын сагынган студентка җитә калды: күземдә яшьләр мөлдерәде, бугазга нидер тыгыл-
М
ды... миңа бу минутта бик сагышлы да, бик шатлыклы да иде. Бу халәттә мин, әлбәттә, кем уйнавын, кайда уйнавын тәмам оныттым, тик нәрсә уйналу гына бетен күңелемне биләп алды. Ә соңыннан рус музыкантының казакъ халык көен шулай түкми-чәчми, бернинди ялган акцентсыз гаҗәп оста уйнап бирүенә ни гомерләр таң калып йөрдем. Аның тылсымыннан озак вакытлар айный алмадым. ♦
Шуннан соң күп еллар үтте. Бер чәчәк бәйләме булып кинәт күтәрелеп-үсеп а. чыккан татар композиторлары тавышы елдан-ел көррәк, көчлерәк яңгырый башлады. Шул көр авазлар арасында Александр Ключарев та, милли композиторыбыз t буларак, югарыга күтәрелгәннән-күтәрелә барды. Аның симфоник әсәрләре, балет- ‘ лары, татар, башкорт фольклоры буенча күп хезмәтләре, җыр һәм бию музыкасы ~ өлкәсендәге уңышлары мине кызыксындыра, шатландыра килде.
Ләкин без иҗат кешеләре буларак таныш булсак та, әле һаман да бик күп ва- * кытлар якыннан дуслашып китә алмыйча йөрдек. Фәкать илле бишенче елларда гы- £ на безнең аралар якыная төште. Чөнки мин әдәбият юлына сугыш елларында гына ~ аяк басканга күрә, җырларны да, әлбәттә, сугыштан соң шактый вакытлар үткәч ке- < нә яза башладым. Җыр язу исә миңа композиторлар белән турыдан-туры арала- ф шырга ярдәм итте. Алай да, без дуслар сайлауда табигатебез белән икебез дә шак- я тый салмак һәм сак булганга күрәдер, барыбер тиз генә үзләшеп китә алмадык әле. о
Менә шулай сынаулар дәвере дә салмак-сабыр гына узды. Иҗади утырышларда, х тикшерүләрдә, бәхәсләшүләрдә фикерләр уртаклыгы ачыла барып, ниһаять, без чын — дусларга, гади дусларга әйләнеп киттек. Безнең арабыздагы тәкәллефсез мөгамәлә, □ әйбәт юморга нигезләнгән шаян тәнкыйть, уен-көлке белән эчтәге тирән яраларны < дәвалау — бер-береңнең күңелен күтәреп рухландырулар безне бер-беребезгә ки- = рәкле шәхесләргә әйләндерде. Тора-бара шәхси дуслык гаиләви аралашуларга да а. сәбәпче булды. х
Александр Ключарев белән безнең бергәләп язган җырларыбыз бар. «Табын җыры», «Рус балалайкасы», «Андый партия бар!», «Миләүшә» кебек җырларны иҗат иткән чакларда ул киңәшләшеп эш итәргә ярата иде. Музыка язылу процессында көйнең эшләнгән өлешен уйнап күрсәтә, сүзләрдәге мәгънә көйдә ни дәрәҗәдә әйтелә алганлыгын читләтеп кенә сораша, фикерләреңне игътибар белән тыңлый. Мондый вакытларда ул, күрешкәндә яки шаярышып бер-береңнән көлешкәндәге шикелле күзләрен кыса төшеп, каш астыннан карамый, ә күзгә туп-туры ител тутырып карый. Аның бу ачык, җитди карашы музыка турында синнән ниндидер билгесез бер яңа уй, фикер, бөя көтә. Әгәр әйткәнең ошаса — йөзе ачылып китә, тирән бер канәгатьләнү сиздереп: «Безнең карашлар бу урында гаҗәп адекват бит әле!» яки «Әнә син нәрсә телисең икән!» дип куя.
Ләкин музыкага салыр ечен шигырь сайлаганда ул бик таләпчән булып, бу турыда бер дә дуслык, танышлык белән исәпләшеп тормыйча, яравын, ярамавын яки, ярарлык булса да. үзенең рухына, табигатенә туры килмәвен күзгә карап шундук әйтә торган гадәте бар иде. Шунысы кызык, аңа беркем дә моның ечен үпкәли алмый, чөнки ул әсәрне кире кагуын тупас формада түгел, ә дипломатларча сабыр, тыйнак, дәлилле итеп һәм зур такт белән аңлата белә.
Александр Сергеевич кеше хәленә керүчән, кайгыны да, шатлыкны да уртакла ша белә торган, киң күңелле, изге теләкле җан иде. Бервакыт шулай булды. Минем нидәндер бик борчылган чагым: уйдь'йсы да. эшлисе дә. тик утырасы да килми. Башымны кая куярга белми бик алҗып, аптырап калдым. Бу халәттән ничек чыгарга икәнне эзләгәндә уема Әл-Искәндәр (мин Александрны, гарәпчеләп, бик еш шулай атый идем) килеп төште. Шалтыраттым. Телефонда ул. Мин, бераз тотлыгып торгач үз хәлемне әйттем. Ул миңа; «Тавышың ук үзгәргән, танымый торам. Әйдә, хәзер үк безгә кил, Киңәшербез. Хәзергә бездән дә ипле-җайлырак урын булмас. Кетәм», — диде. Мин бардым. Ишектән керүгә ул мине сынаулы караш белән, гадәтенчә каш астыннан күзен сирпеп, йомшак елмаеп каршы алды. Аш өйдән кыздырылган ит исе килеп тора. Ул арада аның яраткан попугаа белән песие бергәләшеп коридорга чыктылар. Хуҗа сойләнә-сәйләнә минем чишенгәнне көтә: «Менә хәзер үзем яраткан ак соус ясап җибәрәм, шуның белән сыйлыйм үзеңне», — ди. Александр Сергеевич бик кунакчыл, аш-суга оста Мондый чакларда ул җиңнәрен сызганып, алъяпкычын ябып, менә дигән аш остасы сыман барлык шартларын китереп эш итәргә
ярата иде. «Аш пешерә белу үзе бер зур сәнгать. Ул, мвгаен, җыр, бию сәнгатьләре кебек ук, кешелекнең бик борынгы иҗади казанышыдыр...» — дип әйтә торган иде.
Шулай ишектән керүгә миңа суз әйтергә дә бирмичә, берни турында да сорашмыйча, үзен берни дә булмаган кебек гади, тыныч тотуы, халәтёмө кинәт капма-каршы шартлар тудыруы мине шактый тынычландырды. Ә соңгарак, аш алдыннан, иш- тиһа өчен генә, бераз шәрабта авыз итеп, тамак ялгап алгач, фортепиано янына барып яңа көй тыңлагач, мин тәмам гадәти хәлемә кайттым. Ә әлеге кечкенә тутый кош исә, песине бер почмакка кысрыклап куып, җиңү тантанасы иткән кебек, парад адымнары белән безнең якка килеп чыкты. Мин аның шулай фортепиано тавышын ишетсә беркадәр дәртләнеп китүен күптән үк сизенеп йөри идем инде.
Тутый кош дигәннән, ул бер заман бераз югалып торды. Ничектер, тәрәзәдәнме, чыккан да киткән, күрми калганнар. Менә шунда Александр Сергеевич бик борчылды. Уен түгел — баласын югалткан ана кебек тәмам хәсрәткә талып, аптырап калды Найларга гына шалтыратмады да кемнәр белән генә сөйләшмәде. Хәтта ул вакытта бу вакыйганы бер көнне өлкә газетасы да кечкенә игълан итеп бастырып чыгарды. Кечкенә вакыйганың нечкә күңелле композитор өчен зур борчуга әйләнүе гаҗәп түгел: җылы як кунагы — чит җир кошы, безнең шартларда һава тәэсиреннән дә. кош-корт һөҗүменнән дә бик тиз һәлак булуы бар!.. Попугай табылгач, соңыннан бу кичерешләрне искә төшереп көлешкән чаклар да булды. Ләкин соңыннан гына!
Вафат булыр алдыннан берәр ай элек Александр Сергеевич белән яңа бер җыр язарга сөйләштек. Ул «Минем балдыз» дигән шаян шигырьне кызыксынып сорап алды. «Бу минем зәукыма бик туры килә, язам мин моны, Нуришка, язам!» дип вәгъдә бирде. Авыруы гел борчып торганга, күрәсең, җырга тиз генә тотына алмады. Сырхавының бераз басылуын, үтүен көтте булса кирәк. Әмма... ни әйтсәң дә, җыр язылмый калды. Ул гынамы, Александр Сергеевичның күпме җырланмаган җырлары калуы турында фәкать ул үзе генә белгәндер!..
Дустым Александр Ключарев вафатын мин бик авыр кичердем. Бу кичерешне аңа багышлап язган «Көзге җилләр кагыла күңелгә» шигыремдә (1972) әйтеп бирергә теләдем. Ул минем күз яшьләремә манчып язылды...
Радиода, телевидениедә татарча тапшырулар башланыр алдыннан яңгырый торган, талантлы дустыбыз Александр Ключаревның «Казан» җырыннан алынган позывной моңнары авторның җанлы образын һәр вакыт искә төшереп тора. Шул вакытларда аның якты чырае, мөлаем елмаюы, күрешкәндә кулны каты итеп кысулары, юмор яудырырга әзер торган нечкә иреннәре, шаян нурлы күз карашы... барысы-барысы кинәт күз алдына килә. Син аны тере итеп, шунда — яныңда гына торгандай хис итәсең.
Инде сүзне әлеге «Көзге җилләр кагыла күңелгә» шигыре белән тәмамлыйк:
Ерактан ук каберең күренә...
Рус зираты буйлап барган чакта Сагышларым сарыла күңелгә: Элеккедәй, каш астыннан карап. Каршыларсың кебек бүген дә.
Нуришка дип, сөеп атадың,
Ә миңа син Әл-Искәндәр идең, Ахирәте идең татарның.
Җырламыйча тынгы табалмадың. Тыныч микән моңсу ятагың!..
Бер баласы идең Казанның.
Юк. үги дә, җик тә булмадың син, Илдә хөрмәт һәм ат казандың. — Җан эретер милли моңнарыңны Син татарча уйлап язалдың!
Нигә, сагыш, болай борчыйсың!!. Мәңге җырлар эчен туган җанны, Татар җанлы чын рус кешесен, Бик юксынам сине, Әл-Искәндәр. Сагынам сине — татар җырчысын.
Каберең бигрәк моңсу күренә... Безнең җамнар тесле мелдерәмә.
Ике күзем яшькә күмелә. Ямансу шул, дустым, синнән башка.— Көзге җилләр кагыла күңелгә...