Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР


уктат әле машинаңны!
Киң асфальт юлдан зур тизлек белән гүләп килгән газикның шоферы, куе озын чәчле, кара мыеклы яшь егет, янында утырган юка гәүдәле карчыкка гаҗәпләнеп карады:
— Нишләп инде, Газзә әби! Кыр уртасындамы? Хәзер капка төбенә үк кайтарып куям мин сезне!
— Мин әйткәнне тыңла әле син, улым! — диде карчык тавышын күтәрә төшеп.—Турыдан, Коры елгадан гына кайтыйм әле.
утыргычтан ялтырап торган кечкенә коңгырт сумкасын алды
— Ярты көн буе йөртүеңә рәхмәт, улым,— диде.— Инде бар, үз эшеңне кара.
Машина китеп барды. Карчык, утызынчы еллар комсомолкалары шикелле итеп, кыска, тигез киселгән, әз генә чал керә башлаган кара чәчен сыпырып, кәкре тарак белән кадап куйды, вак бизәкле зәңгәр күлмәген, зәңгәр кофтасын рәтләде.
Машинада хәрәкәтсез утырганга, аның болай да сызлаучан аяклары оеп киткән, бензин исе башына тигән иде. Каты җиргә басып, җәй башының хуш исле һавасын күкрәк тутырып сулагач, аңа җиңел булып китте. Ул ерагаеп барган газикка бераз вакыт карап торды Машина кечерәйгәннән-кечерәйде. ниһаять, ярты офыкны каплаган, буе чакрымга сузылган күксел завод бинасы артына кереп күздән югалды.
Карчык бинаның буеннан-буена тезелеп киткән, кояш нурларында тонык ялтыраган тәрәзәләреннән, бинага төрле яктан килеп тоташкан торбалардан, завод тирәсендә кайнашкан трактор-машиналардан күзен ала алмый торды. Аның күңелен гаҗәпләнү, соклану катыш сагыш биләгән иде.
Өч ел, нибары өч ел кайта алмады ул туган ягына Ләкин зур шәһәрдә, кызы белән бергә яшәгән уңайлы, якты квартирында бер генә
— Ташлап киткәнсең дип, әни ачуланыр бит!
— Гөлзәйнәпкә әйт, үзе төшеп калды, диген. Бер дә борчылмагыз, хәзер кайтып җнтәм мин.
Егет, кире уйламассыңмы дигән сыман көттереп кенә, тормозга басты, юлдашының алдыннан сак кына үрелеп, тимер ишекне ачты. Карчык, тәвәккәл кыланып, ләкин шактый җансыз итеп җиргә төште,
көн дә туган авылын искә алмый калмады. Сагынды ул аны, үзәкләре өаелеп сагынды. „ _
Ниһаять, менә талпынып, ашкынып кайтты. Ләкин туган ягын танымады. Аңа бик таныш булган кечкенә район үзәге урынында зур шәһәр үсеп чыккан, ул гомере буе җәяү иңләгән-буйлаган басулар аркылы асфальт юллар, юан торбалар сузылып яткан, тирән чокырлар казылган, завод биналары күтәрелгән. Дөрес, баштан ук белә иде ул боларны, төзелеш ничек баруын зур кызыксыну белән газеталардан күзәтеп бара иде. Ләкин белү бер хәл, ә үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче. Менә өч көн инде ул туган ягында йөри, ләкин үзен һич кенә дә авылына кайткандай хис итә алмый. Ул каядыр, бөтенләй таныш булмаган җиргә барып эләкте кебек, хәтта вакыт та алмашынды, карчык бүгенге тормышта түгел, киләчәккә барып керде шикелле. Дөрес, таныш йөзләр дә очрап тора, аны һәркаида хөрмәт белән каршы алалар, җыелышларда: «Колхозлашу чорының герое Кәримова», «Районыбызның йолдызы», «Безнең Газзә апабыз» дип мактап сөилиләр, ана ихтирам белдереп кул чабалар. Ул профтехучилищеда, төзелеш мәйданнарында, клубта чыгышлар ясады — заман кешеләренең көч-кодрә- тенә сокланып сөйләде. Әмма күңеле белән һаман туган ягын эзләде, эзләде — табалмады.
Хәзер дә аның шәһәр читендәге яңа поселоктан кайтып килүе иде. Поселок моннан ерак түгел икән, бик матур җирдә, урман арасына урнашкан. Күркәм кыяфәтле, ачык, тулы чырайлы, ир уртасы председатель Галимов яна поселокны аңа үзе күрсәтеп йөрде. Матур иде поселок, берәр, икешәр, өчәр катлы йортлар кечкенә ихаталар эчендә утыра, үзләрендә бөтен уңайлыклар бар икән.
— Сезнең Имәндегез бөтенләе белән шушында күчәчәк бит инде, Газзә апа, — диде Галимов. — Беләсездер, кою заводының санитар зонасына эләкте бит Имәнле. Моннан ары шушы поселок кешесе булачаксыз инде, туган якны сагынсагыз, шушында кайтачаксыз.
Председательнең эчке горурлык белән елмаеп әйткән бу сүзләре исенә төшкәч, Газзә апаның йөрәге кысылып куйды.
Матур нде поселок, әйтеп торасы юк! Ләкин нинди генә матур булса да, чит поселок туган авылны алыштыра алмый шул.
Әнә ул, Газзә апаның туган авылы, газиз Имәнлесе, асфальт юлдан күренеп үк тора, Коры елганың бормалы яры буйлап, чирәм үскән сукмактан барсаң, нибары чакрым ярым чамасы гына. Уч төбендәге кебек. Ләкин ул да үзгәргән, җанга газиз чалымнарын югалткан, күңелдән читләшкән. Ул ятим кебек, авыру кебек. Йортлар арасында буш нигезләр күбәйгән, яз чыгу белән ап-ак итеп агартыла торган морҗалар, тәрәзә яңаклары агартылмаган, ындырлар казылмаган, коймалар ауган.
Юк, Газзә апа авылын мондый итеп күз алдына китерми иде!
Күп куанычлар, шатлыклар, җиңүләр китерде бу заман кешегә, ләкин аның үзенә генә хас сагышлары да бар бит! Авылы белән хушлашкан, күз яшьләре аша: «Хуш, авылым!» — дип басу капкасыннан билгесез юлларга чыгып киткән кешеләр элек-электән күп булган. Ләкин алар чит-ят җирләрдә, бәлки, башларын саласыларын белсәләр дә, бер ышаныч белән юанганнар: туган якларының ерактагы улларын сагынып көтәчәгенә, мәңге яшәячәгенә аларның иманы камил булган.
Ә менә Газзә апаның хәле киресенчә: ул авылының юкка чыгуын үз күзләре белән күрә иде...
Газзә апа асфальт юл үреннән чирәмгә төште. Аның аяк астыннан вак бакалар чокыр төбендә кибеп бетмәгән суга сикерештеләр.
Шунда кинәт дөнья үзгәрде. Газзә апа чирәмле сукмакны, үлән арасында, кояш кыипылчыклары сибелгәндәй, янып торган сары чәчкәләрне, бөдрә талларны таныды. Күңеленә саф чишмә булып тургай моңы
агып керде һәм аның бөтен барлыгын биләп алды. Имәнле басуларында гына шулай сайрый иде тургайлар. Аларның болай сайраганын Газзә апаның башка беркайда да ишеткәне булмады... һәр якның сандугачы үзенчә сайрый, диләр. Тургайлар да шулайдыр, мөгаен. Ниче. әле ул аларны өч көн буе ишетми йөргән, ничек танымаган. Хәер, at фальт юлларда тузганаклар үсми, машинада тургай җыры ишеге ф ми шул. а
Газзә апа сумкасын куеп, тал куагы төбенә утырды. Яныннан гын ~ җемелдәп торган сары чәчкә өзеп алды. Аннары зәңгәр күке күзен 2 үрелде. Аларның сабакларын бергә китереп бәйләде. Кинәт колагын. 4
— Ай-Һай, минем кызларымның такыялары бигрәк матур икән' - дигән тавыш ишетелгәндәй булды, авыл ягында әнисе күренгәндәй т з елды. Күлмәк итәген алъяпкыч бавына пөхтә генә итеп кыстырган, яу « лыгын яшь киленнәрчә артка чөеп бәйләгән, йөзендә беркемдә булм ф ган ягымлы елмаю, наз балкый. <
«Үрдем, әнием, үзем үрдем, — диде Газзә апа эченнән генә. — Ч. ч- => кәләрне генә түгел, гомерем елларында такыялар итеп үрдем инде. Ак, ° кызыл, сары, зәңгәр — төрле чәчкәләрдән...»
Менә ак чәчәк. Ул карга охшаган. Мең тугыз йөз унтугызынчы ел- ч нын көзендә Имәнленең киң урамына йомшак юрган булып түшәлгән 2 карга... п
Беренче сабаклар J
Сигез яшь әле тулып җитмәгән Газзә, әтисеннән калышмаска тырышып, йөгерә-атлый югары очка таба бара. Кемдер чана белән юл ярып та өлгергән, тояк эзләре ярылып ята, Газзәнең әтисе шуннан эре, үрчемле атлый. Аның аркасы Газзәдән ярты дөньяны каплый, шундый зур ул, шундый көчле. Очраган агайлар аңа баш иеп:
— Нихәл, Асылкәрим, исәнлек-саулыкмы?—дип баш иеп узалар.
Газзә үзе дә бүген әтисе янында ким-хур булырлык түгел. Аның кулында кечкенә генә төенчек — абыстайга сәдака, өстендә гәүдәсенә таманлап тегелгән өр-яңа бишмәт. Дөрес, бишмәтенең түше белән аркасы күксел, ә җиңнәре зәңгәр, чөнки әнисе аны өлкән улларының искергән бишмәте белән кечерәйгән камзулыннан бозып тегеп бирде. Ләкин Газзәгә калса, бу төрлелек бишмәтне тагын да матурлый гына. Ул әле түшенә, әле җиңенә карап куана, артына борылып, Вәҗһетдин абзыйдан шушы көн өчен махсус ясатып алган чабатасының шакмаклы эзләренә соклана. Аннары әтисе артыннан терек-терек йөгерә. Дөнья ак-пакь, әтигә аркаланып баруы искиткеч рәхәт!
Ак-пакь дөнья белән әтисе артта калып, ярым-караңгы өйнең бусагасын атлап кергәч тә, Газзәнең кәефе кырылмады әле. Күзе ияләнеп, сәкедә утырган берничә баланы шәйләгәч, чабатасын салып, башкалар кебек үк бишмәттән килеш, сәкегә, түр тәрәзә янынарак үрмәләп менеп китте. Ләкин теләгән урынына барып җитә алмады, елтыр күзле, кара башлы Салый аны төртеп төшерде: «Монда сиңа урын юк'> — диде. Газзә кече якка үзләренең уң як күршесе, җирән чәчле Маһруй янына елышмакчы булды. Ләкин соңрак килгән балалар аннан дл: «Кит әле, минем урын бит бу!» —дип кысрыклап чыгардылар. Балалар ишәйгәч, Газзәгә идәндә дә урын калмады. Баштарак аны төрткәләп мич авызы турына — «көрәк асты» дигән җиргә үк кысрыкладылар, аннан мич арасына — гөлбәчкә үк кертеп җибәрделәр.
Менә өй эчендәге ыгы-зыгы кинәт тынды, абыстай керде һәм һәр балага аерым-аерым, син моны укы да, син тегене укы дип, сабак биреп йөри башлады.
2 «к. у» м II.
17
Менә, ниһаять, казан кунасы өстендә дә энҗеле калфак, кырыс чы- 'рай күренде, абыстай юка иреннәре арасыннан чем-кара итеп каралткан тешләрен җемелдәтеп:
— Кем бар тагын анда? Кем кызы син? — дип сорады.
Асылкэрим кызы дигән җавапны алгач, кәлимәтен-таибәтенне укырга кушты да, казан өстеннән юкка чыкты.
Абыстайның тавышы шактый коры ишетелде. Газзә, башка балалардан күрмәкче, күзләрен чытырдатып йомып, алга-артка чайкалып, «кәлимәтен-таибәтен»не нихәтле генә тырышып ятласа да, абыстайга ярый алмады. Көн саен иртәнге якта, казан кунасы өстендә, энҗеле калфак һәм каралткан тешләр чагылып китә һәм Газзәнең колагына:
— Ә син, Асылкэрим кызы, шул сабагыңны кабатла, — дигән сүзләр генә чалынып кала иде.
Әнисе көннең көнендә тәүфикълы бул дип колагына киртләп җибәрсә дә, тиктормас кызчыкның түземе озакка бармады. Үзе белән бергә мич арасында утырган бала-чагага белгәннәрен сөйли башлады ул. Башта янында утырган кызның колагына пышылдый иде, аннары миңа да әйт, миңа да дип башкалар да елыша башлады. Бусага янында утырган, югары очның Бармаксыз Һади малае Әхтәм дә, йомры башына ябыштырып куелгандай тырпаеп торган колагын сузып, мич арасына табарак шуышты. Кече як сәкесеннән җирән чәчле Маһруй шым гына килеп төште.
Кыскасы, берничә көн үтүгә, балалар абыстай чыгып киткәнне генә көтеп торалар да, шунда ук җыелышып: «Сөйлә дә сөйлә, кычкырыбрак сөйлә», — дип Газзәне кыстарга керешәләр иде.
Сөйли Газзә, ярым караңгы өй эчендә гадәттәге гөжләү урынына аның нечкә тавышы гына яңгырап тора. «Сак белән Сок бер-берсенә кычкырып, тавышларыннан бер-берсен эзләп табалар, ди. Инде кавышабыз дигәндә генә араларында биек булып Каф тавы...»
Иң кызык җирендә генә кинәт ишек ачыла, абыстайның ачулы тавышы ишетелә:
— Каһәр суккырлары, нәрсә дип мичкә сырыштыгыз?
Бала-чага тпрә-якка борчактай сибелә, абыстай мич арасына карый, ә анда һәркайсы күзен йомып, чайкалып, мыгыр-мыгыр үз сабагын ятлый, ипи көрәге артында Асылкэрим кызы да «кәлимәтен-таи- бәтен»не тәкърарлый. Абыстай чыгып китүгә балалар тагын «шуннан! шуннан!» дип Газзәне төрткәлиләр.
Ә кыз ялындырып тормый. Ул көн саен диярлек әнисеннән әкият- кыйссаларның яңаларын отып килә.
... Кич җитүгә, Асылкәримнең балалары әниләренең эше беткәнне түземсезлек белән көтәләр. Менә ул савыт-сабаны юып, сәкедән ашъяулыкны җыеп ала. Әтиләре, мич буендагы киң эскәмиягә утырып, итеккә олтан сала, балалар түгәрәкләнеп сәкегә, йон язарга утыралар. Уртадагы йон өеме, күпергән ак болыт кебек, торган саен зурая, биегәя, сәке йөзлегенә беркетелгән тоткычта чыртлап нарат чыра яна, вакыт-вакыт әниләре кагып куйганда, утлы күмер идәндәге сулы савытка төшеп _ чыжлый. Ул аягы белән Сәмига яткан бишекне тирбәтә, куллары йонны үзеннән-үзе генә яза кебек, күзләрен боз каткан кечкенә тәрәзәгә төбәп, йөрәккә сары май булып ята торган ягымлы-йом- шак тавыш белән салмак кына сөйли дә сөйли. Чыра уты бер көчәя, бер сүрелә, аның йөзе дә бер яктыра, бер сүрелә, вакыт-вакыт күзләре очкынланып китә. Балаларның куллары ак йон эченә чумып хәрәкәтсез калган, әкият тылсымына бирелгәндәй, песиләр дә — Газзәнең соры песие дә, Саниянең ак песие дә — хәрәкәтсез калганнар.
Ана^ бер әкияттән икенчесенә күчә, ә балаларга һаман әз, алар, әни сөйлә, тагын сөйлә, диләр, әниләре арыпмы, әллә шул кирәк дипме, аларга догалар өйрәтә башлый иде. Догаларның сүзләре ят, аң-
лаешсыз. Ләкин нәкъ менә шул анлаешсызлыклары белән аларГаззә- гә тылсымлы, кызык тоелалар. «Рабби әнзилни мөнзәлин...» Ничек зыңгылдап тора!
Әкиятләр, догалар, бәетләр, пәйгамбәр кыйссалары — һәммәсе Газзәнең башында бутала, аның төшләренә керә, ул канатлы кош булып, таулар-елгалар өстеннән очып йөри, бер-берсен күрергә зар-инти- ф, зар булган Сак белән Сокны кавыштыра, Йосыфны тирән коедан тартып ала. Кай төннәрдә, әтиләре олау белән киткән чакта, ул Газзә * белән Санияне ике ягына яткыра иде. Газзәнең аркасы, иңнәре һаман 5 да әнисенең назлы җылысын онытмаган...
Бу әкиятләрнең, кыйссаларның күбесе китапта язылганын белә иде н Газзә. Олы як белән кече якны аерып торган чаршау өстендәге киштә- f дә почмаклары кителгән, калын көрән тышлы, кыштырдап торган cap- 5 гылт битле берничә китап та бар иде. Әтисе белән әнисе ул китапларны ф. бик изгегә саныйлар, балаларга кагылырга рөхсәт итмиләр иде. Өл- < кәннәр өйдә юк чакта. Газзә, дулкынланып, аларны кулына ала, сырлы- ■ төрткеле тамгаларның серенә төшәргә тырыша, жай туры килгәндә, ° бу нинди тамга, дип абыйларыннан сораштыра. Акшар чиләгеннән ал- х ган ак ташлар белән өй бүрәнәләренә шундый ук тамгалар ясарга R азапланып карый иде ул. j
Абыстайга сабакка баргач, Газзә әнисеннән ишеткәннәрне нәкъ п әнисенә охшатып салмак кына сөйләргә тырыша иде.
Шулай бер көнне, бөтен бала шым булып, тын да алмый тыңла- “ ганда, «йосыф-3өләйха»ның иң кызык җирендә,— Зөләйха гайбәтче я хатыннарны чакырып, алларына ит куеп, һәркайсының кулына үткен * пычак тоттыргач кына — ак башлы Әхтәм кычкырып жнбәрмәсенме:
— Әл-ләлә-лә! Изде кулымны! Елтыр тәре! Монда сиңа ни калган! Менеп кит түр башыңа! Көн саен абыстайга ит-май ташыйсың! Түр башында утырыр өчен! Сыпыр сәкегә!
Елтыр Салые моның бармагына баскан икән.
— Мин сыпырмы? Минме? Сәдакага кызыл акча да бирмәгән башың белән! Хәерче! Зимагур токымы!
Китте талаш, китте сугыш. Сәкедән бай малайлары сикерешеп төште, идәннән сәдакага кызыл акча, ягъни бакыр тиеннәр генә китерә алган ярлы балалары күтәрелде Йодрыклар уйнады, бишмәтләрдән тузан бөркелде, һавада көл-күмер, тузан очты. Абыстай кергәнне дә сизми калдылар, ул ачы тавыш белән:
— Нишләвегез бу, ристаннар! — днп кычкыргач кына мышный- мышный таралыша башладылар. Тик Салый белән Әхтәм генә, берсе дә алдан туктарга теләмичә, һаман дөмбәсләшәләр иде әле. Абыстай аларны якаларыннан эләктереп алды да, маңгайларын бер-берсенә китереп бәрде — шык иткән тавыш ишетелде.
— Менә сезгә, менә!
— Минмени! — дип кычкырып җибәрде Салый. — Үзе килеп ябышты бит! Сәдаканы күп ташыйсың дип үзе килеп бәйләнде! Шуңа сине түргә утырталар, ди!
Абыстай аны коры гына
— Бар, урыныңа утыр! — днп бүлдерде дә. Әхтәмне:
— Ә син, бәдбәхет, бар, атаң белән кил!— дип җилтерәтеп өйалдыңа чыгарып, ишекне шап итеп ябып та куйды. Бу хәлләрне мич арасыннан башын сузып күзәтеп торган Газзә, абыстайның карашыннан куркып, кинәт чигенгән иде, артында шытырдаган тавыш ишетелде. Минутында ул моңа игътибар бирмәде, тизрәк «кәлимәтен-таибәтенже кабатларга кереште. Инде кайтырга кузгалып, мич арасыннан чыккач кына, аны Маһруй туктатты
— Бишмәтеңне ерткансың бит! — диде.
Газзә бишмәтен салып караса, чыннан да аркасы буйдан-буйга ертылган, эченнән мамык урынына язып салынган ак йон бүсеп чыккан. Мич арасында табагач сабы сынган да шуңа эләгеп ертылган икән. Инде нишләргә? Ничек итеп әни күзенә күренергә? *
— Ә син аны анаңа күрсәтмә, — ди Маһруй. — Аркан борылма, гел алдың белән генә тор.
Үзе, җебен-җепкә бәйләштереп, ертыкны рәтләштермәкче була, миһербанлы җан!
Алар Газзәнең гаебен яшерергә мең төрле хәйлә корып урам буйлап кайталар. Ләкин гаебен йому аның кулыннан килә торган эшме соң! Ул капкадан кереп, ишек төбенә җитә алмый, артыннан әнисенең тавышын ишетә:
— И, бәбекәччәем, хараплар гына иткәнсең бишмәтеңне!
Газзә өнсез калып борылды да, әнисенең кулында каба күреп шуның белән китереп органны көткәндәй, ике кулын башына таба күтәрде.
— Инде ни киеп йөрерсең сабакка! —диде әнисе сыкранып. Үзе кабаны баскычка куйды да—ул аны Хәкимҗан абзыйлардан алып чыгып килә икән — кызының аркасын борып карады:
— Рәтләр чамасы да калмаган, ичмасам! Ямаулыкка төсе дә юк бит әле аның!
Әнисенең тавышында әрнү шул хәтле көчле иде ки, Газзәнең дә хәсрәте ташып чыкты, ул кычкырып елап җибәрде:
— Үзегез сәдакага кызыл акча гына бирәсез! Мине гөлбәчтән чыгармыйлар! Анда табагач сабы сынган! Әнә Салый сәке түрендә утыра! Атасы ак акча биргәч! Сез миңа ман да, ит тә бирмисез!
Бөтен үпкәсен берьюлы чыгарды да салды ул. Әнисе:
— Сәдака әз дип, бишмәт ботарлап йөрмиләр инде аны! Сигез җанга бер сыер, каян җиткерим мин ул майны!—дип җилтерәтеп өйгә алып кереп киткәч кенә туктады.
Әмма дәгъва моның белән генә бетмәде. Күрше кызы Маһруй Газзәнең әнисен күреп калган да аларның ниләр сөйләшкәнен койма ярыгыннан карап, тыңлап торган икән. Өенә кергән дә: «Минем олы якның түр башында утырасым килә, абыстайга сәдаканы күп итеп бирегез, әнә Газзә дә әнисеннән ит-май сорый», — дип, әнисе Маһикамал түтигә ябышкан.
Иртәгесен Газзәнең сүзләре абыстайга барып ирешкән, алай гына түгел, абыстайның җавабы да, авыздан-авызга күчеп, Асылкәримнәр өенә килеп җиткән иде инде. «Гайбәтемне саткан кешегә биргән гыйлемем харам булсын!—дигән ди абыстай.— Моннан ары Асылкәрим * оясыннан берсе дә бусагабызны атлап кермәс, алла боерса».
Шулай итеп, Газзәнең тиктормас теле аркасында, аның үзенә генә түгел, Сабирҗан муллага сабакка йөри торган ике абыйсына да «гыйлем» юлы киселде.
Бик кайгырган иде моңа бичара ана, ифрат борчылган иде... Юкка хәсрәтләнгән икән, мескенкәй, Газзәгә белем бирәсе кеше ул чакта инде юлга чыккан булган.
Ул Газзәләр өенә үзе килеп керде. Сәке тулы бала-чагага, аягына килеп уралган песиләргә, акшар белән чуарланган бүрәнәләргә карап елмайды, кычкырып сәлам бирде, Асәлкәримнең сумалага буялган кулларын учына алып, ике куллап күреште:
— Мин яңа килгән мөгаллим, — диде, — Зиннур Гомәров дигән кеше булам.
Мөгаллимнең бөдрә бәрән тиресеннән тегелгән аклы бүреге дә, чәче дә, шома итеп кырган бите дә, өстендәге билле бишмәте дә авыл ке- • шесе түгеллеген әллә каян белдереп тора иде. Тик калын күк олтан салган кара киез итекләре генә авылча күренде.
Асылкәрим күз керфекләрен бер генә снрпеде— балалар мәчеләрен култык асларына кыстырып кече якка шылдылар, чаршауның астыннан, кырыенннан олы яктагыларны шым гына күзәтә башладылар.
Ят агай нык кына аксый иде, бишмәтен салып, түргә узганда да таягын калдырмады, аны сәке йөзлегенә сөяп кенә куйды
Ул хужа белән кара-каршы чәй эчеп, шактый озак сөйләшеп утыр- ф ды. Мөгаллим гражданнар сугышыннан яраланып кайткан, хәзер балалар өчен мәктәп ачачак икән. £
Асылкәрим тирән көрсенеп: ~
— Каршы килеп булмый инде, — диде.—Мулла абзый белән абыс- * тай барыбер безнекеләрне якын җибәрмиләр, өйдә шукланып ятканчы, *- йөрсеннәр әйдә!
Ләкин мөгаллим абзый балаларның барысын да түгел, хәзергә әле £ хәреф танымаганнарын гына жыя икән. Ул үзенең каты тышлы кечке- ф нә дәфтәренә Газзәне генә язып куйды. <
Әнисе Газзәнең бишмәтен бик пөхтә итеп, арка уртасыннан зәңгәр а тасма сузып ямап куйган иде. Ул ана киндердән әйбәт букча да тегеп ° бирде.
Мәктәп югары очта, иң кырый өйдә. Бармаксыз Һадилар каршын- ч дагы Сөбхиямал әбиләрдә ачылган иде.
Өй чиста итеп юылган, идәннән сәкегәчә берничә озын өстәл, эскә- л мияләр ясап куелган, түр як стенага кара такта эленгән иде. Сөбхия- - мал әбинең шахтадан кайткан улы Тажетдин ул тактаның соңгы када- = гын кагып азаплана, ә мөгаллим кәгазь-каләм өләшеп йөри. Газзәне күргәч, Таҗетдин борылып карады да, мәзәк кенә итеп күз кысып куйды.
Газзә, абыстайдан алган «сабак»ны исендә тотып, почмаккарак елыша башлаган иде, мөгаллим:
— Нишләп анда торасың? — диде. — Син бәләкәй бит, алгы рәткә утыр.
Беренче дәрескә биш-алты гына бала килгән иде. Мөгаллим алга чыгып басты да, тантаналы рәвештә:
— Бүген без, балалар, укырга-язарга, санарга өйрәнә башлыйбыз,— диде һәм эшне озакка сузмыйча, киң итеп селтәнеп, кара тактага беренче сызыкны сызып та җибәрде, аның кулындагы акбурдан тирә-якка кыйпылчыклар чәчрәде...
Газзәнең мәктәптән кайтканын әнисе, капка төбенә үк чыгып, түземсезләнеп көтеп ала торган нде. Кайнар чәй эчерә дә, кызы бераз җылынуга, кече якка алып кереп, чыш-пыш сораштырырга тотына: бүген ни укыдыгыз? Мөгаллимегез ниләр сөйләде?
Ә мөгаллим ни укыганнарын әйтергә кушмый, ни укыдыгыз дип сорасалар, «Гыйлемхан» укыдык, «Гасыр сәгадәт» укыдык дип әйтегез, ди, югыйсә, миннән ншеткәннәрегезне сөйләсәгез, үзегезне бүтән мәктәпкә җибәрмәсләр, дип көн саен кисәтеп җибәрә торган нде.
Ләкин әнидән дөресен яшереп буламы соң? Бигрәк тә үзе белән кара-каршы бәрәңге әрчергә утыртса, я токмач басканда камыр өзеп бирсә... Газзә камырдан шарлар, шакмаклар, ә кайчакта мәче сурәтләре ясарга ярата иде.
— Мөгаллим абый әйтә, олы тимер кошлар бар, ди Аларга уты
рып күктә тилгәннән тиз очып була, ди. Аннары шундый арбалар бар, ди, аларны матур дигән нәрсәләр тартып йөри, ди, үзләре аттан кызу чаба. ди... „
— Бардыр, кызым, бардыр, —ди ана. — Күп йөргән кеше күргәнен сөйлидер... Сез үсәрсез, бөтенесен күрерсез әле, безгә генә насыйп булмады .
Газзәнең андый рәхәтләрдән әнисен мәхрүм итәсе килми, ул аны юатырга тырыша:
— Мөгаллим абый әйтә, аңа бөтен кеше утырып иөриячәк, ди. Без әле олыларны да укытаячакбыз, ди...
Ана, анысына ышанып җитмәгәндәй, керфекләрен түбән төшерә дә, кызулап эшенә керешә.
Шулай да аны ни хәйран калдырганы мөгаллимнең балаларга җыр. өйрәтүе булды. Хәрефләр язып, саннар ятлап аргач, мөгаллим:
— Әйдәгез, балалар, бер җырлап алыйк әле, — ди иде. Беренче тапкыр аның бу сүзләрен ишетеп, Газзә дә хәйран калды: сабакта? Җырлап? Ә мөгаллим балаларның аптырашканын сизмәде дә кебек, гади генә итеп:
— Менә бу җырны беләсезме? — диде дә, карашын балаларның баш очыннан каядыр еракка төбәп, бик җитди кыяфәткә кереп, калынх ләкин йомшак тавыш белән әкрен генә җырлап та җибәрде:
Сагынам туган-үскән ялемне,.
Әллә кай жирләре ямьледәй.
Сөямен, шул илемне уйлап көямен.
Яшел чирәмнәрдән челтерәп аккан Сулары да татлы-тәмледәй.
Бигрәк тә шул су буе тора йөрәктә.
Җыр таныш түгел иде, ләкин барысына да ошады. Алай да мөгал-. лимгә кушылырга кыймадылар. Бары тик аның чын-чынлап җырлатасы килгәнен, бу эшнең бер дә гаеп түгел икәнен аңлагач кына әкренләп авызлары ачылды. Үзләре дә белгән җырларын җырлап күрсәтә башладылар, кайсыдыр кыюланып:
— Ә Әхтәмнең гармуны бар, уйный ул, — дип тә әйтеп салды.
Югары очның ярлы Һади малае ак чырайлы, ябык Әхтәм һич көтмәгәндә мәктәпнең күркенә әйләнде. Аның атасы, ихатам җимерек дип, ашарыма юк дип тормаган, малаена кызыл күрүкле гармун алып биргән иде. Үзенең уң кулында өч бармагы юк — аларны ул читтә, шахтада калдырып кайткан, шуңа ачу итепме, улын тәпи басканчы ук гармун тартырга өйрәтә башлаган иде.
Мөгаллим абый бит очлары уттай янып чыккан Әхтәмгә гармунын- алып керергә кушты. Өйләре каршы гына, минут эчендә әйләнеп керде малай. Каешларын беләкләренә элде дә, тотынды сиптерергә авыл көйләрен, шахта көен! Ә үзенең кызыл күрүк өстеннән алланган колак яфрагы гына күренеп тора.
Әй мактый мөгаллим абый Әхтәмне, әй үсендерә:
— Бик сәләтле малай икәнсең, зур кеше булырсың, тырышып укы гына, —ди.
Боларын тыңлагач, Газзәнең әнисе куркынып:
— Атаңа әйтә күрмә, — дип пышылдады. — Кыз балага ир-ат каршында авыз күтәреп җырлап утырырга кушмый китап. Гөнаһ була.
Ә үзе кызыннан мөгаллимнең җырын өйрәнеп алды һәм абзар-кура тирәсендә йөргәндә, ире юкта өйдә дә аның авыз эченнән генә шуны көйләгәне ишетелгәли иде.
Ана белән кыз бу хәлләрне Асылкәримнән бик зур сер итеп сакладылар. Әмма әти кеше барысын да читтән ишетеп, белеп торган, ул< гына да түгел, болар бөтен авылга фаш булган икән.
Асылкәрим җомга намазларыннан кара коелып, шомланып кайта иде:
— Бүген тагын Сабирҗан мулла вәгазь укыды, Сөбхиямал Таҗетдине белән мөгаллимне каргады. Халыкны ходай тәгаләгә каршы котырталар, балаларга җцру өйрәтәләр, диде. Бәладән башаяк, әллә соң Газзәне сабактан туктатып торыйкмы?
Газзәнең әнисе каршы сүз әйтми, ә үзе һәр иртән кызын мәктәпкә-, мыштым гына озату ягын карый иде.
Ләкин бер көнне әтиләре бу эшкә ныклап чик куйды:
— Картлар бик кызган анда, — диде, — Биекъяр артындагы авылларда әллә нинди «кара бөркет» дигән адәмнәр күтәрелгән, ди, мөгаллимнәрне, сәвит яклы кешеләрне рәттән юк итеп баралар, ди. Алла сакласын, шаукымы монда да килеп җитәр...
Моны ишетеп торган Газзә «кара бөркет»не әкиятләрдәге, кара бо- ♦ лыт кебек киң канатлы, озын, очлы, кәкре томшыклы, кешеләрне әллә кая күтәреп китәрлек көчле сәмруг кошы төсле итеп күз алдына китерде Шул куркыныч кош килер дә, мөгаллим белән Таҗетдин абыйларны күтәреп китәр, аннары Газзәгә, Әхтәмгә, мәктәпкә йөргән башка балаларга ташланыр сыман тоела иде. «Мөгаллим абый белән Таҗетдин абый да кара коштан куркалардыр, урамга чыкмыйлардыр»,— дип үз-үзен юатты ул. Ләкин өйгә качып кына котылып була торган булып чыкмады ул «кара бөркет» афәте.
Өйдән чыгуга тынга каба торган суык, чалт аяз бер көнне Газзә Хәкимҗан абзый карчыгыннан агач савыт белән катык оеткысы алып чыгып килә иде. Урам киң, ачы җил савыт тоткан ялан кулны чеметтерә, Газзә ашыга иде. Урам уртасына җиткәч, ул мәчет ягыннан, түбән очтан ашыгып кайтып килгән әтисен күреп алды. Әтисе нәрсәгәдер бик борчылган сыман, кызын күрми дә шикелле, чөнки, бөтен дикъкатен биреп, югары оч ягына караган Ә аннан колакчыны күтәреп бәйләнгән бүреген кыңгыр салып Таҗетдин килә. Асылкәрим капкага илтә торган, тирән итеп көрәлгән сукмак башында туктап калды, әле мәчет ягына, әле Таҗетдингә карады, «кил әле монда» дигәндәй егеткә ишарә ясады да, үз капкасына борылды.
Газзә алар артыннан иярде, ишегалдына кергәч, кулы туңганны да онытып, тегеләрне күзәтеп торды. Менә әтисе урамга кире чыгып як-ягына каранды, аннары Таҗетдинне ишегалды түренә, абзарга таба алып кереп китте.
Газзә оеткыны тиз генә әнисенә кертеп бирде дә мич буеннан бияләй эләктереп чыкты. Әтисе абзардан бияне алып чыгып килә иде. Менә ул аны ашыгып чанага җикте, Газзәгә:
— Ач әле, кызым, капканы, — диде.
Урам буш иде. Асылкәрим, урта юлга чыккач, атын туктатты да, артына ымлады:
— Утыр, кызым, син дә.
Бик мөһим һәм шактый ук хәвефле юлга чыкканнарын сизеп, әтисе кебек үк җитди һәм тәвәккәл кыяфәт белән чанага утырды Газзә. Туры бия, чана табаннарын чыжлатып, югары очка таба дерт дерт юыртып китте.
Асылкәрим аны Сөбхиямал капкасына борды, хуҗаларның чыкканын да көтмичә, капканы ачып ташлады, ишектән үк:
— Сөбхмямалтти! Әҗәтеңне түлисеңме? Кибәннәрен бар чакта биреп кал! — дип кычкырды.
Артыннан килгән Газзәгә:
— Бар, кызым, бар, урамга чык әле, берәрсе күренсә, әйтерсең! — дип пышылдады.
Әтисенең нидәндер бик хафаланганын сизеп, Газзә капка төпләрен нснәштереп йөргән эттән дә шикләнеп торды
Күпме вакыт үткәндер, капкадан. Газзәгә җылы сулышын бөркеп, бия чыкты. Чанага ат сырты биеклегендә солы көлтәләре төялеп, өстен бастырык белән бәйләп куелган иде. Асылкәрим кызын күтәреп йөк өстенә утыртты, ә үзе сул яктан җәяү китте
Урта юлга чыкканда, чана салулап китте, Газзә шома салам өстеннән төшеп кала язды, ярый әле, аягы ниндидер каты әйбергә терәлеп, туктап калды.
— Ныграк тотынып утыр,— диде әтисе теш арасыннан
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
Ә Газзә һаман иелеп уңга карый, карамый түзә алмый, чөнки аннан, салам арасыннан ниндидер таныш нәрсә күренә! Астына күк олтан салынган кара итек башы бу. Ул гына түгел, аннан очына кадак кагылган таяк башы да тырпаеп чыккан! Бу бит мөгаллим аягы!
— Тик кенә утыр, кыбырсынма,— ди аны-моны сизмәгән әтисе Газ- зәгә. Ә үзенең күзләре түбән очтан якынлашып килгән агайлар төркемендә.
Менә алар яныннан, /Хсылкәримне күрмәгән дә сыман, ап-ак чалма белән яшел чапан кигән, түгәрәк кара сакаллы, мәһабәт кыяфәтле Сабирҗан мулла узып китте. Асылкәрим, аларга юл бирер өчен, бияне туктатып торды.
Ә Газзәнең күзе аста, итек башында. Менә солы саламы селкенә башлады, итек эчкә тартылды, ләкин барыбер очы күренеп калды. Нишләп ята анда мөгаллим абый?
— Әти! — дип атасының җиңеннән тартты Газзә.— Анда мөгаллим абый...
— Тик тор диләр сиңа! — Асылкәрим ачу белән җиңен тартып алды. Үзе борылып карады да агарынып катты, ашыгып йөк өстеннән төште. Калтыранган тавыш белән, ләкин һич көтмәгәндә йомшак итеп:
— Каяле, кызым, син дә төш, җайлабрак бәйлик, — диде. Газзә җиргә төште, тез буыннары йомшап, саламга сөялде, үзе дә аңлап җитмәстән, бишмәт чабуы белән итек башын каплады.
Ул арада агайлар чананы ике яктан уратып алдылар.
— Әйдә, Асылкәрим, бор бияне!
— Бәдбәхетләрне акылга утыртырга!
— Саваплы булырсың!
— Мәптегенә барабыз. Корткычның үз оясына!
Асылкәрим бастырыгын рәтләштерә иде.
— Хәзер... Менә... Йөкне генә кертеп бушатыйм инде... — дип сөйләнде ул.
— Озаклама!
— Кызыгын күрми калырсың! — диешеп, агайлар үз юллары белән китеп бардылар.
Ишегалдына кергәч, әтисе Газзәгә мөлдерәп карады да:
— Кызым, Тажетдпн абзаң белән мөгаллим абзаңны сораучы булса, күрмәдек диген, яме, — диде. — Абыйларыңа да әйтмә.
Шул ук кичне, караңгы төшүгә, ул тышсыз толыбын алып өйдән чыгып китте. Әниләре дә, сәкедән паласны алып, аңа иярде.
Озакламый шыгырдап капка ачылганы, ат пошкырганы ишетелде, балалар, тәрәзә бозын сулышлары белән эретеп, әтиләренең югары очка, олы юлга таба киткәнен күреп калдылар. Ул таң алдыннан кире әйләнеп кайтты. Әниләре сәке йөзлегенә утырып:
— Инде ходаем, бусы афәтләрнең соңгысы булсын, моннан ары җан тынычлыгы бирсен, —дип дога кылды.
Ләкин анын догалары кабул булмады.
Егерме беренче елнын ачлыгы килде. Ишле булса да хәлле генә саналган Асылкәрим гаиләсе бер кыш белән бер яз эчендә юкка чыкты— Газзәнең әтисен, әнисен, туганнарын Таштүбә итәгендәге зиратка илтеп җирләделәр.
Ятим калган кызны Каратал авылына илттеләр дә, чәчен кырып, алпавытның ташландык йортында ачылган приютка бирделәр.
Үлем фаҗигасен күп күрде Газзә, әмма нәни күңеле белән һич кенә дә аңлый алмады. Хәер, кем генә аңлый соң ул үлем дигән нәрсәне! Әтисенең, туганнарының, терсәген бөгеп апасыннан уздырырга тырышып йөгергән төймә күзле Саниянең, бигрәк тә әнисенең шулай кинәт юк булуын берничек тә акылына сыйдыра алмый иде Газзә. Зур гаиләдә үскән бала, ул беркайчан да ятимлеккә күнегә алмады, хәер.
ятимлеккә ризалашу адәм баласы өчен мөмкин эш микән? Бигрәк тә әнисен сагынды Газзә, аны көтте, ул каядыр киткәндер дә, менә-менә кайтыр, газиз кызын приюттан килеп алыр кебек иде.
Приютта балалар төннәрен идәндә тезелешеп йоклыйлар иде. Газзә бик озак йокыга китә алмый, тәрәзәдән төшкән салкын ай яктылыгының әкрен генә шуышканын тоеп, чикерткә чырылдаганын, тычкан- ♦ нар кыштырдаганын тыңлап ята. Үз өйләрендә кич утырганнарын, әни- ь сенең кыйссаларын исенә төшерә. Аның күңелендә әнисенең җылы ко- z чагына сыену теләге шул кадәр көчле булып кузгала ки, әгәр шул ми- 2 нутта теләге тормышка ашмаса, йөрәге тибүдән туктар шикелле... <
Газзәнең зарын сөйләрлек, шушы теләген әйтерлек кешесе юк, ул, әнисеннән өйрәнгән бөтен догаларны укып, ходайга ялвара: кайтар, - әниемне, ди, кайтар! Ул сорый, үтенә, алай гына да түгел, таләп нтә, " боера! һәм йөрәгендә шундый көч кузгала, аның теләгенең үтәлми ка- ♦ луы һич мөмкин булмастыр шикелле. -
Күп уйлаганга, бик теләгәнгәдер инде, бер төнне Газзәнең төшенә ~ әнисе керде. Бу төшен ул, өнендә булган тетрәткеч вакыйгалар кебек 1 үк, гомере буе оныта алмады.
Ул болын уртасында басып тора, имеш. Үлән ямь-яшел, күк йөзе жете зәңгәр. Кинәт күк гөмбәзен бормалы-сырмалы сызыклар телгәли ' башлады. Ул сызыклар корьән хәрефләре рәвешендә, тик Газзә аларны укып кына өлгерә алмый. Менә күк шул сызыклар эзеннән ярылып китте, аннан ак болыт кисәге шуып чыкты. Болыт өстенә, аякларын бөкләп, бер карт утырган, ул Сабиржан муллага охшаган, тик сакалы гына ак, карт Газзәгә ым кага, артыңа борылып кара, ди, Газзә борылып '■ караса, ни күрсен: сәке кебегрәк бер урында әнисе ята. Күмәр алдын-нан аны Газзәгә шул хәлендәрәк күрсәткәннәр иде. Пөзе нәкъ шул чактагыча ак, күзләре йомык. Менә ул, кызының карашыннан жан иңгәндәй, алсуланып китте, йөзе нурланды, керфекләре тетрәнеп күтәрелде. Менә ул башын күтәрде, кызын күреп, елмаеп куйды. «Әнием, син бит бу! Мин сине шул хәтле сагындым, сине кайтар дип, ходай тәгаләгә шул хәтле ялвардым! Ул сине терелтте, әнием?» һәм Газзә, кулларын сузып, бөтен жаны-тәне белән әнисенә омтылды. М^нә-менә ул аның янына барып җитәчәк тә, кочагына сыенып, назлы җылысын тоячак. Тик аяклары гына, сумалага ябышкандай, атлый алмыйлар. Ә әнисе чакыра, тизрәк кил, ди...
Шунда Газзә уянып китте. Янында яткан озын торыклы керәшен кызы Лиза, йокы аралаш саташып, аңа тибеп жнбәргән нде.
Газзә торып утырды. Йөрәге дөпелдәүдән аның колагы чыңлый нде. Төн салкыны, балаларның саташып көрсенгән, йөткергән тавышлары аны әкренләп аңына китерде. «Нишләдем мин? — диде ул өзгәләнеп.— Ник уяндым? Әнием кайткан иде бит!»
Ул кире ятты, Лнзаның сөякчел салкын аягын тезе белән этеп җибәрде дә, бишмәт чабуын башыннан ук бөркәнеп, күзләрен чытырдатып йомды.
Ләкин төше кире кайтмады.
Ә иртәгесен өлкәнрәк кызлар Газзәнең төшен карчыклар шикелле оста итеп юрап та бирделәр, үлгән кешенең сине чакырганын төшеңдә күрсәң, үзең дә озакламый үләсең, диделәр.
Бәхеткә каршы, ул чакта әжәлнең рәхнмсезлегенә чик куелган иде инде. Бер көнне балаларга:
— Без сезне ипиле якка, Украина дигән җиргә озатабыз,—дип игълан иттеләр.
Болытлы ямансу бер нртәне приют капкасы төбенә җигүле атлар килеп туктады, халык җыелды. Ятимнәрнең дә кардәшләре бар. күрше-күләне, күз күргәне бар. Саубуллашырга килгәннәр, күчтәнәчләр китергәннәр. Балаларны башларыннан сыйпыйлар, хәерле юл телиләр.
Тик Газзә янына гына килүче, ана хәер-фатихасын бирүче юк. Чытыр арба артына ялан аякларын салындырып, юл читендәге тузанлы, кипкән үлән сабакларына карап, тып-тын утыра ул. Кемдер килеп иңенә кагылгач та күтәрелеп карамый.
— Балакаем, сабый! Арба аратасыннан күренмисең дә! Баядан бирле сине эзлим бит инде!
Газзә букча хәтле генә киндер капчык тоткан карчыкны башта танымый торды. Тавышы гына кемнедер хәтерләткән кебек.
— Күрми калам, әманәтне тапшырмый калам, дип котым очты. Әле дә таптым, аллага шөкер!
Карчык җилдә каралган, җыерчык баскан битен иске яулык чите белән сөртте:
— Мөгаллим абзаң әманәте бар бит миндә, балакаем.
Шунда гына Газзә карчыкны танып алды: Сөбхиямал әби! Мәктәп өенең хуҗасы! Газзә арбадан көлтә шикелле шуып төште дә әбекәйнең җиңенә ябышты.
— Бармаксыз Һади Биекъярда мөгаллим абзаңны күреп кайткан. Чирли икән мөгаллим. Теге чакта атаң мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, аны, Таҗетдин белән икесен, Караталга илткән иде бит. Шунда алар Серебров дигән керәшеннең базында качып ятканнар. Таҗетдин. аллага шөкер, исән-сау, шахтыда хәзер. Ә мөгаллимгә баз суыгы тигән, бик каты хасталаган, ди. Сине сорашкан, күчтәнәч җибәргән...
Әби капчыктан кызыл билле берничә прәннек белән бер китап чыгарды. Тукайның шигырьләр китабы иде ул.
— Йөрүләре бик читен бит, тиз арада килеп булмады, — диде әби. — Укысын, тырышсын, зиһенле бала ул, дигән мөгаллим абзаң. Менә, хәзинәдә барын мин дә салдым, юлда ашарсың. Ходай тәгалә савабын бирсен.
Ул арада арбалар кузгала башлады. Әби, арба кырына тотынып, бераз вакыт Газзә белән янәшә атлады.
— Юлларыгыз уң булсын, балакайлар. Чит-ят җирләр үз илен түгел дә бит, нихәл итәсең, насыйбыгыз шулдыр. Җыясы ризыкларыгыз шундадыр. Киткән кошлар да кире кайта, сезгә дә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Бәхетең-тәүфигың белән үс, балам...
Авыл очында торып калган озатучылар төркеме шактый зур иде. Әмма авызын яулык чите белән каплап торган карчыктан башкалары- Газзәнең күзенә күренмәде. Ул карчык ялгызы аның үзен генә озата сыман тоелды.
Атлар зират турыннан борылып, төркем күздән югалгач, Газзә капчыкны чиште. Аннан, мөгаллим күчтәнәченнән тыш, көлгә күмеп пешерелгән өч-дүрт бәрәңге, шалкан, валчык сырышкан кечкенә генә шакмак шикәр, бер кыерчык арыш ипие чыкты. Болары — әбинең үз күчтәнәчләре иде.
Атлар басу юлыннан җай гына атлыйлар, майламаган арба күчәрләре яман шыгырдый иде. Чәчелмәгән-урылмаган кара басуларда көзге җил тузан өермәсе уйната, дүңгәләкләрне әрле-бирле тәгәрәтә. Әле чүмәләләп өеп куя аларны, әле таратып җибәрә. Газзәгә никтер бик күңелсез булып китте. Кая бара ул? Туган ягын ташлап кемнәр янына китә? Ә монда Сөбхиямал әби кала, ерак та түгел, Биекъярда мөгаллим абыйсы кала. Газзәнең йөрәге әнисен төшендә күреп уянгандагы шикелле сызланып куйды. Ул нишләгәнен үзе дә аңлап җитмәстән, арба араталары арасыннан шуып төште дә, юл читенә җил өеп куйган дүңгәләк чүмәләсе артына посты. Яше унга җитсә дә, гәүдәсе йомгак хәтле генә иде. Арбалар шыгыр-шыгыр китеп барды, Газзәнең төшеп калганын абайлаучы булмады. Атлар үрдән төшеп күздән югалгач, Газзә дүңгәләк арасыннан күтәрелде дә, авылына таба йөгерде...
Нигә ул җыр искә төшә икән?
Нечкә сабакта ачылып җитмәгән бөре —Газзәгә үсмер чагын хәтерләтә. Чәчкәнен ни төсле буласын белеп тә булмый әле—ул тыгыз ланып, яшел яфраклар эченә яшеренгән ♦
Газзәнең ачылмаган чәчкә бөреседәй үсмер чагы кеше кулында, а =. раулыкта узды.
Чытыр арбадан төшеп калгач, ул туп-туры югары очтагы бер өйгә 5 кайтып керде Сөбхиямал әби күреп хәйран калды. Ул аны көтмәгән < иде, юк, көтмәгән иде. Үзе дә кышка Бармаксыз Һадиларга өйдәш к керергә дип сөйләшеп куйды бит. Кая инде, кеше өстендә тагын ятим ? бала асрарга' Авылдашлар аркылы сөйләшеп, ятимә кызны Бнекъяр- = га, сәүдәгәр Ханбиковларга бала карарга җибәрделәр. ♦
Озатканда Сөбхиямал әби: <
— Игелекле бул, балакаем, канат асларына сыйдырган, тамагыңны « туйдырган мәрхәмәт ияләренә мен-.мең рәхмәт укып яшә. — дип үгет- ° «әсихәт әйтеп калды. — Алар сыйдырмаса, кая барырыен?
Биекъярда Газзәне күргәч, хуҗа хатын Рабига: *
— И-и, бик бәләкәй икән шул әле бу, ни генә эшли алыр икән, — z
диде — Ярар инде, килгән икән калсын, ризыгыбыз жәл түгел, ходай ф тәгалә бәрәкәтен бирсен Ятимәнең догасы изге була диләр, дога кыл- = ■са — безгә шул җитә. “
Ләкин үзе дога кылганга гына риза булмады, юк, риза булмады ф Асраулыкта яшәгән елларын исенә төшергәндә, Газзәнең хәтеренә ба- s ла чакта әнисеннән ишеткән бер җыр килә:
Җиде яшемнән үк мин мескенне Бала карарга дип алдылар.
Алдылар да мннем йөрәгемә Мәңге сүнмәс утлар салдылар.
Их, бала карау гына булса ни әйтер икән! Ул килгәнче үк бишектән төшкән Рәйсә янында утырулар Газзә өчен бер ял гына иде! Ләкин хуҗалар аның белән генә канәгать түгел иде шул!
Беренче көннән үк Рабига Газзәне караңгылы-яктыда уята торган булды Озак та үтми, кыз үзе вакыты җиткәч сикереп торырга күнекте, хуҗа хатынга иртәнге тәмле йокысын бүлеп йөрисе дә калмады. Газзә юка сырмасы белән каткан мендәрен мич алдыннан — көрәк астыннан җыеп куя да, чиләк алып, ике сыерны саварга чыга Ул кышын малларга башак сала, җәен — көтүгә куа. Хуҗа хатынны якын да китермичә тибенә торган мүкләк ала сыер Газзәгә шул хәтле күнекте, хәтта аның артыннан эт шикелле ияреп йөри торган булды
Дөресен генә әйткәндә, асрау тормышының иң авыры, иң үзәккә үткәне шул иртә тору иде. Анысыннан Газзә җиде ел буе интекте. Ә калганы — идән, кер юу, атнага бер мунча ягу — бер күнеккән кеше өчен читенмени? Рабига да асравын: «Тырыш, тырыш, эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзен өчен булыр»,— дип, гел үсендереп торды Тырышты Газзә, авыр эштән башканы күрмәде, озак йоклауны, матур киенүне белмәде Дөрес, Газзәне ялангач йөртмәделәр. Рабига иске күлмәкләрен чыбыктан үргән кәрзин шикелле сандыкта саклый иде Исенә төшкәндә шуннан берәрсен тартып ала да аннан моннан кече- рәйткәләп асравына кигезә. Газзә шуны өстеннән коелып төшкәнче кия. Шуннан сон Рабига чыбык сандыктан тагын берәр күлмәген чыгара
— Эссе тәнеңдә тузсын, рәхәтен күр, — ди. — Абзаңның сәүдәсе уң булсын дип изге теләктә тор
Кышын асрау өстендә тышы тузганга эче тышка әйләндергән иске бишмәт, башында — хуҗасының искергән бүреге була
Газзә барысын да шулай тиеш дип саный, нәфесен күпкә сузмый. Бары бер генә тапкыр кием мәсьәләсендә үзәге өзелгән иде кызкайның.
Бер заман хуҗа кызы Рәйсәгә куян бүрек алып кигезделәр. Йомшак иде, ак иде бүрек, ике колакчыны түшкә салынып төшә иде. Кызыкты бит Газзә шул бүреккә! Иртә дә, кич тә шуны уйлый, шундыйны кию турында хыяллана. Шулай туктаусыз уйлый торгач, моның күңеленә: «Рәйсәгә яңа бүрек алгач, монысын миңа бирмәсләр микән?»— дигән уй килде. «Бирерләр, ник бирмәсеннәр, — дип жавап та бирде ул үз-үзенә. — Рабигатти үзенең иске күлмәкләрен дә кызганмый бит әле». Хәзер инде хуҗа кызының бүректән гайрәте чиккәнен, яисә башы бүреккә сыймас булып үскәнен генә көтәсе калган иде. «Рәйсә үзе үк тә аны миңа бирмәсме әле,— дип уйлый иде Газзә.— Мине ярата бит ул». _
Чыннан да, асрау кызга кечкенәдән күнегеп үскән Рәйсә аннан башка уйнамый да, сабагын да укымый иде. Аның белән бергәләп сабак уку — Газзәнең үсмер чагындагы иң бәхетле сәгатьләре булды.
Ул Рәйсә мәктәптән кайтканчы өй эшен бетереп куярга ашыга. Хуҗа кызы капкадан керүгә, түр якка чәй табыны әзерли, үзе кече якта гына капкалап ала да, почмактагы урындыкка мыштым гына барып утыра. Колакларын торгызып тыңлый: түр яктан кәгазь кыштырдаган тавыш ишетелмиме? Озак көтәргә туры килми, Рәисәнең иркә тавыш белән:
— Әни-и! Газзә керсе-ен! — дип сузганы ишетелә.
Баштарак Газзә ана әнисеннән отып калган әкиятләрен сөйли, мөгаллимнән өйрәнгән сабагын укыта иде. Әз генә вакыт эчендә шактый белем биреп өлгергән икән кызыл сугышчы Зиннур Гомәров! Бай кызын өйрәтергә шактый вакытка җитте. Кайбер дәресләрне Газзә үзе белмәгәнне китаптан укытып аңлата башлады. Кайбер дәресләрне Рәйсә үзе дә аңлатып биргәли иде — ни дисәң дә ул мәктәптән дәрес тыңлап кайта бит — андый чакта гаҗәп эре кылана ул, асрау кызны:
— Томана! Надан! — дип үрти.
Шулай бергәләшеп азаплана торгач, хәтта рус хәрефләрен дә танырга өйрәнде Газзә.
Юк, хуҗаларыннан зарланмый иде ул. Күршеләрнең асрау кызы Клава белән кое янында очрашканда да аның аһ-зарын тыңлап кына тора, колакка ят яңгыраган рус сүзләрен аңларга тырыша, ә үзе хуҗаларын яманлап теш арасыннан сүз чыгармый иде. Хәтта куян бүрек хакында да сөйләмәде ул аңа.
Бер көнне Рәйсә никтер алгы якка чыгып киткәч, Газзә түзмәде, теге бүрекне чөйдән алып башына киде. Түр стенадагы көзгегә карап, тынсыз калды: и килешә иде аңа бүрек, хур кызыдай итә иде, әнисенең кулы кебек йомшак, җылы иде үзе! Шуңа сокланып, Газзә хуҗа кызының кире кергәнен сизми дә калды.
— Сал бүрекне!—дип кычкырды теге. — Әни сиңа киемемне кигезергә кушмый, пычрата, ди.
Газзә бүрекне кире урынына элде, әмма телен тыеп кала алмады:
— Син кими башлагач, барыбер миңа була ул, — диде. — Анаң миңа бирә. Ул үзенең иске күлмәкләрен дә миңа кигерә әле.
Рәйсә аның бу сүзләрен әнисенә җиткергән, ишеткәненчә генә түгел, үзенчә үзгәртеп әйткән: «Анаң үзеннән калган иске-москыны миңа кигезә дип әйтте Газзә», дигән. Хуҗа хатын бу сүзләрне ифрат авырга алды. Куян бүрек кызының башыннан төшкәч, теләнеп кергән чегән хатынына шуны биреп, асрау кызның күз алдында кәрт ачтырды.
Бу вакыйга Газзә өчен ачы сабак булды, ул, хуҗаларга ошамаслык сүзне әйтергә тел күтәрү ярамый икән, дип күңеленә бик нык киртләп куйды.
Шулай җиде ел яшәде Газзә асраулыкта. Орчык хәтле үсмер баладан бит очлары янып торган түгәрәк йөзле, очкын чәчрәтеп торган кара күзле, жыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, өлгер кыз булып җитеште. Күрше-күләннән, асрау кыз Клавадан ул комсомол турында, ярлы балалары өчен мәктәпләр ачылу турында, асрауларга да ниндидер хокуклар бирелү турында ишетеп белә һәм, канат ярып килгән кош ба- ♦ ласы шикелле, киң дөньяга очарга талпына иде. Ләкин кайсы тарафка * китәргә? Кая барып сыенырга? Бары тик шул сорауларга җавап бул- § маганга гына ул тыелып яши иде.
Салкын кырау төшкән көзге томанлы бер иртәне мунча идәнен юып < чыгып килгән Газзә, капкадан кергән бер яшь егетне күреп туктап а калды. Ә егет өй ишегенә таба борылмады, туп-туры Газзәгә таба ат- £ лады. Сары чәче эре дулкын булып биек, ак маңгаена бүселеп төшкән, к күн тужурка ки^ән, озын буйлы, нечкә билле бу егет күк күзләре белән ♦ Газзәгә бик житди һәм туры карады. Якын ук килеп туктады да: «
— Исәнмесез, — диде.
— Саумысыз. Хуҗа абзый өйдә әле, кибеткә китеп өлгермәде, — * диде Газзә.
— Миңа аларның батрагы кирәк. Синме ул? <
— Мин аларда яшим,— диде Газзә.
— Ә мин Борис Серебров, волкомолдан. Батракларның хәле белән Q танышып йөрим.
һәм ул шунда ук бик төпченеп сораша да башлады: хуҗалар Газ- - зәгә күпме хезмәт хакы түлиләр? Ничә сәгать эшләтәләр, күпме ял би- « релә? Эш киемнәре алалармы?
Газзә бу сорауларга ничек җавап бирергә белми аптырап калды. Нинди хезмәт хакы? Нинди эш киеме? Җитмәсә, кыз өстендәге ямаулы күлмәге белән ялан аягына эләктергән иске киез ката өчен кыенсына, өстәвенә, ят егет белән ялгыз сөйләшеп торганымны хуҗа хатын күрсә, ни әйтер дип курка иде.
Ул озак сөйләшеп тормады, эшем күп дип, кире мунчага кереп китте.
Ләкин егет, ул зарланмады дип, китеп бармаган икән, хуҗалар янына кергән. Газзә, өйгә керүгә, түр яктан аның көр тавышын ишетте:
— Без договорның үтәлешен тикшереп торачакбыз .
Алар хужа белән шактый вакыт сөйләштеләр. Аннары Газзәне үзләре янына чакырып керттеләр. Борис Серебров тужурка төймәләрен генә ычкындырган да, терсәкләрен өстәлгә куеп, хуҗага каршы иркенләп утырган иде. Газзә аның үткен күзләренә туры карый алмады, кыек якасыннан бик матур булып чыгып торган, төз, көчле муенына карап кына сөйләште.
— Моннан ары шушы договор буенча эшләрсең, — дип Борис ана ике бит кәгазь күрсәтте. — Укы, берәр сүзе белән риза булмасаң, ту- рыдан-туры әйт, риза булсаң, кул куй. Договор буенча син көненә тугыз сәгать эшләргә тиеш, хуҗаларың сиңа атна саен ике кием чабата алып бирерләр, абзар тазарту ише пычрак эшкә аерым кием булдырырлар...
Газзә аның сүзләрен юньләп тыңлый да алмады, чөнки хуҗа юан муенын бөгеп, бу эшнең үзенә бер дә ошамаганын сиздереп, аска карап утыра иде. Бары тик ул:
— Куй әйдә, куй кулыңны, хәзер тәртибе шул инде аның, — дигәч кенә, Газзә калтыранган кулы белән «Кәримова» дин яза алды.
— Моннан ары без синең белән элемтәдә торырбыз, комсомол эшенә тартырбыз, укырга ярдәм итәрбез, — дип, аның күңеленә вәсвәсә салып китте егет.
Тик ул Газзә күңеленә генә түгел, хуҗаларга да шом салып киткән икән. Әйтеп тә торасы юк: теге договор дигән кәгазьдә язылганнарны
Газзә егет күздән югалуга ук онытырга тырышты. Кая ул тугыз сәгать эш! Хуҗа хатын савыт-саба юганны асрау кыз карап утырсынмыни? Әллә сыерларны таңнан торып Рабига үзе саусынмы? Мүкләк аЛа сыер тибеп кенә очыра бит аны, якын да җибәрми! Ул тагын атнага ике кием чабата! Җирдә кар ятмаганда Газзәнең кайчан аягына кигәне бар?! Язгы кырау төшкән иртәләрне зират буеннан ялан аяк көтү куулары әҗәлгә тиң иде, югыйсә. Олыгайгач аякларның бу хәтле сызлавы да ■шул чакларда суык тигәннән түгел микән?
Кыскасы, договорны юкка исәпләргә бик риза иде Газзә. Әмма договор төзүне хуҗа хатын күтәрә алмады. Асрауга күңел өчен генә булса да җылы сүз әйтүләр бетте, җае туры килгән саен күрше-күләнгә:
— Какмадык, сукмадык, ризыктан аермадык, ни казынып йөри торгандыр ул чукынган керәшен, — дип зарлана торган булды. — Кылган яхшылыгыбызның әҗерен күрәбез хәзер. Мәче баласына ризык биргән саен борынына чирт диләр иде, хак икән. Үги бозау асрасаң, авызың- ■борының май булыр, үги бала асрасаң, авызың-борының кан булыр...
Боларны сөйләгәндә Рабига асрау кыз ишетәме-юкмы дип тә тормый иде. Ә Газзәнең күңелендә мәкальнең башкасы: «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный... Теге егет килеп бутап китмәгән булса, мине болай ук какмаслар да иде әле...»
Договорга рәнҗүен Рабига иренә дә сиздерде, ә тегесе:
— Синдә асрау кайгысы! Бөлеп барганыбызны күрмисеңмени!—дип кырт кисте. — Бу чаклы налог түләп, кеше баласын асрау түгел, үзебезнең ашарга да калмас. Сыерларның да берсен сатарга туры килә, мәшәкате кимер... Сүзе дә ишәя бара, ялчы тотасыз, диләр... Үзеңә генә авыр булса, көнлекләп ялларсың...
Тора-бара Газзәнең Борисны тагын бер тапкыр күреп сөйләшәсе килә башлады. Ләкин үзе эзләп барырга кыенсынды. Минзәләдә авыл хуҗалыгы мәктәбе ачылганын ишеткән иде, шунда керергә ниятләде. Рәйсә белән бергәләп алган гыйлемен ул бик зурга саный иде, мәктәпкә керер өчен шул бик җиткән дип уйлый иде...
Саубуллашканда Рабига аның төенчегенә ярты ипи тыкты, учына бер тәңкә акча төртте. Күңеле йомшап, тавышы калтырап куйды:
— Рәнҗеп китмә инде, — диде. — Үзебезнең дә хәлләр мөшкелләнеп бара...
Капка төбенә чыгып озатып калды.
Мәктәпкә керә алмады Газзә — әзерлегең җитәрлек түгел диделәр. Тагын тугай авылына кайтты ул. Кайтты, читтә үткән җиде ел гомеренең истәлеге итеп, күңелендә моңлы җыр алып кайтты:
Җиде яшемнән үк мин мескенне Бала карарга дип алдылар
Тамыгыз, тамчылар!
Шикәрләнеп каткан кар өсте, кояш нурларында җемелдәп, күзләрне чагылдыра, коры, салкын һава сулышны сафландыра, тәнгә җиңеллек бирә. Биек күк гөмбәзенең зәңгәрлегендә, һаваның яктылыгында яз сулышы сизелә.
Алар Елтыр Кашапның кибәндә кышлаган солысын сугалар. Ындыр табагы — ишегалды түрендә бозланып каткан такыр урын — чип- чиста итеп себерелгән. Шуңа солы көлтәләрен ике рәт итеп башларын бер-берсенә каратып җәяләр дә, бер-бер артлы басып чабагач белән сугып чыгалар. Иң алдан Әхтәм бара, аның артыннан — Газзә, аннары Елак Махас хатыны Монтазима, иң арттан — Газзәләрнең элекке зе
күрше кызы Маһруй. Алар бер-берсенен җаен алганнар, гармунга кушылган җырчылар шикелле, Әхтәм башлаган көй белән эшлиләр. Газзәнен кулында Вәҗһетдин абзый ясап биргән чабагачы уйнап кына ' тора, ул эченнән генә кабатлый:
Ары лап-лап, бире лап-лап.
Сөңге саплап, киез каплап.
Такмагына нокта куйгандай итеп, каш астыннан гына Әхтәмгә карап ала. һәм еш кына, егетнең солы саламы төсле алтынсу керфекләре арасыннан сирпелгән зәңгәр яктылыкны күреп, башына кайнар су коелгандай эсселәнеп китә, кызарынып башын ия.
Көлтәләрне әйләндергәндә кайчак аларның куллары-кулга тиеп китә. Әхтәм бармакларының кайнарлыгы, кызның йөрәгенә барып җитеп, көйдереп алгандай була.
Тибеп сукканда, Әхтәмнең яңа чабатасы көлтәләрне күз иярмәс тизлек белән әйләндереп сала, аның аяк очыннан ефәктәй салам сирпелә, орлык чәчри.
Ары лап-лап, бире лап-лап...
Салам җыйганда алар кара-каршы киләләр, икесе бер лачинканы I күтәрәләр. Газзә егетнең буйлы ак күлмәк аркылы көчен сиздереп торган нык җилкәләренә, артка шудырган кара кәләпүше астыннан бигрәк ак, нәфис булып күренгән муенына сокланып атлый .Аның көенә басып, ун-унбиш адымдагы салам эскертенә хәтле бару Газзә өчен жан рәхәте.
Дөнья иркен, саф, күңел каядыр талпына, киләчәк көннәрнең җиргә ташу суларын, сандугачлар җырын, шомырт чәчәкләрен алып киләсе бәхәссез булган шикелле, алар Газзәгә дә сөенечләр генә китерер сыман тоела. Ул бөтен кешегә — язны сизүдән сипкелләре тагын ныграк чекерәешкән Маһруйга да, һәрчак борчулы, вакытсыз сулган Монтазн- мага да—елмаеп карый — яратуы, сөенече, ашкынуы аларга да җитә.
Газзә үзен читлектән иреккә чыккан кош кебек бәхетле саный. Туган авылында күп нәрсә сагынылган, таныш, шул ук вакытта яна да. Менә ни өчен аның күңелендә өзлексез җыр яңгырый, шуңа күрә арганын тоймый, көн үткәнен сизми ул. Менә инде алар соңгы җәймәне җәяләр, әнә Кашап хатыны Мәгъсүмә алариы ашарга чакыра
Яшел капка җиңел генә ачыла, кара айгыр җиккән җиңел чанада хуҗа белән аның улы Салихҗан кайтып керәләр. Хуҗа, ындыр табагы янына килеп, «бетерәсезме, әйбәт булган», дип өенә кереп китә, Са- лый ат тугара.
Гадәттә, эшкә кеше чакырганда, хуҗа да, малае да башкалар белән бергәләп эшли торганнар иде. Бүген исә иртәдән ат җигеп каядыр- чыгып киттеләр. Шулай итүләре әйбәт булды: хуҗалар булмаганда эшләү рәхәтрәк, иркенрәк. Бигрәк тә Салый юкта
Газзә белән Әхтәмнән нке яшькә өлкәнрәк Салый тәмам егет булып җитешкән, аның калын ирене өстендә мыегы каралып тора, алгарак чыгып торган иягендә дә кара бөртекләр тырпаешкан. Тар маңгае өс- тенә бүселеп чыккан, ат ялы кебек каты, туры чәчләре астыннан түгәрәк күзләре «сезнең ншеләрне күп күргән» дигән сыман, эре, тәкәббер карыйлар. Эшкә җен шикелле нык Салый, гөнаһсыиа кереп булмый, бергә эшләгәндә башкаларга да сулу алырга да ирек бирми
Менә ул айгырны тугарып, лапаска алып кереп китте, сугучылар җәен, бер кат сугып чыкканчы, эшен бетереп тә куйды
Үкчәсенә кара күн сапкан ак фетр итекләре белән каты карга арысландай йомшак басып, күн тышлы бишмәтен уң як иңенә генә салган
I Лачмнка — носилка
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
килеш, ындыр табагы янына килде. Ул якынлашкан саен, көнлекчеләр- нең йөзләре сүрелә, җилкәләре иңә барды.
— Ничек соң, күрше, алма ашап үсеп буламы?
Бу сорауны Салый Кыям кызы Маһруйга бирде. Ә Маһруй кызарынып: «Нинди алма инде бу вакытта», — ди, ә үзе артка, биек итеп өелгән кар көртенә таба чигенә. Бичара! Фәкыйрь кеше баласы да түгел бит үзе, бүген, бетерәсе эшебез бар, ирләр өйдә юк, ярдәмләшергә генә кер инде дип, Мәгъсүмә чакырганга гына кергән иде.
Маһруйның бит очлары сипкелләре чәчрәп коелырлык булып кызышкан, ул курка, чөнки Салыйның бер яман гадәтен бик яхшы белә— мыекларын тырпайткан бу егет кызларны авырттырып чеметмичә яннарыннан уза алмый. Ә бармаклары каты, келәшчә шикелле!
Монтазима, кызның хәлен аңлап, Салыйның ак итегенә себерке белән китереп бәрде:
— Кая, Салихҗан үскәнем, бетереп алыйк инде. Анаң да ашарга чакыра, суына, ди. Маһруй, син дә катып торма, суык тимәсен!
Салый өенә кереп киткәч, барысы да җиңел сулап куялар.
— Ияләнде шөпшә көнбагыш чәчкәсенә, — ди Монтазима әллә гаеп-ләп, әллә хуплап. — Салыйны кулга төшергән кызның бәхете баштин ашачак инде анысы, — дип өсти үзе. — Безнең кебек нужа чигеп яшәмәячәк, балда-майда гына йөзәчәк.
Таза, нык гәүдәле, түгәрәк битле, алтынсу-җирән чәчле Маһруй чыннан да көнбагыш чәчкәсенә охшаган иде. «Сыер теле» дип аталган үлән суына манган сары күлмәге бу охшашлыкны тагын да көчәйтә шикелле.
Кашап хатыны табынны ике якка әзерләгән иде: ирләргә — түр якта, хатыннарга—алгы якта. Җылыга кергәч, борынга тәмле ит исе килеп бәрелде, тәндә рәхәт талчыкканлык сизелде, карын ачканы сизелде.
Киндер ашъяулыкта ипи телемнәре, тәлинкә белән тоз, бер җамаяк катык тора. Агач табактан бу чыгарып, куе токмачлы аш та шунда утырды. Кашыклар алгач, бисмилла әйтеп, табакка үрелгәннәр генә иде, өйалдыннан тамак кырган, бала елаган тавыш ишетелде. Гаҗәпләнүдән түгел, итәгать саклап, кашыкларын кире куйдылар: кем килгәнен барысы да алдан ук белеп тора иде инде. Алай да көл төсле, чуалчык очлы сакаллы, бәләкәй чырайлы ябык агайны күргәч, борын астыннан гына көлемсерәп куйдылар: Елак Махас өмә ашыннан каламы сон, бигрәк тә ул аш Елтыр Кашапларда булганда!
— Акыра гына, һич тыяр әмәл юк,— диде Махас, сәләмәгә төрелгән баланы ЛАонтазимага сузып. Аның тавышы нечкә, ә күзләре хәтта хатынына да туры гына карамый, ничектер чет-чет йомылып, йөгереп тора иде.
— Урам буйлап бала акыртып йөрмәсән!—диде Монтазима. Әйтерсең ул иренең ник килгәнен белми иде.— Килешмәгәнне! Гарифны гына җибәрәсең калган!
— Тотарсың Гарифның койрыгын!—диде Махас. — Бар булган ча-баталарны эләктереп чыгып качканнар, эт белән эзләсәң дә табарлык түгел. Өйдәгеләре ялан аяк, ялан өс калган. Ишле бала шул инде, хәсрәтне генә арттыра, бөлгенлеккә генә китерә.
Түр өйдән хуҗаның көр, калын тавышы ишетелде:
— Әйдә, кордаш, әйдә, бик мактап йөрисең икән, түрдән уз!
Авылның башка юньлерәк кешеләре дә, юк сәбәпне бар итеп, кнрәк- кирәкмәскә Елтыр Кашапның ишеген ачарга, ай-һай, кыяр иде микән! Андыйны Кашап үзе дә хуш килдең дип, түргә чакырып тормас иде!
Әмма нәкъ менә шушы булдыксызлыгы һәм тормыштан туктаусыз зарлануы белән авылда дан тоткан фәкыйрь Махас бу өйдә үзен шактый иркен тота иде. Яз җитсә әҗәткә чәчүлек орлыкны да шушыннан ала, ат, сабан сорап та Кашапка бара. Ә эшкә хатынны йөртә, чөнки
үзе гражданнар сугышында яраланып, эчен имгәтеп кайткан. Соңыннан Мәгъсүмә: «И, балалы хатынның эше ташка үлчим инде аның, үзләренә бер яхшылык булсын өчен генә чакырабыз», — дип артларыннан авыл буйлап сөйләп йөри. Монтазима көнлектә чакта алар ирле-ха- тынлы икәүләшеп тамакларын үткәреп кайталар, шуның өстенә Мәгъсүмә биреп җибәргән төендә балаларга кыты-мытысы, иске-москысы ♦ да була. □.
Монтазима белән Махас моны Елтырларның бик зур яхшылыгы дип ч саныйлар, шул ук вакытта бу игелеккә үзләренең хокуклары бар дип з тә исәплиләр иде. Чөнки Махас, сүз жае чыкса-чыкмаса, без, Кашап < белән бергә, кызылларның фәлән отрәдендә акларга каршы сугыштык ь дип мактанырга ярата.
Бу юлы да түр яктан гел аның нечкә тавышы гына ишетелеп торды: £
— Исеңдәме, Кашафетдин, Кирәефкә дигән стансада безне тривога ♦
белән күтәрделәр... <
Ул «тревога» ише башкаларга аңлаешсыз сүзләрне аеруча басым ° ясап, үзенчә тырылдатып әйтә. Ләкин Газзә аны тыңламый, шау-шу ° арасыннан Әхтәм тавышын гына аерып алырга тырыша. Ә егет, үч ит- х кәндәй, сүзгә катнашмый, хәтта көлешкән чакта да аның тавышы ае- * рылып тормый. Газзә әле кузгалышкач ишектән бергә чыгып булмас- £ мы, Әхтәм югары очка, үзе түбән очка борылып киткәнче, урта юлга л чаклы бергә барып булмасмы, дип өметләнеп утыра. х
Әмма кызның ул теләге тормышка ашмады. Өйалдында тагын шы- * гырдау ишетелде, кызарган битле үсмер малай — Махасның олы улы « Гариф килеп керде дә сәлам дә биреп тормыйча гына: *
— Каравыл өенә ике кеше килгән, анда Кашап абзыйны чакырырга куштылар, — диде. Газзәне күреп: — Батракларны да сорадылар,— дип өстәде.
Кашап — авыл советы председателе, Газзә — Имәнледә бердәнбер батрак кыз, килгән бер вәкил аны күрмичә, аңа киңәшләрен бирмичә китми иде. Шуңа күрә бу хәбәр берәүне дә гаҗәпләндермәде. Бары тик Газзә генә эченнән: «Соңрак килсәләр дә ярар иде», — дип уйлап куйды.
Болай булгач аңа ирләрнең табыннан кузгалганын көтеп тору килешми, шуның өстенә Кашап белән урам буйлап янәшә барасы да килми иде. Гарифны хатыннар табынына ашарга утырттылар. Маһруй белән Монтазима хуҗа хатынга ярдәм итә калды, Газзә берүзе киенеп чыгып китте. Ямансу иде аңа. Ләкин аңа вәкил дигән кеше белән наданлыкны бетерү, налог җыю, гәзит тарату хакында сөйләшеп утырырга каравыл өенә барырга кирәк иде.
Әгәр дә вәкилнең кем икәнен белгән булса, ул авыл советына ике кулын канат итеп очып барган булыр иде. Газзә аны бусагадан атлауга таныды. Шул ук озынча, җитди йөз, шул ук үткен караш, шул ук озын итеп җибәрелгән чәч, хәтта бөдрә бәрән тиресеннән тегелгән очлы бүреге дә шул ук.
— Мөгаллим абый! Исәнме, мөгаллим абый!
Зиннур Гомәров бөтен гәүдәсе белән борылып аңа карады, күзләрендә гаҗәпләнү чагылды.
— Мин бу, мөгаллим абый, Асылкәрим кызы Газзә.
Газзә! Син шундый булдыңмыни инде? Ничек син монда? Сезне Украинага җибәргәннәр иде бит!
— Китмәдем мин, мөгаллим абый, калдым мин...
Газзәнен. мөгаллим абыйсы кулына битен куеп, ничек приют арбасыннан төшеп калганын. Биекъярга баргач урамнарда мөгаллим абыйсы очрамасмы дип ничек өметләнеп йөргәннәрен сөйлисе килә иде.
Әмма сүзләр бөтенесе берьюлы тамакка төер булып утырган, назлануларны оныткан күңел тиз генә чишелеп китә алмын, өстәвенә түр-
3. «к. У » М II.
33
дә озын буйлы, сары чәче биек маңгаена дулкын булып төшкән яшь кенә егет тураеп баскан да күзләрен Газзәдән алмый текәлеп караптора.
— Ә мин сезне беләм бит,— диде егет кинәт бик ачык елмаеп.— Сез Ханбиковларның асрау кызы. Ә мин волкомолдан Серебров. Хәтерлисезме?
Газзә мөгаллим белән очрашудан бик нык дулкынланганга күрә генә егеткә игътибар итмәгән дә иде. Таныды, ник танымасын.
— Теге чакта ник качтыгыз? — диде Серебров Газзәгә. — Мин тагын килсәм, сез юк, китеп баргансыз...
— Качмадым мин... Син... Сез үзегез килмәдегез бит. Авылга кайттым менә.
— Их, син, — диде Серебров, аңа үпкәсен белдереп. — Инде мин бара алмаганмын икән, үзең комитетка килергә иде. Без укырга керергә дә ярдәм иткән булыр идек.
— Ә мин сине укыгансыңдыр дигән идем, — диде мөгаллим дә.
— Син җибәргән китапны яттан өйрәндем мин, мөгаллим абый, «Шүрәле»не дә, «Кисекбаш»ны да, кыска шигырьләрне дә...
Аларның сүзен шунда бүлеп, тамак кыргалап, ышанычлы басып, председатель Кашап килеп керде. Аны күрүгә Зиннур Гомәров кырысланып, агарынып китте. Шунда гына Газзә мөгаллим абыйсының шактый олыгайганын күреп алды. Сигез ел гомер аның өчен дә эзсез үтмәгән: маңгаен биегәйтеп аңа өч рәт тирән буразна салган, чәчен сирәгәйтеп аңа көл сипкәндәй иткән, яңагындагы сырларын тирәнәйткән, хәтта буйга да бераз кечерәйткән кебек. Элек Газзә аңа башын артка ташлап, үрелеп карый иде...
Елтыр Кашап, кунакларының төкселеген сизмәгәндәй, ике куллап күреште, юл хәлләрен сорашты. «Башта безгә төшәсегез калган, бераз тамак ялгап, хәл алган булыр идегез», — диде.
Кашап белән Салый кыяфәтләре белән нәкъ бертөрле иделәр. Ан- дыйлар турында, суйган да капланган инде менә! диләр. Тик Кашап- ның сакалы бар да, гәүдәсе юанрак, таушалганрак. Ләкин холык-фи- гыль ягына килгәндә, алар җир белән күк шикелле иде. Кашапнын йөзендә ягымлылык балкый, тавышы йомшак, сөйләгәндә теленнән бал тама. Шул ук вакытта ул үзенең могтәбәр кеше икәнен бер генә минутка да оныттырмый.
Ул такта өстәл уртасындагы җиделе лампаның филтәсен калкытыбрак куйды, аннары почмактагы сандыкны ачып, калын дәфтәр алды да заданиеләрнең үтәлешен сөйли башлады. Дәфтәрнең бите саен, сука белән ермачлагандай эре-калын итеп шәмәхә карандаш белән исемнәр, саннар язылган иде. Шулай булмый хәле юк, ул елларны икмәкне генә түгел, маен-тиресен, йомыркасын, сүсен-печәнен дә бөртекләп аерым хуҗалыклардан җыярга туры килә иде бит.
— Авылда җитмеш тугыз хуҗалык безнең, — дип сөйләп китте Кашап гадәтенчә салмак кына. — Заданҗәләрне гадел итеп салырга ты- рышылды. Билгеле инде, кызыл сугышчы һәм присидәтел буларак, үзем үрнәк күрсәтергә тиеш дип санадым. Әз дә түгел, күп тә түгел, сиксән пот икмәк тапшырам дип торам. Бер үземнең хуҗалыктан гына бу. Аллага шөкер, сәвит алдында йөзем ак, сүземдә тордым. Әле менә бүген генә унбиш потны тагын тапшырып кайттык. Булганны кызганып тору юк. Бүтәннәр дә карышмый. Әнә, Газзә ялганларга ирек бирмәс. Җыелышларын да вакытында җыябыз, һәр яңалыкны халыкка җиткереп торабыз...
Кашапның сүзләре кара сакалы арасындагы кызыл иреннәреннән чишмәдәй шома, тоткарлыксыз агып тора иде. Тик нигәдер Серебров- ның карашы боз шикелле салкыная бара да, Гомәровның туры кашлары торган саен ныграк җыерыла «Ни ошамый аларга?» —дип аптырый Газзә. Кашап дөресен сөйли иде. Җыелышлар чыннан да узып
тора, заданиеләр үтәлә, хөкүмәткә каршы сүз әйтүче юк. Әйтеп кара! «Сәвит влачы дигәч тә ул сезнең бертуган абзагыз түгел, — дип Кашап җыелыш саен кисәтеп тора. Андый чакларда председательнең тавышы үткен кылыч шикелле зыңгылдап куя.— Хөкүмәт хөкүмәт инде ул. Ка- рыша башласаң, рәхим-шәфкать көтмә». Аның сүзен баш иеп тыңлый ф халык. Абруе зур чөнки. Ник дисәң аңа бурычы булмаган, аңа баш иеп ни дә булса сорап килмәгән кеше авылда, мөгаен, юктыр... *
Наданлыкны бетерү мәсьәләсендә дә сүзе әзер председательнең: «
— Олыстан килгән мөгаллимәбездән ифрат уңдык, гаҗәп тырыш ? булып чыкты, — ди ул. — Үзенә ярдәмгә яшьләрне дә тарта белә. Әнә * Газзә дә ничәдер катынга хәреф танытып йөри... з
Бу урында Газзәнең мөгаллимә хакында бер-ике сүз әйтәсе килә ки- £ лүен. Каладан килгән ул мөгаллимә борынны бик югары тота, авыл . халкын санлыйсы килми, бары тик остабикә белән генә серләре киле» * шә, дип сөйлиләр. Мәктәбендә дә, парта өстендә дөньяви китап ята, ә а аста корьән дә һәфтияк дигән сүзләр йөри. Кеше-кара күрмәгәндә ба» о лаларга дин сабагы укыта, диләр. Ә Газзә хатыннарны мөгаллимә куш» * канга түгел, волостьтан килгән вәкилләр кушканга күрә укыта. «Ка» ч шап абзый боларны белми торгандыр», — дип уйлый Газзә. Тик олы»* лар сүзен бүләргә кыймый, тыелып кала.
Ә Гомәров белән Серебров сорау артыннан сорау яудыралар:
— Коллективлашуга әзерлек ничек бара? Актив күпме? Комсо» я молга керергә теләүчеләр бармы?
Кашапның җавабы барсына да әзер: я
— Калхуз дигәннән, уйлана бит әле халык.. Аркылысын-буен үл» чи. Ат сорый күбесе, сәвит безгә ат бирсен башта, ди. Актнф бар анысы. Әнә Махас Сираҗиев бик ярдәмчел. Фәкыйрь адәм. Минем белән бергә кызыл отрядта сугышып йөргәндә имгәнгән кеше. Кыям Мөхәм» мәдисв тә җәмәгать эше дигәндә аһ итеп тора. Ә камсамулга керәм дигән кеше күренми сыман әле. Грамытлары җитеп бетми, авыл балалары бит...
— Моңарчы сез волостьтан ераграк булдыгыз шул, — ди Гомәров коры гына.— Кайбер эшкә кул җитеп бетмәде. Хәзер үзәк сезгә якыная. Биекъярда яңа район оеша.
Кашап кунакларны үзләренә алып китмәкче иде, Гомәров:
— Монда килгән-киткән күп булыр, барын да кунак итеп бетерә алмассыз, — диде. — Менә Газзә бер фатир табып бирер әле.
Тышта ай тагын да биегрәк күтәрелгән, йортлардан, агачлардан зәңгәрсу кар өстенә карасу күләгәләр төшкән иде. Юлдашлары калтыранып куйса да, Газзәнең үзенә көн җылынып киткән сыман тоел» ды. Саф, салкын, тыныч һавада кайнар агым булып, югары очтан дәрт» ле-моңлы гармун тавышы агыла.
— Бу суыкта кем шулай күңел ачып йөри икән? — диде Борис.
— Әхтәм... Туңмый ул. Мунчаларында уйный торгандыр әле.
— Теге миндә укыган гармунчы малаймы әллә? —дип сорады Гомәров.
— Шул инде. Башка кем булсын.
— Ул да синең кебек зур булып үстеме инде?
— Егет кеше Газзә хәтле генә булмас инде,— диде Серебров көлеп.
Гармун моңы югары очка чакыра иде, ә Газзә көрсенеп түбән очка борылды.
— Үз өеңдә яшисеңме? — дип сорады Гомәров
— Юк, мөгаллим абый. Ачлык елны безнең нигез таралып бетте, ташлары гына тырпаен калды. Вәҗһетдин абзыйларда торам Бала- чагалары юк, күңелләре иркен. «Бары уртак булыр, югын сорамассың», — диделәр.
— Алай да барыбызга берьюлы барып керү килешмәс, — диде Борис шикләнә төшеп. — Алдан кисәтеп куйган кешеләр түгел бит.
— Сыйдыралар алар, — диде Газзә һәм хуҗалары турында бер ф мәзәк тә сөйләп алды.
Вәҗһетдин белән Фагыйлә егерменче елда өйләнешкән булганнар, егерме беренче елда читкә чыгып киткәннәр, өч елдан кире әйләнеп кайтуларына икесенең дә таралган нигезләре генә калган булган. Алар хәзер кечкенә генә өй җиткереп кергәннәр, чабата ясап, киндер сугып көн итәләр. Кулларыннан эш төшми, ә мантыган җирләре юк. Баемауларын Фагыйлә үзе күңелләре йомшаклыктан күрә. Вәҗһетдин акчасы юкка чабатаны ярты бәясенә дә биреп җибәрә, Фагыйлә ярлы кызына бирнәне арзанга да әзерләшә. Суык көннәрдә Махас малайларының урамда ялан аяк йөргәнен күрсә, Вәҗһетдиннең кайнар йөрәге түзми, ул сатарга дип әзерләп куйган чабатасын аларга кигезеп чыгара.
«Кайнар» дигән кушаматы да шул Махас малайлары аркасында тагылган. Алар Вәҗи ихатасында хуҗа булып йөриләр. Бер заман көз көне, үзләре юк чакта, ындырларыннан бәрәңге йолкып учакта пешереп ашамакчы булганнар. Өйнең җиргә тиеп торган салам түбәсенә гөлт итеп ут капкан. Ярый әле, Вәҗинен кайтып килгән чагы икән. Тирә-күрше «Ут бар! Янабыз!» дип йөгерешеп килсәләр, ни күрсеннәр: Вәҗһетдин өй түбәсенең саламын ике селтәнүдә сыдырып төшергән дә, үзе а түшәм өстендә басып тора, ди. Кызарынган, бүртенгән, ди, көл-корымга буялып беткән, ди, куе җирән сакалына салам ябышкан, ди.
— Гаеп итмәгез инде, җәмәгать, — дип әйтә ди үзе. — Сезгә бер кызыгы да калмады. Ярлының янгыны шуннан артмас инде,— дип әйтә, ди. Кайнар Вәжи дигән кушаматы шуннан калган, имеш.
Кунаклар бу кушаматның Вәҗигә ифрат килешеп торганын бик тиз аңладылар. Алар килеп керүгә, хуҗа өй тутырып торган киндер сугу станогын ишек катынарак шудырып куйды, мич буендагы эскәмияне сәке йөзлеге янына алып килде.
— Кая самаварыгыз! Мыштырдыйлар гына! — дип, Фагыйлә белән Газзәне утка бастырды.
Ә чәй табынында, кызыл әтәч кебек кабарынып, кунаклар өстенә очып-очып кунды:
— Бу нинди заман, ә? — диде. — Елтыр Кашаплар заманы бу, ха
лык влачы заманы түгел. Ачлык елны да алар байый, тыныч елны да. Менә без, бу йортта яшәүче ачлык елны ятим калган, бөлеп калган өч ятим көне-төне эшләп тә мантый алмыйбыз, һаман Елтырларга ишелеп килә мал! I
— Кем баета соң аларны?— дип сорады Гомәров.
— Үзләре байый алар, бездән сорап тормый. Сорарлар, сорамаган кая! Көч алар ягында, влач үз кулларында!
— Властьны кем биргән соң аларга? Шул ук Кашапны председатель итеп кем сайлады?
— Мин түгел инде, минем гомердә дә ул канечкеч яклы булганым юк!
— Нигә соң җыелышта чыгып үз сүзеңне әйтмәдең?
— Мин ул җыелышта булмадым шул, — диде Вәҗи бераз сүрелеп.— Биекъяр базарына чабата сатарга киткән ием.
— Авылның язмышы хәл ителгәндә чабата сатып йөрмиләр аны.
— Авылны уч төбендә биетә ул, беләсегез килсә. Кемдә байлык, шунда көч.
— Андый заманнар узды инде. Совет власте ни дигән сүз соң ул, беләсезме? Сезнең власть дигән сүз ул. Синең власть, Газзә власте, бөтен халыкныкы.
Газзә власте! Бу сүзләрне ишеткәч, кыз кызарынып чыкты Сүзгә әллә ни катнашмаган Серебров та, чәч дулкыны астыннан елмаеп,
«ишеттеңме абзацның сүзен» дигәндәй, ишарә ясап, үз итеп карап куйды.
Газзә самавар артында чәй ясап утыра, өлкәннәрнең сүзенә катнашмый, әмма һәр сүзне күңеленә сеңдереп бара иде. Ана калса. Вәҗһетдин абзый артыгын кыза, Кашапны юкка тирги иде кебек. Ни дисәң дә Газзә шуларда эшләп тамак туйдыра. Әхтәм дә... Их, тагын шулай ♦ ялласыннар иде дә, тагын бергә эшлисе иде... Аннан да бигрәк, җаен туры китереп, мөгаллим абый турында, Серебров турында, шушы кичтә ниләр сөйләшеп утырганнары турында Әхтәм белән бер иркенләп сөйләшәсе иде. Шуны өмет итеп бит инде, Әхтәмгә сөйләр өчен, Газзә бар ишеткәннәрен сүзен-сүзгә хәтеренә сеңдереп барырга тырыша...
Иртәгесен Гомәров белән Серебров мәктәптә булдылар, каравыл өенә авыл агайларын җыеп сөйләштеләр. Көндезге чәйне эчкәндә Газзә түзмәде, мөгаллимә турында да бер-ике сүз ычкындырды, Елтыр Ка- шаптан авыл халкының шүрләп торганын да әйтми булдыра алмады.
— Безгә монда үзебезнең таянычны булдырырга кирәк, — диде Гомәров. — Без синең ярдәмеңә ышанабыз, Газзә.
— Ә хәзергә менә комсомол уставын укып таныш, укый беләсең бит, — дип куен кесәсеннән кызыл тышлы кечкенә генә китапчык чыгарып бирде Борис. Төштән соң Газзә, авыл советы биргән атка утырып, аларны авыл
очына кадәр озата барды. =
— Инде бу хушлашу озакка бармас, тиздән күрешербез, — диделәр =
алар киткәндә. »
Кайтырга борылгач, кояш нурларыннан Газзәнең күзләре чагылды. s Юлдагы ат тизәкләре тирәли кар эреп, уелып төшкән, ә Бармаксыз Һадиларның салам түбәсе кырына очланып каткан бозлардан тамчылар тама иде. Ул тамчыларның бер-икесе Газзәнең керфегенә тамгандай булды...
Көрәш нинди була ул?
Зәңгәр чәчәк зәңгәр күкне хәтерләтә. Ак дала өстендәге тирән, зәңгәр күкне...
Газзә кар каплаган буш кырны, шул кыр аркылы бормаланып-сыр- галанып сузылган ат юлын, шул юлдан ялгыз баручы яшь бер кызны — үзен күз алдына китерде.
Тирләп тә пешмәслек, туңып та төшмәслек кенә итеп, адымнарны бер җайга салып атлый иде ул. Яннан ачы җил иссә дә, Фагыйләттинең йон шәле суыкны бишмәт эченә кертми иде. Ялгызына олы юлдан чана эзеннән, уйлар йомгагын сүтеп бару рәхәт иде Газзәгә. Ә ул көнне очына чыгасы уйлары күп иде аның.
Нәкъ шул көнне аны комсомолга кабул иттеләр. Газзә иркен, биек бүлмәне, өстәл тирәли һәм стена буендагы урындыкларга утырган җитди, хәтта кырыс чырайлы яшь егетләрне, алар арасында кызыл яулыклы бердәнбер кызны кат-кат күз алдыннан үткәрде. Әгәр дә шунда ишеккә каршы, өстәл артында утырган Борис Серебров күз карашы белән генә елмаеп куймаса, Газзә бөтенләй югалып калыр иде, мөгаен. Ә аңа каушарга һич ярамый, күп сорауларга ачык итеп җавап бирергә кирәк иде: атаң-анаң кемнәр? Син социализм өчен көрәшкә әзерме? Бу көрәштә каушап калмассыңмы?
Сорауларга җавап биргәндә Газзә кешеләрдән бигрәк, стенадагы лозунгларга карады. Анда да шул ук сүз: «Көрәш». «Икмәк өчен көрәш— социализм өчен көрәш!», «Барыгыз да бөек төзелешләргә — якты киләчәк өчен көрәшкә!»
МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
— Кем дә кем Газзә Кәримованы комсомол сафында булырга лаеклы дип саный, шулар кул күтәрсен!
Газзә һаман лозунгларга карап торды. Ул берәрсенең каршы күтәрелгән кулын күрүдән курыкты. Серебровнын:
— Бертавыштан!— дигән сүзен ишеткәч күңеленә кайнар дулкын тулгандай булды, ул иркен итеп елмайды. Барысы да урыннарыннан кузгалып, елмаешып аның кулын кыстылар. Бу минутта алар Газзәгә бик якын, күптәнге дуслар шикелле кадерле кешеләр булып күренде.
Иң ахырдан кызыл яулыгын туры кашлары өстенә үк төшереп бәйләгән озын буйлы, каратут йөзле кыз килде, елмаеп «ниндирәк иптәш булырсың икән син» дигәндәй сынап карады, Газзәнең кулын егетләрчә каты итеп кысты.
— Менә Гөлзәйнәпне сезгә җибәрәбез, укытучы итеп, — диде Борис кызга ишарәләп.— Ул әле генә укуын тәмамлады. Бергәләшеп эшләрсез.
Белемле, акыллы кыз булырга ошый иде Гөлзәйнәп. Ә Газзәгә бик күп нәрсәдә ярдәм кирәк иде. Әйтик, шул ук көрәш мәсьәләсендә. Газеталар укыганда ул бик аңлашыла: эксплуататорлар — канечкечләр, аларга каршы аяусыз көрәшергә кирәк. Ә менә авылда кемгә каршы көрәшергә? Газзә үзенә таныш бер генә кеше турында да «ул эксплуататор — канечкеч» дип өзеп әйтә алмас иде...
Ханбиковлар?
Ни дисәң дә алар Газзәне бик авыр елларда сыендырдылар бит, җиде ел буена бер казаннан ашап, бер йортта яшәгән кешеләргә Газзә берничек тә ачу саклый алмый иде. Өстәвенә, Сөбхиямал әбекәйнең үгет-нәсихәтләре дә күңелгә бик нык сеңеп калган.
Ел әйләнәсендә ике ялчы тотып, эш өстендә тагын көнлекчеләр дә яллаган, илле-алтмыш дисәтинә җир чәчкән Гыйбадулламы? Ләкин бит аның турында да ялчылары Зәйнетдин белән Баһаветдин бер генә дә яман сүз әйтмиләр! Гыйбадулла ялламаса, алар башка берәүгә ялланыр иделәр. Ничек тә тамак туйдырырга кирәк бит. Рәнҗетми, эшләгәнне күрә, хакын түли, дип сөйлиләр үзләре...
Шул уйларга чумып, аяк астында кар шыгырдаганын да сизми кайтып барган Газзә, колак төбендә диярлек ат пошкырганга сискәнеп читкә тайпылды, тездән карга батып туктап калды.
— Тр-р-р! — диде Елтыр Кашап. — Салихҗан, күчеп утыр әле, Газзәгә урын бир!
Салый, елтыр күзләре белән кызны бер чәнчеп алгандай итте дә, бер талпынуда алга күчеп утырды. Газзә аптырабрак калды: аның Елтырлар чанасына утырып йөргәне юк иде әле. Кашап үзе исә янындагы печәнне йомшартып куйгандай итте:
— Кил, Газзә, утыр, әйдә....
Кара айгыр авызлыгын чәйнәп тора, тояк астыннан кар кантарлары чәчри иде.
— Чабатаң ябышып катты мәллә? — диде Салый көлеп.
— Ипләп кенә сөйләш!—диде аңа әтисе. Үзе толып чабуларын җыебрак куйды, аяк очыннан кечкенә палас тартып алды:
— Төренебрәк утыр. Җил,—Бусы Газзәгә әйтелгән иде.
Чыннан да, тик утырганда дала җиле шактый сиздерә икән. Газзә шәл читен битенә тартыбрак куйды. Аның ялгызы уйланып килгәннәре Кашапка килеп тоташты. Чыннан да, Елтырларны кем дип белергә менә? Бер карасаң, кызыл сугышчы, председатель, икенче карасаң, Кайнар Вәҗи кебекләр аны «Елтыр корткыч» дип кенә йөртәләр. Күпләрнең яратып бетермәгәнең Кашап үзе дә белә:
— Йорт-җир рәтле булганга теш кайраучылар күбәйде хәзерге заманда,— дип зарлана.— Агу чәчүчесе күп, тик үз тамагын туйдыручысы гына аз! Аңла инде син шуннан соң бу дөньяны!
Ул арада Газзәнен Биекъярда ни йомыш белән йөргәнен сорашты Кашап, комсомолга кергәнен белгәч:
— Дөрес иткәнсең, бик дөрес, — дип хуплады. — Районда үз кулын бар хәзер, күтәрелергә жаең бар. Бик кирәк ул хәзерге заманда. Кам- самул дигәч тә, аннан бер дә куркып торасы түгел. Менә мин дә Салихҗанны камсамулга керергә үгетлим әле. Кызыл сугышчы баласы, ♦ аны дүрт куллап алачаклар.
Газзә кузлага кадаклап куйгандай туры утырган Салыйның куна 5 кебек тигез аркасына карап куйды. Юк, ул Салый белән бер оешмада | торырга теләмәс иде. Бүген аны комсомолга кабул иткән яшьләр ара- £ сыйда, Борис, Гөлзәйнәп белән янәшә, Елтыр Кашапның мактанчык, з үз-үзенә гашыйк малаен күз алдына китерү дә кыен иде.
— Әйе-е-е,— дип сүзен дәвам итте Кашап. — Менә без дә бик зур эш бетереп кайтып киләбез бит әле. Ипине тапшырып бетергәнгә дүкә- митләрен алдык. Үзебезгә әзрәк калды калуын. Чәчүгә җитәрме, юкмы. = Аның бит әле әжәткә чәчүлек сорап килүчесе дә булмый калмас. Ала- о рына хөкүмәт ярдәм итәр инде, җирне кысыр калдыруга юк куймас... *
Аның Газзә белән сөйләшәсе килә иде шикелле. Ләкин кыз дәшмәгәч * сүзне озайтмады, толып якасын күтәреп тынып калды. Кара айгыр бик үрчемле юырта иде, кояш кызарынып дала читенә төшеп җитүгә, алар ф авылга кайтып керделәр. х
Салый, шома саплы каеш чыбыркысын уйнатып, атны хәтәр куа = башлады, ата казын күтәреп кайтып килгән Сөбхиямал әбине бәреп „ ега язды. Коты очкан әбекәй, юл читендә карга батып, әстәгъфирулла- z сын укып калды, Салый аңа: «Атлыга юл бир!» — дип кенә кычкырып узды.
Газзә, рәхмәт әйтеп, чанадан төшеп калмакчы иде. Кашап аны туктатты:
— Безгә керик әле, — диде. Ничектер бик мөһим сүзе бар кебек итеп әйтте ул. Каршы як капкасыннан чыккан Маһруй, юлыннан туктап, аларга сәерсенеп карап калды
Өсләрен салып, кулларын югач, Кашап Газзәне түр якка чакырды. Ачык ишектән Мәгъсүмәнең мич буенда кайнашканы, ашык-пошык токмач кискәне, суган тураганы күренеп тора иде. Кеше эшләгәнне карап утырырга күнекмәгән Газзә аңа булышырга әллә ничә талпынды. Кашап сүз кушкалап аны туктатып торды.
Ашны, аннан соң ит белән бәрәңгене, дүртәү бер табынга утырып, сүз куертмый гына ашадылар. Тулы гәүдәле Мәгъсүмә ике өй арасында җил-җил йөреп, савытларны тиз-тиз генә жыеп алды да табынга бер жа.маяк чөгендерле катык китереп куйды. Кашап кара төк үскән юан бармакларын тезендәге тастымалга сөртте һәм бик зур сүз башларга җыенгандай, тамагын кыргалап алды. Ләкин сораганы бик гади булды:
— Сиңа ничә яшь инде. Газизә?
— Унсигезенче китте, Кашафетдин абзый.
— Безнең Салихҗаннан ике генә яшькә кече икәнсең.
Ул Газзәне, үлчәгәндәй, баштанаяк күздән кичерде
— Күрер күзгә яшьрәк күренәсең күренүен.—Салын белән чагыштырганда, Газзә үсмер кыз кебек кенә иле. әлбәттә. — Ятимлек үстерми шул ул, мантытмый. — дип дәвам итте Кашап. — Атаң-анаң бәдәнле кешеләр иде, югыйсә, урыннары җәннәттә булсын Үтә гомер, дөнья куып, балаларның үсеп җиткәнен дә сизми калабыз. Мәрхүм Асылкә- рим исән булса, сөенеп туймасне. Дөнья бәһасе кешене, асыл җанлы күршене. Гомер буе тату яшәдек
Асылкәрпм гаиләсе белән ярдәмләшеп, киңәш-табыш итешеп яшәгән чакларын искә алырга тотынды Кашап.
Газзә үзе Елтырлар белән бик керешеп йөргәннәрен ничектер хәтерләми иде. Әмма ата-анасын мактап сөйләгән сүзләрне тынлау күңелле иде. Ул әтисен күз алдына китерергә тырышып карады. Ләкин томанлы гына хәтерли алды. Төсе-кыяфәте аермачык булып хәтердә калмаган, бары тик ул исән чакта булган балаларча ваемсызлык, үз-үзеңә ышаныч, үз дәрәҗәң үсүдән туган бер рәхәтлек кенә истә. Менә аның әтисе олаудан кайтып төшә, ишектән бөркелеп кергән ак томанда ниндидер тылсымчы шикелле пәйда була иде. Бала-чага сикерешеп сәкедән коела: әти кайтты, әти кайтты! Әтиләре өстен дә салып тормый, киндер капчыгын чишеп «куян күчтәнәче» өләшә. «Куян калачы» — әтиләренең юлда ашарга дип өйдән үк алып чыгып киткән ипие—телеңне йотарлык тәмле, ә өйдә бәйрәм!
— Ятимлек газабын күп чиктең, кеше өстендә йөреп күп интектең.., Кашапның кара сакал-мыегы арасыннан судай аккан сүзләре Газ-
зәнең аңына көчкә барып җитте.
— ... Инде алдагы көнеңне уйларга кирәк. Атаң-анаң исән булса, моны күптән исәпли башларларие инде...
Газзәнең ике бит очы, унлы лампа куыгына тиеп пешкәндәй, кызышып чыкты. Ул, ярдәм эзләгән кебек, як-ягына каранды, Салыйга күзе төшеп тәмам каушап калды. Салый, кыздан оятсыз карашын алмыйча, нәрсәгәдер ишарәләп елмайды, кызыл телен чыгарып, катыклы кашыгын ялап куйды.
Бу ни дигән сүз тагын? Кашап нәрсәгә юллый да Салый нигә шулай астыртын елмая? Газзә, җәядәй тартылып, бу сорауларның ачыкланганын, сүзнең дәвамын көтте. Ләкин Кашап «тәкъдир, киләчәк» дип ниләрдер сөйләнде дә ашка дога кылырга кулларын күтәрде.
Кая басканын белмичә, Елтырлардан чыгып килгәндә, Газзә урта юлдан узып барган Әхтәмгә тап булды. Көтелмәгән бу очрашудан икесе дә каушап калдылар, караңгы булса да, каушаганнарын икесе дә сизделәр.
— Кая барасың болай? — дип сорады Газзә дулкынланганын сиздермәскә тырышып.
— Хәкимҗан абзый яшь хатын алып кайткан икән. Әтигә, ястү намазыннан сон мәҗлес җыеп алам, гармун белән малаеңны алып кил дип әйттергән. Әтинең ютәле купты, килә алмый, үземне генә җибәрде менә...
Әхтәм култык астындагы гармунын күрсәтте. Икесенең дә сөйләшәселәре килә иде. Сөйләр сүзләр дә күп, ай-һай, күп иде. Тик ул сүзләр берсе дә юл уңаеннан әйтелә торган түгел, Әхтәмнең дә юлы ашыгыч, өстәвенә, егет белән кызга урам уртасында кара-каршы басып тору, гәрчә кич булса да, килешми дә иде шикелле.
Газзә башта акрын-акрын чигенде, аннары борылып китеп барды. Ул байтак киткәч кенә, Әхтәм баскан җиреннән кузгалды.
Ләкин шушы бер минутлык очрашу да Газзәнең күңелен сафландырып җибәрде. Кашапны да, Салыйны да оныттырды.
Салыйга өйләнергә кирәк
Кич. Каравыл өе. Өстәлдәге сукыр лампа уты сулыш алганнан да тирбәлә, почмаклар караңгы. Эскәмиягә тезелеп утырган, бусагага чүмәшкән биш-алты авыл агае белән бердәнбер хатын-кыз Газзә кечкенә өстәл артында утырган Гомәровның сүзен йотылып тыңлыйлар.
— Крестьяннар комитеты авылда яңа тормышны башлап җибәрүче булачак, ул безнең беренче таянычыбыз. Ул икмәк тапшыруны оештырыр, кемгә күпме задание салуны хәл итәр.
— Нигә, чәчелгән җир чутыннан салынмаячакмыни ул задание? — дип әкрен генә сорап куя кемдер.
— Юк, монда, әлбәттә, кемнең нинди мөмкинлеге барын да чамаларга туры килер. Шуннан инде кемнең нинди сыйныф кешесе икәнлеген ачыкларсыз... Ширкәт оештыру эшенә дә җиң сызганып керешергә бик вакыт... ♦
Бусагада бөрешеп утырган батрак Зәйнетдин муенын сузып сорады:
— Ул ширкәте ни нәрсә тагын? Җыен хәерче оешып анда ни генә g кырыр икән? з
Ширкәткә берләшкән кешеләр җирне бергәләп эшкәртә, аннары < уңышны җан башыннан тигезләп бүләчәкләр, бу инде күмәк хуҗалык- 3 ка беренче адым булачак, дип, Гомәров сабыр гына аңлаткач, агай- £ лар кыймылдашып алдылар: к
— Аны башта бер кеше җиренә барып, аннан икенчесенә авышып ♦ сөрергә туры килер микәнни? <
— Нәрсә белән сөрербез икән? Бармак белән тырнапмы? Хәерченең ® аты бармы, сабанымы... ж
Тагын аңлату: шобага салганда, ширкәт членнарына җирне бергә- = ләп бер тоташтан алырга кирәк булыр. Шуңа күрә мәсьәләне яз җит- < кәнче хәл итәргә кирәк тә. Аннары ширкәткә фәкыйрьләр генә түгел, z теләгән урта хәллеләр дә, атлы кешеләр дә алыныр. Эш коралына кил- п сәк, ике төрәнле сабанны, ургычны, сепаратны районнан ширкәткә = әҗәткә биреп торачаклар.
Газзә мөгаллим абыйсының һәр сүзен күңеленә сеңдереп кенә бар- m ды Димәк, барысы да ныклап уйланган. Җиң сызганып эшкә генә TO- тынырга кирәк. Моннан ары Газзә кебекләр Елтырларга, Гыйбадулла ишеләргә баш иеп, алар эшен эшләп йөрмәячәкләр, үз җирләрендә нык басып, иркен сулап эшләячәкләр. Димәк, моңарчы газеталарда, китапларда гына укылган яңа тормыш Имәнлегә дә килеп җитә! Моның өчен ару-талуны белмәскә, таулар күчерергә була, ә агайлар әле әнә нәрсәдер уйланып, икеләнеп утыралар түгелме?
— Кашафетднн кордаш ни әйтер бит әле. Аны тынлап карыйсые, Сәвит башлыгын...
Махасның нечкә, сузынкы тавышы иде бу.
— Тыңларбыз аны да, — диде Гомәров. — Ә хәзергә әйдәгез, комитет эшен ничек юлга салабыз, шуны хәл итик әле. Кемнәр бу эшкә катнаша, кем нәрсә өчен җавап бирәчәк.
Агайлар тагын тынып калды. Газзә түзмәде, яшьлек ашкынуы белән чәчрәп сикереп торды:
— Инде шул хәтле мөмкинлекләр бирелгән икән... байларга бил бөккәнче, үз җиреңдә рәхәтләнеп эшләмәскә... Бөтен кешегә яхшылап аңлатырга кирәк моны. Минемчә, берәү дә каршы килмәс!
— Сиңа сөйләве асаттыр, — дип мыгырданды Зәйнетдин. — Син авылда чит кеше хөкемендә. Ә монда тагын шул байларга барып егылмагаең. Дөнья куласа!
— Их сез!—диде Газзә чын күңелдән өзгәләнеп. — Безнең өчен эшләнә бит болар! Сез, без кешечә яшәсен өчен! Моның өчен жан да жәл түгел.
— Жәл булмаса, үзең башлап йөреп кара әнә. Балаң-чаган юк, гра- мытын җитәрлек,— дип мыгырданды Зәйнетдин — Безнең койрыклар ябышып каткан инде...
— Эшләрмен дә! Кулымнан ни килсә, шуны башкармый калмам!
Ничектер артык сабырсыз, яшьләрчә кайнар килеп чыкты Газзәнең сүзе. Агайларның да күпчелеге Гомәровның сүзләренә эчтән куаналар иде, тик алар моны тыштан сиздерми, кычкырып хупларга ашыкмый гына утырды. Ләкин алай да Газзәнең шулай ялкынланып сөйләве аларның күңеленә ошады, ахрысы, мыек асларыннан гына елмаешып:
«Эш чыкмаса алыштырырбыз!»—дип уйладылар булса кирәк, алар Газзәне комитетка баш итеп сайладылар. Кулай кеше иде ул — беркемгә бәйле түгел, кирәк чакта районга йөгереп барып кайта ала, укый- яза белә, эшкә омтылып тора — тагын ни кирәк!
Махастан башкалары берсүзсез ширкәткә берләшергә теләк белдерделәр. Ул гына:
— Башта карап карыйм әле, ашыгып ашка пешмәгәем, — диде.
Соңыннан, башкалар саубуллашып чыгып киткәч, Гомәров Газзәгә тын гына карап торды да:
— Башлыйбыз, Газзә, — диде.
— Нәрсәдән башларбыз икән, мөгаллим абый?
— Тамырыннан, Газзә.
— Көчем җитәр микән, мөгаллим абый? Куркыныч та бит...
— Курыкканыңны берәүгә дә сиздермә, Газзә. Белеп тор: хаклык ■безнең якта. Моннан ары сиңа кешегә ялланып кына тамак туйдырырга туры килмәс, — дип тә өстәде ул. — Паек бирерләр. Аена бер утыз кадак чамасы икмәк, бәлки бераз акча да булыр әле.
— Рәхмәт, мөгаллим абый. Тик менә Кашап абзый белән ничек килешербез микән?
— Авыл советлары үзгәрергә тора әле. Имәнле белән Аксуның икесенә бер булачак. Үзәге — Аксуда. Сиңа башка кеше белән эшләргә * туры килер, мөгаен.
«Тамырыннан гына түгел, башыннан да үзгәрә икән дөнья», — дип уйлап куйды Газзә.
Газзә төнен рәтләп йоклый алмады, үз җилкәсенә төшкән эшләрне күзалларга тырышты. Иң элек икмәк заданиеләрен үтәү турындагы язуларны Кашаптан күчереп алырга кирәк иде. Ләкин Кашапның киң, сизгер борыны җилнең каян искәнен бик яхшы чамалый, ул соңгы вакытта халык арасында бик чуалып йөрми, өендә утыра иде. Шуңа күрә Газзә аның өенә кереп сөйләшми булмас дигән карарга килде.
Ләкин Елтырлар капкасын ачып керү аның өчен шактый четерекле нәрсә иде. Хикмәт шунда, теге чакта, Газзәне район юлында чанасына утыртып алып кайтып, түр башына утыртып сыйлап чыгаргач. Елтыр Кашап кызның кызарынып-каушап төшүен үзенчә аңлап калган икән. Берничә көн үтүгә, Махас Монтазимасы Газзәне үзләренә чакырып кертте дә, самавыры янына, каршысына утыртып, сүзне туп-турыдан башлады:
— Салихҗан миңа бик олы йомыш кушты бит әле,— диде. — Газзәгә әйт, туйны озакка сузмабыз, чәчүгә хәтле үткәреп алырбыз, ди. 1 Әллә ни олыдан кубып булмас, заманасы ул түгел, ди. Газзә кешегә серен чишмәсен, әмма дә ләкин үзе әзерләнеп торсын, ди.
Алдына куелган чәен онытып, аптырап утырган Газзә көчкә телгә килеп:
— Ни сөйлисең син, Монтазиматти? Нинди туй?—дия алды.
— Бәлеш, минем алда кыланып утырган була тагын. Салихҗан белән күптән килешеп куйгансыздыр инде!
Газзәнең чырае качты, ахрысы, Монтазима корым сеңеп беткән, мунча кергәч тә агармый торган кулын селтәде:
— Ярар әйдә, анысы минем эш түгел, — диде. — Мин үземә әйткәнне генә житкерәм. И-и, Газзә, илла да дөрес итәсең инде Салихҗанга чыгып! Әллә нинди заманалар килсә дә Елтырлар сырт белән төшми алар. Әнә Кашафетдин абзый әйтә икән, туй ясыйбыз да, шундук башка чыгарам, ди икән. Асылкәрим нигезенә менә дигән йорт җиткереп бирмәкче, ди!
Ул арада Газзә дә аңына килә башлаган иде инде.
— Минем кияүгә чыгарга уйлаганым да юк әле, — диде ул өзеп,
һичнинди икеләнүгә урын калдырмаска тырышып — Укыйсым килә минем. Комсомол эше дә бик күп.
— Камсамул да әдәм баласы, ана да кияүгә чыгуны тыймаслар. Камсамул дип гомер буе җил куып йөри алмассың, барыбер кая да булса ныклап тамырланырга туры килер.
Газзә: «Яратмыйм бит мин ул Салыйны!» — дияргә авыз ачкан . иде, Монтазима аны тагын бүлдерде:
— И Газзәкәем, ярату дигән нәрсә гөлт итеп кабына да сүнә бит <
ул, ә тормышның кәйсезлеге, нигезнең ныксызлыгы гомер буена бара! « Мин тиле дә яшь чагымда җаннарымны фида кылырдай гашыйк бул- i ганыем! Хәерче димәдем, чәрексез димәдем, олылар киңәшен тотма- * дым, ябышып чыктым бит шушы Махаска! з
Монтазима чын йөрәктән чыкканын сөйли, ачы тормыш тәҗрибә- g сен уртаклаша, Газзәгә чын күңелдән яхшылык тели, аны үз хаталарын кабатлаудан кисәтергә омтыла иде. Ул тәбәнәк, кысан өй эчен * кулы белән ишарәләп күрсәтте, сәкедә, идәндә чыр-чу килеп яткан * ярым-шәрә балаларын күздән кичерде. о
— Күр син минем тормышны! Күр үземне! Кыз чагымда мин ул * Мәгъсүмә ише генә иемме! Мин бар җирдә аңа борылып караган кеше дә югые. Ә хәзер мин аның янында әби булып күренәм инде
Юк, Монтазиманың тормышы да, кыяфәте дә кызыктырырлык тү- 5 гел иде, билгеле. ф
— Дөнья шулай ул, Газзәкәем. Син әле яшьлегең белән белмисең Z генә. Әхтәм ишеләргә кызыкма син. Әргән тартып кына дөнья көтеп ч булмый ул. Киләчәгеңне уйла. Бүген булмаса иртәгә Бармаксыз Һади £ урын өстенә егылачак та кеше кулына карап ятачак. Аны бияләй хәт- ' ле Хәтирәсе ничек карап бетерсен! Бөтенесе килен җилкәсенә төшәргә тиеш. Күрерсең шуннан соң укуыңны! Күрерсең камса мулыңны! Шулерын уйла!
Юк, әллә риза булыйммы соң, дигән уй Газзәнең башына да килмәде, билгеле. Ләкин Монтазима әйткәннәр бик уйландырды аны. Ни өчен мәхәббәт белән кавышкан кешеләр болай интегеп гомер итәләр? Ни нәрсә моңа сәбәп? Әле бер Монтазима гынамы! Әнә, Вәҗи белән Фагыйлә дә яратышып өйләнешкәннәр, аларның да башы нужадан чыкмый. Мәхәббәт гаеплеме моңа? Юк, юк .. җитмәүчелек гаепле, фәкыйрьлек. Ә нигә берәүләр ярлы, икенчеләр бай? Аннары байлыгына кызыгып кына Салыйга барган кеше бәхетле булырмы?
— Юк, яратмый өйләнешкән кешеләр барыбер бәхетле була алмый, — диде Газзә үз уйларын очлап. — Җенең сөймәгән кеше белән гомер итсәң, байлыгың да күзгә күренмәс.
— Ярата торгандыр әле, яратмаса сорамасые,— диде Монтазима,— Син дә яратырсың. Бу әле синең яшьлек алгысавың гына. Замана бик болганчык, бер көнне килеп, Кашафетднн абзыйның гомере буе җыйган мал-мөлкәтен сыдырып алып чыгып китәрләр, алла сакласын. Ә син камсамул, районда үз кешеләрең бар, синең өлешкә беркем кул суза алмый. Ике йортка бүлгәч, күп күренми дә ул...
Монтазима сәкедә елап яткан Гайнанын кулына алып, түшен ычкындырды да ялваргандай елмайды, аның яргаланган иреннәре арасыннан сынык теше чагылып китте.
— Мине дә бөтенләй үк буш итмәссез, алла боерса Әйткән не диярсең, гомер буе миңа рәхмәт укып яшәрсез әле.
Бу минутта аны үз фикереннән тайчандыру һич мөмкин түгел иде. Мәсьәләгә үз язмышын да китереп бәйләгәнгә — ай-һай, яшь чакта ул үзе лә берәр бай кияүне ычкындырмаган иде микән! — ул чамасыз дулкынланган. Газзә аның белән артык сүз үрчетмәде. Ә икенче көнне, Монтазима инде суынгач-сүрелгәч, аны өеннән чакырып чыгарды да капка төбендә:
— Кашап абзыйга өзеп әйт: мин Салыйга чыкмыйм,— диде. — Бу уем гомергә үзгәрмәячәк. Якын арада кияүгә чыгарга ниятем бөтенләй юк әле.
Газзәнең сүзе нык иде, бу юлы Монтазима сүз көрәштереп торуның мәгънәсез икәнен аңлады, бары тик: «Их, ялгышасың!» дигәнне белдереп, башын чайкап кына куйды.
Шуннан соң Елтырлар тынып калдылар: яучы да килмәде, көнлеккә дә чакырмадылар.
Эзсез үтте шикелле бу сөйләшү, әмма шуннан соң Газзә, үзе дә аңламастан, Елтырлар капкасын читтәнрәк урап үтәргә тырыша иде.
Бу хәлләр турында ул, билгеле, мөгаллим абыйсына сөйләп тормады, ничектер вак, четерекле, артык шәхси нәрсә дип санады. Шуңа күрә мәсьәләне үзе генә хәл итәргә булды.
Кояш Коры елга өянкеләренең челтәрләнеп торган, бөреләре бүртә башлаган ботаклары артына кереп чуалгач, койма буендагы кипшенгән сукмактан, Елтырларга таба китте. Көн җылы, кар эреп беткән, тик урам уртасындагы күлләвекләр генә кибеп җитмәгән иде әле.
Яшел капканы ачканда, Газзә бөтен кыюлыгын җыйды. Әмма бер дә юкка курыккан икән, аны күргәч, Елтыр Мәгъсүмәсенең түгәрәк майлы йөзе елмаюдан тагын да киңәеп киткәндәй булды:
— Бигрәк вакытлы килдең, мактап йөрисең икән, самавырым кайнап кына чыккание! Абзыеңнар Биекъярга киткәнне, алар юкта өйне юып-җыеп куйыйм дип, утырып ашый да алмадым бүген. Инде менә аш кайнаган арада берәр чынаяк чәй эчеп алыйм дигәнием...
Шундый ачык кылана Мәгъсүмә, теге кодалап йөрү әйтерсең бөтенләй булмаган диярсең. Газзә:
— Миңа Кашап абзый гына кирәк иде, ул кайткач килермен инде,— дип борылып чыгып китмәкче иде, Мәгъсүмә аны кулыннан ук тотып алды.
— Юк, ходай язмаганны! Җибәрәмме соң? Үзебезнең балабыз кебек бит син! Менә абзыеңнар да кайтып җитәр! Караңгыга калмабыз дигәннәрне. Әйдә, сал өстеңне!
Газзә бишмәтен, чабатасын салып түргә узарга да өлгермәде, Мәгъсүмә:
— Ай алла, сөтләрне ачымасын дип кар базына чыгарып куйганыем, чәйгә дә калдырмаганмын. Авырсынма инде, Газзә, бер очтан шунда катык та алып менәрсең,— диде һәм мич буеннан ачкыч алып бирде.
Газзә, аягына ишек янындагы катаны гына эләктереп, ялан өс кар базына чыкты.
Ул савытларын тутырып, чүлмәк авызларын чүпрәк белән бәйләп азапланганда, капка ачылган, ат пошкырган, ир-ат сөйләшкән тавышлар ишетелде. Газзә, бу хәлендә ирләргә күренеп йөрисе килмичә, баз баскычыннан яртылаш күтәрелгән килеш туктап калды, ихтыярсыздан, тегеләрнең нәрсә сөйләшкәнен ишетеп торды.
— Аллага шөкер, бусы соңгысы булыр инде, — диде Кашап. — Махаска да әйтеп куярбыз, бетте, бүтән йөрисе булмас. Монда бик чуалмасын, кайда нәрсә яшергәнне белми торуы хәерле.
— Инде шулай әйбәт хакка җибәргәч, бер хром итек алып кисәм дә буладырые, — диде Салый тавышы. — Кала малайларыныкы шикел- лене.
— Кеше төсле генә киенеп йөр әле! Хәерче пачутта хәзерге заманда! Кулыңнан эш килсәе! Шул чыпчык хәтле Асылкәрим кызын кулыңа төшерә алмаган башың белән! Атны кара әнә!
Нәрсәдер сатканнар, нәрсәдер яшергәннәр. Ни икән? Икмәк түгелдер ләбаса! Кашап әллә кайчаннан бирле бит инде, бер бөртек запас калдырмадым, ашарга, чәчәргә җитәрлектән гайресен бөртегенә хәтле элеваторга илттем дип сөйләп йөри. Соң алайса нәрсә сатканнар алар?
Өзек-төтек ишетелгән сүзләрдән моны анлап булмый иде. Газзә ишегалды тынгач кына баздан чыкты. Тегеләр өйгә яки сарайга кереп киткәндер дигән иде. Ләкин күгәргән богау йозакны бикләп азапланганда, артында аяк тавышлары ишетте. Савытларын җирдән алып, борылып караса, Салый басып тора.
— Карале, килен төшкән түгелме сон безгә?—диде ул күзләрен
майландырып.— Ачкычларны кулга төшергән, хуҗа булып өлгергән, ә мина әйткән кеше юк әле!
Ул кулын Газзәнең иңенә салып, каты итеп кысты.
— Кагылма!—диде Газзә.
— Син инде яшь килен икәнсең, киявеңә каршы әйтергә тиеш түгел, ярамый алай! Шәригать кушмый!
Өй ягыннан Мәгъсүмәнең:
— Газзә! Йозак ачылмыймы әллә?— дигән тавышы ишетелде
Салый икенче кулын да Газзәнең иңенә салып, иелә төшеп, үбәргә үрелде.
— Җибәр!—дип кыз тайпылды.
— Кара! Чапаланып маташкан була тагын! Синең ишеләрне генә күрмәгәннәр ди монда!
Газзә ике кулындагы җамаякларны берьюлы селтәп Салыйнын битенә бәрде дә ишегалды ягына омтылды. Болдырда басып торган Мәгъсүмәне әйләнеп үтте, өйгә атылып кереп чабатасы белән бишмәтен кулына алды, капкадан чыгып китте. Урамда коймага сырышып, сөт-катык чәчрәгән битен, муенын сөртте, бишмәтен киде, калтыранган бармаклары белән чабата киндерәләрен бәйләде. Аннары башын күтәреп, бик тыныч булырга тырышып, өенә кайтып китте. Әмма Фагыйләтти аны күргәч:
— Ни булды?—дип сорады.
— Юк, ни булсын!
— Чыраеннан кан качкан!
Газзә дәшмәде. Салыйнын яман гадәтләрен электән белгәнгә күрә, тынычланырга, моңа әллә ни әһәмият бирмәскә тырышты. Кашаптан кәгазьләрне кешеләр алдында сорарга кирәк иде, дип уйлады
Ләкин сер сандыкта ятмый шул, ул серне дөньяга фаш итү берәр- сенә кирәк булса — бигрәк тә.
Шул ук көнне авылда гайбәт таралды. Мәгъсүмә кемгәдер сер итеп кенә — бер генә кешегә булмагандыр, билгеле: «Менә безнең Салихҗан белән Асылкәрим Газзәсенең аралары бик якынаеп киткән бит әле, бер-берссн күрми тора алмыйлар, кыз үзе, сәбәп тапкан булып, гел безгә килеп йөри. Бик өтәләнә инде, безгә килен булып төшәсе килә. Тик менә хуҗабыз икеләнебрәк тора әле, нәсел-нәсәпсез кешене алдырасы килми малайгаэ, — дип сөйләгән, имеш.
Иртәгесен Газзә, әле аны-моны белми, ян тәрәзә буенда, Коры елга өянкеләре башында кар-кар килгән каргаларга караштырып, оекбаш бәйләп утыра иде. Ул башта Фагыйләнең тыр да пыр йөрүенә игътибар да бирмәде. Хужа хатын бәби көтә- шуңа гел кәефе үзгәреп тора, Газзә мона күнеккән иде инде Ләкин Фагыйлә мәче койрыгын ишеккә кысып, тегесе яман тавыш белән чырылдап җибәргәч, Газзә сикереп торды:
— Кая, Фагыйләтти, берәр эш бармы әллә?
— Утыр, утыр, үз эшендә бул, — диде Фагыйлә һичкайчан булмаганча төксе итеп — Бирнә кирәк бит сиңа.
Газзә аны йомшартырга тырышып елмайды:
— Бирнә кайгысы юк әле миндә, Фагыйләтти.
Фагыйлә йомрыланган гәүдәсе белән кинәт ана борылды да
— Нәрсә миннән дә яшереп маташкан буласың инде!—диде Бөтен авылга фаш булган нәрсәне мин генә белми дип уйлыйсыңмы әллә?
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
Аның түгәрәк мөлаем йөзе ачулы, вак кына кара миңнәре чекерәешеп тора, күзләреннән нәфрәт очкыннары чәчри иде.
— Ни яшерәм ди мин синнән? Ни булган.— Газзә тәмам аптырашта иде.
Фагыйлә ялындырып тормады, Мәгъсүмә тараткан гайбәтне чыгарды да салды. Хатыннар Газзәнең Елтыр чанасына утырып йөргәнен дә, аларның түр башына утырып сыйланганын да, узган кичтә Кашаплар капкасыннан кызарынып-бүртенеп, күлмәкчән, оекчан гына килеп чыкканын да — барын да күреп торганнар, берсен дә онытмаганнар, хәзер бөтенесен бер бауга ишеп, кыз муенына салырлык муенчак ясап куйганнар икән.
Бөтенесен берьюлы әйтте Фагыйлә, рәхмәт аңа, берсен дә яшереп тормады.
— Асылкәрим абзый, мәрхүм, исән булса, бу кыланышларына мәңге риза-бәхил булмас иде,— диде ул сүзен йомгаклап.— Сезнең нигезне корыткан Елтыр бит ул!
Ни кызган булса да Газзәнең йөзе үзгәргәнне сизми калмады Фагыйлә:
— Син нәрсә, әллә шуны да белмисеңме?— диде.— Ачлык елны сезнең бөтен йорт-җирегезне шул сатып алган бит инде. Алты пот алабута онына. Күпме кешенең мал-мөлкәтен шулай бушка жыйды ул канечкеч! Күпме кешене күрәләтә талап баеды!
Бөтен йорт-җирне! Алты пот алабута онына! Газзәнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Шул елларны, шул хәлләрне күз алдына китерергә, бу сату-алуны хәтерләргә тырышты. Үзе дә шунда иде бит, белергә тиеш' бит! Ләкин агарган йөзле, хәлсез әтисенең ишектән кайтып кергәндә бары тик кулына гына караганы исенә килде. Әгәр аның кулында берәр нәрсә булса — эчкә җылы керә, булмаганда — жаннар өшеп китә. Кашапның аларга кереп йөргәне хәтердә калмаган, кереп тормагандыр, әтисе аның белән читтә сөйләшкәндер. Ничектер шулай капчык күтәреп кайткач, әтисенең: «Баш исән-сау булса, куыш табылыр, җәйгә генә чыгыйк, язга гына барып элгәшик...» — дигән сүз» ләре хәтергә чалынып калган иде шикелле. Ләкин ач балада аның кай-гысымыни, аларның барсының да күзләре казан тирәсендә чуалган, ачлыктан шешенгән, көч-хәл белән хәрәкәтләнүче әниләрендә иде бит!
Алсын иде йорт-җирен дә, тик нигә ул шул хәтле мал өчен, ичмасам, жан сакларлык ризык бирмәгән! Бик тиз бушады бит ул капчык, әтисе тагын буш кул белән кайтып керә торган булды!
«Елтырларның сандыктай ихатасына безнең әти-әниләрнең, минем туганнарымның сөякләре дә кереп киткән икән,— дип уйлады Газзә.— Кая куйды икән ул безнең өй бүрәнәләрен? Без акшарлап хәрефләр язган бүрәнәләрне, кичләрен әнинең күләгәсе төшкәннәрне... Ындыр түрендәге ак мунчаларына куйды микән? Такта түбәле келәтенәме? Әллә өенең берничә ниргәсенә яраганмы?»
— Туктале, Газзә, утыр әле син,— диде Фагыйлә ул арада.— Ай алла, уйламыйчарак әйтеп ташладым бугай. Беләсеңдер дигәнием. Ул елларда барыбызны да шулай рәнҗеттеләр бит инде, бер син генә дә түгел...
Газзәгә өйдә һава җитмәгәндәй тоелды. Ул ишегалдына чыгып китте.
Ул чакта Гөлзәйнәп авылга килгән, көндез балаларга дәрес бирә, кичләрен өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтә иде. Буш вакытларында Газзә аннан рус теле дәресләре ала.
Ул көнне Газзә вакыты җиткәнне дә көтеп ала алмады, иңенә шәлен салды да югары очка таба китте. Гайбәт мәктәпкә дә барып җиткән иде инде, моны Газзә бусаганы атлауга сизде.
Башка чакта, ул килеп керүгә, Сөбхиямал әби самаварын кузгата торган иде. Бүген исә Газзәне күрү белән чөйдәге шәленә ябышты да:
— Хәтирәдә йомышым барые,— дип чыгып та китте.
Газзә ишек янындагы эскәмиягә утырды.
Гөлзәйнәпнең калын кара толымнары биек якалы ак кофтасы өстеннән күкрәгенә салынып төшкән. Ул туры кашларын җыерып, кулларын күкрәгенә кушырып, идән уртасында басып тора. Бераз тын гына тордылар шулай. Аннары Гөлзәйнәп Газзәнең алдына, кара таплар төшкән такта өстәлгә, китап китереп салды.
— Укы, укырга килгәнсеңдер ич.
Газзәгә китап битендәге хәрефләр борча кебек сикерешкән сыман тоелды.
«Мы — не рабы, рабы — не мы!» — дип укыды ул.
Газзә русча «е» авазын дөрес кенә итеп әйтә алмый, «и»гә охшатып укый иде.
— Алай түгел, — диде һаман әле аяк өсте торган Гөлзәйнәп. — «Рабыни мы», дисең ич син, «колиһәләр без» дигән сүз килеп чыга. «Рабы — не мы!»—«Коллар без түгел!».
— «Коллар — без түгел!» — дип кабатлады Газзә.— Ә мин синең ник болай ачулы икәнеңне беләм бит, Гөлзәйнәп.
— Шулаймыни?
— Беләм. Сиңа минем хакта начар сүз ишеттергәннәр.
— Шуннан?
— Мин дә бүген бик күп нәрсәне белдем, Гөлзәйнәп. Мин сыйнфый дошманның нинди икәнлеген аңладым.
Газзә, иңенә шәлен салып, аягүрә торып басты. Ул күз алдына Елтыр Кашапның төче елмаюын, Мәгъсүмәнең түгәрәк, майлы чыраен китерде, алар аңа кешенең чын йөзен яшерү өчен кигезелгән битлекләр сыман гына булып тоелды. Бүген ул битлекләр шуып төштеләр. Газзә алдында ерткычларның кан баскан пыяла күзе, аяусыз тешләре күренгәндәй булды. Менә нинди икән алар — «канечкечләр»!
Газзәнең һәр тамырын, һәр күзәнәген бер хис — ачы нәфрәт хисе, биләп алды. Башыннан кичкән кеше белә: кешене көчле, зирәк, куәтле итә торган мәңге сүнмәс хис ул — сыйнфый нәфрәт. Ул кешене бирешмәс, аяусыз итә, аны хәрәкәткә, көрәшкә этәрә. Газзә дә үзен кинәт үсеп, ныгып, җитлегеп киткәндәй тойды.
Аның күз алдын каплап торган пәрдәләр төшеп, кинәт Дөнья яктырып киткәндәй тоелды.
Гөлзәйнәп моны күреп, йомшап китте.
— Утыр әле, Газзә, сөйлә, ни булды?
Газзә кыскача гына бүген Фагыйләдән ишеткәннәрен сөйләп бирде. Сөйләгән саен үзе өчен дә күп нәрсәне ачыклады.
— Алар менә шулай: башта кешене үзләренә эшләтеп, амбарларын икмәк белән тутыралар, аннары теге кеше ачтан үлә башласа, аның бөтен мал-мөлкәте бәрабәренә дә җан сакларлык ризык бирмиләр Күрәләтә үтерәләр. Шуның өстенә үзләрен мәрхәмәт ияләре, фәкыйрьләрне яллап яхшылык эшләүчеләр итеп күрсәтергә тырышалар! Үзләренә коллар тәрбиялиләр!
— Әйе, коллык психологиясе тәрбиялиләр алар...
— Миңа да бит бәләкәй чактан шуны сеңдерергә тырыштылар...
— Үзгәргәнсең син, Газзә,— диде Гөлзәйнәп —Синең турыда ни өчен гайбәт таратканнары аңлашыла хәзер.
— Аларның максаты шул инде: мине үз кубызларына биетү, я бул- маса авылдан ук кудыру. Әле Сабнрҗан мулла мәчеттә, байларны мактап, мине хурлап вәгазь укыган дип ишеткәч, мин аны үз явызлыгы белән генә шундый сүзләр сөйләгәндер, дип уйлаган идем. Алар барысы да бер сүздән йөриләр икән. Хәзер бездән дә рәхим-шәфкать көтмәсеннәр инде.
МӘДИНӘ МАЛИ«ОНА^ ЯЗДО .ТАКЫЯЛАР
Алар — ике кыз, ике комсомолка — башларын-башка терәп озак сөйләшеп утырдылар. Газзәнең бер шиге бар иде: Елтыр икмәк белән сату итеп ятмый микән? Ай-Һай, үзе сөйләп йөргәнчә үк намуслы рәвештә тапшырып бетерде микән ул икмәкне? Аннары Газзә кулына каләм алып, дәфтәр битендә санап чыгарды: сиксән пот кына Елтыр ише күп җир чәчкән кешегә аз ул, барыбер аз! Аннан күбрәк тә алып була. Тик, мөгаен, яшергәндер ул икмәген... Ничек тә эзенә төшәргә кирәк иде...
Ул урамга чыкканда ай калыккан, бөтен дөньяны ямансу нурга күмгән иде. Айлы кичнең тылсымлы сагышын көчәйтеп, авыл өстендә гармун моңы агыла. Гармун сыкрана, зарлана, сызланып яшь түгә кебек иде. Шул хәсрәтле моңнан Газзә барысын да аңлады: кара гайбәт гармунчыга да барып җиткән, агулы угын аның бәгыренә дә кадаган.
Их, Гөлзәйнәп янына барып кергән шикелле гади генә итеп, Бармаксыз Һадиның кара мунчасына барып керәсе иде дә, гармунчының каршысына басып: «Әхтәм, җаным, ышанма ятлар сүзенә, минем бер гаебем дә юк, мин сине генә өзелеп сөям»,— диясе иде.
— Иртәгә хәтле генә көт инде, бәгырем, — диде Газзә эченнән генә Әхтәмгә. — Иртәгә комитетны җыеп сөйләшербез.
Ә иртәгә хәтле көтәсе бик озак, ай-һай, озак кебек тоела иде.
Ләкин аларга иртәгесен дә, берсекөнгә дә очрашып сөйләшү, аңлашу насыйп булмады. Әхтәм Газзәне урамда күргәндә читләшә, кырыйга карап узып китә, күрәсең, ул теге гайбәткә ышанган, Газзәгә бик каты рәнҗегән иде булса кирәк.
Ул комитет утырышына да килмәде, унлап кеше җыелган каравыл өенә, сабыр гына елмаеп, аның әтисе Бармаксыз Һади гына килеп керде.
Бу юлы утырышта бик кызу бәхәсләр купты, каравыл өе тын алгысыз тәмәке төтене белән тулды, Газзәнең күзләре кычытты, тамагы чатлап кипте, ләкин аны чылатырга мөмкинлек булмады, ул чакта өстәлгә су куярга өйрәнмәгәннәр иде әле.
Комитет авылның һәр кешесе өчен бик мөһим мәсьәләне хәл итте ул утырышта: алар кайсы хуҗалыкны — байлар рәтенә, кайсын — урта хәллеләр, кайсын — ярлылар исемлегенә кертергә тиешлеген карадылар. Монда кешенең киләчәге, язмышы хәл кылынганын барысы да аңлыйлар иде. Дөрес, әле хәзергә кемгә күпме икмәк тапшыру задание- се бирергә кирәклеген генә билгеләргә тиеш иделәр, ләкин киләчәктә тагын ниләрдер булачагын барысы да сизенеп торалар иде.
Иң элек Гыйбадулла белән тегермәнче Нургатаны байлар исемлегенә теркәп куйдылар. Елтыр Кашап исеменә тукталгач, каты бәхәс чыкты. Газзә аны мал-мөлкәтенә, илле-алтмыш дисәтинә җир чәчүенә карап байлар исемлегенә кертергә тәкъдим иткән иде.
Ләкин агайлар каршы төштеләр. Ни дисәң дә. Кашап кызыл сугышчы, сәвит башлыгы булып торган кеше, даими ялчы тотмый, чәчү, уру чорында гына көнлекчеләр яллый, өстәвенә, болай да икмәкне күп тапшырдым, дип сөйли диделәр. Кыскасы, нык хәлле крестьяннар исемлегенә теркәделәр Кашапны.
Чират Сабирҗан муллага җиткәч агайларның башлары иелде. Кашап мәсьәләсендә Газзәнең сүзен өскә чыгармагач, бу юлы да аныңча булмас шикелле иде.
— Мулла абзыйны рәнҗетеп булмас,—диде батрак Зәйнетдин.— Мулла авылда кирәк кеше. Бүтәннәр рәтеннән икмәк тапшыра икән, шул бик җиткән. Аңа орынмыйк без, җәмәгать. Гөнаһлы булмыйк.
— Сабирҗан мулла үзе дин сүзе генә сөйләп калмый бит, дөнья эшенә дә тыгыла,— диде Газзә үтемле итеп.— Кеше көченә баеганнарны күккә күтәреп мактый, халык арасында аң-белем таратып йөрүче-
ләрне, ярлылар яклы яшьләрне аяк астына салып таптый. Ә нигә әле без ана яхшатланырга тиеш? Байлардан ни аермасы бар анын? Күпме кешене үзенә эшләтә, күпме фытыр сәдакасы жыя. Порт-жирс бер дә Нургатаныкыннан ким түгел. Байлыгы бар икән, заданиене дә башка байлар белән тигез түләсен!
Авыл агайлары мулла хәтле муллага ачыктан-ачык тел тигезүне ♦ яхшысынмыйлар иде. Алай да батрак Баһаветдин:
— Икмәкне күпме тапшырса да, Сабиржан мулла бөләчәк түгел инде ансы,— дип куйды.
Бармаксыз Һади да башын күтәрми генә:
— Дөнья гаменнән бөтенләй ваз кичкән кеше түгел, авырлыкны да мир белән күтәрешсен бераз, саваплы булыр, — дип Баһаветдинның сүзен куәтләде.
Берничә кеше каршы килеп маташсалар да, Газзә үз сүзендә нык торды: Сабиржан мулланы иң бай кешеләр исемлегенә язып куйдылар.
Байлардан икмәкне башкаларга караганда, жан башыннан исәпләгәндә, икеләтә артык тапшыртырга карар кылынды.
Җыелыштан соң өенә кайткач, Газзә кулына каләм алып, санап чыгарды: берничә кеше, шул исәптән Елтыр Кашап та, тапшырган өс- тенә тагын шактый икмәк тапшырырга тиешләр иде.
Ләкин алар бу хакта ишетергә дә теләмәделәр, алдан әйткәнен тапшырдык, артык бер бөртек калмады, теләсәгез нишләтегез, диделәр. Елтырларга Газзә үзе бармады, комитет членнарын жибәргән иде, Баһаветдин белән Зәйнетдин бик кыенсынгандай, боегып кайттылар.
— Теләсә нинди әтрәк әләм сүзенә карап, ир башыгыз белән юләрләнеп йөрмәгез, мин сез өйрәтүгә калмаган, нишләргә икәнен үзем белом, — дигән Кашап.
Ләкин Газзә дә ансат кына бирешмәячәк — ул Елтырның чын йөзен фаш итәргә бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмаячак иде.
Озакламый андый мөмкинлек килеп тә чыкты: район үзәгеннән кулакларның яшергән икмәген эзләп алу өчен махсус кешеләр килде. Алар барысы бишәү иде: район үзәгеннән өч кеше, Аксудан — икәү. Ул вакытта шулай итәләр иде: комитет членнарын районнан килгән кешеләргә ярдәмгә башка авылларга җибәрергә тырышалар иде: Аксу кешеләрен — Имәнлегә, Имәнледәге комитет членнарын — Аксуга.
Елтырларга Газзә аларны үзе дә алып барырга теләк белдерде Районнан килгән кешеләр арасыннан бердәнбер хатын-кыз — аның фамилиясе Борһанова иде — кара бишмәте өстеннән билен кысып бәйләгән тулы гына гәүдәле, мөлаем йөзле апа Газзәгә бармаска киңәш итте:
— Синең әле бу авылда күп эшлисең булыр, мондый хәлләрдән бераз читтәрәк тор> яхшы.
— Миннән башка сез анда бернәрсә таба алмаячаксыз. — диде Газзә. — Ә мин аларныц ихатасын яхшы белом, мөгаен, ярдәмем тияр
Алар яшел капкадан алтау барып керделәр — бер ирнең кулында озын нечкә тимер таяк — шомпол да бар иде. Кашап аларны күргәч астыртын гына елмайды, Мәгъсүмә кашын-күзен җимереп, түгәрәк, кечкенә күзләре белән Газзәне ашардай итеп карады.
— Юкка мәшәкатьләнеп йөрисез,—диде Кашап -Вакытыгызны гына исраф итәсез
Газзә ындыр табагы янындагы күгәргән салам чүмәләсе янына ба рып басты Аның чабатасы эзенә кадалган тимер таяк җиргә бернинди каршылыксыз кереп тә китте Ике көрәк тирәнлегендә туфракны казып алуга, чокырдан ямаулы капчыкка төрелгән бер нәрсә килеп чыкты Нәрсәдер, тик икмәк түгел иде бу. Актарып карасалар — бер чирекле шешә белән керосин булып чыкты
4. «К У » .** И
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
49
— Ник монда күмдең аны, карчык?— дип кычкырып сорады гаҗәпләнгән булып Кашап.
— Ут-күздән сак булуың яхшы,— диде болдырдан Мәгъсүмә. Аның тавышында тантаналы кинәнү ишетелде.
Газзә, кара чокырга текәлгән килеш, башын күтәрергә дә кыенсынып басып тора иде. Шулай ук хур булдымыни ул? Ә бәлки ата-анасы, туганнары, ятим узган яшьлеге өчен үч алу теләге аңа Елтырларның намуслы, яхшы кешеләр икәнен күрергә комачаулыйдыр?
Ләкин... ник күмгәннәр соң алар бу керосин шешәсен? Бер сере булырга тиеш бит моның, бер хикмәте. Мөгаен, эзне адаштыру өчен эшләнгәндер бит бу!
— Туктагыз әле, — диде Газзә капкага таба борылган Аксу кешеләренә. — Аз гына сабыр итегез.
һәм абзар артына өелгән тирескә, аның ничектер чиләнеп, төсе белән башка төшеннән аерылыбрак торган кырыена юнәлде. Тимер таяк туфракка бик ансат керде дә нәрсәгәдер төртелеп шып туктады...
Икмәк капчыклары имән бүрәнәләр белән эчләнгән иркен чокырга салынган иде. Елтырлар ул икмәкне озак еллар буе шунда яшереп сакларга ниятләнгәннәр иде булса кирәк. «Ә бәлки тагын да ачлык ел килер дип өметләнгәннәрдер әле», — дип уйлады Газзә.
Ирләр авыр капчыкларны баздан чыгарганда, Газзә аркасы белән үк Кашапның көйдергеч карашын тоеп торды.
Шул ук көнне Нургатаның да яшергән икмәген табып алдылар. Авыл икегә — бер-берсе белән килешмәс дошманнарга бүленде.
Йолдызлар биешә
Шомырт чәчәк аткан чак иде.
Ай, ул Имәнленең шомыртлары! Булды микән берәр авылда ан- дыйлар! Өй буйларында, ындыр түрләрендә, урман аланнарында алмагачлар кебек ялгыз-ялгыз да, таллар кебек куерып та үсәләр иде алар.
Шомырт агачлары Имәнленең бизәге генә түгел, байлыгы, куанычы да иде. Язларын алар барча җан иясен хуш ис белән сихерләп, ак күбеккә күмелеп чәчәк аталар, җәй уртасында авыл халкын тәмле җимешләре белән сыйлыйлар иде. Ул чакта агач башларында бала-чага чыр-чу килә, аларның ерык авызлары кап-кара була. Яшь кызлар, киленнәр бергәләшеп шомырт җыярга чыгалар, сөйләшәләр, көлешәләр, җырлашып алалар, урамнан узган егетләр койма аша гына алардан авыр тәлгәшләр алалар һәм иреннәре белән һәр җиләкне сак кына аерым өзеп кабалар — әйтерсең лә сөйгән ярларын үбәләр. Еш кына егетләр кызларга юан агачларны иешергә ихатага ук керәләр.
Бергәләшеп шомырт җыю Имәнленең үзенә бер матур бәйрәме иде ул.
Моннан соң да, яңа поселокта да шулай булыр микән? Авыл күчә, шомыртлары да күчәр микән? Әгәр шомыртлары шундый күп, мул чәчәкле, хуш исле булмаса, ул инде Имәнле булмый, Газзәнең туган авылы була алмый...
...Ул елны Газзә шомырт чәчәк атканын беренче тапкыр бөтен гүзәллеге, хуш исе, кабатланмас аклыгы һәм сафлыгы белән тойган иде.
Әйе, нәкъ менә шомырт чәчәк аткан чакта аларның авылына егерме биш меңче — Донбасс шахтеры Исмәгыйлов Вәгыйз килгән иде.
Каравыл өе бик кечкенә дип, халыкны Хәкимҗан абзый өенә җыйдылар. Беренче итеп Исмәгыйловка сүз бирелде. Аның кыяр кебек озынча, ничектер күгәребрәк торган йвзен чибәр дип булмый иде, әмма
җитди, шул ук вакытта ягымлы да булган карашы сөйкемле итә, бөтен кыяфәтеннән, кием-салымыннан, крестьян халкыннан аермалы буларак, искиткеч җыйнаклык, пөхтәлек бөркелеп тора иде. Кискен-тө- гәл хәрәкәтләренә караганда, ул солдат боткасын да шактый ашаган булырга охшый иде.
Аның кырларда, мәйданнарда сөйләп күнеккән тавышы өчен авыл ♦ өе бик кысан иде булса кирәк, ул үз тавышын киметергә тырыша, якын а гына утырган халыкка, хезмәт кешесенә гади, үз итеп дәшә белә иде. Аны керфек тә какмый, кымшанмый тыңладылар.
— Йскечә яшәү мөмкин түгел хәзер, — диде ул. — Җирне ата-баба <
ысулы белән эшкәртә торган булсагыз, һәркайсыгыз үз кишәрлегендә тырманып ятса, сез күпме генә икмәк үстерә аласыз? Бала-чаганың та- 2 магы туйса, чәй-шикәрлек, күлмәк-ыштанлык сатсагыз, шуңа бик канә- гать булачаксыз инде, шулай бит? ♦
— Ходага мең шөкер итәриек,— диешә агайлар. <
— Шул-шул менә! Ә эшчеләр, шахтерлар ни ашар? Донбасста бү- ®
тенге көндә дә әле ипине карточка белән генә бирәләр. Ә шахтерларга * көч-куәт күп кирәк, чөнки алар тимер эретү өчен күмерне күп чыгарыр- ~ га тиеш. Ә тимер тракторлар, комбайннар ясау өчен кирәк. Без сезгә < машиналар бирербез, ә сез безне икмәк белән тәэмин итәрсез. Эшче 2 белән крестьянның бәхете, киләчәге бер-берсенә аерылгысыз бәйлән- * гән. Аерым гына мул тормыш корып булмый, хуҗалыкны бергәләп кү- = мәкләшеп күтәрергә кирәк... ч
Тормышны, дөньяны күп күргән, читтән килгән кеше булганга кы- 2 зыксынып тыңлады халык Исмәгыйловны. Аннан соң сүз белән Газзә урыныннан торып басты. Унлы лампа яктысында йөзләре ачык күренгән алгы рәттән алып, тонык кына шәйләнгән арткы рәткә хәтле күз йөртеп чыкты да, сөйли башлады ул.
— Иптәшләр! Безгә күмәк хуҗалык оештыруның ил өчен, халык өчен никадәр кирәкле эш икәнен әле генә бик яхшылап аңлаттылар. Безнең авылның күп кенә кешеләре бу эшне башлап җибәрү өчен күп көч тә куйдылар инде. Менә без ширкәт оештырдык. Ширкәт ул — күмәк хуҗалыкка беренче адым бит. Моны фәкыйрьләр генә түгел, урта хәллеләр дә аңлый башлады. Безнең ширкәткә урта хәлле өч хуҗалык керде.
Халык Газзәне дә бик зур игътибар белән тыңлады. Чөнки ширкәткә кергән кешеләр бик матур, күңелле итеп, нәкъ үз вакытында бергәләшеп чәчүне үткәрделәр. Җирне янәшә алдылар, бергәләшеп, кая нәрсә чәчәргә кирәклеген хәл кылдылар, солы, борай, тары чәчәргә, бераз бәрәңге утыртырга булдылар.
Чәчү әйбәт узсын өчен, Газзә бик нык тырышты. Атлар көр булсын, яхшы каралсын, нык ашатылсын, сабэн-тырма тәртипкә китерелсен, чәчүлек орлык әйбәт чистартылсын — моны Газзә көн саен тикшереп, карап тора иде. Шуның өстенә әле ул күмәк эшне ничек тә булса күңеллерәк, ямьлерәк итәргә тырышты. Бер басуда бергәләшеп берничә кеше эшләячәк бит. Шулай булгач, аларга басуда ук кайнар аш пешерергә кирәк. Анысына атлыгып торган пешекчесе дә табылды — Хәкимҗан абзыйның яшь хатыны Шәмсеҗиһан аш-суга бик оста, бик өлгер булып чыкты.
Беренче көнне сабанга төшкәнне Газзә дә, башкалар да олы бәй рәм кебек көттеләр. Шаулашып, көлешеп, өч атка утырып, бөтен авылны яңгыратып басуга чыгып киттеләр. Ызаннарга бүленеп телгәләнмәгән киң басуны өч ат рәттән тезелеп сөрде, биш агай бер-бер артлы киң селтәнеп чәчтеләр. Бала-чага, йомшак туфракта абына-сөртен... куыша-шаярыша чәчүчеләрнең тубалларыннан, иген уңсынга юрап, орлык белән бергә сибелгән йомыркаларны җыйды.
Чәчүдә бергәләшеп эшләгән кешеләр үзара аеруча якынаеп, дуслашып киттеләр. Аларда, әйдәгез әле, менә шушылай яңача яши алуыбызны, аның рәхәтлеген күрсәтик әле, бөтенесе кызыгырлык булсын, дигән теләк яши иде.
Ә халык аларның бу эше ничек барып чыгасын бик зур кызыксыну белән күзәткән. Шуңа күрә, гәрчә ширкәтнең эшләре ничек барганын һәммәсе энәсеннән-жебенәчә бик яхшы белеп торсалар да, Газзәнең сүзен барысы да бик кызыксынып тыңладылар.
Ләкин Газзә өчен бөтенесеннән дә куанычлырагы — Әхтәмнең соклану, хуплау, горурлану белдергән карашы булды. Димәк, Газзә үз эшен дөрес алып бара, сүзен кеше күңеленә ятышлы итеп сөйли ала, үзен дәрәҗәсенә лаек рәвештә тота ала.
Җыелыштан соң Газзә һәм тагын берничә агай Исмәгыйлов белән шактый гына сөйләшеп утырдылар.
Ниһаять, Газзә кайтырга чыкты. Имәнленең болай да мәйдан кебек киң урамы — аны Хәкимҗан абзый бер үлчәгәч, йөз илле адым дигән иде — төн караңгылыгында тагын да киңрәк сыман тоела иде. Күк йөзе төпсез, карасу-зәңгәр, эре йолдызлар үтә күренмәле болытлар аша да чекерәешеп карап торалар. Әгәр дә Газзә аягы белән җиргә катырак басса, талпынып күк гөмбәзенә хәтле күтәрелер, теләсә, йолдызларны чуерташлар кебек учына җыеп алыр кебек тоела иде.
Киң урамда Монтазиманың хәрәмлектә йөреп, өенә кайтмыйча койма янына яткан ак кәҗәсеннән гайре бер җан иясе юк, кайдадыр этләр өреп куя да, Коры елгада бакалар кычкыра. Дөньяны шомыртның хуш исе баскай. Газзә — шул гүзәл галәмнең, җнрнең-күкнең бердәнбер уяу күзәтчесе, шаһиты, хуҗасы — тәне белән һаваның сафлыгын тоеп, аяклары белән яшь үләннең терелеген, йомшаклыгын сизеп, күзләренә тылсымлы дөньяның шәүләләрен сеңдереп бара.
Югары очтан гармун тавышы ишетелә башлый. Газзә шул көйгә атлый:
Һай, дусларым, дусларым ла, Дусларым, дус-ишләрем...
Өй буйларындагы ак шомыртлар аның ншетелер-ишетелмәс җырын тын калып тыңлыйлар:
Сез дуслардан аерылгач. Ялгыз башым иишләрем...
Коры елга башындагы киң мәйданга җиткәч, Газзә адымнарын тизләтә, ул каядыр ашкына, омтыла, болай гына басып бара алмый, гармун көенә биеп китә:
Һай, дусларым, дусларым ла, Дусларым, дус-ишләрем...
Яр буендагы өянкеләр арасыннан бөтерелә-бөтерелә үтә ул. Өянке ябалдашлары аның белән бергә бөтерелә, чокыр төбендә яздан кипми калган суда йолдызлар бии...
Һай, дусларым...
Җыр шунда өзелде. Күк белән җирне тоташтырып биегән йолдызлар, карт өянкеләр, сандугачлар җыры, гармун моны, Газзә үзе — бөтенесе берьюлы караңгы базга чумгандай юкка чыкты.
Күпме һушсыз яткандыр ул — белмәде. Күзен ачкач та иң беренче күргәне йолдызлар булды. Бу юлы алар башны әйләндереп уңга-сулга чайкалалар иде. Газзә чалкан ятканлыгын аңлады. Кузгалырга тырышып, эре-салкыи әрекмән яфракларын тартып өзде. Янбашы юешлән
гәнен сизде. Кулын күлмәгенә ышкып, чыланган бармакларын күзе янына китерде. Бармаклар кара иде. «Кан...»
Бүрәнәләр буйлап ничек үрмәләп чыккандыр, ярдан ничек менеп, ишекне ачкандыр, Вәҗһетдин абзый Хәкимҗан абзыйның атын җигеп кайтканчы, Фагыйлә: «И ходаем, кыз балаларга пычак күтәрәләр бит, ничек ходай ормый бу кабахәтләрне!» — дип каргана-сукрана Газзә- ♦ нең җәрәхәтен бәйләгәнче күпме вакыт үткәндер, һәрхәлдә, тиз генә j тан. атмады. Арбада ястык өстендә яткан Газзәне йолдызлар, бер ка- g бынып, бер сүнеп, озата бардылар.
...Ә бер айдан Газзә ике катлы агач больница янында, кояшта жы- < лынган кыйшык эскәмиядә Әхтәм белән янәшә утырып тора иде. Кой- 3 ма буендагы шомыртларның тәлгәшләре тулып карала башлаган, песи £ тарылары арасында кырт-кырт килеп тавыклар чүпләнеп йөри, чып- к чыклар чыркылдаша. Газзәнең бөтен җанын-тәнеи үлемнән исән кал- ♦ ran кешедә генә була торган җиңеллек, яшәү шатлыгы биләп алган. Ул < шомыртларга, чыпчыкларга, койма кырыендагы усал кычытканнарга о елмая, үзе шытырдатып балтырган сабагы чәйни, юа ашый. Әхтәм алып килгән күчтәнәч — Имәнле урманы сыйлары — бигрәк тансык, “ бигрәк тәмле икән. Кызның исәргән башында: «Әгәр больниска эләк- < мәсәм, кайчан әле Әхтәм белән шушылай көпә-көндез икәүдән-икәү рә- ? хәтләнеп утырырыем? Кайчан ул мина юа белән балтырган алып ки- « лерие?» — дигән уй туа. Ул үз күңелен аңлап бетерми. Әхтәм белән z бик күрешәсе килгән чакларда да үзенең нилектәндер куркып, ул оч- ~ рашуларны булдырмас өчен качып йөргәнен инде оныткан да.
— Басуларның чүбен утадык,— дип сөйли Әхтәм. — Син бер дә борчылма, бөтенесен җайлап эшлибез. Ургыч машинагыз белән безгә дә булышырсыз әле, дип әйтүчеләр күп. Аның өчен күпме хак сорасын син терелеп кайткач хәл итәрбез дип торабыз.
Әхтәм ап-ак йон оекбашы белән өр-яңа чабатасына карап тынып кала. Аның оекбашы да, чабатасы да керсез, мөгаен, егет юл буе ялан аяк килгәндер дә, Биекъярга кергәч кенә аягына киенеп куйгандыр. Әхтәм чәч җибәрә башлаган, күнегеп җитмәгәнгә булса кирәк, салам төсле чәчен ике куллап һаман сыпыргалап тора.
— Мин дә комсомолга керәм, — ди.
— Син әллә кайчан комсомолда булырга тиешле кеше инде, Әхтәм.
Әхтәм, башын күтәреп, кыенсынып та, якын итеп тә елмая — аның ике бит очы уелып керә. Аннары Газзәнең башына уралган марляга карап тагын җитдиләнә.
— Тереләм инде хәзер, — ди Газзә. — Миңа пычак тирән үтмәгән бит, күлмәк саклап калган. Башка гына каты сукканнар. Баш кына төзәлеп җитми әле.
— Кем суккан соң? Кем? — Әхтәм сорамый, таләп итә.— ГПУлар шуны да белмимени?
— Белә алмадылар шул. Кемнән шикләнәсең дип миннән дә әллә ничә кат килеп сорадылар инде. Кемнән шикләним?
— Елтырлар ул көнне Аксуда туйда булганнар,— диде Әхтәм уйланып. — Бөтен авыл халкы шартлатып әйтеп тора. Үзем барып белештем. Сабнрҗан мулла да шунда никах укып, сыйланып яткан.
Газзәнең күңеленнән кайнар дулкын уза. «Әхтәм, Әхтәмкәем, син әле анда барып йөрдеңмени?»
— Әйе, шулай диләр шул, — ди Газзә. — Миңа тикшерүче әйтте
— Барыбер алар кулы уйнаган монда, алар гына! — дип кайнарланып сикереп тора Әхтәм. — Бүтән кем булсын? Мин авылның очын- нан-очына бөтен кешене җиде кат иләк аша үткәреп чыктым инде. Шулар эше генә бу. Бер дә башканыкы түгел.
— Соң үзең әйтеп торасың бит, алар авылда да булмаганнар дип.
— һи, андый эшне Елтыр үз кулы белән эшлиме соң? Учактан утлы күмерне кеше кулы белән көрәргә остарып беткән инде ул! Берәрсен яллагандыр әле! Котырткандыр, сатып алгандыр! Мин уйладым инде, уйладым!
— Кемне? Кем яллансын андый эшкә? — диде Газзә соң дәрәҗәдә
гаҗәпләнеп һәм Әхтәмнең бу эшне шул кадәр якын алуына чиксез сөенеп. .
— Бәлки башка авылдандыр. Шул ук Аксудандыр. Ә бәлки үзебезнең Имәнледән үктер. Мин табам әле ул ерткычны! Барыбер эзенә төшәм!
Шул хәтле үчлелек, ярсу белән әйтә ул боларны, Газзә гаҗәпләнеп кала. Ул Әхтәмнең мондый үҗәт, кызу канлы икәнен белми иде әле, гармун белән узганда егетнең күңеле урамнарга сыймаган моң дәрьясы белән тулы, анда башка тойгыларга урын юк дип ялгышкан икән ул.
Шәфкать туташы Газзәне ашарга чакыра, болай да озак утырдың, өзлегерсең, ди. Егет белән кыз вакытның тиз үтүенә, әйтәсе килгән сүзләрнең әйтелми калуына эчтән генә уфтанып, аерылыша алмый торалар.
— Тагын ни алып килим? — ди Әхтәм.
— Берни дә кирәкми. Монда Зиннур абый көн саен килеп тора. Се-ребров та килгәли.
Ләкин егетнең сүрелгәнен күреп, сүзенең «син килеп йөрмәсән дә ярый иде» дигән сымаграк килеп чыкканын абайлап, Газзә:
— Шомырт алып кил, — ди. — Пешә торгандыр бит инде.
— Каралып килә инде. Мондагы кебек.
Ул больницага керә дә тәрәзәдән егетне күзәтеп тора. Әхтәм тузанга басмас өчен, юл кырыеннан, чирәмнән эре-эре атлап китеп бара «Миңа кадаган кешене чыннан да табар микән?» — дип уйлый Газзә куркынып та, сокланып та.
...Юк, белә алмады Әхтәм җинаятьченең кемлеген. Ул бары тик Газзәнен үзенә генә билгеле булды.
Көзге караңгы бер кичтә Газзәне авыл советына чакыртып алдылар. Районнан милиционер килгән икән. Озын буйлы, аз сүзле, кырыс кыяфәтле бер кеше иде. Ул Газзәгә таныкнамасын күрсәтте дә:
— Мине Махас Сираҗиев йортына алып барыгыз, — диде.
Өстән вак яңгыр сибәли, аяк асты чупыр-чупыр килә иде. Милиционер рус кешесе иде, аны-моны сорашмады, үзе дә берни әйтмәде. Газзә алдан, кырыс кеше аның артыннан тавыш-тынсыз бардылар.
Аларны күргәч, Махас агарынып сәкедән күтәрелде, ләкин Газзә көткәнчә үк аптырамады, берни сорамады. Дәшми-тынмый ныклап киенә башлады. Әле бүреге, әле бияләе кулыннан төшеп кенә аның каушаганын, кулы калтыранганын сиздереп куя иде. Өйдәге бөтен кеше — тынып калган балалар да, ни әйтергә белми мич буенда өнсез басып торган Монтазима да, милиционер да аны күзәтәләр иде.
— Кая, ашарга берәр нәрсә төйнә әле,— диде, ниһаять, Махас ха-тынына. Шунда гына Монтазима, һушына килгәндәй, кая басарга белми бәргәләнергә тотынды:
— Ай, Газзәкәем, кая алып китәсез? Ни өчен, ни булган?
— Белмим бит, Монтазиматтн. Мин бу кешегә юл күрсәтеп кенә килдем.
— Районга ук алып китмиләрдер бит! Сәвнткә генә алып барып сөйләшәсездер?
— Кая, бирәсеңме берәр нәрсә, юкмы? — дип аның сүзен бүлдерде Махас. Әйтерсең лә ул үзен кая алып барасыларын белә иде.
Газзә, тәрәзә яңагына сөялеп’хәрәкәтсез калган үсмер малай Гарифның күзләрен күрмәс өчен, карашын түрдә, сәкедә гү-гү килеп яткан Гайнанга төбәде. Гарифның күзләре Газзәнең бөтен күңелен айкарга тырышып: «Ни өчен? Әйт! Син беләсең бит? Кая алып китәсез
сез безнең әтине?» — дип ялварып карыйлар һәм бу карашның көче таш бәгырьле кешене дә тетрәндерер иде шикелле.
Нәфис йөзле, тирән карашлы, һәр йөз чалымында эчке хисләре чагылып торган малай бу тынчу, кысан өйгә һич тә ятышмый, ул бирегә һичбер гөнаһсыз җәзага тартылып, кемнеңдер гаделсез хөкеме нәтиҗәсендә, башка бер иркен, якты, мул тормыштан китереп ташлан- ♦ гандыр сыман тоела иде. Соңыннан Газзә аңа охшашлы малайларны * танылган рәссамнарның портретларында күрде. Аның өнсез сораула- g рына җавап бирми мөмкин түгел, ләкин Газзәнең аңа әйтер сүзе юк i иде, чөнки ул милиционерның Махасны нинди максат белән алып ки- < туен чыннан да белми иде.
Урамга чыккач, милиционер эре-эре атлап алдан китте, ә Махас ~ караңгыдан курыккан бала шикелле Газзәгә якын ук елышты. Урам- s ның ике ягындагы йортлар, яңгырдан иңгәндәй, ерак, кечкенә булып ♦ күренәләр, дөнья шомлы тоела иде. Газзәгә ямансу, бик ямансу булып * китте.
— Кхм-кхм, — дип тамак кырып куйды Махас. «Кая алып бара- * сыз, дип сорар инде», — дип уйлады Газзә аның сүз башларга җыен- = ганын сизеп. Ләкин Махас һич көтмәгәндә Газзәнең саулыгын сораша < башлады:
• — Ничек сон, инде терелеп җиттеңме? Сызланмыйсынмы?
— Юк, Махас абзый, сызланмыйм, терелдем инде, — дип җавап z бирде соң дәрәҗәдә сәерсенгән Газзә. Махасның беркайчан да аның хәле белән кызыксынганы юк, гомумән, алар бик аз сөйләшәләр. Фә- 2 кыйрь кеше буларак, Газзә аны комитет эшенә тартырга тырышып ка- * рады, ләкин Махас комитетка килсә дә берәр ярдәм сорарга яисә ярлылыгыннан, хасталыгыннан зарланырга гына килә, бер эшкә дә катнашмый иде.
— Бик олы гөнаһым бар бит әле минем, Газзә,— диде Махас пышылдап. — Син теге... үзеңә чәнчегән кешеләрне беләсеңме?
— Каян белим инде, Махас абзый, ГПУ да тикшерде, таба алмады бит.
Махас аңа тагын да ныграк елышты, терәлеп үк бара башлады.
— Мин ул эшнең башында торган кеше бит, — диде.
Яңгыр урынына кайнар су коелгандай булды, караңгылык тагын да куерды.
— Ничек... син?
— Мин шул... Гөнаһы миндә...
» — Ә ни өчен? Ни начарлыгым тиде минем сиңа? Миндә ни үчең
барые?
Шактый ук кычкырып әйтелгән бу сорауга Махас ашыгып, пышылдап җавап бирде:
— Үчтән түгел... Ачу саклаудан булган эшмени... Нужа бит... Нужа батыра адәмне гөнаһыга...
Әхтәм әүлия икән, сүзе раска чыкты. Махасны бу эшкә Елтыр Кашап белән Сабнрҗан мулла яллаганнар икән. Мулла: «Шул иблис токымының җанын җәһәннәмгә олактырсаң, урының җәннәттә булыр»,— дип хәер-фатихасын биргән, Кашап аның балалары астына җәяргә тире, бодай, ат бирергә вәгъдә иткән.
— Коры елга аркылы ялгыз йөргәнеңне беләдернем инде, — дип сөйләп китте Махас ашыгып — Шунда сагалап тордым. Бер кулымда пычагые, икенчесендә арба кендеге. Беренче көнне үзеңне күргәч, кул аягымның җегәре китте, юлына аркылы төшә алмадым, уздырып җибәрдем. Икенче көнне тагын чыктым. Өянке артында басып торам, төн якты, күрерсең дә сыман. Ә син жырлый-жырлый тырык-тырык сикергәлән кайтып киләсең. Күзен җирдә түгел, агач башында Кизәндем
кизәнүен, тик ходай тәгалә кулымның җегәрен тагын алган, каты җәрәхәтләргә ирек бирмәгән.
Газзәнең күңеленә Гөлзәйнәпнең коллык психологиясе турында сөйләгән нәфрәтле сүзләре килеп төште. Күкеле белән кол кеше гомере буе үзе кол булып яшәп кенә калмый, ул көчен-сәләтен, җанын, вөҗданын сатып, теләсә нинди җинаять кылырга да сәләтле була икән! Менә нинди куркыныч нәрсә икән ул күңел коллыгы!
Шул кичне үк милиционер, олау алып, Махасны районга алып китте.
Ник гаебен таныды икән Махас? Газзә бу хакта күп уйланды. Ул, күрәсең, үзен шул җинаяте өчен кулга алырга килгәннәр, дип уйлагандыр. Шуңа күрә, алдан Газзәнең күңелен йомшартып куеп, җәзасын киметүне өмет иткәндер.
Ләкин ул бөтенләй башка җинаятьтә гаепләнгән булып чыкты. Би- екъяр элеваторында бер төркем кеше, икмәк тапшыру турында ялган квитанцияләр сатып, хөкүмәтне алдап, талап ятканнар икән. Ул квитанцияләрне Елтыр Кашап белән Сабирҗан мулла да сатып алганнар, ә үз икмәкләрен яшереп спекулянтларга сатканнар, һәм ул икмәкнең күбесен Махас аркылы саттырганнар икән. Тикшерү вакытында алар- ның Кызыл Армия сафларында сугышып йөрүләре турында ялган документлар ясаганнары да фаш булды. Әмма Газзәгә һөҗүм итү вакыйгасы ачылмый калды. Шунлыктан Газзәнең үзен судка да, тикшерүче _ янына да чакырып тормадылар.
Ләкин бу нәрсә аның башыннан һич тә чыкмады. Махасның сатылуы, шул хәтле җан газаплары алып, шундый зур җинаятьләргә баруы аңа нәрсә китергән? Шул сорауга җавап табасы килә иде аның.
Түзмәде, бер иртәне Махаслар ишегалдына барып керде ул. Салам түбәсе иләк урынына су үткәрә торган тәбәнәк, кыеш лапаста үзенә таныш алашаны — Елтырлар алашасын күргәч, ул туктап калды, ачы елмайды: «Ә менә атлы булганнар бит!—диде.— Сүзендә торган икән Елтыр! Үзен кулга алганчы биреп калдырган!».
Ләкин өй эчендә атлы булдык дип сөенүче дә, гомумән аны искә алучы да юк иде. Газзәне күрүгә Монтазима кәкрәйгән, каралган куллары белән күз яшьләрен сөртеп, кычкырып еларга кереште. Ә Гариф, әтисен кулга алганнан бирле өеннән чыгып та карамаган үсмер малай, теге кичтәй бирле тәрәзә турыннан да купмаганмыни! Газзәне күрүгә парланган пыялага таба борылды. Күз яшен күрсәтми иде, ләкин аның ныгып җитмәгән тар җилкәсеннән, юка муеныннан ук никадәр бәхетсез икәне, нинди зур кайгы, гарьлек кичергәне күренеп тора нде.
Газзә аларны кызганырга, үзен бөтен нәрсәне гафу итүче фәрештә сыйфатында күрсәтеп, үз-үзе алдында мактаныр өчен дип килмәгән • иде. һич юк. Ләкин өйдә ярдәмсез, туйдыручысыз яткан бала-чаганы, гаҗизлеге чиктән ашкан Монтазиманы, бигрәк тә бер гаепсезгә тар иңнәрен күтәрә алмаслык хурлык йөге астында сыгылып төшкән Гарифны күргәч, тирән уйга батты. Чыннан да, ул фәкыйрьләр комитеты председателе, ул ширкәт председателе, ул комсомоллар җитәкчесе, аннан башка бу балаларга, Гарифка беркем дә ярдәм итә алмый нде.
—• Сабыр, Монтазиматти,— диде ул.— Артыгын җебеп төшмә, балаларны аякка бастырасын уйла. Син әйбәтләп кенә фәкыйрьләр комитетына гариза яз...
— И-и, безне анда якын китерәләрме соң хәзер! Сәвнт дошманы дип балаларның да күзен ачырмаслар...
— Комитетта барын да үзем сөйләшермен,— диде Газзә.— Балаларны ач калдырып булмый. Менә атыгыз да бар икән хәзер...
— И ул ат белән нишлик без! Аның бит рәтле йөгәне дә юк, арбасы да, сукасы да! Үзе әйләнеп кайтканчы җанын аерата алсак шул инде! F
Монтазима Газзәгә өметләнеп карады: әйтерсең лә комитет председателе Махасның кайчан әйләнеп өенә кайтасын белә иде!
— Ярый, менә Гарифны ширкәт эшенә тартырбыз,— диде Газзә. — Ә син укуыңны калдырма,— диде малайга тавышын күтәрә төшеп.— Гөлзәйнәп апаң әйтә, дәрескә килми, ди. Ярамый алай!
Гарифның җилкәләре тетрәнеп куйды.
.. Газзә Махасның серен беркемгә дә ачмады. Ләкин ипи белән законсыз сәүдә иткән өчен аңа. Елтыр Кашапка, Сабирҗан муллага, ♦ башкаларга җәзаның зурысын бирделәр. Мулла семьясы, Мәгъсүмә бе- о. лән Салый — судта аның гаебе ачылмаган иде — конфискациядән сон, ? йортларын ташлап читкә китеп бардылар.
Бер елдан авылга Махас Снражиевның үлүе турында .хәбәр килеп < төште. 2
Моңлы көнбагыш чәчкәсе <
о
Каз. Коры елга буендагы өянкеләрдән берән-сәрән сары яфраклар * төшкәли. Кыям абзый бакчасында алмалар беткән. Урман яшеллегенә “ бизәк булып, сары каен таплары төшкән, һавага пәрәвезләр оча, урам < буйлап каңгылдаша-каңгылдаша канат җәйгән тук казлар йөгерә. *
Көз. Әбиләр чуагы. Авылның тук, канәгать, рәхәт чагы. Ак рәшә 2 пәрдәсе аркылы җирне томанлы гына җылыткан кояш, йокымсыраган- “ дай ваемсыз кыяфәт белән, әкрен генә офык сызыгына таба төшеп ба- 5 ра. Көндезге эш беткән, кичкесе башланмаган әле. Карчыклар капка 2 төпләрендә бияләй бәйләп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар. Ир-ат * бүрәнә өсләрендә тәмәке пыскыта. Көтү каршыларга киткән бала-чага урман буенда әүмәкләшеп ята
Менә алар, нидер күреп, дәррәү олы юлга таба чаба башладылар. Юлдан велосипедка атланган берәү килә икән. Аяклары тәгәрмәчләрне әйләндерә, үзе гармун уйный, тузан туздырып чапкан малайларны, һау-һулаган әнчекләрне артыннан җиткерми, «Алмагачлар» белән урамны яңгыратып, очраганнарга баш игәләп, югары очтан түбән очка уза.
— Театр килә! — дип кычкыра үзе.— Театр!
Ул да түгел, югары очта җигүле атлар күренә. Арбаларда, төеннәр, тартмалар арасында, хатын-кыз, бала-чага утыра, ә арттан бераз йончыган, ләкин шат чырайлы ир-ат җәяү атлый.
Бер сәгатьтән, артистларны фатирларга урнаштыргач, Газзә, Гөлзәйнәп, әлеге гармунчы-велосипедчы абзый уку өендә, ягъни Сөбхи- ямал әбиләрдә, киңәш-табыш итеп утыралар ищ? инде.
Агайның исеме дә үзенә лаек икән — сәер, ят исем, ләкин бер әйтүдә хәтердә кала торган — Шункар. Минзәләдән узе оештырган труппаны алып килгән.
— Әйбәт зал табыгыз миңа, кызлар, — ди ул. — Бөтен авыл сыярлык булсын.
Шункариың киң бите шадра, авызы зур, тешләре ютеэсез ЛдКМИ әллә нинди сөйкемле сөяге бар үзенең, кешене авызына гына каратып тота белә һәм аның шул шадра йөзенә карап, зур авызыннан чыккан сүзләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора, ирексездән күңелдә бер шуклык туа. Яхшыдыр Шункар абзыйның театры, сүз дә юк, әмма бөтен авылны сыйдырырлык залын каян табасы?
Җыелышларда мәчетне клуб итү турында ничә тапкыр сүз кузгатып карадылар. Ләкин «мәчет, клуб» дигәнне ишетүгә агайларның йөзенә кирелек бәреп чыга, алар дәшмиләр дә, кул да күтәрмиләр Са- бнрҗан мулла кулга алынганнан бирле мәчет буш тора, ә җыелыш җыеп халык белән иркенләп сөйләшергә, яшьләргә күңел ачарга бнна юк.
— Бу чаклы томана халык та булыр икән, — дип янә кызды Гөлзәйнәп.— Киреләнсәләр киреләнерләр икән!
— Сүзегезгә ышандыра белмисез, димәк,— ди Шункар ягымлы да, серле дә елмаеп.
— Ходай каргышыннан куркып дер калтырап тору аларның канына сеңгән инде, — ди Гөлзәйнәп.
Башка чара юк — театрны әлеге шул уку өендә куярга карар кылдылар. Сәкесе — сәхнә, идәне — зал. Артистларның артык исе китмәде, мунчада да уйнаган бар безнең, дип кенә җибәрделәр.
Беренче көнне килгән халык өйгә сыйды. Артистлар башта кыска- кыска гына ике күренеш уйнадылар, шуннан соң тамашаның иң кызыгы башланды.
Менә сәке-сәхнәгә, озын кармак сабы тотып, тишек эшләпә кигән, чалбар балагын тез тиңентен сызганып куйган ялан аяк берәү чыкты. Шадра йөзенә гаҗәп җитди кыяфәт биреп, кармагына «теф-теф» төкерде дә, чуар чаршау артына «салды». Аннары гәүдәсен көянтәдәй бөгеп, зур дикъкать белән «балык капканын» көтә башлады. Зур авызын ачып бер сүз әйткәне юк әле — ә халык чыдый алмый көлә, халыкка кызык.
Менә, ниһаять, балыкчы кискен хәрәкәт белән киң селтәнеп кармагын тартып алды, авызын ачып, хәйран калып, капкан «балык»ка текәлде. Аннары табышын халыкка күрсәтеп:
— Бу ни бу? — дип сорады. — Ни капкан минем кармакка?
Ә кулында ике-өч бөртек каурый. Халык сулу да алмый аны күзәтә.
— Ә-ә, Гыйздениса казларының каурые бит бу! Үзен фәкыйрь күрсәтү өчен, бар булган каз-үрдәкләрен ашык-пошык суеп, юкка чыгарып бетергән. Ун баш каз белән унбиш бала үрдәктән менә шушы каурыйлар гына калган! Кирәкми миңа мондый балык! Гыйзденисаның үзенә булсын!
Кинәт өй тетрәнеп киткәндәй булды — унлы лампа куыгы эчендә ут бии — халык тәгәрәп көлә.
Ә «балыкчы» берни ишетми, күрми, кармагын тагын чаршау артына ыргыта. Халык көлеп туймаган әле, ләкин тыела, тагын ни эләгерен көтә.
— Бусы ни тагын?
Кармакта — кып-кызыл алма.
— Ә-ә-ә! Алма Кыямының бакча җимеше бит бу! Күлмәгемнең якасы муеныма эләгеп калса да, колхозга керәсем юк, башкаларда эшем юк, алма пеш, авызыма төш дип бакчамда гына ятачакмын, дип сөйли икән. Әйдә, Кыямның үз авызына төшсен бу алма! Кирәкми безгә мондый балык.
Халыкның шаркылдап көл\’енә тагын түшәм күтәрелгәндәй була, һай, ди халык, оста да инде, барысын да каян белеп бетергән, рәхмәт төш кере!
Тик Газзә генә артына борылып карый да, ишек турыннан борылып, башын иеп чыгып киткән Маһруйны күреп ала. Әтисе бер дә уку өйләренә йөрергә, комсомоллар белән аралашырга кушмый иде, бу юлы да, мөгаен, качып кына килгән булгандыр. Газзәнең күңелендә үкшц хисе кузгала. Их, Шункар абзыйга Алма Кыямы турында әйтәсе калмаган, ди ул. Артист Имәнле хәлләрен Гөлзәйнәп белән Газзәдән сорашып белгән иде бит...
Ул арада «балыкчы» кармагы белән тутыккан йозак тартып чыгарган.
— Бу нәрсә? Ә! Мәчет ишегенә салынган йозак бит бу! Халыкны кертмәс өчен, безнең ише артистларны якын да җибәрмәс өчен асып куелган! Буш торса торсын, имеш, тик халыкка хезмәт итмәсен! Шулай
уйлый кайберәүләр. Кирәкми безгә мондый балыклар! Әллә кайчан су төбендә аларның урыны!
Инде монысыннан көлү кайсыларына бик үк яхшы да түгел кебек. Ләкин бер көләргә көйләнгән авыз үзеннән-үзе ерыла, балыкчы да.хә- ♦ ерсез, көлмәс җиреннән көлдерә... а.
Икенче кичне тамашага җыелган халыкны өйгә берничек тә сый- 5 дырып булмады. Күрмәгәненнән алда күргәне килеп утырган, хатын- з кызга, бала-чагага урын калмаган, кайсы, муенын сузып, ачык ишек- i тән карый, кайсы тәрәзәдән башын тыккан. £
Тамаша беткәч, Газзә, урыныннан кузгалып, сәхнәгә менеп басты: £
— Инде, иптәшләр, шушындый күңелле театр куйган өчен, безнең - күңелләрне күтәргән өчен артистларга рәхмәт белдереп кул чабыйк. ♦
— Рәхмәт яусын! <
— Дөрес, дөрес!
— Тагын килсеннәр, — диеште халык.
— Китмәсеннәр әле! Иртәгә дә куйсыннар! Без монда күбесен күрә = дә алмадык!—дип кычкырды өй алдыннан берәү.
Форсатны ычкындырырга ярамый иде, Газзә Шункарга карады, ? Шункар — Газзәгә. Артист алга чыгып басты: п
— Без халыкка хезмәт итү юлында көчне кызганмыйбыз,— диде— - Без үзебез дә театрны бөтен кеше каравын телибез. Ләкин бу нәрсә бү- = тенге көндә Имәнледә мөмкин булмады. Чөнки артистларга иркенләп о чыгыш ясарлык бинагыз юк икән. Карагыз инде үзегез шушындый > җирдә куелырга тиешме театр?
Барысы да, өйнең кысанлыгын, бөркүлеген шунда гына белгәндәй, як-якларына каранып башларын иделәр.
Газзә җыелыш ачып бер генә мәсьәләне — элекке мәчет бинасында клуб ачу мәсьәләсен генә куйды. Каршы кул күтәрүчеләр булмады т\ - гел, булды, ләкин алар берән-сәрән генә иде.
(..Күмәк хуҗалыкның беренче зур җыелышы яңа клубта узды Яшьләр аңа бик тырышып әзерләнделәр. Газзә, Гөлзәйнәп, Хәкимҗан абзый малае Габдулла, Гариф көннәр буе клубтан чыкмадылар.
Районнан Зиннур Гомәров, Серебров, Исмәгыйлов, землемер, агроном килгәндә, мәчет эче танымаслык булып үзгәргән иде: бөтен жир чистартып юылган, сәхнә ясалып, аңа озын өстәл куелган, түргә ак кәгазьгә кызыл буяу белән «Күмәк хезмәт яңа тормышка илтә» дигән лозунг язылган иде. Анысын Гариф язды — искиткеч пөхтә, тигез язды ул хәрефләрне. Залга халык утырыр өчен озын эскәмияләр ясап куелган иде.
Кич җитүгә унлы дүрт лампаны, куыкларын өр-яңадан чистартып, кабызып җибәрделәр.
Тыштан килеп кергән кешеләр бер мәлгә хәйран калып, елмаеп, я баш селкеп, я телләрен шартлатып куялар иде.
Халык каршында утырып, күп кешеләр белән берьюлы җитди сөйләшергә күнегеп килгән Газзә дә ул көнне нык дулкынланган, хәтта каушаган иде. Беренчедән, сәхнә биеклегенә күтәрелеп, халыктан ерагаеп утыру үзе бик тантаналы, рәсми тоелса, икенчедән, бу көнне Газзә үзенең зур эшенә йомгак ясый иде — чөнки җыелышта ширкәт урынына күмәк хуҗалык — колхоз төзү мәсьәләсе хәл ителәчәк иде.
Газзә, торып, ирексездән бераз калтыранган тавцщ белән ширкәт нең ничек эшләгәнен сөйләде, милкен барлап чыкты. Агайлар сүз дәшмиләр, ләкин канәгать икәнлекләре йөзләреннән үк күренеп тора нде
Аннары Зиннур Гомәров халыкка күмәк хуҗалыкның уставын укып чыкты. Мөгаллимнең крестьян күңелен аңлавы монда нык сизелде Ул күмәк хуҗалыкка чәчкеч-ургыч, тырма-сабан ише эш коралларыны һәм атларның, чәчүлек орлыкларның гына берләштереләчәген басым ясап әйтте. Ниләр буласын алдан ук сизенеп торган диярсең, агайлар
ның кат-кат сорауларына һич иренми, ялыкмый җавап биреп, йортларның, ихаталарның, кош-кортның, сыер-сарык ише мал-туарның һәркемнең үз кулында калачагын берничә тапкыр аңлатты.
Бары шуннан соң гына уставны тавышка куйдылар. Агайларның барысы да авыр эштән бирчәйгән кулларын колакларыннан чак кына югарырак күтәреп, үзләренең хуплавын белдерделәр. Күмәк хуҗалыкка җитмеш кеше керде.
Инде Газзә, өстеннән авыр бурыч төшкәндәй, җиңеләеп киткән иде. Инде үзе белән янәшә урындыкта залга төбәлеп утырган Бориска куанычын белдереп, елмаеп караган иде. Иртәрәк җиңеләеп киткән булып чыкты.
Агроном белән землемер чыгышыннан соң идарә сайланды. Председатель сайлар вакыт җитте. Әле беркем авыз ачарга өлгермәгән иде, бөтенесе уйга калган кебек иде: күрәсең, моны беркем дә алдан исәпләп куймаган иде. Шул чак Хәкимҗан абзый урыныннан күтәрелде.
— Газзәне баш итеп куярга кирәк, — диде ул тыныч кына итеп.— Ширкәттә әйбәт эшләде, халыкны тыңлата белә. Эшләсен, әйдә.
Газзә үз колакларына үзе ышанмады. Шул хәтле зур хуҗалыкка баш булыргамы? Булмас, булмас.. Алайса нигә бөтенесе аңа карыйлар? Нигә Әхтәмнең күзләре шулай зур ачылды, йөзе үзгәрде?
Газзә эсселәнеп йон шәлен башыннан шудырып төшерде, аннары олы агайлар каршында ялан баш утыру килешмәгәнен искәреп, шәлен кире тартып куйды. Зиһенен җыярга тырышып урыныннан кузгалды:
— Абзыйлар... — диде. — Зур эш бит, олы кеше кирәктер монда... Мин яшь әле. Белемем дә җитәрлек түгел, хуҗалыкны алып баруда тәҗрибәм дә юк...
— Син сынатмыйсың, беләбез!
— Булса шул яшьләр кулыннан гына килә дә инде мондый эш!
— Уңганлыгың бар, грамотаң безнең ише генә түгел, — дип шаулаштылар агайлар.
Инде мәсьәләне хәл кылынган санап, кайсылары шаярыша да башлады:
— Хәкимҗанны куйыйкмы әллә? Ярамас, бар булган солыны үз биясенә ашатып бетерер.
— Үзең генә баш буласынмы әллә?
Кинәт арткы рәттән яңгыраган тавыш бөтен шау-шуны басып китте:
— Дөрес! Газзә апаны куярга кирәк! Газзә апаны!—дип ярып салды.
Кара. Гариф бик тыйнак күренә иде, әйтер сүзе булганда шәрран ярып кычкыра да белә икән.
Аның бу тавышы еллар аша Газзәнең бөтен гомеренә ишетелерлек булып яңгырады. Шул көннән председательгә яше-карты олылап «Газзә апа» дип дәшә торган булды. Имәнледә моңарчы берәүгә дә «апа» дип дәшмиләр, өлкәннәрне «түти» дип атыйлар иде. Ә «апа» — тоткан урыны, җаваплылыгы, дәрәҗәсе белән олы кешене белдертә торган сүз дип кабул ителде булса кирәк.
Инде яңа хуҗалыкка исем кушарга кирәк иде. Төрле тәкъдимнәр булды: «Якты юлга», «Алга», «Кызыл Имәнле»...
— «Яшь көч»! — диде аяк өсте басып Әхтәм. — «Яшь көч» дип атыйк!
Агайлар сагаеп калдылар. «Яшь көч»? Бу ни дигән сүз? Колхозга картлар да керә бит! Ләкин шундук барысының да йөзләре ачылды. Колхозда өлкән яшьтәгеләр дә булса ни. Монда тормышның яшьлеге һәм көче турында сүз бара бит. Булсын! Яшь булсын, көч булсын!
Әхтәмнең тәкъдиме барысының да күңеленә хуш килде.
Җыелыштан соң идарә членнары киңәшергә калдылар. Хәкимҗан
абзый, Вәҗһетдин абзый, авылның тагын берничә мөхтәрәм кешесе сәхнәдәге өстәл тирәли тезелешеп утырдылар.
— Хөрмәтле агайлар, — диде Газзә. — Сез миңа бик зур ышаныч белдердегез. Мин бу эшне бары тик сезнең ярдәмегез белән генә, сезнең тәҗрибәгезгә, акылыгызга таянып кына ерып чыга алачакмын ф
Ә кичектергесез хәл итәсе мәсьәләләр күп иде. Атларны, инвентарьларны кая җыярга? Фураж каян алырга? Тырма-сукаларны рәтләргә * кемнәрне кушарга?
Хәзергә Елтыр Кашапның буш ихатасын күмәк хуҗалык өчен фай- ж даланырга карар кылдылар. Атларны карау өчен җаваплы итеп ком- - сомол Әхтәм һадиевны билгеләделәр.
Сөйләшү озакка сузылды. Ләкин озатам дигән кешенең түземе җн- - тә икән. Газзә урамга чыгуга, аның ике ягына ике егет килеп басты. . Хәкимҗан Габдулласы белән Гариф. ‘
— Сез нишләп урамда киләп сарып йөрисез әле°
— Бүген безнең чират, — диде Гариф Газзәгә анлаешсыз ниндидер : горурлык белән.
— Нинди чират ул тагын? ч
— Сине озатып куярга,— диде Гариф Тагын нидер әйтмәкче иде, Z. Габдулла чеметеп алды инде әллә үзен, ярты сүздә туктап калды. _
Ләкин Газзә бу «чират»ның серенә төшенгән иде инде. Ул төннәрен = җыелышлардан ялгыз кайтырга туры килгәндә артында аяк тавышла- ; ры ишеткәли иде. Баштарак Газзә куркып әйләнеп карангалады, соңрак - аңлады: яшьләр аны саклый иде, ана тагы кемнең дә булса һөҗүм • итүеннән куркалар иде... <Их, Гариф, әгәр белсәң... әгәр дә син белсәң... Хәер, белмәвең мең яхшырак...». Башка кичләрдә Газзәне күбесенчә Әхтәм озата иде. Ләкин малайлар бу тантаналы көндә үз чиратларын апа бирергә теләмәгәннәр, ахрысы. Газзәнең ачуы килә башлады:
— Бар, кайтып китегез! — диде ул үртәлеп. — Мине каравыллап йөрисе юк!
Малайлар арттарак калдылар, ләкин Газзә аларның аяк тавышларын өенә кайтып җиткәнче ишетеп барды.
Ярый әле, гашыйкларга очрашырга көн саен диярлек җай чыгып тора, алар һәр кичне клубка киләләр иде. Артист Шункарның теләге тормышка ашты, клуб ишегеннән йозак алып ташланды, чын театрдан үрнәк алып, авыл яшьләре үзләре дә спектакль куярга әзерләнә башладылар. <Беренче театр» пьесасын сайлап алдылар. Аңа декорация ясау, кием-салым булдыру, рольләрне ятлау язга хәтле сузылды Газзәнең сәхнәдә әллә ни осталыгы табылмады — аңа суфлер вазифасын тапшырдылар.
Инде, ниһаять, иртәгә спектакльне халыкка күрсәтәбез дигән кичне Газзә клубка барыннан алда килеп лампаны яндырып куйды. Сәхнә артып каплап торган чаршауга суфлер өчен махсус тишек ясалган иде. тик, урындыкка утыргач, Газзәнең аңа буе җитми икән Ул. урындыкка нәрсә куйыйм икән дип эзләнеп йөргәндә, сулуы кабып, Маһруй килеп керде.
— Син нишләп монда йөрисен, Газзә?
Аның тавышында борчылу, аптырау ярылып ята иде
— Репетициягә килдем менә. Әллә бер-бер хәл булдымы?
— Син белмисенмени?
— Нәрсәне?
Маһруй җавап бирмәде, икеләнеп калгандай булды Аннары ниндидер карарга килгәндәй, катгый итеп
— Әйдәле минем белән, — диде.
— Кая?
— Әйдә. Барыйк, аннары күрерсең. Әйдә инде, гомеремдә бер генә тапкыр сүземне тыңла инде!
Ничек итсә итте Маһруй, Газзәне мәҗбүрән алып чыгып китте. Газзәгә кызык та иде, шул ук вакытта Маһруйның куркуы, шомлануы аңа да йокты. Караңгы урамда кар шыгырдаган тавыш та бик еракка ишетелә, ә Маһруй йөгерә-атлый бара, Газзәне дә ашыктыра иде.
Аларның капкасына борылгач, Газзәнең гаҗәпләнүе чиктән ашты. Ник алып килде Маһруй аны үз өйләренә болай ашыгып?
Кыям абзый өйдә юк иде. Маһикамалтти кызын тиргәп каршылады:
— Кирәкмәгән эшкә кысылып йөрисең шунда,— диде.— Атаң ачуланыр!
Маһруй ишек төбендә икеләнеп калган Газзәне эчкә, тур өйгә алып кереп китте.
Алар кышын алгы өйләренә генә ягалар, шунда гына торалар, шунлыктан түр өйләре баз шикелле салкын иде. Маһруй анда чыра яндырып керде дә, мич башына менде. Газзәне дә янына чакырды. Чыра сүнде, алар икесе бер паласка төренеп, бер-берсенә елышып, караңгыда бераз тын утырдылар.
Маһруйның тәне калтырый, ул еш-еш сулыш ала иде. Ниһаять, ул ярсып пышылдап, Газзә өчен һич көтелмәгәнчә с\'з башлады:
— Минем дә сезнең белән бергә буласым килә, Газзә! Кырда бергә эшләр ием, уку йортына йөрер нем! Болай кешедән ким булып йөрүнең читенлекләрен белсәң икән? Өстәвенә театрында да көләләр тагын! Әти колхозга кермәгәнгә мин гаеплемени? Минем дә сезнең кебек буласым килә!
Менә сиңа мә! Көнбагыш чәчкәседәй нык, сәламәт, ата-ана кочагында кадердә генә үскән бердәнбер бала элекке батрак, ятимә Газзә язмышына кызыгып яши икән!
— Соң алайса үзең кер колхозга! Гариза яз да кер! — диде Газзә.
— Әти риза түгел бит! Колхоз дигәндә җене каршы тора! Бакчамны күмәкләштерерләр дә харап итәрләр, дип курка! Аңа карышып булмый бит!
Кыям абзыйның җимеш бакчасы — күмәк хуҗалык оештыру чорында тиз арада хәл итеп булмаган күп мәсьәләләрнең берсе иде. Чыннан да, нишләтергә аны? Ихата дип үзенә калдырсаң, уставка каршы килү була — мәйданы зур. Кисеп алабыз, дисәң, Кыям кулын кистерергә риза, әмма бер төп агачын да бирергә риза түгел.
Җыелышларда бу мәсьәләне кузгаткалап торучылар булса да, Газзә ашыгу ягында түгел, чөнки җирне яраткан, үсемлекләрне яраткан, тынгы белмәс, эшчән ул кеше белән кайчан да булса уртак тел табудан өметен өзми иде.
Катлаулы мәсьәлә иде бу. Маһруй да кызганыч. Ләкин моны башка җирдә дә сөйләшеп була иде бит! Аның өчен генә салкын, караңгы өйнең мич башына менеп утыру ник кирәк? Җитмәсә, клубка яшьләр җыелгандыр, репетицияне башларга күптән вакыт.
— Сүзең шул гына идеме? — диде Газзә. — Мин китим әле.
— Сиңа моннан чыгарга ярамый, Газзә.
— Нишләп?
— Әхьяр абыйларда аерым хуҗалыклар җыелган иде. Гәзпт укыйлар, колхозны таратырга кирәк, дип сөйлиләр. Комсомолларның арт сабагын укытып авылдан куарга кирәк, диючеләр дә бар. Синең исемне дә кычкырдылар анда.
Газзә шунда барын да аңлады. «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләне ул газетадан көндез үк укып чыккан иде. Ләкин артык борчылырга сәбәп тапмады, чөнки монда язылган хаталарның күбесе бездә ясалмады бит дип, үз-үзен тынычландырды. Ул бу мәкаләне халыкка
киләсе җыелышта укып, аңлатып бирергә кирәк дип уйлап куйган иде. Димәк, ул аңлатканны көтеп тормаганнар...
Анда колхозга каршы коткы тараталар, ә Газзә монда мич башында качып ята булып чыгамыни инде? Ә халыкка дөреслекне кем аңлатыр?
Ул паласны селтәде дә мич башыннан идәнгә сикерде Нидер шы- * тырдап сынды, уң аяк ниндидер йомшак нәрсәгә кереп батты Газзә £ йон оегын сыпырып, иснәп карады. Бал! Ул бал кисмәгенә баскан! ₽ Кыям абзыйның күз карасыдай саклап торган балына!
— Балыгызны харап кына иттем бит, Маһруй! Баттым'
— Бәхетең мулдыр,— диде Маһруй көлеп. Ул, күрәсең, Газзәнең з әзгә булса да тоткарлануына шат иде.
Чыра яктысында бал тәпәнен рәтләп ябып куйдылар. Бер чүпрәк кисәге белән оекны чистарттылар. Газзә чабатасын кире кия башлады.
— Нишлисең син? — диде Маһруй сәерсенеп. — Әллә китмәкче була X инде?
— Халык янына барырга кирәк, Маһруй, дөреслекне аңлатырга * кирәк.
— Алайса мин дә синең белән,— диде Маһруй кисәк кенә.— Бергә барабыз!
Кызлар алгы өйгә чыкканда, Кыям абзый үзе кайтып керде. Пөн- 2 тәс сары кашлары астыннан Газзәгә сөзеп кенә карады да:
— Урамга чыгып йөрмәгез,— диде.— Халыкның таралган чагы £
— Таралдылар дамыни инде? — дип сорады Газзә борчылып. ?
— Ник, әллә сез дә шунда барырга җыендыгызмы? Сез генә җитмәгән, ди, анда. — Ул башын иеп торган Маһруйга авыр итеп карап алды. — Әнә сезнең бер камсамулыгыз, Һади малае, сөйләп карамак- чые анда. Тәрәзәдән көчкә чыгып ычкынды...
Газзә, аның сүзен тыңлап та бетермичә, урамга йөгереп чыгып китте.
Юл уртасыннан килгән кешенең Әхтәм икәнен ул ерактан ук таныды. Алар бер-берсснә таба ашыктылар. Икесенең дә йөрәк түрендәге хисләре кайнап чыккан иде. Әхтәм кызны кочагына алды да дөньяның бөтен афәтләреннән саклагандай итте.
— Газзә... Газзүгем, мин сине эзләп йөри идем, — диде
— Мин дә... — диде Газзә.
Караңгы төн ялтырап киткәндәй булды, ике күңел өмет, ышаныч, шатлык белән тулды.
Алар төн салкынын да сизмичә, аерыла алмыйча, озак сөйләшеп тордылар.
Төннең-төн буе иртәгесен кешеләр белән ничек сөйләшәсен, аларга нинди дәлилләр китерәсең, аларның күңелен ничек кузгатасын уйлап чыкты Газзә.
Таң белән колхоз өенә — элекке Кашаплар йортына — барып хтыр- ды. Аны гына көтеп торгандай, иртүк берәм-берәм агайлар килә башлады. Ләкин Газзәнең сүзләрен күңел биреп тыңлап торучы булмады. Алар председатель каршына өстәлгә гариза китереп салалар да, я почмакка, я идәнгә карап, пошмый гына көтеп торалар: Газзә кайчан сүзен бетерер дә гаризага кайчан кулын куяр. Бары тик майлы коймак кебек ялтырап торган түгәрәк чырайлы, ияк очына ябыштырып куйган төсле кечкенә сары сакаллы Әхьяр гына аның сүзен күзенә карап тын лады. Ләкин тыңлап бетермәде:
— Син, Газзә, кичер инде, вакыт тарые,— диде.— Сөйләшкән чаклар булыр әле. Кулыңны куй да Әхтәмгә әйт, бияне бирсен.
Бер көн эчендә суырылып калган Әхтәм ул көнне уналты атны э.-.ек- ке хуҗаларына тоттырып җибәрде.
Көндез Гөлзәйнәп кереп чыкты Төнлә кемнәрдер клубның ишеген
ватып кергәннәр, мич тимерләрен алып юкка чыгарганнар, утыннарын Коры елгага чыгарып ыргытканнар, лампаларын алып киткәннәр икән.
Кичке якта ишектән Хәкимҗан абзый килеп кергәч, Газзә иң элек аның кулына карады: бу йортка бүген бөтен кеше гариза күтәреп керә иде.
— Фу-у, — диде Хәкимҗан абзый. Аның чал керә башлаган түгәрәк сакал-мыегы арасыннан пар йомгагы бөтерелеп чыкты. — Таракан катырасызмы әллә? Нишләп суыкта утырасың? Утын бар аркылы.
Ул кире чыкты, болдырдан аның:
— Әхтәм улым, утын алып кер әле! Мичкә ягып җибәрик! — дип кычкырганы ишетелде.
Бераздан алар янган мич каршында өчесе утыралар иде инде. Ялкын телләре күңелле биешә, чытырдап очкыннар чәчри, эссе һава бит очларын, күшеккән кулларны рәхәт җылыта иде. Хәкимҗан абзый бүреген салып түбәтәен артка шудырган, бишмәт төймәләрен ычкындырган, утка текәлгән килеш, ашыкмый гына, ягымлы итеп сөйли:
— Игенне бер көнне чәчеп, икенче көнне уракка чыгып булмый,— ди. — Әле аның тишелгәнен дүрт күз белән көтеп аласың, утыйсың, карыйсың. Анда да әле ул елы килсә генә уңа. Корылык булмаса, боз сук- маса гына.
— Хәзер ничек чәчәсебезне дә белеп булмый бит әле, — диде Газзә * хәсрәтле көлемсерәп.
— Тормышта һәрнәрсә шулай. Иген иккән шнкелле. Үз вакыты белән генә җитлегә. Син ашыга дип кенә вакытыннан элгәре үсми ул.
Нәкъ шул чакны, Хәкимҗан абзыйның сүзен раслагандай, әкрен генә ишек ачылды, Маһруй, җырлагандай сузып:
— Керергә ярыймы? —дип сорады.
Ул да булмады, ишекне шарт итеп ачып, Монтазима килеп керде.
— Моңарчы кыенсынып торадырыем, алып килергә байлык юк бит,— диде ул.— Ил җилкәсендә көн күрмәкче була бугай бу хәерче диярсез дип куркадырыем. Инде байлар калхуздан качып киткән, безнең ише хәлсезләр генә калган дип сөйлиләр. Болай булгач, мине үзегезнең янга алыгыз инде. Кешегә генә салынып ятмабыз, алла боерса. Гарифым да кул арасына керерлек булды инде.
— Атыгызны китердегезме?—дип сорады Әхтәм.
— Әй, хәләл мал булмады ла ул безгә, — дип кулын селтәде Монтазима.— Ат асрау буламы соң миннән! Ашатырга азыгы юк, янына бара алмыйм, көе юк. Үзең генә барып алып кил инде син аны.
Иртәгесен Әхтәм белән Гариф туры алашаны Коры елга буеннан табып алып килделәр. Тирес өеме тирәсендә чемченеп йөри икән бичара * хайван. Хәкимҗан абзый аның тырпаеп торган кабыргаларын сыпыр- галады да:
— Моны рәткә кертү өчен, ай-һай, күпме азык кирәк! — диде.
— Әнә, Гариф Әхтәмгә ярдәм итсен, — диде Газзә. — Башка атларны карарга да булышыр.
Малайның шатлыктан балкыган йөзен күреп аның бу эшкә атлыгып торганын аңлады.
Тормыш Хәкимҗан абзый сүзләрен раслады. Кызулык белән колхоздан чыгып киткән кешеләрнең кайберләре кире керде, язгы эшләргә керешкәндә, «Яшь көч»тә ике дистәгә якын хуҗалык бар иде инде. Әхтәм белән Гариф атларны бик тырышып караганнар, хәтта «Монтази- ма»ны да тырма тартыр хәлгә китергәннәр иде. (Беренче елларны колхоз атларын шулай элекке хуҗаларының исемнәре белән атап йөрттеләр, «Әхьяр», «Хәкимҗан» дигән бияләр бар иде. Бервике елдан гына, г исләренә килеп, аларга башка кушамат тактылар.) *
Клуб та тиз арада тәртипкә китерелде. Кичәләр элеккедән дә күңеллерәк үтә башлады.
Менә алар Октябрь бәйрәменә әзерләнәләр. Гөлзәйнәп һәр бәйрәмне театр куйгандагы шикелле нык хәзерлек белән җиренә житкереп үткәрергә тырыша, кайчак юкка да артыгын борчыла иде. Ул егетләрдән
• лозунглар яздыра, шигырьләр ятлата, бөтен яшьләрне сафка тезеп, жыр өйрәтә. Әхтәм гармунын сыздырып жибәрә, егетләр, кызлар жыр башлыйлар:
Байлар йортны салдылар
Чыгарып балконнарын, Себереп түктек Николайны» Чыгарган законнарын.
— Бердәмрәк! Дәртлерәк! — ди Гөлзәйнәп кулын селтәп. Әхтәмгә борылып: — Сузма-сузма, өздеребрәк уйна! —ди.
Машина кнлә пар белән.
Эче тулы мал белән;
Капиталга каршы барыйк Интернационал белән.
Репетициясе үзенә күңелле, урамнан жырлап узулары тагын бер гомер. Махсус шул демонстрация өчен диярсең, бәйрәм көнгә жир каткан иде, аякка су үтәсе юк, җил туктаган, авылны галәм салкыныннан ышыклап, күк йөзенә юрган булып соры болыт ябылган. Ә яшьләр саф-
• саф тезелеп урамнан үткәндә балкып кояш чыккандай була. Алар клубтан чыгып басалар да югары очка таба баралар.
Камалов Галәветдин алга йөгереп чыга да: «Яшәсен колхозлар!» — дип кычкыра. «Ура!».. Капка төпләренә басып, тәрәзә пыялаларына борыннарын терәп калучыларны шаккатырып, горур басып узалар: карагыз! Күрегез! Көрәшчеләр килә, җиңүчеләр килә, Әхтәм уйнаган дәртле көйгә басып килә!
Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр;
Тезелеп үскән әнис кебек Яшәсен коммунистлар!
Ә кич клубта концерт. Шункар труппасына охшатып театр кую. Анда барыннан да уздырганы — Гөлзәйнәп. Ак кофтасы өстеннән озын кара толымнарын күкрәгенә салып, ике кул бармакларын бер-берсенә чалыштырып, сәхнә алдына ук килеп баса да күкрәк тавышы белән жырлап жибәрә — яшьләрнең иң шаяннары да тын алмыйча, җырчыга ияреп моц дәрьясында йөзәләр. Ә Донбасстан кайтып кына төшкән Таҗетдинне инде сөйләп торасы да юк — ул үзенең кайда утырганын да
• оныткан.
Барысы да Гөлзәйнәп әзерләгәнчә, ул дәфтәренә язып куйган план буенча барды. Тик кичәнең ахырында гына алдан уйламаган бер тамаша булып алды Анысын Таҗетдин шахтер куйды.
Өстендә шәһәрчә ыспай тегелгән костюм, чалбар балаклары ялт итеп торган хром итек кунычларына тыгылган. Утызга җитеп килсә дә, киң җилкәсе, нык муены белән яшь-жнлкенчәктән бераз аерылып торса да, мин арада өлкән бит дип артык вәкарь саклап маташмады, уртага сикереп чыкты да:
— Уйна әле, күрше, без бии торганнарын! — диде һәм китте биеп, китте биеп, Әхтәмнең бармаклары гына чыдасын! Авылда булмаганча кыланып, тезләренә, табаннарына, идәнгә учы белән суга-суга, үкчәләре белән киндер тукмаклаган тавышлар чыгарып бии бу.
— Их, менә минем шушылай итеп, хром итек киеп. Елтырлар турыннан биеп узасы килгән иде,— диде ул, тып итеп соңгы тапкыр басып I куйгач
— Нишләп Елтырлар турыннан гына’
— Әз биеткәннәр иеме әллә?
5. <К У • 11
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР ф
— Әйдә, сөйләп җибәр, — диештеләр яшьләр.
Таҗетдин сәхнә кырыена җанлап утырды, барысы да аңа сырыштылар. Бары тик Гөлзәйнәп кенә читтәрәк калды, ләкин ул да бөтен игътибарын шахтер егет сөйләгәннәргә юнәлткән иде, тик аны кешегә сиздермәскә генә тырыша үзе.
— Без яшь чакта клуб юк иде, әмма эчтә жан бар иде, — дип сүз башлады Таҗетдин. — Шулай Биекъяр җыены җитеп килә, Харис дус белән безнен эчтә ут уйный бит, егетләр. Ник дисәгез, җыен базарына барып, күнел ачып кайтасы килә, ә өскә кияргә рәтле киемебез юк. Күлмәк-ыштан түзәрлек, тик менә аякларда чабата. Мыек чыгара башлаган егет башыбыз белән җыен базарында чабата киеп йөрү гарьлек бит инде! Нишләргә? Харис атын тапты, тарантасны Елтырдан сорап торырга булдык, әйдә, дибез, бер очтан аякка киеп торырга да берәр нәрсә алып торабыз. Барыбер йөз суы түгәсе. Сорадык. Елтыр каршы килмәде. Өеннән икебезгә бер кием галош чыгарып тоттырды бу. Хакын хәзер үк сорамыйм, ди, хәлегезгә керәм, ди, печәнгә төшкәч, эшләп түләрсез, ди. Киттек без икебезгә бер кием галош киеп. Уңы — Хариста, сулы — миндә, Харис — уң аягын, мин — сулын тарантас кырыеннан салындырып куйдык, галошлар елык-елык килә, бу нинди бай малайлары диярсең! Хәтәр кәттә барып кердек базарга. Инде нишләргә, анда сынар аяк белән йөреп булмый бит! Таптык чарасын. Харис галошларны киеп әйләнеп килгәнче, мин, аякларымны печәнгә яшереп, тарантаста утырам. Ул килгәч, галошларны мин киям, ул тарантаска менә. Шулай итеп, алмаш-тилмәш бәйрәм итеп, күңел ачып кайттык без. Елтырга тарантасын да, галошын да исән-имин кайтарып тапшырдык. Әзме- күпме вакыт үткән иде, Елтыр безне печән чабарга чакыра — тарантас белән галошны алып торган өчен хакын түләгез, ди. Түләдек, кая барасың! Тарантас өчен — биш көн, галош өчен ике көн — барысы бер атна буе Елтыр болынында бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы тир түктек. Мәнге онытылмаслык итте Елтыр галошны! Шул чакта ант иткән идем, аягыма шәп итекләр алып киеп, турыннан биеп үтәрмен, дигән идем. Булмады!
— Элегрәк кайталар аны!
— Әллә кайда йөрмиләр!
— Син кайтканны көтеп торсаң, безгә дә мәнге галош эләкмәс!
Яшьләр шаулаша, көлешә. Гөлзәйнәп тыенкы гына елмаеп, сәхнә артында югала.
Тик нигәдер бу кичне искә алганда, Газзәнең күңел хатирәләрендә, җәйге елга суына килеп кушылган салкын чишмә кебек, үзенә бер аерым, ямансу агым да бар. Маһруйның яшькелт күзләреннән саркыган мон, сагыш ул.
Маһруй, гадәтенчә, җыр-уенга катнашмый, күзгә ташланмаска тырышып, почмакта дәшми-тынмый гына утыра. Эштә берәүне дә артыннан җиткерми бу кыз — колхозда аның турында көлтәне ургыч артыннан калышмый бәйләп бара дип сөйлиләр. Ә менә уен-көлкегә осталыгы юк.
Урыныннан кузгалмый, тавышын чыгармый утыра Маһруй клубта, ләкин Газзә аны бер генә минутка да онытмый, чөнки көнбагыш чәчәгенең һәр вакыт бер кояшка — гармунчыга карап торганын сизә, белә. Маһруйның йөзе Әхтәмнең һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән үзгәреп тора — моны күргән Газзәнең йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала.
Ул чакта клубта чисталыкны, тәртипне саклау бурычы яшьләргә чиратлап йөкләтелә иде. Бу кичне ул эш өчен Маһруй җаваплы бхлып чыкты. Менә кичә тәмамланды, халык тарала башлады. Инде ишек төбендә тәмәке тарткан булып торган Таҗетдин дә, ниһаять, Гөлзәйнәбен көтеп алды, алар артларыннан гыйшык сөреме калдырып, чыгып киптеләр, клуб эчендә бары өч кеше генә калды. Әхтәм гармунын тартмага
салып маташа, Газзә аны көтә, Маһруй, тәмәке төпчеге калмасын дип, почмакларны караштырып йөри.
Утны сүндереп, өчесе бергә чыктылар, ишекне бикләгәч, нишләргә белми, уңайсызланып калдылар. Маһруй белән Әхтәм югары очта торалар, Газзәнең фатиры түбән очта иде.
— Әйдә, Газзүк, Маһруйны озатып куябыз... •
— Кирәкмәс! — Маһруйның тавышы сынып киткәндәй булды. — а.
Мин үзем генә... Үзем генә! $
Ул йөгереп китте дә караңгыда югалды. Бераз вакыт дөп-дөп кил- з гән аяк тавышлары гына ишетелеп торды. J
Алар икесе җай гына атлап, Коры елгага таба киттеләр. Әхтәм, *" абына күрмә дип, Газзәнең беләгеннән тотып алды. Шул минутта алар 5 моңсу көнбагыш чәчкәсен оныттылар. ' «

«Бигрәк матур пар икән...» j
Нигә бу яшьлекнең гел кояшлы көннәре белән йолдызлы төннәрен * генә искә төшерәсе килә икән?
Менә тагын күңел күзе алдында кояшлы көн, Газзә югары очка та- g ба, моңарчы авылда ишетелмәгән гөрелдәү тавышы ягына йөгерә. п Урамның урта бер җиреннән, күз күрмәгән җан иясе шикелле бөтен = дөньяны ду китереп, трактор килә, авылга беренче трактор килә! Аның “ алдыннан да, артыннан да, яныннан да малайлар чаба, якын килергә ■» куркып читтән генә этләр өреп кала, карчык-корчык «әстәгьфирулла»- у сын укый, агайлар «бу ни эш кырыр тагын» дип мыегын сыпыра.
Ә Газзәнең күзе тракторда түгел, аның руленә ябышкан, тузан аша балкыган йөзле, зәңгәр күзле тракторчыда. Әхтәмне моннан өч ай гына элек укырга җибәргәннәр иде, әнә кара, тимер атка атланып, урамны дер селкетеп кайтып та керде! Ай, зур кеше булган Бармаксыз Һади малае, уңга-сулга карамый, председатель яныннан да, туктап та тормыйча, керфеген сирпеп сәламләп кенә узып китте, Газзә үзе генә аның кызарынганын сизеп калды.
Басу кырына җиткәч кенә, туктап, талчыккан кыяфәт белән ашыкмый гына җиргә төште Әхтәм. Аны шундук яшьләр, аннары салмак атларга тырышып килгән агайлар сырып алдылар, тракторын капшарга, үзенә мең төрле сорау яудырырга керештеләр.
— Барыгыз әле, аяк астында чуалмагыз, — диде Хәкимҗан абзый малай-шалайга.— Урам буйлап пырлап узу зур эш түгел, сөреп күрсәтсен әле ул безгә!
Тимер атның ничек итеп җир сөргәнен барысының да тизрәк күрәсе килә иде.
— Сабанга утырыгыз берәрегез, — диде Әхтәм.
— Кем соң инде сабанга утырып йөри!—диде Хәкимҗан абзый Әхтәмнең шуны да белмәгәненә ачуы чыгып. — Син дә утыр, мин дә утыр, сабанны да тартсын! Бик күп китә бит ул тракторга! Авырга килә!
Ни җитди кыланырга тырышса да, йхтәм бу сүзләрдән көлми түзә алмады Ә башкалар аның ник көлгәнен аңламады. Чыннан да сабанга утырмыйлар, аның яныннан йөриләр бит инде!
— Күрсәт нишләргә кирәген,—диде Хәкимҗан абзый.— Сабанны үзем карармын!
Газзә якынрак килеп
— Бригадир кешегә сабанга ябышып йөрү килешеп бетмәс, Хәкимҗан абзый, — диде. — Аннан башка да эшең җитәрлек. Сабанга берәр яшьрәк кешене утыртырбыз
Ул як-ягында «мине әйт!» тә «мине әйт!» дип ялынып караган егетләрне күрде. Инде Галәветдинне әйтәм дип авызын ачкан иде, егет
үзе дә, аның әйтәсен сизеп, тракторга таба Оер-ике адым ясаган иде... Шул чак Газзәнең карашы, хатын-кызлар төркемендә, арттарак торган Маһруйның күзләре белән очрашты. Көнбагыш чәчкәседәй якты бу йөздә кызыгу да, ялвару да, өметсезлек тә ярылып ята иде. Газзә, аның тылсымына бирелгәндәй, берничә секунд шул күзләргә ихтыярсыз карап торды. Бүгенге куанычлы көндә ул һәркемнең, шул исәптән Маһруйның да, шат булуын тели, аны сөендерү Газзәнең ташып чыккан бәхетен тагын да арттырачак иде.
— Сабанга кызларыбыздан берсен утыртыйк без, — диде Газзә.— Кызларыбызнын иң алдынгысын, уңганын. Әйдә, бу эштә дә сынап карасын үзен. Маһруйны утыртыйк сабанга. Ризамы син, Маһруй?
Маһруйның тулы иреннәре тетрәнде, ләкин берни әйтә алмады. Ул керфекләрен түбән төшерде. Хатын-кыз шаулашып:
— Бар инде! Чык тизрәк! Югыйсә берәр егет менеп утырыр!—дип, аны төрткәләп алга чыгардылар.
Әхтәм аңа эшнең асылын аңлата башлады. Сипкелләре чәчрәп сибелердәй пешеп чыккан кыз аны әллә аңлады, әллә юк.
Хәер, Әхтәм үзе дә шактый ук каушаган иде бугай. Трактор чыгымчы ат шикелле уңга-сулга боргаланды, беренче буразна кәкре-бөкре чыкты.
— Туктат! Туктат! Җирне харап итәсең!—дип трактор гөрелтесен күмеп кычкырды Хәкимҗан абзый.
Китте көлү, китте шаяру. Әхтәм, буразнага борылып карарга оялып, башын иеп утырды. Инде ничек итеп бу трактор дигән хайванны буразнаны бозмаска өйрәтергә? Тотындылар киңәш-табыш итәргә Ахырда җирнең аргы башына, ак яулык тоттырып, Галәветдинне бастырып куйдылар. Әмма трактор ак яулыкка да туп-туры барырга теләмәде. Ниһаять, Хәкимҗан абзый:
— Туп-туры минем арттан бар, — дип, кулларын артка куеп, сызганган балаклары астыннан чыгып торган каралган балтырлы, бирчәйгән үкчәле ялан аяклары белән салмак кына басып, җир буйлап китте. Хәкимҗан абзый җеп сузгандай туры йөри иде инде. Трактор да, аның эзеннән чыгарга курыккандай, туп-туры китте.
Алар шулай җирне әллә ничә кат әйләнделәр: алдан Хәкимҗан абзый, аның артыннан Әхтәм, Маһруй утырган сабан, алар артыннан бала-чага, ир-ат, хатын-кыз. Трактор әйтерсең лә рулен тоткан Әхтәмгә түгел, җир буйлап салмак кына атлаган авыл агаеның ихтыярына буйсына иде.
Шактый ук сәер, ләкин шул ук вакытта гаҗәп зирәк, акыллы кеше иде ул Хәкимҗан абзый. Әгәр андыйлар белән чын мәгънәсендә яхшы мөнәсәбәт урнаштыра алмаса, аларның киңәшенә, акылына, тәҗрибәсенә таянмаса, ай-һай ла, Газзә ялгыз гына эшне уңышлы алып бара алыр идеме икән!
Хәкимҗан абзый колхозның агрономы да, землемеры да, лабораториясе дә иде. Басуларның аркылысын-буен адым белән үлчи, чутын ялгышмас өчен, балагы сызганган күксел ыштан кесәсенә кура сындырып тыгып бара иде — ул уку-язуга өйрәнә алмады. Идарәгә кайткач шул кураларын өстәлгә чыгарып куя һәм кайсы басуның ничә гектар икәнен төп-төгәл итеп әйтеп бирә. Шунда ук:
— Менә бу ястык җиргә көл кертсәк иллә дә әйбәт булыр иде, рәхмәт төшкере, — ди. «Ястык җир» дигәне, аныңча, озынчарак басу дигән сүз иде —Ә Таштүбәгә тирес кирәк, тирес. Кыштан анда ныклап кар тотарбыз моннан ары. Язгы су ашый аның ашын.
Аның киңәшен тотып кайчан да булса ялгышканын хәтерләми Газзә. Хәкимҗан абзый киңәшен тотып, алар, авыл картларын, бигрәк тә колхозга каршыларын, яхшы атларга утыртып, «Яна тормыш» совхозына җибәргәннәр иде. Күмәк тормышның нәтиҗәләрен үз күзләре белән
күргәч, бөтенләй үзгәреп кайтты агайлар. Хәкимжан абзый үзе дә бик нык уйланып йөрде аннан сон. Бер көнне алар Газзә белән икесе басуларны карап кайтырга чыккан иде. Таштүбәгә менделәр, Хәкимжан абзый, көрәнсу учы белән күзләрен кояштан ышыклап, тирә-юньгә карады да иркен сулыш алып:
— И-их, бу жирләрне бер кулга туплап, эшнен рәтен белеп кенә ♦ алып барсак!—диде. — Бөтен халыкны алпавыттай баетып булырые х үзе дә. Өстәлдән күмәч, өстән ефәк төшмәсие.
Хәкимжан абзыйнын бу изге максатына табигать үзе дә теләктәш- з лек күрсәтә иде кебек. Июль башында, игеннәр өлгереп кенә килгәндә, < бик хәтәр давыл чыгып, боз яуды. Авыл халкының йөзеннән елмаю кач- а ты. Тик бер генә нәрсә халыкка юаныч бирде: күпме игеннәрне кара - туфракка әйләндергән шул афәт, ни хикмәттер, «Яшь көч»нең басула- к рын читләтеп узган иде. ♦
Ләкин ел ничек кенә яхшы килмәсен, табигать ничек кенә мәрхәмәт- < ле булмасын, игенченең маңгай тире таммаган туфракта ашлык каеры- ® лып уңмый. Ә алар халыкны эшкә күтәрә белделәр. Хезмәтне оештыр- * ганда Хәкимжан абзый кебекләрнең сабыр акылы, төпле сүзе белән х Газзә кебекләрнең яшьлек ашкынуы бергә кушылды. *
Клуб мәйданында һәр яз саен чәчүгә чыгар алдыннан маневрлар уза « иде. Атларны кыштан ук аерым кешеләргә беркетеп куялар, һәркем п үзенә беркетелгән малны карый, ашата, чистарта, сбруен әзерли, са- 1 бан-тырмасын ремонтлый. Чәчү алдыннан хәтта председатель үзе дә районга жәяү йөри, аңа да ат бирмиләр иде.
Ул ике бригада арасында купкан ярышны хәзер елмаймыйча искә * төшереп тә булмый. Ярыш кына булмады ул — жан-фәрман узышуга әйләнде. Китте алар арасында көнчелек, дәгъвалашу — чыдап кына тор! Бодай утарга чыккан беренче бригада хатыннары көн яктырганчы басуга килеп житсәләр, ни күрсеннәр: күрше бригада жирендә шәүләләр бар икән! «И, Хәкимжан бригадасы эшкә тотынган да», — диләр. Көнчелекләре куба боларның. Якынрак килеп карасалар, «күрше бригада» дигәннәре ызандагы шайтан таякларының шәүләсе икән. Кояш чыккач эшкә килгән Хәтирәне, сонга калгансың дип, басуга кертмәгәннәр иде. Ни үгетләп карады Газзә хатыннарны, нн аңлатты, бер юлга гафу итик, олы кеше бит, диде. Тыңламадылар. Бичара Хәтнрәтти, күзен алъяпкыч белән сөртә-сөртә, хурлык юлыннан атлагандай бөрешеп, авылга кире кайтып китте...
Берничә елдан «Яшь көч»нең даны башкалага ук барып житте. Бер заман авылга, өч арбага төялеп, әллә ни хикмәтле аппаратлары белән кино төшерүчеләр килде. Алар яздан үткәрелгән маневрны тагын кабатларга мәжбүр иттеләр. Клуб янындагы баганага асылган иске сабан төрәненә Хәкимжан абзый нәкъ яз көнендә!ечә итеп таяк белән зыңгылдатып китереп сукты, егетләр һәркансы үзләренең жигуле атларын китереп бастырдылар, өлкәннәр һәркемнең атын, сбруен, сабан тырмасын тикшереп чыкты, эш нормаларын белүен ачыкладылар. Ик яхшы дип табылганнарга бүләкләр — күлмәклек ситса, кызлар әзерләгән сөлгеләр тапшырылды.
Киночылар хикмәтле аппаратларын әле фермага, әле клубка ташыт- тылар, авыл урамнарын, яңа йортларны төшерделәр. Әхтәмнәрнең яна өен сурәткә алыр өчен генә дә ярты көн азапландылар Хәтнрәттнне аптыратып бетерделәр. Басуга барганда Хәкимжан абзыйга итек кияргә куштылар, кызларның яулыгын борынгыча итеп бәйләттеләр.
Игътибарның иң зурысы Маһруйга эләкте. Әхтәмнең тракторы киночыларның аппараты каршында ике көн әрле-бирле йөрде. Әхтәмне рульгә, Маһруйны сабанга утыртып кына түгел, алар янына Хәкимжан абзыйны бастырып та — киңәшләшәләр, имеш! тракторчы белән плугарь башларын-башка тигезеп, моторга иелгән хәлдә дә — ремонтлый
лар, янәсе! төшерделәр. Газзәнең колагына сыек гәүдәле яшь оператор егетнең, Әхтәм белән Маһруй турында: «Бигрәк матур пар икән!» —дигән сүзләре чалынып үтте...
Дөрес, председательнең үзенә дә аерым көн багышланды. Газзә гөжләп торган аппаратның жансыз күзенә карап, бик озак сөйләде, басу уртасына чыгып, башаклар учлап, елмаеп басып торды. Элегрәк Газзә тәкъдиме буенча ясалган күчмә кыр станнарына, күчмә балалар яслеләренә бардылар, аларны да сурәтк-'. алдылар. Ләкин, апа калса, бу күренешләр Маһруй төшкәнгә карагайда кызыксызрак иде шикелле.
Егет хәзер МТСта эшли, авылдан-авылга йөри, ә «Яшь көч»кә килсә, аңа плугарь булып Маһруй чыга. Аны бу эшкә башта Газзә үзе тәкъдим итте, кыз аңа атылып тора, шунлыктан бу кагыйдәне хәзер үзгәртеп булмый иде. Кышын Әхтәм Биекъярда трактор ремонтлый, ул авылга кайткан чакларда председатель я җыелышта, я Аксуда утырышта була.
Алар бер-берсен күреп туймадылар, бер-берсенең күңелләрен аңлап, белеп бетерә алмадылар.
Килде бер көн —Әхтәмне армиягә алдылар. Гармунчының хәле мәгълүм: армиягә китүче егетләр ансыз бер адым да атламыйлар. Әхтәм кичләр буе табыннарда утырды, төннәр буе урам әйләнде.
Газзә, бер иркенләп сөйләшми дә калабыз, ахры, дип курыккан иде. Ләкин Әхтәм сөйгәнен оныта торган егет идеме?
— Онытма мине, Газзүк, — диде. — Хат язып тор. Көт, яме! Үзеңне нәчәлннк санап, миңа ким итеп карама!..
Ни сөйли ул? Шундый сүз әйтергә ничек теле әйләнә? Ничек инде ул Газзәдән ким булсын, ничек Газзә алай уйлый алсын? Әнә бит ул нинди зур, нинди көчле! Кулларының куәте йомшак итеп орынганда да сизелә, күзләренең нуры караңгылыкны яктыртып сирпелә. Үзеңне шул кеше янында көчсез, кечкенә итеп тою, аның синең хакка җанын фида кылырга әзер торуын белү, аның күзләренә кояшка карагандай үрелеп карау, шул ук вакытта аның сиңа буйсыначагын сизү нинди бәхет! Әхтәмнең татлы сулышыннан баш әйләнә, аяк астында җир бишектәй тирбәлә...
— Көтәм... Әхтәм... көтәм...—дип пышылдады Газзә.
Иртәгесен ул, олаулар югары очтан чыгып урман юлына кереп киткәнче, капка төбеннән карап калды. Аннары идарәгә кереп урынына утырган гына иде, ишектә Маһруй күренде.
— Газзә, мине мытыеска җибәр инде син, — диде.
— Нишләп алай? Колхоз эшеннән туйдыңмыни?
— Мин тракторны өйрәндем инде, ремонтлый да беләм,— диде Маһруй аның соравына җавап бирмичә.— Барып сынавын гына тапшырам да, рульгә утырам. Анда безнең тракторны белер-белмәс кешегә бирсәләр, бер җәйдә юкка чыгарып ташларлар...
Әйе, шулай, «безнең трактор» диде ул.
Ике кыз бер-берсенең күзләренә туп-туры карап тордылар. Алар икесе бер егетне көтәчәкләр иде. Тик Маһруй болай гына түгел, аның тракторын саклап, аның эшен дәвам итеп торачак.
Газзә аның юлына аркылы баса алмады. Үз кулы белән МТС директорына үтенеч язып җибәрде.
Ләкин өчпочмаклы хатлар бары тик ана — Газзәгә генә килеп торды. Адресы кәкре-бөкре хәрефләр белән сызгаланган ул хатларны Газзәгә китереп биргәндә, почтальон Бармаксыз Һади, салам төсле керфекләрен аска төшереп, астан гына елмая иде. Нихәтле генә бозып язса да, ата үз улының кулын танымыймы соң?
Егетнең хатлары сагыну-сагыш белән тулы, ул «кайтыр көннәрне санап торам», «кайту белән туйлар ясап, бергә булырбыз, син каршы булмассың бит, Газзүгем?» — дип яза торган иде.
Газзәнең җаваплары озын була, әмма сөиләр сүзләре хат битләренә барыбер сыеп бетми иде. Ул хатлар «көтәм, сагынам» сүзләреннән бигрәк. үз башыннан кичкән онытылмаслык вакыйгалар, куанычлар белән тулы була иде. «Әхтәм, җаным, Татарстан республикасына Ленин орденын тапшырган тантаналы җыелышта безнен «Яшь көч»не дә мак- ♦ тап телгә алдылар. Менә үзең укып кара, газетасын да салам. Син тәкъдим иткән исем еракларга яңгырады бит, Әхтәм!» «Әхтәм, синең тракторыңда Маһруй эшли хәзер, әле МТСта беренчелекне алганын ишеттем!» Күңелендәге көнчелек хисен җиңеп монысын да язды Газзә. Маһруйга карата гадел булырга тырышты Әхтәм белеп торсын, ул мактасын өчен шулай тырышып эшли иде бит инде ул кыз! Ярый әле. Газзәнең үзенең дә мактаныр, горурланыр эшләре җитәрлек иде. «Әхтәмем, әле Казаннан кайтып кына төште%« дә. синең хатларыңның өчесен берьюлы алып укыдым Минем кайтканымны көтеп ятканнар. Куаныч өсте- иә куаныч булды. Мин колхозчы ударникларның Беренче бөтен Татарстан съездына катнаштым. Әхтәм! Менә кара, карточкамны да жибә- рәм. Күрәсеңме мине. Калинин бабай янында ук диярлек утырам!..» «Әхтәмем! Әле һаман үз бәхетемә үзем ышанып җитә алмыйм өлкә конференциясендә мине партия съездына делегат итеп сайладылар Мин Мәскәүгә. съездга барачакмын. Әхтәм!»
Ә менә съездга баруларны тасвирлап язып бирү өчен хатларга салырлык кәгазь битләре генә җитмәде. Аларның бөртеген дә онытмыйча. Әхтәм белән очрашкач сөйләрмен дип, Газзә аерым дәфтәргә язып барды
Поездда баруларны, иге-чиге күренмәгән Мәскәү каласының шау- гөр килеп торган, күз күреме җитмәс, озын, киң урамнарын, андагы хикмәтле машиналарны, Кызыл мәйданны. Кремль курантлары авазын. Мавзолейны. Зур театрны... Кремль капкасыннан, аннары Зур Кремль сараендагы утырышлар залына елга кебек тоташ агым булып кергән халыкны... Элекке патша сарайларының зиннәтле бүлмәләрен, залларны... Съездда Татарстан делегациясенең, орденлы республика вәкилләре буларак, президиумга якын ук утырганын... Барыннан да бигрәк, үзенең президиумга менеп. Калинин белән сөйләшкәнен
Утырышлар вакытында, исемнәре, рәвешләре күптән таныш җитәкчеләрнең һәр хәрәкәтен, йөз чалымнарын, үз-үзен тотышын хәтеренә сеңдерергә тырышып, керфек кагарга куркып утырды Газзә.
Тәнәфес игълан ителеп халык залдан чыга башлагач, ул агымга каршы, президиумга таба китте Сталин. Орджоникидзе, Ворошилов. Куйбышев, Калинин сөйләшә-сөйләшә президиумнан чыгып баралар иде. Газзә һаман якынрак килә, һаман аларны күзәтә. Аның карашын сизде бугай, Калинин борылып карады, чак кына елмаеп, бер кешене чакырып китерде дә. залга ымлап нидер әйтте, Ворошилов белән сөйләшеп алды.
Газзә артыннан тагын бер делегат кыз килә икән, ул:
— Сине Калинин чакыра, —дип пышылдады
Газзә аңа борылмый гына пышылдап җавап бирде:
— Нишләп мине чакырсын ул! Мине белмн-танымый да ич ул...
Ул Калининның күзлек аркылы елмаеп аңа карап торганын Vе дә сизә, ләкин һаман ышанып җитә алмый, минем арттагы берәр кешегә елмаядыр дип уйлый иде. Ул арада Калинин белән сөйләшкән теге яшь егет президиумнан йөгереп төште. Газзә янына килде һәм җитди, итагатьле итеп шома чәчле башын иеп:
— Сезне Михаил Иванович чакыра. — диде.
Газзә президиумга таба китте Залдагы бар халык, алай гына да түгел, Имәнленен бөтен кешесе бу минутта гел аңа гына карап торадыр сыман тоелды. Баскычтан менгәндә, аның башында бер генә уй булды: «И ходаем, сөртенеп егылмасам гына ярар иде!»
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
— Исәнмесез!— диде ул, каушаганын сиздермәскә тырышып, ләкин тавышының кирәгеннән артык көчле яңгыраганын тоеп, югалып калды.
— Исәнмесез, саумысыз, — дип, күзләрен кысып елмайды Калинин. — Сез Татарстаннан бит әле?
һәм кулы белән ишарәләп, Газзәгә урын күрсәтте, үзе аның каршы- сына утырды.
— Әйе.— Газзә яны белән урындык кырыена утырды.
— Кем булып эшлисез әле сез?
— Колхоз председателе. — Аннары сүзен: — «Яшь көч» колхозы председателе,—дип төзәтте.
Калинин күңеллеләнеп Ворошиловка борылды:
— Ишеттегезме? «Яшь көч» колхозы председателе! — Аннары тагын Газзәдән:
— Ничә ел эшлисез инде? — дип сорады.
— Бишенче ел китте.
— Көч җитәме соң?
— Тырышабыз, Михаил Иванович.
— Ә үзегезгә ничә яшь?
— Егерме ике.
— Яшь шул әле сез.
Михаил Иванович, иелә төшеп, ай-һай дигәндәй, сынап карады. Соңыннан, бу минутларны исенә төшергәндә, Газзә ул чакта мин Калинин күзенә ниндирәк булып күрендем икән, дип кат-кат уйлана, үзенең шул чактагы кыяфәтен күз алдына китерергә тырыша иде.
Газзә буйга зур үсә алмады. Шуңа күрә, нык, таза булса да. ул беренче карашка яшүсмер кебегрәк кенә күренә иде. Күп вакытын кырда, саф һавада уздырганга, аның түгәрәк бит очлары гадәттә янып тора, ә президиумга менгәндә тәмам пешеп чыккан иде. Колак яфраклары турыннан тигезләп киселгән куе. кара чәче шома итеп артка тарап куелган иде. Өстендә акка вак зәңгәр бизәк төшкән бумази күлмәк белән зәңгәр кофта, аягында өр-яна кара ботинкалар.
— Авыр түгелме соң «Яшь көч» дигән зур хуҗалык белән җитәкчелек итүе? — дип сорады Калинин.
— Өйрәнеп ки ләм инде.
Калинин аннан колхоз хәлләрен сораша башлады: узган елны күпме уңыш җыйганнар, күпмесен хөкүмәткә тапшырганнар, калганын ничек бүлгәннәр.
Очлы сакаллы, озынча, җыйнак йөзле, үткен һәм ягымлы карашлы бу олуг кеше янында Газзә авылның могтәбәр агайлары белән, Хәкимҗан абзый белән сөйләшкәндәй, үзен иркен сизә башлады. Михаил Иванович үзе дә авылдан, крестьян гаиләсеннән чыккан бит, шулай булу гаҗәпмени.... Газзә инде, русча бик үк дөрес сөйли белмим дип куркуын да оныткан, әмма әйтергә теләгәнен мәгънәсен төгәл, аңлаешлы итеп җиткерергә тырыша. Ул арада фотограф йөгереп килеп аларны рәсемгә төшереп алды, Газзә янына республика җитәкчеләре килеп бастылар.
— Колхозчыларны тыңлатып буламы соң?—дип сорады Калинин, шаяртып әйткәндәй генә итеп.
Газзә җитди җавап бирде:
— Тыңлыйлар, Михаил Иванович. Коммунистларның абруе югары бездә.
Калинин республика җитәкчеләренә карап:
— Укытырга кирәк бу кызны,—диде.
Газзәнең күңелен үтәли күргәндәй итте ул — чөнки зур мәктәпкә кереп. нигезле белем алу — кызның күптәнге хыялы иде.
Кичен гостиницага кайткач, ул боларның барысын да көндәлек дәфтәренә бәйнә-бәйнә теркәп утырды. Ләкин язганнар гына һич җитмәс, Әхтәмгә барыбер күбесен телдән сөйләп бирергә туры киләчәк иде.
Авылда аны сәке өсте тулы хат көтә иде. Аның артыннан ук үкчәсенә басып диярлек килеп кергән почтальон Һади абзый, исәнлек-саулык та сорамыйча, гадәттәге елмаюны да онытып, тагын бер букча конверт бушатты.
— Инде үзең кайткансың икән, аллага шөкер,— диде.— Моннан ары бу хатларны ташырга ат бирерсең инде. Мин генә күтәрерлек түгел.
Газзә бер конвертны алып ачты, икенчесен «Исәнмесез, мина таныш булмаган Газзә! «Комсомольская правда* газетасында сезнең Калинин белән кара-каршы утырып төшкән фоторәсемегезне күрдем дә, язмый түзә алмадым. Мин сезнең яшьтәге бер кыз ..»— «Исәнмесез. Газзә! Рөхсәтсез хат язуым өчен гаеп итмәгез. Мин солдат, быел хәрби хезмәтемне тәмамлап кайтам. Сезнең авылга барыр өчен, кайсы станциядә төшеп каласы?..»
Бу өем арасыннан Әхтәмнең хатларын Газзә көчкә табып алды, ул, бичара, әтисеннән сер яшерәм дип, конвертка адресларны кулын бозып яза, ә үз адресын бөтенләй күрсәтми иде. «Озакламый кайтам, Газзү- гем, кавышыр көннәргә озак калмады, туйга әзерләнә тор», — дип язган иде егет.
Ә кызны, съездда күргәннәрен-кичергәннәрен сөйләтеп, авылдан- авылга йөртә башладылар. Әхтәм өчен генә дип бөртекләп язылган истәлек дәфтәре кат-кат укылды, кадерле истәлек җыелышларда күп сөйләнде, тик аларны күңел теләгәнчә итеп Әхтәмгә сөйләргә генә насыйп булмады.
Газзә сөйгәнен армиядән кайтканын да каршылый алмады. Чөнки нәкъ шул көнне Бнекъяр МТСында чыгыш ясарга киткән иде.
Икенче көнне кичкә таба ул Биекъярдан кайтып килә иде. Хәкимҗан абзый элекке «Монтазима», хәзер «Байкал» кушаматлы атны үз көенә җибәргән, арба тәгәрмәчләре инде бозланып чираган юлдан күңелле генә тәгәри иде. Инде авылга җитәбез дигәндә, яфраклары саргайган яшь каеннар арасында, шинель чабуларын җилбәгәй җибәргән солдат күренде.
— Исәнме, Хәкимҗан абзый! — дип кычкырды да, тарантас басмачасына менеп, Газзәгә ике кулын сузды ул.
— Кайттым бит, Газзүгем!
— Әхтәм! Исәнме, Әхтәм!
— Каршы чыктым менә. Күңелем сизде син кайтасын!
Ул Газзә белән янәшә утырды. Әйтер сүзләр бик күп иде, тик бу минутта икесе дә дулкынланудан ни дияргә белми югалып калдылар. Юл да бик кыска тоелды, исләренә килгәнче, авыл очына барып та керделәр.
— Мин үзебезнекеләргә туйга әзер торыгыз дип әйттем инде, — дип пышылдады Әхтәм.— Кич килермен, сөйләшербез.
Шулай дип, өйләре турында сикереп төшеп калды
Караңгы төшкәч, алар тагын Коры елга өянкеләре төшенә чыгып бастылар. Әхтәмгә әйтәсе сүз ничаклы гына авыр булмасын, аны кичектерү мөмкин түгел иде, чөнки егет үзе ашыктыра, әйдә бүген үк безгә, дип, ай-вайга куймый иде.
— Мин укырга китәм, Әхтәм,— диде Газзә авырлык белән.— Миңа укырга кирәк.
Әхтәм башта аны аңламый торды:
— Ничек инде укырга? Кая китмәкче буласың? Ә вәгъдәләрең? Ә хатларың? Көтәм дигән сүзләрең? Алар барысы да ялганмыни?
Газзә: «Ул бит нке-өч елга гына, аннары кайтам мин», — дип сөйгәненең күңелен йомшартмакчы булды.
— Кайтырлык та булгач, ник китәсең алайса? Авылда эшләү өчен генә белемең җитә бит синең! Юк-юк, син мина дөресен сөйләмисен Нидер яшерәсең, нәрсәдер боргаланасың? Әйтәм аны. олау-олау хат
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
килә, диләр, юкка гына түгел икән. Үскәнсең инде алайса, культурный егет сайламакчы буласың!
Алар берсе дә араны кырт өзәргә теләми иде, билгеле. Ләкин шул ук < вакытта бер-берсен аңлый да алмадылар. Ул кичне икесе дә тыелырга тырыштылар, киләчәккә өметне тәмам кисәргә берсенең дә йөрәге җитмәде. Шуңа күрә артык озак бәхәсләшергә тиеш түгеллеген аңлап, үпкәләшүләрне артык тирәнгә җибәрмичә, рәнҗүләрне эчкә йотып аерылыштылар.
Ә аннары алар бер-берсенең сүз башлавын, яки һич булмаса, сүз башларга берәр сәбәп табуын көтеп, шактый вакыт очрашмыйча, сөйләшмичә йөрделәр.
Ул арада колхозның исәп-хисап җыелышы килеп җитте. Анда председатель итеп Газзәне түгел, Таҗетдинне тәкъдим иткәч, күпләр гаҗәпкә калдылар: Газзәнең укырга китәсен бик әз кеше генә белә иде әле. Иң элек кайнар Вәҗи чәчрәп чыкты:
— Укыды бит инде, бик күп укыды Газзә, — диде. — Аксуга да йөрде, курсыга да барды! Урысчасын дисеңме, татарчасынмы, сөйли башласа теле-телгә йокмый. Аның чаклы укыган бармы бездә тагын? Булыр, каян булсын ул!
Аның сүзен җөпләп: <
— Үзебездә генә укысын, крәчин табып бирербез!
— Радиодан укысын!
— Килеп укытыгыз Газзә апаны! — дип кычкырыштылар.
Хәкимҗан абзый торып баскач кына тынычланды зал.
— Яшьләрнең күтәрелә торган заманы, каршы торып булмас инде, җәмәгать, — диде ул. — Без инде аны хезмәтенә лаек хөрмәт белән озата да белик. Нәрсә белән эшне башлап җибәргән идек без колхозда беренче язны? Ун пар ат белән. Ун пар! Ә хәзер тайларыбыз гына да дүрт дистәдән артык әнә. Басуларга сортлы иген чәчәбез, күпме кеше яңа йорт салып керде, күпме абзар-кура җиткерелде: икмәк амбарлары, ат абзарлары, тавык, сыер, куян фермалары . Колхозның умартачылыгы, яшелчәчелеге, күчмә кыр станнары, яслесе бар. Бөтенесенә прсидәтел- нен көче керде. Рәхмәт әйтик аңарга!
Дәррәү кул чаптылар. Ул да булмый, клуб ишеген каерып ачып, тигез сафлар белән, бәйрәмчә киенгән, кызыл галстуклар таккан пионерлар килеп керде. Сәхнәгә чыгып бастылар, тотындылар залны яңгыратып шигырь укырга, җырлар җырларга. Барысында да Газзә мактала, аңа дан җырлана, аңа саубуллашу сүзләре әйтелә. Газзәгә бераз уңайсыз да, моңсу да, йөрәк сөенечтән, аерылышу сагышыннан талпына, сызлана.
Таҗетдин Гөлзәйнәпкә аның китәсен алдан ук әйтеп куйган, Гөлзәйнәп исә, гадәтенчә, бу кичкә бик ныгытып әзерләнгән икән.
Җыелыштан соң яшьләр Газзәне озата барды, гадәттәге сизгерлекләрен югалтып, аларны Әхтәм белән икәүдән-икәү калдыру тиешлеген онытып, алар озак шаулашып тордылар. Ниһаять, кинәт исләренә килеп көлешә-көлешә таралыштылар.
... Коры елга өянкеләре тәмам диярлек шәрәләнеп калган, кара ботак араларыннан гына ерак, тынсыз, битараф йолдызлар карын иде.
Әхтәм шинель кесәсеннән папирос алып кабызды, йотылып бер-ике суырды да, аны җиргә ташлап, күн итек үкчәсе белән туфракка изеп басты.
— Газзә, Газзүгем, — диде егет кызның иңнәреннән тотып һәм иелеп күзләренә карады. — Әйдә, киттек безгә, Газзүк. Аннары уйларбыз калганын.
— Әхтәм!
— Соң алайса, әйдә язылышып кайтабыз.
— Юк инде, ничек инде... Менә мин укып кайтыйм башта. Ике ел гына бит.
Әхтәм үрсәләнеп өянкегә сөялде. Тагын папирос чыгарды.
— Бер китсән кайтырга китмисен инде. Сине монда җибәрәләрме соң! Анда сине тотып калырдайраклар миннән башка да табылыр!
— Ни сөйлисең син, Әхтәм! Ничек телең бара! ♦
— Нәрсә, әллә дөрес түгелме? Ә ник соң син миңа болай суындың! * Бөтенләй бүтән кеше булгансың бит, танырлык та түгел. Алыштырып j куйганнармыни!.. Газзә! Газзүк! Әйт сүзеңне! Соңгысын әйт! Кайта- з сынмы минем белән? Я Аксуга барыйкмы?
— Әйтәм бит, Әхтәм, алай булмый бит! 3
— Булмыймы’ Шушымы синең соңгы сүзең? Соңыннан үкен- - мәссенме?
— Әхтәм! Аңла!.. ♦
— Аңладым инде! Хуш! Мина рәнҗеп калма! Үзенә үпкәлә! <
Ах, әгәр шунда Газзә ана йөрәген ачып күрсәтә а.кан булса! Бә- “ гырькәйләренен ничек парә-парә килгәнен аңлатып бирә алса!
Ләкин Әхтәм ашыгып-ярсып китеп барды, ә Газзә аны туктатырлык * сүзләр таба алмады. <
... Иртәгесен ул көн буе яңа председательгә эш тапшырып, ферма- s лар, абзарлар, ындыр табаклары буйлап йөрде. Көн буена, элекке га- п дәтне куып, аңа йомыш белән килә тордылар
— Газзә апа, теге фермага алынган түбә калае акчасына кул
куй әле! ™
— Газзә апа, тагын өч сыер ташланды!
— Газзә апа!..
— Яна председатель белән сөйләшегез, — ди Газзә.
— Газзә апа, синең илле ситныр ипиең амбарда ята бит әле. Аны кайчан аласың?
Ул елны хезмәт көненә сигезәр кило икмәк тигән иде.
— Мин аны алып китә алмам инде. Күп балалы семьяларга бүлеп бирегез.
— Болай гына булмый, Газзә апа, документ кирәк!
— Хәзер, ризалык язып бирәм.
— Газзә апа, Әхтәм Аксуга барырга өч ат сорый.
— Нишләп алай бик күп? Өчәү?..
— Егетләр озата бара икән. Язылышырга баралар бит.
— Ничек, язылышырга?
— Кичә Маһруй Әхтәмгә ябышып чыккан. Бүген туйлары.
Газзәнен күз аллары караңгыланып китте.
— Иң яхшы атларны бирегез, — дигәндә сүзләрен гадәттәгечә ышанычлы тавыш белән әйтергә, сер бирмәскә тырышты.—Гөлзәйнәпкә әйтегез: туй олауларын матурлап бизәсеннәр!
Төн урталарында Газзә ялгызы гына югары очтан әйләнеп кайтты Гадәттәгечә урта юлдан түгел, койма кырыеннан сак кына атлап барды. Мәктәп коймасына ышыкланып, каршы яктагы такта түбәле яңа йортның балкып торган тәрәзәләренә бик озак карап торды. Ә тәрәзәләрдә күләгәләр уйный, җыр, көлешү ишетелә, кемнәрдер калын тавыш белән сөйләшеп, ишек төбендә тәмәке көйрәтә
Менә кинәт өздереп гармун уйнап җибәрде:
Һай, дусларым, дусларым шул.
Дусларым, дус-ишларсм...
Туй гөрли, шатлык ташый, кемнәрдер иң бәхетле минутларын кичерә, ә урамда, караңгыда, коймага ышыкланып, тавышын чыгармаска тырышып кыз елый иде:
Сез дуслардан аерылгач, Ялгыз башым нишлэрем...
... Иртәгесен иртүк Хәкимжан абзый ат җигеп, Вәҗһетдиннең яңа капкасы төбенә килеп туктады. Күрше-күлән тарантас янына җыелды. Вәҗһетдин абзый Газзәнең бөтен милеген сыйдырган бәләкәй сандыкны тарантаска чыгарып куйды, печәнне йомшарткалады. Урамнан чыгып киткәндә, авыл очындагы йортка каерылып бер карады Газзә. Ләкин ишегалдында кеше-кара күренми, ә тәрәзәләр ак пәрдә белән капланган иде.
Алар урманга керүгә урап-урап кар ява башлады.
— Бәхетле юлга чыгуыңдыр, мөгаен,— диде Хәкимжан абзый.— Кара әле, нинди матур итеп ява, рәхмәт төшкере! Кар бнк кирәгие басуларга, һай, кирәгие!
Олы юл кар пәрдәсе артына кереп югала барды.
«Нишләттегез минем әтине?»
Юкә чәчәгенең баллы исе аңкыган салкынча җиләс бер кичтә Газзә белән Борис кинодан кайтып баралар. Борисның иңбашыннан гына булган Газзәгә баштарак аңа җайлашып йөрү кыен иде — ничек кенә тырышса да, ул аның эре адымнары көенә атлый алмый, әледән-әле тыракларга мәҗбүр була иде. Ләкин бу җәйдә алар инде бер-берсенең көен алганнар, Борис ваграк, Газзә эрерәк атлый — алар үзләре дә уйлап тормастан бер хәрәкәт белән, җаннарында ниндидер бер тынычлык тоеп кайтып баралар иде.
Борисы янында булганда, гомумән дөньяның түгәрәк булуыннан туган бер канәгатьлек хисе белән яши иде Газзә. Алар арасындагы мәхәббәт хисе дә, дөрләп кабынып, шик һәм көнләшү ялкыннары белән бәгырьне көйдерә торган булмады, алар бер-берсенә дусларча якынлаштылар һәм тыныч кына кавыштылар.
Партия мәктәбен тәмамлаганнан соң Газзәне Биекъярдагы трактор- чы-механиклар мәктәбенә Партия белеме нигезләрен һәм СССР Конституциясен укытырга җибәргәннәр иде. Аны мәктәпнең комсомол секретаре да итеп сайладылар, ул көн саен диярлек райкомга бара торган булды һәм анда эшләүче Серебров белән аларга еш очрашырга туры килде. Элекке танышлык тиз яңарды, алар очрашкан саен сөенү хисе кичерә торган булдылар, озак та үтми, дуслашып киттеләр. Кичке утырышлардан соң Борис аны озатып куя иде.
Алар гыйшык сүзләре сөйләшмәделәр, ләкин икесе дә бер-берсенең күңелләрен аңлаганны сизәләр иде.
Бердәнбер кичне Борис:
— Син дә ялгыз кеше. Газзә, мин дә ятим, әйдә бергә яшик. Бер-беребезне күптән беләбез бит инде, начар яшәмәбез дип уйлыйм, — дигәч, кыз моны дулкынланып, шул ук вакытта көтелгән тәкъдим кебек кабул итте.
Кияүгә чыгу — тормышта була торган үзгәрешләрнең иң зурысы, бу борылыш кыз кешегә шатлык кына түгел, җан газаплары да алып килә. Ләкин Борис Газзәне каушау-куркулардан. рәнҗешләрдән саклап кала белде, ул аның тормышына бик табигый килеп керде.
Газзә бик бәхетле иде ул чакта. Мәктәптә гаҗәп яратып, мавыгып эшли, яшьләргә дә, укытучыларга да сүзе үтә иде. Колхозда тупланган тәҗрибәсе, игенче күңелен аңлау, зур коллективлар белән сөйләшә, эш йөртә белү — Газзәнең хезмәтендә болар бик ярдәм итте.
Бөтен ягы килгән бу түгәрәк, тигез тормышта, офыктан күкрәп- яшьнәп күтәрелгән кара болыт шикелле, радио аша, газета битләрен
дә килгән хәбәрләр генә тынгысызлап, жанны борчып тора иде. Германиядә фашистлар котырынып сугышка әзерләнәләр. Көнчыгышта Япония Маньчжурияне басып алды, Испаниядә республикачылар фашист-
I ларга каршы канлы көрәшләрдә чигенергә мәҗбүр булдылар.
Тракторчы-механиклар мәктәбендә укучыларның күбесе армия хезмәтен тәмамлап кайткан егетләр, алар бу хәбәрләрне бик борчылып ♦ кабул итәләр, алда каты көрәшләр торганны яхшы аңлыйлар иде. һәр- * кайдагы кебек үк, мәктәптә хәрби хәзерлеккә зур игътибар бирелә, во- 3 рошиловча төз ату ярышлары үткәрелә иде.
Борисы янында Газзәнең күңеле бу борчулардан ял итеп, тынычла- « нып торгандай була иде. Бу зур, гадел, туры сүзле, шул ук вакытта кай- а гыртучан, сизгер кеше янында аңа бернинди куркыныч та янамас һәм £ ул хатынын беркайчан да ялгыз калдырмас шикелле иде. Шундый жан ж тынычлыгы кичереп, иренең көчле беләгенә таянып, аның көенә эре-эре ♦ атлап, кинодан кайтып килә иде Газзә. Урамда сирәк кенә янган электр < утлары күзне алыштыра, барча нәрсә үзенең рәвешен үзгәрткәндәй кү- “ ренә иде. Газзә каршыларына килгән кешегә бөтенләй игътибар итмә- * де. Узгынчы аларга юл бирмәде, читкә тайпылмады, киресенчә, Газзә * ягына авышкандай итеп, яны белән ышкылып, каты терсәге белән бәреп « узды, теш арасыннан гына Бориска сәлам бирде Газзә аңа күтәрелеп * карады да сискәнеп Бориска елышты Бу шома йөз белән, бу үчле ел- о тыраган күз карашы белән тагын да очрашырмын дигән уйның анын “ башына да килгәне юк иде. ч
— Син бу кешене каян беләсең? Кем ул? — дип сорады Газзә ” Бористан.
— Сезнең авыл малае бит. Белмәскә. Потребсоюзда бухгалтер булып эшли, курслар тәмамлап килде.
Газзә башка сорашмады, күңелендә купкан яшьлек хатирәләрен кузгатмаска тырышты. Үткән-беткән, Елтырның аны кодалап йөрүе, аңа аркаланып милекләрен саклап калырга тырышулары, Салыйның аны хур итәргә маташуы, икмәк белән законсыз сату итүләре, Махаснын беркемгә ачылмаган сере — нигә бу җәрәхәтләрне кузгатып, Борис күңеленә дә яра салырга? Ярамый, диде Газзә үзенә, йөрәк астында тыпырчынган жан иясен тоеп, тагын бер кат катгый уйлап куйды: ярамый. Бориска гына түгел, аннан да бигрәк ул хатирәләрне кузгатып, үзенә дулкынланырга ярамый.
һәм ул барысын да онытырга, сүзне икенчегә борырга тырышты. Борис:
k — Сезнең авылдан юньлелек белән китмәгәннәр иде алар китүен, ләкин ул чакта Салихжанның гаебе табылмады бит, кеше әтисенең кылганнары өчен җаваплы түгел...— дип, Газзәнең фикерен ншетмәкче булып әйткән иде, хатыны елмаеп:
— Беләсеңме, без бәлки көзгә хәтле дә көтмәбез әле, бәбине алдан- рак алып кайтырга туры килмәгәе... — диде
— Нишләп алай? —диде Борис куркынгандай
— Ашыктыра бит, тизрәк синең куеныңда ятасым килә, ди, тыпырчына...
Алар икесе дә күңелсез очрашуны оныттылар. Ничектер Салый да башка аларга очрамады. Ләкин Салый аларны онытмаган икән ..
Көз җитте. Укучылар каникулдан кайтты. Егетләр-кызлар басуларда эшләп, тазарынып-ныгып килгәннәр, бнт-куллары кояшта каралган, чәчләре уңган, аксылланган. Басу киңлекләрендә трактор гөрелтесен күмеп сөйләшергә күнеккән тавышлардан озын коридорлар, биек класс I бүлмәләре яңгырап тора, һәркем үзен оясыннан пыр тузып чыккан, ләкин әле бер урынга ныклап сарырга өлгермәгән умарта күче сыман хис итә. Мәктәптә эшнең күңелле дә, ыгы-зыгылыда чагы Күиелдән өлкән
курс укучыларын сагыну да бар, беренче курска килгән укучыларга өмет белән, «Я, сез кем буласыз инде!» дип сынап карау да бар.
Беренче курс группаларының берсендә, исемлек буенча укучылар белән танышканда, Газзәгә таныш фамилия очрады.
«Сираҗиен Гариф!»
Арткы рәттән гимнастерка кигән егет ялт итеп торып басты да, парта астыннан күн итек үкчәләрен бер-берсенә бәреп куйды:
— Мин!
— Гариф! Син дә монда килдеңмени? Ә ник моңарчы күзгә-башка күренми йөрисең?
— Сезгә аркалана димәсеннәр өчен, Газзә апа!.. Газзә Кәримов* на...— дип төзәтте сүзен авызы колакларына җиткән яшь солдат.
Газзә, урта буйлы гына булса да, нык бәдәнле, нәфис йөзле егеткә карап соклануын яшерә алмады. Гарифта әтисенең дә, әнисенең дә чалымнары бар шикелле, ләкин якты күзләренең туры, ихластан каравы, күңеленең дәрте, хәрәкәтләренең төгәллеге аны бөтенләй башка кеше, аларга охшамаган кеше иткән.
— Мин танышларымнан күбрәк таләп итәм, танышлык хакына,—
диде Газзә. .
— Сезнең холыкны беләбез,— диде Гариф, иң кырыс таләпләргә әзер икәнлеген сиздереп.
Ул дәресне Газзә аеруча күтәренкелек белән, аеруча рухланып үт* кәрде. Гариф белән дәресләрдә, коридорларда очрашканда аның күңе* ле күтәрелеп китә иде, ул егетне тиз арада үзенең ярдәмчесе итте, аны лозунглар язарга, классларны, коридорларны бизәргә чакырды. Гариф аның яшьлеген искә төшерә, авыл клубында кичергән онытылмас кич* ләрдәге кебек талпыну тудыра иде.
Кызганычка каршы, мөнәсәбәтләрдәге бу эчкерсезлек озакка бармады.
Гадәттә Газзә мәктәпкә бер ярты сәгать алдан килергә, чиста итеп юылган, җылы итеп ягылган коридорлардан ялгызы гына үтәргә ярата иде. Аңа эшләве шактый кыенлашкан, түгәрәкләнгән гәүдә баскычлар* дан, коридорлардан элеккечә җиңеллек белән очып кына йөрергә мөмкинлек бирми, шуның өстенә бәби ялына киткәнче, күп эшләрне очлап чыгасы килә иде.
Болытлы, җилле, күңелсез бер иртәдә, мәктәпкә килгәндә, ул капка төбендә басып хәрәкәтсез торган солдат киемле кешене күрде, якынрак килгәч, фуражкасын маңгаена батырып кигән бу кешенең Гариф икәнен таныды.
— Гариф! Ни булды сиңа? Нишләп болай торасың?
Егетнең чыраеннан кан качкан иде.
— Сине көтәм менә, — диде ул карлыккан тавыш белән, үзе күзләре белән маңгай астыннан сөзеп, ниндидер аңлаешсыз нәфрәт белән карады.
— Ни булды?
Гарифның карашы Газзәне өтеп ала иде шикелле, бу караш астында хатын үзен салкын су астына кергәндәй хис итте. Егет як-ягына каранды. урамның ике очыннан да мәктәпкә килүчеләр күренә иде инде,
— Урыны ул түгел. Әйдә әле, тегендәрәк!..
Алар киң ишегалды түрендә тезелеп торган тракторларның берсе артына барып бастылар. Сәер иде Гарифның бу кыланмышлары, бик сәер иде, ләкин аның нинди сорау бирәчәген Газзә һич чамалый алмый иде.
— Дөресен генә әйт әле, Газзә апа, нишләттегез сез минем әтине, ә?
Газзә бер мәлгә өнсез калды. Үләрен белә иде, әмма мондый сорауга җавап бирәсен белми иде ул.
— Әйт, нишләттегез?
«Гариф, синен әтиең... Мина пычак кадаган иде...» дип ничек әйтәсең? Ничек бу гөнаһсыз егеткә шул хәтле аяусыз хакыйкатьне ачып, аның бәгыренә пычак кадыйсың? Аннары... Газзәнең моны исбат итәрлек дәлилләре кая да, шаһитлары кайда?
— Нишләп әле син моны миннән сорыйсын, Гариф? Каян синен башыңа килде бу уй? ♦
— Ә ул уйның минем башымнан чыкканы да юк! Син килеп алып а.
киттең бит минем әтине! Безнең күз алдында! Милиционер белән! Кая 5 куйдыгыз сез аны? S
— Гариф, син аны хөкем иткәннәрен беләсең. Анын төрмәдә үлгән <
хәбәре килде ләбаса! £
— Шулаймы? Ул үлде дә жаным тынды, дип йөрисең инде син бә- -
лай булгач, ә? Юк инде, дөреслек җирдә ятмый ул, кайчан да булса 5 калкып чыга. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә Син әләкләп ил- ф теп тыккансың бит аны төрмәгә! Ипи белән сәүдә итте дип ялган бәла < тагып! Миңа пычакны да шул кадады дип барып әйткәнсең! Бер гаеп- я сезгә! Фәкыйрь кешене! Аннары безгә яхшатланып йөрдең. Ә мин, са- 2 рык, сине алла урынына күреп йөрим! s
— Гариф! Туктале! Кем әйтте сиңа моны? Нинди әләк? Мин судта <
булмадым да бит! s
— Әйттеләр инде! Күзне ача торган кешеләр бар! Сез бит кешеләр- <»
не төрмәгә илтеп тыгарга яки авылдан куарга остарып беткән булган- = сыз. Ә үзегез яхшатланып, читтә дә кала белгәнсез! ч
— Гариф! Гариф! Тукта, тыныч кына аңлашыйк! »
Ләкин кая ул! Гариф төн буе йокламыйча газапланып, Газзә белән s сөйләшәсен алдан ук уйлап, кызганнан-кызып куйган, аңа тынычлан дип әйтү дөрләп янган учакка тамчылап су сибү белән бер иде.
— Белеп тор, мин бу эшне болай калдырмам, әтинең үчен алырмын, ятимнәр күз яше төшми калмый ул! — дип янады Гариф
Кичен Газзә Бориска — гомерендә беренче кешегә — Елтыр Салый белән булган хәлләрне, Махасның ничек серен ачканын ачыктан-ачык сөйләп бирде.
— Аңлашыла-а, — диде Борис сузып. — Кашап малае әтисеннән ерак китмәгән икән алайса. Үзенә кирәкне кеше кулы белән эшләргә оста икән.
Алай да Борис бу очракта артыгын борчылырга, кайгырырга урын тапмады. «Суд документларын күтәрербез дә, барысы белән дә егетне әйбәтләп таныштырырбыз, — диде ул.— Мин үзем иртәгә ул документларны күтәртү чарасын күрермен әле. Кайбер шаһитларны да табарбыз. Аңлатырбыз егеткә!» Шул ук вакытта ул да Газзәгә һөҗүм вакыйгасын сер итеп саклау ягында иде.
Ләкин Гарифны икенче көнне ук ул документлар белән таныштыра алмадылар, чөнки кирәкле кешесе каядыр киткән булып чыкты Ә ул көнне мәктәптә комсомолның отчет-сайлау җыелышы үтәргә тиеш иде.
Президиумга менеп, җыелышны ачып җибәргәндә, залда иң алгы рәттә утырган, күз төпләре күгәргән, талчыккан чырайлы — күрәсең йокламаган булса кирәк — Гарифны күреп, Газзәнең йөрәге жу итте. Нәрсәдер булыр, хәсрәттән башын җуяр дәрәҗәгә җиткән бу егет нинди дә булса күңелсезлек китереп чыгарыр кебек иде.
Ләкин җыелыш барган саен Газзә әкренләп тынычланды. Гариф президиум сайлаганда да кымшанмады, Газзәнең отчет докладын да идәнгә караган килеш тыңлады, фикер алышканда да сүз сорамады. Комитетның эшен яхшы дип тапканда, кулын күтәрмәде, әмма каршылыгын да әйтмәде.
Инде куркыныч узды дип уйлаган иде Газзә. Инде егет ташып чыккан ачуын тыйгандыр, дип өметләнгән нде.
Комитетның яна составын сайлый башлагач, Гариф кинәт сикереп торды да рәтләр алдына чыгып басты:
— Минем иптәш Кәримовага бер соравым бар,— диде.
— Рәхим ит,— диде җыелышны алып баручы укучы Степан Меркулов.
— Менә иптәш Кәримова үзенең фәкыйрьләр комитеты председателе, аннары колхоз председателе булып эшләгән чаклары, кулаклар тарафыннан яраланып больницада ятулары турында классларда сөйләп йөри. Ләкин үзе кем яралаганын әйтми. Безгә менә хәзер чын дөресен әйтеп бирсен иде ул! Кем яралаган икән аны?
Сорауга туры җавап бирергә кирәк иде. Газзә җыелыш алдында беренче мәртәбә ялган сүз әйтте:
— Иптәшләр, мин үземә кем һөҗүм иткәнен белмәдем, чөнки шунда ук һушымны җуйган идем, — диде.
Гариф, аңа күзләрен кыса төшеп, сынап карады. .
— Алайса сез, миңа кулаклар һөҗүм итте, дип ничек әйтә аласыз? Газзә бу сорауга берничек тә җавап бирә алмый иде.
— Ә бит сез ул гаепне бер кеше өстенә өйгәнсез инде. Фәкыйрь кеше өстенә.
Гариф кинәт залга борылды да:
— Кәримова, Кәримова дип ах итәсез дә, беләсезме соң сез аның чын йөзен? — диде. — Без бер авылдан. Минем әтием фәкыйрь кеше иде. Гражданнар сугышыннан яраланып кайткан кызылгвардияче. Без алты бала идек. Әнием көнлекчелеккә эшләп алган икмәкне генә ашап тордык. Бер төнне менә шушы кеше — Кәримова безнең өйгә милиционер китереп, әтиемне алып киттеләр. Шуннан соң без аны күрмәдек. Алты бала ятим үстек. Әйтсен менә Кәримова: ни өчен кулга алдылар минем әтине? Мин үземдә аны моңарчы белми идем. Хәзер белдем: минем әтине Кәримова яласы буенча кулга алганнар, ул, миңа Сираҗиев һөҗүм итте, миңа шул пычак кадады, дип аның өстенә нахак бәла яккан! Менә кем ул сезнең мактаулы секретарегыз! Икейөзле, кара эчле кеше ул! Ә сез яңадан да комсомол комитетына сайламакчы буласыз!
Зал тып-тын калды. Бөтен күзләр бу коточкыч гаепләүгә каршы сүз әйтүен, бу гаепләрне юкка чыгаруын көтеп, Газзәгә текәлделәр. Хәзер дәшми калу һич ярамый иде. Газзә бөтен көчен җыеп, аягүрә торып басты.
— Әйе, — диде ул, — мин Махас Сираҗиевны кулга алганда алар- нын өенә бардым. Чөнки ул чакта мин фәкыйрьләр комитеты председателе идем, район үзәгеннән килгән милиционер миннән аның өен күрсәтүемне үтенде. Ләкин ни өчен кулга алынды ул — анысын миңа әйтүче булмады, мин Сираҗиевның судында була алмадым, мин аның өстеннән беркайчан, беркемгә дә, бернәрсә дә сөйләмәдем. Беркайчан да! Ул бөтенләй башка эш белән хөкем ителде. Ул байларга яшерен икмәк сатуда булышкан өчен гаепләнде. Нәрсә өчен, ничек, комсомолец Сира- җиевка бөтенесе аңлатылыр, суд документлары күрсәтелер.
— Сез хәзер аңлатыгыз! Бөтен кеше алдында! — дип кычкырды Гариф.
— Ләкин мин шуны әйтергә тиешмен: Сираҗиевның әтисе чыннан да фәкыйрь кеше иде. Ул сыйнфый аңы җитешмәгәнгә күрә, башкалар коткысына бирелеп кенә ялгышкан булса кирәк. Бу очракта мин үземне чыннан да гаепле саныйм, мин, фәкыйрьләр комитетының җитәкчесе һәм комсомолка буларак, ул кешенең аңын үстерергә, аңа дөрес юлны күрсәтергә тиеш идем. Кызганычка каршы, тәҗрибәм җитмәү сәбәпле, мин ул катлаулы, ләкин изге, мөһим бурычны үти алмадым... Әгәр комсомоллар кирәкле дип табалар икән, ул суд материаллары белән комитет та таныша алыр, дип уйлыйм...
— Иптәшләр, Сиражиев биредә иптәш Кәримова өстенә ифрат зур гаеп ташлады—диде Меркулов, икенче курс студенты, актив комсомол. — Ләкин, минемчә, үз сүзен расларлык нигезле дәлилләр китерә алмады Шуңа күрә мин Кәримованы комитетка сайларга тәкъдим итәм. Шул ук вакытта комитет Сиражиев әйткәннәрне жентекләп тикшерсен һәм тикшерү нәтиҗәләрен киләсе җыелышта хәбәр итсен. *
Сайлау вакытында Газзәгә каршы бер тавыш бирелде. <
Икенче көнне ул мәктәпкә бара алмады. Борис аны яктырганчы ук 5 больницага илтте, кичкә Газзә сигез айлык кыз тапты.
Ә тагын ике көннән аны сестралар бүлмәсенә чакырып чыгардылар. £ Ак халатын иңбашына гына салган таныш түгел ир уртасы кеше: з
— Мин тикшерүче булам, — дип кесәсеннән таныкнама чыгарып!; күрсәтте.— Гариф Сиражиев турында белгәннәрегезне сөйләгез әле R
— Ни булды? Нишләде Гариф?
— Сезнең хәлегез бик авыр түгел диделәр диюен Ләкин алай да бик авырга алырга тырышмагыз.
— Я инде, әйтегез тизрәк!
Тикшерүче бер-ике сүз белән генә аңлатып бирде: Гариф Сиражиев ату ярышлары вакытында бер винтовканы алып киткән дә туп-туры потрсбсоюзга барып, бухгалтер Салихҗан Кашаповка аткан.
— Тигәнме? — дип сорады Газзә агарынып.
— Ә сез ничек уйлыйсыз? — диде тикшерүче көлемсерәп.
— Ату ярышларында аннан уздыручы юк иде.
— Монда да кулы калтырамаган. Туп-туры йөрәгенә эләккән
Газзә чын дөресен сөйләп бирде. Гарифның яшьтән үк гомуми эш өчен атылып торганын, актив комсомол, намуслы кеше булганын Ләкин аның әтисе серен барыбер ачмады.
Ул кире мәктәпкә әйләнеп кайтканда, анда Гариф юк иде инде
Өмет
Сугышның өченче кышы. Алар Биекъярдан Имәнлегә баралар Газзә бер чабуын кемдер кисеп алган толыпка төренеп үрәчәле чанага утырган да, Хәкимҗан абзыйның иелгән җилкәсенә текәлеп, сагышлы уйларга чумган.
Каршыда юл уртасында тынып калган СТЗ тракторы күренде. Янында жан иясе булмаганга, ул салкын, ятим, кызганыч тоела, ярым ач, арыган, янбашларын бәс сарган алашаны карга батырып, ул тимер тауны әйләнеп узарга кирәклеге алдан ук эчне пошыра иде. Житмәсә, трактор артына озын бүрәнәләр тагылган икән әле
Якынрак килгәч, тракторның ташландык түгеллеге беленде Анын астыннан олтан салган кара итекләр күренә иде. Сырган чалбарыннан, кунычы бер җирдән ямаулы итегеннән Маһруйны таныды Газзә.
— Нәрсә, тартмыймыни, рәхмәт төш кере? — дип сорады Хәкимҗан абзый.
Маһруй трактор астыннан, цирк артисты шикелле оста итеп, аркасы белән шуышып чыкты
— Бераз ялындыра шул, — диде. — Трактор алаша түгел, аны киндерә белән бәйләп куеп булмый
— Әйдә безнең белән кайтыйк. Кирәк әйбереңне тимерчедән ясатып алырсың.
— Аны кырда калдырып булмый бит инде. Ничек тә рәтләргә не
Ярый әле артык салкын түгел, җил тынган иде Күз бәйләнә башлагач кына, Газзә белән Маһруй кәкре тимер белән моторны әйләндерергә керештеләр. Янып-пешеп, тиргә төшкәч кенә кабыздылар тракторны в. «К У » м II
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
8!
Трактор тере җан ияседәй калтырана, аннан аркага җылы бәрә, ә Маһруй, талчыккан йөзенә хәсрәтле кыяфәт чыгарып, карашын еракка, караңгылык пәрдәсе каплый башлаган офык сызыгына текәгән иде. Ниләр уйлый икән ул? Еллар авырлыгынмы? Ни кадерләп кенә, карап кына тоткан тракторының тузуынмы? Ә бәлки Әхтәмен искә алгандыр?
Газзә сорамады, Маһруй әйтмәде. Алар ул минутта, мөгаен, икесе бер кешене уйлаганнардыр — Әхтәмне. Маһруйны күргән саен Газзәнең үзәген өзеп, яшьлек мәхәббәте искә төшә иде.
Ул аны соңгы тапкыр кырыгынчы елның кыш башында күрде. Җиргә кар яткан гына чак, шушындый ук җылы, болытлы көн иде. Газзәне мәктәптән дәресеннән чакырып чыгардылар. Ул иңенә пальтосын салган килеш кенә ялан баш атылып чыкты, капкага җиткәч, тез буыннары йомшарып, туктап калды.
Капка төбенә ике ат килеп туктаган, чаналар тирәсендә Имәнле егетләре тора иде. Арттагысыннан Әхтәм сикереп торды, батырып кигән бүреге астыннан зәңгәр очкыннар сирпеп, Газзәнең йөрәген көйдереп алгандай итте.
— Исәнме, Газзүк, — диде. — Исәнме һәм... Хуш.
— Кая китәсез болай?
— Ерак китәбез. Газзүк. Ак финнәргә каршы барабыз.
— Ә Маһруй кая соң? — дип сорады Газзә.
— Хатыннар белән авылда ук хушлаштык, Газзүк.
Алар бер-берсенә кулларын биреп, аерыла алмый тордылар. Егетләр алгы чана янына җыелып нидер сөйләшәләр, бөтен дөньяда алар икесе генә калган шикелле иде, ләкин... ни сөйлисең андый минутларда, ут эченә китеп барган кешене ничек юата аласың?
— Исән-сау йөреп кайтыгыз инде, Әхтәм, җиңеп кайтыгыз. Тиз арада исән-сау күрешергә насыйп булсын.
— Күрешергә язсын, Газзә!
— Күрешербез әле, Әхтәм...
Күпме тордылар алар шулай күзгә-күз карашып — белмәде Газзә. Менә аларның куллары аерылды, Әхтәм үрәчәгә янтаеп чанага утырды, кулына гармунын алды, бакаларына баскалап, ыңгырашуга охшаш авазлар чыгарды, шул тавышка кушылып:
— Сугыш сугыш бит ул, кемнәрнең газиз башкайлары ятып калыр, кемнәр кайтыр — анысын әйтеп булмый... — диде.
Аннары кинәт гармунының кызыл күрүген бөтен киңлегенә җәеп, каерылып, ярсулы, кыска көй уйный башлады, үзе дә кушылып җырлап җибәрде:
Сандугачым, сайрый-сайрый Керми китәсеңмени?
Бер аерылгач, күрешүләрне Өмет итәсеңмени?..
Егетләр чаналарга сибелде, кемнәрдер хушлашып Газзәнең кулын кысты, ул кемнәргәдер хәерле юл теләде. Атлар кузгалды, Әхтәмнең җырын башкалар күтәреп алды:
Сандугачның, мескенкәйнең, Канаты каерылган;
Бер без генә түгел инде Ярыннан аерылган...
Киттеләр авылның асыл егетләре... Китте Әхтәм... Шул очрашу соңгысы булган икән... Күп тә үтмәде, Газзә Әхтәмнең үлү хәбәре килгәнен ишетте.
Маһруй авылда тол калган хатыннарның беренчесе булды. Сугыш башлангач күп тә үтмәде, аның бердәнбер кызы дөнья куйды, шулай итеп, гөрләп торган тигез тормыш кинәт җимерелде.
Шул хәсрәтләрне кичергәч, Маһруй көнбагыш чәчкәсеннән бигрәк яшен суккан, ләкин корымаган, ян-ягыннан яшел ботаклар чыгарып, имгәнеп үсеп киткән өянкегә ошап калды: нәфислеген, чибәрлеген югалтты, ямьсезләнде, тупасланды, ләкин ныклыгы, тазалыгы, эшкә дәрте артты гына шикелле. Аның иренә, баласына булган бар мәхәббәте тракторга күчте. Әхтәмнең тракторына беркемне дә якын китерми, үзе ♦ карый, үзе майлый, үзе генә ремонтлый иде. Запчастьларга ни кытлык & чакта да аның тракторы беркайчан да тик тормады, озаклап ватылып § ятмады. Ул МТСның иң нык терәге санала, районда абруе гажәп зур з иде, җыелышларда президиумнан төшми, ләкин һаман майлы киемнән. < калын чалбардан йөргәнгә, кеше күзенә бик күренмичә, арткы рәттә “ утырырга тырыша иде. Халык арасында аны, ярату катыш көлеп. Эш- = лекле Маһруй» дип йөртәләр. «Эшлекле Маһруйның эше рәхәт, аңа ~ тракторы булса шул җитә, ир кирәкми». — дип тә җибәрәләр иде. Маһ- ♦ руй үзенең хатын-кызлыгын да онытты кебек, ел әйләнәсендә чалбарын - салмый, адымнары эреләнде, хәрәкәтләре элекке җиңеллеген югалтты, ® дала җиленнән бите каралып, сипкелләре күренмәс булды, салкыннан. * тузаннан тавышы карлыкты. Алай да кеше карамый түгел иде үзенә. = Төрле авылларда йөри, танышлары күп, уңган үзе. вакчыл түгел, начар- < лыгы белән даны чыкмаган — хәтта сугыш елларында сүз кушучылар г булды аңа. Аксуның сугыштан яраланып кайткан Ибраһим аны хатын- п лыкка сорап караган. Ләкин Маһруй ризалык бирмәгән.
.. Томанлы офыкка карап, ниләр уйлады икән Маһруй?
Газзәнең Маһруйга үз моң-зарларын сөйлисе килде. Ничек итеп яң- о гырлы кичтә Борисын озатканын... Пристаньда кайнап-болгаиып торган s халык арасында, аның күкрәгенә капланып, бергә яшәгәндә күңелендә тәкърарланган, ләкин ниндидер ахмак кыенсыну аркасында сөйгәненә әйтергә кыймаган назлы сүзләрне әйтергә ашыкканын
- Бәгырькәем, җаным, күккүзем, бердәнберем. Зинһар, исән-сау кайт, синсез мин яши алмыйм . — дип бәйләнешсез сүзләр пышылдаганын...
Борисның күзгә карап:
— Газзә... Газзә! Баланы сакла, Ландышны исән-сау үстер, — дигәнен, соңгы тапкыр аның каннар, дымлы иреннәренең тәмен тоюын Аннары пароходның әкрен генә борылып, караңгылыкка китә башлагач, үзәк өзгеч итеп ыңгырашкандай, иңрәп кычкырып куюын Аның саран утлары күздән югалганчы, үзенең тайгак яр башында назлы сүзләр пышылдап торганын һәм бары тик шунда гына чыннан да Борисны яратканын һәм ансыз бәхетле яши алмаячагын бөтен тирәнлеге белән аңлавын.
Барысын барысын сөйлисе килде Газзәнең. Ләкин сүзләр нигә? Ике хатын, ике солдатка, бер-берсенең уй-сагышларын сүзсез дә аңлыйлар иде бит!
Трактор артыннан Хәкимҗан абзыйның тамак кыргалаганы ишетелде
Кхм-кхм! Кузгалыйк булмаса! Караңгыга калабыз! Ат та туна' Алар икесе ике якка таба киттеләр. Трактор, бүрәнәләрен сөйрәп Биекъярга таба кузгалды, тик торудан туңган алаша Имәнлегә таба юыртты.
Хәкимҗан абзый, чанага ян белән утырып, ераклашкан тракторга шактый озак карап баргач:
— Я хода, әле дә чыдый бу хатын-кыз дигәнең. — дип көрсенеп куйды
— Чи ит утта янмый бит, Хәкимҗан абзый Чыдау бер хәл. эшләр гә кирәк бит. Менә мин дә вәкил булып авылдан-авылга йөрим Кызым иы да атнага бер генә күрәм кайчак
— Караучысы юньле булса ярый ла?
.. S3
— Караучысы әйбәт. Борисның туганнан туган апасы Ауди түти карый. Тик барыбер ана йөрәге түзми шул.
— Ә иреңнән хәбәр бармы соң?
— Юк, Хәкимҗан абзый. Киткәннән бирле бер генә хаты килде. Менә өченче ел инде, ник бер хәбәре килсен, ичмасам.
— Хәбәрсез йөргәннең өмете бар әле. Әнә, Махас малаеның да ике ел хәбәре югые, кайтты да килде авылга... Тагын китте.
Әйе, кайткан иде шул Гариф. Газзә янына да кергән иде.
— Сине анда бер солдат чакыра, — дигәнне ишеткәч, райкомдагы бүлмәсеннән коридорга атылып чыккан иде Газзә. Уң кулын ак чүпрәк белән муенына аскан, шинель, фуражка кигән кеше, үкчәләрен бер-бер- сенә шакып, кисәк борылгач, Газзә үз күзләренә үзе ышанмыйча, каушап калды. Гариф... Ни әйтер ул Газзәгә?
— Исәнме, Газзә апа.— Егет корыч төсле күзләре белән туп-туры карап, күрешергә ана кул сузды.
— Исәнме, Гариф, саумы? — Газзәнең әйтер сүзләре тамагына төер булып утырды. — Каян әле син болай?..
— Фронттан, Газзә апа.— Гариф яралы кулына ишарәләде. — Бераз ремонт ясап килергә дип җибәрделәр. Бусы икенче яралану инде. Башта санбатта гына ремонтлап чыгарганнар иде.
— Күптәнме? Фронтта диюем.
— Башыннан ук диярлек, Газзә апа. Башта төрмәдән, үз теләгем белән штрафбатка. Медсанбаттан чыккач, пехотага. Хәзер менә танковый частька сорарга исәп.
Газзә егетнең олыгаеп, тәмам кырысланып киткән йөзеннән күзләрен ала алмый торды. Тел очында торган мең сорауның берсен дә әйтә алмады.
— Дошман белән күзгә-күз очраштык без анда, Газзә апа, — диде Гариф. — Анда барысы да аермачык, дошман кайда да, дус кайда. Теге чакта гына саташып йөрелгән. Син рәнҗемә, Газзә апа. Ә дошманга атканыма мин үкенмим...
Газзәнең күңеле тулды. Ул кыенсынып башын иде, егет итәгать саклап, тәрәзәгә таба борылды.
Бераз тынычлангач, Гариф, кесәсеннән нидер эзләгән булып, шинель сәдәфләрен ычкындырып җибәрде. Аның гимнастеркасында «За отвагу» медале ялтырап күренеп китте. Газзә егет өчен сөенгәнен, горурланганын күз карашы белән генә аңлатты.
Ул чыгып киткәч, Газзә тәрәзәдән озак карап калды Башын югары күтәреп, җиргә нык басып бара иде Гариф — Газзәнең авылдашы, шәкерте, сугышчы...
— Ир солтаны булып җитешкән Махас малае, — диде Хәкимҗан абзый Газзәнең уйларын белгәндәй.— Тагын китте ут эченә. Яшәп туймас чаклары бит, югыйсә. Эх, әрәм дә булалар инде балакайлар... Тик дөмектерерләр дошманны, барыбер җиңәрләр. Гөлләр кебек күкрәп яши- селәрегез булыр әле. Яшь бит әле сез. Ирләрегез кайтыр. Өметегезне генә өзмәгез.
Ләкин картның юатуы дөрескә чыкмады — Борис сугыштан әйләнеп кайтмады.
Шул ук кышның ахырында Газзәгә иренең соңгы сәламен җиткерделәр. Ул сәламне ана култык таягына таянган ябык чырайлы солдат китерде. Аның күзен күрүгә, Газзә кайгылы хәбәр китергәнен аңлады, алай да тиз генә өметен өзәсе килмәде. Бәлки яралангандыр, башы исәндер, дип күңелендәге шомны басарга тырышты. Зиһене таралып, ул ишек төбендә үк солдатның сүзен көтә иде.
— Утырып сөйләшик, — диде солдат карлыккан тавыш белән.
Таякларын стенага сөяп, ботинкаларын җайсыз сузып, озаклап утыр
ды. Дүрт яшьлек Ландыш әнисенен итәгенә ябышып, ят абыйга куркынып карады.
— Борисның кызы шушымыни инде? — Солдат кесәсеннән конфет алып кызчыкка сузды.
— Ал, кызым, ал абыеңның күчтәнәчен!
Ә күңеленнән: «Әйт инде, әйт тизрәк дөресен!» — дип ялварды Газ ф зә, үзе хәбәрнең иң аянычын ишетүдән курыкты
— Миндә Борисның әманәте бар |де, — диде солдат.
— Үзе... Үзе кайда соң ул?
Әманәтне исән кеше генә җибәрә ала лабаса! £
— Кырык беренче елны без бергә чолганышка эләктек,—дип сөйләп китте солдат аска карап. — Чолганыш хәлләрен сөйләп-аңлатып кына булмый инде аны. Төрле частьтан җыелган халык, яралылар күп, к үзебезнекеләрнең кайда икәнен белүче юк. Элемтә булдырырга кирәк ф иде. Безне, өч кешене, фронт сызыгы аша чыгарга җибәрделәр. Элемтә < булдыру өчен. Шунда миңа Борис ике хат биргән иде, фронт сызыгы ® аша чыккач, почта белән җибәрерсең дигән иде. Ул хатлар икесе дә м сезгә иде. Берсенә Имәнле адресы язылган иде, икенчесенә шушы адрес, = Биекъярныкы. Без фронт аша бик авырлык белән чыктык. Беребез шунда ятып калды. Атналар буе дошман тылында йөрергә туры килде. Тәү- ? лекләр буе муеннан баткакта, саз эчендә яттык. Кәгазь нәрсә, хәтта п аяк чолгаулары, кием-салым череп өстән коелды. Сезгә дигән хатлар = да шунда юкка чыкты. Кем белә бит аның шулай буласын!
Газзә солдатның сүзләрен томан аша тыңлагандай, ерактан килгәндәй генә ишетте. Ниһаять, алар безнекеләр ягына чыкканнар, тиз ара- £ да отрядка кире кайтырга сугышчан бурыч алганнар. Бу солдат, элемтә урнаштыргач, хатлар алышу мөмкинлеге булыр дип уйлаган, ашыгычлык белән Газзәгә үзе хәбәр җибәрергә өлгермәгән. Ләкин ул кире әйләнеп кайтканда отрядта Борис булмаган инде... Партизаннар арасына провокатор үтеп кергән икән... Дөрес, аның кара йөзен тиз ачканнар, ләкин ул аңарчы тугыз разведчикны дошман кулына биреп өлгергән. Тугыз кеше арасында Борис Серебров та булган
Бу урында солдат тынып калды. Газзә ана нинди дә булса сорау бирү түгел, сулыш та ала алмады
— Мондый хәбәр китерү ифрат авыр миңа, — диде солдат, ниһаять.— Ләкин мин мәрхүм алдында бурычлы Шунысы хак, Борис беребезгә дә йөз кызыллыгы китермәде. Тугыз кеше арасында бер генә хыянәтче дә булмаган, фашистлар ни генә кылансалар да, алардан сер ала алмаганнар Тугызын тиң авыл урамына тезеп асканнар
— Тугызын дамы? — дип кайтарып сорады Газзә.
— Тугызын да,—диде солдат.
«Ләкин син анда үзен булмагансың. — дип әйтергә теләде Газзә — Ә бәлки берәрсе качып котылгандыр? Бәлки берәрсен бутаганнардыр?.. Китапларда шулай да язалар бит!»
— Берничә көннән безнең партизаннар ул авылга һөҗүм ясаганнар, барысын да дардан алып, урманга алып кайтып, үз куллары белән күмгәннәр. — Солдат Газзәнең әйтелмәгән соравына шулай дип җавап бирде.— Бергә сугышкан кешене бутау мөмкин түгел. Ул туганыннан газиз була...
— Каберен... беләсезме?
— Без килеп җиткәндә отряд икенче урынга күчкән иде инде. Связ- нойлар аркылы көчкә эзләп таптык...
Ландыш, әнисенең итәгенә капланып, елап җибәрде.
— Елама, кызым, елама! Әтиең еларга кушмаган, ул еламаган’ Еларга һич ярамый иде. Күз яшьләрен йотып, Борисны, Әхтәмне.
илнең миллионнарча асыл егетләрен харап иткән дошманнан үч алу өчен, аны җиңү өчен нык булырга кирәк иде...
һәм алар — Маһруйлар, Газзәләр, Хәкимҗан абзыйлар, Гарифлар — бирешмәделәр, кайгы-хәсрәттән сыгылып төшмәделәр.
Бик көттереп килде ул җиңү.
Ләкин барыбер килде.
Менә Газзә яулыгын болгап, урам буйлап йөгерә, очраган бер әбигә дә, сабыйга да кычкыра уза:
— Сугыш бетте! Сугыш бетте!
Менә ул басу юлына чыга, тыны кысылып, егәре бетсә дә хәл алырга туктамый, Таштүбә өстенә йөгерә. Анда Маһруй тракторы, якында гына сабанчылар, тырмачылар, ат куучы, ат чистартучы малайлар, аш пешерүчеләр...
Газзә трактор өстенә үрмәләп менә. Әле тиз генә сүз әйтә алмый, яулык болгый. Як-яктан җир буйлап сибелеп, аңа таба халык йөгерә. Сүзсез дә аңлыйлар, беләләр: сугыш беткән, сугыш беткән!
Алай да бу тантананы болай гына, сүзсез генә үткәреп булмый.
Газзә сулышын җыеп, халык көткән сүзне башлый:
— Туганнар! Дуслар! Авылдашлар! Без җиңдек!—ди. һәм ут эченә кергән ир-егетдәр турында, Берлинга барып җиткән баһадирлар турында, тылда үз-үзен аямыйча эшләгән солдат хатыннары турында сөйли. Яшьләрнең йөзендә чиксез шатлык балкый, тол хатыннар тавышсыз гына елыйлар.
Сүзен тәмамлагач, инде кешеләр бер-берсе белән сөйләшер хәлгә килгәч, Газзә әкрен генә атлап, Таштүбәдән төшеп китте. Коры елга буендагы гөлҗимеш төбенә җиткәч, җиргә йөзтүбән капланып, күз яшьләренә ирек бирде. Җиңү шатлыгы, ирен югалту хәсрәте, яшь гомернең үткәнен аңлау, мәхәббәтнең кабатланмасын тою — бөтенесе бар иде бу яшьләрдә.
Аның янына Маһруй килеп утырды. Башын югары күтәреп, төпсез зәңгәр күктә сайраган тургайны эзләгәндәй итте. Җилдә каралган яңаклары буйлап бер-бер артлы тәгәрәшкән тамчыларны сөртмәде.
Газзә бер үлән өзеп алды. Үлән дигәне сары чәчкә булып чыкты. Сары чәчкәләр, кояштан коелгандай, яшел чирәмгә куе булып сибелгән иде. Газзә беренчесе янына икенчесен өзде, сабакларын китереп бәйләде. Бала чакта Коры елга буенда бозау саклаганда өйрәнгән һөнәрен исенә төшереп, такыя үрергә кереште. Башына киде. Урыныннан кузгалып, тагын чәчкәләр җыйды, тагын бер такыя үрде. Анысына Маһруйның яшьлепен, мәхәббәтен, сагышын, өметләрен үргәндәй итте. Дустының башыннан кепкасын салдырды, пинжәк кесәсеннән тарак алып, кыска итеп киселгән, чуалган чәчен тарады. Сирәк кенә көмеш җепләр катнашкан булса да, Маһруйның чәче һаман куе, дулкын-ду.ткын булып, кояш яктысында алтынсу төскә кереп, елкылдап тора иде. Сары чәчкәләрдән үрелгән такыя кигәч, Маһруй элеккечә көнбагыш чәчкәсенә охшап калды.
— Кара, Маһруй, сиңа такыя бик килешә икән!
— Такыя килешер чаклар үткән инде!
Газзә аңа кырыс кына:
— Бу чалбарыңны эштән кайтуга салып куя торган ит! — диде.
— Хатын-кыз күлмәкләре юк шул миндә.
— Табарбыз. Бүген үк кичке җыелышка күлмәк киеп кил. Президиумда балкып утырырсың.
— Танымаслар, — диде Маһруй.
— Өр-яңадан танышсыннар синең бьлән. Безнең яшнселәр бар әле.
Газзә яшьтәшен кулыннан тотып торгызды. Алар әкрен генә авылга таба киттеләр. Алар менә ничәнче тапкыр инде тормышларын өр-яңа көйгә салып яши башларга тиешләр иде.
— Газзә апа! Сезме соң бу?
— Мин бу. Мин.
— Нишләп монда ялгыз утырасыз? Без анда Ринатны аптыратып бетердек инде, ник кунакны юл уртасында ташлап кайттың, дибез.
Вәҗһетдиннең соңлап кына туган кызы Рәхилә нәкъ әнисе төсле иде. Сузыбрак, йомшак итеп сөйли башласа, Фагыйлә дни торырсың. Газзә апа аның битендә чекерәешеп торган миңнәрен караңгыда да күргәндәй булды.
— Мин үзем төшеп калдым,—диде Газзә.
— Мин дә соңарып кайттым бүген. Училищеда җыелыш булды Тагын җәйге эшләр турында сөйләштек. Быел да бульдозерчыларны, скреперчыларны завод төзелешенә җибәрәбез бит.
Рәхилә кайчандыр Газзә апа эшләгән тракторчы-механиклар мәктәбендә — хәзерге авыл профтехучилишесында укыта, шунда ук партоешма секретаре булып эшли. Ул Газзә апа янына утырды да:
— Ә сезне зерә дә яратып калганнар, — диде. — Бигрәк матур сөйлисез инде, Газзә апа.
— Баштан кичкәнне сөйлим инде. Менә әле үткән гомерләрне искә алып утырдым. Авылны бүтән күрә алмам бит инде.
— Ә мине, мине искә алдыгызмы соң, Газзә апа?
Колхоз төзегән еллар искә төште әле. Аннары сугыш еллары. Сез бөтенләй башка чор кешеләре бит, Рәхилә...
— Белмим инде, сез ничектер, ә мин үзем үткәннәрне уйласам, һаман сезне искә төшерәм. Гомеремнең күп истәлекле вакыйгалары сезнең белән бәйле булып чыга.
— Ай-Һай, син яшь бит әле,— диде Газзә апа, шикләнеп.
— Әле былтыр гына классташлар бергә җыелган идек. Мәктәптә укыган елларны, сугыш вакытын искә алып утырдык. Олыгаеп барабыз бит инде без дә, Газзә апа, әллә кемнәр булып беттек. Әхьяр абыйның Дамиры полковник әнә. Ул да кайткан иде. Бала чакны искә төшерүгә, кырык өченче елны Бнекъярга барганыбыз искә төште Гөлзәйнәп апа: «Газзә апагыз сезне классыгыз белән кунакка чакыра», — дигәч, колакларыбызга ышанмый торган идек Ач, кайгылы вакыт, әле беребезнең, әле икенчебезнең әтиләре һәлак булу турында хәбәр килеп тора. Ә сез шул чакта да балаларның күңелен күрүне кайгырткансыз. Төенчекләргә кайсыбыз бер умачлык он, кайсыбыз бер-ике бәрәңге тыгып киттек бит ялан аяк тәпи-тәпи. Кыр уртасында учак ягып ашарга пешердек. Биекъяр ул чакта авыл иде бит, хәзерге белән чагыштырып та булмый. Ләкин, ай-яй, матур күренгән иде ул безгә. Пристане, элеваторы Кама буйлары бер могҗиза булып тоелган иде. Без анда истәлеккә карточкага төштек, кинога кердек. Сезнең идәндә тезелешеп кунып чыккан идек. Чынаякларыгыздан чиратлап чәй эчкән идек, хәтерлисезме?
Юк. боларны Газзә апа оныткан иде.
— Әй, күңелле дә булган иде соң, — диде Рәхилә.—Әле Дамир да әйтә, күпме йөрдем, күпме күрдем, әмма шул Бнекъярга барган кебек рәхәт сәяхәт булмады, ди.
Рәхилә тыенкы гына көлеп кунды. Үзенең институт тәмамлап. СПТУга кайткан гына чакларын искә төшерде. Ул чакта Газзә апа яңадан шунда кайтып укыта башлаган, партоешма секретаре булып сай лашан иде. Нәкъ шул елларны училище бик нык киңәйде, ашханә, мастерскойлар төзелде, яңа кабинетлар булдырылды. Аларын Газзә апа да яхшы хәтерли, онытырлык кына булмады, артыннан армый-талмый чабарга, ташчы булып та, буяучы булып та эшләргә туры килде Ул елларны чирәм җирләр өчен тракторчыларны укыттылар, училищега
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯЗГЫ ТАКЫЯЛАР
имәндәй таза ирләр килеп тулды. Арада бар иде шундыйлары, берәүнең сүзен тыңламас, беркемгә баш бирмәс кебекләр иде.
— Мин дер калтырап тора идем шулар алдында,— диде Рәхилә.— Ә сезне ни хикмәттер тыңлыйлар иде бит шулар. Сүзегездән чыкмыйлар иде. Күп нәрсәгә өйрәндем мин сездән ул чакта. Ни генә искә төшсә дә, уйларым һаман сезгә барып тоташа. Хәтерлисез микән, Гайнан белән өйләнешкән елларны бозылышып киткән идек без. Шунда сез булмасагыз, минем язмыш белмим кая борылыр иде икән. Көннең көнендә сезгә барып елый идем. Гайнан чирәм жирләргә үк китеп барган иде бит. Шунда сез миңа: «Үчләнмә, ачуын китерергә тырышма, алиментка бирмә», — дип киңәш иттегез. «Матур итеп, барын да аңлатып хат яз, ул анда, чит жирдә, инде суынгандыр, синең бер сүзеңне генә көтә торгандыр», — дидегез. Сүзегез хак булып чыкты бит, Газзә апа. Гайнан минем хатларыма бик матур итеп, озын-озын хатлар язды, аннан соң үзе кайтты. Бездән тату яшәгән кеше юк хәзер.
Рәхилә тагын көлеп куйды. Аннары:
— Бәй, мин һаман үземне сөйлим. Ландыш ни хәлләрдә яши соң? Ник авылны күрергә кайтмады? — диде.
— Балалар мәктәптә бит әле. Үзе диссертациясен язып утыра
— Монда кайтыгыз сез, Газзә апа. Бөтенләйгә кайтыгыз Безнең Биекъярда химикларга да, механикларга да эш житәрлек бит хәзер. Ире механик бит әле аның?
— Үзләре карарлар тагын, — диде Газзә. — Мин олыгайдым инде. Тамырдан күчеп йөрүләр авырайды.
— Әй, Газзә апа! Сез сөйлисезме соң моны, әллә мин генә ялгыш ишетәмме! Исән чакта тормышны гел яңартып торырга үзегез өйрәттегез бит инде сез безне! Сездән башланган эш булды бит бу!
Рәхилә тагын тыенкы гына көлеп куйды. Аннары, Газзә апанын сүз куертасы килмәгәнен сизеп, тынып калды. Алар зур заводлардан авыл өстенә төшкән яктылыкка карап, тын гына утырдылар