Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙГУР-ТАТАР МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАРЫ ТАРИХЫННАН


әгълүм булганча, Казан шәһәрендә XVIII йөзнең җитмешенче елларында ук шәрык телләрендә китаплар басыла башлый. «Казан басмасы» дигән исем белән мәшһүр булпан бу китаплар Урта Азия халыклары, шул җөмләдән Шәркый Төркестандагы уйгурлар арасында да киң тарала. Бу хәл исә тирән тамырлы уйгур-татар мәдәни мөнәсәбәтләренең тагы да киңрәк колач җәюенә китерә.
Яңа чор татар әдипләреннән Каюм Насыйри, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Сәгыйт Рәмиев әсәрләре уйгурлар арасында киң таралып, аларның мәхәббәтен яулый. Үз чиратында, татар укы- мышлылары да уйгур әдәбиятының кайбер үрнәкләре белән Казан матбагасы ярдәмендә танышалар. Мәсәлән, 1880 елда Казанда рус ориенталисты Н. Н Пантусов редакциясендә классик уйгур шагыйре Билал Назимның «Китаби газат дәр мелки Чин» («Кытай илендә мөселманнар сугышы») дигән поэмасы, ә 1905 елда исә атаклы уйгур тарихчысы Муса Сайраминың «Тарихы Әмәния» исемле әсәре нәшер ителә. Шулай ук Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов җыйган уйгур фольклоры әсәрләре дә Казандагы гыйльми басмаларда дөнья күрәләр.
Октябрь резолюциясеннән соң Шәркый Төркестан халыкларының куп милләтле совет әдәбияты, җөмләдән Урта Азия халыклары һәм татар әдәбияты белән кызыксынулары аерата көчәя. Чөнки шул яңа әдәбият аша Россиядәге зур үзгәрешләр, яңа тормыш белән танышу мөмкинлеге туа. Бу дәвер татар шагыйрьләреннән бигрәк тә Һади Такташ, Муса Җәлилләр иҗаты уйгур укучыларының мәхәббәтен казана. 1930 нчы еллар башында демократик азатлык өчен барган көрәш вакыйгаларына бәйле рәвештә Шәркый Төркестанда, тормышның башка өлкәләрендәге кебек үк, мәктәп-мәгариф эшләрендә дә сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә. Яңа рухтагы башлангыч һәм урта мәктәпләр ачыла, бу мәктәпләрдә укыту эшләрен алып барыр өчен, җирле татарлардан мөгаллим һәм мөгаллимәләр чакырыла. Тел-әдәбият дәресләрендә алар татар әдипләре һәм шагыйрьләре иҗатыннан киң файдаланалар. Мәсәлән, Г. Тукайның «Туган тел», «Шүрәле» әсәрләре уйгур мәктәпләрендәге барлык уку программаларына кертелгән иде.
Бер үк вакытта Голҗа татар мәктәбендә дә күпләгән уйгур яшьләре белем алды. Мәсәлән, гоминдан төрмәсендә һәлак булган атаклы уйгур Лотфулла Моталлиб шул мәктәптә дүрт ел укып белем алган, революциягә кадәрге татар әдипләренең һәм совет чоры шагыйрьләренең иҗатлары белән танышкан. Лотфулла бигрәк тә Габдулла Тукай, Һади Такташ әсәрләрен яратып укый, соңрак үзе дә шигырьләр иҗат итә башлый.
Бу чактагы уйгур-татар мәдәни багланышларының матур үрнәкләрен матбугат өлкәсендәге хезмәттәшлектә дә күрергә мөмкин. Чөнки Шәркый Төркестандагы
М
Голҗа, Чүгүчәк шәһәрләрендә торучы татарлар җирле уйгурлар! казакълар белән тыгыз аоалашып яшиләр, аларның телләрен, гореф-гадәтләоен яхшы беләләр, омтылышларына теләктәш булып, төрле өлкәләрдә кулга-кул тотышып гамәл итәләр. Менә шушы табигый бердәмлекне расларга теләгәндәй, җирле матбугат та, гәрчә ул нигездә уйгур һәм казакъ телләрендә чыгып килсә дә тату яшәгән тугандаш халыклардан татар һәм үзбәкләр өчен дә аңлаешлы җиңелрәк телдә басыла алар- ♦ ның барысына да бертигез дәрәҗәдә хезмәт итә. Әлбәттә, гарәп әлифбасы нигезендәге язуның да традицион уртак булуы мондый хезмәттәшлек өчен вакытында яхшы т җирлек тудыра. Мондый хезмәттәшлеккә китергән сәбәпләр турында сөйләгәндә, уйгур журналистикасының чагыштырмача яшь, ә татарларда исә матбага өлкәсендә Э электән үк бай тәҗрибә туплануын күрсәтергә кирәк. Менә шуңа күрә 1934 елда Е Голҗада «Ил дәрьясы», аннары «Шинҗаң иле гәзите» исемендә уйгур телендә чыккан t- газетаның баш редакторы Хәбип Юничи дигән татар кешесе булса, 1946 елдан соң нәшер ителгән «Инкыйлаби Шәркый Төркестан гәзите»нә татар мәктәбенең элекке _ укытучысы Әсгат Исхаков җитәкчелек итә.
Матбугат өлкәсендәге бу хезмәттәшлек татар белгечләренең оештыру эшләренә rt актив катнашуы белән генә чикләнми, әлбәттә. Алар тарафыннан язылган материал- Е лар да җирле газета-журналларда еш басыла. Сыйфатлы әсәрләр язып, газета-жур- с- налларның эчтәлеген баетуга сизелерлек өлеш керткән шундый журналистлардан £ Борһан Шаһиди, Рәхим Сәфәргали, Әнвәр Локман, Хәмит Төхфи, Мөнир Ирзиннарны ~ махсус атап күрсәтергә кирәк. Болардан әдәбият өлкәсендә Рәхим Сәфәргали белән > Хәмит Төхфи бигрәк тә актив эшлиләр '. -
Хәмит Төхфи безнең өчен аерата игътибарга лаек. Ул 1944 елдан башлап «Азат Шәркый Төркестан», «Инкыйлаби Шәркый Төркестан», «Алга» газеталарында «Иттифак» журналында, «Альманах» исемле җыентыкта күпләгән шигырьләр бастыра. “ шулердан «Әйдә көрәшкә», «Тоткын», «Горький бәйрәменә», «Тынычлык өчен» дигән < шигырьләре заман өчен бик актуаль яңгырадылар. Аның көрәшкә өндәү рухы белән х сугарылган ялкынлы әсәрләре идея-эчтәлек ягыннан да, сыйфат җәһәтеннән дә < җирле матбугатта аерылып торды, киң популярлык казанды. Шагыйрьнең күл кенә ** әсәрләре әле бүген дә үз әһәмиятен югалтмаган, чөнки аның иҗаты Шәркый Төрке- 3- стандагы тарихи вакыйгалар, иҗтимагый шарт, көрәш хәрәкәтләре белән тыгыз ® бәйләнгән. Мәсәлән, югарыда телгә алынган «Альманах»та (Голҗа, 1947 ел) басылган *. «Вөҗдан» исемле шигырендә түбәндәге юллар бар:
Золым бер килгәч тормас аптырап, Нурлы тарихны буяр шакшырак. Мондый хурлыкка ирек биргәнче. Намуслы үлем мең кат яхшырак!
Җирле шартларда уйгур-татар әдәби багланышларының ныгуы Шәркый Төркестан- да классик татар әдәбиятының абруе тагы да үсә төшүгә, аңар карата булган хөрмәт- ихтирамның янә дә ныгый баруына китерә. Игътибар үзәгендә иң элек Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил иҗатлары була. Моның шулай икәнлегенә ышаныр өчен, Шәркый Төркестан газета-журналларын актару да җитә. Мәсәлән, 1949—1958 елларда, милли мәдәниятләр өчен шартлар авырая барган чорда да, уйгур матбуга-тында татар совет шагыйрьләренә киң урын бирелеп килә. Мисал өчен түбәндәге фактларны санау да җитә: «Иттифак» журналында (Голҗа, 1949 ел, 11—12 саннар) Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе», «Тарим» журналында исә (Үрумче, 1956 ел, 1 сан) «Байрак тегәбез» дигән әсәрләре уйгурча тәрҗемәдә чыга. 1956 елда, Муса Җәлилнең тууына 50 ел тулу мөнәсәбәте белән. «Таримпда (2 сан) «Ут-иорөк» дигән махсус мәкалә һәм шагыйрьнең «Кылыч», «Сөйгәнемә» исемле шигырьләре басыла.
Г. Тукай, һ. Такташ һәм М. Җәлил образлары авыр шартларда яшәгән алдынгы карашлы уйгур шагыйрьләре өчен көрәш, өмет һәм ныклык үрнәге була Аларның әсәрләре күңелләргә дәрт, өметләргә канат биреп, катлаулы сорауларга җавап булып хезмәт итә. Шуңа күрә дә күңел түрләрендә сакланалар. Мәсәлән. Тукайның
** Рвхмм Сәфәргали иҗатыннан кайбер үрнәкләр. Хәсән Туфанның кереш сүзе белән. «Совет әдәбияты» журхалынын 1WH елгы 4 санында басылган иде.
«Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым» дип башланган шигырен («Кыйтга») оригиналда яттан белмәгән бер уйгур әдибе дә булмагандыр дип әйтәсе килә.
Г. Тукайны үзенең остазы дип исәпләгән шагыйрь Хәлил һамраев анар багышланган «Тукай» исемле мөхәммәсендә 1 болай җырлый:
Син газиз татар иленең иң бөек шагыйресең.
Шигъри сәнгать дөньясында һәммәдән маһирысың,
Руссияне сөюдә ут йөрәк Таһирысың, Моңлы уйгур иленең дә иң якын дус-ярысың. Илһамың бер дәрья булса, син балкучы нур идең.
Шәркый Төркестандагы уйгур-татар мәдәни багланышлары хакында сөйләгән чакта, тагы бер мөһим факт хакында әйтмәсәк, мәгълүматыбыз төгәл булмас иде. Сүз Голҗа шәһәрендә Габдулла Тукай җыентыгы басылу хакында бара.
Үз ватаннарыннан бик еракта яшәсәләр дә, күңелләрендә туган ил җылысын, йөрәкләрендә үз халкының моңнарын, рухын кадерләп саклаган Голҗа татарларында һәр елны диярлек Тукай көнен билгеләп узу гадәте бар иде. Бу йолага бөек шагыйрьне үз җырчысы итеп таныган уйгур халкының вәкилләре дә катнашып килде. Шундый юбилейларның берсе аерата истә калган.
Азатлык өчен күтәрелгән кораллы көрәш тәмамланып җитмәгәнлектән, 1946 елда Тукайның 60 еллык бәйрәмен уздыру мөмкин булмады. Шуңа күрә шагыйрь истәлегенә багышланган бәйрәмнәрне бер елдан соң, ягъни Тукайның 61 еллыгы көннәрендә уздырырга туры килде.
...600 дән артык кеше сыйдырышлы зур зал, тантаналы итеп җыештырылган сәхнә әле дә күз алдында. Сәхнә түрендә шагыйрьнең зур портреты чәчәкләргә күмелеп тора. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган докладтан соң тантаналы кичәнең әдәби-музыкаль өлеше башланды. Сәхнәгә бер-бер артлы яшьләр, мәктәп укучылары чыга, җырлар яңгырый, шигырьләр укыла. Шагыйрь әсәрләре нигезендә эшләнгән инсценировкалар куела...
Тәнәфес вакытында зур фойега чыгабыз. Анда — җирле рәссамнар тарафыннан Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе. Менә бүрәнәгә кысылган кыргый — мәгәр күңелләргә күптән таныш, якын Шүрәле, әнә елга чоңгылыннан атылып чыккан Су анасы...
Әмма Голҗа татарлары тарафыннан зур әзерлек, тырышлык белән уздырылган бу кичәдән калган иң мөһим истәлек, минемчә, Тукай шигырьләреннән тупланган кечкенә мәҗмуга булды. Мин хәзер дә аны еш-еш кулга алам. Аның тышлыгында эре хәрефләр белән: «Г. Тукай. Сайланма шигырьләр» дип басылган. Бераз түбәндә- рәк мондый багышлау бар: «Шагыйребез Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 61 ел тулу мөнәсәбәте белән бастырылды». Иң аста «Нәшире: Голҗа татарларының мәдәни җәмгыяте. 1947. Голҗа» дигән сүзләр язылган.
Югарыда әйтелгәнчә, бу китап авыр шартларда, сугыш хәрәкәтләре тәмам сүрелеп җитмәгән бер чорда басыла. Шуңа күрә аның күләме артык зур түгел: тышлык һәм титул битләрен исәпкә алмаганда, барлыгы 17 генә бит. Ләкин мәсьәлә китапның күләмендә түгел, бәлки эчтәлегендә һәм рухында иде. Чөнки Шәркый Төркестан- ның бер өлешендә карагруһ гоминданчылар властен бәреп төшергәч дөньяга чыккан бу китап символик мәгънәгә ия.
Җыентыкның икенче битендә шагыйрьнең портреты бирелгән, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән2. Хәмит Төхфи тарафыннан язылган ике битле кереш сүздән соң 22 шигырь бирелә: «Шагыйрь», «Әхлаксызлык», «Нәсихәт», «Алтынга каршы», «Сәрләүхәсез», «Милли моңнар», «Чын вә ялган», «Кыйтга», «Шекспирдан». «Толстой сүзләре», «Өзелгән өмит», «Сагыныр вакытлар», «Ваксынмыйм», «Тәләһһеф ■, «Теләнче», «Буран», «Туган җиремә», «Төлке һәм йөзем җимеше», «Васыятем», «Тәэсир», «Туган тел», «Пар ат» 3.
' Мехәммас — биш юллы строфалардан торган шигырь.
2 Рәсемне һәвәскәр рәссам Г Исхаков ясаган.
3 Китапның «Шагыйрь» кебек программа характерындагы әсәрдән башланып. «Туган тел» һәм Казанга Сагышланган «Пар ат» белән тәмамлануы, һичшиксез, игътибарга лаек факт Җыентык 20 нче елларда Татарстанда гамәлдә булган, яңартылган гарәп алфавитында, әсәрләрнең тел-стиль үзенчәлекләре сакланган рәвештә басылган.
Җыентыкка кергән әсирләрнең Тукай мирасын, бу ялкынлы иҗатның кайбер үзенчәлекләрен әзме-күпме чагылдыруын әйтү белән бергә, кереш мәкаләнең дә идея юнәлешенә, рухына игътибар итәсе килә: «Тукайның яшәгән дәвере,— диелә айда,— Чар Русиясенең1 иң котырган дәверенә туры килгәнгә, аның күпләгән шигырьләре иҗтимагый характерга ия булды. Ул үзенең шигырьләрендә залимнардан, естен сыйныфлардан ачы көлде, изүчеләрне аяусыз рәвештә сүкте...»
Ниһаять, Казаннан әллә кайларда еракларда татар телендә чыккан бу китапның 700 нөсхәдә «Инкыйлаби Шәркый Төркестан» исемле уйгур халык матбагасында — демократик рухтагы нәшриятта басылып чыгуын искәртеп узасы килә
„.Минем кулдагы бу кечкенә китап дөньяга чыкканнан бирле бик күп җилләр исте, бик күп сулар акты. Маочылар хөкем сөргән хәзерге Шәркый Төркестанда кытай булмаган халыкларның культурасы нык эзәрлекләнә. Дөрес, кытай халкының үз демократик культурасы, бай тарихи мирасы да авыр сынауларга дучар ителде. Әмма дәһшәтле «культура революциясенең» шаукымы Кытайдагы аз санлы милләтләр өчен сынау гына түгел, бәлки чын мәгънәсендәге афәткә әверелде. Моннан 30—40 еллар элек Шәркый Төркестанның бәрәкәтле туфрагында барлыкка килгән уйгур-татар әдәби мөнәсәбәтләренең җимешләре дә авыр язмышка очрады. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил китаплары да маочылар кабызган кыргыйлык учакларында яндырылды.
Әмма безнең халыкларыбыз арасындагы чын дуслыкны, эчкерсез самими хезмәттәшлекне бөтенләй йолкып ташлау, юкка чыгару һич мөмкин түгел. Моның шулай икәнлеген бүгенге СССРдагы уйгурлар белән татарлар арасындагы багланышларның элеккечә үк дәвам итүендә, хәтта елдан-елга үсә баруында күрергә мөмкин. . Ленин нигез салган милли сәясәтнең нуры астында мондый дуслыкка, хезмәттәш- _ леккә һәммә мөмкинлекләр дә бар. Хәтта кайчандыр Шәркый Төркестанда ук башланган уңай традицияләр бүген СССРда дәвам итмәктә. Мәсәлән, югарыда < Голҗадагы хезмәттәшлек буенча телгә алынган журналистлардан Әнвәр Локман, 7 Советлар Союзына кайтканнан бирле, Алма-Атада чыга торган республикаара уйгур- < ча «Коммунизм туги» газетасында өлкән тәрҗемәче эшен башкара; практик журналистикадан фән дөньясына күчкән Мөнир Ирзин исә Казагыстан Фәннәр академия- “ сендә эшли, уйгур матбугаты тарихы буенча махсус тикшерөнү-диссертация әзерли. шул юнәлештә күпләгән хезмәтләр дә бастырып чыгарды.
Кыскасы, уйгур-татар матбугат хезмәттәшлеге традициясе киңәя барып дәвам н итә. Татар әдәбиятына, ягъни халыкларыбыз арасындагы мәдәни мөнәсәбәтләрнең тел магистральләреннән берсенә килсәк, аның иң күренекле вәкилләреннән Тукай. Такташ, Җәлил әсәрләрен бүгенге совет уйгурлары да бик яратып, хөрмәтләп укыйлар, әледөн-әле аларны үз ана теленә тәрҗемә итәләр.
Алма-Ата.
1976 ел.
Торсын Каһһари мәкаләсенә карата
Уйгурлар Шәркый Төркестанда. ягъни Кытай Халык Республикасының көнбатышында, шулай ук өлешчә СССРда яшиләр (якынча 6 миллион). Тарихта тирән эз калдырган бу халыкның бай мирасын күзаллау өчен башкалар тарафыннан кабул ителгән уйгур язуын, мәшһүр Мәхмүт Кашгарый сүзлеген, төрки телләрдәге иң беренче әдәби әсәр 'Котадгу билик» дастанын атау да җитә.
Татар-уйгур культура мөнәсәбәтләре борынгы чорлардан ук башлана. Мәсәлән, әлеге уйгур язуы урта гасырларда Идел буенда да гамәлдә булган. Яңа дәвер уйгур- татар әдәби багланышлары да күп тармаклы, гыйбрәтле (карагыз 'Совет әдәбияты» 1961 ел, / сан: 'Казан утлары». 1966 ел. 4 сан; 1967 ел, 9 сан).
• Бу ₽китвпныкСехәзвргә мәгълүм бердәнбер нәсхәсе мәкалә әвторы Т Квһһври китәпт.нәсеидә икланв Ред
УЙГУР-ТАТАР МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАРЫ...
Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән мәкаләдә шул үзенчәлекле тарихның яңа сәхифәсе яктыртыла. Анда сүз. нигездә. Шәркый Төркестан уйгурларының, бигрәк тә Голҗа (Кульджа) шәһәренең әдәби тормышы хакында бара, беркадәре вакыт шунда яшәгән татарлар да телгә алына. Шуңа күрә кечкенә белешмә китерик.
1851 елда. Россия белән Кытай арасында төзелгән килешү буенча, көнбатыш Кытайдагы Голҗа һәм Чүгүчәк шәһәрләре Россия өчен ачык территория дип игълан ителә. Үз «подданныйларының» мәнфәгатьләрен яклау максатыннан чыгып, әлеге шәһәрләрдә Россия консуллыклары ачыла, килүчеләргә һөнәр-кәсеп һәм сәүдә өчен кайбер җиңеллекләр тудырыла. Нәтиҗәдә Голҗада Россиядән килүче рус, үзбәк һәм татарлардан аерым этник группалар, ягъни колонияләр оеша.
Язма чыганакларга караганда, Голҗадагы татар колониясе 1905 елга хәтле үк үзләре өчен мәчет-мәктәп салырлык дәрәҗәдә ишәйгән һәм үскән була, һәрхәлдә. 1913 ел. ны патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып килгән Габдулла Буби андагы иске татар мәдрәсәсен реформалап, яңа типтагы мәктәп ача. Озак еллар дәвамында оешкан бу җәмгыять этнографик яктан да, социаль яктан да шактый чуар була. Октябрь революциясеннән соң аның составы тагы да катлаулана төшә..
Ләкин, дәүләт чиге ябылып, политик шартлар үзгәрсә дә, консульство бетерелми, чөнки элекке Россия «подданныйлары» совет гражданнары статусына күчәләр. Менә бу хәл Голҗадагы милли колонияләрнең мәктәп-мәгариф. идеологик ориентация өлкәләрендәге үзенчәлекләрен билгели.
Голҗада совет гражданнары карамагында булган ике рус, берәр үзбәк һәм татар мәктәбе эшләп килә. Аларда Мәскәү, Ташкент, Казан дәреслекләре кулланыла. Әмма җирле матбугат, дәүләт һәм хосусый оешмаларда эш йөртү уйгур телендә, гарәп язуында булгач, татар һәм үзбәк мәктәпләрендә дә гарәп әлифбасы гамәлдә кала. Нәтиҗәдә Голҗада туып үскән татарлар, гадәттә, ике-өч язу танып, дүрт-биш тел белә торган булалар. Шуңа күрә аларда җирле вакыйгаларга актив катнашырга мөм-кинлек туа. Алдынгы татар яшьләренең демократик азатлык хәрәкәтенә, революцион көрәшкә җәлеп ителүе, прогрессив уйгур, казакъ егетәре белән бергә Чан-Кай-иш төрмәләрендә газапланып, эшафотка озатылулары шуны күрсәтә.
1950 елларның башында. СССР һәм Кытай хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү буенча Кытайда яшәүче совет гражданнарына үз ватаннарына кайту мөмкинлеге туа. 1953—1958 еллар арасында Голҗадагы русларның зур өлеше, үзбәк һәм татарларның барысы да СССРга Кайтып бетәләр. (Т. Каһһари мәкаләсендә телгә алынган шәхесләрнең барысы да диярлек хәзер Алма-Ата. Фрунзе. Ташкент шәһәрләрендә яши).
Мәкалә авторы Торсын Каһһари 1924 елда Голҗа шәһәрендә туа. Шундагы уйгур мәктәпләрендә укый, мәдәни-агарту оешмаларында, газета-журнал ларда эшли. 1944 елдан башлап шигырьләр яза, Голҗа һәм Үрүмче шәһәрләрендә чыккан газета-журнал- ларга катнаша. Ләкин ул. дәһшәтле «культура революциясе» башлангач, төрле эзәрлекләүләргә дучар ителә һәм 1961 елны Советлар Союзына чыгып китәргә мәҗбүр була. Хәзер Т. Каһһари Алма-Атада яши, «Коммунизм тугы» (тугъ—байрак) исемле республикаара газетада эшли. 1970 елны аның яңа шигырьләр җыентыгы, ә 1975 елны исә Муса Җәлилгә багышланган «Мәңгелек факел» исемле поэмасы дөнья күрә. Ул күпләгән әдәби һәм публицистик мәкаләләр авторы.
Журналда тәкъдим ителгән мәкалә уйгурчадан аз гына кыскартылып, кайбер җирләренә аңлатмалар өстәлеп тәрҗемә ителде.