ЯКТЫГА ТАБА
хикәя аман, һаман гомерем тауларын актарам Алар Каф таулары яки Урал таулары кебек биек түгел, шулай да еллар байтакны өйгән икән. Гомеремнең һәр мәлен көн саен битен биткә язып барасы калган! Аннары нәкъ киресен уйлап куям: ул чагында бо- лай ук кызык булыр идеме икән ул гомер турында уйлану? Мин бит вакыйгаларның меңнән берен генә искә алам. Еллар — иләк, истәлекләрне чүп-чардан арындырган, ин салмаклары гына төптә калган Таулар актарганда шуларга игътибар итәсең. Аның бөтен кызыгы да шул табылдыкларда бугай. Шуннан соң ихтыярсыздан уйлап аласың: хәтер, хәтер, әгәр син булмасаң, кешеләр ничек яшәр иде дөньяда5!
Хәзер мин, биек таш йортның балконында, югарыдан түбән таба карап утырам. Көн кояшлы, жылы Күңелдә әллә нинди истәлекләр актарыла. Алар мине борчымый, барысы да бик табигый һәм шулай булырга тиеш кебек. Ләкин кеше бер вакытта да булганга гына канәгать түгел. Түбән төшеп кояшлы урам буйлап тагын бер үтәсем килә Алай булгач, урамыгыз бик мәшһүрдер, дип уйлый күрмәгез Гади урам ул. Революциягә кадәр аны, кимсетеп булса кирәк, «Собачий» дип йөрткәннәр, әйләнә-тирәсендә тагын «Кошачий», «Кочетов» дигәннәре дә булган Хәер, мин алар турында уйламыйм Б\ урамнан канчандыр Алеша Пешков — булачак Максим Горький үтеп йөргән, ул турыда уйласаң да ярый, ичмасам! Пешков килеп йөргән һәм дусты Плетневка прокламацияләр басарга булышкан йортта хәзер мемориаль мәрмәр такта бар. Аннары, тарихның шаяруы дигәндәй, шул йортның күршесендә... Шарашкин фабрикасы гөрләгән Белмәс тә идем, кулыма «Мәгълүмат» дигән бер иске китап эләкте. Ул 1907 елда чыккан Анда Шарашкин фабрикасының игълан-рекламацнясе дә бар. Шарашкин ар- ба-чаналар белән эш иткән Бу бәлки «Шарашкин конторасы» дип яман аты белән кереп калган Шарашкин фабрикасы түгелдер, башкадыр, әмма картлардан сораштырганым бар. «нәкъ шул үзе?» диделәр алар
Ә гомер үтә икән. Әле моннан берничә ел элек мин утырып торган балконнан шул Шарашкин фабрикасының мәңгегә тып-тын калган ишегалды ла күренә иде — монда бит бер-ике катлы агач йортлар гына, ә безнең йорт бераз читтәрәк, үзе тау башында, алты катлы Аның балконыннан караганда әйләнә-тирәдәге ишегаллары уч төбендәгедәй күренә, ә Казан үзәгендәге беренче ундүрт катлы кунак йорты йөзек кашы кебек ялтырап тора иде. Хәзер ннде без бирегә күчеп килгәч утыртыл-
ran агачлар шул хәтле куе булып үскән, яшел яфраклар арасыннан күршедәге бер-нке катлы агач йортлар да, хәтта ундүрт катлы кунак йорты да күренми, нәкъ яшел утраудагы кебек яшибез. Тик бишенче, алтынчы катларда башкарак манзара ачыла: елга вокзалы, Идел, пароходлар... Ә без өченче катта торабыз, безнең балконны агачлар каплаган. Монда кайчакта балалар гына шау-гөр килә, ләкин алар да күбрәк Эрмитажга сугыла. Анда агачлар, бакча, тирән-тирән чокырлар — уйнар өчен тагын ни кирәк!
Мин кешеләр күзеннән яшеренгән балконда утыруыма рәнҗемим, ә ара-тирә үтеп киткән кешеләргә карап сокланам гына.
Кайчандыр, кичә генә булган кебек, киң туган илебезнең ерак төньягын да, ерак көнчыгышын да гизгән, Норвегия фиордларында, Япон диңгезе ярында басып торган, «и на Тихом океане свой закончили поход» дип җырлаган бер солдатның ишегалдыннан үтүче кешеләргә балконнан гына сокланып торуы әллә ничек сәеррәк тә тоела. Әйе, тормыш абзаң мәгърур кешене ничек кенә сынамый, нинди генә хәлләргә китереп куймый. Менә шунда инде кешене хәтәр рух төшенкелегеннән хәтер дигән могҗиза саклый. Забойга төшкән шикелле, тагын гомерең таулары астына кереп китәсең. Анда, кабердәге кебек, дөм-караңгы түгел, якты, киң, иркен, кайсы тарафка китсәң дә юл ачык, картлар әйтмешли, дүрт ягың кыйбла. Ник? Син илен, кешеләр өчен ниндидер яхшы нәрсә эшләгәнсең. Шуңа синең гомер мәгарәләрең якты, вөҗданың тыныч.
Мин революциягә хәтле тудым, иске тормышның биш-алты елын күреп өлгергәнмен, ләкин аларны да, нәни чакка туры килгәнгә, хәтерләмим. Менә үсмер чагым хәтердә нык сакланган. Мин зур нәрсәләр турында сөйләргә базмыйм, ул безнең бүгенгебез. Менә шул зур эшләргә ничек хәзерләнгәнемне рәхәтләнеп әңгәмә кылыр идем.
Бу вакытта без авылдан китеп шәһәрдә тора башлаган идек. Шәһәрнең дә ниндиендә әле — Мәскәүдә! Караңгы авылдан сон зур калага эләккән, русча ипилек-тозлык та белмәгән «татарчонок»ның хәле нинди икәнен язмасам да чамалыйсыздыр инде. Мәскәү урамнары зур, якты, күңелле, матур, әмма тел белмәгәч, якты урам да караңгы булып күренә, үз тыкрыгыңнан арырак китсәң, адашасың да. Дөрес, яшь чакта барысына тиз ияләшәсең, зиһен үткен, җорлыгың да була. Менә якты, шау-шулы, күңелле урамнан подвалга кайтып кергәч (без подвалда тора идек), бер мәл миңгерәүләнгән акылыңны җыя алмыйча торасың. Нигә шундый зур, биек калада кешеләр баз сыман подвалда яшиләр, дип аптырашка каласың. Тәрәзә янына килсәң, аннан көн яктылыгы бераз төшә, ләкин урам күренми. Тәрәзә каршыңнан таушалып беткән ботинкалар, галошлар, кайчакта күн яки киез итекләр ләштер-лоштыр үтеп китәләр, әйтерсең шул иске аяк киемнәре үзләре генә йөри. Саташмыйммы дип күзләреңне дә йомасың. Әмма син саташмыйсың, син бары тик подвалда, яртылаш җир астында, шунлыктан тыштагы кешеләрне күрмисең, аяклары гына тәрәзә каршында кыймылдый.
Тора-бара шул аяк киемнәренә карап, безнең тәрәзә каршыннан кемнәр үтеп торуын да чамалый башладым. Әгәр әкрен-әкрен генә киез итекләр ләштерди икән, бу карт кеше узып бара, биек үкчәле ялтыр ботинкалар, тегү машинасы кебек, ашыга-ашыга текелди икән, бел, бу яшь, чибәр хатын-кыз. Калын олтанлы күн итек булса — бусы инде эшче, җылы каталар кигәне булса — укытучымы, профессормы. Балаларның исә олтаннары гына ялтырый. Аларны күзәтү хәтта беркадәр кызык тоела. Син көлеп җибәргәнеңне дә сизмисең. Тәрәзә яныннан тормыш агыла.
Мәктәпкә йөри башлагач, әлеге тәрәзә төбе минем язу өстәлем булып китте. Хикмәт шунда, без алты бала, әти-әни, барлыгы сигез җан шул унбиш-уналты метрлык бер бүлмәдә торабыз. Бер аш өстәле, аерым аерым язу өстәле юк Аш өстәле тирәсендә энеләр-сеңелләр, я өлкәннәр
сөйләшеп утыра, ә мин тәрәзә янына килеп басам. Тәрәзә төбе шактый киң — иске йортлар калын стеналы бит — тик урындыкка утырсак тәрәзә төбеннән баш түбәң генә күренә. Шунлыктан мин басып торам, шулай укыйм, шулай язам, шулай уйланам. Бүлмәдәге шау-гөргә исем китми, аны сизмим дә. Тик тәрәзә төбендә дә гел эшләп булмый, ятар вакыт җитә. Яткач, билгеле инде, утны сүндерәләр. Минем исә йоклый * сым килми. Мин, китапларымны күтәреп, кухняга чыгам. Анда да кеше 1 йоклый, утны сүндерәләр. Ләкин тыштагы ишек башында төннен-төн X буе ут яна. Аның яктысы кухня тәрәзәсенә төшә. Дөрес, урам утының < яктысы укыр өчен караңгы, әмма әмәлен табасың. Безнең аш пешерә з торган зур алюмин кастрюль бар. Шуны көндез ялт иттереп чистартам * да, кичен тәрәзә төбенә яткырып куям. Тыштагы лампочканың нурлары ‘ анда чагылгач, ярыйсы якты булып китә. Шулай итеп мин. берәүгә дә * комачауламыйча, рәхәтләнеп китап укыйм. Китап иллә кызык, син \рын 2 җайсызлыгын онытасын, барысы да шулай булырга тиеш дип уйлый ? сың. Кайчак, уйга да чумасың, бала башына сыймаса да, тормыш турында фикер йөртәсең. Билгеле, синең фикерләрең беркатлы, балалар- чарак. Югары катларда, иркен бүлмәләрдә тору шәптер ул, дисең? Бер - үзеңә кечкенә генә бүлмәң дә булса! Тәрәзәңне ачар идең дә, таң сы- “ зылганын күзәтер идең. Авылда таңнар сызылганын карап торганым _ бар, Мәскәүдә дә таңнар матур буламы икән?
Безгә кайчагында таныш-белешләр килеп йөри иде. Алар арасында * Бакый абзый дигәне ешрак була Кызыл йөзле, уртачадан озынрак * буйлы. Аны ни өчендер төс алмаштырмас Бакый диләр иде Күрәсең. - кордашлары янында ул һаман яшь, һаман шаян, өстәвенә, һәрдаем ман- £ долина чиертә — әлсерәгән карт димәссең шул аны.
Бакый абзый үзе безнең авылныкы түгел. «Иде»неке. Хәер, «Иде ' “ дигән авыл гомумән юк бугай. Безнең яклардагы Темников дигән авылны татарлар Төмән дип йөртәләр. Ул борында гаскәр берәмлеге — «мең»нән алынган икән. Шул Төмән кешеләре сөйләгәндә «иде» дигәнне бик күп кулланалар, ә безнең авылның сөйләм телендә «нде» бөтенләй аз. Күрәсең, шул нәрсә безнекеләргә сәер тоелган һәм алар Төмән халкына «Иде»некеләр дип кушамат такканнар.
— Бакыйулла, —диде кухня ишеген ачып тыңлап торган колгасар Бәлхия әби, шулай оста чиертергә кемнән өйрәндең? Баскан урынында егылып китәрдәй буласың әмән. Мисле сандугачлар сайратасың бит, бахыркаем. Монда бит имгә дә юк ул сандугач кошчыгы.
— Дөп-дөресен әйтәсең, Бәлхия тутакай.
— Әй, әйтмә инде шул тутакай дигәнеңне, яратмыйм.
Килгән саен әйтмәм дим дә, телдән ычкынып китә бит, каһәр
> Борчак сибәргә дисәң «Иде» халкы оста инде ул. Әйт инде, кем нән өйрәндең бу маһирлыкка? Әллә кызлар тәрәзәсен шулай чиертә идеңме?
Булгандыр инде яшь чакта. Бәлхия тутакай Аһ, тагын онытып җибәрдем Уклау белән түбәгә генә сукма Ә кыллар чиертергә мин сандугачларның үзләреннән өйрәндем Кешеләр моңа өйрәтә алмый
- И әйтерсең дә инде, Бакый мәләвен.— Бәлхия абыз, авызын яү- лык очы белән каплап, көлеп җибәрде. — Ичмасам, чөгендер кебек кы ,зыл йөзеңнең бер генә тамыры берсәк селкенсәче. Бу явыл алдын дип белергә.
Бакый абзыйның кызыл йөзе шундый җитди—тораташтан хи. кәнмени.
— Егет чакта минем аю биеткәнне оныттыңмы әллә. Бәлхия тутакай'"' Сезнең анылга да баргалый идек бит Аю биеткән егеткә көләргә дә. куркырга да һич ярамый Аю «Аю хәтле аюдан көлә бит бу адәм
I кисәге», дип уйлый да ачулана Аю ачуы бик яман ул, алла күрсәт мәсен Шуннан өйрәнеп калган бәндәң.
— И мәләвен, Хуҗа Насретдин ишәге кебек уңнан да, сулдан да алдыйсыңмы?
Бакый абзый бу юлы да көлми.
— Бәлхия тутакай, — ди ул бик җитди итеп, — сезнең авылда ишәкләр ике аяклымыни?
— Син, мәләвен, дүрт аяктан да алдарга телисеңме? ,
— Дөнья булгач, бар гыйлемгә дә өйрәнергә кирәк, тутакай. Китап шулай куша.
— Я, ярый, телеңә салынма. Аю биеткәндә дә бу кадәр тел биетәсе
булмагансың әле. __
— Аю биеткәндәме, кызлар күзләгәндәме, тутакай? Кызларның чаршау үтә бармак янауларын да сизә идек без.
— Мәскәүдә аю биетмисеңдер бит? Булмаса, Атаулла абзыйның аючылар турындагы бер җыруын әйттереп җибәр әле. Нигәдер берсәк тыңлыйсым килә. Күңелем чәбәләнә.
— Атаулла абзый кебек гаярь егетләр кызлар күңелен берсәк чә- бәләндерә белә иде шул. Гомер онытылмавы гаҗәп түгел.
— Ярар, юк нәрсәләргә төрттермә, ату башың сыер ялаган кебек тап-такыр булыр.
Бакый абзый җитди, һаман көлми
— Аючылар янына сыерлар якын килми иде, курка иде. Хәзер бу миңа үземә дә куркыныч түгел. Барыбер бабай.
— Җитмештән узгач егет булыр идеңме? Туемсыз!
— Бетте, Бәлхия тутакай, хатыннарны сүз белән җиңеп булмый.
Бакый абзый аеруча бер дәрт белән мандолинасын чиертә башлады. Аның бераз дулкынлануын борын яфракларының дерелдәп-дерелдәп китүе генә сиздерә иде.
— Җыруын да җырларгамы, тутакай? — Бәлхия абызның баш кагуын күргәч, бик моңлы итеп сузып җибәрде:
Аючылар, баручылар, зур барабан кагучылар...
Ишек яңагына сөялгән Бәлхия карчык гүя онытылды. Күңеле әйтерсең әллә кайларга — яшьлегенә кайтып китте, монда, подвалда, көзге яфрак кебек кибеп беткән озын гәүдәсе генә калды. Башка вакытларда ул тавышсыз гына көлә дә, Бакый абзыйның мутлануына: «И мәләвен!» дип, бер сүз белән җавап та кайтара иде, бүген үзенең дә йөзе тораташка әверелгән кебек. Хәтта Бакый абзыйның күз кысып каш сикертүе дә — моны ул карт буйдакның әдәпсезлеге итеп саный иде — уйларыннан аера алмады.
Мулла кызы мунча яга. аючы тәрәзәдән бага .
Шуннан соң гына Бәлхия абыз:
— И мәләвен, Бакыйулла! — дип бүлмәдән чыгып китте. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар тугандыр, нинди катлаулы хатирәләр кузгалгандыр — белсәң иде! Юк шул, кеше күңеле караңгы, бигрәк тә яшьлекләре без белмәгән чакларда — аю биеткән заманнарда үткән карчыкларныкы.
Былтырлары микән, без бөтен гаиләбез һәм күршеләр белән — Бәлхия абыз аларның кардәше иде — циркка бардык. Бәлхия абызны да алдык. Анда аюлар күрсәтәләр иде.
— Шул аюларны карарга гына барсам барам, ә эчке күлмәктән генә оялмыйча халык алдына чыккан хатыннарын багарга аяк та атламас идем, — диде Бәлхия абыз. Ә цирктан кайткач, исәпкә калып, бер мәл утырды да, башын селкә-селкә: — И ходайның заманалары, хәзер аюлары да башкача бии, авызларына чылбыр да бәйләмәгән. «Аюхан бабай, Атаулла ничек мунча чабына?» дип сорасаң, белми дә торганнардыр әле!
Безнең заманда аюдан: «Атаулла ничек мунча чабына?» —дип, нинди юләр сорасын? Элек сораганнар. Аю тәпие белән корсагына суккалап алгач, рәхәтләнеп көлгәннәр дә, бу — тамаша саналган.
Бакый абзый әле байтак вакыт мандолина чиертте, мина, тәрәзә янына баскан малайга, борылып та карамады. Аның каршында мин мәгьсүм бала гына идем шул. Мин еламсырап мышный башлагач кы- ♦ на — хәтерем калгандыр инде — игътибар итте. <
— Син нәрсә анда курай уйныйсың әле? — диде ул үчекләп. — Бо- < рыныңны салындырма, уйга да чумма. Уйны әнә Бәлхия тутакайлар < уйласын, аларның уйлары күп. Малайларның күге аяз, алар кояшка з үрелә. Дөнья матур, дөнья киң. Сагышланырга ничү. Менә әле сезгә £ килгәндә генә күрдем: күктә яраплан оча! Гаярь егет атланган аңа, к аючы түгел. Син дә шундый гаярь егет булырга хыяллан. Хәзер яшь- ♦ ләр заманы. Тик башта укы, белем ал. Тырышкан гына ташка кадак ° кагар. J
Бакый абзыйның сүзләрен анлап бетермәдем, кадак дигәне нәрсә ул п тагы, шыпмы? Шуңа күрә тәрәзә каршында кыштырдау ишетелгәч
— Кирзай кустым килә! — дип кычкырып җибәрдем. Кирзай аб- о зыйның үзен, билгеле, күрмәдек, ләкин мин кешеләрне аяк киемнәрен- = нән танырга өйрәнә башлаган идем инде. Кирзай кустымның бер га- _ луш башына ак ямаулык ябыштырылган. “
Ул чакта мин Кирзай кустымның чын исеме шулай дип уйлый идем, * ә ул аның кушаматы булган икән. Соңыннан өлкәннәргә кушамат белән < дәшкән өчен әти-әнидән шактый эләкте. Ләкин Кирзай абзыйның бик °- мәзәк итеп «кустым, кустым» дип сөйләве телдән төшмәде. Башкалардан беркем дә алай итеп сөйләми, ул гына. Кирзай — кире кеше, кире < беткән. Аңардан теләсә нәрсә — акны кара дип сөйләвен дә көтәргә “ була. Тик безнең якта Кирзай дигәндә кешенең тоташ кире ягын гына күз алда тотмыйлар, аның тагын ниндидер уңай сыйфаты да була. Кирзай абзыйны яраталар да иде. Минем үземә әлеге шул «кустым» сүзендә дә нәрсәдер бар шикелле тоела иде.
Бервакыт, әле авылда торган чакта, Кирзай кустым өйләнергә жые- на. Туй — авылда зур вакыйга, һәркем яшьләрнең бәхетле, тату, ил- күз алдында ким-хур булмауларын тели. Ак сакаллы кешеләр төпле киңәшләр бирергә ашыгалар. Авылның Әгъзам исемле бер хөрмәтле карты Кирзай егет янына да килә.
— Күзле-башлы булырга җыенасың икән дип ишеттем, улым, — дигән карт. — Бик яхшы, бик күркәм эш. Тик борынгылар: юлга чыксаң—юлдашын, йорт салырга булсаң — күршең турында уйла дигәннәр. Хатын алырга булсаң, бигрәк тә уңга-сулга кара. Ник дисәң, бик авырга килгәндә, юлны ялгыз-ярым да үтеп була, күршедән бурычка алып, һич булмаса, йортыңны сатып та котыласың, ә яман хатыннан ничек котылырга?!
— Бик хикмәтле сүзләр әйттең. Азам абзый. Кул-аягың сызлаусыз булсын, озак яшә, яшьләргә акыл өйрәт. Акылны акчага алып булмый,— дигән Кирзай бик әдәпле кеше сыман.
— Картлар сүзен аяк аска салып таптамавың бик яхшы, улым. Белмәссең бит, синең алда бәлкем Хозыр Ильяс басып тора торгандыр.
— Амин, Азам абзый, шулай.
— Синең буең пәтәнә 1 булса да, акылың таман, җырудан да ходай буш итмәгән үзеңне. Төннәрен урамда җыруынны ишетәбез. Ходай тә- ләнең рәхмәте киң шул ул.
— 1Ок, Азам абзый, менә бу урында ходай берсәк махы биргән, буйны артык пәтәнә иткән
Пәтәнә — карсак, тәбәнәк
— Чү, ахмак, ходайга тел тидерергә ярыймы соң! — Әгъзам бабай кулындагы озын таяк белән ачуланып җиргә төрткән.
Кирзай үзенекен кабатлаган:
— Мин, Азам абзый маем, бик тидермәс идем дә, күзле кешеләр минем пәтәнә икәнлекне үзләре күрәләр бит.
— Әдәм күзе — ботак тишеге. Син берсәк кенә хәйлә ит: хатынны да үзең кебек пәтәнәдән ал. Икегез дә бер тигез булгач, кешеләр, болар пар килгән икән, дип уйларлар. Ә берен мондый, — Әгъзам карт таягының яртысын күрсәтте, — икенчең болайга китсә, — карт кулын таягы башына күтәрде, — кычкырып көләрләр.
— Пәтәнәләрдән дә көләләр түгелме, хөрмәтле Азам абзый? Безнең очта һаман җырлыйлар бит:
Шакир синен хатынын бүдәнә. Балаклары җирдән сүрәлә...
— Ә син, егет булсаң, аларны тыңлама. Башка жыру тап.
— Булды, рәхмәт, Азам абзый, бүгеннән болай әйттерә башлыйм:
Буй белән су үлчәмиләр. Акылың булсын, майгынам!
— Әй, юләр, монысы да пәтәнә кызлар турында ич! Торна кызлар турында рәтле җыру да юк.
— Ник булмасын, бар, Азам абзый, менә дигән шәп җырлар. Ялганласам, җир йотсын. Әгәренки мина гына ышанмасан, Зәмзәмбану тү- тештән сора. Ул әйтеп бирер!
Зәмзәмбану түтеш — Әгъзам бабайның үз хәләл җефете, Бәлхия абызлар күршесе. Бер чишмәнең суын эчкәнгәдер — озын буйлы. Картайгач болай да буйга мактана алмаган Әгъзам бабай җиргә тагын да чүгә төшкән, ә хатыны әйтерсең турайган гына. Элек тә усал телләр Әгъзам абзыйның теңкәсенә тигәннәр булса кирәк, хәзер дә күзен ачыр- мыйлар. Шуңа күрә ул буйга үзеннән зур кызга өйләнергә җыенучы егетләр турында ишетсә, авылның очына кадәр киңәш белән килми калмый. Күп очракта аның киңәшен кабул итәләр, кайчак ходай каргаган пәтәнәләр дә туры килә.
— Чүпрәк башлар сүзен сөйләп йөрергә мине кем дип беләсең, улым, — диде Әгъзам карт, бик каты ачуланып.
— Хозыр Ильяс дип беләм, Азам абзый. Үзең шулай әйттең бит,
— Тфү, пәтәнә Кирзай! —дип ачуланып төкерә дә акны-караны күрмичә китеп бара. Менә шуннан соң Кирзайга әлеге кушамат тагылып калган ди.
Бүлмәгә тагын Бәлхия абыз килеп керде. Аны күрүгә Бакый бик җитди итеп:
— Бәлхия тутакай, озын гомерле булырсың, Кирзаең килә,— диде. — Галушы башына ак төшкән, тәрәзәгез каршыннан узып киткәнен күрдек.
— Җитте инде сиңа шаяртырга, «Иде» мәләвене. Бая тутакай дип бәгыремне ашадың, хәзер Кирзаң, имеш...
— Шаярту уемда да юк, тутакай, ә түтеш дип әйтергә нигәдер телем бармый, картайтасым килми.
Ишектә звонок шалтырады.
— Әнә, тизрәк ишек ач. — Бәлхия абыз чыгып киткәч, Бакый абзый миңа борылды. — Ә син, күгәрчен баласы, артыңа әйләнмә, сабагыңны укы. Без ни сөйләмәбез, кирәклесен дә, кирәксезен дә. Без шул яртылаш җиргә сеңгән подвал кешеләре, гомеребезне дә шунда очларбыз, ахрысы. Ә син үсәсе кеше.
Бу сүзләрнең дә мәгънәсен мин бик үк аңлап бетермәдем, мин ана әзер түгел идем әле. Билгеле, соңыннан алар турында бер генә уйламам, ә хәзер үз сүземне әйтергә ашыктым
— Бәлхия абыз Кирзаең дип әйткәнне яратмый, ул пәтәнәшем, ик- күэем, өрмәгән җиргә утыртмам үзеңне, ди.
Бакый абзый зурлар арасына тыгылуымны яратмады бугай. *
— Ну-ну!—диде иреннәрен алга сузып. — Балалар гына болай әй- 2
тәләр ич. н
Мина Бакый абзый һаман үчекли кебек тоелды. <
— Кирзай абзый балакай түгелме әллә? — дидем үзсүзләнеп. Бәл- з кия абыз аңа гел пәтәнәшем, балакаем, дип әйтә.
Бу юлы Бакый абзый күзеннән яшь чыкканчы көлде. .
— Ну, энем, Аюхан бабаңнан уздырдың. Сау гына бул.
Кирзай абзый бүлмәгә кергәндә дә көлә иде әле ул.
— Нәрсә болай чыркылдыйсың, Аюхан абзый, гомердә булмаганны? г
Әллә көләгең кузгалдымы? с;
— Көлмәс җирдән көләрсең, брат. Монда Аюхан абзаңнан уздырып
җибәрәләр. Е
— Ә мин әллә «Иде» хөрәсәненә биш тиен урынына бер тәңкә » көмеш ташладылармы дип уйладым. Кайчак аючыларга күктән дә = бәхет ява бит.
— Анысы элекке заманнарда булгалый иде, хәзер юк. Менә синең х
эшең хәзер дә майлаган кебек бара... Бәлхия тутакай янында озаграк * юандын, әллә бөккән белән сыйладымы үзеңне? п
— Гаиптән килгән хәләл җефетен сыйларга тиеш тә ул. «
— Булмас, алдыйсыңдыр ла, кәтәнә кордаш.
— Ышанмыйсыңмы, Бакый кустым? Корсагымны ялап кара.
— Башта Сандыну мунчасына барып, корсагыңны сабынлап юдыр.
— Аннан эш тормас, тик башта сәмәнеңне түлә. Атна саен мунчага барырга минем байлык юк.
— Корсагың кешенеке төсле булса, ичмасам. Акча кызганыч.
— Ә син каруланма, кустым. Сдачасына мин мунчадан сон елы сыра эчәрмен. Бик килешә ул минем корсак шәрәфкә. Ә савабын сиңа яздырырмын.
— Кычатна көнсез язмыйлар, ә кычатна көн мөслимгә хәмер эчәргә ярамый.
— Хәйләсен белсәң, ярый. Мин кружканы сул кулыма тотармын, гамәл дәфтәренә язып баручы фәрештәләр күрми дә калыр.
— һай, пәтәнә Кирзай, бар бул да сау бул
— Рәхмәт, кустым, яхшы сүзеңә, берүк акчаңны Бәлхушка биреп калдыр. Икенче тапкыр сорап вакланасы булмасын.
— Син болай да валчык кына ич
— Аючылар шул валчыкны да икегә ярырга маташа.
Бакый абзый, бераз көлемсери төшеп, күз кырыйлары белән Кнр- зайга карап торды.
— Син, пәтәнә, берсәк арыгансың төгелме?
— Берсәк кенә булса безгә ннпачем Иртән бер пассажирга вокзалдан бәләкәй арба белән әйберен илтергә туры килде. Таганкага. Кайтып килә идем, урамның икенче ягыннан багана буе бер сакал кычкыра үземә: «Әй, малайка, бире кил». Бардым. Авызын ачып миңа карап тора, сүзен әйтә алмый.
— Гафу ит, — дн аннары, — мин малайка дип уйладым...
— Ничава,— мин әйтәм. — Ни эшләргә кушасың, мин мигом.
— Алайса, булдыра алсаң, әнә шул чүп-чарны йорт артындагы чокырга илтеп ташла. Арбаң белән
Көнлекченең беләсең, эш туры килсә, йокламый. Башта болай гына тотынган идем, аннары бишмәтне дә салып ташладым. Җан тиргә батып өч сәгать эшләдем. Телем сузылды берче.
— Алай икән, аю биеткәнсең икән. Бүген инде Сухарүгә дә бара алмассың.
— Бармый калырга ярамый. Бакый кустым, көн саен безгә мондый бәхет эләкми. Ходялар 1 кичерәк кил дигәннәр иде. Палаткаларын чистартырга, тегесен-монысын ташырга. Алар буш итми.
— Талчокка кагыла алмассың инде.
— Талчокны да әйләнеп үтмибез, Бакый кустым. Базар ябылыр алдыннан юньле тавар очрап куя кайчакта.
— Бая Бәлхия тутакай миңа туемсыз дигән иде, менә кем ул туем- сызның туемсызы!
— Ни хәл итәсең, кустым, өлешебезгә тигән көмешебез.
Бакый абзый да ничектер бик җитди итеп, аз гына да шаяртмыйча:
— Әйе, өлешебезгә тигән көмешебез, — диде.
Сандугачлардан музыкага өйрәнгән, урман иясе аюны да биергә күндергән Бакый абзыйлар, көнлек кәсеп белән тереклек итүче, торыр өчен үз почмагы да булмаган, ләкин тормыш диңгезен барыбер тубыктан санаган, мәзәк яраткан, ах-ух килә белмәгән карсак Кирзай абзыйлар мәңге подвалларда торырлармы икән? Юк, алай булмаска тиештер бит. Бакый абзый дөрес әйтә торгандыр: хәзер яңа заман килә, — дип уйладым.
Мин һаман балконда утырам, тышта һаман кояш көлә. Чалт аяз күктә йөзгән нурлы кояшка, аннары ак юл сызып киткән реактив самолетка карап алам да үзалдыма елмаям. Ярты гасырдан артык вакыт үткәч, шуларны искә төшерермен дип кем уйлаган. Юк. гомерем тауларын бушка актармыйм шикелле. Хәзергә әллә ни кыйммәтле мәгъдәннәр тапканым булмаса да, эзләгән таба диләр бит.
197?